әс-Сәҗдә (сәҗдә) ( 30 Айәть )

In the Name of Allah, Most Gracious, Most Merciful;

1 . "Шәфкатьле, рәхимле Аллаһ исеме белән... Әлиф ләм мим."

2 . Һич шик-шөбһә юк: китапның иңдерелүе галәмнәр Раббысыннан.

3 . "Яки алар: «Аны үзе уйлап чыгарды!» — дип әйтәләрме? Әйе, бу сиңа кадәр бер үгетләүче дә килмәгән кавемне үгетләү өчен Раббыңнан хаклыктыр. Шаять, алар туры юлдан барырлар."

4 . "Аллаһ шулдыр ки, кем күкләрне, җирне һәм алар арасындагыларны алты көндә барлыкка китерде, шуннан соң Ул гарешкә таба истива кылды, һәм сезнең Аннан башка ярдәмчегез дә, яклаучы гыз да юк. Исегезгә төшермисезмени?"

5 . "Ул күктән җиргә Үз әмерен җибәрә, шуннан соң Ул, сез исәпләгән буенча, микъдар озынлыгы мең елга тигез булган көндә Аңа кире күтәрелә."

6 . "Бу — яшерен һәм ачык булганны белүче, гыйззәт иясе, рәхимле."

7 . "Ул шулдыр ки, кем барлыкка китерелгәннәрнең барысын да күркәм итте һәм кешене балчыктан ярата башлады,"

8 . шуннан аның нәселен җирәнгеч су тамчысыннан ясады.

9 . "Шуннан соң аны яратып тигезләде һәм аңа Үзенең рухын өреп кертте, сезгә ул күрү, ишетү һәм йөрәк ясады. Аз шөкер кыласыз сез!"

10 . "Һәм алар: «Әгәр без җир өстендә югалып беткәч, без яңадан барлыкта булырбызмы әллә?» — диделәр. Әйе, алар үз Раббылары белән очрашуны инкарь итүчеләр!"

11 . "«Сезгә вәкил булган үлем фәрештәсе сезне вафат итәр, аннан соң Раббыгызга кире кайтарылырсыз!» — дип әйт.»"

12 . "Һәм син гөнаһкәрләрнең үз Раббылары алдында ничек баш иеп торганнарын күрсәң иде: «Раббыбыз! Без күрдек һәм ишеттек, игелекле эшләр эшләү өчен кайтарсаң иде безне! Без инандык бит инде!»"

13 . Әгәр Без теләсәк һәр җанга туры юлны бирер идек. Ләкин Минем: «Мин җәһәннәмне җеннәр һәм кешеләр белән бергәләп тутырырмын» — дигән сүзем рас булды бит.

14 . "Бу көнегезне очрашу турында онытканыгыз өчен татыгыз әле! Хакыйкатьтә, Без сезне оныттык һәм кылганыгызга карата мәңгелек газапның тәмен татыгыз!"

15 . "Хаклыкта, Безнең аятьләребезгә иман китереп инанучылар шулардыр ... әгәр аларны искә алсалар, сәҗдәгә егылырлар һәм Раббыларына хәмед-мактау белән тәсбих әйтерләр һәм алар тәкәбберләнмәсләр!"

16 . "Аларның кабыргалары түшәкләрдән күтәрелә, алар үз Раббыларына куркып һәм өметләнеп ялваралар һәм Без биргән ризыклардан өлеш чыгаралар."

17 . "Эшләгән эшләре өчен бүләк итеп, нинди күз шатлыгы алардан яшерелгәнен бер җан иясе дә белми әле."

18 . Әллә иман китереп инанучы азгын булучы белән охшаш булырмы? Алар бертигез булмаслар!

19 . Иман китереп инанган һәм игелекле эшләр эшләгәннәргә — аларның кылган гамәлләренә карата туктап тору урыны — җәннәт бакчалары булыр.

20 . "Әмма азгын булганнарга тору урыннары — ут. Алар аннан чыгарга теләгән саен, аңа кире кайтарылырлар һәм аларга: «Сез ялган дип исәпләгән ут газабының тәмен татыгыз әле», — дип әйтелер."

21 . "Без аларга бөек газаптан башка якындагы газапны да татытырбыз әле. Шаять, алар кире кайтырлар!"

22 . "Аллаһның аятьләре искә төшерелгәннән соң алардан йөзләрен борганнан да залимрәк кем булыр икән? Хакыйкатьтә, Без гөнаһкәрләрдән үч алачакбыз!"

23 . "Һәм Без Мусага китап биргән идек инде, һәм Аның белән очрашуга шик тотма! Һәм Без аны Ис-раил угылларына юл күрсәтүче кулланма иттек."

24 . "Алар сабыр булганга күрә үзләре араларыннан Безнең боерыгыбыз буенча туры юлдан алып баручы җитәкче имамнар булдырдык, һәм алар Безнең аятьләребезгә инанганнар иде."

25 . "Хакыйкатьтә, Раббың кыямәт көнендә аларның нәрсә хакында бәхәсләшкәннәрен хәл итәр."

26 . "Аларга кадәр Безнең буыннарны һәлак иткәнебезне аңлатмадымыни? Торган урыннары аша алар йөреп торалар. Хакыйкатьтә, монда аятьләр бар. Ишетмәсләрмени алар?"

27 . "Алар күрмиләрмени Без үләнсез коры җиргә су куабыз, аның белән игеннәрне чыгарабыз, алар-дан мал-туарлары да, үзләре дә ашыйлар. Күрмиләрмени алар?"

28 . "Һәм алар: «Әгәр сез дөрөс сөйли торган булсагыз, кайчан арабызда чишелеш булыр соң?» — диләр."

29 . "«Чишелеш көнендә кәфер булучыларга иманнары файда китермәс һәм аларга кичектерү дә булмас», — дип әйт."

30 . "Алардан йөзеңне бор һәм көтеп тор, алар да көтеп торалар бит."

 

 

 

In this page you can listen әс-Сәҗдә (сәҗдә) in English, әс-Сәҗдә (сәҗдә) and read and download әс-Сәҗдә (сәҗдә) in English veya yükleyebilirsiniz. You can download әс-Сәҗдә (сәҗдә) translation, get information on the interpretations of Quranic verses, download all translations of surah in pdf format. You can listen to the audio of әс-Сәҗдә (сәҗдә) in English or read and download. You can also share English Quranic verses on Facebook and Twitter and other social media with share buttons.

 

Көръән-Кәрим

The Holy Qur'an

Surah Translations

1 . әл-Фәтихә 2 . әл-Бакара (сыер) 3 . Әәл Гыймран (Гыймран гаиләсе) 4 . ән-Нисәә (хатын-кызлар) 5 . әл-Маидә (аш табыны) 6 . әл-Әнъгам (мал-туар) 7 . әл-Әгьраф (киртәләр) 8 . әл-Әнфәәл (табышлар) 9 . әт-Тәүбә (тәүбә) 10 . Йунус 11 . Һуд 12 . Йусуф 13 . әр-Рәгьд (күк күкрәү) 14 . Ибраһим 15 . әл-Хиҗер 16 . ән-Нәхел (бал кортлары) 17 . әл-Исра (төнге күчерү) яки бәни Исраил (Исраил угыллары) 18 . әл-Кәһеф (тау куышлыгы) 19 . Мәрйәм 20 . Та һә 21 . әл-Әмбийә (пәйгамбәрләр) 22 . әл-Хәҗҗ (хаҗ) 23 . әл-Мүъминүн (иман китереп инанучылар) 24 . ән-Нур (нур) 25 . әл-Фуркан (аергыч) 26 . әш-Шүъара (шагыйрьләр) 27 . ән-Нәмел (кырмыскалар) 28 . әл-Касас (хикәя) 29 . әд-Гъәнкәбүш (үрмәкүч) 30 . әр-Рум (румлылар) 31 . Лукман 32 . әс-Сәҗдә (сәҗдә) 33 . әл-Әхзәб (аерым төркемнәр) 34 . Сәбәә 35 . әл-Фәтыр (барлыкка китерүче) 36 . Йәә сиин 37 . әс-Саффат (сафларга төзелеп торучылар) 38 . Садъ 39 . әз-Зүмәр (төркемнәр) 40 . әл-Гафир (ярлыкаучы) 41 . әл-Фуссыләт (тәфсилләп аңлатылды) 42 . әш-Шүрә (киңәш) 43 . әз-Зухруф (бизәнүчеләр) 44 . әд-Духан (төтен) 45 . әл-Җәсийә (тезләнеп торган) 46 . әл-Әхкаф (комнар) 47 . Мухәммәт 48 . әл-Фәтех (җиңү) 49 . әл-Хуҗурат (бүлмәләр) 50 . Каф 51 . әз-Зәрийәт (таратучылар) 52 . әт-Тур (тау) 53 . ән-Нәҗем (йолдыз) 54 . әл-Камәр (ай) 55 . әр-Рәхман (һәркемгә бу дөньяда шәфкатъле булучы) 56 . әл-Уакыйгъа (котылгысыз вакыйга) 57 . әл-Хәдид (тимер) 58 . әл-Муҗәдилә (сүз көрәштерү) 59 . әл-Хәҗер (җыелыш) 60 . әл-Мумтәхәна (имтихан бирүче хатын) 61 . әс-Саффъ (сафлар) 62 . әл-Җумугъа (җомга) 63 . әл-Мунафикун (монафикълар) 64 . әт-Тәгабун (бер-береңне алдау) 65 . әт-Тәлакъ (талак кылу) 66 . әт-Тәхрим (хәрам итү) 67 . әл-Мүльк (падишаһлык) 68 . әл-Каләм (каләм) 69 . әл-Хакка (котылгысыз) 70 . әл-Мәгъәриҗ (баскычлар) 71 . Нух 72 . әл-Җинн (җеннәр) 73 . әл-Музәммил (чорналган) 74 . әл-Мудәсир (төрелгән) 75 . әл-Кыйәмә (кыямәт) 76 . әл-Инсән (кеше) 77 . әл-Мүрсәләт (җибәрелә торганнар) 78 . ән-Нәбәә (хәбәр) 79 . ән-Нәзигъат (тартып алучылар) 80 . Гъабәсә (төмсәләнде) 81 . әт-Тәкъүир (каплану) 82 . әл-Инфитар (ярылып китү) 83 . әл-Мутаффифин (алдап үлчәүчеләр) 84 . әл-Иншикакъ (ярылып китү) 85 . әл-Буруҗь (йолдызлыклар) 86 . әт-Тарекъ (төнлә баручы) 87 . әл-Әгълә (иң бөек) 88 . әл-Гашиййә (каплаучы) 89 . әл-Фәҗер (таң) 90 . әл-Бәләд (шәһәр) 91 . әш-Шәмес (кояш) 92 . әл-Ләйел (төн) 93 . әд-Духә (иртә) 94 . әл-Инширах (ярып ачу) 95 . әт-Тин (инҗир агачы) 96 . әл-Гъаләкъ (укмашкан кан тамчысы) 97 . әл-Кадер (тәкъдирләү) 98 . әл-Бшййинә (аңлаешлы билге) 99 . әз-Зәлзәлә 100 . әл-Гъадийәт (чабып баручылар) 101 . әл-Каригъа (кырып бетерүче) 102 . әт-Тәкәсүр (байлык арттыруда ярышу) 103 . әл-Гъаср (икендк вакыты) 104 . әл-Һүмәзә (яла ягучы) 105 . әл-Фил (фил) 106 . әл-Күрәйеш (корәешләр) 107 . әл-Мәгъун (хәер-садәка) 108 . әл-Кәүсәр (муллык) 109 . әл-Кәфирун (кәферләр) 110 . ән-Нәсър (ярдәм) 111 . әл-Мәсәд (хөрмә агачының сүсе) 112 . әл-Ихълас (ихласлык) 113 . әл-Фәлакъ (таң ату) 114 . ән-Нәс (кешеләр)
Танытымнар| Бу ситә хакында | Ана сәхифә ит | Сезгә ошаганнарга кушыгыз | RSS Feed
Бу ситәнең барлык эчтәлеге, ситәне белдерү шарты үтәлгәнендә, түләүсез рәвештә копийәләнә һәм таратыла ала
(c) All publication rights of the personal photos of Mr. Adnan Oktar that are present in our website and in all other Harun Yahya works belong to Global Publication Ltd. Co. They cannot be used or published without prior consent even if used partially.
© 1994 Harun Yahya. www.harunyahya.com
page_top