ән-Нисәә (хатын-кызлар) ( 176 Айәть )

In the Name of Allah, Most Gracious, Most Merciful;

1 . "Шәфкатьле, рәхимле Аллаһ исеме белән... Ий, кешеләр! Сезне бер җаннан яратып, аннан ишне бар итеп һәм алардан күп ирләрне һәм хатыннарны тараткан Раббыгыздан куркыгыз! Үзе белән бер-берегезгә ялвара торган Аллаһтан һәм кардәшлек бәйләнешләреннән куркыгыз. Хакыйкатьтә, Ал- лаһ — сезнең өстегездән күзәтүче!"

2 . "Ятимнәргә аларның малларын бирегез һәм хуш булганны яман белән алмаштырмагыз. Аларның малларын үз малыгыз өстенә ашамагыз. Бу, хакыйкатьтә, бик олы гөнаһ!"

3 . "Әгәр сез ятимнәргә гадел була алмаудан курыксагыз, үзегезгә хуш булган хатыннарга өйләнегез һәм икегә дә, өчәүгә дә, дүртәүгә дә. Әгәр гадел була алмаудан курыксагыз берәүгә яки уң кулларыгыз ия булганнарга өйләнегез. Бу — якынрактыр, әгәр юлдан тайпылмаска булсагыз!"

4 . "Һәм хатыннарга бирнәләрен бүләк итеп бирегез. Әгәр алар бирнәләреннән нәрсәне булса да сезнең файдага аерсалар, аны исәнлеккә һәм саулыкка дип ашагыз."

5 . "Гакылсызларга малларыгызны бирмәгез, ул малны Аллаһ сезгә таяныч булсын дип биргән иле бит. Шул малдан аларны ризыкландырыгыз, һәм киендерегез, һәм аларга яхшы сүз әйтегез."

6 . "Ятимнәрне никах яше җиткәнче сынагыз, әгәр аларның гакылларының җитешкәнлеген белсәгез, аларга малларын бирегез; алар үсеп җиткәнгә кадәр аны исраф итеп һәм ашыгып ашамагыз! Бай булган тыелсын! Әгәр кем булса да фәкыйрь булса, яхшылык белән туклансын! Аларга малларын биргәндә шаһитлар алыгыз, хисап кылуда Аллаһ җитәчәк бит!"

7 . "Ирләргә ата-аналары һәм якыннары калдырган нәрсәдән — өлеш, хатыннарга да ата-аналары һәм якыннары калдырган нәрсәдән — өлеш. Калдырган нәрсә аз булса да, күп булса да — билгеле өлештер."

8 . "Мал бүлгән чакта якын кардәшләр, ятимнәр, ярлылар булса, аларны шуннан ризыкландырыгыз һәм аларга яхшы сүз әйтегез."

9 . "Үзләре артыннан көчсез балачага калдырып, алар өчен куркачак кешеләр курыксыннар. Алар Аллаһтан курыксыннар һәм нык сүз әйтсеннәр!"

10 . "Ятимнәрнең малларын гаделсезлек белән ашаучылар — үзләренең корсакларына ут тутыручылар, алар тәмугка керәчәкләр!"

11 . "Аллаһ сезнең балаларыгыз хакында васыять кыла: ир балага — ике кыз бала өлеше. Әгәр балалар хатын җенесеннән булсалар һәм икедән артык булсалар — аннан калган малның — өчтән ике өлеше, әгәр бер генә кыз булса — аңа яртысы. Әгәр аның баласы булса, ата-анасына, һәрберсенә калгаЕ малның — алтыдан бер өлеше. Баласы булмаса, ата- анасы варис булып калсалар, анасына — өчтән бер өлештер. Әгәр аның бертуганнары булса, васыятен һәм бурычларын түләгәннән соң, анасына — алтыдан бер өлештер. Ата-анагыз һәм балаларыгызнын. аларның файда ягыннан - Аллаһ тарафыннан билгеләнгән буенча — кайсысы сезгә якынрак икәне белмисез. Хакыйкатьтә, Аллаһ — гыйлем, хикмәт иясе!"

12 . "Һәм сезгә — хатыннарыгыз калдырган малның яртысы, әгәр аларның баласы булмаса. Әгәр аларның баласы булса, васыятен һәм бурычын түләгәннән соң сезгә — дүрттән бере. Әгәр балагыз булмаса, хатыннарыгызга сез калдырган малныа — дүрттән бере. Балагыз булса, васыятьне һәм бурыч¬ларны түләгәннән соң — хатыннарыгызга сигездә бер өлеш булыр. Әгәр дә ир кеше ерак туганлык ар-кылы варис булса яки хатын-кыз булып, аның ир яки хатыны бар икән — аларның һәрберсенә — ал тыдан бер өлеш булыр. Әгәр исә моннан да күбрәк кардәшләр булса, васыятьне һәм бурычларны түлә гәннән соң — алар өчтән берне уртаклаша — зарар китермичә, Аллаһ васыяте белән. Хакыйкатьтә, Ал-лаһ — гыйлем иясе, илтифатлы."

13 . "Аллаһның билгеләгән чикләре шулдыр. Кем дә кем Аллаһка һәм Аның рәсүленә итагатьле бул са, Аллаһ аны асларында елгалар агып торган бак чаларга кертер, ул анда мәңгегә калыр һәм бу бөек уңыштыр!"

14 . "Кем Аллаһка һәм Аның рәсүленә буйсынмаса һәм Аның куйган чикләрен бозса, Ул аны утка кертер, һәм ул анда мәңгегә калыр, һәм аңа хурлыклы газаптыр!"

15 . "Әгәр хатыннарыгыздан кемдер фәхеш кылса, аңа каршы үзегезнең арадан дүрт шаһит алыгыз һәм әгәр алар шаһитлык итсәләр, үлгәнче яки Аллаһ аларга юл булдырганчы аларны өйдә тотыгыз."

16 . "Арагыздан икәүләп шуны кылсалар, икесенә интектерегез! Әгәр тәүбә итеп яхшырсалар, аларнь: калдырыгыз. Хакыйкатьтә, Аллаһ — тәүбәне кабул итүче, рәхимле!"

17 . "Аллаһта — наданлык аркасында начар эгг эшләп тиз тәүбә кылганнарның тәүбәсен кабул нту. Аларның Аллаһ тәүбәләрен кабул итә. Хакыйкатьтә, Аллаһ — гыйлем, хикмәт иясе!"

18 . "Начарлык эшләүчеләрнең берсе алдына үлем килеп баскач кына: «Мин хәзер тәүбә итәм», диюеннән тәүбәсе кабул ителмәс. Шулай ук кәфер булып үлүчеләрнең дә тәүбәсе кабул ителмәс. Боларга Без үзәк өзгеч газапны әзерләдек."

19 . "Ий, иман китереп инанучылар! Сезгә хатыннарны мәҗбүри рәвештә мирас кылырга рөхсәт юк һәм аларны үзегез биргән нәрсәләрнең кайсыберләрен алып китүдән тыймагыз, әгәр алар ачыктан ачык бозыклык кылмасалар! Хатыннар белән лаеклы рәвештә яшәгез. Әгәр аларны җаныгыз сөймәсә, ихтимал ки, сез бернәрсәне күрә алмыйсыздыр да, ул нәрсәне исә Аллаһ күп яхшылыкка әверелдерер!"

20 . "Әгәр сез бер хатынны икенче бер хатын белән алмаштырырга теләсәгез һәм аларның берсенәкыйнтар биргән булсагыз, аннан бернәрсә дә алмагыз! Сез алдау белән, ачыктан-ачык гөнаһ ясап, алмассыз бит инде!"

21 . "Ничек ул малны ала алырсыз икән, бер-бере¬гез белән кушылганнан соң һәм алар сездән каты вәгъдә алганнан соң?"

22 . "Үзегезнең аталарыгыз никахлашкан хатынга өйләнмәгез, әгәр ул эш элек булмаган булса гына. Хакыйкатьтә, бу — бозыклык һәм әшәкелек, һәм начар юл."

23 . "Сезгә аналарыгыз да, кызларыгыз да, апа- сеңелләрегез дә, ата-ана ягыннан булучы кыз туганнарыгыз да, ир һәм кыз бертуганнарыгызның кызлары да, сөт аналарыгыз да, имчәктән имезү белән туган булганнар да, хатыннарыгызның аналары ла һәм сез кереп чыккан хатыннарыгызның тәрбия астында булучы асрау кызларыгыз да — әгәр исә кермәгән булсагыз өстегездә гөнаһ юктыр — һәм уз каныгыздан туган ир балаларыгызның хатыннары да сезгә хәрам итеп тыелган. Ике кыз туганны җыеп та өйләнү, элегрәк булмаган булса гына, тыелган. Хакыйкатьтә, Аллаһ — ярлыкаучы, рәхимле."

24 . "һәм сезгә ирле хатыннарга да, әгәр өстегезгә булган Аллаһ китабы буенча уң кулларыгыз алар-га ия булмаган булса. Тотнаклык белән һәм бозыклык кылмыйча, үзегезнең малларыгыз ярдәмендә, әйтелгәннәрдән тыш булганны сезгә эзләргә рөхсәт ителә. Алардан файдаланганыгыз өчен тиешле хакын бирегез. Моннан соң үзара нәрсә турында килешсәгез дә сезгә гөнаһ юк. Хакыйкатьтә, Аллаһ — гыйлем, хикмәт иясе!"

25 . "Әгәр сезнең арагыздан берәүнең байлыгы булмау сәбәпле иман китереп инанган гыйффәтле хатыннарга өйләнергә көче җитмәсә, уң кулыгызга эләккән иман китереп инанган кәнизәкләрегезгә өйләнегез. Аллаһ сезнең иманыгызны яхшырак белә. Сез — бер-берегездән. Аларга гаиләләренең рөхсәте белән өйләнегез, мәһәрләрен яхшы итеп түләгез — гыйффәтлеләргә, зина кылмаучыларга һәм яшерен дуслар тотмаучыларга, һәм әгәр алар гыйффәтле булсалар... Әгәр дә алар фәхешлек кылсалар, аларга гыйффәтле хатыннарга бирелә торган газапның яртысы булыр. Бу арагыздан авырлыктан курыкканнар өчен дә. Әгәр сабыр итсәгез, үзегез өчен хәерле. Аллаһ исә ярлыкаучы, рәхимле!"

26 . "Аллаһ сезгә аңлатырга һәм сездән элек яшәгәннәрнең гореф-гадәтләре буенча алып барырга һәм тәүбәләрегезне кабул итәргә тели. Аллаһ гыйлем, хикмәт иясе бит!"

27 . Аллаһ сезнең тәүбәгезне кабул итәргә тели. Үз нәфесенә баш була алмаганнар исә сезне бөек авышу белән авыштырырга телиләр.

28 . Аллаһ сезгә җиңеләйтергә тели; кеше зәгыйфь итеп яратылган иде.

29 . "Ий, иман китереп инанучылар! Үз арагызда малларыгызны әрәм итеп хаксызлык белән ашамагыз, мәгәр ул бер-берегезнең ризалыгы белән сәүдә итү генә булмаса. Үз-үзегезне дә үтермәгез! Хакыйкатьтә, Аллаһ сезгә карата рәхимле!"

30 . "Әгәр моны дошманлык һәм золымлык белән бер кеше эшләсә, Без аны утка атарбыз. Аллаһка бу җиңел бит!"

31 . "Әгәр сез тыелган олы гөнаһлардан саклансагыз, Без сезнең начар эшләрегезне алып калырбыз һәм сезне гүзәл кертү белән кертеребез!"

32 . "Аллаһ берәүләрегезгә икенчеләрегездән өстенлек өчен биргән нәрсәне теләмәгез. Ирләргә — үзләре кәсеп итеп тапкан өлеш, хатыннарга — үзләре кәсеп итеп тапкан өлеш. Аллаһның фазылын сорагыз! Хакыйкатьтә, Аллаһ һәрнәрсәне белә!"

33 . "Нәркемне ата-анасы һәм якыннары калдырган нәрсәдә Без варислар иттек, антларыгыз белән килешүне ныгытканнарга исә аларның өлешләрен бирегез. Хакыйкатьтә, Аллаһ — һәрнәрсәгә дә шаһит!"

34 . "Аллаһ кешеләрнең берсен икенчесеннән өстенрәк иткәнгә күрә һәм ирләр үз малларын сарыф кылганга күрә, алар хатыннарга караганда өстенрәк. Әдәпле хатыннар — динлеләр, Аллаһ саклаган нәрсәләрне яшерен саклыйлар. Хатыннарның баш имәвеннән курыксагыз, аларны үгетләгез, түшәктә ташлап китегез һәм аларга сугыгыз. Әгәр буйсынсалар инде, аларга каршы юл эзләмәгез. Хакыйкатьтә, Аллаһ — югары булучы, олы!"

35 . "Әгәр аларның аерылышуыннан курыксагыз, ирнең якыннарыннан да, хатынының якыннарыннан да гадел килештерүчене билгеләгез. Әгәр алар килешергә теләсә, Аллаһ алар арасында килешү салыр. Хакыйкатьтә, Аллаһ — гыйлем иясе, хәбәрдар булучы!"

36 . "Аллаһка гыйбадәт кылыгыз! Аңа һич бернәрсәне, беркемне тиңдәш тотмагыз, ата-анагызга карата, якыннарга, ятимнәргә, мескеннәргә, туганлык белән якын күршегә, күршедә булган дусыңа, мөсафирга, уң кулларыгыз ия булганга яхшылык кылу тиеш! Хакыйкатьтә, Аллаһ тәкәббер, мактанчык булучыны сөймәс,"

37 . "саран кешеләрне һәм кешеләрне саранлыкка өндәүчеләрне, Аллаһ Үз фазылыннан биргән нәрсәләрне яшерүчеләрне дә. һәм кәферләргә Без хурлыклы газап әзерләдек!"

38 . "Малларын кешеләр алдында икейөзлелектән генә сарыф итүчеләргә, Аллаһка да, әхыйрәт көненә дә ышанмаучыларга, дусты шайтан булганнарга да. Һәм дус буларак, ул бик начар бит!"

39 . Нигә аларга Аллаһка һәм әхыйрәт көненә иман китермәскә һәм Аллаһ аларга биргәннән сарыф кылмаска соң? Аллаһ алар турында белә.

40 . "Хакыйкатьтә, Аллаһ тузан бөртеге авырлыгы кадәр дә җәберләмәс, һәм әгәр яхшылык булса, Ул моны кабатлап арттырыр һәм Үз тарафыннан олы әҗер бирер."

41 . "Без һәр өммәттән шаһит белән килсәк һәм бо ларга каршы сине шаһит итсәк, ничек булыр икәв?"

42 . Ул көнне Аллаһка иман китермәгән һәм рә сүлгә буйсынмаган кешеләр үзләрен җир белән тигезләтергә теләрләр. Һәм алар Аллаһтан бер вакый-ганы да яшерә алмаслар!

43 . "Ий, иман китереп инанучылар! Әйткән сүзләрегезне аңлый алганга кадәр, исерек хәлдә намазга якын килмәгез һәм госелсез булсагыз — юлчы булудан башка — госелләнгәнгә кадәр. Авыру булсагыз яки сәфәрдә булсагыз; яки кем дә булса берәү бәдрәфтән килсә яки хатыннарга якынлык кылган булсагыз һәм су тапмасагыз, вак һәм пакь ком белән тәйәммүм кылыгыз, һәм йөзләрегезне, һәм кулларыгызны сыйпап чыгыгыз. Хакыйкатьтә, Ал-лаһ — гафу итүче, ярлыкаучы!"

44 . Китаптан өлеш бирелгән кешеләрнең адашу сатып алганнарын һәм сезне юлдан яздырырга теләгәннәрен син әллә күрмәдеңме?

45 . Сезнең дошманнарыгызны Аллаһ яхшырак белә: Аллаһның дус булуы һәм Аллаһның ярдәмче булуы җитәрлек!

46 . "Йәһүдиләрдән кайсыберләре, сүзләрнең урыннарын үзгәртеп: «Без ишеттек һәм буйсынмадык, ишетмәгәнеңне ишет һәм безнең турында кайгырт», — диделәр, телләре белән динне бозып һәм хурлап. Әгәр алар: «Без ишеттек, буйсынабыз, тың¬ла һәм безгә кара!» — дисәләр, бу аларга хәерлерәк һәм турырак булыр иде. Әмма Аллаһ аларны кәфер лекләре өчен ләгънәтләде, аларның бик азы гына иман китереп инанадыр."

47 . "Ий, китап бирелгәннәр! Без йөзләрне бозып үзгәртмәс һәм артка бормас борын яки шимбә әһелләрен ләгънәтләгән кебек аларны ләгънәтләмәстән алда, үзегез белән булганны раслап, Без иңдергәнгә иман китерегез. Аллаһның боерыгы үтәләдер!"

48 . "Аллаһ үзенә тиңдәш тотуны ярлыкамый, әмма аннан башка гөнаһларны теләгәненә ярлыкар. Аллаһ ка тиңдәш тотучы олы ялган уйлап чыгарган була."

49 . Син әллә үз-үзләрен пакьләндергән кешеләрне күрмәдеңме? Юк! Аллаһ Үзе теләгән кешене пакьләндерә һәм алар хөрмә кабыгы кадәр дә җәберләнмәс!

50 . Аларның Аллаһка ничек яла ягуларын кара әле! Бу бит ачык гөнаһ!

51 . "Син әллә китаптан өлеш бирелгән кешеләрне күрмәдеңме? Алар Җибеткә һәм Тагутка ышаналар, һәм алар иман китермәгәннәр турында: «Иман китереп инанучыларга караганда боларның юллары турырак», — диләр."

52 . "Боларны Аллаһ ләгънәтләгән. Аллаһ кемне булса да ләгънәтләсә, аңа ярдәмче тапмассың!"

53 . Әллә аларның хакимлектән өлешләре бармы һәм ул вакытта алар кешеләргә хөрмә төше өстендәге сызык кадәр дә бирмәсме?

54 . "Әллә алар Аллаһ кешеләргә Үз фазылыннан биргәнгә көнләшәләрме? Без бит Ибраһим нәсел- нәсәбенә китап һәм хикмәт бирдек, һәм аларга бөтен хакимиятне бирдек."

55 . Алар арасыннан Аңа иман китереп инанганнар да һәм Аннан баш тартучылар да булды. Һәм җәһәннәмнең ут булуы җиткәндер!

56 . "Хакыйкатьтә, Безнең аятьләребезгә иман ки- термәгәннәрне утта яндырырбыз. Алар газапны татысын өчен тиреләре янган саен, икенче тире белән алмаштырырбыз. Хакыйкатьтә, Аллаһ — гыйззәт, хикмәт иясе!"

57 . Иман китереп инанган һәм игелекле эшләр эшләгәннәрне Без астында елгалар агып торган бакчаларга кертәчәкбез. Алар анда мәңге булачаклар. Аларга анда саф хатыннар һәм Без аларны мәңге күләгәләргә иңдерербез!

58 . "Хакыйкатьтә, Аллаһ сезгә, үзегезгә тапшырылган әманәтне хуҗасына кайтарырга һәм кешеләрне хөкем иткәндә гаделлек белән хөкем итәргә боера! Нинди нигъмәтледер Аллаһның сезгә вәгазь ләгән нәрсәсе! Хакыйкатьтә, Аллаһ ишетүче, күрүче бит!"

59 . "Ий, иман китереп инанучылар! Аллаһка һәм рәсүлгә итагатьле булыгыз, үз арагыздан булган хөкем башлыкларына буйсыныгыз. Әгәр сез бернәрсә турысында сүз көрәштерсәгез, аны Аллаһка һәм Аллаһның рәсүленә кайтарыгыз, әгәр Аллаһка һәм әхыйрәт көненә ышансагыз! Бу — хәерлерәк һәм аңлатма бирү, нәтиҗә ягыннан яхшырак."

60 . "Сиңа һәм сиңа кадәр иңдерелгәннәргә иман китердек дип әйткәннәрне күрмәдеңмени син? Алар үз араларын хөкем итү өчен Тагутка юнәлергә телиләр, аларга аңа ышанмаска боерылса да. Һәм шайтан аларны бик ялгыш юлга яздырырга тели."

61 . "Һәм аларга: «Аллаһ иңдергәнгә һәм рәсүлгә килегез!» — дип әйтелсә, монафикъларның синнән бик тиз баш тартуларын күрәсең."

62 . "Әгәр алар куллары белән элек эшләгән эшләре аркасында бер авырлыкка дучар булсалар, Аллаһ белән ант итеп: «Без яхшылык һәм килешү генә теләгән идек», — дип сиңа килүләре ничек булыр соң?"

63 . "Боларның кальб-күңелләрендә нәрсә бар икәнен Аллаһ белә, алардан читкә борыл һәм аларны вәгазьлә, һәм аларга үзләре турында тәэсир итәрдәй сүз сөйлә!"

64 . "Һәр рәсүлне Без аңа Аллаһның изен-рөхсәте белән итагатьтә булсыннар дип җибәрдек. Әгәр алар, үз-үзләренә золымлык кылып сиңа килсәләр һәм Аллаһның ярлыкавын сорасалар, һәм рәсүл дә алар өчен ярлыкау сораса, әлбәттә, алар Аллаһны тә¬бәләрне кабул итүче һәм рәхимле итеп табарлар иде."

65 . Әмма юк! Раббың белән ант итәмен: алар үзләре арасындагы буталчыкка сине хөкем итүче иткәнгә кадәр иман китереп инанмаслар. Шуннан соң син хөкем чыгарган нәрсәдә алар шөбһә тапмаслар һәм бөтенләй баш иярләр.

66 . "Әгәр Без аларга: «Үз-үзегезне үтерегез яки үз йорт-җирләрегездән чыгыгыз!» — дип боерсак, алар ның азы гына моны эшләр иде. Әгәр алар вәгазь ләнгәннәрен үтәсәләр, үзләре өчен хәерлерәк һәм исбатлау өчен ныграк та булыр иде."

67 . Ул вакытта Без аларга Үзебездән олы әҗер бирер идек.

68 . "Һәм, әлбәттә, туры юлдан алып китәр идек."

69 . "Кем булса да Аллаһка һәм рәсүлгә итагатьле булса, Аллаһ нигъмәтенә ирешкән пәйгамбәрләр, хак сүз сөйләүчеләр, шәһитләр һәм изгеләр арасында бергә булыр. Иптәш буларак нинди яхшы алар!"

70 . "Бу — Аллаһның фазылыннан, Аллаһның гыйлемле булуы җитә төшкән!"

71 . "Ий, иман китереп инанучылар! Сак булыгыз, төркем-төркем булып чыгыгыз яки барыгыз да бергә булып чыгыгыз!"

72 . "Сезнең арагызда, һичшиксез, артта калучылар да бар. Әгәр сезгә авырлык тисә, ул: «Аллаһ мине нигъмәтенә ирештерде, әле ярый мин сезнең арагызд а шаһит булмадым», — диде."

73 . "Әгәр Аллаһтан фазыл килсә, сезнең белән аның арасында дуслык булмаган кебек: «Ах, әгәр мин сезнең белән бергә булсам иде, мин дә бөек җиңүгә ирешкән булыр идем», — дип әйтер."

74 . "Дөнья тереклегендә әхыйрәтне сатып алучылар Аллаһ юлында сугышсыннар! Кем исә Аллаһ юлында сугышса — яки үтерелә, яки җиңеп чыга һәм Без аңа бөек әҗер китереп бирербез."

75 . "Ни өчен сезгә Аллаһ юлында: «Раббыбыз! Безне әһелләре явыз залим булган бу карьядән чыгарсаң иде һәм Үзеңнән безгә химаяче булдырсаң иде. Безгә үзеңнән ярдәмче булдырсаң иде!» — дип әйтүче зәгыйфь хәлле ирләр һәм хатыннар, һәм балалар өчен дә сугышмаска икән?"

76 . "Иман китереп инанучылар Аллаһ юлында сугыша, кәфер булучылар исә, Тагут юлында. Сугышыгыз шайтан дуслары белән! Шайтанның хәйләсе зәгыйфь булды!"

77 . "Күрмәдеңмени син, «Кулыгызны тыегыз, намаз укыгыз, зәкәт бирегез!» — дип әйткәннәрне? Аларга сугышырга язып куелгач, аларның бер төркеме кешеләрдән Аллаһтан курыккан кебек куркалар яки аннан да ныграк куркалар. Һәм алар: «Раббыбыз! Ни өчен Син безгә сугышырга боерасың? Әгәр Син аны беразга кичектерсәң идее», — диләр. «Бу дөньядан файдалану озак түгел, әхыйрәт исә тәкъвалык ияләренә хәерлерәк һәм сез хөрмә кабыгы кадәр дә рәнҗетелмәссез», — дип әйт."

78 . "Кайда гына булсагыз да, хәтта нык итеп корып куйган манараларда булсагыз да, үлем сезне табар. Әгәр аларга яхшылык тисә: «Бу Аллаһтан» — ди-ләр. Инде аларга начарлык тисә: «Бу синнән», — диләр. «Барысы да Аллаһтан!» — дип әйт аларга. Ни өчен соң бу кавем сөйләгәнне аңлый алмый?"

79 . "Сиңа яхшылыктан тигән нәрсә — Аллаһтан, начарлыктан тигәне исә синең үзеңнән. Нәм без сине кешеләргә рәсүл итеп җибәрдек. Һәм шаһит буларак Аллаһ җитә төшкән!"

80 . "Рәсүлгә итагатьтә булган берәү Аллаһка да итагатьтәдер, кем борылып китсә, инде ... Без сине аларга сакчы итеп җибәрмәдек."

81 . "Алар: «Итагать!» — диләр. Әгәр алар синең гыйндеңнән чыксалар, төнлә белән аларның бер та- ифәтөркеме син әйткәннән башканы уйларлар һәм аларның төнлә уйлаганнарын Аллаһ язып тора. Алардан йөзеңне борып куй, Аллаһка тәвәккәллә, Аллаһның вәкил булганы җитәрлектер!"

82 . "Алар Коръән турында уйлап карамаслармы? Әгәр ул Аллаһтан гайре, башкадан булса, алар анда, әлбәттә, күп ихтиляф-каршылыклар табар иде."

83 . "Аларга иминлек яки хәвеф белән бәйле берәр хәбәр килсә, алар аның турында хәбәр тарата. Әгәр аны рәсүлгә яки үзләренең араларыннан булган башлыкларга кайтарсалар, ул вакытта аны төшенергә тырышучылар белер иде. Әгәр сезгә Аллаһның фазылы һәм аның мәрхәмәтлеге булмаса, күпләрегез, әлбәттә, шайтан артыннан иярер иде."

84 . "Аллаһ юлында сугышсана! Бу — синең үзеңә генә йөкләмәдер! Иман китереп инанучыларны өндә! Ихтимал ки, Аллаһ кәфер булучыларның гайрәт-ләнүләрен басар: Аллаһ нык гайрәтле һәм газап бирүдә көчле!"

85 . "Әгәр берәү яхшы шәфәгать белән шәфәгатьче булса, аңа аннан насыйп өлеш булыр, кем исә начарлык белән шәфәгатьче булып якласа, аңа да шулай ук аннан өлеш булыр. Хакыйкатьтә, Аллаһ һәрнәрсәгә кодрәт иясе булды!"

86 . "Әгәр сезгә сәлам биреп сәламләсәләр, аннан яхшырак булганы белән сәлам бирегез яки аны кайтарыгыз. Хакыйкатьтә, Аллаһ — һәрнәрсәне исәпләп торучы!"

87 . "Аллаһ! Аннан башка иләһ юк! Әлбәттә, кыямәт көненә сезне Ул җыяр, монда һич шик-шөбһә юк! Аллаһ сүзеннән дә хак сүз әйтүче кем бар соң?"

88 . "Ни өчен сез монафикъларга карата ике төркем булдыгыз? Кәсеп иткәннәренә күрә Аллаһ алар-ны атып бәрде! Сез Аллаһ юлдан яздырганнарны туры юлга күндерергә телисезме әллә? Берәүне Аллаһ юлдан яздырса, син аңа һич юл табып бирә алмассың!"

89 . "Алар үзләре кәфер булган шикелле сезнең дә кәфер булуыгызны һәм алар белән бәрабәр булуыгызны теләрләр иде. Алар Аллаһ юлында һиҗрәт кылмыйча үзләрен дус итеп ала күрмәгез! Әгәр алар йөзләрен борып куйсалар, аларны кайда гына тапсагыз да кырып ташлагыз! Аларны дус та итмәгез, ярдәмче итеп тә алмагыз."

90 . "... Сезнең белән алар арасында солых булган кавем белән бәйләнештә булучылардан, яки күңел күкрәкләре сезнең белән сугышудан, яисә үз кавемнәре белән сугышудан суынган булучылардан башка .... Әгәр Аллаһ теләгән булса, Ул аларга сезнен өстегездә хакимлек биргән булыр иде һәм алар сезнең белән, әлбәттә, сугышкан булырлар иде. Әгәр исә алар сездән чигенеп китсәләр, һәм сезнең белән сугышмасалар, һәм сезгә татулык тәкъдим итсәләр Аллаһ аларга каршы буларак сезгә юл бирмәс!"

91 . "Сез үзегезгә дә һәм үз кавемегезгә дә ышанычлы булырга теләгән берәүләрне табарсыз. Алар фетнәгә кайтарган саен анда эләгәләр. Әгәр алар сезне калдырмасалар һәм сезгә татулык тәкъдим ит-мәсәләр, үз кулларын тыймасалар, кайда гына тапсагыз да, аларны шунда ук алыгыз һәм үтерегез. Без алар өстеннән сезгә ачык хакимлек булдырдык!"

92 . "Иман китереп инанучыга иман китереп инанганны үтерү ярамый, хаталык белән булмаса гына. Әгәр кемдер иман китереп инанучыны хаталык белән үтереп ташласа, иман китергән бер колны иреккә җибәрү һәм аның әһелләренә йолым тапшыру тиештер, алар аны садәка итеп таратмасалар гына. Әгәр ул иманлы һәм сезгә дошман булган кавемнән булса, иман китереп инанучы кол иреккә җибәрелә. Әгәр ул сезнең белән алар арасында килешү булган кавемнән булса, әһелләренә тапшырыла торган йо-лым һәм иманлы булган колны иреккә җибәрү тиештер. Кем монысын тапмаса — берсе артыннан берсе бара торган ике ай ураза тоту булыр, Аллаһ-ка тәүбә итеп. Һәм Аллаһ — гыйлем, хикмәт иясе!"

93 . "Әгәр бер кеше иман китергәнне алдан уйлап үтерсә, аның җәзасы — тәмуг! Ул анда мәңге калыр. Аңа Аллаһ ачулы булды, һәм аны ләгънәтләде, һәм аңа бөек газап әзерләде!"

94 . "Ий, иман китереп инанучылар! Аллаһ юлына чыкканда аера белегез һәм сезгә тынычлык тәкъдим иткән кешегә дөнья тереклегеннән файдаланырга теләп: «Син — иман китермәгән бит», — дип әйтмәгез. Аллаһ каршысында табышлар күп бит. Сез элек шулай булдыгыз, әмма Аллаһ сезгә рәхмәтен кылды. Ьәм аерыгыз! Хакыйкатьтә, Аллаһ сезнең кылганыгыз турында хәбәрдар!"

95 . "Иман китереп инанучылардан зарар күрмичә, утырып торучылар белән Аллаһ юлында үз маллары һәм җаннары белән җиһад кылып тырышучылар бертигез булмаслар. Үз җаннары һәм үз маллары белән тырышучыларны Аллаһ утыручыларга караганда бер дәрәҗәгә өстен итте. Аллаһ һәрберсенә яхшылыкны вәгъдә итте, тырышучыларны исә утыручылардан бөек әҗердә өстенрәк итте"

96 . "һәм аннан бирелгән дәрәҗәләрдә, һәм ярлыкауда, һәм мәрхәмәттә. Аллаһ ярлыкаучы, рәхимле бит!"

97 . "Үз-үзләрен золымлык белән рәнҗетүчеләрне шул хәлләрендә вафат кылган чакта фәрештәләр: «Сез нинди хәлдә булдыгыз?» — дип әйтерләр. Алар исә: «Без җир йөзендә көчсезләрдән булдык», — дип әйтерләр. Фәрештәләр аларга: «Сезгә күчеп йөрү өчен Аллаһның җире киң булмадымыни?» — дип әйтерләр. Боларның урыннары — җәһәннәм һәм нинди яман сыеныр урын бит ул!"

98 . "Хәйләкәр булмаучы һәм туры юлын таба алмаган көчсез ирләрдән, хатыннардан һәм балалардан башка булмасалар гына."

99 . "Һәм болар, ихтимал, Аллаһ илә гафу ителерләр. Аллаһ гафу итүче, ярлыкаучы бит!"

100 . "Кем Аллаһ юлында һиҗрәт илә күчеп китсә, җир өстендә күп иттереп качар урын һәм иркенлек табар. Кем Аллаһ һәм Аның рәсүленә һиҗрәт кылып өеннән чыкса һәм моннан соң аңа үлем килсә, аның әҗере Аллаһ өстендә була: Аллаһ ярлыкаучы, рәхимле бит!"

101 . "Әгәр җир йөзендә сәфәр кылып йөрсәгез һәм кәферләрнең сезгә фетнә булдыруыннан курыксагыз, намазны кыскартудан сезгә гөнаһ булмас. Хакыйкатьтә, кәферләр сезгә ачык дошман!"

102 . "Әгәр алар арасында булсаң һәм аларга намаз укытсаң, синең белән алардан бер таифә-төркем булсын һәм алар коралларын алсыннар. Әгәр алар сәҗдә кылсалар, сезнең артыгызда булсыннар һәм намаз укымаган икенче төркем килсен дә, синең белән намаз укысын, һәм сак булсыннар, һәм коралларын алсыннар. Кәфер булучылар, сез коралларыгызга һәм мөлкәтегезгә гафил булып, алар сезгә бер мәел белән ташланырга теләр иде. Әгәр сез яң-гырдан интексәгез яки авыру булсагыз, коралыгызны куеп торудан гөнаһ булмас! Сак кына булыгыз! Хакыйкатьтә, Аллаһ кәферләргә хурлыклы газап әзерләде."

103 . "Намаз укып беткәч, аягүрә дә, утырганда да, ятканда да Аллаһны искә алыгыз. Куркыныч беткәч, намазны үтәгез. Хакыйкатьтә, намаз — иман китереп инанучылар өчен вакыты билгеләнгән язма фарыз."

104 . "Кавемне эзләүдә көчсезләнмәгез, әгәр интексәгез, сез интеккән кебек, хакыйкатьтә, алар да интегәдер һәм сез Аллаһтан алар өмет итмәгән нәрсәне өмет итәсез. Аллаһ гыйлем, хикмәт иясе бит!"

105 . Сиңа Аллаһ күрсәткәнчә кешеләр арасында хөкем итү өчен Без сиңа хаклык белән китап иңдердек. Хыянәт кылучылар өчен сүз көрәштерүче булма!

106 . "һәм Аллаһтан ярлыкау үтен: Аллаһ ярлыкаучы, рәхимле бит!"

107 . "Үз-үзләрен алдаганнар өчен сүз көрәштермә. Хакыйкатьтә, Аллаһ хыянәтчене һәм гөнаһкәрне сөймәс!"

108 . "Алар кешеләрдән яшеренә, Аллаһтан исә яшеренә алмыйлар. Төнлә, Аллаһка ошамаган сүзне уйлаганда да, Ул — алар белән. Аллаһ аларның кылганнарын чолгап алучы бит!"

109 . Менә сез алар өчен бу дөнья тереклегендә сүз көрәштерәсез. Кыямәт көнендә алар өчен Аллаһ белән кем сүз көрәштерер икән соң? Яки аларга кем вәкил булыр?

110 . "Әгәр берәү яманлык эшләсә яки, золым кылып, үз-үзен рәнҗетсә һәм моннан соң Аллаһтан ярлыкау сораса,.ул Аллаһны ярлыкаучы һәм рәхимле итеп табар."

111 . "Әгәр берәү гөнаһ кәсеп итеп алса, ул аны, чынлыкта, үзенә каршы кәсеп итеп аладыр. Аллаһ исә гыйлем, хикмәт иясе!"

112 . "Әгәр берәү гаепле эшне кәсеп итеп алса яки гөнаһ кылса һәм шуннан соң ул эштә гөнаһсызны гаепләсә, ул үзенә бөһтәнне һәм ачык гөнаһны үз өстенә аладыр."

113 . "Әгәр сиңа Аллаһның фазылы һәм аның мәрхәмәте булмаса, аларның бер таифә-төркеме сине юлдан яздырырга теләр иде. Алар тик үз-үзләрен генә яздыралар һәм сиңа бернәрсә белән дә зарар итә алмыйлар, һәм Аллаһ сиңа китап һәм хикмәт иңдерде һәм син белмәгәннәрне өйрәтә. Аллаһнын сиңа булган фазылы бөек!"

114 . "Аларның яшерен киңәшләренең күбесендә — садәка бирүне, яки яхшы эш эшләүне, яки кешеләр арасын килештерүне кушканнардан башка — хәерлек юк. Әгәр берәү, Аллаһ ризалыгын теләп шу ларны эшләсә, аңа бөек әҗер бирербез. "

115 . "Әгәр берәү, аңа туры юл ачык булганнан соң, рәсүлгә каршылык кылса һәм иман китереп инанучыларның юлыннан башка юлга китсә, Без аны үзе киткән юлга юнәлдерербез һәм аны җәһәннәмдә ян дырырбыз. Нинди яман җир ул!"

116 . "Хакыйкатьтә, Аллаһ Үзенә тиңдәш тотып ширек кылучыны гафу итми. Моннан башканы исә Ул теләгәненә гафу итә. Аллаһка тиңдәш тотучы олы адашу белән адашкандыр!"

117 . Алар Аннан башка хатын-кыз потларга дога кылалар һәм буйсынудан чыккан шайтанга дога кылалар.

118 . "Аллаһ аны ләгънәткә дучар итте һәм ул: «Һичшиксез мин Синең колларыңнан билгеләнгән өлешне алачакмын әле», — диде."

119 . "«Һәм аларны юлдан яздырырмын һәм күңелләрендә хыяллар тудырырмын, әлбәттә, аларга әмер биреп кушармын һәм алар мал-туарларның колакларын киссеннәр, һәм әлбәттә, аларга кушар-мын, һәм алар Аллаһ яратканны үзгәртсеннәр! Кем шайтанны Аллаһтан башка яклаучы итсә, ул ачыктан-ачык зарар күрәчәк!"

120 . Ул аларга вәгъдә итә һәм аларда хыяллар уята. Үз-үзләрен алдаудан башка шайтан нәрсә вәгъ дә итсен соң?

121 . Аларның сыеныр урыннары — җәһәннәм һәм аннан котылу тапмаслар!

122 . "Иман китереп инанучыларны, игелекле эшләр эшләүчеләрне Без астында елгалар агып торган бакчаларга кертәчәкбез, алар анда, Аллаһның хак вәгъдәсе буенча, мәңгегә калырлар. Аллаһка караганда сүздә кем ышанычлырак булсын соң?"

123 . "Бу — сезнең хыялыгыз түгел һәм әһле китапның да хыяллары түгел. Кем яманлык эшләсә, аңа шул яманлык белән җәза бирелер һәм ул Ал лаһтан башка яклаучы да, ярдәмче дә тапмас."

124 . "Кем булса да ирләрдән яки хатыннардан игелекле эшләр эшләсә һәм иман да китереп инанган булса, алар оҗмахка керәчәкләр һәм хөрмә орлыгы өстендәге сызык кадәр дә рәнҗетелмәсләр!"

125 . "Үз йөзен Аллаһка тапшырып, яхшылык кы¬лучы булып, хәниф булучы Ибраһим милләте юнәлешендә булучыдан да кем дин ягыннан яхшырак икән? Аллаһ исә Ибраһимны дус итеп алган иде."

126 . "Күкләрдәге нәрсәләр дә, җирдәге нәрсәләр дә — Аллаһта. Аллаһ — барлык нәрсәләрне чолгап алучыдыр."

127 . "Синнән хатын-кызлар турында фәтва-кара рыңны сорыйлар. « Аллаһ сезгә алар турындагы карарын һәм сезгә китапта укыла торганны — ятимнәрдән булганнарга өйләнергә теләп, сез аларга тиешле булганны бирмәгән хатыннар турында, һәм көчсез балалар турында, һәм сез ятимнәргә гаделлек эшләү турында — бирә. Нәрсәне генә хәерлектән эшләсәгез дә — Аллаһ белүче», — дип әйт."

128 . "Әгәр бер хатын иренең яратмавыннан яки күренмәскә тырышуыннан курыкса, үзара бертөрле килешүгә килсәләр, өсләрендә гөнаһ булмас. Солых хәерлерәк бит. Күңелләрдә һәрвакыт саранлык булып торса да, сез яхшылык эшләсәгез һәм тәкъва булсагыз, хакыйкатьтә, Аллаһ — сез кылганнар турысында хәбәрдар."

129 . "Гаделлек кылырга хирыс булсагыз да хатыннарыгыз арасында гаделлек кылырга һич көчегез җитмәс! Бөтен мәелне бирә күрмәгез, аны асып куйган шикелле калдырмас өчен! Әгәр килешсәгез һәм тәкъва булсагыз, хакыйкатьтә, Аллаһ — ярлыкаучы, рәхимледер!"

130 . "Әгәр алар аерылышса, Аллаһ аларның һәр кайсысын үз муллыгыннан баетыр: Аллаһ — бар мул итеп бирүче, хикмәт иясе!"

131 . "Күкләрдә һәм җирдә булган нәрсәләр — Ал-лаһныкы. Сезгә кадәр китап бирелгәннәргә дә, сезгә дә Аллаһтан куркуны васыять итеп билгеләдек. Әгәр кәфер булсагыз инде... күкләрдә һәм җирдәге нәрсәләр — Аллаһныкы бит! Аллаһ — бернәрсәгә мохтаҗ булмаучы, мактауга лаеклы."

132 . Күкләрдә һәм җирдә булган нәрсәләр — Аллаһныкы. Аллаһның вәкиллеге җитә төшкән!

133 . "Ий, кешеләр! Аллаһ теләсә, сезне алып китәр һәм башкаларны китерер. Аллаһ моңа кодрәтле бит!"

134 . "Әгәр берәү дөнья савабын теләсә, бу дөньяның да, әхыйрәтнең савабы да Аллаһ каршысында бит! Аллаһ — ишетүче дә, күрүче дә!"

135 . "Ий, иман китереп инанучылар! Гаделлектә нык булыгыз, Аллаһ алдында шаһит булыгыз, хәтта үзегезгә, ата-анагызга, якыннарыгызга каршы булса да! Ул бай яки ярлы булса да, Аллаһ — аларның икесенә дә иң якын булучы. Гаделлекне бозмас өчен нәфес хисләренә иярмәгез! Әгәр сез читләшсәгез яки кире каксагыз ... хакыйкатьтә, Аллаһ — сез кылганнардан хәбәрдар!"

136 . "Ий, иман китереп инанучылар! Аллаһка һәм Аның рәсүленә, һәм Үз рәсүленә иңдергән китапка, һәм Ул элек иңдергән китапка иман китерегезче! Берәү Аллаһка, һәм Аның фәрештәләренә, һәм Аның китапларына, һәм Аның рәсүлләренә, һәм әхыйрәт көненә карата көферлек кылса, ул бик ерак адашу белән адашкан булыр!"

137 . "Хакыйкатьтә, иман китергән һәм аннан соң кәфер булган, янә иман китергән һәм янә кәфер булган, һәм моннан соң кәферлекләрен арттырганнарны Аллаһ ярлыкамас, һәм аларны туры юлдан алып бармас!"

138 . Монафикъларны үзләренә булачак үзәк өзгеч газап турындагы хәбәр белән сөендер!

139 . "Иман китереп инанучылар урынына кәфер-ләрне дус иткәннәрне дә! Алар да болардан гыйззәт эзлиләрме әллә? Хакыйкатьтә, гыйззәт — тулысын-ча Аллаһта!"

140 . "Аллаһ сезгә китап та иңдергән иде инде: алар ышанмаган һәм мыскыл итә торган Аллаһ аятьләрен тыңлап торсагыз, хәтта алар башка бер риваятькә күчмичә, алар белән бергә утырмагыз! Алай булганда сез аларга охшаштыр. Хакыйкатьтә, Аллаһ монафикъларны да, кәферләрне дә бергәләп җәһәннәмдә җыячак,"

141 . "сезгә нәрсә булыр икәнне көтеп торучыларны. Әгәр Аллаһтан сезгә җиңү бирелсә, алар: «Әллә без сезнең белән булмадыкмы?» — диләр. Кәфер ләргә насыйп булса, алар: «Әллә без сезгә ярдәм итәргә тырышмадыкмы, иман китереп инанучылардан сакламадыкмы?» — дип әйтәләр. Аллаһ исә кыямәт көнендә сезнең арагызда хөкем кылыр һәм һич беркайчан Аллаһ иман китереп инанучыларга каршы кәферләргә юл булдырмас!"

142 . "Хакыйкатьтә, монафикълар Аллаһны алдарга тырыша, тик Ул аларның үзләрен алдый. Намаз укырга бассалар, кешеләр алдында күз буяп кына, ялкауланып кына торалар һәм Аллаһны аз гына искә алырлар,"

143 . "икеләнеп, болар арасында да, тегеләр арасында да түгелләр. Берәүне Аллаһ юлдан яздырса, син аңа һич юл тапмассың!"

144 . "Ий, иман китереп инанучылар! Кәферләрне иман китереп инанучылар урынына дус итеп тотма-гызчы! Әллә сез Аллаһ алдында үзегезгә каршы ачык ныгытма бирергә телисезме?"

145 . "Хакыйкатьтә, монафикълар утның түбән катында һәм аларга син ярдәмче һич тапмассың,"

146 . "тәүбә кылганнар, һәм килешкәннәр, һәм Аллаһка сыенганнар, һәм Аллаһ каршысында үзләренең динен ихлас тотканнардан башка! Алар иман китереп инанучылар белән бергәдер. Иман китереп инанучыларга исә Аллаһ бөек әҗер бирәчәк!"

147 . "Әгәр шөкерле булсагыз һәм иман китергән булсагыз, Аллаһ сезнең газабыгыз белән нәрсә эшләр икән? Аллаһ шөкер итүче, белүче бит!"

148 . "Аллаһ начарлык турындагы сүз белән тавыш чыгаруны яратмый, моны рәнҗетелгән берәү эшләмәсә генә. Аллаһ — ишетүче, белүче!"

149 . "Әгәр хәерлекне ачык эшләсәгез, яки яшереп калдырсагыз, яки бер начарлыкны гафу итсәгез, хакыйкатьтә, Аллаһ — кичерүче һәм кодрәтле!"

150 . "Хакыйкатьтә, Аллаһка һәм Аның рәсүлләренә карата кәферлек кылучылар, һәм Аллаһны Аның рәсүлләреннән аерырга теләүчеләр: «Моның бәгъзеләренә иман китерәбез һәм бәгьзеләрен кире кагабыз», — диләр. Һәм моның арасында юл табарга телиләр."

151 . "Алар, хаклыкта, кәферләр! Һәм Без кәфер-ләргә хурлыклы газап әзерләдек!"

152 . "Кемнәр булса да Аллаһка һәм Аның рәсүлләренә иман китергән һәм алар арасында берсен дә аермаганнарга — боларга Без әҗерләрен китереп бирәчәкбез, Аллаһ — ярлыкаучы, рәхимле бит!"

153 . "Әһле китап күктән аларга китап иңдерүен синнән сорыйлар. Алар Мусадан моннан да зурракны сораганнар иде һәм алар: «Син безгә Аллаһны ачык итеп күрсәт әле», — дип әйткәннәр. Аларны золымлыклары өчен яшен атты. Һәм, ачык аятьләр аларга килгәннән соң, бозау алдылар. Без моннан соң аларны кичердек һәм Мусага ачык хакимият бирдек!"

154 . "Алар белән килешкәндә алар өстеннән югары итеп тау күтәрдек һәм Без аларга: «Капкага сәҗдә кылган килеш керегез!» — дидек, һәм аларга Без: « Шимбәне бозмагыз!» — дидек, һәм алардан каты вәгъдә алдык,"

155 . "һәм алар вәгъдә килешүен бозганнары, Ал лаһның аятьләренә көферлекләре, һәм пәйгамбәрләрне нахакка үтергәннәре, һәм «Безнең күңелләребез томаланган», — дигән сүзләре өчен. Юк! Аллаһ, көферлекләре аркасында аларга мөһер сукты, аз булганнардан гайре алар иманлы булмаслар!"

156 . "Һәм аларның көферлекләре өчен, Мәрйәмгә бөек бөһтәннәре өчен дә."

157 . "һәм аларның: «Без бит Мәрйәм улы, коткаручы Гыйсәне, Аллаһның рәсүлен үтердек», — дигән сүзләре өчен. Алар исә аны үтермәде дә, кадаклап та куймады. Аларга шулай күренде генә! Хакыйкатьтә, бу турыда сүз көрәштерүчеләр аның турында шикләнәләр. Аларның чамалауларына гына иярүләреннән башка бу турыда бертөрле дә белемнәре юк! Алар исә аны үтермәде!"

158 . "Юк! Аллаһ аны Үзе янына күтәреп алды! Һәм Аллаһ — гыйззәт, хикмәт иясе!"

159 . "Әлбәттә, әһле китаптан, аңа үлмәс борын иман китермәгән һичкем булмас, кыямәт көнендә исә ул аларга каршы шаһит булыр."

160 . "Һәм менә Без, йәһүдилектә булучыларның золымы өчен, аларга рөхсәт ителгән хуш нәрсәләрне хәрам иттек. Һәм күпләрне Аллаһ юлыннан яздырганнары өчен дә."

161 . "Һәм аларга тыелган рибаны алганнары, кеше малларын алдау белән ашаган өчен аларның ара ларындагы кәферләргә Без үзәк өзгеч газап әзерләдек."

162 . "Ләкин алардан белемдә нык булганнарга иман китереп, сиңа иңдерелгәнгә һәм сиңа кадәр иңдерелгән нәрсәләргә инанучыларга, намаз үтәүчеләргә, зәкәт бирүчеләргә, Аллаһка һәм әхыйрәт көненә иман китереп инанучыларга Без бөек әҗер китереп бирербез!"

163 . "Без, Нухка һәм аннан соңгы пәйгамбәрләргә вәхи биргән кебек, сиңа да вәхи бирдек, һәм Без Ибраһимга, Исмәгыйльгә, Исхакка, Йагъкубка һәм буыннарга, Гыйсәгә, Әйүбкә, Юнуска, Һарунга, Сүләйманга да вәхи бирдек һәм Даудка Зәбур бирдек."

164 . Һәм Без моңа кадәр сиңа сөйләгән пәйгамбәрләрне җибәрдек һәм Без сиңа сөйләмәгән пәйгамбәрләрне дә җибәрдек. Һәм Аллаһ Муса белән сөйләм аша сөйләште.

165 . "Шатлык хәбәре белән сөендерүче һәм үгетләүче пәйгамбәрләрне, пәйгамбәрләрдән соң кешеләрнең Аллаһка каршы дәлилләре булмасын дип. Аллаһ гыйззәт, хикмәт иясе бит!"

166 . Ләкин Аллаһ сиңа иңдерелгән нәрсәгә шаһитлык кыла. Ул аны белеме белән иңдерде. Һәм фәрештәләр дә шаһитлык кылалар һәм Аллаһнын шаһит булуы җитә төшәр!

167 . "Хакыйкатьтә, кәфер булучылар һәм Аллаһ юлыннан язганнар ерак адашу белән адаштылар!"

168 . Кәфер булучылар һәм залим булганнарга Аллаһ ярлыкаучы да булмас һәм туры юлдан ла алып бармас!

169 . Җәһәннәм юлыннан гына булмаса — алар анда мәңге калыр! Бу Аллаһка җиңел бит!

170 . "Ий, кешеләр! Сезгә Раббыгыздан хаклык белән рәсүл килде, иман китерегезче! Бу сезнең өчен хәерлерәк. Әгәр көферлек кылсагыз, хакыйкатьтә, күкләрдә һәм җирдә булганнар — Аллаһныкы бит! Аллаһ гыйлем, хикмәт иясе бит!"

171 . "Ий, әһле китап! Динегездә чиктән узмагыз һәм хаклыктан башка, Аллаһка карата сүз дәшмәгез! Чынбарлыкта, коткаручы Мәрйәм углы Гыйсә — Аллаһның рәсүле һәм Аның сүзе, Ул аны Мәрйәмгә ирештерде һәм Үзеннән булган рухтыр. Һәм Аллаһ белән аның рәсүлләренә иман китерегезче! һәм «Өчәү», — дип әйтмәгез! Тыелыгыз! Бу сезнең өчен хәерлерәк. Хакыйкатьтә, Аллаһ — бердәнбер иләһ. Дан Аңа! Аның баласы булсынмы? Күкләрдә дә, җирдәгеләр дә — Аныкы. Һәм вәкил буларак Аллаһ җитә төшәр! "

172 . "Коткаручы да, Аллаһка якынлаштырылган фәрештәләр дә Аллаһка кол булуны оят итеп күрмиләр! Әгәр берәү Аңа гыйбадәт кылуны оят итеп күрсә һәм тәкәбберләнсә, Ул аларның барысын да Үз янына җыячак әле!"

173 . "Әмма, иман китереп инанучыларга һәм игелекле эшләр эшләгәннәргә — аларның әҗерләрен тулысынча бирер һәм аларга Үзенең фазылыннан да арттырыр, инде оят итеп күрүчеләрне һәм тәкәбберләнгәннәрне үзәк өзгеч газап белән газаплар. Һәм аларга Аллаһтан башка яклаучы да, ярдәмче дә табылмас!"

174 . "Ий, кешеләр! Раббыгыздан исбатлау килде һәм Без сезгә ачык нур иңдердек."

175 . "Һәм Аллаһка иман китереп, Аңа сыенып баручыларны Ул Үзенең мәрхәмәтенә һәм фазылына кертер, һәм аларны Үзенә туры юл белән алып барыр."

176 . "Алар синнән фәтва бирүне сорыйлар. «Аллаһ сезгә ерак туганлык турында фәтва бирә. Әгәр кеше һәлак булса һәм аның баласы булмыйча апа-сеңеле булса, аңа — калдырганыннан яртысы. Һәм аның баласы булмаса, ул аннан соң варисы булыр. Әгәр алар икәү булсалар, аларга ул калдырганнан — өчтән ике өлеше булыр. Әгәр туганнары ирләрдән дә, хатыннардан да булсалар, ир өчен ике хатынга булган өлештер. Адашмагыз дип, Аллаһ сезгә аңлата. Һәм Аллаһ — һәрнәрсәне дә белүче!"

 

 

 

In this page you can listen ән-Нисәә (хатын-кызлар) in English, ән-Нисәә (хатын-кызлар) and read and download ән-Нисәә (хатын-кызлар) in English veya yükleyebilirsiniz. You can download ән-Нисәә (хатын-кызлар) translation, get information on the interpretations of Quranic verses, download all translations of surah in pdf format. You can listen to the audio of ән-Нисәә (хатын-кызлар) in English or read and download. You can also share English Quranic verses on Facebook and Twitter and other social media with share buttons.

 

Көръән-Кәрим

The Holy Qur'an

Surah Translations

1 . әл-Фәтихә 2 . әл-Бакара (сыер) 3 . Әәл Гыймран (Гыймран гаиләсе) 4 . ән-Нисәә (хатын-кызлар) 5 . әл-Маидә (аш табыны) 6 . әл-Әнъгам (мал-туар) 7 . әл-Әгьраф (киртәләр) 8 . әл-Әнфәәл (табышлар) 9 . әт-Тәүбә (тәүбә) 10 . Йунус 11 . Һуд 12 . Йусуф 13 . әр-Рәгьд (күк күкрәү) 14 . Ибраһим 15 . әл-Хиҗер 16 . ән-Нәхел (бал кортлары) 17 . әл-Исра (төнге күчерү) яки бәни Исраил (Исраил угыллары) 18 . әл-Кәһеф (тау куышлыгы) 19 . Мәрйәм 20 . Та һә 21 . әл-Әмбийә (пәйгамбәрләр) 22 . әл-Хәҗҗ (хаҗ) 23 . әл-Мүъминүн (иман китереп инанучылар) 24 . ән-Нур (нур) 25 . әл-Фуркан (аергыч) 26 . әш-Шүъара (шагыйрьләр) 27 . ән-Нәмел (кырмыскалар) 28 . әл-Касас (хикәя) 29 . әд-Гъәнкәбүш (үрмәкүч) 30 . әр-Рум (румлылар) 31 . Лукман 32 . әс-Сәҗдә (сәҗдә) 33 . әл-Әхзәб (аерым төркемнәр) 34 . Сәбәә 35 . әл-Фәтыр (барлыкка китерүче) 36 . Йәә сиин 37 . әс-Саффат (сафларга төзелеп торучылар) 38 . Садъ 39 . әз-Зүмәр (төркемнәр) 40 . әл-Гафир (ярлыкаучы) 41 . әл-Фуссыләт (тәфсилләп аңлатылды) 42 . әш-Шүрә (киңәш) 43 . әз-Зухруф (бизәнүчеләр) 44 . әд-Духан (төтен) 45 . әл-Җәсийә (тезләнеп торган) 46 . әл-Әхкаф (комнар) 47 . Мухәммәт 48 . әл-Фәтех (җиңү) 49 . әл-Хуҗурат (бүлмәләр) 50 . Каф 51 . әз-Зәрийәт (таратучылар) 52 . әт-Тур (тау) 53 . ән-Нәҗем (йолдыз) 54 . әл-Камәр (ай) 55 . әр-Рәхман (һәркемгә бу дөньяда шәфкатъле булучы) 56 . әл-Уакыйгъа (котылгысыз вакыйга) 57 . әл-Хәдид (тимер) 58 . әл-Муҗәдилә (сүз көрәштерү) 59 . әл-Хәҗер (җыелыш) 60 . әл-Мумтәхәна (имтихан бирүче хатын) 61 . әс-Саффъ (сафлар) 62 . әл-Җумугъа (җомга) 63 . әл-Мунафикун (монафикълар) 64 . әт-Тәгабун (бер-береңне алдау) 65 . әт-Тәлакъ (талак кылу) 66 . әт-Тәхрим (хәрам итү) 67 . әл-Мүльк (падишаһлык) 68 . әл-Каләм (каләм) 69 . әл-Хакка (котылгысыз) 70 . әл-Мәгъәриҗ (баскычлар) 71 . Нух 72 . әл-Җинн (җеннәр) 73 . әл-Музәммил (чорналган) 74 . әл-Мудәсир (төрелгән) 75 . әл-Кыйәмә (кыямәт) 76 . әл-Инсән (кеше) 77 . әл-Мүрсәләт (җибәрелә торганнар) 78 . ән-Нәбәә (хәбәр) 79 . ән-Нәзигъат (тартып алучылар) 80 . Гъабәсә (төмсәләнде) 81 . әт-Тәкъүир (каплану) 82 . әл-Инфитар (ярылып китү) 83 . әл-Мутаффифин (алдап үлчәүчеләр) 84 . әл-Иншикакъ (ярылып китү) 85 . әл-Буруҗь (йолдызлыклар) 86 . әт-Тарекъ (төнлә баручы) 87 . әл-Әгълә (иң бөек) 88 . әл-Гашиййә (каплаучы) 89 . әл-Фәҗер (таң) 90 . әл-Бәләд (шәһәр) 91 . әш-Шәмес (кояш) 92 . әл-Ләйел (төн) 93 . әд-Духә (иртә) 94 . әл-Инширах (ярып ачу) 95 . әт-Тин (инҗир агачы) 96 . әл-Гъаләкъ (укмашкан кан тамчысы) 97 . әл-Кадер (тәкъдирләү) 98 . әл-Бшййинә (аңлаешлы билге) 99 . әз-Зәлзәлә 100 . әл-Гъадийәт (чабып баручылар) 101 . әл-Каригъа (кырып бетерүче) 102 . әт-Тәкәсүр (байлык арттыруда ярышу) 103 . әл-Гъаср (икендк вакыты) 104 . әл-Һүмәзә (яла ягучы) 105 . әл-Фил (фил) 106 . әл-Күрәйеш (корәешләр) 107 . әл-Мәгъун (хәер-садәка) 108 . әл-Кәүсәр (муллык) 109 . әл-Кәфирун (кәферләр) 110 . ән-Нәсър (ярдәм) 111 . әл-Мәсәд (хөрмә агачының сүсе) 112 . әл-Ихълас (ихласлык) 113 . әл-Фәлакъ (таң ату) 114 . ән-Нәс (кешеләр)
Танытымнар| Бу ситә хакында | Ана сәхифә ит | Сезгә ошаганнарга кушыгыз | RSS Feed
Бу ситәнең барлык эчтәлеге, ситәне белдерү шарты үтәлгәнендә, түләүсез рәвештә копийәләнә һәм таратыла ала
(c) All publication rights of the personal photos of Mr. Adnan Oktar that are present in our website and in all other Harun Yahya works belong to Global Publication Ltd. Co. They cannot be used or published without prior consent even if used partially.
© 1994 Harun Yahya. www.harunyahya.com
page_top