әл-Хәҗер (җыелыш) ( 24 Айәть )

In the Name of Allah, Most Gracious, Most Merciful;

1 . "Шәфкатьле, рәхимле Аллаһ исеме белән... Күкләрдә һәм җирдә булган нәрсәләр Аллаһка тәсбих әйтә. Һәм Ул — гыйззәт, хикмәт иясе."

2 . "Ул — әһле китаптан кәфер булучыларны йорт- җирләреннән беренче җыелышта алып чыгаручы. Сез алар чыгып китәрләр дип уйламадыгыз да. Алар ныгыткан кальгалары үзләрен Аллаһтан яклап калыр дип уйладылар. Аллаһ исә аларга исәпләмәгән төштән килде. Һәм Ул йөрәкләренә курку атып кертте. Алар өйләрен хәрабә хәленә үз куллары һәм иман китереп инанучыларның куллары белән җиткерәләр иде. Ий, күрә алучылар, гыйбрәтләнсәгез иде!"

3 . "Әгәр Аллаһ аларга чыгып китүне язмаган булса, Ул аларны, әлбәттә, бу дөньяда газаплар иде. Һәм аларга әхыйрәттә дә ут газабы булыр."

4 . "Бу — Аллаһка һәм Аның рәсүленә каршы булганнары өчен. Кем Аллаһка каршы икән, Аллаһ, хакыйкатьтә, җәза бирүдә көчледер."

5 . "Сез нинди генә хөрмә агачларын киссәгез дә яисә тамырларында утыртып калдырсагыз да, бу — Аллаһның рөхсәте белән һәм азгыннарны Аллаһ хурлар өчен."

6 . "Аллаһ табыш итеп алардан рәсүленә нәрсә бирсә дә, сезгә моның өчен атларны да, дөяләрне дә куарга туры килмәде бит. Ләкин Аллаһ рәсүлләренә Үзе теләгәннең өстеннән хөкем кылырга кодрәт бирә. Ьәм Аллаһ — һәрнәрсәгә кодрәтле!"

7 . "Аллаһ табыш итеп карья әһелләренең малларыннан Үз рәсүлләренә нәрсә бирсә, ул — Аллаһка һәм Аның рәсүленә, һәм якын-туганнарга, һәм ятимнәргә, һәм мескен-ярлыларга, һәм мөсафирларга — үзләрегездәп булган байлар арасында бүленеп куелудан булмасын өчен. Рәсүл сезгә нәрсә булса да бирсә, сез аны алыгыз, нидән булса да сезне тыйса, аннан тыелыгыз! Һәм Аллаһтан куркыгыз. Хакыйкатьтә, Аллаһ җәза бирүдә көчле бит!"

8 . "... Үз йорт-җирләреннән һәм малларыннан куылган, Аллаһның фазылын һәм ризалыгын өмет итеп, Аллаһка һәм Аның рәсүленә ярдәм итү өчен — фәкыйрь Мөһаҗирләргә. Болар — рас булучылар!"

9 . "Алардан алда үз йортларында һәм иманда ныгыганнар аларга күчеп килгәннәрне сөяләр, һәм үз күңелләрендә тегеләргә бүләк итеп биргән нәрсәгә хаҗәт тоймыйлар. Аларның үз хәлләре авыр булса да, тегеләрне үзләреннән артык күрәләр. Кем үзенең саранлыгыннан сакланган булса — алар уңышка ирешүчеләр булыр!"

10 . "Алардан соң килгәннәр: «Раббыбыз! Безне Һәм бездән алда иман китереп инанган туган кардәшләребезне ярлыка! Иман китереп инанучыларга карата күңелләребездә нәфрәт булдырма. Раббыбыз, Син, хакыйкатьтә, миһербанлы, рәхимле!» — диләр. "

11 . "Монафикъ булганнарны күрмәдеңмени син? Алар үзләренең әһле китаптан булган кәфер кардәш-туганнарына: «Әгәр сезне куып чыгарсалар, без дә сезнең белән чыгарбыз, һәм сезгә каршы һич беркемгә дә итагатьтә булмабыз. Әгәр сезнең белән сугышсалар, без сезгә, һичшиксез, ярдәм итәрбез», — диләр. Аллаһ исә шаһитлык кыла: алар, хакыйкатьтә, ялганчылар!"

12 . "Әгәр алар куылса, алар белән чыкмаслар, әгәр алар белән сугышсалар — ярдәм итмәсләр, әгәр исә алар ярдәм итсәләр, әлбәттә, артка чигенерләр, һәм моннан соң аларга ярдәм булмас."

13 . "Әлбәттә, сез аларның күкрәк түрләрендә Аллаһтан да гаять куркынычрак! Бу — аларның аңламас кавем булганнарыннан!"

14 . "Сезнең белән аларның барысы да сугышмас! Фәкать ныгытылган кальгаларда яки дивар-койма лар артыннан гына сугышырлар. Аларның үз араларында гайрәтләре көчле һәм син аларны бердәм дип исәплисең, аларның йөрәкләре исә аерым. Бу — алар гакыл йөртә алмый торган кавем булганлыктан!"

15 . "Аларга кадәр күптән түгел генә булганнар шикелле: алар эшләренең һәлакәтен татыдылар, һәм аларга үзәк өзгеч газап!"

16 . "Нәкъ шайтан шикелле. Менә ул кешегә: «Кәфер бул!» — диде. Инде ул кәферләнгәч: «Мин синнән ваз кичәм. Галәмнәр Раббысы Аллаһтан куркамын»-, диде."

17 . "Аларның икесенең дә ахырлары утта булудан булды, анда алар мәңгегә калырлар. Залимнәрнең җәзасы шулдыр!"

18 . "Ий, иман китереп инанучылар! Аллаһтан куркыгыз! Иртәгәге көн өчен һәр җан нәрсә әзерләгәнен күрсен. Аллаһтан куркыгыз! Аллаһ — сез кылган гамәлләрдән хәбәрдар!"

19 . Аллаһны онытканнар кебек булмагыз! Ул ал арга үзләрен оныттырды. Болар— азгыннар!

20 . Ут әһелләре белән оҗмах әһелләре бертигез булмаслар. Оҗмах әһелләре — җиңүгә ирешүчеләр.

21 . "Әгәр Без бу Коръәнне тау өстенә төшерсәк, Аллаһтан куркып, тауның түбәнчелек белән ярылганын күрер идең. Мондый мисалларны Без кешеләргә китерәбез. Шаять, алар фикер йөртеп карарлар!"

22 . "Ул — Аллаһ, Аннан башка иләһ юк. Яшерен нәрсәне дә, ачыкны да белүче. Ул — шәфкатьле, рәхимле!"

23 . "Ул — Аллаһ! Аннан башка иләһ юк! Ул — падишаһ, изге, тыныч, тугры, саклаучы, бөек, куәтле, югары күтәрелгән! Аллаһка дан! Ул — Аңа кушып сөйләгәннәрдән өстен!"

24 . "Ул — Аллаһ! Яратучы, төзүче, сурәткә кертүче. Иң гүзәл исемнәр — Аныкы. Күкләрдә һәм җирдә булган нәрсәләр Аңа тәсбих әйтәләр. Ул — гыйззәт, хикмәт иясе!"

 

 

 

In this page you can listen әл-Хәҗер (җыелыш) in English, әл-Хәҗер (җыелыш) and read and download әл-Хәҗер (җыелыш) in English veya yükleyebilirsiniz. You can download әл-Хәҗер (җыелыш) translation, get information on the interpretations of Quranic verses, download all translations of surah in pdf format. You can listen to the audio of әл-Хәҗер (җыелыш) in English or read and download. You can also share English Quranic verses on Facebook and Twitter and other social media with share buttons.

 

Көръән-Кәрим

The Holy Qur'an

Surah Translations

1 . әл-Фәтихә 2 . әл-Бакара (сыер) 3 . Әәл Гыймран (Гыймран гаиләсе) 4 . ән-Нисәә (хатын-кызлар) 5 . әл-Маидә (аш табыны) 6 . әл-Әнъгам (мал-туар) 7 . әл-Әгьраф (киртәләр) 8 . әл-Әнфәәл (табышлар) 9 . әт-Тәүбә (тәүбә) 10 . Йунус 11 . Һуд 12 . Йусуф 13 . әр-Рәгьд (күк күкрәү) 14 . Ибраһим 15 . әл-Хиҗер 16 . ән-Нәхел (бал кортлары) 17 . әл-Исра (төнге күчерү) яки бәни Исраил (Исраил угыллары) 18 . әл-Кәһеф (тау куышлыгы) 19 . Мәрйәм 20 . Та һә 21 . әл-Әмбийә (пәйгамбәрләр) 22 . әл-Хәҗҗ (хаҗ) 23 . әл-Мүъминүн (иман китереп инанучылар) 24 . ән-Нур (нур) 25 . әл-Фуркан (аергыч) 26 . әш-Шүъара (шагыйрьләр) 27 . ән-Нәмел (кырмыскалар) 28 . әл-Касас (хикәя) 29 . әд-Гъәнкәбүш (үрмәкүч) 30 . әр-Рум (румлылар) 31 . Лукман 32 . әс-Сәҗдә (сәҗдә) 33 . әл-Әхзәб (аерым төркемнәр) 34 . Сәбәә 35 . әл-Фәтыр (барлыкка китерүче) 36 . Йәә сиин 37 . әс-Саффат (сафларга төзелеп торучылар) 38 . Садъ 39 . әз-Зүмәр (төркемнәр) 40 . әл-Гафир (ярлыкаучы) 41 . әл-Фуссыләт (тәфсилләп аңлатылды) 42 . әш-Шүрә (киңәш) 43 . әз-Зухруф (бизәнүчеләр) 44 . әд-Духан (төтен) 45 . әл-Җәсийә (тезләнеп торган) 46 . әл-Әхкаф (комнар) 47 . Мухәммәт 48 . әл-Фәтех (җиңү) 49 . әл-Хуҗурат (бүлмәләр) 50 . Каф 51 . әз-Зәрийәт (таратучылар) 52 . әт-Тур (тау) 53 . ән-Нәҗем (йолдыз) 54 . әл-Камәр (ай) 55 . әр-Рәхман (һәркемгә бу дөньяда шәфкатъле булучы) 56 . әл-Уакыйгъа (котылгысыз вакыйга) 57 . әл-Хәдид (тимер) 58 . әл-Муҗәдилә (сүз көрәштерү) 59 . әл-Хәҗер (җыелыш) 60 . әл-Мумтәхәна (имтихан бирүче хатын) 61 . әс-Саффъ (сафлар) 62 . әл-Җумугъа (җомга) 63 . әл-Мунафикун (монафикълар) 64 . әт-Тәгабун (бер-береңне алдау) 65 . әт-Тәлакъ (талак кылу) 66 . әт-Тәхрим (хәрам итү) 67 . әл-Мүльк (падишаһлык) 68 . әл-Каләм (каләм) 69 . әл-Хакка (котылгысыз) 70 . әл-Мәгъәриҗ (баскычлар) 71 . Нух 72 . әл-Җинн (җеннәр) 73 . әл-Музәммил (чорналган) 74 . әл-Мудәсир (төрелгән) 75 . әл-Кыйәмә (кыямәт) 76 . әл-Инсән (кеше) 77 . әл-Мүрсәләт (җибәрелә торганнар) 78 . ән-Нәбәә (хәбәр) 79 . ән-Нәзигъат (тартып алучылар) 80 . Гъабәсә (төмсәләнде) 81 . әт-Тәкъүир (каплану) 82 . әл-Инфитар (ярылып китү) 83 . әл-Мутаффифин (алдап үлчәүчеләр) 84 . әл-Иншикакъ (ярылып китү) 85 . әл-Буруҗь (йолдызлыклар) 86 . әт-Тарекъ (төнлә баручы) 87 . әл-Әгълә (иң бөек) 88 . әл-Гашиййә (каплаучы) 89 . әл-Фәҗер (таң) 90 . әл-Бәләд (шәһәр) 91 . әш-Шәмес (кояш) 92 . әл-Ләйел (төн) 93 . әд-Духә (иртә) 94 . әл-Инширах (ярып ачу) 95 . әт-Тин (инҗир агачы) 96 . әл-Гъаләкъ (укмашкан кан тамчысы) 97 . әл-Кадер (тәкъдирләү) 98 . әл-Бшййинә (аңлаешлы билге) 99 . әз-Зәлзәлә 100 . әл-Гъадийәт (чабып баручылар) 101 . әл-Каригъа (кырып бетерүче) 102 . әт-Тәкәсүр (байлык арттыруда ярышу) 103 . әл-Гъаср (икендк вакыты) 104 . әл-Һүмәзә (яла ягучы) 105 . әл-Фил (фил) 106 . әл-Күрәйеш (корәешләр) 107 . әл-Мәгъун (хәер-садәка) 108 . әл-Кәүсәр (муллык) 109 . әл-Кәфирун (кәферләр) 110 . ән-Нәсър (ярдәм) 111 . әл-Мәсәд (хөрмә агачының сүсе) 112 . әл-Ихълас (ихласлык) 113 . әл-Фәлакъ (таң ату) 114 . ән-Нәс (кешеләр)
Танытымнар| Бу ситә хакында | Ана сәхифә ит | Сезгә ошаганнарга кушыгыз | RSS Feed
Бу ситәнең барлык эчтәлеге, ситәне белдерү шарты үтәлгәнендә, түләүсез рәвештә копийәләнә һәм таратыла ала
(c) All publication rights of the personal photos of Mr. Adnan Oktar that are present in our website and in all other Harun Yahya works belong to Global Publication Ltd. Co. They cannot be used or published without prior consent even if used partially.
© 1994 Harun Yahya. www.harunyahya.com
page_top