Әәл Гыймран (Гыймран гаиләсе) ( 200 Айәть )

In the Name of Allah, Most Gracious, Most Merciful;

1 . "Шәфкатьле, рәхимле Аллаһ исеме белән... Әлиф ләм мим."

2 . "Аллаһ. Аннан башка һичбер иләһ юк! Ул мәңге тере, мәңге бар булып, барлык дәвамына бернәрсәгә дә мохтаҗ булмаучы."

3 . "Моңа кадәр иңдерелгәннәрне тәсдыйклап, Ул сиңа хаклык белән китап иңдерде, һәм Тәүратны һәм Инҗилне иңдерде,"

4 . "моңа кадәр кешеләргә җитәкчелек өчен кулланма итеп һәм аергычны иңдерде. Хакыйкатьтә, Аллаһнык аятьләренә көферлектә булучылар өчен каты газап! Хакыйкатьтә, Аллаһ — гыйззәт һәм үч алу иясе!"

5 . "Хакыйкатьтә, Аллаһтан җирдә дә, күктә дә һич бернәрсә яшерен булмас."

6 . "Ул — сезгә аналар карынында теләгәнчә сурәтне бирүче. Аннан, гыйззәт, хикмәт иясеннән башка, иләһ юк! "

7 . "Ул шулдыр: сиңа китап иңдерде. Анда ачык мәгънәле аятьләр бар, алар китапның асыл анасы; һәм кайсыберләре — мәгънәсе ачык булмаганнар. Күңел - кал ьбләрен дә тайпылу булганнар аның мәгънәсе ачык булмаганнарына иярәләр, фетнә чыгарырга тырышып һәм үзләренә тәэвил кылып — аңлатырга тырышып. Аны аңлатуны Аллаһтан башка беркем дә белми. Һәм гыйлемдә нык булганнар: «Без аңа иман китереп инандык, барысы да — Раббыбыз-дан», — диләр. Гакыллары булганнар гына искә алачак!"

8 . "Раббыбыз! Син, туры юлга күндергәннән соң, безнең күңел-кальбләребезне тайпылдырма! Үз тарафыңнан безгә рәхмәт бир: хакыйкатьтә дә, Син бүләк итеп бирүче бит!"

9 . "Раббыбыз! Хакыйкатьтә, Син — кешеләрне шул һичбер шөбһә-шиксез көнне җыючыдыр. Хакыйкатьтә, Аллаһ вәгъдәсен бозмас!"

10 . "Хакыйкатьтә, көферлектә булучыларны маллары да һәм балалары да Аллаһ алдында һич бернәрсәдән коткармас. Болар — тәмуг кисәүләре."

11 . "Фиргавен нәселенең горефе дә алардан элек булучыларныкы кебек үк. Алар Безнең аятьләребезне ялганга чыгардылар, үзләренең гөнаһлары аркасында Аллаһ аларны газаплады. Җәза кылуда Аллаһ гаять көчле!"

12 . "Кәфер булучыларга: «Сез, әлбәттә, җиңеләчәксез һәм тәмугка җыелырсыз. Никадәр кыйты урын ул!» — дип әйт."

13 . "Бер-берсе белән очрашкан ике төркемдә сезгә аять булды бит: бер төркем Аллаһ юлында сугыша, икенчесе — кәферләр. Болары үз күзләре белән тегеләрнең ике тапкыр күбрәк булганын күрделәр. Аллаһ үзенең ярдәме белән теләгәнен ныгыта бит. Хакыйкатьтә, монда күрә алучыларга гыйбрәт бардыр!"

14 . "Кешеләрнең шәһвәтле нәфесләре теләгәндә хатын нарны, балаларны, җыелган алтын һәм көмеш кыйн- тарларын, тамгаланган атларны, йорт хайваннарын, игенлекләрне бизәкләп күрсәтәләр. Болар бу дөнья тереклегендә файдалану өчен. Аллаһта исә күркәм сые ныр урын!"

15 . "«Әллә моннан да хәерлерәге турында хәбәр итәргәме сезгә?» — дип әйт. Тәкъвалык кылганнарга алар ның Раббылары каршысында — астыннан елгалар агып торган бакчалар. Алар анда мәңге калырлар. Һәм пакь хатыннар, һәм Аллаһтан разыйлык. Хакыйкатьтә, Аллаһ — үзенең колларын күреп торучы."

16 . "«Раббыбыз! Без, хакыйкатьтә дә, иман китереп инандык! Безнең гөнаһларыбызны ярлыка, һәм безне ут газабыннан сакла!» — дип әйтүчеләргә,"

17 . "сабыр итүчеләргә, дөресен сөйләүчеләргә, түбәнчелекле булучыларга, чыгым итүчеләргә һәм таң ва¬кытында ярлыкау сораучыларга."

18 . "Аллаһ, Үзеннән башка иләһ юк дип гуаһлык бирә һәм фәрештәләр, һәм гаделлектә нык булган гыйлем ияләре дә: «Аннан, гыйззәт, хикмәт иясеннән башка иләһ юк!» — ди."

19 . "Хакыйкатьтә, Аллаһ дине — исламдыр. Китапка ия булганнар, үзләренә белем килгәннән соң, бер-бер сенә ачу итеп ихтиляфкә керештеләр. Кем исә Аллаһ- ның аятьләрен инкарь итә икән, ул очракта Аллаһ хи¬сапны җитез кылучы бит!"

20 . "Әгәр алар синең белән сүз көрәштерсәләр: «Мин йөземне Аллаһка тапшырдым һәм миңа ияргәннәр дә тапшырдылар», — дип әйт. Китапка ия булганнарга һәм наданнарга: «Сез тапшырылдыгызмы?» — дип әйт. Әгәр алар тапшырган булсалар, туры юлдан киткәннәрдер, әгәр йөзләрен борган булсалар, ул вакытта синең өстеңдә фәкать җиткерү генә. Аллаһ исә Үз колларын күреп торучы!"

21 . "Хакыйкатьтә, Аллаһның аятьләренә ышанмаучы- ларны, пәйгамбәрләрне нахак үтерүчеләрне һәм кешеләр арасында гаделлеккә өндәүчеләрне үтереп йөрүчеләрне үзәк өзгеч газап белән сөендер!"

22 . "Болар — дөньяда да, әхыйрәттә дә эшләре буш ка киткәннәр һәм аларга бер генә ярдәмче дә юк!"

23 . "Син китапның бер өлешенә ирешкәннәрне күрмәдеңме әллә? Араларын хөкем итәр өчен аларны Аллаһ китабына чакыралар; аннан соң аларның бер төркеме, кабул итмичә, йөзләрен читкә боралар. "

24 . "Бу — шуннандыр ки, алар: «Ут безгә һич беркайчан"

25 . "Ә ничек булыр икән соң? Без аларны һич шөб һә-шиксез булачак көнне җыячакбыз һәм һәр җан кәсеп кылганына карата төгәл хөкем алачак, һәм алар рәнҗетелмәсләр!"

26 . "Әйт: «Ий, Аллаһ! Падишаһлыкның падишаһы! Син теләгәнеңә хакимлек-өстенлекне бирәсең һәм теләгәнеңнән хакимлек-өстенлекне тартып аласың! Теләгәнеңне гыйззәтләндерәсең! Теләгәнеңне исә түбәнчелеккә китерәсең! Синең кодрәтең дә хәерле! Хакыйкатьтә, Син — һәрнәрсәгә кодрәтле!"

27 . "Син төнне көнгә кертәсең һәм көнне төнгә кертәсең. Син үлектән терене чыгарасың, һәм тередән үлекне чыгарасың һәм теләгәнеңә ризыкны 43» хисапсыз бирәсең!»"

28 . "Иман китереп инанганнар кәферләрне иманлылардан башка үзләренә дус итеп күрмәсеннәр. Кем булса да шулай итсә, аның Аллаһ белән уртак бернәрсәсе дә юктыр, алардан курыккан хәлдә генә булмасагыз! Аллаһ сезне Үзе белән кисәтә һәм кайту — Аллаһка."

29 . "Әйт: «Әгәр күңелегездәге нәрсәне яшерсәгез яки белгертсәгез, аны Аллаһ белер. Ул күкләрдә һәм җирдә булган нәрсәләрне белә. Һәм Аллаһ — һәрнәрсәгә кодрәтле!"

30 . "Ул көнне һәрбер җан изгелектән ни генә эшләгән булса да һәм явызлыктан ни генә эшләгән булса да алдына китереп куйган икәнлеген табар. Аның белән үз арасының бик ерак ара булуын теләр. Аллаһ сезгә Үзеннән кисәтә: хакыйкатьтә, Аллаһ үз колларына ка¬рата миһербанлы!"

31 . "Әйт: «Әгәр Аллаһны яратсагыз — миңа иярегез, үзегезне Аллаһ яратыр һәм гөнаһларыгыздан ярлыкар». Аллаһ — ярлыкаучы, рәхимле бит!"

32 . "Әйт: «Аллаһка һәм рәсүлгә итагатьле булыгыз! Әгәр йөзегезне борсагыз, Аллаһ кәферләрне сөйми бит!»"

33 . "Хакыйкатьтә, Аллаһ галәмнәр өстеннән Адәмне һәм Нухны, һәм Ибраһим нәсел-нәсәбен, һәм Гыймран нәсел-нәсәбен сайлап куйды,"

34 . "берәүләрен икенчеләреннән нәсел итеп. Аллаһ — ишетүче, белүче бит!"

35 . "Менә Гыймранның хатыны: «Раббым! Мин үзем¬нең карынымдагыны ирекле иттереп сиңа нәзер иттем. Миннән кабул итсәнә! Син ишетүче, белүче бит!» — диде. "

36 . "Аннан җиңеләйгәч: «Раббым! Менә мин аннан җиңеләйдем, ул кыз бала», — диде. Аллаһ исә ул хатынның нәрсәдән җиңеләйгәнен яхшырак белде: ир бала кыз бала кебек түгел бит! «һәм аны мин Мәрйәм дип атадым. Һәм менә мин аны, һәм аның нәселеЕ ташлар белән куылган шайтаннан саклау өчен Сина тапшырам», — диде."

37 . "Һәм Раббысы аны яхшы иттереп кабул итте һәм яхшы иттереп үстерде, һәм аны Зәкәрийәгә йөкләде. Зәкәрийә михрабка кергәч, һәрвакыт анда ризык таба торган булды. Ул: «Ий, Мәрйәм, сиңа бу кайдан?» — диде. Мәрйәм: «Бу Аллаһтан», — диде. Хакыйкатьтә. Аллаһ теләгәнен хисапсыз ризыкландыра!"

38 . Шунда Зәкәрийә Раббысына дога кылды: «Раббым! Миңа Үз тарафыңнан яхшы нәсел бир! Син — доганы ишетүче бит! — диде.

39 . "Ул михрабта торып намаз үтәгәндә аңа фәрештәләр: « Аллаһ сине Йәхйә белән сөендерә. Ул — Аллаһ сүзенең хак икәнен раслаучы, хуҗа, тыйнак һәм изге күңел ияләреннән булган пәйгамбәр!» — дип хәбәр иттеләр."

40 . "Ул: «Раббым! Ничек инде минем улым булсын, үземә картлык килде һәм минем хатыным бала таба алмас», — диде. Ул: «Нәкъ шулай! Аллаһ теләгәнен эшли», — дип әйтте."

41 . "Ул: «Раббым, миңа билге булдыр!» — диде. Ул: «Сиңа билге шулдыр: син өч көн кешеләр белән сөйләшмәссең, тик ишарә белән генә аңлашырсың. Раббың-ны күп иттереп искә ал, һәм кич, һәм иртә Аңа тәсбих әйт», — диде."

42 . "Һәм менә фәрештәләр: «Ий, Мәрйәм! Хакыйкатьтә, Аллаһ сине сайлады, һәм сафлады, һәм сине бөтен дөнья хатыннары алдында сайлап куйды», — диделәр."

43 . "«Ий, Мәрйәм, Раббың алдында олылыклы бул, сәҗдә кыл, рәкәгать кылучылар белән рәкәгать кыл!»"

44 . "Бу — гаиб нәрсәләр турындагы хикәяләрдән. Без аны сиңа вәхи илә китерәбез. Син алар янында булмадың, алар каләмнәрен ташлап кайсысы Мәрйәм турында кайгыртачак дигәндә дә һәм алар сүз көрәштергәндә дә син булмадың."

45 . "Менә фәрештәләр әйтте: «Ий, Мәрйәм! Менә Аллаһ сине үзенең сүзе белән шатландыра, аның исеме Мәрйәм углы, коткаручы Гыйсә, дөньяда да һәм әхый- рәттә дә данлы, һәм якынлаштырганнардан булучы!»"

46 . "Һәм ул бишектә дә, һәм үсеп җиткәч тә кешеләр белән сөйләшер һәм изге күңеллеләр арасыннан булыр."

47 . "Ул: «Раббым! Ничек инде минем балам булсын: миңа ир заты кагылмады бит!» — диде. Ул әйтте: «Нәкъ шулай! Аллаһ Үзе теләгәнен барлык¬ка китерә. Ул берәр эшне булдырырга булса, «Бул!» дип кенә әйтә һәм ул буладыр»."

48 . "Ул аңа китап һәм хикмәт, һәм Тәүрат, һәм Инҗилне өйрәтер."

49 . "Һәм Исраил угылларына рәсүл булдырыр: «Мин сезгә Раббыгыздан могҗиза белән килдем. Мин сезгә балчыктан кош сыны ясармын һәм аңа өрермен, ул Аллаһның рөхсәте белән кош булыр. Аллаһның рөхсәте белән сукырны, барас авырулы ны да сәламәтләндерермен, үлеләрне терелтермен. Мин сезгә нәрсә ашаганыгызны һәм өегездә нәрсә саклаганыгызны әйтеп бирермен. Хакыйкатьтә, әгәр сез иман китереп инанган булсагыз, монда сезгә аять бардыр!"

50 . Һәм миңа кадәр Тәүратта иңдерелгәннәрнең хаклыгын раслау өчен һәм сезгә хәрам кылынган нәрсәләрнең кайсыберләрен хәләл итәр өчен мин сезгә Раббыгыздан аять белән килдем. Аллаһтан куркыгыз һәм миңа буйсыныгыз.

51 . "Хакыйкатьтә, Аллаһ — минем Раббым һәм сезнең Раббыгыз, Аңа гыйбадәт кылыгыз: бу — туры юл!»"

52 . "Һәм Гыйсә, аларның көферлекләрен тоеп алгач: «Аллаһка карата кем минем ярдәмчеләрем?» - диде. Хәвариләр: «Без — Аллаһка карата ярдәмчеләр, без Аллаһка иман китереп инандык. Безнен мөселман икәнлегебезгә шаһит бул», —диделәр. "

53 . "«Раббыбыз! Без Син иңдергәнгә иман китереп инандык һәм рәсүлгә дә иярдек, безне танучылар белән бергә теркәп куй!»"

54 . "һәм алар мәкерлек кылдылар, Аллаһ та мәкерлек кылды, Аллаһ исә мәкерлек кылучыларныв остасы."

55 . "Менә Аллаһ әйтте: «Ий, Гыйсә! Мин Сине ва фат итәчәкмен һәм Үз яныма сине күтәрәчәкмен, һәм кәфер булучылардан үзеңне пакьләрмен, сиңа ияреп баручыларны кыямәт көненә кадәр кәфер булучылардан өстен итәрмен! Моның соңында Миңа кире кайтуыгыз булыр һәм Мин сезнең нәрсә турысында каршылашканыгызны хөкем итәчәкмен!"

56 . Иман китермәгәннәрне дөньяда һәм әхыйрәттә нык газап белән газаплаячакмын һәм аларга ярдәмчеләр булмас!»

57 . Иман китереп инанган һәм игелек кылганнар га Ул әҗерләрен төгәл бирер. Аллаһ залимнәрне яратмый бит!

58 . Шулай Без аны сиңа аятьләрдән һәм хикмәтле искә төшерүдән укып бирәбез!

59 . "Хакыйкатьтә, Аллаһ каршысында Гыйсә Адәм кебек. Ул аны туфрактан яратты, соңыннан аңа: «Бул!» — диде һәм ул булды."

60 . Хаклык — Раббыңнан. Һәм шикләнүчеләрдән була күрмә!

61 . "Сиңа белем килгәннән соң, синең белән бу турыда сүз көрәштергәннәргә: «Килегез, үз улларыбызны һәм сезнең улларыгызны, хатыннарыбызны һәм сезнең хатыннарыгызны, үзебезне һәм сезне чакырыйк та, шуннан соң, сыгынып дога кылыйк һәм ялганчыларга Аллаһның ләгънәтен булдырырбыз!» — дип әйт."

62 . "Хакыйкатьтә, бу — хаклык кыйссасы, һәм Аллаһтан башка һичбер иләһ юк, һәм, хакыйкатьтә. Ул — гыйззәт, хикмәт иясе."

63 . "Әгәр алар йөзләрен борсалар, Аллаһ бозыклык таратучыларны белеп тора бит!"

64 . "Әйт: «Ий, әһле китап! Безнең белән сезнең арада тигез булган бер сүзгә килегез, Аллаһтан башка беркемгә дә гыйбадәт кылмаска һәм һич бернәрсә белән Аллаһка карата ширек кылмаска, бәгъзеләре- безгә икенчеләребезне Аллаһтан башка хуҗа итеп алмаска!» Әгәр алар йөзләрен борсалар: «Шаһит булыгыз, без — мөселманнар!» — дип әйтегез!"

65 . "Ий, әһле китап! Ни өчен Ибраһим турында сүз көрәштерәсез соң? Тәүрат белән Инҗил аннан соң гына иңдерелде бит. Әллә сез аңламыйсызмы?"

66 . "Менә сез белемегез булган нәрсә турында сүз көрәштерәсез. Ни өчен соң белемегез булмаган турында да сүз көрәштерәсез? Аллаһ белә бит, сез исә белмисез!"

67 . "Ибраһим йәһүди дә, нәсрани да булмады, ләкин үз-үзен Аллаһка тапшыручы хәниф иде һәм мөшрикләрдән дә булмады!"

68 . "Әлбәттә, Ибраһимга иң якын булучылар — үзенә ияреп баручылар һәм бу пәйгамбәр, һәм иман китереп инанучылар. Аллаһ исә иман китереп инанучыларның дустыдыр."

69 . Әһле китапның бер төркеме сезне юлдан яздырырга теләр иде. Тик алар үз-үзләрен генә яздыралар һәм моны тоймыйлар да.

70 . "Ий, әһле китап! Аллаһның аятьләренә шаһит булып та ни өчен аларга ышанмыйсыз соң?"

71 . "Ий, әһле китап! Ни өчен сез хаклыкны ялганга киендерәсез һәм хаклыкны үзегез белә торып та яшерәсез соң?"

72 . "Әһле китапның бер төркеме әйтте: «Иман китереп инанучыларга иңдерелгәнгә иртән иман китерегез дә, көн ахырында исә инкарь итегез. Ихтимал, алар да кире кайтырлар."

73 . "һәм сезнең динегезгә ияргәннән башка һич беркемгә ышанмагыз! «Хакыйкатьтә, туры җитәкчелек Аллаһ җитәкчелеге генә. Сезгә бирелгән шикелле кемгә бирелгән икән соң?» — дип әйт. Әллә алар Раббыгыз каршысында сезнең белән сүз көрәштерерләрме? «Хакыйкатьтә, фазыл Аллаһнын хөкемендә: Ул аны теләгәненә бирә», — дип әйт. Хакыйкатьтә, Аллаһ — һәрнәрсәне әйләндереп алучы, белүче!"

74 . Ул Үзенең рәхмәтен кемгә теләсә — шуңа хаслый. Аллаһ — бөек фазыл иясе!

75 . "Әһле китап арасында шундыйлар да бар: син аларга кыйнтар бирсәң — алар сиңа кире кайтара, һәм шундыйлары да бардыр — әгәр аларга динар бирсәң, һәм алар өстендә һәрвакыт басып тормасаң, алар кайтармас. Бу шуннандыр ки, алар: «Безгә наданнар белән юл юк», — диләр. Һәм алар Аллаһ өстеннән, үзләре белә торып, ялган сөйлиләр."

76 . "Әйе, кем үзенең йөкләмәсен дөрес үтәсә һәм тәкъва булса... Хакыйкатьтә, Аллаһ тәкъвалык ия-ләрен сөя бит!"

77 . "Хакыйкатьтә, Аллаһ белән килешүләренә һәм үзләренең антларына аз бәһа алучылар — аларга әхыйрәт көнендә өлеш булмас, Аллаһ алар белән сөйләшмәс һәм кыямәт көнендә аларга карамас, һәм аларны сафламас, һәм аларга — үзәк өзгеч газаптыр!"

78 . "Алар арасында шундыйлар да бар: гәрчә ул китап булмаса да, сез аны китап дип исәпләсен өчен, үзләренең телләре белән китапны бозалар һәм: «Бу — Аллаһтан!»— дияләр. Ул исә Аллаһтан түгел һәм белә торып, алар Аллаһ өстеннән ялган сөйлиләр!"

79 . "Аллаһ китап, хикмәт һәм пәйгамбәрлек биргәч, аннан соң кешеләргә: «Аллаһ урынына миңа кол булыгыз, әмма китапны өйрәткән өчен һәм аны өйрәнгән өчен раббанилар булыгыз!» — дип әйтү тиешле түгел бит."

80 . һәм Ул фәрештәләрне һәм пәйгамбәрләрне раббылар итеп алырга боермый! Әллә сез мөселман булганнан соң кәфер булырга кушармы?

81 . "Һәм менә Аллаһ пәйгамбәрләрдән килешү алды: «Менә Минем сезгә китаптан һәм хикмәттән бирә торганым... Соңыннан сезгә үзегездә булганның хаклыгын раслар өчен рәсүл килер. Сез аңа, әлбәттә, иман китереп инаныгыз һәм ярдәм итегез». Ул: «Раслыйсызмы сез һәм кабул итәсезме шул шарт белән минем йөкләмәне?» — диде. Алар: «Без раслыйбыз!» — диделәр. Ул: «Шаһит булыгыз! Мин дә сезнең белән шаһит булучылардан», — диде."

82 . Кем моннан соң йөзен борса — ул азгыннардандыр.

83 . "Әллә алар Аллаһ диненнән башка дингә омты-лалармы икәнни, күктәгеләр һәм җирдәгеләр ирекле һәм ирексез рәвештә Аңа бирелгәннән соң һәм сез Аңа кайтарылачак чакта?"

84 . "Без Аллаһка, һәм безгә иңдерелгәнгә, һәм Ибраһимга, һәм Исмәгыйльгә, һәм Исхакка, һәм Йагъкубка, һәм буыннарга иңдерелгәнгә дә, һәм Мусага, һәм Гыйсәгә, һәм пәйгамбәрләргә Раббыла- рыннан бирелгәнгә иман китердек. Без алар арасыннан берсен дә аермыйбыз һәм без Аңа биреләбез», — дип әйт."

85 . "Әгәр бер кеше исламнан гайре башка дин сайласа, аннан кабул ителмәс, һәм ул әхыйрәттә хәсрәт күрүчеләрдән булыр."

86 . "Иман китереп, рәсүлне хак дип шаһитлык кылганнан соң һәм аларга ачык аятьләр килгәннән соң кәфергә әйләнгәннәрне Аллаһ ничек туры юлдан алып барыр икән? Аллаһ зал имнәрне туры юлдан алып бармый бит!"

87 . "Боларга җәза — Аллаһның һәм фәрештәләрнең, һәм кешеләрнең — барысының да ләгънәте!"

88 . "Алар ул җәзада мәңге калырлар, аларга га зал җиңеләйтелмәс тә һәм кичектерелмәс тә, "

89 . "моннан соң тәүбә кылып, изге гамәл кылганнардан башкалар. Хакыйкатьтә, Аллаһ — гафу итүче, рәхимле!"

90 . "Хакыйкатьтә дә, иман китергәннән соң көферлек-ләрендә көчәйгәннәрдән тәүбә кабул ителмәс. Хакыйкатьтә, алар — адашучылар!"

91 . "Хакыйкатьтә, кәфер булып калып үлгәннәр үзләрен коткару өчен хәтта алтын тулган җирне фидия итеп түләргә булсалар да — һичберсеннән дә кабул ителмәс. Аларга — үзәк өзгеч газаптыр һәм аларга ярдәмчеләр дә юк!"

92 . "Үзегез яраткан нәрсәне сарыф итмичә торып, сез изгелеккә ирешмәссез. Сез нәрсә генә сарыф итсәгез дә ул турыда, хакыйкатьтә, Аллаһ белә!"

93 . "Тәүрат иңдерелгәннән элек, Исраил үз-үзенә тыйганнан башка, һәр ашамлык та Исраил угылларына хәләл булган иде. «Тәүратны китерегез һәм укыгыз, әгәр сез хак сөйләсәгез*, — дип әйт."

94 . Моның соңында Аллаһка яла ягучылар залимнәрдән булырлар!

95 . "Әйт: «Аллаһ хак сүз сөйли! Хәниф булучы Ибраһим диненә иярегез, ул мөшрикләрдән булмады бит!»"

96 . "Хакыйкатьтә дә, кешеләр өчен салынган беренче йорт — Мәккәдә, мөбарәк һәм галәмнәргә туры юл күрсәтүче!"

97 . "Анда кешеләргә ачык аятьләр — Мәкам Ибраһим, кем аңа керсә, имин булыр. Аллаһка карата кешеләрдән юл тотарга хәлләре җитүчеләргә йортка хаҗ кылу тиешле. Әмма кәфер булса, Аллаһ галәмнәрдәгегә мохтаҗ булмаучы бит!»"

98 . "«Ий, әһле китап! Ни өчен сез Аллаһның аятьләренә көферлек кыласыз? Аллаһ сез эшләгән нәрсәләргә шаһит бит!» — дип әйт."

99 . "«Ий, әһле китап! Үзегез шаһит булып, ни өчен сез Аллаһ юлыннан, аны бозарга теләп, иман китергәннәрне читкә борасыз? Хакыйкатьтә, Аллаһ сез кылган эшләргә игътибарсыз түгел», — дип әйт."

100 . "Ий, иман китереп инанучылар! Әгәр сез китап бирелгәннәрнең бер фиркасенә итагатьле булсагыз, алар сезне иман китергәннән соң кабат көферлеккә кайтарырлар."

101 . "Сезгә Аллаһның аятьләре укылганда һәм сезнең арагызда Аллаһның рәсүле булганда, ничек инде сез көферлек кыласыз? Кем булса да Аллаһка бирелсә, ул туры юлга күндерелде инде."

102 . "Ий, иман китереп инанучылар! Тиешле курку белән Аллаһтан куркыгыз һәм бары тик мөселман булган хәлдә генә үлә күрегез!"

103 . "Барыгыз да Аллаһның җебенә тотыныгыз һәм аерылмагыз! Аллаһның нигъмәтен исегезгә төшерегез әле! Сез бер-берегезгә дошман булдыгыз да һәм Ул сезнең кальбләрегезгә өлфәт кертте һәм Аллаһның нигъмәте белән кардәшләр булдыгыз. Сез бит ут упкыны кырыенда идегез, Ул сезне аннан коткарды. Менә шулай Аллаһ аңлата сезгә үзенен аятьләрен. Шаять, сез туры юлга иярерсез!"

104 . "Һәм сездән изгелеккә чакыра торган, хупланган эшкә өндәүче, яраксыздан тыя торган өммәт булсын. Алар бәхетлеләр бит!"

105 . Ачык аятьләр килгәннән соң аерылышкан һәм капма-каршыны сөйләгәннәр шикелле булмагыз! Аларга бөек газап булыр.

106 . Йөзләр агарган һәм йөзләр каралган көнне. Йөзләре каралган... «Иман китергәннән соң сез кәфер булдыгызмыни? Кәфер булганыгыз өчен газап ны татыгыз инде!»

107 . Йөзләре агарганнар исә... Алар Аллаһның рәхмәтендә. Анда алар мәңгегә калырлар!

108 . "Бу — Аллаһның аятьләре. Без аны сиңа хак лык белән укыйбыз. Хакыйкатьтә, Аллаһ галәмнәргә золымлык теләмәс!"

109 . Күкләрдә булган нәрсәләр дә һәм җирдә булган нәрсәләр дә Аллаһныкы һәм барлык эшләр дә Аңа кире кайталар!

110 . "Кешеләрдән чыгарылган өммәтләрнең иң яхшысы булдыгыз: һәм хуп эшкә әмер иттегез, яраксыз эштән тыйдыгыз, һәм Аллаһка иман китереп инандыгыз! Әгәр әһле китап та иман китерсә, аларга яхшырак булыр иде. Алар арасында иман китергәннәр дә бар, әмма аларның күбрәк өлеше — азгыннар."

111 . "Интектерүдән башка аларның сезгә зарарлары булмас. Әгәр алар сезнең белән сугышсалар, алар кирегә борылырлар. Моннан соң аларга ярдәм дә булмас."

112 . Алар кайда гына булсалар да кимсетелүгә дучар ителерләр: тик Аллаһтан булган җепкә һәм кешеләрдән булган җепкә генә ябышмасалар! Алар Аллаһның ачуына эләктеләр һәм мескенлеккә дучар ителделәр. Бу аларга Аллаһның аятьләрен инкарь иткәннәре өчен һәм нахакка пәйгамбәрләрне үтергәннәре өчен. Бу — алар буйсынмаган өчен һәм җинаять кылганнары өчен!

113 . Алар бертөрле түгел! Әһле китап арасынла тугры өммәт тә бар: алар Аллаһның аятьләрен төннәрен дә укыйлар һәм сәҗдә кылалар.

114 . "Алар Аллаһка һәм әхыйрәт көненә иман китереп инанганнар, хуп эшкә өндәрләр, яраксыз эштән тыярлар, бер-берсе алдында хәерле эшләр эшләүдә ярышырлар! Алар — изге күңеллеләр!"

115 . "Нинди генә хәерле эш эшләсәгез дә, һич аны сездән инкарь итә алмаслар! Һәм Аллаһ тәкъвалык ияләрен белә!"

116 . "Хакыйкатьтә, көферлектә булучыларның маллары да һәм балалары да Аллаһ каршысында һичнәрсәдән коткармас! Болар — ут әһелләре, алар анда мәңгегә калачак!"

117 . "Аларның бу дөньяда сарыф-нәфәкать иткәннәре эчендә суык булган җилгә ошый: ул үз-үзләренә золым кылган кавемнең игенлекләрен суккан һәм һәлак иткән. Хакыйкатьтә, Аллаһ аларны рәнҗетмәгән, ләкин алар үз-үзләрен рәнҗеткәннәр."

118 . "Ий, иман китереп инанучылар! Үзегездән башкаларны якын дус итеп алмагыз! Алар сезгә зыян ясарга гына торырлар, сезнең бәлагә төшүегезне теләрләр! Аларның нәфрәтләре авызларыннан ачыкланды инде, ә күңелләрендә яшерен нәрсә исә тагы да зуррак. Без сезгә аятьләрне бәйнә-бәйнә ачыкладык инде, әгәр сез уйлап карасагыз иде!"

119 . "Менә сез аларны яратасыз, алар исә сезне яратмас. Сез китапның тулысына да иман китердегез, һәм алар сезгә очраганда: «Без иман китердек!» — диләр. Үзләре генә калганда сезгә ачуларыннан бармакларын тешлиләр. «Ачудан үлегез! Хакыйкатьтә, Аллаһ күңелләрдә булганны белә бит», — дип әйт."

120 . "Әгәр сезгә яхшылык килсә, бу аларны кайгыртыр; әгәр сезгә начарлык тисә, алар шатланырлар. Әгәр сабыр итсәгез һәм тәкъва булсагыз, аларнын хәйләләре сезгә һич зарар итә алмас. Хакыйкатьтә. Аллаһ — аларның эшләгән эшләрен айкап алучы!"

121 . "Менә син иртә белән, иман китергән кешеләрне сугышка сафларга тезү өчен, әһелләреннән чыгып киттең. Аллаһ исә ишетүче, белүче бит."

122 . "Менә сездән ике төркем кавышырга уйлады, Аллаһ исә аларга ярдәмче: иман китереп инанучылар исә Аллаһка тәвәккәлләсеннәр!"

123 . "Бәдердә сез түбәнсетелгән чакта, Аллаһ сезгә ярдәм итте бит. Аллаһтан куркыгыз, шаять, сез шөкерегезне күрсәтегез! "

124 . Менә син иман китереп инанучыларга: «Аллаһның сезгә күктән иңдерелгән өч мең фәрештә белән ярдәм итүе сезгә җитмимени?» — дип әйтәсең.

125 . "Әйе, әгәр сез сабыр һәм тәкъва булсагыз һәм алар сезгә ашкынып килсәләр, ул вакытта Раббыгыз сезгә биш мең билгеләнгән фәрештә белән ярдәм итәр."

126 . "Аллаһ моны сезгә сезнең кальбләрегез тынычлансын өчен генә сөенеч итте, һәм ярдәм гыйззәт, хикмәт иясе Аллаһтан гайре юктыр,"

127 . кәфер булучыларның бер әгъзасын кисеп ташлау өчен яки уңышсыз әйләнеп кайтсыннар дип атып бәрер өчен.

128 . "Сиңа бу әмердә бернәрсә дә юк: Ул аларны кичерерме, әллә газаплармы. Хакыйкатьтә, алар — залимнәрдер."

129 . "Күкләрдә булган да, җирдә булган нәрсәләр дә — Аллаһныкы. Ул теләгәнен гафу итә, теләгәнеЕ исә газаплый. Һәм Аллаһ — ярлыкаучы, рәхимле!"

130 . "Ий, иман китереп инанучылар! Кат-кат арт-тырылган риба ашамагыз һәм Аллаһтан куркыгыз. Шаять, сез уңышка ирешерсез!"

131 . Һәм кәферләргә әзер булган уттан сакланыгыз!

132 . "Аллаһка һәм рәсүлгә итагатьле булыгыз! Шаять, мәрхәмәткә ирешерсез!"

133 . "Раббыгызның ярлыкавына һәм оҗмахка ашыгыгыз, аның киңлеге күкләр һәм җирдер, ул тәкъвалык ияләренә әзердер,"

134 . "шатлыкта да, кайгыда да малларын сарыф итүчеләргә, ачуларын тыючыларга һәм кешеләрне гафу итүчеләргә. Хакыйкатьтә, Аллаһ яхшылык эшләүчеләрне сөядер!"

135 . Фәхеш-бозык эшләгән яки үз-үзләрен рәнҗеткәннәр Аллаһны искә төшерделәр һәм гөнаһларыннан ярлыкавын үтенәләр — гөнаһларны исә Ал-лаһтан башка кем гафу итсен? Һәм белгән килеш кылган эшләрен кабатларга тормыйлар.

136 . Боларның җәзасы — аларның Раббысыннан ярлыкау һәм астында елгалар агып торган бакчалар. Алар анда мәңге калырлар. Гамәл кылучыларның әҗере никадәр нигъмәтле соң!

137 . Гореф-гадәтләр сезгә кадәр булып киттеләр инде; җир йөзендә йөреп карагыз әле! һәм ялган итеп санаучыларның ахырлары нинди булганына күз салып карагыз әле!

138 . "Бу — кешеләргә аңлату һәм кулланма, һәм тәкъвалык ияләренә — вәгазьләнү!"

139 . "Рухыгыз төшмәсен һәм борчылмагыз, әгәр сез иман китереп инанган булсагыз, сез бит югары булучылар!"

140 . "Әгәр сез җәрәхәт алсагыз, шундый ук җәрәхәтне теге кавем дә алган иде бит. Иман китереп инанучыларны Аллаһ белсен өчен һәм сезнең арагыздан шаһит итеп алсын өчен, ул көннәрне Без кешеләр өчен чиратлап алмаштырабыз. Хакыйкатьтә. Аллаһ залимнәрне сөйми бит,"

141 . "һәм иман китереп инанучыларны Аллаһ чистартыр өчен, һәм кәферләрне һәлак итәр өчен."

142 . Әллә арагыздан көчен биреп тырышкан һәм сабыр иткәннәрне Аллаһ белмичә җәннәткә керербез дип уйладыгызмы?

143 . Сез үлемне очратмас борын теләдегез. Сез аны күргән чагыгызда ук күрдегез!

144 . "Мухәммәд фәкать рәсүл генә, аңа кадәр дә рәсүлләр булып үттеләр. Әгәр ул үлсә яки үтерелсә, сез, кире борылырсызмы әллә? Әгәр кем булса да артына әйләнеп кайтса, ул Аллаһка берничек тә зарар китерә алмас. Шөкер иткәннәргә Аллаһ әҗерен тиз бирә!"

145 . "Бер җан да Аллаһның рөхсәтеннән гайре үлмәс. Әҗәле билгеләнгән китап буенча. Берәү дөнья савабын теләсә, аннан үзенә бирербез. Берәү әхыйрәт савабын тели икән, аннан үзенә бирербез. Шөкер иткәннәргә җәзаларын бирербез!"

146 . "Күпме пәйгамбәрләр, алар белән бик күп төркемнәр сугыштылар, һәм алар Аллаһ юлында торганнарыннан көчсез калмадылар һәм бирелмәделәр — Аллаһ исә сабыр булучыларны сөядер!"

147 . "Аларның сүзләре: «Раббыбыз! Гөнаһларыбызны ярлыка һәм эшебездәге исрафтан кичер, аяк табаннарыбызда торуны ныгыт, кәферләр кавеме өстеннән безгә ярдәм бир», — дигәннән башка булмады."

148 . Аллаһ аларга дөньяның савабын һәм әхыйрәтнең гүзәл савабын китереп бирде. Аллаһ яхшы эш эшләгәннәрне сөя бит!

149 . "Ий, иман китереп инанучылар! Әгәр сез кәферләргә итагатьле булсагыз, алар сезне кирегә борырлар һәм сез зыян күрүчеләргә әйләнерсез!"

150 . Әйе! Аллаһ — сезнең химаячегез һәм Ул — ярдәмчеләрнең иң хәерлесе!

151 . "Без кәфер йөрәкләренә, Аллаһка тиңдәш тотканнары өчен, курку салачакбыз. Ул исә аңа бернинди дә хөкем иңдермәде. Аларның сыеныр урыннары — уттыр. Никадәр яман ул залимнәрнен тору урыны!"

152 . "Аның рөхсәте белән сез аларны кырып бетергәч, Аллаһ сезгә үзенең вәгъдәсен раслап бирде. Сез исә, каушап калып һәм әмер турысында сүз көрәштереп, Ул сезгә нәрсә яратканыгызны күрсәткәннән соң, сез мәгъсыять кылдыгыз. Сезнең арагызда бу дөньяны теләүчеләр дә һәм әхыйрәтне теләүчеләр дә бар. Шуннан соң Ул сезне сынау өчен алардан борып җибәрде һәм Ул сезне кичерде. Аллаһ бит иман китереп инанучылар өчен фазыл иясе!"

153 . "Менә күтәрелдегез һәм беркемгә дә колак салмадыгыз. Рәсүл исә сезләрне өндәп артыгызда калды. Ул сезгә кайгыгыз өчен кайгы-гамь белән кайтарды, хәтта сез үткәнгә кайгырмас өчен, эләккәнегезгә борчылмагыз дип. Хакыйкатьтә, Аллаһ — кылганыгыз турысында хәбәрдар."

154 . "Шуннан, кайгыдан соң, Ул сезгә йокы аша тынычлык бирде. Ул арагыздан бер төркемне каплады, төркем исә үз-үзләре турында гына борчылды. Алар Аллаһ турында җаһилиять уе белән хаксыз ук уйладылар һәм: «Безгә бу эштән бернәрсә бармыни?» — дип әйттеләр. «Барлык эш Аллаһныкы», — дип әйт. Алар үзләренең күңелләрендә сиңа ачмаган нәрсәне яшерәләр. Алар: «Әгәр бу эштән безгә бернәрсә булса, без бу урында үтерелмәс идеек», — диләр. «Әгәр өйләрегездә кемгә дә булса үлем языл гая булса, сез, әлбәттә, егыла торган урыннарыгызга чыккан булыр идегез ... һәм Аллаһ сезнең күңелләрегездә булганны сынау өчен, һәм сезнең йөрәкләрегездә булганны чистарту өчен», — дип әйт. Хакыйкатьтә, Аллаһ күңел түрләрендә булганнарны белә бит!"

155 . "Хакыйкатьтә, сезнең арагыздан ике төркем очрашкан көндә йөзләрен боручыларны — аларны үзләре кәсеп иткән нәрсәләре белән шайтан абын-дырган. Аллаһ исә аларны гафу итте инде. Хакыйкатьтә, Аллаһ — гафу итүче, йомшак күңелле!"

156 . "Ий, иман китереп инанучылар! Сез кәфер булучылар һәм кардәшләре җир буйлап сәфәргә чыкканда яки сугыш сәфәрендә булганда: «Алар безнен белән булсалар, үлмәсләр иде һәм үтерелмәсләр иде», — дигәннәр кебек булмагыз! Хакыйкатьтә. Аллаһ терелтә һәм үтерә. Һәм Аллаһ — сез кылганнарны күреп торучыдыр!"

157 . "Әгәр сез Аллаһ юлында үтерелсәгез яки үлсәгез, әлбәттә, Аллаһның мәгъфирәте һәм мәрхәмәтлеге аларның җыйганнарыннан хәерлерәктер!"

158 . "Әгәр үлсәгез яки үтерелсәгез, әлбәттә, Аллаһ ка җыелачаксыз бит!"

159 . "Аллаһның рәхмәте белән син аларга йомша рдың, әгәр син тупас, каты күңелле булсаң, алар синең җаныңнан таралырлар иде бит. Аларны кичер, аларга ярлыкау сора, эштә алар белән киңәшлә. Әгәр бер эш эшләргә карар итсәң, Аллаһка тәвәккәллә. Хакыйкатьтә, Аллаһ тәвәккәлләгәннәрне сөс!"

160 . "Әгәр Аллаһ сезгә ярдәм бирсә, сезне җиңүме булмас, әгәр исә Ул сезне ташласа, Аннан соң сезгә кем ярдәм бирер икән? Иман китереп инанучылы? Аллаһка тәвәккәлләсеннәр!"

161 . "Пәйгамбәргә алдарга ярамас. Берәү алласа, кыямәт көнендә шул алдаган нәрсәсе белән килер. Аннан соң һәрбер җанга үзе кәсеп иткән нәрсәсе төгәл бирелер һәм алар һич тә рәнҗетелмәсләр!"

162 . "Аллаһның ризалыгына иярүче Аллаһныщ, ачуына дучар булган шикеллеме әллә? Анын сыеныр урыны — җәһәннәм. Нинди яман бит бу калгу!"

163 . Алар Аллаһның дәрәҗәләрендәдер һәм Аллаһ аларның нәрсә кылганнарын күреп торучы!

164 . "Иман китереп инанучыларга үзләре арасыннан рәсүлне җибәреп, Аллаһ рәхимлек күрсәтте: ул аларга аның аятьләрен укый, аларны сафландыра, аларга китап һәм хикмәт өйрәтә, моңа кадәр алар ачыктаначык адашуда булсалар да."

165 . "Сезгә бәла-каза килгәннән соң — ә сез инде икеләтә артыкка эләккән идегез: «Кайдан бу?» — дип әйттегез? «Бу — сезнең үзегездән», — дип әйт. Хакыйкатьтә, Аллаһ — һәрнәрсәгә кодрәтле!"

166 . "Ике төркем бер-берсе белән очрашканда, сез эләккән нәрсә Аллаһның рөхсәте белән, һәм иман китереп инанучыларны Ул белсен өчен!"

167 . "Ьәм монафикъ булучыларны белер өчен иде. Һәм аларга: «Килегез, Аллаһ юлында сугышыгыз яки атып бәрегез!» — дип әйтелгән иде. Алар: «Әгәр сугыша алган булсак, сезнең арттан иярер идек», — диделәр. Алар ул көнне иманга караганда кәфер-леккә якынрак иделәр. Алар авызлары белән кальб ләрендә булмаганны әйтәләр. Аллаһ исә алар нәрсә яшергәнне яхшырак белә!"

168 . "Үзләре сугышка бармый калып, кардәшләре турында: «Безне тыңлаган булсалар, алар үтерелмәс иде...» дигәннәргә: «Әгәр сез рас сөйләүчеләр икән, үз-үзегездән үлемне ераклатыгыз әле», — дип әйт."

169 . "Аллаһ юлында үлгәннәрне сез һич үлек дип исәпләмәгез. Юк, алар — тереләр! Алар Раббылары каршында ризыкланып яталар,"

170 . "алар Аллаһ үзенең фазылыннан биргәнгә шатланып һәм аларга ияреп, әлегә үзләренә кушылмаганнар турында куаналар, аларның өстендә хәвеф тә булмас һәм алар кайгырмаслар да."

171 . Алар Аллаһның нигъмәте һәм фазылы өчен һәм Аллаһ иман китереп инанучыларның әҗерен юкка чыгармаячакка куаналар!

172 . "Җәрәхәтләр тигәннән соң Аллаһка һәм рәсүлгә җавап бирүчеләр... Алар арасыннан яхшы эшләр эшләп, Аллаһтан курыкканнарга — бөек әҗердер!"

173 . "Алар шулдыр ки, кемгә кешеләр: «Хакыйкатьтә, кешеләр сезгә каршы җыелды, ал ардан куркыгыз!» — диделәр. Бу аларның иманын гына арттырды. Алар: «Безгә Аллаһ җитәр, Ул — никадәр яхшы вәкил!» — диделәр."

174 . "Алар Аллаһның нигъмәте һәм фазылы белән әйләнеп кайттылар, аларга һичбер яманлык булмады, алар Аллаһның ризалыгына иярделәр. Хакыйкатьтә, Аллаһ — бөек фазыл иясе!"

175 . "Сезгә тик шайтан гына үз дусларын куркыныч итеп күрсәтә. Әгәр иман китереп инанган булсагыз, алардан курыкмагыз, Миннән куркыгыз!"

176 . "Кәферлеккә ашыгучылар сине борчымасыннар. Алар Аллаһка һичнәрсә белән зарар китерә алмаслар, әхыйрәт көнендә Аллаһ аларга өлеш бирмәскә тели һәм аларга — бөек газап!"

177 . "Хакыйкатьтә, иман илә кәферлекне сатып алганнар Аллаһка һич бернәрсә белән зарар китерә алмаслар, аларга — үзәк өзгеч газап!"

178 . Кәфер булучылар безнең аларга кичектереп торуыбызны үзләренә хәерлеккә дип исәпләмәсеннәр. Без бит аларга гөнаһларында көчәйсеннәр өчен генә кичектерәбез. Һәм аларга — хурлыклы газап!

179 . "Аллаһ, шакшыны күркәмнән Үзе аерганга кадәр, иман китереп инанучыларны сезнең булган хәлегездә калдыра торганнардан түгел. Аллаһ сезне яшерен нәрсәләр белән таныштырырга булмады, ләкин Аллаһ үзенең рәсүлләреннән теләгәнен аерып сайлап куя. Аллаһка һәм Аның рәсүлләренә иман китерегез, әгәр иман китерсәгез һәм тәкъва булса¬гыз, сезгә бөек әҗер булыр!"

180 . "Аларга Аллаһ китереп биргән фазылыннан саран булучылар — бу үзләре өчен хәерле дип исәпләмәсеннәр. Юк, бу аларга кыйтыдыр! Саранлык кылган нәрсәләрен кыямәт көнендә аларга муенса итеп кигезерләр; күкләрдә һәм җирдә булган нәрсәләр — Аллаһның мирасы һәм Аллаһ сез кылганга карата хәбәрдар!"

181 . "«Аллаһ — фәкыйрь, без исә байлар бит», - дигән сүзен Аллаһ ишетте. Без алар әйткәнне дә язып куярбыз һәм аларның нахакка пәйгамбәрләрне үтер- гәннәрен дә һәм: «Татыгыз әле ут газабын!» — дип әйтербез."

182 . Бу — сезгә кулларыгыз эшләп куйган өчен һәм Аллаһ үз колларын рәнҗетмәүче булудан.

183 . "«Безгә рәсүл ут ашардай корбан белән килмичә, Аллаһ безгә рәсүлгә ышанмаска гаһед бирде», — дип әйтүчеләргә: «Миннән дә алда сезгә ачык аңлатмалар белән һәм сез әйткән нәрсә белән рәсүлләр килгән иде бит, әгәр сез дөрес сөйләгән булсагыз, нигә соң аларны үтердегез?» — дип әйт."

184 . "Әгәр алар сине алдакчыга чыгарсалар, ачык аңлатмалар, язулар һәм нурлы китап белән сина кадәр килгән рәсүлләрне дә алдакчыга чыгардылар инде."

185 . "Һәр җан иясе үлем тәмен татый һәм кыямәт көнендә әҗерләрегез сезгә төгәл бирелер. Берәү, уттан читләштерелеп оҗмахка кертелсә, ул җиңдедер. Бу дөнья тереклеге исә сокландыру белән юаныч."

186 . "Сез үзегезнең малларыгыз белән дә, үзегез белән дә сыналырсыз, сезгә кадәр китапка ия булганнардан һәм мөшрик булучылардан күп рәнҗет кеч сүз ишетерсез. Әгәр сабыр булсагыз һәм тәкъва булсагыз, хакыйкатьтә, бу — эшләрдә ныклы булудан бит."

187 . "Һәм менә Аллаһ китапка ия булганнардан: «Сез аны кешеләргә аңлатырсыз һәм качырмассыз», — дип килешү алды, алар аны сыртлары артына атып бәрделәр һәм аның өчен аз хак алдылар. Ямандыр соң аларның сатып алган нәрсәләре!"

188 . "Эшләгәннәренә шатланган һәм эшләмәгәннәре өчен мактау алырга яратучы кешеләр исәпләмәсен, һәм син дә исәпләмә, аларны газаптан котылган дип. Хакыйкатьтә, аларга үзәк өзгеч газап!"

189 . Күкләр һәм җир падишаһлыгы — Аллаһныкы һәм Аллаһ һәрнәрсәгә кодрәтле!

190 . "Хакыйкатьтә, күкләрне һәм җирне барлыкка китерүдә дә, төн белән көннең алмашынуында гакыл ияләренә аятьләр бар,"

191 . "алар аягүрә, утырып һәм ян якларына ятып Аллаһны искә алалар, күкләрнең һәм җирнең яратылуы турында фикерләп: «Раббыбыз! Син боларны бушка гына бар кылмадың бит. Дан сиңа! Ьәм безне ут газабыннан сакла!» — диючеләргә."

192 . "«Раббыбыз! Син кемне утка кертсәң, аны Син хур кылдың инде. Залимнәр өчен ярдәмчеләр юк!"

193 . "Раббыбыз! «Раббыгызга иман китерегез!» — дип иманга чакыручыны ишеттек һәм иман китердек. Раббыбыз! Безнең гөнаһларыбызны кичер, безне бозык эшләребездән акландыр һәм изгеләр белән бергә вафат ит!"

194 . "Раббыбыз! Үз рәсүлләрең аша вәгъдә иткәнеңне безгә китереп бир, кыямәт көнендә безне хур итмә! Син вәгъдәңне бозмыйсың бит!»"

195 . "Нәм Раббылары аларга җавап бирде: «Мин ир-атлардан булсын, хатын-кызлардан булсын, берәүнең дә кылган гамәлен юкка чыгармамын, сезнең бәгъзеләрегез — бәгъзеләрдән! Күчеп китеп һиҗрәт кылучыларны һәм үзләренең йортларыннан куылып чыгарылганнарны, һәм Минем юлымда җәфа чиккәннәрне һәм сугышканнарны, һәм үтерелгәннәрне — Мин аларны бозык эшләреннән акланды-рырмын һәм астында елгалар агып торган бакчаларга кертермен, Аллаһтан савап итеп, савапның яхшысы Аллаһта бит!»"

196 . Кәфер булганнарның илдәге елгырлыгы сине алдамасын!

197 . "Аз гына файдаланып тору, аннан соң исә аларның яшеренер урыннары — җәһәннәм. Ниндн яман урын бит бу!"

198 . "Ләкин үзләренең Раббыларыннан курыкканнарга — астында елгалар агып торган бакчалар, алар анда — Аллаһ кабулында, мәңге калырлар. Аллаһтан булган нәрсә турылыклылар өчен хәерледер!"

199 . "Хакыйкатьтә, әһле китап арасында Аллаһка буйсынып, Аллаһка һәм сезгә иңдерелгәнгә, һәм үзләренә иңдерелгәнгә иман китерүчеләр бар. Алар Аллаһның аятьләре өчен аз хак алмыйлар. Болар га — Раббыларыннан әҗер бар. Хакыйкатьтә, Аллаһ хисапта җитез бит!"

200 . "Ий, иман китереп инанучылар! Сабыр булыгыз һәм чыдамлы булыгыз, нык булыгыз һәм Аллаһтан куркыгыз! Шаять, сез бәхетле уңышка ирешерсез!"

 

 

 

In this page you can listen Әәл Гыймран (Гыймран гаиләсе) in English, Әәл Гыймран (Гыймран гаиләсе) and read and download Әәл Гыймран (Гыймран гаиләсе) in English veya yükleyebilirsiniz. You can download Әәл Гыймран (Гыймран гаиләсе) translation, get information on the interpretations of Quranic verses, download all translations of surah in pdf format. You can listen to the audio of Әәл Гыймран (Гыймран гаиләсе) in English or read and download. You can also share English Quranic verses on Facebook and Twitter and other social media with share buttons.

 

Көръән-Кәрим

The Holy Qur'an

Surah Translations

1 . әл-Фәтихә 2 . әл-Бакара (сыер) 3 . Әәл Гыймран (Гыймран гаиләсе) 4 . ән-Нисәә (хатын-кызлар) 5 . әл-Маидә (аш табыны) 6 . әл-Әнъгам (мал-туар) 7 . әл-Әгьраф (киртәләр) 8 . әл-Әнфәәл (табышлар) 9 . әт-Тәүбә (тәүбә) 10 . Йунус 11 . Һуд 12 . Йусуф 13 . әр-Рәгьд (күк күкрәү) 14 . Ибраһим 15 . әл-Хиҗер 16 . ән-Нәхел (бал кортлары) 17 . әл-Исра (төнге күчерү) яки бәни Исраил (Исраил угыллары) 18 . әл-Кәһеф (тау куышлыгы) 19 . Мәрйәм 20 . Та һә 21 . әл-Әмбийә (пәйгамбәрләр) 22 . әл-Хәҗҗ (хаҗ) 23 . әл-Мүъминүн (иман китереп инанучылар) 24 . ән-Нур (нур) 25 . әл-Фуркан (аергыч) 26 . әш-Шүъара (шагыйрьләр) 27 . ән-Нәмел (кырмыскалар) 28 . әл-Касас (хикәя) 29 . әд-Гъәнкәбүш (үрмәкүч) 30 . әр-Рум (румлылар) 31 . Лукман 32 . әс-Сәҗдә (сәҗдә) 33 . әл-Әхзәб (аерым төркемнәр) 34 . Сәбәә 35 . әл-Фәтыр (барлыкка китерүче) 36 . Йәә сиин 37 . әс-Саффат (сафларга төзелеп торучылар) 38 . Садъ 39 . әз-Зүмәр (төркемнәр) 40 . әл-Гафир (ярлыкаучы) 41 . әл-Фуссыләт (тәфсилләп аңлатылды) 42 . әш-Шүрә (киңәш) 43 . әз-Зухруф (бизәнүчеләр) 44 . әд-Духан (төтен) 45 . әл-Җәсийә (тезләнеп торган) 46 . әл-Әхкаф (комнар) 47 . Мухәммәт 48 . әл-Фәтех (җиңү) 49 . әл-Хуҗурат (бүлмәләр) 50 . Каф 51 . әз-Зәрийәт (таратучылар) 52 . әт-Тур (тау) 53 . ән-Нәҗем (йолдыз) 54 . әл-Камәр (ай) 55 . әр-Рәхман (һәркемгә бу дөньяда шәфкатъле булучы) 56 . әл-Уакыйгъа (котылгысыз вакыйга) 57 . әл-Хәдид (тимер) 58 . әл-Муҗәдилә (сүз көрәштерү) 59 . әл-Хәҗер (җыелыш) 60 . әл-Мумтәхәна (имтихан бирүче хатын) 61 . әс-Саффъ (сафлар) 62 . әл-Җумугъа (җомга) 63 . әл-Мунафикун (монафикълар) 64 . әт-Тәгабун (бер-береңне алдау) 65 . әт-Тәлакъ (талак кылу) 66 . әт-Тәхрим (хәрам итү) 67 . әл-Мүльк (падишаһлык) 68 . әл-Каләм (каләм) 69 . әл-Хакка (котылгысыз) 70 . әл-Мәгъәриҗ (баскычлар) 71 . Нух 72 . әл-Җинн (җеннәр) 73 . әл-Музәммил (чорналган) 74 . әл-Мудәсир (төрелгән) 75 . әл-Кыйәмә (кыямәт) 76 . әл-Инсән (кеше) 77 . әл-Мүрсәләт (җибәрелә торганнар) 78 . ән-Нәбәә (хәбәр) 79 . ән-Нәзигъат (тартып алучылар) 80 . Гъабәсә (төмсәләнде) 81 . әт-Тәкъүир (каплану) 82 . әл-Инфитар (ярылып китү) 83 . әл-Мутаффифин (алдап үлчәүчеләр) 84 . әл-Иншикакъ (ярылып китү) 85 . әл-Буруҗь (йолдызлыклар) 86 . әт-Тарекъ (төнлә баручы) 87 . әл-Әгълә (иң бөек) 88 . әл-Гашиййә (каплаучы) 89 . әл-Фәҗер (таң) 90 . әл-Бәләд (шәһәр) 91 . әш-Шәмес (кояш) 92 . әл-Ләйел (төн) 93 . әд-Духә (иртә) 94 . әл-Инширах (ярып ачу) 95 . әт-Тин (инҗир агачы) 96 . әл-Гъаләкъ (укмашкан кан тамчысы) 97 . әл-Кадер (тәкъдирләү) 98 . әл-Бшййинә (аңлаешлы билге) 99 . әз-Зәлзәлә 100 . әл-Гъадийәт (чабып баручылар) 101 . әл-Каригъа (кырып бетерүче) 102 . әт-Тәкәсүр (байлык арттыруда ярышу) 103 . әл-Гъаср (икендк вакыты) 104 . әл-Һүмәзә (яла ягучы) 105 . әл-Фил (фил) 106 . әл-Күрәйеш (корәешләр) 107 . әл-Мәгъун (хәер-садәка) 108 . әл-Кәүсәр (муллык) 109 . әл-Кәфирун (кәферләр) 110 . ән-Нәсър (ярдәм) 111 . әл-Мәсәд (хөрмә агачының сүсе) 112 . әл-Ихълас (ихласлык) 113 . әл-Фәлакъ (таң ату) 114 . ән-Нәс (кешеләр)
Танытымнар| Бу ситә хакында | Ана сәхифә ит | Сезгә ошаганнарга кушыгыз | RSS Feed
Бу ситәнең барлык эчтәлеге, ситәне белдерү шарты үтәлгәнендә, түләүсез рәвештә копийәләнә һәм таратыла ала
(c) All publication rights of the personal photos of Mr. Adnan Oktar that are present in our website and in all other Harun Yahya works belong to Global Publication Ltd. Co. They cannot be used or published without prior consent even if used partially.
© 1994 Harun Yahya. www.harunyahya.com
page_top