әл-Исра (төнге күчерү) яки бәни Исраил (Исраил угыллары) ( 111 Айәть )

In the Name of Allah, Most Gracious, Most Merciful;

1 . "Шәфкатьле, рәхимле Аллаһ исеме белән... Үз колын төнлә изге мәчеттән, Без аятьләребезне күрсәтү өчен тирә-ягын бәрәкәтле иткән, ерак мәчеткә күчергән затка дан! Ул, хакыйкатьтә, ишетүче, күрүче!"

2 . "Һәм Без Мусага китап китереп бирдек һәм аны Исраил угылларына кулланма иттек: «Үзегезгә Миннән башканы вәкил итеп тотмагыз,"

3 . "ий, Без Нух белән көймәдә йөрткәннәрнең токымнары! Хакыйкатьтә, ул шөкер итүче коллардан булды!»"

4 . "Без Исраил угылларына китапта: «Сез җир йөзендә ике мәртәбә бозыклык эшләрсез һәм тәкәбберләнеп олы тәкәбберлек кылырсыз», — дип хөкем кылдык."

5 . "Инде шул икенең беренчесеннән вәгъдә килгәч, Без сезгә Үзебезнең олы куәтле колларыбызны җибәрдек һәм алар йортлар арасыннан үттеләр дә вәгъдә гамәлгә ашырылды."

6 . "Аннан сезгә аларга каршы борылыш китердек, сезгә байлык һәм балалар белән ярдәм иттек һәм ярдәмчеләрегезне күбрәк иттек."

7 . "Әгәр сез яхшылык эшләсәгез— үзегез өчен эшлисез, начарлык итсәгез дә шулай ук! Инде ахыргысының вәгъдәсе килгәч ... алар сезнең йөзләрегезгә кайгы салсын өчен, һәм мәчеткә беренче тапкыр кергән кебек керер өчен, һәм барлык кулларына төшкәннәрен һәлак итсеннәр өчен."

8 . "Ихтимал ки, Раббыгыз сезне кичерер, әгәр сез янә кайтсагыз, Без дә кайтырбыз һәм җәһәннәмне кәферләргә зиндан итәрбез."

9 . "Хакыйкатьтә, бу Коръән туры булган юлга алып бара, һәм изгелек кылучы иман китереп инанганнарга бөек әҗер дип шатлык хәбәрен бирә!"

10 . Һәм әхыйрәткә иман китермәгәннәргә Без үзәк өзгеч газап әзерләп куйдык дип!

11 . Кеше яхшылыкка дога кылган шикелле яманлыкка да дога кыла. Кеше бик ашыгучан бит.

12 . "Һәм Без төн белән көнне ике аять иттек һәм Без төн аятен сөртеп ташладык та, Раббыгызның фазылына үзегез омтылыр өчен көн аятен күрсәтүче иттек, һәм сез, елларның санын һәм хисапны белсен өчен дә, һәм Без һәрнәрсәне тәфсилләп аңлаттык."

13 . "Һәм Без һәр кешенең муенына аның кошын беркетеп куйдык та һәм кыямәт көнендә аның өчен төргәкле китап чыгарачакбыз, һәм ул аны ачылган хәлдә алыр:"

14 . «Китабыңны укы! Синең өчен бүген үзеңнең хисапчы булуың да җитә төшкән!»

15 . "Берәү туры юлдан барса, үзе өчен бара, адашса исә, хаклыкта, үзенә зарарга адаша, һичбер йөк күтәрүче икенче җанның йөген күтәрмәс. Һәм Без рәсүл җибәргәнгә кадәр газап кылучы булмадык."

16 . "Һәм, әгәр бер карьяне һәлак итәргә теләсәк, андагы нигъмәтлеләргә әмер бирдек, алар исә анда аздылар, һәм аңа карата сүз рас булды, һәм аны Без бөтенләй юк иттек."

17 . Һәм Без Нухтан соң күпме буыннарны һәлак иттек! Һәм Раббыңның Үз колларының гөнаһларыннан хәбәрдар һәм күрүче булуы җитә төшкән.

18 . "Әгәр бер кеше тиз үтә торганны теләсә, Без анда үзе өчен теләгән нәрсәсен ашыктырдык. Аннан— хурланып, шелтәләнеп янсын өчен— Без аның өчен җәһәннәм ясадык."

19 . "Әгәр берәү әхыйрәтне теләсә һәм бар кирәкле тырышу белән аңа омытылса, һәм ул иман китереп инанган булса, болар — тырышуларына җавап алучылар."

20 . "Барысына да — тегеләренә дә, башкаларына да Без Раббыңның бүләгеннән өлеш чыгарабыз. Һәм Раббыңның бүләге беркемнән дә тыелган түгел."

21 . "Күз сал әле, ничек Без кайберәүләрне башкалардан өстен иттек. Әлбәттә, әхыйрәт дәрәҗәләре белән зурраклар— фазыйләтләре белән дә зуррак."

22 . Аллаһ белән берлектә иләһ булдырма! Кисә телгән һәм ташлаган хәлдә утырып калырсың!

23 . "Үзеннән башка Раббың һич беркемгә дә гыйбадәт кылмаска һәм ата-анага яхшылык кылырга карар итеп куйды. Әгәр аларның берсе яки икесе дә картайса, аларга «уф» димә, аларга акырма һәм аларның икесенә дә гүзәл сүз әйт."

24 . Аларга мәрхәмәтлектән тыйнаклык канатларын җәеп куй һәм: «Раббым! Миңа карата кечкенә булган вакытта мәрхәмәтлек кылып үземне тәрбияләгән шикелле Син аларны да кичер!» диген!

25 . "Раббыгыз кальбләрегездә булганны бик яхшы беләдер. Әгәр сез игелек кылучы булсагыз, Ул, хакыйкатьтә, тәүбә белән кайтучыларга ярлыкаучы."

26 . "Һәм туганыңа, мескенгә һәм мөсафирга хакын бир. Кирәкмәскә исә чәчмә!"

27 . "Хакыйкатьтә, кирәкмәскә чәчүчеләр — шайтаннарның бертуганнары! Шайтан исә Раббысының кадерен белмәүче булды."

28 . "Әгәр син Раббыңның рәхмәтен эзләп алардан борылып куйсаң, аларга җиңел сүз әйт!"

29 . "Кулың муеныңа бәйләп куйган шикелле итмә һәм аны һәртөрлечә киңәйтеп җибәрмә, шелтәләнеп, хәсрәтләнеп утырып калырсың."

30 . "Хакыйкатьтә, Раббың теләгәненә ризыкны киң итеп бирә һәм билгеләп бирә. Хакыйкатьтә, Ул — колларыннан хәбәрдар, күрүчедер."

31 . "Һәм хәерчелектән куркып балаларыгызны үтермәгез. Без аларны да, сезне дә ризыкландырырбыз. Аларны үтерү, хакыйкатьтә, бөек гөнаһтыр."

32 . "Һәм зинага якын бармагыз! Ул, хакыйкатьтә, фәхеш, һәм юл буларак начардыр!"

33 . "Һәм Аллаһ хәрам итеп куйган җанны, хаклык белән булганнан башка, үтерә күрмәгез. Кем исә рәнҗетелеп үтерелгән булса, Без аның якынына хөкем сөрү бирдек. Ул үтерүдә арттырып җибәрмәсен. Хакыйкатьтә, аңа ярдәм ителде инде."

34 . "Ятимнең малына, ул балигълыкка җиткәнче яхшылыктан башка, якын килмәгез. Биргән сүзне җиренә җиткерегез. Хакыйкатьтә, бирелгән сүз — соралачак бит!"

35 . "Үлчәвегезне үлчәгәндә чамалап тотыгыз, дөрес үлчәү белән үлчәгез. Нәтиҗәсенә карата, бу хәерле һәм бик яхшыдыр!"

36 . "Белемең булмаган нәрсә янында туктама! Хакыйкатьтә, ишетү дә, күрү дә, йөрәк тә — һәр барчасы аның турында соралачак."

37 . "Җир йөзендә масаеп йөрмә, хакыйкатьтә, син җирне дә тишә алмассың, тауларның буена да җитмәссең!"

38 . "Моның һәрберсе, кыйты буларак, Раббың каршында мәкруһтыр."

39 . "Бу — Раббыңнан үзеңә хикмәттән вәхи илә бирелгән нәрсә. Аллаһ белән берлектә башка иләһ булдырма, шелтәле булып, читләтелгән килеш җәһәннәмгә алып бәрелерсең."

40 . "Әллә Раббыгыз ир балаларны сезнең өчен аерып бирде дә Үзе өчен фәрештәләрдән кыз балалар алдымы? Хакыйкатьтә, сез гаять бөек сүз әйтәсез!"

41 . Без бу Коръәндә исләренә төшерсеннәр өчен күрсәткәләдек. Аларның исә нәфрәттән башка бер нәрсәләре артмыйдыр!

42 . "Әйт: «Әгәр әйткән шикелле Аның белән бергә иләһләр булган булсалар, ул очракта алар гареш иясенә юл табарга омтылырлар иде!"

43 . Дан Аңа! һәм Ул аларның сөйләгәненнән олуг югарылык белән югарырак!

44 . "Җиде күк белән җир, һәм анда булган һәрнәрсә аны тәсбих илә мактыйлардыр. Аны хәмед илә мактамаган бернәрсә дә юктыр, ләкин сез аларның тәсбих-мактауларын аңламыйсыз. Ул исә, хакыйкатьтә, йомшак күңелле һәм кичерүчедер!"

45 . "Әгәр син Коръән укысаң, синең белән әхыйрәткә инанмаучылар арасында яшерен пәрдә булдырабыз!"

46 . "Без алар аңламас өчен кальбләренә — капланмалар, колакларында авырлык булдырдык. Әгәр Коръәндә Раббыңны берүзе генә булучы дип зикер кылсаң, алар нәфрәтләнеп аркаларын борып куялар."

47 . Сине тыңлаганда нәрсә тыңлыйлар икәнлеген Без яхшы беләбез. Менә алар — яшерен сөйләшүдә һәм менә залимнәр әйтәләр: «Сез сихерләнгән ке шегә генә иярәсез!»

48 . "Кара әле! Алар сиңа мисаллар китереп күрсәтәләр һәм тайпылдылар алаэр, юлны да таба алмыйлар!"

49 . "Алар: «Безләр сөяк белән җимерекләргә әйләнгәч, без, хакыйкатьтә дә, яңа бер яратылуда теләчәкбезме?» — дип әйтәләр."

50 . "Әйтче: «Таш булсагыз да, әллә тимерме,"

51 . әллә күкрәкләрегездә зур булып тоелган яратылган барлыкмы?». Алар: «Кем безне кире кайтарыр?» — дип әйтерләр. «Үзегезне беренче мәртәбә яратучы» — дип әйт. Алар исә башларын селкерләр дә: «Кайчан соң бу?» — дип әйтерләр. Әйт: «Бәлки тиздән булырдыр».

52 . "Шул көнне Ул сезне чакырып алыр да сез Аңа тәсбих белән җавап кайтарырсыз да, аз гына үткәргәнбез дип уйларсыз."

53 . "Минем бәндәләремә бик яхшы булганны сөйләсеннәр дип әйт. Шайтан, хакыйкатьтә, аларның араларын бозып торыр. Хакыйкатьтер, шайтан кеше өчен ап-ачык дошман булды."

54 . "Раббыгыз сезне бик яхшы беләдер. Теләсә, үзегезне мәрхәмәтлеккә ирештерер, теләсә, үзегезне газапка дучар итәр. Һәм Без сине аларга вәкил буларак җибәрмәдек."

55 . "Раббың күкләрдә һәм җирдә булган һәркемне бик яхшы беләдер. Без кайбер пәйгамбәрләрне башкаларыннан өстен булдырдык, һәм Без Даудка Зәбурны бирдек."

56 . "Әйт: «Сез, Аннан башкаларны раслагач, аларга ялварыгыз. Алар сездән зарарны да атып бәрә алмаслар, үзгәртә дә алмаслар»."

57 . "Аларның ялварып үтенгәннәре исә үзләре Раббыларына якынаю чарасын эзлиләр, аларның кайсысы якынрак икән, һәм алар аның мәрхәмәтенә өметләнәләр, һәм Аның газабыннан алар хәвефкә бирелерләр. Хакыйкатьтә, Раббыңның газабыннан сакланырга кирәктер!"

58 . Никадәр өлкә-карья булса да кыямәт көне алдында Без аны һәлак итәрбез яки иң читен газап газапларбыз. Бу китапта язылып куелгандыр.

59 . "Безгә аять-могҗизаларны күндерүгә берни комачауламады, тик әүвәлге булучылар аларны ялган итеп санадылар. Сәмүдләргә ачык бер могҗиза буларак аларга дөя китереп биргән идек, алар исә аңа карата золымлык кылдылар. Без аятьләр белән куркытыр өчен генә җибәрәбез."

60 . "Һәм менә Без сиңа: «Хакыйкатьтә, Раббың кешеләрне чолгап ала!»—дидек, Без үзеңә күрсәткән төшне кешеләргә сынау гына иттек һәм Коръәндә ләгънәт ителгән агачны, һәм Без аларны хәвефләндерәбез, бу исә аларда олы тыңлаусызлыкны гына арттыра!."

61 . Менә Без фәрештәләргә: «Адәм алдында сәҗдә кылыгыз!» — дидек. Иблистән гайре алар сәҗдә кылдылар. Ул: «Мин балчыктан яраткан алдында сәҗдә кылырмынмы әллә?» — диде.

62 . "Ул: «Күрәсеңме, син? Бу — шулмы әллә миңа караганда өстенлегеңне алучы? Кыямәт көненә кадәр миңа кичектерсәң, бик азларыннан башка, аның нәселен үземә баглаячакмын!» — дип әйтте."

63 . "Ул әйтте: «Кит! Алар арасыннан сиңа ияреп б-ручыларга, хакыйкатьтә, булачак җәзагыз — җәһәннәмдер. Җәзаның да тулысыдыр!"

64 . "Аларны көчеңнән килгәнчә, тавышың белән аздыр, җайдак-җәяүлеләреңне дә аларга каршы тупландыр, малларында, балачагаларында уртак булып катнаш, вәгъдә ит үзләренә. Шайтан аларга сокландырудан башка, хакыйкатьтә, бернәрсә дә вәгъдә итмәс!"

65 . "Хакыйкатьтә, Минем бәндәләрем өсытендә исә синең хакимиятең булмаячак! Аларга яклаучы буларак Раббың — җитә төшәр!»"

66 . "Раббыгыз — шулдыр ки, Үз фазылыннан таләп итәр өчен диңгездә көймәләрне сезнең өчен йөздерәдер. Сеззгә карата Ул, хакыйкатьтә, мәрхәмәтледер."

67 . "Әгәр башыгызга берәр бәла диңгез өстендә төшсә, Аннан гайрегә ялварып дога кылучы — тайпылыр. Үзегезне исә корыга чыгарып коткаргач — читкә борыласыз. Кеше — яхшылыкның кадерен белмәүчедер!"

68 . "Сез яр буенда, җирнең төбенә атып бәрүдән яки көчле җил җибәреп таш яудырудан, анда имин булдык диясезме әллә? Үзегезгә моннан соң һичбер яклаучы тапмассыз!"

69 . "Әллә Ул үзегезне башка вакытта диңгезгә кайтарып, өстегезгә җимергеч җилнең өермәсен ишеп, кәфер лек кылганыгызга карата гаркъ булдырудан имин булырсызмы? Соңында үзегез өчен Безгә каршы булган үч итәр ярдәмче дә тапмассыз!"

70 . "Һәм Без адәм балаларын хөрмәтләдек. Корыда да, диңгездә дә Без аларны ташыдык. Үзләрен яхшы нәрсәләр белән ризыкландырдык. Без башка яраткан нәрсәләргә караганда аларга өстенлекнең дә өстенен бирдек."

71 . Ул көнне бөтен кешеләрне алда торып җитәкләп баручылары белән чакырырбыз! Китабы уң яктан китереп бирелгәннәр китапларын укырлар һәм алар хөрмә чүбе зурлыгында да рәнҗетелмәсләр.

72 . Кем булса да монда сукыр булса— ул әхыйрәттә дә сукыр булыр һәм бөтенләй юлдан язган булачак.

73 . "Һәм алар сине Без үзеңә вәхи итеп биргәннән алып ташлар өчен, хәтта син Безгә башканы сылтар өчен, якын торалар иде. Һәм алар сине дус итеп алырлар иде!"

74 . "Әгәр Без сине ныгытмаган булсак, син бераздан соң аларның мәелләренә бирелгән булыр идең!"

75 . "Ул вакытта сиңа бу дөнья газабын да, үлгәннән соң да газапны икеләтә авыз иттергән булыр идек, моның соңында Безгә каршы үзең өчен бер ярдәмче дә таба алмас идең."

76 . "Алар сине бу җирдән үзеңне чыгарыр өчен күтәреп алырга иделәр. Әгәр шулай эшләгән булсалар, синең артыңнан үзләре дә озакка калмаслар иде."

77 . Синең алдыңнан җибәргән рәсүлләрнең горефе буенча. Безнең горефебездә үзгәртү таба алмассың!

78 . "Намазны кояшның зәвәленнән соң һәм кичнең караңгылыгына күчүендә үтә һәм Коръәнне — иртәнге таң вакытында. Хакыйкатьтә, таң вакытындагы Коръән шаһитлыдыр."

79 . "Ихтимал, Раббың үзеңне данлыклы урынга күндерер дигән өмет илә кичнең бер өлешендә Үз теләгең белән тырышлык күрсәт!"

80 . "Һәм әйт: «Ий, Раббым! Дөреслеккә керү белән мине кертеп җибәр һәм дөреслек чыгуы белән мине чыгарсаң иде! Һәм Үзеңнән миңа ярдәм итеп көч-куәт бир!»"

81 . "Һәм әйт: «Хаклык килде, батыйль юкка чыкты. Хакыйкатьтә, батыйль юкка чыгарга дучар ителгән иде!»"

82 . Һәм Без Коръәннән мөэминнәргә шифа һәм мәрхәмәтлекне иңдерәбез. Залимнәргә исә ул зыян гына арттырыр.

83 . "Без кешегә нигъмәт бирсәк, ул читкә борылыр һәм тәкәбберлеге белән үз ягына китәдер. Инде үзенә зарар тисә, ул өметсезлеккә бирелер."

84 . Әйт: «Һәркем үз юлы белән гамәл кылыр. Раббыгыз исә кемнең тугры юлдан барганын бик яхшы белеп торыр».

85 . Алар синнән рух хакында сорарлар. Әйт: «Рух Раббымның әмереннәндер. Һәм сез ирешердәй гыйлемегез азның өлеше генәдер».

86 . "Әгәр теләгән булсак, сиңа вәхи илә бирелгәнне алып кире җибәрер идек. Моның соңында Безгә каршы үзеңә һичбер яклаучы тапмас идең!"

87 . Раббыңнан булган мәрхәмәттән башка. Аның сиңа карата булган фазылы зурдыр.

88 . "Әйт: «Әгәр бу Коръәнгә охшаш булган нәрсә булдырырга кешеләр белән җеннәр җыелсалар да, хәтта берәүләре икенчеләренә ярдәм күрсәтсәләр дә, алар аңа охшаш нәрсә булдыра алмаслар!»"

89 . "Бу Коръәндә кешеләргә һәртөрле мисалны Без кабат кайтып аңлатып биргәләдек, кешеләрнең күбесе иисә көферлектә булыр өчен киреләнәләр!"

90 . "Алар: «Син җир эченнән безнең өчен бетмәс сулы чишмә бәреп чыгармыйча, без сиңа һич ышанмаячакбыз», — диделәр."

91 . "«Яки хөрмә һәм йөзем агачлы бакчаң булып һәм син аларның кыл уртасында елгалар агызып җибәрсәң,"

92 . "яки үзең сөйләгәнчә күкне безнең өстебезгә җимереп ишеп төшермичә, яки Аллаһ белән фәрештәләрне бергә алып килмәсәң,"

93 . "яки синең алтын бизәктән берәр өең булмыйча, яки күккә ашмасаң. Ләкин синең хәтта күккә ашуыңа да инанмаячакбыз, әгәр безгә укырдай китап иңдермәсәң!» Әйт: «Раббым һәр тәсбих илә мактау сиңа тиешле! Мин адәм, рәсүл генә булмадыммыни?»"

94 . Кешеләрне үзләренә тугры юл күрсәтүче килгәннән соң инанудан: «Ничек Аллаһ адәм булучыны рәсүл буларак җибәрсен икән?» — дип әйтүләре тыеп калды.

95 . "Әйт: «Әгәр җир йөзендә фәрештәләр тыныч кына гизеп йөрсәләр, Без аларга күктән рәсүл буларак берәр фәрештә иңдерер идек»."

96 . "Әйт: «Минем һәм сезнең арабызда шаһит буларак бер Аллаһ җитә төшә! Хакыйкатьтә, Ул — коллары турысында хәбәрдар, күреп торучы!"

97 . "Аллаһ кемне тугры юлга күндерсә, ул — тугры юлдан баручы. Ялгыштырып тайпылдырганнарга Үзеннән башка яклаучы химаячеләрне һич тапмассың. Кыямәт көнендә Без аларны йөзләре белән, сукыр, телсез, саңгырау буларак җыярбыз. Сыеначак урыннары -җәһәннәмдер. Сүнгән саен Без аның ялкынын арттырып куярбыз."

98 . "Монысы — аларның шулай иттереп аятьләребезгә кәфер булуларына күрә җәза! «Без сөяккә һәм балчык тузанына калгач, әллә кубарылып яңа бер яратылуда кабат кубарылырбызмы?» — дип әйттеләр!"

99 . "Әллә күрмиләрме, Аллаһ, хакыйкатьтә, шулдыр ки — күкләр белән җирне яратып, алар шикеллеләрне дә яратып, алар өчен шөбһә-шиксез әҗәлне билгеләргә кодрәтле бит! Залимнәр исә, көферлектән гайре, баш тарталар."

100 . "Әйт: «Раббымның рәхмәт хәзинәләренә хуҗа булсагыз да, ул очракта да, куркып тотып калыр идегез. Кеше бит сарандыр!»"

101 . "Мусага без тугыз ачыктан-ачык аять биргән идек. Исраил угылларыннан сора, Муса аларга килгәч фиргавен аңа: «Ий, Муса! Хакыйкатьтә, мин сине сихерләгән дип саныймын» — диде."

102 . "Ул: «Син боларны күкләр һәм җирнең тәрбияче Раббысы күзләр илә күрер өчен иңдергәнне үзең дә беләсең бит! Ий, фиргавен! Мин сине хәерлектән киселеп һәлак буласың дип саныймын!» — дип әйтте."

103 . Ул аларны җирдән куып чыгарырга булган иде. Без исә аның үзен һәм үзе белән булучыларны гаркъ иттек.

104 . "Моның соңында Исраил угылларына: «Тыныч кына бу җирдә яшәгез! Әхыйрәт вәгъдәсе килеп җиткәч, Без сезне барыгызны да җыячакбыз!» — дидек."

105 . Без аны хаклык илә иңдердек. Ул да хаклык белән инде. Сине дә без сөенеч хәбәрчесе һәм үгетләүче буларак күндердек.

106 . "Коръән буларак, Без аны өлешләргә бүлгәләдек, син аны ашыкмыйча кешеләргә укысын өчен һәм Без аны иңдерү белән иңдереп тордык."

107 . "Әйт: «Аңа ышансагыз да, ышанмасагыз да. Аңа кадәр үзләренә гыйлем бирелгән булучыларга ул укылса, иякләренә егылып, сәҗдәгә китәләр"

108 . "һәм «Дан Раббыбызга! Хакыйкатьтә, Раббыбызның вәгъдәсе җиренә җиткән!» — дияләр."

109 . "Һәм иякләренә егылып еларлар, һәм аларның тыйнаклыклары артып китәр."

110 . "Әйт: «Теләсәгез, Аллаһка ялварыгыз яки Рахманга ялварыгыз. Ничек кенә ялварсагыз да Аның гына иң гүзәл исемнәре бардыр. Намазыңны да каты кычкырып укыма һәм аны пышылдама, һәм моның арасында булган юлны тот!"

111 . "Һәм «Бала алмаган, падишаһлыкта Үзенә тиңдәше булмаган, кимсетүдән яклаучыга мохтаҗ булмаган Аллаһка мактау булсын!» — дип әйт һәм тәкбир илә Аны олыла!"

 

 

 

In this page you can listen әл-Исра (төнге күчерү) яки бәни Исраил (Исраил угыллары) in English, әл-Исра (төнге күчерү) яки бәни Исраил (Исраил угыллары) and read and download әл-Исра (төнге күчерү) яки бәни Исраил (Исраил угыллары) in English veya yükleyebilirsiniz. You can download әл-Исра (төнге күчерү) яки бәни Исраил (Исраил угыллары) translation, get information on the interpretations of Quranic verses, download all translations of surah in pdf format. You can listen to the audio of әл-Исра (төнге күчерү) яки бәни Исраил (Исраил угыллары) in English or read and download. You can also share English Quranic verses on Facebook and Twitter and other social media with share buttons.

 

Көръән-Кәрим

The Holy Qur'an

Surah Translations

1 . әл-Фәтихә 2 . әл-Бакара (сыер) 3 . Әәл Гыймран (Гыймран гаиләсе) 4 . ән-Нисәә (хатын-кызлар) 5 . әл-Маидә (аш табыны) 6 . әл-Әнъгам (мал-туар) 7 . әл-Әгьраф (киртәләр) 8 . әл-Әнфәәл (табышлар) 9 . әт-Тәүбә (тәүбә) 10 . Йунус 11 . Һуд 12 . Йусуф 13 . әр-Рәгьд (күк күкрәү) 14 . Ибраһим 15 . әл-Хиҗер 16 . ән-Нәхел (бал кортлары) 17 . әл-Исра (төнге күчерү) яки бәни Исраил (Исраил угыллары) 18 . әл-Кәһеф (тау куышлыгы) 19 . Мәрйәм 20 . Та һә 21 . әл-Әмбийә (пәйгамбәрләр) 22 . әл-Хәҗҗ (хаҗ) 23 . әл-Мүъминүн (иман китереп инанучылар) 24 . ән-Нур (нур) 25 . әл-Фуркан (аергыч) 26 . әш-Шүъара (шагыйрьләр) 27 . ән-Нәмел (кырмыскалар) 28 . әл-Касас (хикәя) 29 . әд-Гъәнкәбүш (үрмәкүч) 30 . әр-Рум (румлылар) 31 . Лукман 32 . әс-Сәҗдә (сәҗдә) 33 . әл-Әхзәб (аерым төркемнәр) 34 . Сәбәә 35 . әл-Фәтыр (барлыкка китерүче) 36 . Йәә сиин 37 . әс-Саффат (сафларга төзелеп торучылар) 38 . Садъ 39 . әз-Зүмәр (төркемнәр) 40 . әл-Гафир (ярлыкаучы) 41 . әл-Фуссыләт (тәфсилләп аңлатылды) 42 . әш-Шүрә (киңәш) 43 . әз-Зухруф (бизәнүчеләр) 44 . әд-Духан (төтен) 45 . әл-Җәсийә (тезләнеп торган) 46 . әл-Әхкаф (комнар) 47 . Мухәммәт 48 . әл-Фәтех (җиңү) 49 . әл-Хуҗурат (бүлмәләр) 50 . Каф 51 . әз-Зәрийәт (таратучылар) 52 . әт-Тур (тау) 53 . ән-Нәҗем (йолдыз) 54 . әл-Камәр (ай) 55 . әр-Рәхман (һәркемгә бу дөньяда шәфкатъле булучы) 56 . әл-Уакыйгъа (котылгысыз вакыйга) 57 . әл-Хәдид (тимер) 58 . әл-Муҗәдилә (сүз көрәштерү) 59 . әл-Хәҗер (җыелыш) 60 . әл-Мумтәхәна (имтихан бирүче хатын) 61 . әс-Саффъ (сафлар) 62 . әл-Җумугъа (җомга) 63 . әл-Мунафикун (монафикълар) 64 . әт-Тәгабун (бер-береңне алдау) 65 . әт-Тәлакъ (талак кылу) 66 . әт-Тәхрим (хәрам итү) 67 . әл-Мүльк (падишаһлык) 68 . әл-Каләм (каләм) 69 . әл-Хакка (котылгысыз) 70 . әл-Мәгъәриҗ (баскычлар) 71 . Нух 72 . әл-Җинн (җеннәр) 73 . әл-Музәммил (чорналган) 74 . әл-Мудәсир (төрелгән) 75 . әл-Кыйәмә (кыямәт) 76 . әл-Инсән (кеше) 77 . әл-Мүрсәләт (җибәрелә торганнар) 78 . ән-Нәбәә (хәбәр) 79 . ән-Нәзигъат (тартып алучылар) 80 . Гъабәсә (төмсәләнде) 81 . әт-Тәкъүир (каплану) 82 . әл-Инфитар (ярылып китү) 83 . әл-Мутаффифин (алдап үлчәүчеләр) 84 . әл-Иншикакъ (ярылып китү) 85 . әл-Буруҗь (йолдызлыклар) 86 . әт-Тарекъ (төнлә баручы) 87 . әл-Әгълә (иң бөек) 88 . әл-Гашиййә (каплаучы) 89 . әл-Фәҗер (таң) 90 . әл-Бәләд (шәһәр) 91 . әш-Шәмес (кояш) 92 . әл-Ләйел (төн) 93 . әд-Духә (иртә) 94 . әл-Инширах (ярып ачу) 95 . әт-Тин (инҗир агачы) 96 . әл-Гъаләкъ (укмашкан кан тамчысы) 97 . әл-Кадер (тәкъдирләү) 98 . әл-Бшййинә (аңлаешлы билге) 99 . әз-Зәлзәлә 100 . әл-Гъадийәт (чабып баручылар) 101 . әл-Каригъа (кырып бетерүче) 102 . әт-Тәкәсүр (байлык арттыруда ярышу) 103 . әл-Гъаср (икендк вакыты) 104 . әл-Һүмәзә (яла ягучы) 105 . әл-Фил (фил) 106 . әл-Күрәйеш (корәешләр) 107 . әл-Мәгъун (хәер-садәка) 108 . әл-Кәүсәр (муллык) 109 . әл-Кәфирун (кәферләр) 110 . ән-Нәсър (ярдәм) 111 . әл-Мәсәд (хөрмә агачының сүсе) 112 . әл-Ихълас (ихласлык) 113 . әл-Фәлакъ (таң ату) 114 . ән-Нәс (кешеләр)
Танытымнар| Бу ситә хакында | Ана сәхифә ит | Сезгә ошаганнарга кушыгыз | RSS Feed
Бу ситәнең барлык эчтәлеге, ситәне белдерү шарты үтәлгәнендә, түләүсез рәвештә копийәләнә һәм таратыла ала
(c) All publication rights of the personal photos of Mr. Adnan Oktar that are present in our website and in all other Harun Yahya works belong to Global Publication Ltd. Co. They cannot be used or published without prior consent even if used partially.
© 1994 Harun Yahya. www.harunyahya.com
page_top