әт-Тур (тау) ( 49 Айәть )

In the Name of Allah, Most Gracious, Most Merciful;

1 . "Шәфкатьле, рәхимле Аллаһ исеме белән... Тур тавы белән ант итәм,"

2 . "һәм язып куелган китап белән,"

3 . җәелгән төргәктәге.

4 . "Һәм зиярәт ителә торган өй белән,"

5 . "һәм күтәрелгән түбә белән ант итәм,"

6 . һәм тутырылган диңгез белән дә.

7 . "Хакыйкатьтә, Раббыгыз газабы булачак,"

8 . аны кире кайтаручы нәрсә юктыр.

9 . "Күк селкенү белән селкенгән көнне,"

10 . һәм таулар кузгалып йөри башлаганда —

11 . ул көнне ялганга чыгаручыларга кайгы булсын!

12 . Алар сулыкта булып уйнап яталар!

13 . Ул көнне алар җәһәннәм утына этеп төшерелерләр.

14 . Менә шушы инде сез ялганга чыгарган ут!

15 . Сихерме бу? Әллә сез күрмисезме?

16 . "Яныгыз шунда! Түзсәгез дә, түзмәсәгез дә сезнең өчен барыбер. Сез кылганыгызга карата гына җәза аласыз!"

17 . "Тәкъвалык ияләре, хакыйкатьтә, бакчалар арасында һәм рәхәтлектә,"

18 . "үзләренә Раббылары китереп биргәннән ләззәтләнеп, һәм аларны Раббылары тәмуг газабыннан саклаганга шатланалар!"

19 . Кылган гамәлегез өчен исәнлектә-саулыкта ашагыз һәм эчегез.

20 . Саф-саф тезелгән түшәкләрдә кырын ятып! Һәм Без аларны кап-кара зур күзлеләргә өйләндерәбез.

21 . Иман китереп инанганнар һәм иманда аларга ияргән токымнарны исә... Без аларга үз токымнарын китерербез һәм аларның эшләреннән һич бернәрсәне дә киметмәбез. Һәр кеше үзе кәсеп иткәненең тоткыныдыр.

22 . Без аларга җиләк-җимештән һәм иттән теләгәннәрен мул итеп тәэмин итәрбез.

23 . "Алар анда бер-берсенә касә бирешерләр, ләгу дә булмас анда һәм гөнаһка бирелү дә юк."

24 . "Һәм алар тирәсендә, нәкъ кузгатылмаган мәрҗән кебек, яшь егетләр йөреп торалар."

25 . "Һәм бер-берсенә, сорашып, мөрәҗәгать итәрләр."

26 . "Алар әйтер: «Без элек әһелебез турында кайгырткан идек,"

27 . һәм Аллаһ безгә шәфкатьлелек кылды һәм безне утлы давыл газабыннан коткарды.

28 . "Без элек Аңа дога илә ялварган идек, хакыйкатьтә, Ул — илтифатлы, рәхимле!»"

29 . "Исләренә төшер, син бит Раббыңның нигъмәте белән багучы да түгел, мәҗнүн дә түгелсең."

30 . "Яки алар: «Шагыйрь — ул, тәкъдире үзгәргәнгә кадәр көтик әле!» — дип әйтерләр."

31 . «Көтегез әле! Сезнең белән мин дә көтеп торырмын!» — дип әйт.

32 . Әллә аларга моны төшләре боерамы? Әллә алар тыңламыйча буйсынмаган кавемме?

33 . "Яки алар: «Ул аны үзе уйлап чыгарды», — дип әйтерләр. Юк! Алар иман китереп инанмыйлар!"

34 . "Әгәр алар хак сөйли торган булсалар, шуңа охшаш риваять китереп бирсеннәр әле!"

35 . "Яки алар юк нәрсәдән барлыкка яратылганнармы, яки алар үзләре барлыкка китерүчеләрме?"

36 . Әллә алар күкләрне һәм җирне яраттылармы? Юк! Алар инанмыйлар!

37 . "Яки Раббыңның хәзинәләре алардамы, яки алар хөкем сөрүчеләрме?"

38 . Яки астыртын тыңлар өчен аларның баскычлары бармы? Тыңлаучы ачык дәлил китереп бирсен әле!

39 . "Әллә аның кыз балалары булып, сездә ир балалармы?"

40 . "Яки син алардан түләм әҗерен сорыйсыңмы, алар исә авыр бурычка чумганнар?"

41 . "Яки аларның гаиб-яшерен нәрсәләре бармы, һәм алар язып баралармы?"

42 . Әллә алар хәйлә коралармы? Кәфер булучылар исә үзләре хәйләгә эләгүчеләр бит!

43 . Яки аларның Аллаһтан башка икенче иләһләре бармы? Алар кушып сөйләгәннән... Аллаһка дан!

44 . "Әгәр алар күктән кисәкләр барып төшкәнен күрсәләр: «Куерган, өелеп куйган болытлар», — дип әйтерләр."

45 . Яшен белән һәлак ителәчәк көннәрен очратканга кадәр калдырып тор син аларны!

46 . "Ул көнне аларның хәйләләре һичнәрсәдән коткармас, һәм аларга ярдәм дә ителмәячәк."

47 . "Һәм, хакыйкатьтә, золым кылучыларга моннан башка да газап булыр, ләкин аларның күбесе белми әле!"

48 . "Раббыңның хөкемен сабыр итеп көт! Син, хакыйкатьтә, Безнең карамагыбызда бит! Аягүрә торган вакытта Раббыңны мактап тәсбих әйт!"

49 . "Һәм төнлә, һәм йолдызлар баткан вакытта да Аңа тәсбих әйтче!"

 

 

 

In this page you can listen әт-Тур (тау) in English, әт-Тур (тау) and read and download әт-Тур (тау) in English veya yükleyebilirsiniz. You can download әт-Тур (тау) translation, get information on the interpretations of Quranic verses, download all translations of surah in pdf format. You can listen to the audio of әт-Тур (тау) in English or read and download. You can also share English Quranic verses on Facebook and Twitter and other social media with share buttons.

 

Көръән-Кәрим

The Holy Qur'an

Surah Translations

1 . әл-Фәтихә 2 . әл-Бакара (сыер) 3 . Әәл Гыймран (Гыймран гаиләсе) 4 . ән-Нисәә (хатын-кызлар) 5 . әл-Маидә (аш табыны) 6 . әл-Әнъгам (мал-туар) 7 . әл-Әгьраф (киртәләр) 8 . әл-Әнфәәл (табышлар) 9 . әт-Тәүбә (тәүбә) 10 . Йунус 11 . Һуд 12 . Йусуф 13 . әр-Рәгьд (күк күкрәү) 14 . Ибраһим 15 . әл-Хиҗер 16 . ән-Нәхел (бал кортлары) 17 . әл-Исра (төнге күчерү) яки бәни Исраил (Исраил угыллары) 18 . әл-Кәһеф (тау куышлыгы) 19 . Мәрйәм 20 . Та һә 21 . әл-Әмбийә (пәйгамбәрләр) 22 . әл-Хәҗҗ (хаҗ) 23 . әл-Мүъминүн (иман китереп инанучылар) 24 . ән-Нур (нур) 25 . әл-Фуркан (аергыч) 26 . әш-Шүъара (шагыйрьләр) 27 . ән-Нәмел (кырмыскалар) 28 . әл-Касас (хикәя) 29 . әд-Гъәнкәбүш (үрмәкүч) 30 . әр-Рум (румлылар) 31 . Лукман 32 . әс-Сәҗдә (сәҗдә) 33 . әл-Әхзәб (аерым төркемнәр) 34 . Сәбәә 35 . әл-Фәтыр (барлыкка китерүче) 36 . Йәә сиин 37 . әс-Саффат (сафларга төзелеп торучылар) 38 . Садъ 39 . әз-Зүмәр (төркемнәр) 40 . әл-Гафир (ярлыкаучы) 41 . әл-Фуссыләт (тәфсилләп аңлатылды) 42 . әш-Шүрә (киңәш) 43 . әз-Зухруф (бизәнүчеләр) 44 . әд-Духан (төтен) 45 . әл-Җәсийә (тезләнеп торган) 46 . әл-Әхкаф (комнар) 47 . Мухәммәт 48 . әл-Фәтех (җиңү) 49 . әл-Хуҗурат (бүлмәләр) 50 . Каф 51 . әз-Зәрийәт (таратучылар) 52 . әт-Тур (тау) 53 . ән-Нәҗем (йолдыз) 54 . әл-Камәр (ай) 55 . әр-Рәхман (һәркемгә бу дөньяда шәфкатъле булучы) 56 . әл-Уакыйгъа (котылгысыз вакыйга) 57 . әл-Хәдид (тимер) 58 . әл-Муҗәдилә (сүз көрәштерү) 59 . әл-Хәҗер (җыелыш) 60 . әл-Мумтәхәна (имтихан бирүче хатын) 61 . әс-Саффъ (сафлар) 62 . әл-Җумугъа (җомга) 63 . әл-Мунафикун (монафикълар) 64 . әт-Тәгабун (бер-береңне алдау) 65 . әт-Тәлакъ (талак кылу) 66 . әт-Тәхрим (хәрам итү) 67 . әл-Мүльк (падишаһлык) 68 . әл-Каләм (каләм) 69 . әл-Хакка (котылгысыз) 70 . әл-Мәгъәриҗ (баскычлар) 71 . Нух 72 . әл-Җинн (җеннәр) 73 . әл-Музәммил (чорналган) 74 . әл-Мудәсир (төрелгән) 75 . әл-Кыйәмә (кыямәт) 76 . әл-Инсән (кеше) 77 . әл-Мүрсәләт (җибәрелә торганнар) 78 . ән-Нәбәә (хәбәр) 79 . ән-Нәзигъат (тартып алучылар) 80 . Гъабәсә (төмсәләнде) 81 . әт-Тәкъүир (каплану) 82 . әл-Инфитар (ярылып китү) 83 . әл-Мутаффифин (алдап үлчәүчеләр) 84 . әл-Иншикакъ (ярылып китү) 85 . әл-Буруҗь (йолдызлыклар) 86 . әт-Тарекъ (төнлә баручы) 87 . әл-Әгълә (иң бөек) 88 . әл-Гашиййә (каплаучы) 89 . әл-Фәҗер (таң) 90 . әл-Бәләд (шәһәр) 91 . әш-Шәмес (кояш) 92 . әл-Ләйел (төн) 93 . әд-Духә (иртә) 94 . әл-Инширах (ярып ачу) 95 . әт-Тин (инҗир агачы) 96 . әл-Гъаләкъ (укмашкан кан тамчысы) 97 . әл-Кадер (тәкъдирләү) 98 . әл-Бшййинә (аңлаешлы билге) 99 . әз-Зәлзәлә 100 . әл-Гъадийәт (чабып баручылар) 101 . әл-Каригъа (кырып бетерүче) 102 . әт-Тәкәсүр (байлык арттыруда ярышу) 103 . әл-Гъаср (икендк вакыты) 104 . әл-Һүмәзә (яла ягучы) 105 . әл-Фил (фил) 106 . әл-Күрәйеш (корәешләр) 107 . әл-Мәгъун (хәер-садәка) 108 . әл-Кәүсәр (муллык) 109 . әл-Кәфирун (кәферләр) 110 . ән-Нәсър (ярдәм) 111 . әл-Мәсәд (хөрмә агачының сүсе) 112 . әл-Ихълас (ихласлык) 113 . әл-Фәлакъ (таң ату) 114 . ән-Нәс (кешеләр)
Танытымнар| Бу ситә хакында | Ана сәхифә ит | Сезгә ошаганнарга кушыгыз | RSS Feed
Бу ситәнең барлык эчтәлеге, ситәне белдерү шарты үтәлгәнендә, түләүсез рәвештә копийәләнә һәм таратыла ала
(c) All publication rights of the personal photos of Mr. Adnan Oktar that are present in our website and in all other Harun Yahya works belong to Global Publication Ltd. Co. They cannot be used or published without prior consent even if used partially.
© 1994 Harun Yahya. www.harunyahya.com
page_top