әс-Саффат (сафларга төзелеп торучылар) ( 182 Айәть )

In the Name of Allah, Most Gracious, Most Merciful;

1 . "Шәфкатьле, рәхимле Аллаһ исеме белән... Сафларга тезелеп торучылар белән ант итәм."

2 . Һәм болытларны куып җибәрүчеләр белән!

3 . Һәм искә алуны укучылар белән!

4 . "Хакыйкатьтә, сезнең иләһегез — бердер!"

5 . "Күкләрнең, җирнең һәм алар арасындагы нәрсәләрнең Раббысы! Һәм мәшрикъларның Раббысы!"

6 . Без дөнья күген йолдызлар бизәге белән зиннәтләдек!

7 . Һәрбер баш күтәргән шайтаннан саклар өчен!

8 . Алар иң югары өемгә колак сала алмыйлар һәм алар һәр яктан атылып торалар!

9 . "Куып җибәрелү өчен, һәм аларга бетмәс газап!"

10 . "Җитез генә эләктереп алганнардан башка, аңа якты төсле яндыручы йолдыз ияреп юкка чыгара."

11 . "Син алардан фикерләрен сорап бел: алар барлыкка килүләре белән көчлерәкме, әллә Без юктан бар итеп яратканмы? Хакыйкатьтә, Без аларны ябыша торган балчыктан яраттык."

12 . "Әйе! Син гаҗәпләнәсең, алар исә мәсхәрә итеп көләләр."

13 . "Аларны искәртеп үгетләсәләр, алар исләренә дә алмый."

14 . "Һәм алар аять күрсәләр, аны мәсхәрәгә калдырып, мыскыл итәләр."

15 . "Һәм алар: «Бу ачык сихер генә бит», — дип әйтәләр."

16 . "«Без үлеп туфракка һәм сөяккә әйләнгәч, кабердән терелеп янә чыгарылырбызмы әллә?"

17 . Яки безнең борынгы ата-бабаларыбыз дамы?»

18 . "«Әйе! Һәм сез кимсетелгән булырсыз», — дип әйт."

19 . "Һәм, хаклыкта, бу — бер тавыш кына һәм менә алар карап торалар."

20 . Һәм: «Үкенеч безгә! Бу — кыямәт көне!» —диләр.

21 . Бу — сез ялганга чыгарган аерылу көне!

22 . Җыегыз залим булганнарны һәм аларның иптәшләрен һәм алар гыйбадәт кылган нәрсәләрен дә

23 . Аллаһтан башка. Һәм аларны тәмуг юлына туп- туры юнәлдерегез.

24 . Һәм туктатып торыгыз! Алардан сорау алыначак әле!

25 . «Ни булды сезгә? Ни өчен бер-берегезгә ярдәм итмисез?»

26 . Әйе! Бүген алар үз-үзләрен буйсынып тапшыручылар!

27 . Һәм алар бер-берсе янына шелтә белән килеп басалар.

28 . Алар: «Сез бит безгә уң яктан килдегез!» — дип әйтерләр.

29 . Болары әйтер: «Юк! Сез бит иман китереп инанучылардан булмадыгыз.

30 . "Һәм сезнең өстән хөкем сөрү дә юк иде, әмма сез үзегез чиктән чыккан кавем булдыгыз ич!"

31 . "Раббыбызның сүзе безнең өчен рас булды! Без, әлбәттә, авыз итәчәкбез!"

32 . Без сезне аздырып җибәрдек һәм үзебез дә юлдан язган идек инде!»

33 . Һәм шул көнне алар газапны уртаклашырлар.

34 . "Хакыйкатьтә, гөнаһлылар белән Без менә шулай итәбез!"

35 . Аларга: «Аллаһтан башка иләһ юк!» — дип әйтелгәндә алар тәкәбберләнделәр.

36 . "Һәм: «Нәрсә? Без иләһләребезне шашкан шагыйрь дип, хакыйкатьтә, ташларбызмы әллә?» — диделәр."

37 . Юк! Ул хаклык белән килде һәм рәсүлләрне раслады.

38 . "Сез, әлбәттә, үзәк өзгеч газапны татырсыз әле!"

39 . "Һәм бернәрсәгә дә җәза алмассыз, тик кылганнарыгызга гына!"

40 . Аллаһның ихлас күңелле колларыннан башка.

41 . Алар өчен билгеле булган ризык:

42 . "җиләк-җимешләр, һәм алар хөрмәтләнүчеләр"

43 . "рәхәтлек бакчаларында,"

44 . сәкеләрдә кара-каршы утырган килеш.

45 . "Аларга касәдә чишмә суын тәкъдим итеп, әйләнеп йөрерләр,"

46 . "үтә күренеп тора торган, эчкәннәргә татлы булганны,"

47 . "аннан исерү дә юк, һәм алар аннан хәлсезләнмәс тә."

48 . "Аларның яннарында оялчан зур күзлеләр,"

49 . әйтерсең сакланган йомырка кебек.

50 . Һәм алар бер-берсе янына басып сорашырлар.

51 . Алардан берәү әйтте: «Минем иптәшем бар иде.

52 . Ул әйтә иде: «Әллә син дөрестән бар дип танучы-ларданмы?

53 . "Әллә без үлеп туфракка һәм сөяккә әйләнгәч, хөкем ителербезме?»"

54 . Ул: «Сез дә карап алучылармы?» — диде.

55 . "Һәм ул карады, һәм аны тәмуг уртасында күреп алды."

56 . Ул әйтте: «Аллаһ белән ант итәм: син мине һәлак итә яздың бит.

57 . "Әгәр миңа Раббымның нигъмәте булмаса, мин дә китерелгәннәр арасыннан булыр идем."

58 . Без үлмибезмени инде?

59 . Беренче үлүебездән башка һәм без газаплан маячакбызмыни? »

60 . "Хакыйкатьтә, менә шул инде бөек җиңү!"

61 . Гамәл кылучылар менә шуның кебеккә тырышсыннар да инде!

62 . "Сыйлану өчен бусы хәерлерәкме, әллә зәкъкум агачымы?"

63 . Без аны залимнәргә фетнә-сынау өчен булдырдык.

64 . Бу агач шулдыр ул тәмуг төбеннән чыга.

65 . Аның җимешләре нәкъ шайтаннарның башлары кебек.

66 . "Һәм алар, әлбәттә, аны ашыйлар һәм корсакларын аның белән тутыралар."

67 . Шуның өстенә аларга кайнар су катнашмасы булыр.

68 . Шуннан аларның кайта торган урыннары җәһәннәм үзе булыр.

69 . Алар үз аталарын адашуда таптылар

70 . һәм аларның эзләреннән ашыктылар.

71 . Һәм аларга кадәр дә әүвәлгеләрнең күпләре адашкан иде.

72 . Без исә аларга үгетләүче җибәргән идек бит.

73 . Кара әле! Үгетләнүчеләрнең ахырлары нинди булды?

74 . Аллаһның ихлас колларыннан башка!

75 . "Һәм менә Безгә Нух ялварды, һәм никадәр яхшы җавап бирүчеләрдән Без!"

76 . Һәм Без аны һәм әһелләрен бөек афәттән коткардык.

77 . Һәм аның нәселен котылып калучылардан иттек

78 . һәм аны ахыргыларда калдырдык:

79 . «Нухка галәмнәрдә сәлам!»

80 . Яхшылык итүчеләргә Без менә шулай бирәбез!

81 . "Хакыйкатьтә, ул — Безнең иман китереп инанган колдарыбыздан бит!"

82 . Шуннан Без башкаларын суга батырдык.

83 . Һәм Ибраһим да аңа иярүчеләрдән булды.

84 . Менә ул Раббысына сәламәт кальб илә килде.

85 . Менә ул атасына һәм кавеменә әйтте: «Нәрсәгә табынасыз?

86 . Иң яман ялганда булып Аллаһтан башка иләһ-ләрне телисезме?

87 . Галәмнәр Раббысы турында нәрсә уйлыйсыз сез?»

88 . Моннан соң ул йолдызларга күз ташлап карады

89 . "һәм «Мин, хакыйкатьтә, чирлимен!» — дип әйтте."

90 . Һәм алар артка әйләнеп аның яныннан киттеләр.

91 . Һәм ул аларның иләһләре яныннан үтте һәм әйтте: «Сез ашамыйсызмыни?

92 . "Ни булды сезгә, нигә сөйләшмисез?»"

93 . Ул аларга уң кулы белән бәреп үтте

94 . һәм халык аның янына ашык-пошык килде.

95 . Ул әйтте: «Әллә сез үзегез әвәләп ясаганыгызга гыйбадәт кыласызмы?

96 . Аллаһ исә сезне дә һәм сез ясаган нәрсәне дә бар кылды бит!»

97 . Алар: «Аның өчен чыганак төзегез дә аны көчле утка ташлагыз!» — диделәр.

98 . "Алар аңа каршы мәкер-хәйлә кордылар, Без исә аларын түбәнчелеккә җиткердек."

99 . Һәм ул әйтте: «Мин Раббыма барам. Ул мине туры юлга күндерер.

100 . Раббым! Миңа изге күңеллеләрдән булганны бүләк ит!»

101 . Һәм Без аны түземле юаш малай турында хуш хәбәр илә сөендердек.

102 . "Һәм ул аның белән эш эшләрлек хәлгә җиткәч: «Ий, улым! Мин төшемдә сине корбанга чалганымны күрәм. Кара әле, син ничек күрәсең?» —диде. Ул: «Атакаем! Сиңа нәрсә әмер ителгән булса, шуны эшлә, син мине, иншәаллаһ, сабырлардан итеп табарсың», — диде."

103 . "Алар икесе дә бирелгәч һәм аны йөзтүбән салгач,"

104 . "Без аңа аваз бирдек: «Ий, Ибраһим!"

105 . Син төштә күргәнеңне расладың». Менә шулай бүләклибез Без яхшылык кылучыларны!

106 . "Хакыйкатьтә, бу — ачык сынау"

107 . һәм Без аның фидиясен олы корбан белән түләдек.

108 . Һәм Без аны ахыргыларга калдырдык:

109 . «Ибраһимга сәлам!»

110 . Менә шулай Без изгелек кылучыларны бүләклибез!

111 . Ул Безгә иман китереп инанган колдарыбыздан бит!

112 . Һәм Без аны изге күңел ияләреннән булган Исхак пәйгамбәр турысында хуш хәбәр илә сөендердек!

113 . "Һәм аны да, Исхакны да Без бәрәкәтләдек. Аларның нәселләреннән исә яхшылык эшләүче дә бар, үз- үзләрен ачыктан-ачык рәнҗетүче дә бар."

114 . Һәм Без Муса белән Һарунга яхшылык күрсәткән идек.

115 . Аларның үзләрен дә һәм кавемнәрен да бөек афәттән коткардык.

116 . Без аларга ярдәм иттек һәм алар җиңүчеләр булды.

117 . Һәм Без аларның икесенә дә тулы аңлатмалы китап китереп бирдек.

118 . Һәм аларның икесен дә туры юлга юнәлдердек.

119 . Аларның икесен дә ахыргыларда калдырдык:

120 . «Муса белән Һарунга сәлам!»

121 . "Хакыйкатьтә, менә шулай Без изгелек кылучыларны бүләклибез!"

122 . Алар икесе дә Безгә иман китереп инанган колларыбыз бит!

123 . "Һәм, хакыйкатьтә Ильяс рәсүлләр арасыннан иде."

124 . Менә ул кавеменә әйтте: «Сез әллә курыкмый сызмы?

125 . "Сез бәгългә ялварып, барлыкка китерүчеләрнең иң яхшысын ташлыйсызмы,"

126 . "Аллаһны, Раббыгызны һәм әүвәлге ата-бабала-рыгызның Раббысын?»"

127 . "Алар аны ялганчыга чыгардылар һәм алар, х-кыйкатьтә, җыелып китереләчәкләр,"

128 . Аллаһның ихлас колларыннан башка!

129 . Һәм аны ахыргыларда калдырдык:

130 . «Иль Йәсингә сәлам!»

131 . "Хакыйкатьтә, менә шулай Без изгелек кылучыларны бүләклибез!"

132 . Ул Безгә иман китереп инанган колларыбыздан бит.

133 . "Һәм, хакыйкатьтә Лут та рәсүлләр арасыннан булды."

134 . "Менә Без аның үзен дә, әһелләрен дә бергә коткардык,"

135 . калганнар арасындагы карчыктан башка.

136 . Аннан соң Без башкаларын җимереп һәлак иттек.

137 . "Һәм сез алар яныннан үтеп йөрисез, иртәсен дә"

138 . һәм төнлә дә. Гакылыгызга килмәссезмени сез?

139 . "Һәм, хакыйкатьтә, Юнус та рәсүлләрдән булды."

140 . Менә ул йөк төягән көймәгә таба качты.

141 . Көймәдәгеләр белән шобага салуда катнашты һәм отылучылардан булды.

142 . "һәм аны хут балыгы йотты, ул исә шелтәгә лаеклы иде."

143 . "Әгәр ул тәсбих әйтүчеләрдән булмаган булса,"

144 . ул чакта кубарылачак көнгә кадәр аның карынында калган булыр иде.

145 . Без аны буш ярга ташладык һәм ул чирләү хәлендә иде.

146 . Без аның өстенә йакътын-кабак агачы үстердек.

147 . Һәм Без аны йөз меңгә яки артыгракка җибәрдек.

148 . "Һәм алар иман китереп инандылар, һәм Без аларга билгеле вакытка хәтле файдаланырга мөмкинлек бирдек."

149 . "Алардан: «Раббыңның балалары кызлармыни, сезнеке исә — ир балалармы?» — дип сорап фикерләрен бел!"

150 . Без фәрештәләрне әллә хатын-кызлар итеп яраттыкмы? Һәм алар менә шаһит булдылармы?

151 . Алар үзләренең яман ялганлыкларыннан әйтмиләрме соң:

152 . "«Аллаһ тудырды!» — дип? Һәм, хакыйкатьтә, алар алдакчылар!"

153 . Ул кызларны улларга караганда артыграк күрдеме?

154 . "Нәрсә булды сезгә, ничек хөкем чыгарасыз?"

155 . Уйлап карамассызмыни сез?

156 . Әллә сезнең ачык дәлилегез бармы?

157 . "Әгәр сез дөрес сөйли торган булсагыз, китабыгызны китереп бирегез!"

158 . "Алар аның белән җеннәр арасында туганлык ясады, җеннәр исә үзләренең җыелачакларын белеп торалар бит."

159 . Аллаһка дан! Алар кушып сөйләгәннән өстен Ул!

160 . Аллаһның ихлас колларыннан башка.

161 . "« Хакыйкатьтә, сез һәм үзегез табынган нәрсәләр."

162 . "Сез аңа каршы котырта алмассыз,"

163 . тик тәмугта янучыларны гына.

164 . Һәм безнең арабызда да билгеле урыны булмаган берәү дә юктыр.

165 . "Һәм, хакыйкатьтә, без саф-саф булып торабыз,"

166 . "һәм, хакыйкатьтә, без тәсбих әйтә торабыз»."

167 . "Һәм алар, хакыйкатьтә, әйтерләр:"

168 . "«Әгәр безнең алдыбызда әүвәлгеләрдән китап булса иде,"

169 . "без, әлбәттә, Аллаһның ихлас коллары булыр идек!»"

170 . "Һәм алар аңа көферлек кылдылар, һәм алар белерләр әле!"

171 . Безнең сүзебез рәсүл итеп җибәрелгән колларыбызга алдан булган иде инде.

172 . "Аларга, әлбәттә, ярдәм ителәчәктер."

173 . "Һәм Безнең гаскәребез, әлбәттә, җиңүче."

174 . Вакытлыча син алардан йөзеңне борып куй!

175 . Һәм аларга күз сал: алар да тиздән күрәчәкләр!

176 . Алар Безнең газабыбызны ашыктыралармы әллә?

177 . "Ул аларның мәйданнарына төшкәч, үгетләнүче ләрнең иртәсе яман булачак!"

178 . Вакытлыча син алардан йөзеңне борып куй!

179 . Һәм аларга күз сал: алар да тиздән күрәчәкләр!

180 . "Раббыңа, гыйззәт Раббысына — дан! Алар кушып сөйләгәннән өстен Ул!"

181 . Һәм рәсүлләргә сәлам!

182 . Һәм галәмнәр Раббысы Аллаһка — мактау!

 

 

 

In this page you can listen әс-Саффат (сафларга төзелеп торучылар) in English, әс-Саффат (сафларга төзелеп торучылар) and read and download әс-Саффат (сафларга төзелеп торучылар) in English veya yükleyebilirsiniz. You can download әс-Саффат (сафларга төзелеп торучылар) translation, get information on the interpretations of Quranic verses, download all translations of surah in pdf format. You can listen to the audio of әс-Саффат (сафларга төзелеп торучылар) in English or read and download. You can also share English Quranic verses on Facebook and Twitter and other social media with share buttons.

 

Көръән-Кәрим

The Holy Qur'an

Surah Translations

1 . әл-Фәтихә 2 . әл-Бакара (сыер) 3 . Әәл Гыймран (Гыймран гаиләсе) 4 . ән-Нисәә (хатын-кызлар) 5 . әл-Маидә (аш табыны) 6 . әл-Әнъгам (мал-туар) 7 . әл-Әгьраф (киртәләр) 8 . әл-Әнфәәл (табышлар) 9 . әт-Тәүбә (тәүбә) 10 . Йунус 11 . Һуд 12 . Йусуф 13 . әр-Рәгьд (күк күкрәү) 14 . Ибраһим 15 . әл-Хиҗер 16 . ән-Нәхел (бал кортлары) 17 . әл-Исра (төнге күчерү) яки бәни Исраил (Исраил угыллары) 18 . әл-Кәһеф (тау куышлыгы) 19 . Мәрйәм 20 . Та һә 21 . әл-Әмбийә (пәйгамбәрләр) 22 . әл-Хәҗҗ (хаҗ) 23 . әл-Мүъминүн (иман китереп инанучылар) 24 . ән-Нур (нур) 25 . әл-Фуркан (аергыч) 26 . әш-Шүъара (шагыйрьләр) 27 . ән-Нәмел (кырмыскалар) 28 . әл-Касас (хикәя) 29 . әд-Гъәнкәбүш (үрмәкүч) 30 . әр-Рум (румлылар) 31 . Лукман 32 . әс-Сәҗдә (сәҗдә) 33 . әл-Әхзәб (аерым төркемнәр) 34 . Сәбәә 35 . әл-Фәтыр (барлыкка китерүче) 36 . Йәә сиин 37 . әс-Саффат (сафларга төзелеп торучылар) 38 . Садъ 39 . әз-Зүмәр (төркемнәр) 40 . әл-Гафир (ярлыкаучы) 41 . әл-Фуссыләт (тәфсилләп аңлатылды) 42 . әш-Шүрә (киңәш) 43 . әз-Зухруф (бизәнүчеләр) 44 . әд-Духан (төтен) 45 . әл-Җәсийә (тезләнеп торган) 46 . әл-Әхкаф (комнар) 47 . Мухәммәт 48 . әл-Фәтех (җиңү) 49 . әл-Хуҗурат (бүлмәләр) 50 . Каф 51 . әз-Зәрийәт (таратучылар) 52 . әт-Тур (тау) 53 . ән-Нәҗем (йолдыз) 54 . әл-Камәр (ай) 55 . әр-Рәхман (һәркемгә бу дөньяда шәфкатъле булучы) 56 . әл-Уакыйгъа (котылгысыз вакыйга) 57 . әл-Хәдид (тимер) 58 . әл-Муҗәдилә (сүз көрәштерү) 59 . әл-Хәҗер (җыелыш) 60 . әл-Мумтәхәна (имтихан бирүче хатын) 61 . әс-Саффъ (сафлар) 62 . әл-Җумугъа (җомга) 63 . әл-Мунафикун (монафикълар) 64 . әт-Тәгабун (бер-береңне алдау) 65 . әт-Тәлакъ (талак кылу) 66 . әт-Тәхрим (хәрам итү) 67 . әл-Мүльк (падишаһлык) 68 . әл-Каләм (каләм) 69 . әл-Хакка (котылгысыз) 70 . әл-Мәгъәриҗ (баскычлар) 71 . Нух 72 . әл-Җинн (җеннәр) 73 . әл-Музәммил (чорналган) 74 . әл-Мудәсир (төрелгән) 75 . әл-Кыйәмә (кыямәт) 76 . әл-Инсән (кеше) 77 . әл-Мүрсәләт (җибәрелә торганнар) 78 . ән-Нәбәә (хәбәр) 79 . ән-Нәзигъат (тартып алучылар) 80 . Гъабәсә (төмсәләнде) 81 . әт-Тәкъүир (каплану) 82 . әл-Инфитар (ярылып китү) 83 . әл-Мутаффифин (алдап үлчәүчеләр) 84 . әл-Иншикакъ (ярылып китү) 85 . әл-Буруҗь (йолдызлыклар) 86 . әт-Тарекъ (төнлә баручы) 87 . әл-Әгълә (иң бөек) 88 . әл-Гашиййә (каплаучы) 89 . әл-Фәҗер (таң) 90 . әл-Бәләд (шәһәр) 91 . әш-Шәмес (кояш) 92 . әл-Ләйел (төн) 93 . әд-Духә (иртә) 94 . әл-Инширах (ярып ачу) 95 . әт-Тин (инҗир агачы) 96 . әл-Гъаләкъ (укмашкан кан тамчысы) 97 . әл-Кадер (тәкъдирләү) 98 . әл-Бшййинә (аңлаешлы билге) 99 . әз-Зәлзәлә 100 . әл-Гъадийәт (чабып баручылар) 101 . әл-Каригъа (кырып бетерүче) 102 . әт-Тәкәсүр (байлык арттыруда ярышу) 103 . әл-Гъаср (икендк вакыты) 104 . әл-Һүмәзә (яла ягучы) 105 . әл-Фил (фил) 106 . әл-Күрәйеш (корәешләр) 107 . әл-Мәгъун (хәер-садәка) 108 . әл-Кәүсәр (муллык) 109 . әл-Кәфирун (кәферләр) 110 . ән-Нәсър (ярдәм) 111 . әл-Мәсәд (хөрмә агачының сүсе) 112 . әл-Ихълас (ихласлык) 113 . әл-Фәлакъ (таң ату) 114 . ән-Нәс (кешеләр)
Танытымнар| Бу ситә хакында | Ана сәхифә ит | Сезгә ошаганнарга кушыгыз | RSS Feed
Бу ситәнең барлык эчтәлеге, ситәне белдерү шарты үтәлгәнендә, түләүсез рәвештә копийәләнә һәм таратыла ала
(c) All publication rights of the personal photos of Mr. Adnan Oktar that are present in our website and in all other Harun Yahya works belong to Global Publication Ltd. Co. They cannot be used or published without prior consent even if used partially.
© 1994 Harun Yahya. www.harunyahya.com
page_top