әл-Хәҗҗ (хаҗ) ( 78 Айәть )

In the Name of Allah, Most Gracious, Most Merciful;

1 . "Шәфкатьле, рәхимле Аллаһ исеме белән... Ий, кешеләр! Раббыгыздан куркыгыз! Хакыйкатьтә, сәгатьнең җирне тетрәтүе — бөек нәрсә!"

2 . "Сез аны күргән көндә һәр бала имезүче— кемне имезүен онытыр, һәр корсаклы исә корсагыннан бушаныр һәм син кешеләрне исерек дип күрерсең, тик алар исерек түгел. Ләкин Аллаһның газабы нык!"

3 . Һәм кешеләр арасында белмәгән килеш Аллаһ турында бәхәсләшүчеләр һәм һәр баш күтәрүче шайтанга иярүчеләр дә бар.

4 . "Аның турында язылган: кем аны дус итсә, ул аны яздырыр һәм туры ут газабына алып барыр."

5 . "Ий, кешеләр! Әгәр сез терелтеп чыгару турысында шик-шөбһәле булсагыз, сезгә аңлатып бирер өчен Без сезне, хакыйкатьтә, туфрактан, аннан соң тамчыдан, аннан соң кан куерыгыннан, аннан соң тулысынча кыяфәткә керткән һәм кыяфәткә кермәгән ит кисәгеннән бар итеп яраттык. Һәм Без карыннарда Үзебез теләгәнчә билгеле вакыт мөддәтенә урнаштырабыз, һәм моннан соң сезне бала буларак чыгарабыз, моннан соң, сез балигълыкка ирешер өчен. Сезнең арагыздан вафат булучы да бар һәм арагыздан белемнән соң бернәрсә белмәс өчен гомернең иң аянычына кайтучы да бар. Һәм син җирнең коргаксыганын күрәсең. Һәм Без аңа су иңдерсәк — ул селкенә башлап күперә һәм һәр күркәм ишне үстереп чыгара."

6 . "Бу — Аллаһ хаклык булганга күрә, һәм Ул үлекләрне терелтә, һәм Ул — һәрнәрсәгә кодрәтле."

7 . "Һәм, хакыйкатьтә, сәгать киләчәк — анда шик- шөбһә юк! Һәм Аллаһ каберләрдәгеләрне терелтеп чыгарачак."

8 . "Һәм кешеләр арасында белемсез булып, кулланмасыз, нур сибүче китапсыз Аллаһ турында сүз көрәштерүче дә бар,"

9 . "Аллаһ юлыннан яздырыр өчен муенын борып. Аңа — дөньяда хурлык, кыямәт көнендә исә Без аңа ут газабын татытырбыз."

10 . Бу — синең кулларың элек әзерләгән өчен һәм Аллаһ колларга карата залим булмаганлыктан.

11 . "Кешеләр арасында Аллаһка соңгы чик өстендә гыйбадәт кылучылар да бар: әгәр аңа хәерлек тисә — шуның белән тынычлана, фетнә-сынау тисә— бу дөньяны да, әхыйрәтне дә югалтып, йөзен бора. Бу — ачык югалту!"

12 . "Аллаһ урынына үзенә файда да, зыян да итә алмый торган нәрсәгә ялвара, бу — бит ерак адашу!"

13 . Ул файдасына караганда зыяны якынрак булганга ялвара. Никадәр начар хуҗа һәм никадәр начар юлдаш та!

14 . "Иман китереп инанган һәм игелекле эшләр эшләгәннәрне Аллаһ астында елгалар агып торган бакчаларга кертеп җибәрә. Хакыйкатьтә, Аллаһ теләгән нәрсәсен эшли."

15 . "Кем үзенә дөньяда да, әхыйрәттә дә Аллаһ ярдәм итмәс дип уйласа, күккә карап бау сузып, аны кисеп җибәрсен һәм хәйләсе аның ачуын китергән нәрсәне юк итәрме икәнен карап торсын."

16 . "Һәм шулай Без аны ачык аятьләр итеп иңдердек, һәм, хакыйкатьтә, Аллаһ теләгәнен туры юлга күндерә."

17 . "Хакыйкатьтә, иман китереп инанганнар, һәм йәһүдиләр, һәм сабийлар, һәм нәсаралар, һәм утка табынучы мәҗүсиләр, һәм күп иләһләргә табынучылар— кыямәт көнендә Аллаһ аларның арасын аерыр. Хакыйкатьтә, Аллаһ — һәрнәрсәгә шаһит!"

18 . "Син күкләрдә һәм җирдә булганнарның, һәм кояшның, айның, йолдызларның, тауларның, агачларның, хайваннарның һәм күп кешеләрнең Ал-лаһка сәҗдә кылганнарын күрмәдеңмени? Һәм күпләргә газап тиешле. Әгәр Аллаһ берәүне түбәнәйтсә — аны күтәрүче булмый! Хакыйкатьтә, Аллаһ теләгән нәрсәне эшли!"

19 . "Менә Раббылары турында бәхәсләшкән ике дошман: кәфер булганнарга уттан кием киселгән, аларның баш өсләренә кайнар су коелып тора."

20 . "Моннан аларның эчләрендәге нәрсәләре дә, тиреләре дә эреп төшә."

21 . Алар өчен тимердән булган ыргаклар бар.

22 . Гамь кайгысыннан йөдәп аннан чыгарга теләгән саен алар шунда кире кайтарылырлар һәм: «Татыгыз ут газабын!»

23 . "Хакыйкатьтә, иман китереп инанган һәм игелекле эшләр эшләгәннәрне Аллаһ асларында елгалар агып торган җәннәт бакчаларына кертеп җибәрер. Алар анда алтын беләзекләр һәм энҗе белән бизәкләнерләр, кием-салымнары исә анда ефәктән булыр."

24 . Һәм алар яхшы сүзгә юнәлдерелгәннәр һәм данлыклының юлына юнәлдерелгәннәр.

25 . "Хакыйкатьтә, кәфер булучылар, Без бөтен кешеләр өчен — анда торучыларга да һәм күчеп йөрүчеләргә дә бертөрле иткән изге мәчеттән һәм Аллаһ юлыннан читләштерүчеләр, — әгәр анда кемдер золым белән мөртәтлек кылырга булса, Без аңа үзәк өзгеч газап татытырбыз."

26 . "Менә Без Ибраһимга өй урынын белгерттек: «Һич бернәрсәне Миңа тиңдәш тотма һәм Минем өемне аны әйләнеп йөрүчеләр, һәм аяк өстендә торучылар, һәм рәкәгать-сәҗдәдә булучылар өчен пакьлә!»"

27 . "Кешеләргә хаҗ турында хәбәр ит: алар сиңа җәяүләп тә, төрле тирән чокырлардан килүче һәртөрле ябыкка да атланып килерләр!"

28 . Аларга файдалы булган турында шаһит булыр өчен һәм билгеләнгән көннәрдә мал-туарлардан аларга бүләк ителгән йорт хайваннары өстендә Аллаһ исемен искә төшерер өчен: аларны ашагыз һәм мәхрүм фәкыйрьне туйдырыгыз!

29 . Аннан соң алар үзләренең ямьсезлекләрен бетерсеннәр һәм нәзерләрен төгәл үтәсеннәр һәм борынгы өйне әйләнеп чыксыннар.

30 . "Шулай! Кем Аллаһның тыйган нәрсәләрен олыласа, бу аңа Раббысы каршында хәерлерәк. Сезгә хайваннардан үзегезгә укылганнардан башкалары рөхсәт ителә. Потларның шакшысыннан читләшегез һәм ялган сүзләреннән читләшегез,"

31 . "Аллаһ алдында гадел мөселман һәм Аңа тиңдәшләр тотмаучы булып. Кем исә Аллаһка тиңдәш тотса, хаклыкта, ул нәкъ күктән егылып төшкән шикелле булыр, һәм аны кошлар эләктереп алырлар яки аны ерак җиргә җил илтеп ыргытыр."

32 . "Шулай! Кем Аллаһ өчен, билгеләп куйганнарны олыласа, хакыйкатьтә, ул кальб-күңелләрнең тәкъвалыгыннан."

33 . "Алардан сезгә билгеле вакытка кадәр файда, аннан аларның урыннары борынгы өй янында."

34 . "Аларга Ул ризыкландырган мал-туарлар өстендә Аллаһ исемен искә төшерү өчен һәр өммәткә гыйбадәт кылу йоласын булдырдык һәм сезнең илә-һегез — бердәнбер иләһ һәм Аңа бирелегез! Ьәм син итагатьле тыйнакларны шатландыр,"

35 . "Аллаһ искә алынганда кальб-күңелләре курыкканнарны, һәм аларга кагылганга карата сабыр булганнарны, һәм намаз үтәгәннәрне, һәм Без ри зыклаган нәрсәләрдән чыгым ясаганнарны!"

36 . "Симезләрен — сезнең өчен Аллаһка билгеләп куйганнар иттек, аларда сезнең өчен хәерлек һәм алар сафта торган хәлдә өсләрендә Аллаһ исемен искә алыгыз. Алар кабыргаларына егылды исә, итләрен ашагыз, һәм тыйнакны да, оялчан сораучыны да ашатыгыз. Шулай Без сезгә аларны буйсындырдык. Шаять, сез шөкер итәрсез!"

37 . "Аларның итләре дә һәм каннары да Аллаһка һич барып җитмәс, ләкин сездән тәкъвалык Аңа барып җитәр. Сезне туры юлга күндергәненә Ал-лаһны тәкбир илә олылавыгыз өчен Ул аларны сезгә буйсындырды, син исә яхшылык эшләгәннәрне шатландыр."

38 . "Хакыйкатьтә, иман китереп инанганнарны Аллаһ яклый! Хакыйкатьтә, һәр хыянәтчене, кадер- сезне Аллаһ сөймәс!"

39 . "Алар рәнҗетелгәнгә күрә... рөхсәт ителә сугы-шучыларга. Һәм Аллаһ, хакыйкатьтә, аларга ярдәм итәргә кодрәтле!"

40 . "«Раббыбыз — Аллаһ!» дигән өчен генә хаксыз йортларыннан куылып чыгарылганнарга. Әгәр Аллаһ кешеләрне берсен икенчеләре белән якламаса, ул вакытта ханакалар да, чиркәүләр дә һәм гыйбадәтханәләр дә һәм Аллаһ исеме күп искә алына торган мәчетләр дә җимерелер иде. Әлбәттә, Аллаһ ярдәм иткәненә ярдәм итәчәк! Хакыйкатьтә, Аллаһ — көчле, гыйззәт иясе!"

41 . "Без аларны җир йөзендә ныгытканнан соң намаз үтәүчеләргә, һәм зәкәт түләүчеләргә, һәм хупланган эшкә кушучыларга, һәм яраксыздан тыючыларга. Эшләрнең ахыры исә — Аллаһта!"

42 . "Әгәр алар аны алдакчыга санаса, аларга кадәр Нух кавеме, һәм Гадь, һәм Сәмүд алдакчыга санадылар,"

43 . "һәм Ибраһим кавеме, һәм Лут кавеме,"

44 . "һәм Мәдйәндә яшәүчеләр. Муса да алдакчы диелде. Мин кәферләргә кичектердем, аннан соң аларны эләктереп алдым һәм Минем ачуым нинди булды!"

45 . Без золым кылганнары өчен никадәр карьяләрне һәлак иттек! Һәм алар нигезләренә кадәр җимерелделәр. Никадәр буш кое һәм төзелгән сарайлар!

46 . "Уйлый торган кальб-күңелләре һәм ишетә торган колаклары булып алар җир йөзендә йөрмәде-ләрмени? Күз карашлары сукыр түгел, ләкин күкрәкләрдәге кальбләр — сукыр!"

47 . "Алар сине газап белән ашыктыралар, Аллаһ исә Үз вәгъдәсен һич үзгәртми һәм, хакыйкатьтә, Раббымның көне — сез исәпләгәнчә мең ел кебек!"

48 . "Һәм күпме залим карьяләргә Мин кичектердем, аннан соң Мин аларны тотып алдым һәм кайту да — Миңа!"

49 . "«Ий, кешеләр! Мин сезгә ачык үгетләүче генә!» — дип әйт."

50 . Иман китереп инанган һәм игелекле эшләр эшләгәннәргә — ярлыкау һәм мул ризык.

51 . Безнең аятьләребезне көчсезләндерергә тырышканнары исә... Болар — ут әһелләре.

52 . "Һәм Без сиңа кадәр җибәргән рәсүл яки пәйгамбәр хыяллана башлаган саен аның уена шайтан нәрсә булса да ташлады, Аллаһ исә шайтан салганны сөртеп ташлый. Аннан соң Аллаһ Үз аятьләрен ныгытып куя, Аллаһ белүче, хикмәт иясе бит!"

53 . "Кальб-күңелләрендә авыру булган һәм күңелләре кырыслык белән катканнарга шайтан салган нәрсәне фетнә-сынау итәр өчен... Хакыйкатьтә, залимнәр ерак ызгыш-талашта бит!"

54 . "Һәм белем бирелгәннәр аны Раббыңнан булган хакыйкать икәнен белеп, һәм аңа иман китереп инансыннар өчен, һәм Аның алдында аларның кальб-күңелләре тынсын дип тә. Хакыйкатьтә, иман китереп инанганнарны Аллаһ туры юлга күндерүче!"

55 . Кәферләр сәгать кинәт кенә килгәнгә кадәр яки уңышсыз көннең газабы килгәнгә кадәр Аннан шик-шөбһәләнүдән туктамыйлар.

56 . "Ул көнне хөкем сөрү— Аллаһта, Ул аларны хөкем итәр. Һәм иман китереп инанган һәм игелекле эшләр эшләгәннәр — рәхәт бакчаларында."

57 . Кәфер булучылар һәм Безнең аятьләребезне ялганга санаучылар — алар өчен хурлыклы газап!

58 . "Аллаһ юлында йорт — җиреннән күчкәннәр, сугышта үтерелгәннәр яки үлгәннәр, әлбәттә, Аллаһ аларны яхшы ризык белән ризыкландырыр. Хакый тә, Аллаһ — ризыкландыручыларның, әлбәттә, хәерлесе!"

59 . "Ул, әлбәттә, аларны канәгать булырлык ишектән кертеп җибәрер. Хакыйкатьтә, Аллаһ — белүче, йомшаклык күрсәтүче!"

60 . "Шулай! Әгәр берәү, үзенә кылынган шикелле, җәза белән җәза кылса, һәм аннан аңа каршы гаделсезлек эшләгән булса, әлбәттә, Аллаһ аңа ярдәм итәр. Хакыйкатьтә, Аллаһ — гафу итүче, ярлыкаучы!"

61 . "Бу шуннандыр: Аллаһ төнне көнгә кертә һәм көнне төнгә кертә, һәм Аллаһ — ишетүче, күрүче!"

62 . "Бу шуннандыр: Аллаһ — хакыйкать, аларның Аннан башка ялварганнары — ялган, һәм Аллаһ, хакыйкатьтә, югары, бөек!"

63 . "Аллаһның күктән су төшергәнен һәм җир яшелләнеп киткәнен күрмәдеңмени? Хакыйкатьтә, Аллаһ — ягымлы, хәбәрдар!"

64 . "Күкләрдә һәм җирдә булган нәрсәләр— Аллаһныкы. Хакыйкатьтә, Аллаһ — бай, данлы!"

65 . "Аллаһ сезгә җирдә булганны һәм Аның әмере белән диңгездә йөзгән көймәне сезгә буйсындырганын күрмәдеңмени? Ьәм Ул күкне Аның изенрөхсәтеннән башка җиргә төшмәсен дип тотып тора. Хакыйкатьтә, Аллаһ — кешеләрне кызганучы, рәхимле!"

66 . "Ул — сезне терелтүче. Аннан Ул сезгә үлем бирә, аннан яңадан терелтә. Хакыйкатьтә, кеше кадерсез!"

67 . "Һәр өммәт өчен Без алар тотканга гыйбадәт кылу йоласын булдырдык! Алар бу эш турында синең белән низаглашмасыннар! Үз Раббыңа өндә, хакыйкатьтә, син туры юлда бит!"

68 . "Һәм әгәр алар синең белән сүз көрәштерсә, әйт: «Сезнең нәрсә эшләгәнегезне Аллаһ яхшырак белүче!"

69 . Кыямәт көнендә Аллаһ сезнең нәрсә турында бәхәсләшкәнегезне хөкем итәр!»

70 . "Аллаһның күкләрдә һәм җирдә булганнарны белгәнен белмисеңмени? Хакыйкатьтә, бу — китапта. Хакыйкатьтә, бу — Аллаһка җиңел!"

71 . "Һәм алар Аллаһтан башка Ул аның белән һичбер хөкем кору төшермәгән нәрсәгә, аның турында белемнәре булмаган нәрсәгә гыйбадәт кылалар. Һәм залимнәргә һичбер ярдәмче булмас!"

72 . "Һәм аларга Безнең аятьләребез ачык килеш укылганда кәфер булучыларның йөзендә инкарь итүне тоярсың. Алар Безнең аятьләребезне укыганнарга ташланырга әзер торалар. Аларга: «Мин сезгә моннан да начаррак турында хәбәр итмимме? Ул — ут, аны Аллаһ кәфер булганнарга вәгъдә итте һәм бик яман бу кайту!» — дип әйт."

73 . "Ий, кешеләр! Мисал китерелә, колак салыгыз аңа! Хакыйкатьтә, Аллаһтан башка сез ялвара торган нәрсәләр моның өчен бөтенесе бергә җыелсалар да һич вакытта чебен дә ясый алмаслар. Чебен алардан бернәрсәне тартып алып китсә, аннан кире алырга көчләре җитмәячәк. Сораучы да, соралучы да көчсез!"

74 . "Алар Аллаһның тиешле рәвештә кадерен белмәделәр! Хакыйкатьтә, Аллаһ — көчле, бөек!"

75 . "Аллаһ рәсүлләрен фәрештәләрдән һәм кешеләрдән сайлый. Хакыйкатьтә, Аллаһ — күрүче, ишетүче!"

76 . "Аллаһ аларга кадәр булганны да, алардан соң булачакны да белә һәм эшләр Аллаһка кире кайта!"

77 . "Ий, иман китереп инанучылар! Раббыгызга рәкәгать һәм сәҗдә кылыгыз, һәм гыйбадәт кылыгыз, һәм хәерлек эшләгез. Шаять, сез уңышка ирешерсез!"

78 . "Аллаһ турында тиешле тырышлык белән тырышлык күрсәтегез. Ул сезне сайлап алды һәм атагыз Ибраһим өммәтендә кебек үк, сезгә диндә авырлык ясамады. Ул сезне мөселман дип атады, элек тә һәм монда да, хәтта рәсүл сезгә шаһит булсын өчен, сез исә кешеләргә шаһит булсын өчен! Намаз үтәгез, зәкәт бирегез, Аллаһка тотынып торыгыз! Ул — сезнең яклаучыгыз. Никадәр яхшы яклаучы һәм никадәр яхшы ярдәмче!"

 

 

 

In this page you can listen әл-Хәҗҗ (хаҗ) in English, әл-Хәҗҗ (хаҗ) and read and download әл-Хәҗҗ (хаҗ) in English veya yükleyebilirsiniz. You can download әл-Хәҗҗ (хаҗ) translation, get information on the interpretations of Quranic verses, download all translations of surah in pdf format. You can listen to the audio of әл-Хәҗҗ (хаҗ) in English or read and download. You can also share English Quranic verses on Facebook and Twitter and other social media with share buttons.

 

Көръән-Кәрим

The Holy Qur'an

Surah Translations

1 . әл-Фәтихә 2 . әл-Бакара (сыер) 3 . Әәл Гыймран (Гыймран гаиләсе) 4 . ән-Нисәә (хатын-кызлар) 5 . әл-Маидә (аш табыны) 6 . әл-Әнъгам (мал-туар) 7 . әл-Әгьраф (киртәләр) 8 . әл-Әнфәәл (табышлар) 9 . әт-Тәүбә (тәүбә) 10 . Йунус 11 . Һуд 12 . Йусуф 13 . әр-Рәгьд (күк күкрәү) 14 . Ибраһим 15 . әл-Хиҗер 16 . ән-Нәхел (бал кортлары) 17 . әл-Исра (төнге күчерү) яки бәни Исраил (Исраил угыллары) 18 . әл-Кәһеф (тау куышлыгы) 19 . Мәрйәм 20 . Та һә 21 . әл-Әмбийә (пәйгамбәрләр) 22 . әл-Хәҗҗ (хаҗ) 23 . әл-Мүъминүн (иман китереп инанучылар) 24 . ән-Нур (нур) 25 . әл-Фуркан (аергыч) 26 . әш-Шүъара (шагыйрьләр) 27 . ән-Нәмел (кырмыскалар) 28 . әл-Касас (хикәя) 29 . әд-Гъәнкәбүш (үрмәкүч) 30 . әр-Рум (румлылар) 31 . Лукман 32 . әс-Сәҗдә (сәҗдә) 33 . әл-Әхзәб (аерым төркемнәр) 34 . Сәбәә 35 . әл-Фәтыр (барлыкка китерүче) 36 . Йәә сиин 37 . әс-Саффат (сафларга төзелеп торучылар) 38 . Садъ 39 . әз-Зүмәр (төркемнәр) 40 . әл-Гафир (ярлыкаучы) 41 . әл-Фуссыләт (тәфсилләп аңлатылды) 42 . әш-Шүрә (киңәш) 43 . әз-Зухруф (бизәнүчеләр) 44 . әд-Духан (төтен) 45 . әл-Җәсийә (тезләнеп торган) 46 . әл-Әхкаф (комнар) 47 . Мухәммәт 48 . әл-Фәтех (җиңү) 49 . әл-Хуҗурат (бүлмәләр) 50 . Каф 51 . әз-Зәрийәт (таратучылар) 52 . әт-Тур (тау) 53 . ән-Нәҗем (йолдыз) 54 . әл-Камәр (ай) 55 . әр-Рәхман (һәркемгә бу дөньяда шәфкатъле булучы) 56 . әл-Уакыйгъа (котылгысыз вакыйга) 57 . әл-Хәдид (тимер) 58 . әл-Муҗәдилә (сүз көрәштерү) 59 . әл-Хәҗер (җыелыш) 60 . әл-Мумтәхәна (имтихан бирүче хатын) 61 . әс-Саффъ (сафлар) 62 . әл-Җумугъа (җомга) 63 . әл-Мунафикун (монафикълар) 64 . әт-Тәгабун (бер-береңне алдау) 65 . әт-Тәлакъ (талак кылу) 66 . әт-Тәхрим (хәрам итү) 67 . әл-Мүльк (падишаһлык) 68 . әл-Каләм (каләм) 69 . әл-Хакка (котылгысыз) 70 . әл-Мәгъәриҗ (баскычлар) 71 . Нух 72 . әл-Җинн (җеннәр) 73 . әл-Музәммил (чорналган) 74 . әл-Мудәсир (төрелгән) 75 . әл-Кыйәмә (кыямәт) 76 . әл-Инсән (кеше) 77 . әл-Мүрсәләт (җибәрелә торганнар) 78 . ән-Нәбәә (хәбәр) 79 . ән-Нәзигъат (тартып алучылар) 80 . Гъабәсә (төмсәләнде) 81 . әт-Тәкъүир (каплану) 82 . әл-Инфитар (ярылып китү) 83 . әл-Мутаффифин (алдап үлчәүчеләр) 84 . әл-Иншикакъ (ярылып китү) 85 . әл-Буруҗь (йолдызлыклар) 86 . әт-Тарекъ (төнлә баручы) 87 . әл-Әгълә (иң бөек) 88 . әл-Гашиййә (каплаучы) 89 . әл-Фәҗер (таң) 90 . әл-Бәләд (шәһәр) 91 . әш-Шәмес (кояш) 92 . әл-Ләйел (төн) 93 . әд-Духә (иртә) 94 . әл-Инширах (ярып ачу) 95 . әт-Тин (инҗир агачы) 96 . әл-Гъаләкъ (укмашкан кан тамчысы) 97 . әл-Кадер (тәкъдирләү) 98 . әл-Бшййинә (аңлаешлы билге) 99 . әз-Зәлзәлә 100 . әл-Гъадийәт (чабып баручылар) 101 . әл-Каригъа (кырып бетерүче) 102 . әт-Тәкәсүр (байлык арттыруда ярышу) 103 . әл-Гъаср (икендк вакыты) 104 . әл-Һүмәзә (яла ягучы) 105 . әл-Фил (фил) 106 . әл-Күрәйеш (корәешләр) 107 . әл-Мәгъун (хәер-садәка) 108 . әл-Кәүсәр (муллык) 109 . әл-Кәфирун (кәферләр) 110 . ән-Нәсър (ярдәм) 111 . әл-Мәсәд (хөрмә агачының сүсе) 112 . әл-Ихълас (ихласлык) 113 . әл-Фәлакъ (таң ату) 114 . ән-Нәс (кешеләр)
Танытымнар| Бу ситә хакында | Ана сәхифә ит | Сезгә ошаганнарга кушыгыз | RSS Feed
Бу ситәнең барлык эчтәлеге, ситәне белдерү шарты үтәлгәнендә, түләүсез рәвештә копийәләнә һәм таратыла ала
(c) All publication rights of the personal photos of Mr. Adnan Oktar that are present in our website and in all other Harun Yahya works belong to Global Publication Ltd. Co. They cannot be used or published without prior consent even if used partially.
© 1994 Harun Yahya. www.harunyahya.com
page_top