әл-Маидә (аш табыны) ( 120 Айәть )

In the Name of Allah, Most Gracious, Most Merciful;

1 . "Шәфкатьле, рәхимле Аллаһ исеме белән... Ий, иман китереп инанучылар! Килешүләре гездә төгәл булыгыз! Сезгә укылганнардан башка хайваннардан йорт мал-туарлары рөхсәт ителгән, сезгә ихрам хәлендә булганда ау рөхсәт ителми! Хакыйкатьтә, Аллаһ үзе теләгәнчә хөкем кыла!"

2 . "Ий, иман китереп инанучылар! Аллаһның билгеләрен дә, тыелган айларның да, корбан хайваннарның да, бизәкләнгәннәрнең дә, Раббыларының фазылын һәм ризалыгын теләп изге йортка юнәлгәннәрнең дә йолаларын бозмагыз! Сезгә рөхсәт ителгән вакытта булса, ауга чыгыгыз! Сезне, изге мәчеттән тыеп, чиктән узуга китерүче кавемгә булган нәфрәтегез гөнаһка кертмәсен. Изгелектә һәм тәкъвалыкта бер-берегезгә ярдәм итегез һәм гөнаһ белән дошманлыкта ярдәм итмәгезче! һәм Аллаһтан куркыгыз! Хакыйкатьтә, газап бирүдә Аллаһ көчле!"

3 . "Сезгә үләксә, кан, дуңгыз ите, Аллаһтан башканы әйтеп чалган, буылган һәм бәреп үтерелгән, һәм биектән егылып төшеп үлгән, һәм сөзеп үтерелгәннең ите, һәм кыргый хайван ашаган булганы — йола буенча бугазланганнан башка, һәм келәү урыннарында чалынганда, һәм уклар белән бүленгәннәрдә тыелган. Болар — бозык юлга керү. Бүген кәфер булучылар сезнең динегездән өметсезләнде. Алардан курыкмагызчы, Миннән куркыгыз! Бүген Мин сезнең өчен динегезне камилләдем һәм сезгә Үземнең нигъмәтемне дә тәмамладым. Исламны сезгә дин итү белән разый булдым. Һәм әгәр берәү ачлык сәбәпле гөнаһка авышмыйча мәҗбүр булса, хакыйкатьтә, Аллаһ — ярлыкаучы, рәхимле!"

4 . "Алар синнән үзләренә нәрсә рөхсәт ителгәнен сорыйлар. Әйт: «Сезгә хуш булган нәрсәләр һәм ерткыч хайваннарга — аларны эт өйрәткәндәге кебек — Аллаһ сезгә өйрәткән нәрсәне өйрәтүегез рөхсәт ителә! Алар сезнең өчен тотканны ашагыз һәм аның өстендә Аллаһның исемен искә алыгыз! Аллаһтан куркыгыз! Хакыйкатьтә, Аллаһ — хисапта тиз булучы!"

5 . "Бүген сезгә хуш нәрсәләр хәләл ителде һәм китап бирелгәннәрнең тәгамнәре сезгә хәләл ителгән һәм сезнең тәгамнәрегез аларга хәләл ителде. Һәм иман китергәннәрдән гыйффәтле хатыннар да һәм сезгә кадәр китап бирелгәннәрдән гыйффәтлеләр дә, әгәр үзегез гыйффәтле булып, азгынлыкка бирелмисез икән һәм яшереп сөяркә тотмыйсыз икән һәм аларга әҗерләрен түләсәгез... Әгәр кем иманнан кайтса, аның гамәле юкка чыгар һәм әхыйрәттә дә ул зыян күрүчеләрдән булыр»."

6 . "Ий, иман китереп инанучылар! Намаз укырга бассагыз, битегезне һәм кулларыгызны терсәккә кадәр юыгыз, һәм башларыгызны мәсехләп сыпырыгыз, һәм ашык сөягенә кадәр аякларыгызны юыгыз. Әгәр пакь булмасагыз — сафланыгыз; әгәр исә авыру булсагыз, яки юлда булсагыз, яки сездән кем дә булса тышка чыгып килсә, яки хатыннарга якынлык белән тотынган булса һәм су тапмас хәлдә чиста ком белән тәйәммүм кылыгыз: аның белән битләрегезне һәм кулларыгызны ышкыгыз. Аллаһ сезгә авырлык булдырырга теләми, ләкин сезне сафландырырга гына һәм Үзенең нигъмәтен тәмамлавын гына тели! Шаять, сез шөкер итәрсез!"

7 . "Аллаһның сезгә булган нигъмәтен һәм аның сезнең белән төзегән килешүен искә алыгыз. Сез: «Без ишеттек һәм буйсынабыз», — дип әйткән идегез! Аллаһтан куркыгызчы! Хакыйкатьтә, Аллаһ — күкрәк түрләрендә булганны белүче!"

8 . "Ий, иман китереп инанучылар! Аллаһ каршында нык булыгыз һәм гаделлек белән шаһитлык кылучы булыгыз! Кешеләргә карата нәфрәтегез сезне гаделсезлек гөнаһына алып бара күрмәсен! Гадел булыгыз! Бу — тәкъвалыкка якынрак! Хакыйкатьтә. Аллаһ — сез кылган гамәлләрдән хәбәрдар!"

9 . "Иман китереп, игелекле эшләр эшләгәннәргә Аллаһ вәгъдә итте: аларга — ярлыкау һәм бөек әҗер!"

10 . Кәфер булып һәм Безнең аятьләребезне ялганга чыгаручылар исә — тәмуг әһелләре!

11 . "Ий, иман китереп инанучылар! Аллаһның сезгә булган нигъмәтен искә төшерегез: кавем сезгә кулларын сузарга теләгәндә Ул аларның кулларын сездән тотып калды. Аллаһтан куркыгыз! Һәм иман китереп инанучылар Аллаһка тәвәккәлләсеннәр!"

12 . "һәм Аллаһ Исраил угылларыннан килешү алган иде: һәм Без алардан унике юлбашчы җибәрдек. Һәм Аллаһ аларга: «Мин сезнең белән булырмын. Әгәр сез намаз үтәсәгез, һәм зәкәт түләсәгез, һәм Минем рәсүлләремә иман китерсәгез, һәм аларны олыласагыз, һәм Аллаһка яхшы бурыч бирсәгез, Мин сезне, әлбәттә, яман эшләрегездән яр¬лыкармын, һәм, әлбәттә, астында елгалар агып торган бакчаларга кертеп җибәрермен. Әмма моннан соң сездән берәү кәфер булса, ул туры юлдан адашкан булыр», — дип әйтте."

13 . "Алар үз килешүләрен бозганнары өчен Без аларга ләгънәт укыдык һәм аларның күңел-кальб- ләрен каты иттек, алар сүзләрне урыннарыннан күчереп бозалар һәм исләренә төшерелгәннең бер өлешен алар оныттылар. Син аларның, азларыннан башка, хыянәтчелекләре турында һаман белеп торудан туктамассың. Аларны гафу ит һәм кичер! Хакыйкатьтә, Аллаһ яхшылык эшләгәннәрне сөядер!"

14 . Һәм: «Без нәсаралар!» — диючеләреннән дә Без килешүләрен алдык. Алар да исләренә төшерелгән нәрсәләрнең бер өлешен оныттылар. Һәм Без алар арасында кыямәт көненә кадәр дошманлык һәм нәфрәт уяттык. Соңыннан исә Аллаһ аларга нәрсә кылганнарын хәбәр итеп бирәчәк!

15 . "Ий, әһле китап! Сезгә Безнең рәсүлебез килде, ул сезгә китаптан сез яшереп торганнарның күп нәрсәләрен аңлата һәм күп нәрсәне гафу итә. Сезгә Аллаһтан нур һәм ачык китап килде!"

16 . Аның белән Аллаһ Үзенең ризалыгына ияргәннәрне тынычлык юлларыннан илтә. Үз изен- рөхсәте белән Ул аларны караңгылыктан яктылыкка чыгара һәм туры юлга күндерә.

17 . "«Аллаһ — ул Мәрйәм улы, коткаручы!» дигәннәр кәфер булды. «Әгәр Аллаһ, Мәрйәм улы коткаручыны, аның анасын һәм җирдә булганнарның бөтенесен дә һәлак итәргә теләсә, Аллаһка каршы нәрсә булса да эшләргә кемнең көченнән килер икән?» — дип әйт. Күкләрдәге һәм җирдәге, һәм алар арасындагының падишаһлыгы — Аллаһта. Ул теләгән нәрсәне ярата: Аллаһ — һәрнәрсәгә кодрәтле!"

18 . "Һәм йәһүдиләр, һәм нәсаралар: «Без — Ал-лаһның уллары һәм Аның сөеклеләре», — дип әйттеләр. «Алай булгач, сезнең гөнаһларыгыз өчен Ул сезне ни өчен газаплый соң? Юк! Ул бар иткәннәрдән сез бары кешеләр генә, Ул кемне теләсә — кичерә һәм кемне теләсә — газаплый. Күкләрдә һәм җирдә, һәм алар арасындагының падишаһлыгы Аллаһта һәм кайтарылу — Аңа!» — дип әйт."

19 . "Ий, әһле китап! Безнең рәсүлебез сезгә: «Безгә сөенү хәбәре җиткерүче дә, үгетләүче дә килмәде» — дип әйтмәсен өчен, рәсүлләр килмичә торган арада килде. Һәм менә сезгә сөенү хәбәре җиткерүче һәм үгетләүче килде. Аллаһ — һәрнәрсәгә кодрәтле!"

20 . "Менә Муса үз кавеменә әйтте: «Ий, кавемем! Аллаһның сезгә нигъмәтен искә алыгыз! Ул бит сезгә үз арагыздан пәйгамбәрләр булдырды, сезне падишаһлар итте һәм галәмнәрдән берәүгә дә бирелмәгәнен сезгә бирде."

21 . "Ий, кавемем! Аллаһтан сезгә язылган изге җиргә керегез һәм артларыгызга әйләнмәгез! Югыйсә зыян күрүчеләрдән булырсыз!."

22 . "Алар: «Ий, Муса! Анда бит пәһлеван булучылар кавеме яши, алар чыкмыйча, без һич анда кермәячәкбез, аннан чыксалар исә без кереп китәрбез!» — дип әйттеләр."

23 . "Аллаһ нигъмәтен биргәннәрдән курыккан ике ир кеше: «Сез аларга капкадан керегез. Сез аның аркылы анда керсәгез, хакыйкатьтә, өстенлек алучы булырсыз! Әгәр иман китереп инанган булсагыз, Аллаһка тәвәккәлләгез!» — диделәр."

24 . "Алар: «Ий, Муса! Алар анда булганда, без ул җиргә һич беркайчан кермәячәкбез. Син Раббын белән барып икәүләп сугышыгыз, без исә менә монда утырып торырбыз», — диделәр."

25 . "«Раббым! Мин тик үз-үземә һәм туганыма гына хуҗа, безнең ара белән шул азгын кавем ара¬сын аерсана!» — диде ул."

26 . "Ул: «Менә ул аларга кырык елга тыелган, алар җир йөзендә адашып йөрерләр, азгыннар кавеме өчен кайгырма син!» — диде."

27 . "Һәм хаклык белән син аларга Адәмнең ике улы турында укы. Менә алар икесе дә корбан чалдылар. Аларның берсеннән корбан кабул ителде, икенчесеннән исә кабул ителмәде. Ул: «Мин сине, әлбәттә, үтерәчәкмен!» —диде. Ул: «Хаклыкта, Ал¬лаһ тик тәкъвалык ияләреннән генә кабул итә!» — диде."

28 . «Һәм әгәр син мине үтерү өчен миңа кулларыңны сузсаң — мин сине үтерү өчен кулларымны сузмам. Мин бит галәмнәр Раббысы Аллаһтан куркам.

29 . "Мин синең миңа каршы булган гөнаһыңны һәм үз гөнаһыңны алып, синең ут әһелләреннән булуыңны телимен. Бу — зал имнәрнең җәзасы."

30 . "Һәм аның күңеле туганын үтерүне бизәп күрсәтте, һәм ул аны үтерде, һәм зыян күрүчеләргә әйләнде."

31 . Туганының мәет гәүдәсен ничек яшереп куярга икәнен күрсәтер өчен Аллаһ аңа җирне казып ташлаучы карганы җибәрде. Ул: «Кайгы миңа! Бу карга шикелле булып туганымның мәет гәүдәсен яшерергә гаҗиз булдым!» — диде. Һәм ул үкенүчеләрдән булды.

32 . "Шуның өчен Без Исраил угылларына язып куйдык: әгәр кемдер җан иясен җан урынына булмыйча яки җир йөзендә бозыклык өчен үтерсә, ул нәкъ бөтен кешеләрне үтергән шикелле булыр! Кем исә аны терелтсә, нәкъ барлык кешеләрне терелткән кебек булыр! Аңлаешлы аятьләр белән аларга Безнең рәсүлләребез килгән иделәр. Моннан соң алар ның күпләре җир йөзендә исраф кылдылар."

33 . "Хаклыкта, кемдер Аллаһка һәм Аның рәсүленә каршы сугышса һәм җир йөзендә бозыклык булдырырга тырышса, алар үтерелерләр, яки агачка кадакланып куелырлар, яки аларның кул һәм аяклары як-якка чабылып ыргытылырлар, яки алар җиреннән куылырлар. Бу — аларга дөньядагы хурлык, әхыйрәттә исә олы газап булыр,"

34 . "сез алардан өстенлек алмас борын тәүбә иткәннәрдән башкаларга. Һәм белегез: Аллаһ — ярлыкаучы, рәхимле бит!"

35 . "Ий, иман китереп инанучылар! Аллаһтан куркыгыз! Һәм Аңа якын булуның чарасын эзләгез һәм Аның юлында тырышлык күрсәтегез! Шаять, сез җиңүгә ирешерсез!"

36 . "Хакыйкатьтә, кәфер булучылардан — кыямәт көненең газабыннан фидия түләп котылыр өчен — җир йөзендәге нәрсәләрнең барысы да һәм тагы да шулкадәр булса да, алардан кабул ителмәс! Һәм аларга — үзәк өзгеч газап!"

37 . "Алар уттан чыгарга теләр, әмма һич тә аннан чыга алмаслар. Алар өчен — мәңгелек газап!"

38 . "Карак ирнең һәм карак хатынның кулларын чабып ыргытыгыз, кәсеп иткәннәренә карата һәм Аллаһтан гыйбрәт булсын өчен! Аллаһ — гыйззәт, хикмәт иясе!"

39 . "Әгәр берәү, золымлык кылып, соңыннан тәүбәгә килсә һәм төзәтсә, әлбәттә, Аллаһ аның тәүбәсен кабул итәр. Хакыйкатьтә, Аллаһ — ярлыкаучы, рәхимле!"

40 . "Әллә син, күкләрдәге һәм җирдәге падишаһлык Аллаһныкы икәнен белмисеңме? Ул теләгәнен газапка дучар итә һәм теләгәнен ярлыкар. Һәм Аллаһ — һәрнәрсәгә кодрәтле!"

41 . "Ий, рәсүл! Авызлары белән: «Без иман китердек!» — дип, күңел-кальбләре иман китермәгәннәрдән кәферлеккә ашык-пошык юнәлүчеләр сине кайгыртмасыннар һәм йәһүди булучылар да: алар ялганны тыңлый һәм каршыңа килмәгән башка кавемне тыңлыйлар, һәм сүзләрнең урыннарын алмаштырып бозалар, һәм: «Әгәр бу сезгә бирелсә, аны алыгыз, бирелмәсә, инде сак булыгыз!» — диләр. Аллаһ берәүнең сынавын теләсә, Аллаһ каршысында аңа һич бернәрсә белән ярдәм итә алмассың. Аллаһ боларның күңел-кальбләрен сафландырырга теләмәде. Дөньяда аларга — хурлык, әхыйрәттә исә бөек газап!"

42 . "Алар ялганны тыңлыйлар, рөхсәт ителмәгән нәрсәләрне комсызланып ашыйлар. Әгәр алар сиңа килсә, аларның арасында хөкем кыл яки алардан йөзеңне борып куй! Алардан йөз борып куйсаң, сиңа бернәрсә белән дә зарар итә алмаслар. Хөкем итәргә булсаң, гаделлек белән хөкем ит. Хакыйкатьтә, Ал-лаһ гаделләрне ярата!"

43 . "Ничек инде алар синнән хөкем иттерсеннәр, аларда Тәүрат була торып. Анда Аллаһның хөкеме, монан соң алар йөз борып куялар. Һәм болар иман китереп инанучылар түгел!"

44 . "Без үзендә җитәкчелек һәм нур булган Тәүратны иңдердек. Чын күңелдән бирелгән пәйгамбәрләр аның буенча йәһүди булганнарны хөкем итәләр, раббанилар һәм дин билгечләре — Аллаһ китабыннан аларга сакларга тапшырылган нәрсәгә туры китереп хөкем итәләр һәм алар моңа шаһит булдылар. Кешеләрдән курыкмагыз, Миннән куркыгыз! Минем аятьләрем урынына аз хак алмагыз! Кем исә Аллаһ иңдергән белән хөкем итмәсә, алар кәферләрдән булырлар!"

45 . "Һәм Без аларга анда язып куйдык: җан өчен — җан, күз өчен — күз, һәм борын өчен — борын, һәм колак өчен — колак, һәм теш өчен — теш, һәм җәрәхәтләр өчен — үч алу. Әгәр берәү моны садәка биреп түләсә, бу аңа аның фидиясе булачак. Кем исә Аллаһ иңдергән белән хөкем итми икән, алар — залимнәр!"

46 . "Аңа кадәр Тәүратта иңдерелгәннәрне раслап, аларның эзеннән Без Мәрйәм улы Гыйсәне җибәрдек һәм Без аңа Инҗилне китереп бирдек, анда җитәкчелек һәм нур бар. Һәм аңа кадәр Тәүратта иңдерелгәнне раслау, һәм тәкъваларга җитәкчелек, һәм вәгазьләү итеп."

47 . "Инҗил ияләре андагы Аллаһ иңдергән нәрсә белән хөкем кылсыннар. Әгәр берәү Аллаһ иңдергән нәрсә буенча хөкем итмәсә, алар — азгынлык кылу-чылар."

48 . "Һәм Без, аңа кадәр китаптан иңдерелгәнне раслау һәм аны саклау өчен, хаклык белән сиңа китап иңдердек. Һәм алар арасында Аллаһ иңдергән буенча хөкем кыл! Сиңа килгән хакыйкатьтән читкә тайпылып, аларның һәвәсләренә иярмә! Сезнең һәркайсыгызга шәригать һәм юл булдырдык. Әгәр Аллаһ теләсә, сезне бер өммәт итәр иде. Ләкин Ул сезгә биргән нәрсәсендә сезне сынап карарга теләде. Хәерле эшләрдә бер-берегезне узарга тырышыгыз. Сезнең барыгызның да кире кайтуыгыз — Аллаһка һәм Ул сезгә бәхәсегезнең нәрсә турында баруын хәбәр итеп бирер!"

49 . "Һәм Аллаһ иңдергән нәрсә белән алар арасында хөкем ит, аларның һәвәсләренә иярмә һәм алар дан саклан: алар Аллаһ сиңа иңдергән нәрсәләрнең кайберләреннән яздырмасыннар! Әгәр алар йөз борсалар, бел: Аллаһ ал арга кайсыбер гөнаһлары өчен җәза бирергә тели. Һәм, хакыйкатьтә, кешеләрнең күпчелеге — азгыннар!"

50 . Әллә алар җаһилиять хөкемен телиләрме? Ышанган кавемгә хөкем ягыннан Аллаһтан да кем яхшырак икән соң?

51 . "Ий, иман китереп инанучылар! Йәһүдиләрне дә, нәсараларны да дус итеп алмагыз, алар бер-берсенә дус. Әгәр сездән берәү аларны дус итсә, ул үзе дә шулардайдыр. Хакыйкатьтә, Аллаһ залимнәр кавемен туры юлдан алып бармый!"

52 . "Син күңел-кальбләрендә авыру булганнарны күреп торасың. Алар: «Без тормышта борылыш булудан куркабыз», — дип, алар арасына ашыгалар. Ихтимал ки, Аллаһ җиңү китерер яки Үз ягыннан әмер китерер һәм алар күңелләрендәге яшерен нәрсәләре өчен бик нык үкенүчеләрдән булырлар."

53 . "Һәм иман китереп инанучылар әйтерләр: «Үзләренең иң көчле антлары белән, Аллаһ белән ант иттеләрмени — үзләрен, әлбәттә, сезнең белән дип?» Аларның гамәлләре әрәм булды һәм алар зыян күрүчеләрдән булдылар!"

54 . "Ий, иман китереп инанучылар! Әгәр сездән берәү үз диненнән мөртәтлеккә китсә... ул вакыт Аллаһ аларны ярата һәм алар да Аны ярата торган, иман китереп инанучылар арасында түбәнчелекле, кәферләр өстенннән бөек, Аллаһ юлында сугыша һәм шелтәләүченең шелтәсеннән курыкмый торган кавемне китерер. Бу — Аллаһның фазылы. Ул аны теләгәненә бирә һәм Аллаһ — айкап алучы, белүче!"

55 . "Хаклыкта, сезнең яклаучыгыз — Аллаһ, Аның рәсүле һәм иман китереп инанучылар, намаз үтәүчеләр, һәм зәкәт түләүчеләр, һәм алар рәкәгать кылучылар."

56 . "Аллаһны һәм Аның рәсүлен, һәм иман китереп инанучыларны дус тоткан кеше... Аллаһның аерым төркеме бит, алар җиңәчәкләр!"

57 . "Ий, иман китереп инанучылар! Сезгә кадәр китап бирелгәннәрдән динегезне көлкегә һәм уенга салучыларны һәм кәферләрне дус итеп алмагыз. Иман китергәннәрдән булсагыз, Аллаһтан куркыгыз!"

58 . Һәм сез намазга чакырганда алар моны көлкегә һәм уенга саныйлар. Бу — алар бернәрсә дә аңламаган кавем булудан.

59 . "Әйт: «Ий, әһле китап! Әллә сез безгә Аллаһка иман китергән өчен, һәм безгә иңдергәнгә һәм элек иңдерелгәннәргә ышанган өчен, һәм күбегез азгын булган өчен генә үч тотмыйсызмы соң?»"

60 . "Әйт: «Аллаһның җәзасы ягыннан моңа караганда да яманрак булган нәрсә турында хәбәр итимме икән? Аллаһ кемгә ләгънәт укыган һәм кемгә ачу тоткан икән... аларны маймыллар һәм дуңгызлар иткән, һәм шайтанга табынганны да... Болар — урыннары ягыннан яманраклар һәм туры юлдан ныграк адашканнар."

61 . "Әгәр алар сезгә килсәләр: «Без иман китердек», — диләр. Алар кәферлек белән керделәр һәм аның белән чыктылар, һәм Аллаһ аларның нәрсә яшергәннәрен иң яхшы белүче."

62 . "Һәм син алардан күпләрнең гөнаһ кылуда, дошманлашуда һәм хәрам нәрсәләрне ашауда бер- берсе белән ярышканнарын күрәсең. Әлбәттә, начар аларның кылган эшләре!"

63 . Раббаниларга һәм дин галимнәренә аларны гөнаһлы сүзләреннән һәм хәрам нәрсәләрне ашауларыннан ни өчен тыймаска инде? Начар аларның кылган эшләре!

64 . "Һәм йәһүдиләр: «Аллаһның хөкеме богаулы!» — диделәр. Аларның куллары богауланган һәм алар әйткәннәре өчен ләгънәтләнделәр. Юк! Аның хөкемнәре киң җәелгән: ничек тели, шулай сарыф итә. Һәм, әлбәттә, синең Раббың тарафыннан сиңа иңдерелгән нәрсә аларның күпләрендә адашуны һәм кәферлекне арттыра. Һәм Без алар арасына кыямәт көненә кадәр дошманлык һәм ачулык кылдык. Алар кайчан гына сугыш уты кабызсалар да, Аллаһ аны сүндерә. Алар җир йөзендә бозыклык таратырга тырышалар, Аллаһ исә бозыклык таратучыларны сөйми!"

65 . "Әгәр әһле китап иман китерсә һәм тәкъва булса, әлбәттә, Без аларны начар эшләреннән пакьләр идек тә, нигъмәт бакчаларына кертер идек!"

66 . "Ьәм әгәр алар Тәүратны һәм Инҗилне, һәм Раббыларыннан аларга иңдерелгәнне тугрылык белән тотсалар, алар үзләренең өстеннән дә, аяклары астыннан да ашарлар иде. Алар арасында чамалап торучылар да бар. Аларның күпләре исә начар эш кылучылар!"

67 . "Ий, рәсүл! Раббыңнан сиңа иңдерелгәнне җиткер. Әгәр син моны эшләмәсәң, Аның йөкләгән эшен тапшырган булмассың. Һәм Аллаһ сине кешеләрдән яклар. Хакыйкатьтә, Аллаһ кәферләрне туры юлдан алып бармый!"

68 . "«Ий, әһле китап! Сез Тәүратны һәм Инҗилне, һәм Раббыгыздан сезгә иңдерелгәнне тугырылык белән тотканга кадәр сез бернәрсәгә дә таяна алмассыз!» — дип әйт. Әмма сиңа Раббыңнан иңдерелгән нәрсә күпләрдә адашу һәм кәферлекне генә арттыра. Кәферләр кавеме турында син кайгырма!"

69 . "Хакыйкатьтә, иман китергәннәр, һәм йәһүдилекне тотучылар, һәм сабийлар, һәм нәсаралар — болардан Аллаһка һәм әхыйрәт көненә иман китергән һәм игелекле эшләр эшләгәннәргә хәвеф тә булмас һәм алар кайгырмаслар да!"

70 . "Без Исраил угылларыннан килешү алган идек һәм аларга рәсүлләр җибәргән идек, һәрвакыт аларга рәсүл аларның күңеле яратмаган нәрсә белән килгәч, алар берәүләрен алдакчыга чыгардылар, башкаларын исә үтерделәр."

71 . "Һәм алар моннан фетнә булмас дип исәпләделәр, һәм сукырайдылар, һәм саңгырау булдылар. Моннан соң Аллаһ аларны кичерде һәм моннан сон аларның күпләре сукырайдылар һәм саңгырау булдылар. Аллаһ исә аларның ни эшләгәннәрен күреп тора!"

72 . "«Хакыйкатьтә, Аллаһ — ул Мәрйәм углы, коткаручы!» диючеләр кәфер булдылар! Һәм коткаручы: «Ий, Исраил угыллары! Аллаһка, минем Раббыма һәм сезнең Раббыгызга гыйбадәт кылыгыз!» — дип әйтте. Хакыйкатьтә, кем Аллаһка карата ширек кылса, аны Аллаһ җәннәттән мәхрүм итә һәм аның сыеныр урыны — ут! Һәм залимнәргә ярдәм итүчеләр юктыр!"

73 . "«Хакыйкатьтә, Аллаһ — өчәүнең өченчесе!» диючеләр кәфер булдылар! Бердәнбер иләһтән башка иләһ юк бит! Әгәр алар шулай әйтүдән тыелмасалар, араларыннан кәфер булганнарына үзәк өзгеч газап тияр."

74 . "Алар Аллаһка тәүбә кылмаслармы һәм Анын ярлыкавын сорамаслармы соң? Аллаһ исә ярлыкаучы, рәхимле!"

75 . "Коткаручыдан башка беркем дә түгел, аңа кадәр дә рәсүлләр булып үтте һәм аның анасы — тугры хатын. Алар икесе дә тәгам ашыйлар иде. Күз сал әле! Ничек Без аларга аятьләрне аңлатабыз, шуннан соң тагын күз сал! Никадәр алар ераклашкан икән."

76 . "«Сезгә ни зыян, ни файда китерергә хәленннәи килмәгәнгә сез Аллаһтан тыш табынасызмыни? Аллаһ бит ул — ишетүче һәм белүче!» — дип әйт."

77 . "«Ий, әһле китап! Хаксыз килеш динегездә кирәгеннән арттырып җибәрмәгез, һәм элек адашкан кавемгә, һәм күпләрне адаштырган һәм тигез юлдан язганнарның һәвәсләренә иярмәгез!» — дип әйт."

78 . Исраил уллары арасыннан кәфер булучылар Дауд һәм Мәрйәм улы Гыйсә телләре белән ләгънәтләнделәр. Бу — аларга карышкан һәм чиктәе чыкканнары өчен!

79 . "Алар инкарь ителгәнне эшләүдән тыелмадылар. Әлбәттә, начар аларның эшләгән эшләре!"

80 . "Син алардан булганнарның күпләре кәфер булганнарны дус иткәннәрен күрәсең! Аларның җаннары алдан хәзерләп куйган нәрсә никадәр начар, хәтта Аллаһның аларга карата ачуы чыккан һәм алар утта мәңгегә калалар!"

81 . "Әгәр алар Аллаһка, һәм пәйгамбәргә, һәм аңа иңдерелгәнгә иман китергән булсалар, аларны дус итмәсләр иде, ләкин аларның күбесе азгын кешеләр!"

82 . "Син, әлбәттә, иман китереп инанучыларга дошманлык күрсәтүче иң көчле кешеләр дип йәһүди булучыларны һәм күп иләһкә табынучыларны табарсың. Һәм, әлбәттә, иман китереп инанучыларга яратуда иң якын булучылар дип «Без — нәсаралар» — диючеләрне табарсың. Бу — алар арасында голәмәләр һәм габидләр булганга күрә, һәм алар тәкәбберләнмәгәнгә күрә."

83 . "Алар рәсүлгә иңдерелгән нәрсәне ишетсәләр, син аларның күзләре хаклыкны белгәнлектән яшь белән тулганны күрәсең. Алар: «Раббыбыз! Без иман китердек, безне шаһитлар белән язып куйсана!» — дип әйтәләр."

84 . "«Ни өчен безгә Аллаһка һәм безгә хаклыктан килгәннәргә иман китермәскә ди, Раббыбыздан без изге күңеллеләр белән кертеп җибәрүне теләгәч?»"

85 . "Шулай әйткән өчен, Аллаһ аларны астында елгалар агып торган бакчалар белән савапландырды. Алар анда мәңге калырлар, һәм бу — яхшылык кылучыларга җәза!"

86 . Һәм кәфер булучылар исә Безнең аятьләребезне ялганга исәпләүчеләр ... Болары — тәмуг әһелләре!

87 . "Ий, иман китереп инанучылар! Аллаһ сезгә хәләл иткән хуш нәрсәләрне хәрам кылмагыз һәм узмагыз. Хакыйкатьтә, Аллаһ чиктән узганнарны сөймәс!"

88 . Аллаһ сезгә ризык иткән хәләл һәм хуш ләз зәтлеләрдән ашагыз һәм үзегез иман китереп инанган Аллаһтан куркыгыз!

89 . "Аллаһ сезнең әйткән антларыгыздагы ләгу өчен шелтәләмәс, ләкин, антларыгызны бәйләвегез өчен сезне шелтәләр. Моның кәффарәте — әһелләрегезне туйдырган нәрсәләрнең уртачасы белән ун мескенне туендыру, яки аларны киендерү, яки колны азат итү. Әгәр берәү моны тапмаса, өч көн уразада булыр. Бу — сез ант итсәгез — антларыгызнын кәффарәте. Һәм антларыгызны саклагыз! Аллаһ шулай иттереп сезгә Үзенең аятьләрен аңлата. Шаять, сез шөкер итәрсез!"

90 . "Ий, иман китереп инанучылар! Хәмер, отыш уеннары, сыннар, уклар — шайтан гамәленнән булган шакшылар. Алардан читтә торыгыз! Шаять, сез бәхетле булырсыз!"

91 . "Хаклыкта, шайтан хәмер һәм отыш уеннары белән сезнең арагызга дошманлык һәм нәфрәт салырга тели, һәм сезне Аллаһны искә алудан, һәм намаз укудан тайпылдырырга тели. Тыелырсызмы соң сез?"

92 . "Аллаһка итагатьтә булыгыз һәм рәсүлгә. Һәм сакланыгыз! Әгәр йөзләрегезне борсагыз, белегез: Безнең рәсүлебез өстендә, хаклыкта, ачык җиткерү генә!"

93 . "Иман китергән һәм игелекле эшләр эшләгәннәргә тәгамләнгән нәрсәләрендә гөнаһ юк, әгәр алар тәкъва булсалар һәм иман китерсәләр, һәм игелекле эшләр эшләсәләр, янә тәкъва булсалар, һәм инанган булсалар, янә тәкъва булсалар һәм яхшы эшләр башкарсалар, һәм Аллаһ яхшылык эшләүчеләрне сөядер!"

94 . "Ий, иман китереп инанучылар! Әлбәттә, үзеннән яшерен килеш курыкканнарны белү өчен сезнең кулларыгыз һәм сөңгеләрегез белән ирешкән ау табышы белән Аллаһ сезне сынар. Моннан соң да кем чиктән узса — аңа үзәк өзгеч газап!"

95 . "Ий, иман китереп инанучылар! Сез ихрамда булганда ау табышын үтермәгез. Әгәр сезләрдән берәү алдан уйлап үтерсә, җәзасы үтергән хайван шикелле йорт хайваны булыр. Сезнең арагыздан ике гадел булучы моны Кәгъбәгә җибәрелә торган корбан итеп хөкем кылыр, яки кәффарәте мескеннәрне туйдыру, яки моңа тигез итеп, үзенең эшләгән эшенең авырлыгын татысын өчен — ураза тоту булыр. Элек булганны Аллаһ гафу итә. Әгәр берәү кабатласа, Аллаһ аннан үч алыр һәм Аллаһ — гыйззәт, үч алу иясе!"

96 . "Сезгә диңгездә ау аулау һәм аның белән сезгә һәм юлчыларга ризыклану хәләл. Сезгә ихрам дәвам иткәнчегә кадәр җирдә ауга чыгу тыела, һәм Аллаһтан куркыгыз, сез бит Аңа җыелачаксыз."

97 . "Аллаһ Кәгъбәне, изге өйне кешеләргә ныгытма итеп булдырды, һәм изге айны, һәм корбанлык хайванын, һәм бизәүләрне. Бу — сезгә Аллаһнын күкләрдә һәм җирдә булган нәрсәләрне белеп торганын һәм Аллаһның һәрнәрсәне белүче икәнен белдерү өчен."

98 . "Белегезче: Аллаһ җәза кылуда каты һәм Аллаһ — ярлыкаучы да, рәхимле!"

99 . "Рәсүл өстендә — җиткерү генә, Аллаһ исә сезнең күрсәткәнегезне һәм яшергәнегезне дә белеп тора!"

100 . "«Әгәр сине әшәкелекнең күплеге гаҗәпләндерсә дә, әшәкелеге белән хушлык бер булмас», — дип әйт. Ий, акыллары булганнар! Аллаһтан куркыгыз! Шаять, җиңүгә ирешерсез!"

101 . "Ий, иман китереп инанучылар! Сезне кайгыртыр нәрсәләр үзегезгә ачылганда, алар турында сорашмагыз. Әгәр сез ул турыда Коръән иңгән вакытта сорасагыз, алар сезгә ачылыр. Алар өчен Аллаһ сезне гафу итте. Ьәм Аллаһ — ярлыкаучы, йомшаклык күрсәтүче бит!"

102 . "Алар турында сезгә кадәр булган кавем дә сораган иде, соңыннан алар шул сәбәпле кәфер булып киттеләр!"

103 . "Аллаһ бахирәне дә, сәибәне дә, васыләне дә, хамне дә булдырмады. Ләкин кәфер булучылар Аллаһка яла яктылар. Аларның күпчелеге исә аңламыйлар!"

104 . "Әгәр аларга: «Аллаһ иңдергән нәрсәгә һәм рәсүлгә килегез», диелсә, алар: «Аталарыбыз торган нәрсәләрдә тапканбыз икән, шул безгә җитәр!» — диләр. Хәтта аларның аталары бернәрсә белмәсә дә һәм туры юлда булмасадамы?"

105 . "Ий, иман китереп инанучылар! Җаныгыз турында кайгырту — үзегезнең өстегездә. Әгәр сез туры юлдан барсагыз, адашканнар сезгә зыян итә алмаслар. Барыгыз да Аллаһка кире кайтачаксыз һәм Ул сезгә кылган гамәлләрегез турында хәбәр итеп бирер!"

106 . "Ий, иман китереп инанучылар! Җир буйлап йөргәндә үлем бәласе кагылса һәм берәвегезгә үлем сәгате килеп җитсә, васыять вакытында арагыздан ике гадел кеше яки сездән булмаган икәү сезнен өчен шаһит булсын. Әгәр шөбһәләнеп шикләнсәгез. аларны намаздан соң тотыгыз һәм алар: «Без аны якыннарыбызга булса да, бернинди дә хакка сатмаячакбыз һәм Аллаһ антын яшермәячәкбез. Хакыйкатьтә, ул чакта без гөнаһлы булырбыз!» — дип Аллаһ белән ант итәрләр."

107 . "Әгәр аларның икесе дә гөнаһта гаепләнүгә хаклы булса, ул чакта аларның урынына башка икәү басар, аларга карата беренче икәү гаепле булганнардан һәм алар: «Безнең шаһитлыгыбыз теге икәүне шәһадәтенә караганда, әлбәттә, дөресрәк. Без чиктән узмыйбыз, әгәр без чиктән узсак, без залимнәрдән булырбыз», — дип алар икәүләшеп Аллаһ белән ант итәрләр."

108 . Бу шаһитлыкны аның рәвеше буенча бирүгә яки аларның антларыннан соң тагы антлар кабатланыр дип куркуларына якынрак булыр. Аллаһтан куркыгыз һәм тыңлагыз! Азгыннарны Аллаһ туры юлга күндерми бит!

109 . "Ул көнне Аллаһ рәсүлләрне җыяр һәм: «Сезгә нинди җавап бирелде?» — дип сорар. Алар: «Безнең белемебез юк, хакыйкатьтә, Син яшерен нәрсәләрне беләсең бит», — дип әйтерләр."

110 . "Менә Аллаһ: «Ий, Мәрйәм улы Гыйсә, сиңа һәм синең тудыручы анаңа булган Минем нигъмәтемне искә төшер. Менә Мин сине изге рух белән көчәйттем, син бишектә дә, олыгайгач та кешеләр белән сөйләштең, һәм хикмәтне, һәм менә Мин сиңа Тәүратны, һәм Инҗилне өйрәттем. Менә син Минем изен-рөхсәтем белән балчыктан кош шәкелен ясыйсың һәм аңа өрәсең, һәм Минем изен-рөхсәтем белән ул кош була, һәм Минем изен-рөхсәтем белән син тома сукырларны һәм барас авыруы белән авыручыны шифалыйсың, һәм Минем изен-рөхсәтем белән үлекләрне торгызып чыгарасың. Һәм менә син ачык аятьләр белән аларга килгәч, Мин синнән Исраил улларын тотып калдым. Һәм алардан кәфер булганнары: «Бу — фәкать ачыктан-ачык сихер генә бит!» — диделәр."

111 . "һәм менә Мин хәвариларга: «Миңа һәм Минем рәсүлемә иман китерегез», — дигән вәхи кылдым. Алар: «Без иман китердек, безнең бирелүебезгә шаһит бул!» — диделәр."

112 . "Менә хәвариләр: «Ий, Мәрйәм улы Гыйсә, Раббың күктән безгә табын төшерә аламы?» — диделәр. Ул: «Әгәр сез иман китереп инанучылар булсагыз, Аллаһтан куркыгыз!» — диде."

113 . "Алар: «Без аннан ашарга телибез, һәм безнең кальб-күңелләребез тынычланыр иде, һәм аннан синең сүзеңнең дөреслеген белербез, һәм без аңа шаһит булырбыз», — диделәр."

114 . "Мәрйәм улы Гыйсә: «Ий, Аллаһ! Раббыбыз! Безгә күктән аш табыны төшер, бу — безнең берен челәребезгә дә, ахыргыларыбызга да гает булыр һәм Синнән аять булыр. Һәм ризыкландырсана безне. Син бит ризык бирүчеләрнең иң хәерлесе!» — диде."

115 . "«Мин аны сезгә иңдерермен»,— диде Аллаһ. «Кем булса да моның соңында да кәферлеккә бирелсә, Мин аны галәмнәрдә беркемне дә газапламаган газап белән газаплармын!»"

116 . "Һәм менә Аллаһ: «Ий, Мәрйәм улы Гыйсә, әллә син кешеләргә: «Аллаһтан башка мине һәм минем анамны ике иләһ итеп тотыгыз, — дип әйттеңме?» — диде. Ул әйтте: «Дан Сиңа! Минем әйтергә хакым булмаган нәрсәне ничек инде миңа әйтергә мөмкин икән? Әгәр мин әйтсәм, Син аны беләсең бит. Син минем күңелемдәгене беләсең. Мин исә Синең күңелеңдәгене белмим! Син бит — яшереннәрне белүче!"

117 . "Син миңа әмер иткәннән башка, мин аларга бернәрсә дә әйтмәдем, «Аллаһка — минем Раббыма һәм Раббыгызга — гыйбадәт кылыгыз!» — дидем. Мин алар арасында булганда, аларга карата шаһит булдым. Инде Син мине вафат иткәч, Син Үзен аларның күзәтүчесе булдың һәм Син һәрнәрсәгә шаһит бит!"

118 . "Син аларны газаплыйсың икән — алар синең колларың. Әгәр аларны ярлыкасаң, Син бит гыйззәт, хикмәт иясе!»"

119 . "Аллаһ: «Бу көндә рас сөйләүчеләргә раслыклары файда бирер. Аларга астында елгалар агып торган бакчалар булыр, алар анда мәңге калырлар!» — диде. Аллаһ алар белән разый, алар Аллаһтан разыйлар. Бу — бөек җиңү!"

120 . "Күкләрдә һәм җирдә, һәм аларда булган нәрсәләр өстендәге падишаһлык Аллаһныкы! һәм Ул — һәрнәрсәгә кодрәтле!"

 

 

 

In this page you can listen әл-Маидә (аш табыны) in English, әл-Маидә (аш табыны) and read and download әл-Маидә (аш табыны) in English veya yükleyebilirsiniz. You can download әл-Маидә (аш табыны) translation, get information on the interpretations of Quranic verses, download all translations of surah in pdf format. You can listen to the audio of әл-Маидә (аш табыны) in English or read and download. You can also share English Quranic verses on Facebook and Twitter and other social media with share buttons.

 

Көръән-Кәрим

The Holy Qur'an

Surah Translations

1 . әл-Фәтихә 2 . әл-Бакара (сыер) 3 . Әәл Гыймран (Гыймран гаиләсе) 4 . ән-Нисәә (хатын-кызлар) 5 . әл-Маидә (аш табыны) 6 . әл-Әнъгам (мал-туар) 7 . әл-Әгьраф (киртәләр) 8 . әл-Әнфәәл (табышлар) 9 . әт-Тәүбә (тәүбә) 10 . Йунус 11 . Һуд 12 . Йусуф 13 . әр-Рәгьд (күк күкрәү) 14 . Ибраһим 15 . әл-Хиҗер 16 . ән-Нәхел (бал кортлары) 17 . әл-Исра (төнге күчерү) яки бәни Исраил (Исраил угыллары) 18 . әл-Кәһеф (тау куышлыгы) 19 . Мәрйәм 20 . Та һә 21 . әл-Әмбийә (пәйгамбәрләр) 22 . әл-Хәҗҗ (хаҗ) 23 . әл-Мүъминүн (иман китереп инанучылар) 24 . ән-Нур (нур) 25 . әл-Фуркан (аергыч) 26 . әш-Шүъара (шагыйрьләр) 27 . ән-Нәмел (кырмыскалар) 28 . әл-Касас (хикәя) 29 . әд-Гъәнкәбүш (үрмәкүч) 30 . әр-Рум (румлылар) 31 . Лукман 32 . әс-Сәҗдә (сәҗдә) 33 . әл-Әхзәб (аерым төркемнәр) 34 . Сәбәә 35 . әл-Фәтыр (барлыкка китерүче) 36 . Йәә сиин 37 . әс-Саффат (сафларга төзелеп торучылар) 38 . Садъ 39 . әз-Зүмәр (төркемнәр) 40 . әл-Гафир (ярлыкаучы) 41 . әл-Фуссыләт (тәфсилләп аңлатылды) 42 . әш-Шүрә (киңәш) 43 . әз-Зухруф (бизәнүчеләр) 44 . әд-Духан (төтен) 45 . әл-Җәсийә (тезләнеп торган) 46 . әл-Әхкаф (комнар) 47 . Мухәммәт 48 . әл-Фәтех (җиңү) 49 . әл-Хуҗурат (бүлмәләр) 50 . Каф 51 . әз-Зәрийәт (таратучылар) 52 . әт-Тур (тау) 53 . ән-Нәҗем (йолдыз) 54 . әл-Камәр (ай) 55 . әр-Рәхман (һәркемгә бу дөньяда шәфкатъле булучы) 56 . әл-Уакыйгъа (котылгысыз вакыйга) 57 . әл-Хәдид (тимер) 58 . әл-Муҗәдилә (сүз көрәштерү) 59 . әл-Хәҗер (җыелыш) 60 . әл-Мумтәхәна (имтихан бирүче хатын) 61 . әс-Саффъ (сафлар) 62 . әл-Җумугъа (җомга) 63 . әл-Мунафикун (монафикълар) 64 . әт-Тәгабун (бер-береңне алдау) 65 . әт-Тәлакъ (талак кылу) 66 . әт-Тәхрим (хәрам итү) 67 . әл-Мүльк (падишаһлык) 68 . әл-Каләм (каләм) 69 . әл-Хакка (котылгысыз) 70 . әл-Мәгъәриҗ (баскычлар) 71 . Нух 72 . әл-Җинн (җеннәр) 73 . әл-Музәммил (чорналган) 74 . әл-Мудәсир (төрелгән) 75 . әл-Кыйәмә (кыямәт) 76 . әл-Инсән (кеше) 77 . әл-Мүрсәләт (җибәрелә торганнар) 78 . ән-Нәбәә (хәбәр) 79 . ән-Нәзигъат (тартып алучылар) 80 . Гъабәсә (төмсәләнде) 81 . әт-Тәкъүир (каплану) 82 . әл-Инфитар (ярылып китү) 83 . әл-Мутаффифин (алдап үлчәүчеләр) 84 . әл-Иншикакъ (ярылып китү) 85 . әл-Буруҗь (йолдызлыклар) 86 . әт-Тарекъ (төнлә баручы) 87 . әл-Әгълә (иң бөек) 88 . әл-Гашиййә (каплаучы) 89 . әл-Фәҗер (таң) 90 . әл-Бәләд (шәһәр) 91 . әш-Шәмес (кояш) 92 . әл-Ләйел (төн) 93 . әд-Духә (иртә) 94 . әл-Инширах (ярып ачу) 95 . әт-Тин (инҗир агачы) 96 . әл-Гъаләкъ (укмашкан кан тамчысы) 97 . әл-Кадер (тәкъдирләү) 98 . әл-Бшййинә (аңлаешлы билге) 99 . әз-Зәлзәлә 100 . әл-Гъадийәт (чабып баручылар) 101 . әл-Каригъа (кырып бетерүче) 102 . әт-Тәкәсүр (байлык арттыруда ярышу) 103 . әл-Гъаср (икендк вакыты) 104 . әл-Һүмәзә (яла ягучы) 105 . әл-Фил (фил) 106 . әл-Күрәйеш (корәешләр) 107 . әл-Мәгъун (хәер-садәка) 108 . әл-Кәүсәр (муллык) 109 . әл-Кәфирун (кәферләр) 110 . ән-Нәсър (ярдәм) 111 . әл-Мәсәд (хөрмә агачының сүсе) 112 . әл-Ихълас (ихласлык) 113 . әл-Фәлакъ (таң ату) 114 . ән-Нәс (кешеләр)
Танытымнар| Бу ситә хакында | Ана сәхифә ит | Сезгә ошаганнарга кушыгыз | RSS Feed
Бу ситәнең барлык эчтәлеге, ситәне белдерү шарты үтәлгәнендә, түләүсез рәвештә копийәләнә һәм таратыла ала
(c) All publication rights of the personal photos of Mr. Adnan Oktar that are present in our website and in all other Harun Yahya works belong to Global Publication Ltd. Co. They cannot be used or published without prior consent even if used partially.
© 1994 Harun Yahya. www.harunyahya.com
page_top