әл-Кәһеф (тау куышлыгы) ( 110 Айәть )

In the Name of Allah, Most Gracious, Most Merciful;

1 . "Шәфкатьле, рәхимле Аллаһ исеме белән... Үз колына китап иңдерүче һәм анда кәкрелек булдырмаган Аллаһка мактау,"

2 . "тугры буларак, Аннан булган ныклы гайрәт илә үгетләр өчен һәм игелекле эшләр кылган иман китереп инанучыларны аларга яхшы әҗер бар дип сөендерү хәбәрен җиткерер өчен."

3 . Анда алар мәңгегә калырлар.

4 . "Һәм «Аллаһ үзенә бала алды», — дип әйтүчеләрне куркытыр өчен."

5 . "Аның турында аларның да, ата-бабаларының да белеме юк. Аларның авызларыннан чыккан сүз буларак олы булды бит! Алар ялганнан башканы сөйләмиләр."

6 . "Син, ихтимал, аларның эзләреннән алар бу хәдискә ышанмаганнан әрнеп, үз җаныңны һәлак итәргә булгансыңдыр."

7 . "Без, хакыйкатьтә, җир йөзендә булган нәрсәләрне аңа бизәк итеп куйдык, аларның кайсысы гамәле белән иң яхшысы икәнен сынар өчен."

8 . "Һәм, хакыйкатьтә, Без бит аның өстендәгене ялангач калкулык итәрбез."

9 . Әллә син мәгарә ияләре һәм әр-Рәкыйм Безнең аятьләребездән гаҗәплесе булды дип исәплисеңме?

10 . Менә яшь егетләр тау куышлыгында яшеренделәр дә һәм: «Раббыбыз! Үзеңнән безгә мәрхәмәтеңне бирсәнә һәм безнең эшебездә безгә тугрылык булдыр!» — дип әйттеләр.

11 . Һәм Без аларның колакларын тау куышлыгында күп елларга каплап куйдык.

12 . "Моннан соң, ике аерым төркемнең кайсысы анда алар торганны яхшырак санаганны Без белер өчен аларны янә терелттек."

13 . "Без сиңа аларның хәбәрен хаклык белән сөйләп бирербез. Алар, хакыйкатьтә, Раббыларына иман китереп инанучы яшь егетләр һәм Без алар га туры юлны арттырдык."

14 . "Һәм алар торгач, Без аларның кальб-күңелләрен ныгыттык, һәм алар: «Безнең Раббыбыз — күкләр һәм җир Раббысы. Без Аннан башка иләһкә һич ялвармаячакбыз! Шул чакта без чамасын узганны әйткән булыр идек!» — дип әйттеләр."

15 . "«Болар — безнең кавемебез, Аннан башка иләһ-ләр тоттылар. Әгәр алар турында аңлаешлы дәлил китереп бирсәләр иде! Аллаһ өстеннән ялган сөйләүчедән кем явызрак булыр икән?"

16 . "Инде сез алардан һәм аларның Аллаһтан башка гыйбадәт кылганнарыннан аерылып киттегез исә, тау куышлыгына кереп качыгыз, Раббыгыз сезгә Үз мәрхәмәтен җәяр һәм эшегез өчен сезгә таяныч бирер."

17 . "Һәм син кояш чыкканда аларның тау куышлыгының уң ягына авышканны, баеганда исә алардан сул якка үтеп киткәнне күрәсең бит, алар исә аның эчендә булдылар. Бу — Аллаһның аятьләреннән. Кемне Аллаһ алып бара икән — ул туры юлдан баручы, кем исә яздырылган булса, аңа син яклаучы, җитәкче таба алмассың."

18 . "Син аларны уяулар дип исәплисең, алар исә йоклап яталар. Һәм Без аларны уң якка да, сул якка да әйләндерәбез. Һәм аларның этләре ике аягын бусагага сузып куйган. Әгәр син аларга күз салып карасаң, әлбәттә, син алардан борылып качар идең һәм алардан куркуың артыр иде."

19 . "Һәм менә шулай Без аларны, бер-берсе арасында сорашсыннар дип, аларны янә терелттек. Алардан берәү: «Күпме тордыгыз?»— дип әйтте. Алар: «Бер көн яки көннең бер өлешен тордык», — дип әйттеләр. «Раббыгыз торганыгызны бик яхшы белә. Берәрегезне шул көмеш акчаларыгыз белән шәһәргә җибәрегезче! Ул анда кемнең тәгаме чистарак икәнен карасын һәм аннан сезгә ризык белән килсен, һәм ул сак булсын һәм сезнең турында беркемгә дә белгертмәсен."

20 . "Хакыйкатьтә, алар, әгәр сезне ачыкласалар, сезне таш белән атып үтерерләр яки сезне үз диннәренә кайтарырлар һәм ул чакта сез һич уңышка ирешмәссез!»"

21 . Һәм менә шулай Аллаһның вәгъдәсе хак икәнен һәм сәгатьтә һич шик-шөбһәсез икәнен белсеннәр өчен Без алар турында белгерттек. Менә алар боларның эшләре турында бер-берсе белән низаглаштылар. һәм алар: «Боларның өстендә бина салыгыз. Раббылары алар турында бик яхшы белеп тора!» — диделәр. Аларның эшләрендә өстенлек алучылар: «Алар өстендә сәҗдә кылачак урын итеп алабыз!» — диделәр.

22 . "Һәми алар әйтәчәкләр: «Өчәү, дүртенчеләре исә — этләре» һәм яшеренне җимергәләп: «Бишәү, алтынчылары исә — этләре», — диярләр. Һәм: «Җидәү, сигезенчеләре исә — этләре», — диярләр. Әйт: «Раббым аларның санын бик яхшы белә. Аларны азлардан башка белмиләр». Алар белән ачык бәхәсләшүдән башка сүз көрәштермә һәм алар турында берәүдән дә сораштырма!"

23 . "Бер нәрсә турында да: «Мин моны иртәгә эшләрмен», — дип әйтмә,"

24 . "тик Аллаһ теләсә генә. Һәм әгәр оныта калсаң, Раббыңны искә ал. Һәм «Ихтимал, Раббым мине тугрылыгы белән моңа караганда да якынракка алып барыр!» —дип әйт."

25 . һәм алар тау куышлыкларында өч йөз ел буена калдылар һәм тугызны өстәделәр.

26 . Әйт: «Аллаһ күпме калганнарын бик яхшы белә! Күкләрнең һәм җирнең яшерен булганы — Анда. Никадәр яхшы күреп тора Ул һәм ишетә! Аннан башка аларның химаячесе юк һәм Анын кылуында берәү дә катнашмый!

27 . "Һәм Раббыңның китабыннан үзеңә вәхи ителгәнне укып бир. Аның сүзен алмаштыручы юк, һәм Аннан башка яшеренер урын да һич тапмассың!"

28 . "Аның әҗеренә омтылып, иртәсен һәм кичен Раббыларына ялваручылар белән бергәләп, җаның илә сабыр ит! Һәм дөнья тереклегенең бизәген теләп алардан күзләреңне борма, һәм Безне искә алудан кальбенә Без гафиллек салганга, һәм һәвәсенә ияргәнгә, һәм эше дә исрафлы булганга буйсынма."

29 . "Һәм: «Хаклык — Раббыгыздан», —дип әйт. Һәм кем тели икән — иман китереп инансын, һәм кем тели икән — кәфер булсын. Хакыйкатьтә, Без залимнәрга ут хәзерләп куйдык, аның япмалары үзләрен чолгап алыр, һәм әгәр алар ярдәм сорасалар, аларга бит-йөзләрен кыздыра торган эретелгән май кебек су белән булышырлар. Никадәр начар эчемлек! Һәм яшерен урын буларак та начардыр!"

30 . "Хакыйкатьтә, иман китереп инанучылар һәм игелекле эшләр кылганнар... Без бит гамәлен яхшы кылганның әҗерен юк итеп калдырмыйбыз!"

31 . "Боларга — мәңгелек бакчалары, аларның асларыннан елгалар агып торалар. Алар анда алтын беләзекләр белән бизәнерләр һәм атлас белән парча киемнәр киярләр, анда — ястыкларда кырын таянып ятарлар. Никадәр гүзәл савап һәм яшерен урын буларак та яхшы!"

32 . Һәм аларга ике ир кешенең мисалын китер. Без аларның икесенең берсенә йөзем агачларыннан ике бакча булдырдык һәм аларны хөрмә агачлары белән әйләндереп алдык һәм аларның икесе арасында игенлекләр булдырдык.

33 . "Ике бакча да үз җимешләрен китерде, һәм алардан бернәрсә дә золым ителмәде. Һәм Без алар икесенең дә кыл уртасында елга үткәрдек."

34 . "Һәм аның җимешләре булды, һәм ул иптәшенә, аның белән сөйләшкәндә: «Мин сиңа караганда мал белән баерак һәм туган-тумачалар белән гыйззәтлерәк», — дип әйтте."

35 . "Һәм ул үз-үзен рәнҗетеп аның бакчасына керде дә: «Болар беркайчан да бетмәс дип уйлыйм», — диде."

36 . "«һәм мин сәгать килеп җитәр дип тә уйламыйм. Әгәр мин Раббыма кайтарылсам, әлбәттә, моңа караганда кайтарылу белән хәерлерәкне табармын». "

37 . "Аның белән сөйләшкәндә иптәше аңа: «Сине туфрактан яраткан, аннан соң тамчыдан, моннан соң сиңа ир кеше кыяфәтенә кертүчегә карата көферлек кыласыңмы?» — диде."

38 . "Ләкин мин... Ул — Аллаһ, минем Раббым, һәм мин Раббыма карата беркем белән дә ширек кылмыйм!"

39 . "Һәм әгәр син бакчаңа кергәч: «Аллаһ теләгәнчә, Аллаһ белән булганнан башка куәт юк!» — дип әйткән булсаң иде... Әгәр син мине үзеңнән мал һәм бала ягыннан азрак икәнемне күрсәң."

40 . "Ихтимал ки, Раббым миңа синең бакчаңнан хәерлерәген бирер һәм аның өстенә күктән газабын җибәрер, һәм ул ялангач калкулыкка әйләнер"

41 . яки аның суы җир астына китәр дә син аны таләп итә алмассың».

42 . һәм аның җимешләре һәлак булдылар һәм аңа тоткан чыгымга өчен ул ике кулын да әйлән-дергәли башлады. Һәм ул нигезләренә кадәр ишелеп төшкән. Һәм: «Аһ! Раббыма карата берәүне дә тиңдәш тотмаган булсам иде!» — дип әйтә.

43 . "Һәм аңа, Аллаһтан башка, үзенә ярдәм итәрдәй җәмәгать тә булмады, һәм ул үз-үзенә ярдәм итә алмады."

44 . Анда — хак Аллаһта гына химая. Ул савап белән дә хәерлерәк һәм ахыр белән дә хәерлерәк.

45 . "Аларга дөнья тереклеген мисал итеп китер: ул — Без аны күктән иңдергән су шикелле, һәм җир үсемлекләре аның белән кушылып буталдылар, һәм үзен җилләр таратып йөргән коры чүп булып куйды. Һәм Аллаһ һәрнәрсәгә кодрәтле булды."

46 . "Мал һәм ир балалар — дөнья тереклеге бизәге, мәңге калучы игелекле гамәлләр исә савабы белән дә, өмет белән дә хәерлерәк."

47 . "Ул көнне Без тауларны кузгатырбыз һәм син җирне кабарган килеш күрерсең, һәм Без аларны җыярбыз, һәм анда аларның берсен дә калдырмабыз."

48 . Һәм алар Раббыңа сафта булган килеш китереп бастырылырлар. Сез Безгә үзегезне беренче мәртәбә юктан бар итеп яраткандагы шикелле килдегез. Без сезгә вәгъдәләгән вакытны булдырмадык дип әйтеп йөрдегез.

49 . "Һәм китап ачылып куелыр һәм син гөнаһкәрләрнең анда булганнан куркып калганнарын күрерсең. Алар: «Көенеч безгә, бу китап белән? Санамыйча ул кечкенәне дә, зурны да калдырмый». Һәм алар кылганнарын исбатланган итеп табалар, һәм Раб-бың берәүне дә җәберләми."

50 . "Һәм менә Без фәрештәләргә: «Адәмгә сәҗдә кылыгыз!» —дидек һәм алар, Иблистән башка, сәҗдә кылдылар. Ул җеннәрдән булды һәм Раббысының әмерен тыңламыйча азды. Сез аны һәм аның нәсел-нәсәбен Миннән башка химаячеләр итеп тотарсызмы? Алар бит сезгә дошман. Залимнәргә алмаштыру никадәр начар!"

51 . "Күкләр һәм җирне юктан бар итүдә, ни үзләрен яратканда Мин аларны шаһитлар итмәдем. Һәм Мин юлдан яздыручыларны ярдәмчеләр итеп алучы да булмадым."

52 . "Ул көнне: «Сез сөйләнеп йөргән тиңдәшләремне чакырып китерегез!» — дип әйтелер. Һәм аларны чакырырлар, алар исә боларга җавап бирмәсләр. Һәм Без аларның араларында һәлакәт үзәнлеген булдырдык."

53 . "Һәм гөнаһкәрләр ут күрделәр, алар аңа эләгәчәкбез дип уйлап куйдылар. Һәм алар аннан саклану тапмаслар."

54 . Без бу Коръәндә кешеләргә һәр мисалны аңлаттык. Кеше исә күп нәрсәдә тарткалашырга тора.

55 . "Әүвәлгеләрнең гореф-гадәте килер дигәннән яки турыдан газап тиюдән башка, үзләренә җитәкчелек килгәч аңа ышанырга һәм Раббыларыннан ярлыкау үтенергә кешеләргә бернәрсә дә комачауламады."

56 . "Һәм Без рәсүл булганнарны сөенү хәбәрен җиткерүчеләр һәм үгетләүчеләрдән башка итеп җибәрмибез. Һәм кәфер булучылар ялган белән тарткалашалар, аның белән хаклыкны юкка чыгарыр өчен. Һәм алар Минем аятьләремне һәм үзләрен үгетләгәнне көлке итеп алалар."

57 . "Раббысының аятьләре искә төшерелгәч, алардан борылып, үзенең ике кулы нәрсә кылып куйганын онытканнан кем залимрәк булсын икән? Без аларның кальб-күңелләрендә — аны аңламасыннар дип — капламалар булдырдык, колакларына исә — саңгыраулыкны. Һәм әгәр син аларны туры юлга чакырсаң, алар һич туры юлга басмаслар."

58 . "Һәм синең Раббың — ярлыкаучы, мәрхәмәт иясе. Әгәр аларның кәсеп иткәннәренә күрә Ул тотып алса, әлбәттә, аларга газапны тизләтер иде. Әмма аларга вәгъдә ителгән вакыт бар. Аннан башка һич яшеренер урын да алар тапмаслар."

59 . "Золым кылгач, Без бу карьяләрне һәлак иттек һәм аларның һәлакәтләренә вәгъдә иткән вакыт булдырдык."

60 . "Һәм менә Муса үзенең яшь егетенә: «Ике диңгезнең кушылган урынына җитмичә, хәтта озак еллар үтсә дә мин туктамаячакмын!» — диде."

61 . "Һәм алар икәүләшеп аларның арасындагы кушылу урынына җиткәч, икесе дә балыкларын оныттылар, һәм ул диңгездәге ярык аша үз юлы белән китте."

62 . "Алар икәүләшеп үткәч, ул үзенең яшь егетенә: «Безгә төшке ашны китер әле, без бу сәфәребездә авырлык очраттык», — диде."

63 . "Ул: «Күрдеңме син, без таш кыя янында яшеренгәч, мин балыкны онытып калдырдым. Мин аны искә төшермим дип, аның турында мине, шайтаннан башка, бернәрсә дә оныттырмады. Ул гаҗәеп килеш диңгезгә юлын тотты», —дип әйтте."

64 . "Ул: «Без шуны таләп иткән идек», —диде. Һәм алар икәүләшеп эзләре буенча кире килделәр."

65 . Һәм алар икәүләшеп Безнең колдарыбыздан булган бер колны күрделәр. Без аңа Үзебездәге мәрхәмәтебездән бирдек һәм аны Үзебездәге гыйлемнән өйрәттек.

66 . Муса аңа: «Сиңа тугры юл турында белгерткәннән син үземне өйрәтерсең дип иярергә буламы?» — диде.

67 . Ул: «Син минем белән бергә һич сабыр итә алмассың!» — диде.

68 . «Ничек соң син хәбәре булмаган турысында чыдарсың икән?»

69 . "Ул: «Аллаһ теләсә, син мине сабыр килеш табарсың һәм мин җирдә сиңа каршы бармамын!» з— диде."

70 . "«Әгәр син миңа иярсәң, хәтта аның турында үзем искә алуга тотынмыйча, бернәрсә турында миннән сорама!» —диде."

71 . "Һәм алар икәүләшеп кузгалып киттеләр, көймәгә утыргач исә, ул аны тишеп җибәрде. Ул: «Әллә син аны әһелләрне гаркъ итәр өчен тиштеңме? Син олы эш кылдың бит!» —диде."

72 . Ул: «Син минем белән бергә түзә алмассың дип әйтмәдеммени?» —диде.

73 . Ул: «Мин онытканга күрә мине ачуланма һәм эшемә күрә миңа киеренкелек йөкләмә!» —диде.

74 . Икәүләшеп малайны очратканчыга кадәр алар кузгалып киттеләр һәм ул аны үтерде. «Син саф җанны нәфессез үтермәдеңме соң? Син олы эш кылдын бит!» —диде.

75 . Ул: «Син минем белән бергә түзә алмассың дип » — диде.

76 . "Ул: «Әгәр моннан соң берәр нәрсә турында миннән сорасаң, миңа иптәш булып барма!»—диде. Миннән гозер сиңа җитеште инде!"

77 . "Әһелләреннән тәгам үтенгән карьягә җиткәнче алар икәүләшеп кузгалып киттеләр. Алар исә икесен кунак итүдән баш тарттылар. Һәм алар анда икәүләшеп җимерелергә торган койма таптылар. Ул аны турайтты. Ул: «Әгәр теләгән булсаң, моның өчен хак алыр идең!» —диде."

78 . «Бу — минем белән синең арада аерылу. Син һич түзә алмаганга мин сиңа аңлатманы хәбәр итеп бирермен!» — диде.

79 . "«Көймә турында... Ул мескеннәрнеке иде, алар диңгездә эшлиләр иде. Аларның артларында һәр көймәне көчләп алучы падишаһ бар иде һәм мин аны бозарга теләдем."

80 . "Инде малай турында... Аның ата-анасы иман китереп инанучылардан иде һәм ул аларга буйсынмау, һәм көферлек йөкләттерер дип курыктык."

81 . Һәм без аларга Раббылары аңа караганда сафлык белән хәерлерәк һәм рәхимлек белән якынрак булганны алмаш бирсен дип теләдек.

82 . "Койма турында исә... Ул — шәһәрдәге ике ятим малайныкы иде. Аның астында аларга хәзинә иде һәм аларның аталары изге күңелле булган иде, һәм Раб бың боларның балигълыкка җитешкәннәрен теләде һәм алар Раббыңның мәрхәмәте белән аны казып чыгаруларын. Мин үз әмерем белән эшләмәдем. Бу — син түзә алмаганга аңлатма!»"

83 . Алар синнән Зүл-карнәйен турында сораячаклар. Әйт: «Мин сезгә аның турында искә алуны укып бирермен».

84 . "Хакыйкатьтә, Без аны җир йөзендә ныгыттык һәм һәрнәрсәгә үзенә юл да бирдек."

85 . Һәм ул бер юлга иярде.

86 . "Хәтта кояш баю урынына җиткәч, ул аның тончыган чишмәгә баеганын күрде һәм аның янында кавемне тапты. Без: «Ий, Зүл-карнәйен! Син яки газапларсың, яки аларга яхшылык булдырырсың!» — дидек."

87 . "Ул: «Кем золымлык кылды икән, без аны газапка дучар итәрбез, аннан соң ул Раббысына кайтарылыр да Ул аны авыр газап белән газаплар!"

88 . "Кем исә иман китереп инанса һәм игелекле эшләр кылса, аңа җәза — яхшылык булыр. Һәм Без аңа әмеребездән җиңелен әйтербез»."

89 . Моннан соң ул юл тотты.

90 . "Инде ул кояшның чыгу урынына җиткәч, Без аннан аларга бернинди дә каплау ясамаган кавем өстеннән чыкканын күрде."

91 . Менә шулай! Без аның булганын белем белән чолгап алдык.

92 . Моннан соң ул юл тотты.

93 . "Хәтта ике киртә арасындагы төшкә җиткәч, алар алдында көчкә сүз аңлый торган кавем тапты."

94 . "Алар: «Ий, Зүл-карнәйен! Хакыйкатьтә, Йәө җүҗ вә Мәөҗүҗ җир йөзендә бозыклык тараталар. Син безнең белән алар арасында киртә ясар өчен безгә чыгым булдырыргамы?» — диделәр."

95 . "Ул: «Мине Раббым ныгытканда — хәерлек, миңа куәт белән ярдәм итегез, Мин сезнең белән аларның арасында ныгытма ясармын» — диде."

96 . "«Миңа тимер кисәкләре китереп бирегез!» Ике тау киртәлеген тигезләгәч: «Өрегез!» дип әйтте. Инде ул утка әйләнгәч, ул: «Китерегез миңа, аның өстенә эретелгән бакыр коячакмын!» — диде."

97 . "Һәм алар аңа менә алмадылар, һәм аны тишә дә алмадылар."

98 . "Ул: «Бу — Раббымның рәхмәтеннән! Раббымның вәгъдәсе килеп җиткәч, ул аны төелгән таш итәр. Һәм Раббымның вәгъдәсе хак булды!»—диде."

99 . "Һәм Без аларны ул көнне берсен икенчесе белән буталдырып калдырырбыз. Һәм карын өрелгәч, Без аларны җыю белән җыеп куярбыз."

100 . "Һәм ул көнне кәферләргә җәһәннәмне бик каты якынайтырбыз,"

101 . күзләре Мине искә төшерүдән капланган булучылар һәм ишетә алмаучыларга.

102 . "Әллә кәфер булучылар колларымны Миннән башка үзләренә яклаучылар итеп алырга исәпләделәрме? Без, хакыйкатьтә, кәферләргә торыр өчен җәһәннәмне хәзерләп куйдык."

103 . «Гамәлләрендә иң олы зарар күрүчеләр турында үзегезгә хәбәр итмимме?» — дип әйт.

104 . Дөнья тереклегендә тырышлыклары адашып калганнар һәм алар үзләрен күркәмлек кылалар дип исәплиләр.

105 . Болар — Раббыларының аятьләрен һәм Аның белән очрашуны инкарь итүчеләр. Аларның гамәлләре бушка китте һәм Без аларга кыямәт көнендә үлчәм куймабыз.

106 . "Бу аларның җәзасы — җәһәннәм, кәфер булганнарына һәм Минем аятьләрем белән рәсүлләремне мыскылга калдырганнарына күрә."

107 . "Хакыйкатьтә, иман китереп инанучыларга һәм игелекле эшләр кылганнарга — аларга фирдәүс бакчалары булыр,"

108 . "анда мәңге калырлар, аны алмаштырырга теләмичә."

109 . "Әйт: «Әгәр диңгез Раббымның сүзләренә язу карасы булса иде, Раббымның сүзләре беткәнче, әлбәттә, диңгез кибеп бетәр иде, хәтта Без шуның шикеллене китереп өстәсәк тә»."

110 . "Әйт: «Хаклыкта, мин — сезнең шикелле кеше, миңа сезнең иләһегез — бердәнбер иләһ дип вәхи ителә. Һәм кем Раббысы белән очрашырга өметләнсә, игелекле гамәлен кылсын, һәм Раббысына гыйбадәттә беркемне дә тиңдәш тотмасын!»"

 

 

 

In this page you can listen әл-Кәһеф (тау куышлыгы) in English, әл-Кәһеф (тау куышлыгы) and read and download әл-Кәһеф (тау куышлыгы) in English veya yükleyebilirsiniz. You can download әл-Кәһеф (тау куышлыгы) translation, get information on the interpretations of Quranic verses, download all translations of surah in pdf format. You can listen to the audio of әл-Кәһеф (тау куышлыгы) in English or read and download. You can also share English Quranic verses on Facebook and Twitter and other social media with share buttons.

 

Көръән-Кәрим

The Holy Qur'an

Surah Translations

1 . әл-Фәтихә 2 . әл-Бакара (сыер) 3 . Әәл Гыймран (Гыймран гаиләсе) 4 . ән-Нисәә (хатын-кызлар) 5 . әл-Маидә (аш табыны) 6 . әл-Әнъгам (мал-туар) 7 . әл-Әгьраф (киртәләр) 8 . әл-Әнфәәл (табышлар) 9 . әт-Тәүбә (тәүбә) 10 . Йунус 11 . Һуд 12 . Йусуф 13 . әр-Рәгьд (күк күкрәү) 14 . Ибраһим 15 . әл-Хиҗер 16 . ән-Нәхел (бал кортлары) 17 . әл-Исра (төнге күчерү) яки бәни Исраил (Исраил угыллары) 18 . әл-Кәһеф (тау куышлыгы) 19 . Мәрйәм 20 . Та һә 21 . әл-Әмбийә (пәйгамбәрләр) 22 . әл-Хәҗҗ (хаҗ) 23 . әл-Мүъминүн (иман китереп инанучылар) 24 . ән-Нур (нур) 25 . әл-Фуркан (аергыч) 26 . әш-Шүъара (шагыйрьләр) 27 . ән-Нәмел (кырмыскалар) 28 . әл-Касас (хикәя) 29 . әд-Гъәнкәбүш (үрмәкүч) 30 . әр-Рум (румлылар) 31 . Лукман 32 . әс-Сәҗдә (сәҗдә) 33 . әл-Әхзәб (аерым төркемнәр) 34 . Сәбәә 35 . әл-Фәтыр (барлыкка китерүче) 36 . Йәә сиин 37 . әс-Саффат (сафларга төзелеп торучылар) 38 . Садъ 39 . әз-Зүмәр (төркемнәр) 40 . әл-Гафир (ярлыкаучы) 41 . әл-Фуссыләт (тәфсилләп аңлатылды) 42 . әш-Шүрә (киңәш) 43 . әз-Зухруф (бизәнүчеләр) 44 . әд-Духан (төтен) 45 . әл-Җәсийә (тезләнеп торган) 46 . әл-Әхкаф (комнар) 47 . Мухәммәт 48 . әл-Фәтех (җиңү) 49 . әл-Хуҗурат (бүлмәләр) 50 . Каф 51 . әз-Зәрийәт (таратучылар) 52 . әт-Тур (тау) 53 . ән-Нәҗем (йолдыз) 54 . әл-Камәр (ай) 55 . әр-Рәхман (һәркемгә бу дөньяда шәфкатъле булучы) 56 . әл-Уакыйгъа (котылгысыз вакыйга) 57 . әл-Хәдид (тимер) 58 . әл-Муҗәдилә (сүз көрәштерү) 59 . әл-Хәҗер (җыелыш) 60 . әл-Мумтәхәна (имтихан бирүче хатын) 61 . әс-Саффъ (сафлар) 62 . әл-Җумугъа (җомга) 63 . әл-Мунафикун (монафикълар) 64 . әт-Тәгабун (бер-береңне алдау) 65 . әт-Тәлакъ (талак кылу) 66 . әт-Тәхрим (хәрам итү) 67 . әл-Мүльк (падишаһлык) 68 . әл-Каләм (каләм) 69 . әл-Хакка (котылгысыз) 70 . әл-Мәгъәриҗ (баскычлар) 71 . Нух 72 . әл-Җинн (җеннәр) 73 . әл-Музәммил (чорналган) 74 . әл-Мудәсир (төрелгән) 75 . әл-Кыйәмә (кыямәт) 76 . әл-Инсән (кеше) 77 . әл-Мүрсәләт (җибәрелә торганнар) 78 . ән-Нәбәә (хәбәр) 79 . ән-Нәзигъат (тартып алучылар) 80 . Гъабәсә (төмсәләнде) 81 . әт-Тәкъүир (каплану) 82 . әл-Инфитар (ярылып китү) 83 . әл-Мутаффифин (алдап үлчәүчеләр) 84 . әл-Иншикакъ (ярылып китү) 85 . әл-Буруҗь (йолдызлыклар) 86 . әт-Тарекъ (төнлә баручы) 87 . әл-Әгълә (иң бөек) 88 . әл-Гашиййә (каплаучы) 89 . әл-Фәҗер (таң) 90 . әл-Бәләд (шәһәр) 91 . әш-Шәмес (кояш) 92 . әл-Ләйел (төн) 93 . әд-Духә (иртә) 94 . әл-Инширах (ярып ачу) 95 . әт-Тин (инҗир агачы) 96 . әл-Гъаләкъ (укмашкан кан тамчысы) 97 . әл-Кадер (тәкъдирләү) 98 . әл-Бшййинә (аңлаешлы билге) 99 . әз-Зәлзәлә 100 . әл-Гъадийәт (чабып баручылар) 101 . әл-Каригъа (кырып бетерүче) 102 . әт-Тәкәсүр (байлык арттыруда ярышу) 103 . әл-Гъаср (икендк вакыты) 104 . әл-Һүмәзә (яла ягучы) 105 . әл-Фил (фил) 106 . әл-Күрәйеш (корәешләр) 107 . әл-Мәгъун (хәер-садәка) 108 . әл-Кәүсәр (муллык) 109 . әл-Кәфирун (кәферләр) 110 . ән-Нәсър (ярдәм) 111 . әл-Мәсәд (хөрмә агачының сүсе) 112 . әл-Ихълас (ихласлык) 113 . әл-Фәлакъ (таң ату) 114 . ән-Нәс (кешеләр)
Танытымнар| Бу ситә хакында | Ана сәхифә ит | Сезгә ошаганнарга кушыгыз | RSS Feed
Бу ситәнең барлык эчтәлеге, ситәне белдерү шарты үтәлгәнендә, түләүсез рәвештә копийәләнә һәм таратыла ала
(c) All publication rights of the personal photos of Mr. Adnan Oktar that are present in our website and in all other Harun Yahya works belong to Global Publication Ltd. Co. They cannot be used or published without prior consent even if used partially.
© 1994 Harun Yahya. www.harunyahya.com
page_top