әл-Әмбийә (пәйгамбәрләр) ( 112 Айәть )

In the Name of Allah, Most Gracious, Most Merciful;

1 . "Шәфкатьле, рәхимле Аллаһ исеме белән... Кешеләргә алар белән хисаплашу якынлашты, алар исә гафиллектә булып борылалар."

2 . "Аларга Раббыларыннан искә төшерүнең яңасы килгән саен алар уен-көлкедә булып колак салалар иде,"

3 . гамьсез кальбләре белән. Һәм залим булучылар сүзләрен яшереп: «Бу сезнең шикелле кеше түгелмени? Күреп торып сихер кылырсызмыни?»— диләр.

4 . "Ул: «Раббым күкләрдә һәм җирдә булган сүзләрне белә. Һәм Ул — ишетүче дә, белүче дә», — диде."

5 . "Әйе, алар: «Төшләр буталчыклары! Әйе, ул аны ялганлап кына уйлап чыгарды! Әйе, ул — шагыйрь! Әүвәлгеләре җибәрелгән кебек, безгә дә аять белән килсен!» — диделәр."

6 . Алардан алда Без һәлак кылган карьянең берсе дә ышанмады! Болары ышанырмы?

7 . "Һәм Без сиңа кадәр вәхи кылып кына кешеләрне җибәргәләдек, һәм искә төшерү әһелләреннән сорагыз, әгәр үзегез белмәсәгез!"

8 . "Һәм Без аларны тәгам ашамый торган тән итеп ясамадык, һәм алар мәңге дә булмадылар."

9 . "Аннан соң Без аларга биргән вәгъдәбезне үтәдек һәм аларны, һәм Үзебез теләгәннәрне коткардык, һәм исраф кылучыларны һәлак иттек!"

10 . "Без сезгә китап иңдердек, анда— сезгә искә төшерү! Сез уйлап карамассызмыни?"

11 . Залим булган күпме карьяне Без җимереп ташладык һәм алардан башка кавемнәрне булдырып куйдык.

12 . "Менә алар Безнең гайрәтебезне тоеп карагач, аннан чабып качалар."

13 . "Качмагыз, сезгә мул итеп бирелгәнгә һәм яши торган урыннарыгызга кире кайтыгыз! Шаять, сездән сорарлар!"

14 . Алар: «Үкенеч безгә! Без зал имнәрдән булдык шул!» — дип әйттеләр.

15 . Аларның бу тавышлары Без аларны җансыз басуга әйләндергәнгә кадәр туктамады.

16 . "Һәм Без күкләрне, һәм җирне, һәм алар арасындагы нәрсәләрне уйнап кына яратмадык бит!"

17 . "Әгәр Без күңел ачарга теләсәк, Без аны, әлбәттә, Үз яныбызга алган булыр идек, әгәр Без аны эшли торган булсак."

18 . "Әйе! Без хаклык белән ялганны бәреп атабыз, һәм ул аны ватып ваклый, һәм менә ул юкка чыга! Һәм сезгә кушып сөйләгәнегездән үкенү булсын."

19 . Күкләрдә һәм җирдә булганнар— Аныкы. Аның янында гыйбадәт кылудан тәкәбберләнмиләр һәм талмыйлар!

20 . "Алар төнлә дә, көндез дә бертуктаусыз данлыйлар."

21 . Әллә алар терелтә торган иләһләрне җирдән алдылармы?

22 . "Әгәр анда Аллаһтан башка иләһләр булса, алар, әлбәттә, бетәрләр иде! Гареш иясе Аллаһ алар кушып сөйләгәннән югары булучы!"

23 . "Ул үзенең нәрсә эшләве турында соралмый, алар исә — соралырлар."

24 . "Әллә алар үзләренә Аннан башка икенче иләһләрне алдылармы? «Дәлилегезне китерегез! Бу — минем белән булганнарга да, миңа кадәр булганнарга да искә төшерү. Әйе, аларның күбесе хакыйкатьне белми һәм алар йөзләрен борганнар», — дип әйт."

25 . "Һәм Миннән башка иләһ юк дип вәхи кылмыйча Без синнән алда рәсүл җибәрмәдек, һәм Миңа гыйбадәт кылыгыз!"

26 . "Һәм алар: «Шәфкатьле Үзенә бала алды», — дип әйттеләр. Дан Аңа! Әйе, болар хөрмәтле коллар."

27 . "Һәм алар Аны сүздә узмыйлар, һәм алар Аның боерыгы белән гамәл кылалар."

28 . "Ул аларга кадәр булганны да һәм алардан сон булачакны да белә, һәм алар һич Ул риза булганнардан башкага шәфәгатьче булмаслар, һәм Аннан куркып дерелдәп торалар."

29 . Һәм алар арасыннан: «Мин— Аннан башка иләһ!» — дип әйтүчене Без җәһәннәм белән җәзаларбыз. Залимнәргә шулай җәза бирәбез!

30 . Кәфер булучылар күкләр һәм җир бер бөтен булганны күрмәделәрмени? Без исә аларны ярып аердык һәм судан һәрнәрсәне тере ясадык. Алар иман китереп инанмаслармыни?

31 . "Без җир йөзендә алар белән тетрәмәсен өчен, нык торучыларны булдырдык һәм анда ярыкларны юллар итеп ясадык. Шаять, алар туры юл белән барырлар!"

32 . "Һәм күкне саклый торган түбә иттек, алар исә Аның аятьләреннән борылып куялар."

33 . "Ул — төнне һәм көнне, кояшны һәм айны барлыкка китереп яратучы. Алар бөтенесе дә гөмбәздә йөзеп йөриләр."

34 . Һәм Без сиңа кадәр һичбер кешегә мәңгелекне ясамадык. Әллә син үлгәч алар мәңге калырмы?

35 . "һәр җан үлемне татыр. Без сезне кызыктыру өчен, яманлык һәм хәерлек белән сынап карыйбыз һәм Безгә кире кайтарылачаксыз!"

36 . "Һәм кәфер булучылар сине күргәч мыскыл белән төбәлеп: «Шушымыни инде иләһләрегезне искә алучы?» — диделәр. Шәфкатьлене искә төшерүне исә үзләре кәфер булып, кире кагалар."

37 . "Кеше ашыгудан барлыкка китерелгән! Мин сезгә Үземнең аятьләремне күрсәтермен, сез Мине ашыктырмагыз!"

38 . "Һәм алар: «Әгәр сез рас сөйли торган булсагыз, кайчан була инде бу вәгъдә?» — диләр."

39 . Кәфер булганнар үзләренең битләрен һәм аркаларын уттан саклап булмый торган вакытны һәм аларга ярдәм булмаячагын белсәләр иде!

40 . "Әйе, аларга ул кинәт килер, һәм аларны аптырашта калдырыр, һәм аны кире кагарга көчләре җитмәс, һәм аларга кичектерелмәс тә!"

41 . "Һәм сиңа кадәр, рәсүлләр дә мыскылланган-нар иде, һәм аларны мәсхәрәләүчеләр көлгән нәрсәләренә дучар булдылар."

42 . "«Төнлә һәм көндез Шәфкатьледән сезне кем саклар?» — дип әйт. Әйе, алар Раббыларын искә алудан баш тарталар."

43 . Аларны Бездән саклаячак иләһләре бармы? Алар үз-үзләренә дә ярдәм итә алмыйлар әле һәм алар Бездән дә котыла алмаслар.

44 . "Әйе, Без аларга һәм аларның аталарына гомер чикләре сузылганга кадәр дөньяда кирәк-яракларын бирдек. Күрмиләрмени алар Безнең җиргә аның читләрен киметеп килүебезне? Алармыни инде җиңүчеләр?"

45 . "«Мин сезне вәхи белән искәртәм генә ,— дип әйт. Аларны үгетләгәндә саңгыраулар чакыруны ишетми."

46 . "Һәм әгәр аларга Раббыңның газабының исе генә кагылса да, әлбәттә, алар: «Нинди үкенү безгә, без залимнәрдән булдык!» — дип әйтерләр."

47 . "Һәм Без кыямәт көне өчен дөрес үлчәүләр куярбыз, җан бернәрсә белән дә рәнҗетелмәс, ул хәр дәл орлыгы кебек кенә булса да аны Без китереп бирербез. Безнең хисапчы булуыбыз җитә төшкән!"

48 . "Һәм Без Мусага һәм Һарунга аеруны һәм нурны, һәм искә төшерүне бүләк иттек тәкъвалык ияләре өчен,"

49 . "Раббыларыннан яшерендә куркып, сәгать килүеннән дерелдәп торучыларга."

50 . "Һәм бу — мөбарәк искә төшерү, Без аны иңдердек! Сез аны инкарь итәсезмени?"

51 . Моннан элек Ибраһимга аның туры юлын бирдек һәм Без аны белеп тордык.

52 . Менә ул атасына һәм үз кавеменә: «Сез табына торган һәйкәллләр нинди соң алар?» — диде.

53 . "Алар: «Без аталарыбызның да аларга табынганнарын күреп таптык», — диделәр."

54 . "Ул: «Сез һәм сезнең аталарыгыз ачык адашуда булгансыз», — диде."

55 . Алар: «Әллә син безгә хаклык белән килдеңме? Яки син уйнап-көлүчеләрдәнме?» — диделәр.

56 . "Ул әйтте: «Әйе, Раббыгыз — күкләрнең һәм җирнең Раббысы, Ул — аларны юктан бар кылучы һәм мин моның турысында шаһитлык кылучылардан."

57 . "Һәм Аллаһ белән ант итәм, Мин сезнең сыннарыгызга каршы, сез ал ардан йөз борып ераклашканнан соң хәйлә эшләячәкмен!"

58 . "Ул аларның зурыннан башкаларын кисәкләргә ваклады. Шаять, алар аңа кире кайтырлар."

59 . "Алар: «Безнең иләһләребез белән моны кем эшләде? Ул, хакыйкатьтә, залимдер!» — диделәр."

60 . "Алар: «Без бер яшь егетнең аларны искә алганын ишеттек, аны Ибраһим дип әйтәләр», — диделәр."

61 . "Алар: «Аны кешеләрнең күз алдына китереп куегыз! Шаять, ул кешеләр шаһит булырлар», — дип әйттеләр."

62 . "Алар: «Безнең иләһләребез белән син эшләдеңме моны, ий, Ибраһим?» — диделәр."

63 . "Ул: «Юк моны аларның зурысы эшләгән, сөйләшә белсәләр, алардан сорагызчы», — диде."

64 . "Һәм алар үз-үзләренә мөрәҗәгать итеп: «Сез үзегез залимнәр бит», — диделәр."

65 . Шуннан соң алар тагы да үз башларына кире кайттылар: «Син аларның сөйләшмәгәнен беләсең бит!» — диделәр.

66 . "Ул әйтте: «Әллә сез Аллаһтан башка сезгә бернәрсә файда да, зарар да итә алмаганга гыйбадәт кыласызмы?"

67 . "Сезгә дә, Аллаһтан башка сез табынган нәрсәгә дә төкерәм! Әллә сез уйлап карамыйсызмы?»"

68 . "Алар: «Яндырыгыз аны һәм иләһләрегезгә ярдәм итегез, әгәр сез эш эшләрдәй булсагыз!» — диделәр."

69 . "Без: «Ий, ут! Ибраһимга салкын һәм иминлек бул!» — дип әйттек."

70 . "Һәм алар аңа каршы хәйлә корырга теләделәр, Без исә аларны олы зарар күрүчеләрдән иттек."

71 . "Һәм аны, һәм Лутны Без галәмнәр өчен бәрәкәтләгән җиргә җибәреп коткардык."

72 . "Һәм Без, аңа бүләк итеп, Исхакны һәм Йагъкуб-ны бирдек һәм аларның бөтенесен дә изге күңелле ләрдән иттек."

73 . "Һәм Без аларны, Безнең әмеребез буенча алып бара торган юлбашчылар иттек, һәм ал арга изгелекләр эшләргә, намаз үтәргә, зәкәт түләргә вәхи кылдык, һәм алар Безгә гыйбадәт кылучы булдылар."

74 . "Һәм Без Лутка хикмәт һәм гыйлем китереп бирдек, аны пычраклыклар эшли торган карьядән коткардык! Ул кавем яман, азгынлык кылучылар иде!"

75 . Һәм Без аны рәхмәтебезгә керттек: ул изге күңеллеләрдән булды бит!

76 . "...Һәм Нухны да, ул моннан алда ялварган иде, һәм Без аңа җавап бирдек һәм аның үзен дә, әһелләрен дә бөек кайгыдан коткардык."

77 . "Һәм аны Безнең аятьләребезне ялганга санаган кавемнән сакладык, алар яманлык кавеме иде бит, һәм Без аларның бөтенесен дә гаркъ иттек."

78 . һәм Даудны вә Сүләйманны: менә алар икәүләп кавемнең сарык көтүе басуны таптап бозганы турында хөкем чыгардылар. Һәм Без аларның хөкем кылуларында шаһит булып тордык.

79 . "Без бу турыда Сүләйманга аңлау бирдек, һәм һәрберсенә дә хикмәт һәм белем бирдек, бергә тәсбих кылсыннар өчен Даудка тауларны буйсындырдык, һәм кошларны да! Һәм Без шулай эшләдек!"

80 . "Сезне бер-берегезнең ярсуыннан, һөҗүменнән саклый торган көбә кием ясарга өйрәттек аны. Сез исә шөкер итәсезме?"

81 . Сүләйманга исә аның әмере белән Без бәрәкәт-ләгән җиргә бара торган көчле җилне. Һәм Без бар нәрсәне дә белеп тордык.

82 . Шайтаннардан исә аның өчен суга чумучыларны һәм моннан башка эшләрне эшләүчеләрне дә. Һәм Без аларны саклый торган булдык.

83 . "...Һәм Әйүбне. Ул үзенең Раббысына: «Миңа бәла килде, син мәрхәмәтлеләрнең мәрхәмәтлесе», — дип ялварганда."

84 . "Без аңа җавап бирдек, аңа килгән бәлане читләштердек, һәм аңа әһелен, һәм алар белән охшашларны бирдек, Үзебездән рәхмәт итеп һәм гыйбадәт кылучыларга искә алу өчен."

85 . "Һәм Исмәгыйльне, Идрисне, Зүлкифелне... Алар бөтенесе дә — сабырлардан!"

86 . "Без аларны рәхмәтебезгә керттек, алар изге кү-ңеллеләрдән булдылар!"

87 . "Һәм Зун-нунны. Ул, ачуланып китеп, Безнең кодрәтебез аңа җитмәс дип уйлады. Һәм ул караңгылыкта: «Синнән башка иләһ юк, дан Сиңа, хакыйкатьтә, мин залимнәрдән булдым!» — дип эндәште."

88 . Без аңа җавап бирдек һәм хәсрәтләнүдән коткардык. Без иман китереп инанучыларны шулай итеп коткарабыз!

89 . "Һәм Зәкәрийәне... Менә ул Раббысына: «Раббым, мине ялгыз калдырма, Син варисларның иң хәерлесе бит!»— дип эндәште."

90 . "Без аңа җавап бирдек, һәм аңа Йәхйәне бүләк иттек, һәм аңа хатынын яраклы иттек, хакыйкатьтә, алар яхшы эшләргә ашыгучы булдылар, һәм Безгә өметләнеп һәм куркып дога кылдылар, һәм алар Безнең алдыбызда тыйнак булдылар!"

91 . "Һәм үзенең оят җирен саклаганны... Без аңа Үзебезнең рухыбыздан өрдек, һәм аны, һәм аның улын галәмнәргә аять иттек."

92 . "Хакыйкатьтә, сезнең шушы өммәтегез — бер өммәт һәм Мин— сезнең Раббыгыз һәм Миңа гыйбадәт кылыгыз!"

93 . Алар исә эшләрен үзара бүлештеләр: алар бөтенесе дә Безгә кире кайтачак.

94 . "Кем игелекле эшләр эшләсә һәм иман да китергән булса, аның тырышлыгы истән чыгарылмас һәм Без аны язып куярбыз."

95 . "Без һәлак иткән карьягә, алар кире кайтмасыннар өчен — тыю!"

96 . "Йәөҗүҗ һәм Мәөҗүҗ ачылганга кадәр, һәм алар һәр биеклектән ашыгырлар."

97 . "Һәм хаклык вәгъдәсе якынлашты һәм кәфер булганнарның күз карашлары бер урынга текәлеп: «Нинди үкенеч безгә, без моннан гафиллектә бул дык! Әйе, без залимнәр булдык!»"

98 . "Хакыйкатьтә, сез үзегез һәм Аллаһтан башка гыйбадәт кылган нәрсәләрегез җәһәннәм утыннары һәм аңа керәчәксез!"

99 . "Әгәр алар иләһләр булса, анда кермәсләр иде. Һәм барысы да анда мәңгегә калачак!"

100 . Аларга анда— ыңгырашу һәм алар анда ишетмәсләр.

101 . "Хакыйкатьтә, элек Бездән яхшылык булган нар аннан ераклаштырылган булырлар."

102 . Алар аның кыштырдавын да ишетмәс һәм аларның күңелләре теләгән нәрсәләр арасында мәңгегә калырлар!

103 . Аларны бөек куркыныч көендермәс һәм аларны фәрештәләр: «Менә шушы инде сезгә вәгъдә ителгән көн!» — дип каршы алырлар.

104 . "Ул көнне Без күкне язып торучы китапларны төргәкләгән кебек төрербез. Үз вәгъдәбез буенча беренче тапкыр барлыкка китергәнебезне кабатларбыз. Хакыйкатьтә, Без эшлибез!"

105 . Без искә төшерүдән соң җирне Минем изге күңелле колларыма мирас итеп алырлар дип Зәбурдә моңа кадәр язып куйган идек.

106 . "Хакыйкатьтә, гыйбадәт кылган кавемгә монда хәбәр бар!"

107 . Без сине галәмнәргә рәхмәттән башка җибәрмәдек.

108 . "«Хаклыкта, Сезнең иләһегез — бердәнбер иләһ дип миңа вәхи кылынды. Сез үз-үзегезне тапшыручылармы?» — дип әйт."

109 . "Әгәр алар йөзләрен борсалар: «Мин сезгә тигез килеш тапшырам һәм мин сезгә вәгъдә ителгәннең якынмы яки ерак икәнлеген белмим», — дип әйт."

110 . "«Хакыйкатьтә, Ул сүзнең ачык булганын да, сез яшергәнне дә белеп тора!"

111 . "Мин белмим, мөгаен, бу сезгә сынау һәм вакытына кадәр файдаланудыр»."

112 . "«Раббым, хаклык белән хөкем ит! Раббыбыз — шәфкатьле, сез кушып сөйләгәннәргә каршы Аннан ярдәм эзләргә кирәк!» — дип әйт."

 

 

 

In this page you can listen әл-Әмбийә (пәйгамбәрләр) in English, әл-Әмбийә (пәйгамбәрләр) and read and download әл-Әмбийә (пәйгамбәрләр) in English veya yükleyebilirsiniz. You can download әл-Әмбийә (пәйгамбәрләр) translation, get information on the interpretations of Quranic verses, download all translations of surah in pdf format. You can listen to the audio of әл-Әмбийә (пәйгамбәрләр) in English or read and download. You can also share English Quranic verses on Facebook and Twitter and other social media with share buttons.

 

Көръән-Кәрим

The Holy Qur'an

Surah Translations

1 . әл-Фәтихә 2 . әл-Бакара (сыер) 3 . Әәл Гыймран (Гыймран гаиләсе) 4 . ән-Нисәә (хатын-кызлар) 5 . әл-Маидә (аш табыны) 6 . әл-Әнъгам (мал-туар) 7 . әл-Әгьраф (киртәләр) 8 . әл-Әнфәәл (табышлар) 9 . әт-Тәүбә (тәүбә) 10 . Йунус 11 . Һуд 12 . Йусуф 13 . әр-Рәгьд (күк күкрәү) 14 . Ибраһим 15 . әл-Хиҗер 16 . ән-Нәхел (бал кортлары) 17 . әл-Исра (төнге күчерү) яки бәни Исраил (Исраил угыллары) 18 . әл-Кәһеф (тау куышлыгы) 19 . Мәрйәм 20 . Та һә 21 . әл-Әмбийә (пәйгамбәрләр) 22 . әл-Хәҗҗ (хаҗ) 23 . әл-Мүъминүн (иман китереп инанучылар) 24 . ән-Нур (нур) 25 . әл-Фуркан (аергыч) 26 . әш-Шүъара (шагыйрьләр) 27 . ән-Нәмел (кырмыскалар) 28 . әл-Касас (хикәя) 29 . әд-Гъәнкәбүш (үрмәкүч) 30 . әр-Рум (румлылар) 31 . Лукман 32 . әс-Сәҗдә (сәҗдә) 33 . әл-Әхзәб (аерым төркемнәр) 34 . Сәбәә 35 . әл-Фәтыр (барлыкка китерүче) 36 . Йәә сиин 37 . әс-Саффат (сафларга төзелеп торучылар) 38 . Садъ 39 . әз-Зүмәр (төркемнәр) 40 . әл-Гафир (ярлыкаучы) 41 . әл-Фуссыләт (тәфсилләп аңлатылды) 42 . әш-Шүрә (киңәш) 43 . әз-Зухруф (бизәнүчеләр) 44 . әд-Духан (төтен) 45 . әл-Җәсийә (тезләнеп торган) 46 . әл-Әхкаф (комнар) 47 . Мухәммәт 48 . әл-Фәтех (җиңү) 49 . әл-Хуҗурат (бүлмәләр) 50 . Каф 51 . әз-Зәрийәт (таратучылар) 52 . әт-Тур (тау) 53 . ән-Нәҗем (йолдыз) 54 . әл-Камәр (ай) 55 . әр-Рәхман (һәркемгә бу дөньяда шәфкатъле булучы) 56 . әл-Уакыйгъа (котылгысыз вакыйга) 57 . әл-Хәдид (тимер) 58 . әл-Муҗәдилә (сүз көрәштерү) 59 . әл-Хәҗер (җыелыш) 60 . әл-Мумтәхәна (имтихан бирүче хатын) 61 . әс-Саффъ (сафлар) 62 . әл-Җумугъа (җомга) 63 . әл-Мунафикун (монафикълар) 64 . әт-Тәгабун (бер-береңне алдау) 65 . әт-Тәлакъ (талак кылу) 66 . әт-Тәхрим (хәрам итү) 67 . әл-Мүльк (падишаһлык) 68 . әл-Каләм (каләм) 69 . әл-Хакка (котылгысыз) 70 . әл-Мәгъәриҗ (баскычлар) 71 . Нух 72 . әл-Җинн (җеннәр) 73 . әл-Музәммил (чорналган) 74 . әл-Мудәсир (төрелгән) 75 . әл-Кыйәмә (кыямәт) 76 . әл-Инсән (кеше) 77 . әл-Мүрсәләт (җибәрелә торганнар) 78 . ән-Нәбәә (хәбәр) 79 . ән-Нәзигъат (тартып алучылар) 80 . Гъабәсә (төмсәләнде) 81 . әт-Тәкъүир (каплану) 82 . әл-Инфитар (ярылып китү) 83 . әл-Мутаффифин (алдап үлчәүчеләр) 84 . әл-Иншикакъ (ярылып китү) 85 . әл-Буруҗь (йолдызлыклар) 86 . әт-Тарекъ (төнлә баручы) 87 . әл-Әгълә (иң бөек) 88 . әл-Гашиййә (каплаучы) 89 . әл-Фәҗер (таң) 90 . әл-Бәләд (шәһәр) 91 . әш-Шәмес (кояш) 92 . әл-Ләйел (төн) 93 . әд-Духә (иртә) 94 . әл-Инширах (ярып ачу) 95 . әт-Тин (инҗир агачы) 96 . әл-Гъаләкъ (укмашкан кан тамчысы) 97 . әл-Кадер (тәкъдирләү) 98 . әл-Бшййинә (аңлаешлы билге) 99 . әз-Зәлзәлә 100 . әл-Гъадийәт (чабып баручылар) 101 . әл-Каригъа (кырып бетерүче) 102 . әт-Тәкәсүр (байлык арттыруда ярышу) 103 . әл-Гъаср (икендк вакыты) 104 . әл-Һүмәзә (яла ягучы) 105 . әл-Фил (фил) 106 . әл-Күрәйеш (корәешләр) 107 . әл-Мәгъун (хәер-садәка) 108 . әл-Кәүсәр (муллык) 109 . әл-Кәфирун (кәферләр) 110 . ән-Нәсър (ярдәм) 111 . әл-Мәсәд (хөрмә агачының сүсе) 112 . әл-Ихълас (ихласлык) 113 . әл-Фәлакъ (таң ату) 114 . ән-Нәс (кешеләр)
Танытымнар| Бу ситә хакында | Ана сәхифә ит | Сезгә ошаганнарга кушыгыз | RSS Feed
Бу ситәнең барлык эчтәлеге, ситәне белдерү шарты үтәлгәнендә, түләүсез рәвештә копийәләнә һәм таратыла ала
(c) All publication rights of the personal photos of Mr. Adnan Oktar that are present in our website and in all other Harun Yahya works belong to Global Publication Ltd. Co. They cannot be used or published without prior consent even if used partially.
© 1994 Harun Yahya. www.harunyahya.com
page_top