ән-Нәмел (кырмыскалар) ( 93 Айәть )

In the Name of Allah, Most Gracious, Most Merciful;

1 . "Шәфкатьле, рәхимле Аллаһ исеме белән ... Та син. Бу — Коръәннең һәм аңлаешлы китапның аятьләре,"

2 . "иман китереп инанучыларны тугры юлдан алып баручы һәм шатлыклы хәбәр,"

3 . "намаз үтәүчеләргә, зәкәт бирүчеләргә һәм әхый-рәткә инанучыларга."

4 . "Хакыйкатьтә, әхыйрәткә иман китермәгәннәргә Без аларның гамәлләрен зиннәтләдек һәм алар сукыр килеш каңгырап йөриләр."

5 . Аларга начар газап һәм алар әхыйрәттә олы зарар күрүчеләр.

6 . "Һәм, хакыйкатьтә, син Коръәнне хикмәт һәм гыйлем иясе тарафыннан хасил итәсең!"

7 . "Менә Муса әһелләренә: «Мин ерактан ут күрдем, мин аннан сезгә хәбәр алып килермен яки утлы кисәү алып килермен. Шаять, сез җылынырсыз», — дип әйтте. "

8 . "Ул аның янына килеп җиткәч: «Ут эчендә булган һәм аның тирәсендә булганга бәрәкәт, һәм галәмнәр Раббысы Аллаһка дан!» — диелде."

9 . "«Ий, Муса, хакыйкатьтә, Мин — Аллаһ, гыйззәт, хикмәт иясе!"

10 . "Һәм таягыңны ташла!» Таякның елан кебек уралганын күргәч, артка борылды һәм кире килмәде. «Ий, Муса, курыкма! Җибәрелгәннәр Миннән курыкмый бит!"

11 . "Әгәр берәү золым кылса, моннан соң яманлыкны яхшылык белән алыштырса, Мин ярлыкаучы, рәхимле бит!"

12 . "һәм кулларыңны куеныңа тык, ул зыянсыз ап-ак булып чыгар, фиргавенгә һәм аның кавеменә тугыз аять арасыннан булыр. Алар азгыннар кавеменнән булдылар»."

13 . "Безнең аятьләребез аларга ачыклаучы булып килгәч, алар: «Бу — ачык сихер», — дип әйттеләр!"

14 . Хак икәнлеккә күңелләреннән ышансалар да явызлыктан һәм тәкәбберлектән аларны кире кагалар. Бозыклык таратканнарның азагы ничек булганын кара әле!

15 . Без Дауд белән Сүләйманга белем бирдек. Алар икесе дә: «Иман китереп инанган күп колларыңнан безгә өстенлек биргән Аллаһка мактау!» — диделәр.

16 . "Һәм Сүләйман Даудның варисы булды һәм: «Ий, кешеләр! Безгә кошлар теле өйрәтелде һәм безгә барлык нәрсә бирелде. Хакыйкатьтә, бу — ачык өстенлек!» — диде. "

17 . "Һәм җеннәрдән, һәм кешеләрдән, һәм кошлардан булган Сүләйман гаскәриләре аның янына җыелды, һәм алар бүленеп җибәрелделәр."

18 . "Алар кырмыскалар үзәнлегенә килеп җиткәч, бер ана кырмыска: «Ий, кырмыскалар! Ояларыгызга кереп китегез! Сезне Сүләйман һәм аның гаскәриләре сизмичә таптап китә күрмәсен», — диде."

19 . "Аның сүзеннән елмаеп ул көлде һәм: «Раб бым! Миңа һәм минем ата-аналарыма биргән нигъмәтең өчен шөкер кылуны минем күңелемә сал, һәм Син разый булырдай игелекле эшләр эшләргә, һәм рәхмәтең белән мине изге күңелле колларын арасына кертеп җибәр!» — диде."

20 . "Һәм ул кошларны эзли башлады, һәм: «Нәрсә булды миңа? Ни өчен һөдһөдне күрмим? Әллә ул юк булдымы?» — дип әйтте."

21 . "«Әлбәттә, Мин аны каты газап белән газаплармын, яки аны суярмын, яки ул миңа ачык дәлил белән килеп җитәр»."

22 . Ул озак тормады һәм әйтте: «Мин син белмәгәнне белдем һәм сиңа Сәбәдән дөрес хәбәр белән килдем.

23 . "Мин аларда падишаһлык итүче хатынны таптым, аңа бөтөн нәрсә бирелгән һәм аның бөек тәхете бар."

24 . "Мин аны да, аның кавемен дә Аллаһтан башка кояшка сәҗдә кылучылар итеп таптым, һәм аларның гамәлләрен шайтан бизәп күрсәткән һәм аларны туры юлдан адаштырган, һәм алар туры юлдан бармыйлар,"

25 . "күкләрдә һәм җирдә яшеренгәнне чыгаручы, сез яшергән һәм ачык кылганнарны белеп торучы Аллаһка сәҗдә кылмас өчен."

26 . "Аллаһ! Аннан, бөек гареш Раббысыннан башка иләһ юк!»"

27 . "Ул: «Без карарбыз әле, син дөресен сөйлисеңме, әллә син ялганчымы?» — дип әйтте."

28 . "«Менә минем шушы язмам белән бар һәм аларга ташла, һәм алар яныннан кит, һәм карап тор: алар нинди җавап бирерләр икән!»"

29 . "Ул хатын әйтте: «Ий, түрәләр! Миңа хөрмәтле язма ташланган."

30 . "Ул Сүләйманнан бит, шәфкатьле һәм рәхимле Аллаһ исеме белән."

31 . Минем алдымда олыланмагыз һәм миңа бирелеп килегез».

32 . "Ул: «Ий, түрәләр! Минем эшемдә миңа карар бирегез, сез янымда булмый торып, мин эшне хәл итә алмыйм», — диде."

33 . "Алар: «Без көч ияләре һәм олы гайрәт ияләре, хакимлек исә синдә, ни боерсаң да үзең кара», — диделәр."

34 . "Ул: «Падишаһлар карьягә кергән вакытта аны җимерәләр һәм данлыклы кешеләрне кимсетәләр һәм алар шулай эшлиләр», — диде."

35 . «Һәм мин аларга бүләк җибәрәмен һәм илчеләр нәрсә белән кайтканын карармын».

36 . "Сүләйман янына килгәч, ул: «Сез миңа байлык белән ярдәм итәсезме? Аллаһ миңа биргән нәрсә сезгә биргән нәрсәдән хәерлерәк бит. Сез генә бүләгегезгә шатланасыз!» — диде."

37 . "«Аларга кире кайт, без алар каршы тора алмаслык гаскәр белән килербез һәм, әлбәттә, аларны аннан хур итеп чыгарырбыз, һәм алар кимсетелгән булырлар»."

38 . "Ул: «Ий, түрәләр! Алар миңа бирелеп килгәнче сезнең кайсыгыз аның тәхетен миңа китереп бирер?» — диде."

39 . "Җеннәр арасыннан гыйфрит: «Син урыныңнан торганчы мин сиңа аны алып киләм. Мин моның өчен көчле һәм ышанычлы», — диде."

40 . "Китаптан белеме булган берәү: «Синең күз карашың сиңа әйләнеп кайтканчы, мин аны сиңа алып киләм», — диде. Аның үз каршысында торганын күргәч, ул: «Бу — мин шөкер итәмме, әллә кәферлек кыламмы икәнен сынар өчен — Раббым ның фазылыннан, кем шөкер итсә, ул, хаклыкта, үзе өчен шөкер итә, кем кәфер булса инде, Раб бым — бай һәм юмарт», — диде."

41 . "Ул: «Аның өчен тәхетен үзгәртегез, ул туры юлны табармы, әллә туры юлдан бармаучылардан булырмы икәнен күреп алырбыз!» — диде."

42 . "Ул килгәч аңа: «Синең тәхетең шуның шикеллеме?»— диелде. Ул: «Бу — аның шикелле. Безгә белем моңа кадәр бирелгән иде, һәм без бирелүчеләр булдык», — дип әйтте."

43 . "Аны Аллаһтан башка гыйбадәт кылган нәрсәсе читләштерде, хакыйкатьтә, ул кәферләр кавеменнән булды."

44 . "Аңа: «Сарайга кер!» — диелде. Ул аны күргәч, аны су упкыны дип исәпләде һәм ул балтырларын ачып җибәрде. Ул: «Бу — саф пыяладан эшләгән шома сарай бит», — диде. Ул: «Раббым! Мин үз-үземне рәнҗеттем! Һәм мин Сүләйман белән бергә галәмнәр Раббысы Аллаһка бирелдем!» — диде."

45 . Без сәмүдләргә аларның туганы Салихны җ-бәрдек: «Аллаһка гыйбадәт кылыгыз!» һәм менә алар — дошманлаша торган ике фирка.

46 . "Ул: «Ий, кавемем! Ни өчен сез яхшылыктан элек яманлыкны ашыктырасыз? Нигә сезгә Аллаһтан ярлыкау сорамаска соң? Шаять, гафу ителер идегез», — диде."

47 . "Алар: «Без синең һәм синең белән булган кеше турында кошларга карап юрадык», — диделәр. Ул: «Сезнең кошыгыз — Аллаһ каршында, үзегез исә сынала торган кавем», — диде."

48 . "Һәм шәһәрдә, җир йөзендә бозыклык тарата торган тугыз кеше бар иде һәм алар игелек эшләмәделәр."

49 . "Алар: «Бер-берегез каршында Аллаһ белән ант итегез, без исә аңа һәм аның әһелләренә һөҗүм итәрбез. Шуннан соң без аның яклаучысына: «Аның әһелләре һәлак булганда без шаһит булмадык һәм без, хакыйкатьтә, рас сөйләүчеләр дип әйтербез», — диделәр."

50 . "Алар мәкер хәйләсе кордылар, һәм Без дә мәкерле хәйлә кордык, алар исә тоймадылар да!"

51 . Кара әле! Аларның мәкер-хәйләләренең азагы ничек булды! Без аларны да һәм аларның кавемен дә — барысын да һәлак иттек.

52 . "Менә аларның золымлык кылганнары өчен җимерелгән йортлары. Хакыйкатьтә, монда белүче кавемгә аять бар!"

53 . Һәм Без иман китереп инанганнарны һәм тәкъва булганнарны коткардык.

54 . Һәм Лутны да. Менә ул үз кавеменә: «Күрә торып фәхеш кылырсызмыни?» — диде.

55 . "«Сез, хакыйкатьтә, хатыннар урынына ирләргә дәрт белән барырсызмыни? Әйе, сез җәһел булучы кавем!»"

56 . "Аның кавеменең җавабы: «Үзегезнең карьягездән Лут гаиләсен чыгарыгыз, алар саф булырга теләгән кешеләр бит», — дип әйтүләре булды."

57 . "Без аны һәм әһелләрен дә коткардык, хатыныннан башка, Без аны калучылардан иттек."

58 . Һәм Без алар өстенә яңгыр яудырдык. Үгет-ләнгәннәрнең яңгыры бигрәк яман!

59 . "Әйт: «Аллаһка мактау! Һәм Үзе сайлаган колларына сәлам! Аллаһ хәерлерәкме, әллә Аңа тиңдәш итеп тоткан нәрсәме?"

60 . "Күкләрне һәм җирне яраткан, һәм сезгә күктән су иңдерүчеме — Без аның белән гүзәл бакчалар үстереп чыгардык, сез инде аның агачын да үстерә алмадыгыз! Аллаһ белән башка иләһ бармыни? Әйе, алар читкә авышучы кавем!"

61 . "Әллә җирне какшамас итүчеме, һәм аның араларында елгалар агызучымы, һәм аңа нык торучыларны булдыручымы, һәм ике диңгез арасында киртә ясаучымы? Аллаһ белән башка иләһ бармыни? Әйе, аларның күбесе белми шул!"

62 . "Аңа җәфа чигүче дога кылса, явызлыкны җибәреп, догасын кабул итүчеме? Һәм сезне җир йөзендә хәлифә булдыручымы? Аллаһ белән башка иләһ бармыни? Сезнең искә алганыгыз аз бит."

63 . Әллә сезне коры җир һәм диңгез караңгылыгында туры юлдан алып баручымы? Һәм сезгә Үзенең мәрхәмәте алдыннан сөенеч белән җиллә¬не җибәрүчеме? Аллаһ белән бергә башка иләһ бармыни? Алар тиңдәш тоткан нәрсәдән Аллаһ югарырак!

64 . "Әллә башлап барлыкка китереп, шуннан аны кабатлаучымы, сезне күктән һәм җирдән ризыкландыручымы? Аллаһ белән бергә башка иләһ бармыни?» Әйт: «Әгәр сез рас сөйләүче булсагыз, дәлилегезне китерегез!»"

65 . "Әйт: «Күкләрдә һәм җирдә булганнар, Аллаһ-тан башка, гаиб нәрсәләрне белми һәм кайчан терелтеп чыгарылачакларын да белмиләр!»"

66 . "Әйе, аларның белемнәре әхыйрәткә барып то-ашты. Әйе, алар аның турында шикләнә. Әйе, алар аннан сукырлар!"

67 . "Һәм кәфер булганнар әйтте: «Без дә, аталарыбыз да туфрак булганнан соң, кабердән чыгарылырбызмыни?"

68 . Бу элек безгә дә һәм аталарыбызга да вәгъдә ителгән иде. Бу — әүвәлгеләрнең әкияте генә!»

69 . "«Барыгыз, җир йөзендә йөрегез һәм гөнаһкәрләрнең ахырлары ничек булганын күрегез!» — дип әйт."

70 . "Һәм алар өчен борчылма, аларның мәкер- хәйләләреннән тарлыкка төшмә!"

71 . "Алар: «Әгәр сез рас сөйләүчеләр икән, кайчан ул вәгъдә булачак соң?» — диләр."

72 . "Әйт: «Ихтимал, сез ашыктырган нәрсәләрнең бәгъзеләре сезнең артыгыздан якын килә торгандыр инде!»."

73 . "Һәм, хакыйкатьтә, Раббың кешеләргә фазыл иясе, ләкин аларның күбесе шөкер итми!"

74 . "Һәм, хакыйкатьтә, Раббың аларның күкрәкләре нәрсә яшергәнен һәм нәрсәне ачык иткәннәрен белә!"

75 . "Һәм күкләрдә дә, җирдә дә аңлаешлы китапта булмаган бер яшерен нәрсә дә юк."

76 . "Хакыйкатьтә, бу Коръән Исраил балаларына алар низаглашкан нәрсәләрнең күпчелек өлешен хикәя итә."

77 . "Һәм, хакыйкатьтә, ул иман китереп инанганнарга — җитәкчелек һәм мәрхәмәт."

78 . "Хакыйкатьтә, Раббың алар арасын Үз хөкеме белән хәл итәр. Һәм Ул — гыйззәт иясе, белүче!"

79 . "Аллаһка тәвәккәллә, син ачык хаклыкта бит!"

80 . "Хакыйкатьтә, әгәр артларына борылып китсәләр, син үлекләрне ишеттерә дә алмассың һәм саңгырауларга аваз да ишеттерә алмассың."

81 . Һәм син сукырларны аларның адашуларыннан туры юлга чыгара алмассың. Син Безнең аятьләребезгә иман китереп инанганнарга гына ишеттерә алырсың. Һәм алар — бирелүчеләрдер!

82 . "Һәм аларның өсләренә сүз төшсә, Без аларга җирдән алар белән сөйләшә торган хайванны кешеләр Безнең аятьләребезгә ышанмады дип чыгарырбыз."

83 . Ул көнне Без һәр өммәттән Безнең аятьләребезне ялганга санаганнардан төркемнәр җыеп куярбыз. Менә алар бүленделәр дә.

84 . "Инде алар килгәч, Ул: «Сез Минем аятьләремне, һич белем белән чолгамый торып, ялганга санадыгызмыни? Яки сез нәрсә эшләдегез?» — диде."

85 . "Һәм аларга золым кылганнары өчен бу сүз өсләренә төште, һәм алар сөйләшә дә алмыйлар."

86 . "Әллә алар күрмәделәрме, Без алар тыныч ял итсен өчен төнне ясадык һәм көнне дә яктыртучы иттек. Хакыйкатьтә, иман китереп инанганнарга монда аятьләр бар!"

87 . "Һәм ул көнне быргы өрелгәч, күкләрдәгеләр дә, җирдәгеләр дә, Аллаһ теләгәннән башкалары, куркырлар һәм барысы да Аңа түбәнчелек белән килерләр."

88 . "Һәм син хәрәкәтсез дип исәпләгән тауларны күрерсең, алар барлык нәрсәне җитешле итеп кылган Аллаһ әмере белән үтеп барган болытлар кебек үтәләр. Хакыйкатьтә, Ул сез кылганнан хәбәрдар!"

89 . "Кем яхшылык белән килсә, аңа аннан да хәерлерәк булыр һәм алар ул көнне куркудан имин булырлар."

90 . "Кем исә яманлык белән килсә, аларның йөзләре утка табан әйләндерелер: «Сезгә эшләгән эшләрегезгә карап кына җәза түгелмени?»"

91 . "Әйт: «Миңа шушы Ул хәрам итеп билгеләгән шәһәрнең Раббысына гыйбадәт кылырга әмер ителде! Барлык нәрсә — Аныкы һәм миңа үз-үземне тапшыручы булырга әмер ителде,"

92 . "һәм Коръән дә укырга». Кем туры юлдан баРса, үзе өчен туры барыр, кем исә адашса, әйт: «Мин үгетләүчеләрдән генә бит»."

93 . "Һәм: «Аллаһка — мактау, дан! Ул сезгә Үз аятьләрен күрсәтер, һәм сез аларны белерсез! Һәм Раббың сез эшләгәннән гафил түгел бит!» — дип әйт."

 

 

 

In this page you can listen ән-Нәмел (кырмыскалар) in English, ән-Нәмел (кырмыскалар) and read and download ән-Нәмел (кырмыскалар) in English veya yükleyebilirsiniz. You can download ән-Нәмел (кырмыскалар) translation, get information on the interpretations of Quranic verses, download all translations of surah in pdf format. You can listen to the audio of ән-Нәмел (кырмыскалар) in English or read and download. You can also share English Quranic verses on Facebook and Twitter and other social media with share buttons.

 

Көръән-Кәрим

The Holy Qur'an

Surah Translations

1 . әл-Фәтихә 2 . әл-Бакара (сыер) 3 . Әәл Гыймран (Гыймран гаиләсе) 4 . ән-Нисәә (хатын-кызлар) 5 . әл-Маидә (аш табыны) 6 . әл-Әнъгам (мал-туар) 7 . әл-Әгьраф (киртәләр) 8 . әл-Әнфәәл (табышлар) 9 . әт-Тәүбә (тәүбә) 10 . Йунус 11 . Һуд 12 . Йусуф 13 . әр-Рәгьд (күк күкрәү) 14 . Ибраһим 15 . әл-Хиҗер 16 . ән-Нәхел (бал кортлары) 17 . әл-Исра (төнге күчерү) яки бәни Исраил (Исраил угыллары) 18 . әл-Кәһеф (тау куышлыгы) 19 . Мәрйәм 20 . Та һә 21 . әл-Әмбийә (пәйгамбәрләр) 22 . әл-Хәҗҗ (хаҗ) 23 . әл-Мүъминүн (иман китереп инанучылар) 24 . ән-Нур (нур) 25 . әл-Фуркан (аергыч) 26 . әш-Шүъара (шагыйрьләр) 27 . ән-Нәмел (кырмыскалар) 28 . әл-Касас (хикәя) 29 . әд-Гъәнкәбүш (үрмәкүч) 30 . әр-Рум (румлылар) 31 . Лукман 32 . әс-Сәҗдә (сәҗдә) 33 . әл-Әхзәб (аерым төркемнәр) 34 . Сәбәә 35 . әл-Фәтыр (барлыкка китерүче) 36 . Йәә сиин 37 . әс-Саффат (сафларга төзелеп торучылар) 38 . Садъ 39 . әз-Зүмәр (төркемнәр) 40 . әл-Гафир (ярлыкаучы) 41 . әл-Фуссыләт (тәфсилләп аңлатылды) 42 . әш-Шүрә (киңәш) 43 . әз-Зухруф (бизәнүчеләр) 44 . әд-Духан (төтен) 45 . әл-Җәсийә (тезләнеп торган) 46 . әл-Әхкаф (комнар) 47 . Мухәммәт 48 . әл-Фәтех (җиңү) 49 . әл-Хуҗурат (бүлмәләр) 50 . Каф 51 . әз-Зәрийәт (таратучылар) 52 . әт-Тур (тау) 53 . ән-Нәҗем (йолдыз) 54 . әл-Камәр (ай) 55 . әр-Рәхман (һәркемгә бу дөньяда шәфкатъле булучы) 56 . әл-Уакыйгъа (котылгысыз вакыйга) 57 . әл-Хәдид (тимер) 58 . әл-Муҗәдилә (сүз көрәштерү) 59 . әл-Хәҗер (җыелыш) 60 . әл-Мумтәхәна (имтихан бирүче хатын) 61 . әс-Саффъ (сафлар) 62 . әл-Җумугъа (җомга) 63 . әл-Мунафикун (монафикълар) 64 . әт-Тәгабун (бер-береңне алдау) 65 . әт-Тәлакъ (талак кылу) 66 . әт-Тәхрим (хәрам итү) 67 . әл-Мүльк (падишаһлык) 68 . әл-Каләм (каләм) 69 . әл-Хакка (котылгысыз) 70 . әл-Мәгъәриҗ (баскычлар) 71 . Нух 72 . әл-Җинн (җеннәр) 73 . әл-Музәммил (чорналган) 74 . әл-Мудәсир (төрелгән) 75 . әл-Кыйәмә (кыямәт) 76 . әл-Инсән (кеше) 77 . әл-Мүрсәләт (җибәрелә торганнар) 78 . ән-Нәбәә (хәбәр) 79 . ән-Нәзигъат (тартып алучылар) 80 . Гъабәсә (төмсәләнде) 81 . әт-Тәкъүир (каплану) 82 . әл-Инфитар (ярылып китү) 83 . әл-Мутаффифин (алдап үлчәүчеләр) 84 . әл-Иншикакъ (ярылып китү) 85 . әл-Буруҗь (йолдызлыклар) 86 . әт-Тарекъ (төнлә баручы) 87 . әл-Әгълә (иң бөек) 88 . әл-Гашиййә (каплаучы) 89 . әл-Фәҗер (таң) 90 . әл-Бәләд (шәһәр) 91 . әш-Шәмес (кояш) 92 . әл-Ләйел (төн) 93 . әд-Духә (иртә) 94 . әл-Инширах (ярып ачу) 95 . әт-Тин (инҗир агачы) 96 . әл-Гъаләкъ (укмашкан кан тамчысы) 97 . әл-Кадер (тәкъдирләү) 98 . әл-Бшййинә (аңлаешлы билге) 99 . әз-Зәлзәлә 100 . әл-Гъадийәт (чабып баручылар) 101 . әл-Каригъа (кырып бетерүче) 102 . әт-Тәкәсүр (байлык арттыруда ярышу) 103 . әл-Гъаср (икендк вакыты) 104 . әл-Һүмәзә (яла ягучы) 105 . әл-Фил (фил) 106 . әл-Күрәйеш (корәешләр) 107 . әл-Мәгъун (хәер-садәка) 108 . әл-Кәүсәр (муллык) 109 . әл-Кәфирун (кәферләр) 110 . ән-Нәсър (ярдәм) 111 . әл-Мәсәд (хөрмә агачының сүсе) 112 . әл-Ихълас (ихласлык) 113 . әл-Фәлакъ (таң ату) 114 . ән-Нәс (кешеләр)
Танытымнар| Бу ситә хакында | Ана сәхифә ит | Сезгә ошаганнарга кушыгыз | RSS Feed
Бу ситәнең барлык эчтәлеге, ситәне белдерү шарты үтәлгәнендә, түләүсез рәвештә копийәләнә һәм таратыла ала
(c) All publication rights of the personal photos of Mr. Adnan Oktar that are present in our website and in all other Harun Yahya works belong to Global Publication Ltd. Co. They cannot be used or published without prior consent even if used partially.
© 1994 Harun Yahya. www.harunyahya.com
page_top