әш-Шүрә (киңәш) ( 53 Айәть )

In the Name of Allah, Most Gracious, Most Merciful;

1 . "Шәфкатьле, рәхимле Аллаһ исеме белән... Хә мим."

2 . Гъайн син каф.

3 . "Гыйззәтле, хикмәтле Аллаһ сиңа һәм синнән элек килгәннәргә менә шулай вәхи кыла."

4 . Күкләрдә һәм җирдә булган нәрсәләр— Аныкы. һәм Ул — югары һәм бөек!

5 . "Фәрештәләр Раббыларын тәсбих илә мактаганда, һәм җир йөзендәгеләргә ярлыкау сораганда... күкләр ярыла яза. Әйе! Аллаһ, хакыйкатьтә, ярлыкаучы, рәхимле бит!"

6 . "Аннан башка үзләренә яклаучыларны тотканнар өстеннән Аллаһ — күзәтүче, син исә алар өстеннән вәкил түгел."

7 . Карьяләр анасын һәм аның тирә-юнендәгеләрне үгетләр өчен һәм һич шик-шөбһә булмаган җыю көне турында үгетләр өчен Без сиңа менә шулай гарәпчә Коръәнне вәхи иттек. Бер төркем — җәннәттә һәм бер төркем — утта.

8 . "Әгәр Аллаһ теләсә, Ул аларны, әлбәттә, бер өммәт иткән булыр иде, ләкин Ул рәхмәтенә Үзе теләгәнне кертә, залимнәр өчен исә... химаяче дә, ярдәмче дә юк!"

9 . Алар Аннан башка яклаучыларны алдылармыни? Аллаһ бит— химаяче. Ул үлеләрне терелтә һәм Ул — һәрнәрсәгә кодрәтле!

10 . "Һәм сез нәрсә турында булса да карышсагыз— аның хөкеме Аллаһта. Бу сезгә Аллаһ — минем Раббым! Аңа мин тәвәккәлләдем, һәм Аңа итагатьтә кайтучымын."

11 . "Күкләрне һәм җирне барлыкка китерүче сезгә үзегездән иш булдырды һәм хайваннардан иш булдырды. Сезне Ул шунда тарата. Аның шикелле бернәрсә дә юк. Һәм Ул — ишетүче, күрүче!"

12 . "Күкләрнең һәм җирнең ачкычлары— Анда, теләгәненә ризыкны киң итә һәм чамалап бирә. Ул, хакыйкатьтә, барлык нәрсәләрне дә белә!"

13 . "Нухка васыять иткәнне һәм Без сиңа вәхи иткәнне, һәм Ибраһимга, һәм Мусага, һәм Гыйсәгә васыятьләнгән нәрсәне Ул сезгә диннең шәригате итте. «Динне туры тотыгыз һәм аннан фиркаләргә бүленешмәгез!» Күп иләһкә табынучылар өчен син чакырган нәрсә олы булып күренде. Аллаһ Үзенә теләгәнен сайлый һәм итагатьтә кайтучыны Үзенә алып бара."

14 . "Аларга гыйлем килгәннән соң, үзара усаллык аркасында гына аерылыштылар. Әгәр синең Раббыңның билгеле әҗәле хакындагы сүзе алдан булмаган булса, аларның арасы хәл ителгән булыр иде. Һәм, хакыйкатьтә, алардан соң китапны мирас итеп алучылар аннан шөбһәле шиктә."

15 . "Шуңа күрә өндә һәм, сиңа ничек кушылган икән, шулай итеп нык тор. Һәм аларның һәвәсләренә иярмә: «Аллаһ китаптан җибәргән нәрсәгә мин иман китереп инандым һәм миңа сезнең арагызда гадел булырга әмер ителде. Аллаһ — безнең Раббыбыз һәм сезнең Раббыгыз. Безгә — үз гамәлләребез, сезгә— үз гамәлләрегез, сезнең белән безнең арада бәхәс юк, Аллаһ безне җыяр һәм кайту да — Аңа!» — дип әйт."

16 . "Аңа җавап бирелгәннән соң, Аллаһ турында бәхәсләшүчеләрнең дәлиле Раббыларында юкка чыга, һәм алар өстенә — ачу, һәм аларга — каты газап! "

17 . "Аллаһ— хаклык белән китапны һәм үлчәү иңдерүче. Син кайдан беләсең соң, бәлки сәгать якындыр."

18 . "Аңа ышанмаганнар аны ашыктыралар. Аңа иман китереп инанучылар исә аннан куркалар һәм аның хак икәнен беләләр. Әйе! Сәгать турында шикләнүчеләр, әлбәттә, ерак адашуда!"

19 . "Аллаһ Үз колларына миһербанлы, Ул теләгәненә— ризык бирә. Һәм Ул — көчле, гыйззәт иясе!"

20 . "Кем әхыйрәт өчен иген чәчәргә теләсә, Без аның чәчкәнен арттырырбыз, кем исә дөньялык өчен иген чәчәргә теләсә, Без аңа аны бирербез, һәм аның әхыйрәттә өлеше булмас!"

21 . "Әллә аларның Аллаһ рөхсәт итмәгәнне диндә аларга шәригать итүче тиңдәшләре бармы? Әгәр карар сүзе булмаса— аларның арасы хәл ителгән булыр иде, һәм залимнәргә, хакыйкатьтә, үзәк өзгеч газап!"

22 . "Залимнәрнең кәсеп иткәннәре үзләренә кагылгач, аларның аннан куркуларын күрәсең. Иман китереп инанганнар һәм игелекле эшләр эшләгәннәр исә җәннәтнең бакчаларында. Аларга — Раббыла-рыннан теләгәннәре. Менә бу — олы фазыл!"

23 . "Иман китереп инанган һәм игелекле эшләр эшләгән колларын Аллаһ менә шулай сөендерә. «Мин сездән моның өчен әҗер сорамыйм, туганнарга карата сөю генә. Кем яхшылык кылса, аңа Без игелек өстәрбез», — дип әйт. Хакыйкатьтә, Аллаһ — ярлыкаучы һәм шөкер итүче!"

24 . "Яки алар: «Аллаһка каршы ялган уйлап чыгарды», — дип әйтерләр. Әгәр Аллаһ теләсә, синең кальбкүңелеңә мөһер салган булыр иде, һәм ялганны Аллаһ сөртеп ташлар иде, һәм Үзенең сүзләре белән хаклыкны исбатлар иде. Хакыйкатьтә, Ул күңел түрләрендәгене белә!"

25 . "Һәм Ул Үз колларыннан тәүбәне кабул итә, явызлыкларны гафу итә, һәм сезнең нәрсә эшләгәнегезне белеп тора."

26 . Һәм Ул иман китереп инанганнар һәм игелекле эшләр эшләгәннәргә җавап бирә һәм аларга Үз фазылыннан арттыра. Кәферләргә исә — каты газап!

27 . "Әгәр Аллаһ колларының ризыкларын мул итсә, алар, әлбәттә, җир йөзендә артык азарлар иде, ләкин ул үзе теләгән чама белән иңдерә. Хакыйкатьтә, Ул коллары турында хәбәрдар һәм күреп торучы!"

28 . "Ул, алар өметсезлеккә бирелгәннән соң, яңгыр иңдерә, һәм Үз рәхмәтен тарата, һәм Ул — химая че һәм данлыклы!"

29 . "Һәм аның аятьләреннән— күкләрне һәм җирне һәм анда тараткан хайваннарны яратып барлыкка китерү. Һәм әгәр теләсә, Ул аларны җыярга да кодрәтле!"

30 . "Сезгә бәла-казадан кагылганы — кулларыгыз кәсеп иткәннәндер, һәм Ул күпне гафу итә."

31 . "Һәм сез җир йөзен дә көчсезләндерә алмыйсыз, һәм Аллаһтан башка сезгә яклаучы да, ярдәмче дә юк!"

32 . Һәм Аның аятьләреннән — диңгездә таулар кебек йөзеп йөргән көймәләр.

33 . "Әгәр Ул теләсә, җилне тынычландыра һәм алар аның өстендә туктап калалар. Хакыйкатьтә, монда һәр сабыр, шөкрана булганга аятьләр бар!"

34 . "Яки Ул аларны кәсеп иткәннәренә күрә харап итә, һәм күпне гафу итә."

35 . Һәм Безнең аятьләребез турында сүз көрәштерүчеләр белсеннәр: аларга котылу юк!

36 . "Сезгә бирелгән нәрсә дөнья тереклегендә фай далану өчен генә, Аллаһта булганы исә хәерлерәк һәм дәвамлырак... иман китереп инанучыларга һәм Раббыларына тәвәккәлләгәннәргә,"

37 . "һәр гөнаһның олыларыннан һәм фәхешлек гамәлләреннән читләшүчеләргә, һәм алар — ачулары чыкканда кичерүчеләр."

38 . "Һәм Раббыларына җавап кайтаручыларга, намаз үтәүчеләргә һәм араларындагы эшләре дә киңәш белән булганнарга, һәм Без биргәннәрдән чыгым ясаучыларга."

39 . "Кемгә җәберләү кагылса, алар үзләрен яклыйлар."

40 . "Һәм явызлыкка — аның шикелле явызлык. Әгәр берәү гафу итсә һәм килешсә — аның әҗере, Аллаһта. Ул, хакыйкатьтә, залимнәрне сөймәс!"

41 . Әгәр берәү җәберләнгәннән соң үзен якласа... аларга каршы юл юк.

42 . "Хаклыкта, юл— кешеләргә золым кылучыларга һәм нахакка җир йөзендә явызлык кылучыларга гына. Болар өчен үзәк өзгеч газап!"

43 . "Әлбәттә, берәү сабыр булса һәм кичерсә... хакыйкатьтә, бу, әлбәттә, эшләрдә нык булудан."

44 . "Кемне Аллаһ юлдан яздыра икән, аңа Аннан соң яклаучы булмас. Һәм залимнәрнең газапны күргәч: «Кире кайтырга юл юкмы?» — дип әйтүләрен син күрәсең."

45 . "Һәм син аларның, хурлыктан сыгылып анда китерелгәннәрен күрерсең, алар яшерен генә караш ташлап алырлар. Һәм иман китереп инанучылар: «Хакыйкатьтә, зарарда булучылар... алар үз-үзләренә һәм әһелләренә кыямәт көнендә зарар китерүчеләр!» — дип әйтерләр. Әйе! Залимнәр— даим га запта!"

46 . Аларга Аллаһтан башка ярдәм итәрдәй яклаучылар булмас! Аллаһ юлдан яздырганга юл юк!

47 . "Аллаһтан кире кайту булмас көн килгәнгә кадәр Раббыгызга җавап бирегез. Ул көнне сезгә качар урын да булмас, һәм инкарьләп баш тарту да булмас!"

48 . "Әгәр алар борылып куйсалар... Без сине алар өстеннән сакчы итеп җибәрмәдек. Синең өстеңдә җиткерүдән башка бернәрсә дә тиеш түгел. Әгәр Без кешегә рәхмәтебезне татытсак, ул аның белән шатлана. Әгәр элек аларның куллары кәсеп иткән нәрсә өчен аңа явызлык кагылса, кеше, хакыйкатьтә, кадерсез бит."

49 . "Күкләрдә һәм җирдә падишаһлык — Аллаһныкы. Ул теләгәнен яратып барлыкка китерә. Теләгәненә кыз балалар бирә, теләгәненә ир балалар бирә."

50 . "Яки аларга ир бала да, кыз бала да бирә һәм теләгәнен үрчемсез итә. Хакыйкатьтә, Ул — белүче, кодрәтле!"

51 . "Аллаһ кеше белән сөйләшә торган булмады, тик вәхи аша яки чаршау артыннан гына, яки Ул рәсүл җибәрә һәм Үз изен-рөхсәте белән аңа теләгәнен вәхи итә. Хакыйкатьтә, Ул — югары, хикмәт иясе!"

52 . "Һәм менә шулай Без сиңа Үзебезнең әмеребездән рухны вәхи кылдык. Син китапның да, иманның да нәрсә икәнен белмәгән идең, ләкин Без анны нур иттек. Без аның белән колларыбызның теләгәнен туры юлдан алып барабыз һәм син дә, хакыйкатьтә, туры юлга алып барасың,"

53 . күкләрдә һәм җирдә булган нәрсәләр Үзенеке булучы Аллаһ юлына. Әйе! Эшләр Аллаһка кире кайталар!

 

 

 

In this page you can listen әш-Шүрә (киңәш) in English, әш-Шүрә (киңәш) and read and download әш-Шүрә (киңәш) in English veya yükleyebilirsiniz. You can download әш-Шүрә (киңәш) translation, get information on the interpretations of Quranic verses, download all translations of surah in pdf format. You can listen to the audio of әш-Шүрә (киңәш) in English or read and download. You can also share English Quranic verses on Facebook and Twitter and other social media with share buttons.

 

Көръән-Кәрим

The Holy Qur'an

Surah Translations

1 . әл-Фәтихә 2 . әл-Бакара (сыер) 3 . Әәл Гыймран (Гыймран гаиләсе) 4 . ән-Нисәә (хатын-кызлар) 5 . әл-Маидә (аш табыны) 6 . әл-Әнъгам (мал-туар) 7 . әл-Әгьраф (киртәләр) 8 . әл-Әнфәәл (табышлар) 9 . әт-Тәүбә (тәүбә) 10 . Йунус 11 . Һуд 12 . Йусуф 13 . әр-Рәгьд (күк күкрәү) 14 . Ибраһим 15 . әл-Хиҗер 16 . ән-Нәхел (бал кортлары) 17 . әл-Исра (төнге күчерү) яки бәни Исраил (Исраил угыллары) 18 . әл-Кәһеф (тау куышлыгы) 19 . Мәрйәм 20 . Та һә 21 . әл-Әмбийә (пәйгамбәрләр) 22 . әл-Хәҗҗ (хаҗ) 23 . әл-Мүъминүн (иман китереп инанучылар) 24 . ән-Нур (нур) 25 . әл-Фуркан (аергыч) 26 . әш-Шүъара (шагыйрьләр) 27 . ән-Нәмел (кырмыскалар) 28 . әл-Касас (хикәя) 29 . әд-Гъәнкәбүш (үрмәкүч) 30 . әр-Рум (румлылар) 31 . Лукман 32 . әс-Сәҗдә (сәҗдә) 33 . әл-Әхзәб (аерым төркемнәр) 34 . Сәбәә 35 . әл-Фәтыр (барлыкка китерүче) 36 . Йәә сиин 37 . әс-Саффат (сафларга төзелеп торучылар) 38 . Садъ 39 . әз-Зүмәр (төркемнәр) 40 . әл-Гафир (ярлыкаучы) 41 . әл-Фуссыләт (тәфсилләп аңлатылды) 42 . әш-Шүрә (киңәш) 43 . әз-Зухруф (бизәнүчеләр) 44 . әд-Духан (төтен) 45 . әл-Җәсийә (тезләнеп торган) 46 . әл-Әхкаф (комнар) 47 . Мухәммәт 48 . әл-Фәтех (җиңү) 49 . әл-Хуҗурат (бүлмәләр) 50 . Каф 51 . әз-Зәрийәт (таратучылар) 52 . әт-Тур (тау) 53 . ән-Нәҗем (йолдыз) 54 . әл-Камәр (ай) 55 . әр-Рәхман (һәркемгә бу дөньяда шәфкатъле булучы) 56 . әл-Уакыйгъа (котылгысыз вакыйга) 57 . әл-Хәдид (тимер) 58 . әл-Муҗәдилә (сүз көрәштерү) 59 . әл-Хәҗер (җыелыш) 60 . әл-Мумтәхәна (имтихан бирүче хатын) 61 . әс-Саффъ (сафлар) 62 . әл-Җумугъа (җомга) 63 . әл-Мунафикун (монафикълар) 64 . әт-Тәгабун (бер-береңне алдау) 65 . әт-Тәлакъ (талак кылу) 66 . әт-Тәхрим (хәрам итү) 67 . әл-Мүльк (падишаһлык) 68 . әл-Каләм (каләм) 69 . әл-Хакка (котылгысыз) 70 . әл-Мәгъәриҗ (баскычлар) 71 . Нух 72 . әл-Җинн (җеннәр) 73 . әл-Музәммил (чорналган) 74 . әл-Мудәсир (төрелгән) 75 . әл-Кыйәмә (кыямәт) 76 . әл-Инсән (кеше) 77 . әл-Мүрсәләт (җибәрелә торганнар) 78 . ән-Нәбәә (хәбәр) 79 . ән-Нәзигъат (тартып алучылар) 80 . Гъабәсә (төмсәләнде) 81 . әт-Тәкъүир (каплану) 82 . әл-Инфитар (ярылып китү) 83 . әл-Мутаффифин (алдап үлчәүчеләр) 84 . әл-Иншикакъ (ярылып китү) 85 . әл-Буруҗь (йолдызлыклар) 86 . әт-Тарекъ (төнлә баручы) 87 . әл-Әгълә (иң бөек) 88 . әл-Гашиййә (каплаучы) 89 . әл-Фәҗер (таң) 90 . әл-Бәләд (шәһәр) 91 . әш-Шәмес (кояш) 92 . әл-Ләйел (төн) 93 . әд-Духә (иртә) 94 . әл-Инширах (ярып ачу) 95 . әт-Тин (инҗир агачы) 96 . әл-Гъаләкъ (укмашкан кан тамчысы) 97 . әл-Кадер (тәкъдирләү) 98 . әл-Бшййинә (аңлаешлы билге) 99 . әз-Зәлзәлә 100 . әл-Гъадийәт (чабып баручылар) 101 . әл-Каригъа (кырып бетерүче) 102 . әт-Тәкәсүр (байлык арттыруда ярышу) 103 . әл-Гъаср (икендк вакыты) 104 . әл-Һүмәзә (яла ягучы) 105 . әл-Фил (фил) 106 . әл-Күрәйеш (корәешләр) 107 . әл-Мәгъун (хәер-садәка) 108 . әл-Кәүсәр (муллык) 109 . әл-Кәфирун (кәферләр) 110 . ән-Нәсър (ярдәм) 111 . әл-Мәсәд (хөрмә агачының сүсе) 112 . әл-Ихълас (ихласлык) 113 . әл-Фәлакъ (таң ату) 114 . ән-Нәс (кешеләр)
Танытымнар| Бу ситә хакында | Ана сәхифә ит | Сезгә ошаганнарга кушыгыз | RSS Feed
Бу ситәнең барлык эчтәлеге, ситәне белдерү шарты үтәлгәнендә, түләүсез рәвештә копийәләнә һәм таратыла ала
(c) All publication rights of the personal photos of Mr. Adnan Oktar that are present in our website and in all other Harun Yahya works belong to Global Publication Ltd. Co. They cannot be used or published without prior consent even if used partially.
© 1994 Harun Yahya. www.harunyahya.com
page_top