әз-Зәрийәт (таратучылар) ( 60 Айәть )

In the Name of Allah, Most Gracious, Most Merciful;

1 . "Шәфкатьле, рәхимле Аллаһ исеме белән... Таратучыларның таратуы белән ант итәм,"

2 . "һәм авыр йөк күтәреп баручылар белән,"

3 . "һәм җиңелчә йөзүчеләр белән,"

4 . һәм әмерне бүлүчеләр белән дә!

5 . "Сезгә вәгъдә ителгән нәрсә, әлбәттә, дөрестер."

6 . "Һәм хөкем дә, хакыйкатьтә, җитәчәк!"

7 . "Юллар иясе күк белән ант итәм,"

8 . "сез, хакыйкатьтә, каршылыклы сүз сөйләүдә."

9 . Аннан шул читләшкәндер— кем читләшкән.

10 . Алдакчы-ялганчылар үтерелсеннәр!

11 . Наданлык упкынында гафил булып ятучылардыр алар.

12 . "«Хөкем көне кайчан соң?» —дип, алар сорыйлар."

13 . Ул көнне алар ут өстендә сыналырлар:

14 . «Сынавыгызның тәмен белегез инде. Бу — үзегез ашыктырган нәрсә бит!»

15 . "Тәкъвалар, хакыйкатьтә, бакчалар һәм чишмәләр арасындадыр."

16 . "Раббылары китереп биргәнне алалар, алар элек яхшылык кылучылар иде бит."

17 . "Төннең азында гына алар йокладылар,"

18 . "һәм таң вакытларында алар ярлыкау сорый торган булдылар,"

19 . һәм маллары да сорашучыга һәм мәхрүмгә өлеш булды.

20 . "Инанганнарга җир йөзендә аятьләр бар,"

21 . һәм күңелләрегездә дә. Әллә сез күрмисезме?

22 . Һәм күктә дә ризыгыгыз һәм сезгә вәгъдә ителгәне дә.

23 . "Күкләрнең һәм җирнең Раббысы белән ант итәм, бу, хакыйкатьтә, нәкъ сезнең сөйләшә алуыгыз хак булган кебек үк!"

24 . Сиңа Ибраһимның хөрмәтле кунаклары турында риваять килеп җиттеме?

25 . "Менә алар килеп кергәч: «Сәлам!» — диделәр. Ул: «Сәлам, таныш булмаган кавем!» — диде."

26 . "Һәм ул әһелләр янына чыкты, һәм симез бозау алып килде."

27 . Аларга аны якын куеп: «Ашамассызмы?» —диде.

28 . "Һәм ул алардан курку тойды. Алар: «Курыкма!» — диделәр, һәм белемле малай турысында хәбәр белән аны сөендерделәр."

29 . Һәм аның хатыны акырып битенә суга-суга килде һәм: «Балага узмас карчык бит мин!» — диде.

30 . "Алар: «Раббың шулай дип әйтте. Ул, хакыйкатьтә, хикмәт һәм белем иясе», — диделәр."

31 . "Ул: «Сезнең эшегез нидән гыйбарәт, ий, рәсүлләр?» — диде."

32 . "Алар әйтте: «Без гөнаһлы кавемгә җибәрелдек,"

33 . "алар өстенә балчыктан ясалган ташлар җибәрер өчен,"

34 . "чиктән чыгып киткәннәргә, синең Раббың тарафыннан билгеләнгәннәрне»."

35 . Һәм Без алар арасыннан иман китереп инанганны чыгардык.

36 . Ләкин Без анда үз-үзләрен тапшырганнар арасыннан булганнарны бер йортта гына таптык.

37 . Без анда үзәк өзгеч газаптан курыкканнарга аять калдырдык.

38 . ... һәм Муса турында. Менә Без аны фиргавенгә ачык дәлил белән җибәрдек.

39 . Әмма ул үзенең таянычы белән йөз борып куйды һәм: «Сихерче яки мәҗнүн!» — диде.

40 . "Без аны һәм аның гаскәриләрен тотып диңгезгә атып бәрдек, һәм ул шелтәләүгә лаек булды!"

41 . "... Һәм Гадь турында. Менә Без аларга җимергеч җил җибәрдек,"

42 . "үткәндә нигә тотынса да һәрнәрсәне тузанга әйләндереп, бернәрсәне дә калдырмас."

43 . ... Һәм Сәмүд турында. Менә аларга: «Вакытына кадәр рәхәтләнеп торыгыз!» — дип әйтелде.

44 . "Әмма алар Раббыларының боерыгыннан читкә тайпылдылар. Аларны яшен сукты, алар исә карап тора иделәр."

45 . "Алар аягүрә күтәрелә алмадылар, һәм ярдәм дә тапмадылар."

46 . "Һәм моңа кадәр Нух кавеме. Алар, хакыйкатьтә, азгын кавем булды."

47 . "Һәм Без күкне куәтебез белән төзедек һәм, хакыйкатьтә, Без— киңәйтүчебез."

48 . һәм Без җирне җәеп куйдык. Никадәр Без яхшы коручыбыз!

49 . "Без һәрнәрсәне ишле итеп барлыкка китердек. Шаять, сез уйлап карарсыз."

50 . "Һәм Аллаһка җыеныгыз! Мин, хакыйкатьтә, Аннан сезнең өчен ачык үгетләүче!"

51 . "Аллаһ белән башка иләһ ясамагыз. Мин, хакыйкатьтә, Аннан сезнең өчен ачык үгетләүче."

52 . Шулай ук алардан элек булганнар да рәсүл килгән саен: «Сихерче яки мәҗнүн!»— генә диделәр.

53 . Әллә алар моны бер-берсенә васыять итеп калдырдылармы? Юк! Алар тыңламыйча буйсынмаган кавем!

54 . "Йөз борып куй син алардан, һәм син шелтәләнмәссең!"

55 . "Исләренә төшер, искә төшерү ул иман китереп инанучыларга файда итә!"

56 . Һәм Мин җеннәрне һәм кешеләрне Үземә гыйбадәт кылсыннар диюдән гайре барлыкка китермәдем.

57 . "Мин алардан бер ризык та теләмәдем, һәм Мине туендыруларын да теләмим."

58 . "Хакыйкатьтә, Аллаһ — ризык бирүче, куәт иясе, көчле!"

59 . "Хакыйкатьтә, золым кылганнарга, үзләре кебек өлеш бирелер һәм алар Мине ашыктырмасыннар!"

60 . Кәфер булучыларга вәгъдә ителгән көннән үкенеч булсын!

 

 

 

In this page you can listen әз-Зәрийәт (таратучылар) in English, әз-Зәрийәт (таратучылар) and read and download әз-Зәрийәт (таратучылар) in English veya yükleyebilirsiniz. You can download әз-Зәрийәт (таратучылар) translation, get information on the interpretations of Quranic verses, download all translations of surah in pdf format. You can listen to the audio of әз-Зәрийәт (таратучылар) in English or read and download. You can also share English Quranic verses on Facebook and Twitter and other social media with share buttons.

 

Көръән-Кәрим

The Holy Qur'an

Surah Translations

1 . әл-Фәтихә 2 . әл-Бакара (сыер) 3 . Әәл Гыймран (Гыймран гаиләсе) 4 . ән-Нисәә (хатын-кызлар) 5 . әл-Маидә (аш табыны) 6 . әл-Әнъгам (мал-туар) 7 . әл-Әгьраф (киртәләр) 8 . әл-Әнфәәл (табышлар) 9 . әт-Тәүбә (тәүбә) 10 . Йунус 11 . Һуд 12 . Йусуф 13 . әр-Рәгьд (күк күкрәү) 14 . Ибраһим 15 . әл-Хиҗер 16 . ән-Нәхел (бал кортлары) 17 . әл-Исра (төнге күчерү) яки бәни Исраил (Исраил угыллары) 18 . әл-Кәһеф (тау куышлыгы) 19 . Мәрйәм 20 . Та һә 21 . әл-Әмбийә (пәйгамбәрләр) 22 . әл-Хәҗҗ (хаҗ) 23 . әл-Мүъминүн (иман китереп инанучылар) 24 . ән-Нур (нур) 25 . әл-Фуркан (аергыч) 26 . әш-Шүъара (шагыйрьләр) 27 . ән-Нәмел (кырмыскалар) 28 . әл-Касас (хикәя) 29 . әд-Гъәнкәбүш (үрмәкүч) 30 . әр-Рум (румлылар) 31 . Лукман 32 . әс-Сәҗдә (сәҗдә) 33 . әл-Әхзәб (аерым төркемнәр) 34 . Сәбәә 35 . әл-Фәтыр (барлыкка китерүче) 36 . Йәә сиин 37 . әс-Саффат (сафларга төзелеп торучылар) 38 . Садъ 39 . әз-Зүмәр (төркемнәр) 40 . әл-Гафир (ярлыкаучы) 41 . әл-Фуссыләт (тәфсилләп аңлатылды) 42 . әш-Шүрә (киңәш) 43 . әз-Зухруф (бизәнүчеләр) 44 . әд-Духан (төтен) 45 . әл-Җәсийә (тезләнеп торган) 46 . әл-Әхкаф (комнар) 47 . Мухәммәт 48 . әл-Фәтех (җиңү) 49 . әл-Хуҗурат (бүлмәләр) 50 . Каф 51 . әз-Зәрийәт (таратучылар) 52 . әт-Тур (тау) 53 . ән-Нәҗем (йолдыз) 54 . әл-Камәр (ай) 55 . әр-Рәхман (һәркемгә бу дөньяда шәфкатъле булучы) 56 . әл-Уакыйгъа (котылгысыз вакыйга) 57 . әл-Хәдид (тимер) 58 . әл-Муҗәдилә (сүз көрәштерү) 59 . әл-Хәҗер (җыелыш) 60 . әл-Мумтәхәна (имтихан бирүче хатын) 61 . әс-Саффъ (сафлар) 62 . әл-Җумугъа (җомга) 63 . әл-Мунафикун (монафикълар) 64 . әт-Тәгабун (бер-береңне алдау) 65 . әт-Тәлакъ (талак кылу) 66 . әт-Тәхрим (хәрам итү) 67 . әл-Мүльк (падишаһлык) 68 . әл-Каләм (каләм) 69 . әл-Хакка (котылгысыз) 70 . әл-Мәгъәриҗ (баскычлар) 71 . Нух 72 . әл-Җинн (җеннәр) 73 . әл-Музәммил (чорналган) 74 . әл-Мудәсир (төрелгән) 75 . әл-Кыйәмә (кыямәт) 76 . әл-Инсән (кеше) 77 . әл-Мүрсәләт (җибәрелә торганнар) 78 . ән-Нәбәә (хәбәр) 79 . ән-Нәзигъат (тартып алучылар) 80 . Гъабәсә (төмсәләнде) 81 . әт-Тәкъүир (каплану) 82 . әл-Инфитар (ярылып китү) 83 . әл-Мутаффифин (алдап үлчәүчеләр) 84 . әл-Иншикакъ (ярылып китү) 85 . әл-Буруҗь (йолдызлыклар) 86 . әт-Тарекъ (төнлә баручы) 87 . әл-Әгълә (иң бөек) 88 . әл-Гашиййә (каплаучы) 89 . әл-Фәҗер (таң) 90 . әл-Бәләд (шәһәр) 91 . әш-Шәмес (кояш) 92 . әл-Ләйел (төн) 93 . әд-Духә (иртә) 94 . әл-Инширах (ярып ачу) 95 . әт-Тин (инҗир агачы) 96 . әл-Гъаләкъ (укмашкан кан тамчысы) 97 . әл-Кадер (тәкъдирләү) 98 . әл-Бшййинә (аңлаешлы билге) 99 . әз-Зәлзәлә 100 . әл-Гъадийәт (чабып баручылар) 101 . әл-Каригъа (кырып бетерүче) 102 . әт-Тәкәсүр (байлык арттыруда ярышу) 103 . әл-Гъаср (икендк вакыты) 104 . әл-Һүмәзә (яла ягучы) 105 . әл-Фил (фил) 106 . әл-Күрәйеш (корәешләр) 107 . әл-Мәгъун (хәер-садәка) 108 . әл-Кәүсәр (муллык) 109 . әл-Кәфирун (кәферләр) 110 . ән-Нәсър (ярдәм) 111 . әл-Мәсәд (хөрмә агачының сүсе) 112 . әл-Ихълас (ихласлык) 113 . әл-Фәлакъ (таң ату) 114 . ән-Нәс (кешеләр)
Танытымнар| Бу ситә хакында | Ана сәхифә ит | Сезгә ошаганнарга кушыгыз | RSS Feed
Бу ситәнең барлык эчтәлеге, ситәне белдерү шарты үтәлгәнендә, түләүсез рәвештә копийәләнә һәм таратыла ала
(c) All publication rights of the personal photos of Mr. Adnan Oktar that are present in our website and in all other Harun Yahya works belong to Global Publication Ltd. Co. They cannot be used or published without prior consent even if used partially.
© 1994 Harun Yahya. www.harunyahya.com
page_top