әл-Хиҗер ( 99 Айәть )

In the Name of Allah, Most Gracious, Most Merciful;

1 . "Шәфкатьле, рәхимле Аллаһ исеме белән... Әлиф ләм ра. Бу — китапның һәм ачык Коръәннең аятьләре."

2 . "Кәфер булучылар, ихтимал, мөселман булырга теләрләр."

3 . "Ташла син аларны, ашасыннар һәм рәхәтләнсеннәр, һәм аларны өмет читкә юнәлдерә, һәм алар беләчәкләр әле!"

4 . Без үзенә язма булмаган бер карьяне дә һәлак итмәдек.

5 . Һичбер өммәт тә үзенең әҗәлен ашыктырмас та һәм алар кичектермәсләр дә.

6 . "Һәм алар: «Ий, үзеңә искә төшерү индерелүче! Син, хакыйкатьтә, мәҗнүн!» — дип әйттеләр."

7 . "«Әгәр син дөрес сөйләүче булсаң, ни өчен фәрештәләр белән безгә килмисең?»"

8 . "Без фәрештәләрне хаксыз җибәрмибез, һәм алар ул вакытта кичектерелгәннәрдән булмаслар!"

9 . Без бит искә төшерүне иңдердек һәм Без аны саклыйбыз да!

10 . Сиңа кадәр дә Без әүвәлге фиркаләргә җибәрдек.

11 . "Аларга килгән рәсүл булмады, алар аны мыскыл итеп калдырмыйча!"

12 . Гөнаһкәрләрнең кальб-күңелләренә менә шулай Без салабыз!

13 . "Алар аңа иман китерми, әүвәлгеләрнең исә гореф-гадәтләре үтте инде."

14 . "Әгәр Без аларга күк капкасын ачсак һәм алар анда күтәрелә башласалар,"

15 . "әлбәттә, алар әйтерләр иде: «Хаклыкта, безнең күз карашларыбыз исерде һәм без — сихерләнгән кавем!»"

16 . Без күктә йолдызлыклар ясадык һәм караучылар өчен ал арны бизәкләдек.

17 . Һәм Без аларны ташлар белән атылган һәр шайтаннан сакладык.

18 . "Әгәр берсе яшеренеп кенә тыңласа, аның ар-тыннан ачык йолдыз иярер."

19 . "Һәм Без җирне җәеп куйдык, аның өстендә нык торучыларны салдык һәм аның өстендә һәртөрле нәрсәләрне билгеле үлчәүдә үстереп чыгардык."

20 . Анда сезгә һәм сез ризыкландырмый торганнарга азык-төлек булдырдык.

21 . "Бездә хәзинәләре булмаган һич бернәрсә юк, һәм Без аны мәгълүм микъдарда гына бирәбез."

22 . "Һәм без серкәләндерә торган җилләрне җибәрдек, күктән су төшердек һәм аның белән сезне эчердек, әмма сез аны саклаучы түгелсез."

23 . "Без бит, әлбәттә, терелтәбез һәм үтерәбез, һәм Без— варис булучылар."

24 . "Без сездән алга киткәннәрне дә, артта калганнарны да белдек,"

25 . "һәм, хакыйкатьтә, Раббың аларны җыяр. Хакыйкатьтә, Ул—хикмәт, гыйлем иясе!"

26 . "Һәм Без кешене яңгырап торганнан, сурәткә китерелгән балчыктан яраттык!"

27 . Һәм җеннәр... Без аларны элегрәк кайнар уттан яраттык.

28 . "Менә Раббың фәрештәләргә әйтте: «Мин яңгырап торганнан, сурәткә китерелгән балчыктан кеше ясыйм,"

29 . "Мин аны тигезләгәч һәм Үземнең рухымнан өргәч, аңа сәҗдә кылып йөзтүбән егылыгыз!»"

30 . "Һәм фәрештәләр барысы да тулысынча сәҗдә кылды,"

31 . иблистән башка. Ул сәҗдә кылучылар белән булудан баш тартты.

32 . "Ул: «Ий, иблис! Нәрсә булды сиңа, сәҗдә кылучылар белән бергә булмадың?» — диде."

33 . "Ул: «Син яңгырап торганнан, сурәткә керткән балчыктан яраткан кешегә мин һич сәҗдә кылучы бул-маячакмын», — диде."

34 . Ул әйтте: «Моннан чыгып кит! Син — ташлар белән атыла торган!

35 . "Һәм, хакыйкатьтә, кыямәт көненә кадәр сиңа ләгънәт!»"

36 . "Ул: «Раббым! Алар куптарылачак көнгә кадәр миңа кичектер», — диде."

37 . "Ул әйтте: «Хакыйкатьтә, син — кичектерелгәннәрдән —"

38 . мәгълүм вакытның көненә кадәр».

39 . "Ул әйтте: «Раббым! Син мине яздырган өчен мин аларга җир йөзендәге булган нәрсәләрне бизәкләп күрсәтермен һәм барысын да яздырырмын,"

40 . колларыңның ихлас күңеллеләреннән башкасын».

41 . "Ул әйтте: «Бу — Минем өчен туры юл,"

42 . "хакыйкатьтә, Минем колларым — юлдан язып сиңа ияргәннәрдән башка, сиңа алар өстеннән хакимлек итү булмас."

43 . "Һәм, хакыйкатьтә, җәһәннәм — барысы өчен дә билгеләнгән урын!"

44 . "Аның җиде капкасы бар, һәм һәр капкасы өчен аерым бүлек."

45 . "Хакыйкатьтә, тәкъвалык ияләре бакчалар һәм чишмәләр арасында:"

46 . "«Аңа иминлектә керегез, тынычлык белән!»"

47 . "Аларның күкрәкләрендә булган явызлыкны Без алып ташладык, туганнар булып алар сәке-түшәкләрдә капма-каршы утыралар."

48 . Аларга анда авырлык кагылмас һәм алар аннан чыгарылмаслар.

49 . "Минем колларыма хәбәр ит, Мин, хакыйкатьтә, ярлыкаучы, рәхимле,"

50 . Һәм Минем газабым — ул үзәк өзгеч газап!

51 . Һәм аларга Ибраһимның кунаклары турында хәбәр ит.

52 . "Алар аңа кергәч: «Сәлам!» — диделәр һәм ул: «Хакыйкатьтә, без сездән куркабыз», — диде."

53 . "Алар: «Курыкма, без сине белемле угыл белән сөендерәбез»,— диделәр."

54 . "Ул: «Сез мине сөендерәчәксезмени, миңа картлык килде бит инде. Нәрсә белән сөендерәчәксез соң?» — диде."

55 . "Алар: «Без сине хаклык белән сөендерәчәкбез, өметсезлеккә төшүчеләрдән булма син!» — диделәр."

56 . Ул: «Аның рәхмәтеннән адашучылардан башка кем өметсезлеккә төшүче булсын икән?» — диде.

57 . "һәм ул: «Ий, рәсүлләр! Сезнең эшегез нәрсәдә?» — диде."

58 . "Алар әйтте: «Без гөнаһкәр кавемгә җибәрелдек,"

59 . "Лутның әһелләреннән башка, без аларның барысын да коткарачакбыз,"

60 . "аның хатыныннан башка, без ул хатынны артта калучылардан булдырырга булдык»."

61 . "Менә рәсүлләр Лут әһелләренә килгәч,"

62 . "ул: «Хакыйкатьтә, сез таныш булмаган кавем»,- диде."

63 . "Алар әйтте: «Әйе! Без сиңа алар шик тота торган нәрсә белән килдек,"

64 . "Һәм без сиңа хаклык белән килдек, һәм, хакыйкатьтә, без — дөрес сөйләүчеләрдән!"

65 . "Үзеңнең әһелләрең белән төннең бер өлешендә чык, алар артыннан ияр, сездән беркем дә артына әйләнеп карамасын, сезгә кая кушылган икән — шуңа таба барыгыз»."

66 . "Һәм Без бу әмерне, аңа боларның артлары иртәнгегә киселгән булыр дип, карар кылдык."

67 . Һәм шәһәр кешеләре шатланышып килделәр.

68 . "Ул әйтте: «Болар — минем кунакларым, мине хурламагыз."

69 . "Һәм Аллаһтан куркыгыз, мине оятка калдырмагыз!»"

70 . Алар: «Әллә без сине галәмнәрдән тыймадыкмы?» — диделәр.

71 . "Ул: «Әгәр фигыль кыла торган булсагыз, менә — минем кызларым», — диде."

72 . Синең гомерең белән ант итәм! Алар үзләренең исерүләрендә сукыр килеш йөриләр.

73 . Һәм кояш чыгу белән аларны каты тавыш тотты.

74 . Без аның өстен аска әйләндердек һәм аларга балчыктан ясалган ташларны яңгыр итеп яудырдык.

75 . "Хакыйкатьтә, ишарәләргә караучыларга монда аятьләр бар!"

76 . "Һәм, хакыйкатьтә, ул — торып калучы юлда."

77 . "Иман китереп инанганнарга монда, хакыйкатьтә, аять бар."

78 . "Һәм әл-Әйкәдә яшәүчеләр, хакыйкатьтә, залим нәрдән булды!"

79 . "Без алардан үч алдык, һәм икесе дә — ачык юлда."

80 . Менә әл-Хиҗердә яшәүчеләр рәсүлләрне алдакчы итеп санадылар.

81 . "Без аларга Үзебезнең аятьләребезне китердек, алар ул аятьләрдән йөз бора торган булдылар"

82 . Һәм алар иминлектә тауларда өйләр уеп ясадылар.

83 . Аларны таң вакытында каты тавыш тотты.

84 . Аларның кәсеп иткәннәре аларны коткармады.

85 . "Һәм Без күкләрне, һәм җирне, һәм алар арасындагы нәрсәләрне, хаклык белән генә яраттык, һәм сәгате, әлбәттә, киләчәк. Күркәм кичерү белән кичер."

86 . "Хакыйкатьтә, Раббың — яратучы, гыйлем иясе!"

87 . Һәм Без сиңа җиде кабатлана торганны һәм бөек Коръәнне китереп бирдек.

88 . "Аларның ишләренә вакытлы файдалану өчен Без биргән нәрсәләргә сузылып күзләреңне салма һәм алар өчен кайгырма да, иман китереп инанганнар алдында канатыңны түбән төшер."

89 . "«Хакыйкатьтә, мин ачык үгетләүче генә бит», — дип әйт."

90 . Ничек иңдердек Без бүлүчеләргә.

91 . Коръәнне кисәкләргә әйләндерүчеләргә.

92 . "Һәм менә Раббың белән ант итәмен, Без аларның барысыннан да, әлбәттә, сораячакбыз,"

93 . алар кылганнары турында!

94 . Сиңа кушылганча ачык килеш өндә һәм мөш рикләрдән борыл!

95 . "Без сине үзеңнән көлүчеләрдән коткардык,"

96 . "Аллаһ белән башка иләһ булдырганнардан, һәм алар соңыннан беләчәкләр әле!"

97 . һәм аларның әйткәннәреннән синең күкрәк түре кысылганын Без беләбез инде.

98 . "Раббыңны мактау белән данла һәм сәҗдә кылучылардан бул,"

99 . шиксезлек килеп җиткәнгә кадәр Раббыңа гыйбадәт кыл!

 

 

 

In this page you can listen әл-Хиҗер in English, әл-Хиҗер and read and download әл-Хиҗер in English veya yükleyebilirsiniz. You can download әл-Хиҗер translation, get information on the interpretations of Quranic verses, download all translations of surah in pdf format. You can listen to the audio of әл-Хиҗер in English or read and download. You can also share English Quranic verses on Facebook and Twitter and other social media with share buttons.

 

Көръән-Кәрим

The Holy Qur'an

Surah Translations

1 . әл-Фәтихә 2 . әл-Бакара (сыер) 3 . Әәл Гыймран (Гыймран гаиләсе) 4 . ән-Нисәә (хатын-кызлар) 5 . әл-Маидә (аш табыны) 6 . әл-Әнъгам (мал-туар) 7 . әл-Әгьраф (киртәләр) 8 . әл-Әнфәәл (табышлар) 9 . әт-Тәүбә (тәүбә) 10 . Йунус 11 . Һуд 12 . Йусуф 13 . әр-Рәгьд (күк күкрәү) 14 . Ибраһим 15 . әл-Хиҗер 16 . ән-Нәхел (бал кортлары) 17 . әл-Исра (төнге күчерү) яки бәни Исраил (Исраил угыллары) 18 . әл-Кәһеф (тау куышлыгы) 19 . Мәрйәм 20 . Та һә 21 . әл-Әмбийә (пәйгамбәрләр) 22 . әл-Хәҗҗ (хаҗ) 23 . әл-Мүъминүн (иман китереп инанучылар) 24 . ән-Нур (нур) 25 . әл-Фуркан (аергыч) 26 . әш-Шүъара (шагыйрьләр) 27 . ән-Нәмел (кырмыскалар) 28 . әл-Касас (хикәя) 29 . әд-Гъәнкәбүш (үрмәкүч) 30 . әр-Рум (румлылар) 31 . Лукман 32 . әс-Сәҗдә (сәҗдә) 33 . әл-Әхзәб (аерым төркемнәр) 34 . Сәбәә 35 . әл-Фәтыр (барлыкка китерүче) 36 . Йәә сиин 37 . әс-Саффат (сафларга төзелеп торучылар) 38 . Садъ 39 . әз-Зүмәр (төркемнәр) 40 . әл-Гафир (ярлыкаучы) 41 . әл-Фуссыләт (тәфсилләп аңлатылды) 42 . әш-Шүрә (киңәш) 43 . әз-Зухруф (бизәнүчеләр) 44 . әд-Духан (төтен) 45 . әл-Җәсийә (тезләнеп торган) 46 . әл-Әхкаф (комнар) 47 . Мухәммәт 48 . әл-Фәтех (җиңү) 49 . әл-Хуҗурат (бүлмәләр) 50 . Каф 51 . әз-Зәрийәт (таратучылар) 52 . әт-Тур (тау) 53 . ән-Нәҗем (йолдыз) 54 . әл-Камәр (ай) 55 . әр-Рәхман (һәркемгә бу дөньяда шәфкатъле булучы) 56 . әл-Уакыйгъа (котылгысыз вакыйга) 57 . әл-Хәдид (тимер) 58 . әл-Муҗәдилә (сүз көрәштерү) 59 . әл-Хәҗер (җыелыш) 60 . әл-Мумтәхәна (имтихан бирүче хатын) 61 . әс-Саффъ (сафлар) 62 . әл-Җумугъа (җомга) 63 . әл-Мунафикун (монафикълар) 64 . әт-Тәгабун (бер-береңне алдау) 65 . әт-Тәлакъ (талак кылу) 66 . әт-Тәхрим (хәрам итү) 67 . әл-Мүльк (падишаһлык) 68 . әл-Каләм (каләм) 69 . әл-Хакка (котылгысыз) 70 . әл-Мәгъәриҗ (баскычлар) 71 . Нух 72 . әл-Җинн (җеннәр) 73 . әл-Музәммил (чорналган) 74 . әл-Мудәсир (төрелгән) 75 . әл-Кыйәмә (кыямәт) 76 . әл-Инсән (кеше) 77 . әл-Мүрсәләт (җибәрелә торганнар) 78 . ән-Нәбәә (хәбәр) 79 . ән-Нәзигъат (тартып алучылар) 80 . Гъабәсә (төмсәләнде) 81 . әт-Тәкъүир (каплану) 82 . әл-Инфитар (ярылып китү) 83 . әл-Мутаффифин (алдап үлчәүчеләр) 84 . әл-Иншикакъ (ярылып китү) 85 . әл-Буруҗь (йолдызлыклар) 86 . әт-Тарекъ (төнлә баручы) 87 . әл-Әгълә (иң бөек) 88 . әл-Гашиййә (каплаучы) 89 . әл-Фәҗер (таң) 90 . әл-Бәләд (шәһәр) 91 . әш-Шәмес (кояш) 92 . әл-Ләйел (төн) 93 . әд-Духә (иртә) 94 . әл-Инширах (ярып ачу) 95 . әт-Тин (инҗир агачы) 96 . әл-Гъаләкъ (укмашкан кан тамчысы) 97 . әл-Кадер (тәкъдирләү) 98 . әл-Бшййинә (аңлаешлы билге) 99 . әз-Зәлзәлә 100 . әл-Гъадийәт (чабып баручылар) 101 . әл-Каригъа (кырып бетерүче) 102 . әт-Тәкәсүр (байлык арттыруда ярышу) 103 . әл-Гъаср (икендк вакыты) 104 . әл-Һүмәзә (яла ягучы) 105 . әл-Фил (фил) 106 . әл-Күрәйеш (корәешләр) 107 . әл-Мәгъун (хәер-садәка) 108 . әл-Кәүсәр (муллык) 109 . әл-Кәфирун (кәферләр) 110 . ән-Нәсър (ярдәм) 111 . әл-Мәсәд (хөрмә агачының сүсе) 112 . әл-Ихълас (ихласлык) 113 . әл-Фәлакъ (таң ату) 114 . ән-Нәс (кешеләр)
Танытымнар| Бу ситә хакында | Ана сәхифә ит | Сезгә ошаганнарга кушыгыз | RSS Feed
Бу ситәнең барлык эчтәлеге, ситәне белдерү шарты үтәлгәнендә, түләүсез рәвештә копийәләнә һәм таратыла ала
(c) All publication rights of the personal photos of Mr. Adnan Oktar that are present in our website and in all other Harun Yahya works belong to Global Publication Ltd. Co. They cannot be used or published without prior consent even if used partially.
© 1994 Harun Yahya. www.harunyahya.com
page_top