Лукман ( 34 Айәть )

In the Name of Allah, Most Gracious, Most Merciful;

1 . "Шәфкатьле, рәхимле Аллаһ исеме белән... Әлиф ләм мим."

2 . Бу — хикмәтле китапның аятьләре

3 . "яхшылык кылучыларга кулланма һәм мәрхәмәттән буларак,"

4 . "... намаз үтәүчеләргә, зәкәт бирүчеләргә, һәм алар әхыйрәт көненә инанучылардыр!"

5 . Алар Раббыларының туры юлында һәм алар — уңышка ирешүчеләр!

6 . Кешеләрдән шундыйлар да бар: алар һичбер белемсез Аллаһ юлыннан яздырыр өчен мәзәк-хикәяләрне сатып алалар һәм аны көлке итеп тоталар. Аларга хурлыклы газап булыр.

7 . "Һәм аңа Безнең аятьләребез укылса, колакла рында саңгыраулык булган кебек масаеп борыльш куя, нәкъ ишетмәгәнгә салышып, нәкъ колакларында саңгыраулык бар шикелле. Аны үзәк өзгеч газаг белән сөендер!"

8 . "Хакыйкатьтә, иман китереп инанган һәм игелекле эшләр эшләгәннәргә рәхәтлек бакчаларыдыр."

9 . "Аллаһның хак вәгъдәсе буенча алар анда мәнгегә! Ул — гыйззәт, хикмәт иясе!"

10 . "Ул һичбер терәксез күкләрне бар итте, сез аларны күреп торасыз. Сезнең белән җир тетрәнмәсен өчен, җир өстенә нык торучыларны ташлады һәм Ул анда һәртөрле хайваннарны таратты, һәм Без күктән суны төшердек һәм анда һәртөрле затлы тиңдәш ишләрне үстереп чыгардык."

11 . "Бу — Аллаһның барлыкка китергәне. Аннан башка булучылар нәрсәне барлыкка китергәннәр икән, Үземә күрсәтегез әле! Әйе, залимнәр — ачык адашуда!"

12 . "Без Лукманга хикмәт биргән идек инде: «Атлаһка шөкер ит! Кем шөкрана булса, ул үзе өчен шөкер итә, кем исә кадерен белмәсә... Хакыйкатьтә. Аллаһ — бернәрсәгә мохтаҗ булмаучы, данлы!"

13 . "Менә Лукман үз улын вәгазьләп: «Ий, улым! Аллаһка тиңдәш тотма! Ширек кылу, әлбәттә, бөек золым бит», — диде."

14 . "Һәм Без кешегә ата-анасына карата васыять бирдек. Аны анасы хәлсезлек өстенә хәлсезлек белән йөкләп йөри һәм аны имчәктән аеру — ике елда. Миңа һәм ата-анага шөкер ит, кайтуың да — Миңа!"

15 . "Һәм әгәр сине гыйлемең булмаган нәрсә белән Миңа тиңдәш тотарга тырыштырсалар, аларга итагатьтә булма! Һәм син дөньяда аларга яхшылыкта юлдаш бул! Һәм Миңа әверелүченең юлын тот. Аннан соң миңа кире кайтуыгыз булыр һәм Мин сезгә кылган гамәлләрегез турында хәбәр итеп бирермен!"

16 . "«Ий, улым! Әгәр бу нәрсә хәрдәл орлыгы авырлыгында булып, кыя таш эчендә булса да, яки күкләрдә, яки җирдә булса да, аны Аллаһ китерер. Хакыйкатьтә, Аллаһ — ягымлы, хәбәрдар булучы!"

17 . "Ий, улым! Намаз үтә, яхшыга өндә һәм яраксыздан тый, һәм сиңа ни кагылса да сабыр ит! Хакыйкатьтә, бу — эшләрдә кыю булудан!"

18 . "Һәм кешеләр алдында чыраеңны сытма, һәм җир йөзендә масаеп йөрмә. Хакыйкатьтә, Аллаһ һәр масаючы, мактанчыкны сөймәс!"

19 . "Һәм йөрүеңдә чамалап йөр, тавышыңны да түбәнәйт! Хакыйкатьтә, тавышларның иң ямьсезе ишәк тавышы бит!"

20 . "Аллаһның сезгә күкләрдәге һәм җирдәгеләр-не буйсындырганын һәм ачык рәвештә дә, яшерен дә сезгә Үз нигъмәтләрен яудырганын күрмәдегезме-ни? Кешеләр арасында һичбер гыйлемсез, кулланмасыз һәм нурландыручы китапсыз Аллаһ турында бәхәсләшүчеләр дә бар!"

21 . "Әгәр аларга: « Аллаһ сезгә иңдергәнгә иярегез!» дисәләр, алар: «Юк инде, без аталарыбыз тапкан нәрсәләргә иярәбез инде», — диләр. Хәтта, аларны ут газабына шайтан чакырып торса дамы?"

22 . "Һәм кем үз йөзен Аллаһка юнәлдерсә, үзе күркәм эш эшләүче булып — ул ышанычлы таянычка ябышты инде. Бар эшләрнең дә ахыры — Аллаһка!"

23 . "Һәм кем кәфер булса, аның кәферлеге сине борчымасын! Аларның кире кайтуы — Безгәдер һәм Без аларның кылган эшләрен хәбәр итәрбез! Хакыйкатьтә, Аллаһ күңел түрләрендә нәрсә булганын белә!"

24 . "Без аларны әзрәк файдаландырырбыз, шуннан соң каты газапка дучар итәрбез."

25 . "Һәм әгәр син алардан: «Күкләрне һәм җирне кем барлыкка китерде?» — дип сорасаң, алар, әлбәттә: «Аллаһ!» — дип әйтерләр. Син: «Аллаһка хәмед!» — дип әйт. Әмма аларның күбесе белми!"

26 . "Күкләрдә һәм җирдә булган нәрсәләр — Аллаһныкы! Хакыйкатьтә, Аллаһ — бернәрсәгә дә мохтаҗ булмаучы, мактау иясе!"

27 . "Әгәр җир йөзендәге булган агачлар каләм булсалар һәм диңгезгә янә җиде диңгез өстәлсә дә, хаклыкта, Аллаһның сүзләре бетмәс иде. Хакыйкатьтә, Аллаһ — гыйззәт, хикмәт иясе!"

28 . "Сезнең барлыкка китерелүегез дә һәм җирдән терелтеп чыгарылуыгыз да бер җанда кебек кенә. Хакыйкатьтә, Аллаһ — ишетүче, күрүче!"

29 . "Күрмәдеңмени: Аллаһ төнне көнгә кертә һәм көнне төнгә кертә, кояшны һәм айны буйсындыра: барысы да билгеләнгән вакытка кадәр йөри һәм Аллаһ, хакыйкатьтә, сез кылган гамәлләрдән хәбәрдар!"

30 . "Бу — шуның өчендер, Аллаһ — ул хаклыктыр, сез дога кылган Аллаһтан башкага дога кылып сораганыгыз ялган, һәм, хакыйкатьтә Аллаһ — югары булучы, олы!"

31 . "Син күрмәдеңмени: Аллаһның нигъмәте белән көймә диңгездә йөзеп йөри, сезгә Аның аятьләрен күрсәтер өчен. Хакыйкатьтә, һәр сабыр булучыга, шөкрана кылучыга монда, әлбәттә, аятьләр бардыр!"

32 . "Әгәр аларны япма шикелле дулкын капласа, алар Аның алдында динне сафлап Аллаһка ихлас килеш ялваралар. Ул аларны корыга чыгарып коткарса инде ... алардан тыелып калучылар да булыр. Безнең аятьләребезне һәр хыянәтче, яхшылыкнын кадерен белмәүче генә инкарь итәр!"

33 . "Ий, кешеләр! Раббыгыздан куркыгыз һәм шул көннән сакланыгыз: ул көнне тудыручы баласы өчен җавап бирмәс һәм бала да тудыручысы өчен бернәрсә белән җавап бирмәс. Хакыйкатьтә, Аллаһ ның вәгъдәсе хак. Һәм сезне дөнья тереклеге кызыктырмасын һәм Аллаһ турында сезне сокландыручы да сокландырмасын!"

34 . "Хакыйкатьтә, сәгать турындагы гыйлем — Аллаһта. Ул яңгыр яудыра һәм карыннарда булганнарны белә, һичбер җан иясе иртәгә нәрсә кәсеп кы лачагын белмәс, һәм һичбер җан да нинди җирлә үләчәген белми. Хакыйкатьтә, Аллаһ — белүче, хәбәрдар!"

 

 

 

In this page you can listen Лукман in English, Лукман and read and download Лукман in English veya yükleyebilirsiniz. You can download Лукман translation, get information on the interpretations of Quranic verses, download all translations of surah in pdf format. You can listen to the audio of Лукман in English or read and download. You can also share English Quranic verses on Facebook and Twitter and other social media with share buttons.

 

Көръән-Кәрим

The Holy Qur'an

Surah Translations

1 . әл-Фәтихә 2 . әл-Бакара (сыер) 3 . Әәл Гыймран (Гыймран гаиләсе) 4 . ән-Нисәә (хатын-кызлар) 5 . әл-Маидә (аш табыны) 6 . әл-Әнъгам (мал-туар) 7 . әл-Әгьраф (киртәләр) 8 . әл-Әнфәәл (табышлар) 9 . әт-Тәүбә (тәүбә) 10 . Йунус 11 . Һуд 12 . Йусуф 13 . әр-Рәгьд (күк күкрәү) 14 . Ибраһим 15 . әл-Хиҗер 16 . ән-Нәхел (бал кортлары) 17 . әл-Исра (төнге күчерү) яки бәни Исраил (Исраил угыллары) 18 . әл-Кәһеф (тау куышлыгы) 19 . Мәрйәм 20 . Та һә 21 . әл-Әмбийә (пәйгамбәрләр) 22 . әл-Хәҗҗ (хаҗ) 23 . әл-Мүъминүн (иман китереп инанучылар) 24 . ән-Нур (нур) 25 . әл-Фуркан (аергыч) 26 . әш-Шүъара (шагыйрьләр) 27 . ән-Нәмел (кырмыскалар) 28 . әл-Касас (хикәя) 29 . әд-Гъәнкәбүш (үрмәкүч) 30 . әр-Рум (румлылар) 31 . Лукман 32 . әс-Сәҗдә (сәҗдә) 33 . әл-Әхзәб (аерым төркемнәр) 34 . Сәбәә 35 . әл-Фәтыр (барлыкка китерүче) 36 . Йәә сиин 37 . әс-Саффат (сафларга төзелеп торучылар) 38 . Садъ 39 . әз-Зүмәр (төркемнәр) 40 . әл-Гафир (ярлыкаучы) 41 . әл-Фуссыләт (тәфсилләп аңлатылды) 42 . әш-Шүрә (киңәш) 43 . әз-Зухруф (бизәнүчеләр) 44 . әд-Духан (төтен) 45 . әл-Җәсийә (тезләнеп торган) 46 . әл-Әхкаф (комнар) 47 . Мухәммәт 48 . әл-Фәтех (җиңү) 49 . әл-Хуҗурат (бүлмәләр) 50 . Каф 51 . әз-Зәрийәт (таратучылар) 52 . әт-Тур (тау) 53 . ән-Нәҗем (йолдыз) 54 . әл-Камәр (ай) 55 . әр-Рәхман (һәркемгә бу дөньяда шәфкатъле булучы) 56 . әл-Уакыйгъа (котылгысыз вакыйга) 57 . әл-Хәдид (тимер) 58 . әл-Муҗәдилә (сүз көрәштерү) 59 . әл-Хәҗер (җыелыш) 60 . әл-Мумтәхәна (имтихан бирүче хатын) 61 . әс-Саффъ (сафлар) 62 . әл-Җумугъа (җомга) 63 . әл-Мунафикун (монафикълар) 64 . әт-Тәгабун (бер-береңне алдау) 65 . әт-Тәлакъ (талак кылу) 66 . әт-Тәхрим (хәрам итү) 67 . әл-Мүльк (падишаһлык) 68 . әл-Каләм (каләм) 69 . әл-Хакка (котылгысыз) 70 . әл-Мәгъәриҗ (баскычлар) 71 . Нух 72 . әл-Җинн (җеннәр) 73 . әл-Музәммил (чорналган) 74 . әл-Мудәсир (төрелгән) 75 . әл-Кыйәмә (кыямәт) 76 . әл-Инсән (кеше) 77 . әл-Мүрсәләт (җибәрелә торганнар) 78 . ән-Нәбәә (хәбәр) 79 . ән-Нәзигъат (тартып алучылар) 80 . Гъабәсә (төмсәләнде) 81 . әт-Тәкъүир (каплану) 82 . әл-Инфитар (ярылып китү) 83 . әл-Мутаффифин (алдап үлчәүчеләр) 84 . әл-Иншикакъ (ярылып китү) 85 . әл-Буруҗь (йолдызлыклар) 86 . әт-Тарекъ (төнлә баручы) 87 . әл-Әгълә (иң бөек) 88 . әл-Гашиййә (каплаучы) 89 . әл-Фәҗер (таң) 90 . әл-Бәләд (шәһәр) 91 . әш-Шәмес (кояш) 92 . әл-Ләйел (төн) 93 . әд-Духә (иртә) 94 . әл-Инширах (ярып ачу) 95 . әт-Тин (инҗир агачы) 96 . әл-Гъаләкъ (укмашкан кан тамчысы) 97 . әл-Кадер (тәкъдирләү) 98 . әл-Бшййинә (аңлаешлы билге) 99 . әз-Зәлзәлә 100 . әл-Гъадийәт (чабып баручылар) 101 . әл-Каригъа (кырып бетерүче) 102 . әт-Тәкәсүр (байлык арттыруда ярышу) 103 . әл-Гъаср (икендк вакыты) 104 . әл-Һүмәзә (яла ягучы) 105 . әл-Фил (фил) 106 . әл-Күрәйеш (корәешләр) 107 . әл-Мәгъун (хәер-садәка) 108 . әл-Кәүсәр (муллык) 109 . әл-Кәфирун (кәферләр) 110 . ән-Нәсър (ярдәм) 111 . әл-Мәсәд (хөрмә агачының сүсе) 112 . әл-Ихълас (ихласлык) 113 . әл-Фәлакъ (таң ату) 114 . ән-Нәс (кешеләр)
Танытымнар| Бу ситә хакында | Ана сәхифә ит | Сезгә ошаганнарга кушыгыз | RSS Feed
Бу ситәнең барлык эчтәлеге, ситәне белдерү шарты үтәлгәнендә, түләүсез рәвештә копийәләнә һәм таратыла ала
(c) All publication rights of the personal photos of Mr. Adnan Oktar that are present in our website and in all other Harun Yahya works belong to Global Publication Ltd. Co. They cannot be used or published without prior consent even if used partially.
© 1994 Harun Yahya. www.harunyahya.com
page_top