әл-Хәдид (тимер) ( 29 Айәть )

In the Name of Allah, Most Gracious, Most Merciful;

1 . "Шәфкатьле, рәхимле Аллаһ исеме белән... Күкләрдә һәм җирдә булган нәрсәләр Аллаһка тәсбих әйтәләр, Ул — гыйззәт, хикмәт иясе!"

2 . "Күкләрдә һәм җирдә хөкем сөрү — Аныкы! Ул терелтә һәм үлеләндерә, һәм ул — һәрнәрсәгә кодрәтле!"

3 . "Ул — әүвәлге һәм ахыргы, ачык һәм яшерен, һәм Ул — һәрнәрсәне белүче."

4 . "Ул күкләрне һәм җирне алты көндә барлыкка китерде, аннан соң гарешкә истива кылды. Ул җиргә нәрсә кергәнне дә һәм аннан нәрсә чыкканын, һәм күктән нәрсә төшкәнен, һәм аңа нәрсә күтәрелгәнен дә белә. Сез кайда гына булсагыз да — Ул сезнең белән. Һәм Аллаһ сез кылганны күреп тора!"

5 . Күкләрдә һәм җирдә падишаһлык — Аныкы. Һәм барлык эшләр дә Аллаһка кире кайталар.

6 . Ул төнне көнгә кертә һәм көнне төнгә кертә. Һәм Ул күңел түрләрендә нәрсә булганын белә.

7 . "Аллаһка һәм Аның рәсүленә иман китереп инаныгыз, сезгә мирас итеп булдырган нәрсәдән чыгым ясагыз, һәм сезләрдән иман китереп инанучыларга һәм чыгым ясаганнарга — бөек әҗер!"

8 . "Нәрсә булды сезгә, сез Аллаһка иман китереп инанмыйсыз? Рәсүл исә Раббыгызга иман китереп инаныгыз дип үзегезне өндәп тора! Ул сездән йөкләмә алган иде инде, әгәр сез иман китереп инанучылардан булсагыз!"

9 . "Ул — сезне золым караңгылыкларыннан яктылыкка чыгарыр өчен Үз колына ачык аңлаешлы аятьләрне иңдерүче. Һәм, хакыйкатьтә, Аллаһ сезгә карата, әлбәттә, түземле, рәхимле!"

10 . "Нәрсә булды сезгә, күкләр һәм җир мирасы Аллаһта булып та сез Аллаһ юлында чыгым ясамыйсыз? Арагыздан җиңүгә кадәр чыгым ясаган һәм сугышканнар, болар югарырак дәрәҗәле булып, соңыннан чыгым ясаган һәм сугышканнар белән бертигез түгелләр. Барысына да Аллаһ яхшылыкны вәгъдә итте, һәм Аллаһ — сез кылганнар турысыннан хәбәрдар."

11 . "Аллаһка кем яхшы бурыч бирүче булса, Ул аңа икеләтә арттырып кайтарыр, һәм аңа юмарт әҗердер."

12 . "Ул көнне син иман китереп инанган ирләрне һәм хатыннарны күрерсең, аларның нурлары алларыннан һәм уң якларыннан балкыр: «Бүген сезгә сөенеч хәбәре!» Астында елгалар агып торган бакчалар — алар анда мәңге калырлар. Менә шул ул — бөек ирешү!"

13 . "Ул көнне монафикъ ирләр һәм хатыннар иман китереп инанучыларга: «Безне туктап көтеп торыгыз! Сезнең нурыгыздан без алып торыйк әле!» — дип әйтерләр. Һәм аларга: «Артыгызга борылып кайтыгыз да нурны эзләгез! »— дип әйтерләр. Һәм алар арасында дивар төзелер һәм аның ишеге дә бар. Аның эчке ягында — мәрхәмәтлек, тышкы ягында — газаптыр."

14 . "Аларга: «Без сезнең белән бергә булмадыкмыни?» — дип кычкырып ялварырлар. Алар: «Әйе! Ләкин сез үз-үзегезне аздырдыгыз һәм сагалап тордыгыз, шик-шөбһәгә бирелдегез, Аллаһның боерыгы килеп җиткәнче сезне хыялый теләкләр кызыктырды һәм сокландыручы сезне Аллаһтан сокландырып үзенә каратты», — дип әйтерләр."

15 . «Һәм бүген сездән дә һәм кәфер булучылардан фидия алынмас. Сезнең сыеныр урыныгыз — ут. Ул сезгә лаеклырак. Никадәр начар бу кайту!

16 . "Иман китереп инанучыларга Аллаһны һәм хаклыктан иңдерелгәнне искә алганда кальб-күңел-ләре басынкы булырга һәм аңа кадәр китапка ирешкәннәргә охшамаска вакыт килеп җитмәдемени? Вакыт аларга озакка сузылды, һәм аларның күбесе азгыннар."

17 . "Белегезче! Аллаһ җирне үлгәненнән соң терелтә! Без сезгә аятьләрне ачык итеп аңлаттык. Шаять, сез аңларсыз!"

18 . "Хакыйкатьтә, садәка бирүче ирләргә һәм са дәка бирүче хатыннарга һәм Аллаһка яхшы бурыч бирүчеләргә — аларга икеләтә артык булыр, һәм аларга— мул әҗер."

19 . Аллаһка һәм Аның рәсүленә иман китереп инанучылар — алар рас сүзлеләр һәм Раббылары каршысында шаһитлар. Аларга — әҗерләре һәм нурлары. Кәфер булучылар исә һәм Безнең аятьләребезне ялганга чыгаручылар — ут әһелләре.

20 . "Белегезче! Бу дөнья тереклеге, хаклыкта, уен һәм көлке, һәм бизәнү, һәм арагызда үзара масаеп мактану, һәм маллар белән балалар арттыруда ярышу гына. Ул нәкъ яңгыр кебек, аннан үскән үсемлекләр кәферләрне сокландыра, аннан соң ул шиңә, син аның саргайганын күрәсең, һәм моннан соң ул чүп-чарга әйләнә. Әхыйрәттә исә кыен газап та, һәм Аллаһтан ярлыкау һәм ризалык та. Дөнья тереклеге сокландыручы файдаланудан башка нәрсә булсын?"

21 . "Раббыгыздан ярлыкауга һәм киңлеге нәкъ күк һәм җир киңлеге шикелле булган җәннәткә бер-берегез белән ярышыгыз! Ул Аллаһка һәм аның рәсүлләренә иман китереп инанучыларга хәзерләнеп куйган. Бу— Аллаһның фазылы. Ул аны кемгә теләсә, шуңа бирә. Һәм Аллаһ — бөек фазыл иясе!"

22 . "Җир йөзендә дә һәм нәфес-күңелләрегездә дә бер бәла-каза да, Без аны бар иткәнчегә кадәр китапта булдырмыйча, була калмас. Хакыйкатьтә, бу — Аллаһка җиңелдер,"

23 . "хәтта сезне үткән эш кайгыртмасын, һәм сезгә килгән нәрсә сезне шатландырмасын өчен. Аллаһ бит һәр тәкәббер, мактанчыкны сөймәс,"

24 . "саран булып һәм кешеләрне саранлыкка кушучыларны. Кем исә йөзен борса — Аллаһ, хакыйкатьтә, мохтаҗ булмаучы һәм мактауга нык лаеклы!"

25 . "Без рәсүлләребезне ачык аятьләр белән җибәргән идек һәм алар белән кешеләр гаделлектә торсыннар өчен китап белән үлчәүне иңдердек. Һәм Без тимерне дә индердек. Анда кешеләргә зур начарлык та, файдалар да бар. Һәм Үзенә һәм Аның рәсүлләренә кем яшерен килеш ярдәм иткәнне Ал лаһ белер өчен... Хакыйкатьтә, Аллаһ — көчле, гыйззәт иясе!"

26 . "Без Нухны да, Ибраһимны да җибәргән идек, Аларның икесенең нәселләрендә дә пәйгамбәрлек һәм китап булдырдык. Алар арасында туры юлдан баручылар да бар, аларның күбесе исә азгыннар."

27 . "Моннан соң алар артыннан Үзебезнең рәсүлләребезне юнәлдереп җибәрдек һәм Без Мәрйәм улы Гыйсәне дә юнәлдереп җибәрдек, аңа Инҗилне бирдек. Аңа иярүчеләрнең күңелләренә миһербанлыкны һәм мәрхәмәтлекне салдык, дәрвишлекне исә үзләре уйлап чыгарганнар, тик Аллаһның ризалыгын эзләү өчен булмаса. Без аларга моны язып куймаган идек, һәм алар моны тиешлечә үтәмәделәр. Һәм Без алардан иман китереп инанганнарына әҗерләрен бирдек. Аларның күпчелеге исә азгыннардан."

28 . "Ий, иман китереп инанучылар! Аллаһтан куркыгыз һәм Аның рәсүленә иман китерегезче! Ул сезгә Үз рәхмәтеннән ике өлеш бирер, сезгә йөрер өчен нур булдырыр, һәм сезне кичерер. Һәм Аллаһ — ярлыкаучы, рәхимле!"

29 . "Әһле китап, Аллаһның фазылыннан һич бернәрсәгә дә көчләре җитмәгәнен һәм, хакыйкатьтә, фазыл ның Аллаһ хөкемендә икәнен белсеннәр өчен! Ул аны кемгә теләсә — шуңа бирә, һәм Аллаһ — бөйек фазыл иясе!"

 

 

 

In this page you can listen әл-Хәдид (тимер) in English, әл-Хәдид (тимер) and read and download әл-Хәдид (тимер) in English veya yükleyebilirsiniz. You can download әл-Хәдид (тимер) translation, get information on the interpretations of Quranic verses, download all translations of surah in pdf format. You can listen to the audio of әл-Хәдид (тимер) in English or read and download. You can also share English Quranic verses on Facebook and Twitter and other social media with share buttons.

 

Көръән-Кәрим

The Holy Qur'an

Surah Translations

1 . әл-Фәтихә 2 . әл-Бакара (сыер) 3 . Әәл Гыймран (Гыймран гаиләсе) 4 . ән-Нисәә (хатын-кызлар) 5 . әл-Маидә (аш табыны) 6 . әл-Әнъгам (мал-туар) 7 . әл-Әгьраф (киртәләр) 8 . әл-Әнфәәл (табышлар) 9 . әт-Тәүбә (тәүбә) 10 . Йунус 11 . Һуд 12 . Йусуф 13 . әр-Рәгьд (күк күкрәү) 14 . Ибраһим 15 . әл-Хиҗер 16 . ән-Нәхел (бал кортлары) 17 . әл-Исра (төнге күчерү) яки бәни Исраил (Исраил угыллары) 18 . әл-Кәһеф (тау куышлыгы) 19 . Мәрйәм 20 . Та һә 21 . әл-Әмбийә (пәйгамбәрләр) 22 . әл-Хәҗҗ (хаҗ) 23 . әл-Мүъминүн (иман китереп инанучылар) 24 . ән-Нур (нур) 25 . әл-Фуркан (аергыч) 26 . әш-Шүъара (шагыйрьләр) 27 . ән-Нәмел (кырмыскалар) 28 . әл-Касас (хикәя) 29 . әд-Гъәнкәбүш (үрмәкүч) 30 . әр-Рум (румлылар) 31 . Лукман 32 . әс-Сәҗдә (сәҗдә) 33 . әл-Әхзәб (аерым төркемнәр) 34 . Сәбәә 35 . әл-Фәтыр (барлыкка китерүче) 36 . Йәә сиин 37 . әс-Саффат (сафларга төзелеп торучылар) 38 . Садъ 39 . әз-Зүмәр (төркемнәр) 40 . әл-Гафир (ярлыкаучы) 41 . әл-Фуссыләт (тәфсилләп аңлатылды) 42 . әш-Шүрә (киңәш) 43 . әз-Зухруф (бизәнүчеләр) 44 . әд-Духан (төтен) 45 . әл-Җәсийә (тезләнеп торган) 46 . әл-Әхкаф (комнар) 47 . Мухәммәт 48 . әл-Фәтех (җиңү) 49 . әл-Хуҗурат (бүлмәләр) 50 . Каф 51 . әз-Зәрийәт (таратучылар) 52 . әт-Тур (тау) 53 . ән-Нәҗем (йолдыз) 54 . әл-Камәр (ай) 55 . әр-Рәхман (һәркемгә бу дөньяда шәфкатъле булучы) 56 . әл-Уакыйгъа (котылгысыз вакыйга) 57 . әл-Хәдид (тимер) 58 . әл-Муҗәдилә (сүз көрәштерү) 59 . әл-Хәҗер (җыелыш) 60 . әл-Мумтәхәна (имтихан бирүче хатын) 61 . әс-Саффъ (сафлар) 62 . әл-Җумугъа (җомга) 63 . әл-Мунафикун (монафикълар) 64 . әт-Тәгабун (бер-береңне алдау) 65 . әт-Тәлакъ (талак кылу) 66 . әт-Тәхрим (хәрам итү) 67 . әл-Мүльк (падишаһлык) 68 . әл-Каләм (каләм) 69 . әл-Хакка (котылгысыз) 70 . әл-Мәгъәриҗ (баскычлар) 71 . Нух 72 . әл-Җинн (җеннәр) 73 . әл-Музәммил (чорналган) 74 . әл-Мудәсир (төрелгән) 75 . әл-Кыйәмә (кыямәт) 76 . әл-Инсән (кеше) 77 . әл-Мүрсәләт (җибәрелә торганнар) 78 . ән-Нәбәә (хәбәр) 79 . ән-Нәзигъат (тартып алучылар) 80 . Гъабәсә (төмсәләнде) 81 . әт-Тәкъүир (каплану) 82 . әл-Инфитар (ярылып китү) 83 . әл-Мутаффифин (алдап үлчәүчеләр) 84 . әл-Иншикакъ (ярылып китү) 85 . әл-Буруҗь (йолдызлыклар) 86 . әт-Тарекъ (төнлә баручы) 87 . әл-Әгълә (иң бөек) 88 . әл-Гашиййә (каплаучы) 89 . әл-Фәҗер (таң) 90 . әл-Бәләд (шәһәр) 91 . әш-Шәмес (кояш) 92 . әл-Ләйел (төн) 93 . әд-Духә (иртә) 94 . әл-Инширах (ярып ачу) 95 . әт-Тин (инҗир агачы) 96 . әл-Гъаләкъ (укмашкан кан тамчысы) 97 . әл-Кадер (тәкъдирләү) 98 . әл-Бшййинә (аңлаешлы билге) 99 . әз-Зәлзәлә 100 . әл-Гъадийәт (чабып баручылар) 101 . әл-Каригъа (кырып бетерүче) 102 . әт-Тәкәсүр (байлык арттыруда ярышу) 103 . әл-Гъаср (икендк вакыты) 104 . әл-Һүмәзә (яла ягучы) 105 . әл-Фил (фил) 106 . әл-Күрәйеш (корәешләр) 107 . әл-Мәгъун (хәер-садәка) 108 . әл-Кәүсәр (муллык) 109 . әл-Кәфирун (кәферләр) 110 . ән-Нәсър (ярдәм) 111 . әл-Мәсәд (хөрмә агачының сүсе) 112 . әл-Ихълас (ихласлык) 113 . әл-Фәлакъ (таң ату) 114 . ән-Нәс (кешеләр)
Танытымнар| Бу ситә хакында | Ана сәхифә ит | Сезгә ошаганнарга кушыгыз | RSS Feed
Бу ситәнең барлык эчтәлеге, ситәне белдерү шарты үтәлгәнендә, түләүсез рәвештә копийәләнә һәм таратыла ала
(c) All publication rights of the personal photos of Mr. Adnan Oktar that are present in our website and in all other Harun Yahya works belong to Global Publication Ltd. Co. They cannot be used or published without prior consent even if used partially.
© 1994 Harun Yahya. www.harunyahya.com
page_top