әл-Әнъгам (мал-туар) ( 165 Айәть )

In the Name of Allah, Most Gracious, Most Merciful;

1 . "Шәфкатьле, рәхимле Аллаһ исеме белән ... Күкләр һәм җирне бар итеп яратучы һәм караңгылык белән яктылык булдыручы Аллаһка дан! Моннан соң кәфер булучылар үз Раббыларына тинләштерәләр."

2 . "Ул шулдыр ки — кем сезне балчыктан яраткан, аннан соң әҗәлен куйган. Билгеләнгән әҗәл — Анда. Моннан соң сез шикләнәсез!"

3 . "Ул — күкләрдә һәм җирдә Аллаһ. Ул сезнен серегезне дә, ачык булганын да белеп тора һәм кәсеп иткәнегезне дә белеп тора."

4 . "Раббыларының аятьләреннән нинди генә аять аларга килсә дә, алар аннан борылдылар."

5 . "Аларга хаклык килгәч, алар аны ялганга чыгардылар. Мыскыл иткәннәре турында үзләренә хәбәрләр килеп җитәр әле!"

6 . "Күрмәделәрмени алар, үзләренә кадәр күпме буыннарны Без һәлак иттек бит. Сезгә караганда да ныграк итеп Без аларны җир йөзендә ныгыттык, аларга мул яңгырлар белән күкне җибәрдек, һәм аларда елгаларны ага торган иттек, соңыннан исә гөнаһлары өчен аларны һәлак иттек һәм алардан соң икенче буынны бар кылдык."

7 . "Әгәр Без сиңа китапны ачып куйган төргәктә иңдергән булсак, алар аны куллары белән капшап карарлар иде һәм, әлбәттә, кәфер булучылар: «Бу ачык сихер генә бит!» — диячәкләр."

8 . "Һәм алар: «Аңа фәрештә иңдерелгән булса иде!» — дип әйтерләр. Әгәр Без фәрештә иңдергән булсак, эш хәл ителгән булыр иде, моннан соң алар кичектерелмәсләр иде."

9 . "Әгәр Без аны фәрештә итсәк, аны Без, әлбәттә, ир кеше буларак итәр идек һәм үзләре киенеп йөргәнне Без, әлбәттә, аларга кигезер идек."

10 . Алар сиңа кадәр булган рәсүлләрне мыскыл иттеләр һәм аларны мыскыл итүчеләр үзләре көлгән нәрсәгә ирештеләр.

11 . «Җир йөзендә йөрегез һәм моннан соң ялган дип санаучыларның ахырлары ничек булганын карагыз!» — дип әйт.

12 . Әйт: «Күкләрдә һәм җирдә булган нәрсәләр кемнеке?» Әйт: «Аллаһныкы! Ул Үз-үзенә мәрхәмәтне тиеш итеп язып куйды. Шик-шөбһәсез булачак кыямәт көнендә Ул сезне җыяр. Үз-үзләренә зарар китергәннәр — алар ышанмыйлар!

13 . "Төнлә яшәгәне дә, көндезен дә — Аллаһныкы. һәм Ул — ишетүче, белүче»."

14 . "«Әллә күкләрне һәм җирне барлыкка китерүче Аллаһтан башка үземә химаяче алырмынмы? Ул тукландыра, Аны исә тукландырмыйлар», — дип әйт. «Миңа беренче булып үзен тапшыручылардан булырга әмер ителде! Күп иләһләргә табынучылардан булмагыз!» — дип әйт."

15 . "«Мин, әгәр Раббымның кушканын тыңламасам, бөек көннең газабыннан куркамын!» — дип әйт."

16 . "Шул көнне кемнән читләштерелсә, Ул аны мәрхәмәтенә ирештергән булыр һәм бу — бөек җиңү!"

17 . "Әгәр сиңа Аллаһ берәр зыян-зарар белән кагылса, Аннан башка һичбер коткаручы булмас. Әгәр исә Ул сиңа хәерлек белән кагылса, Аллаһ — һәр нәрсәгә кодрәтле!"

18 . "Һәм Ул — үзенең коллары өстеннән хөкем кылучы һәм Ул — хикмәт иясе, хәбәрдар!"

19 . Әйт: «Шаһитлыгы белән нинди нәрсә олырак?» Әйт: «Аллаһ минем белән сезнең арагызда шаһит. Һәм миңа бу Коръән аның белән сезне һәм хәбәре барып җиткәнне үгетләр өчен вәхи ителде. Сез Аллаһ белән тагы башка иләһләр бар дип шаһитлык итмисезмени?» Әйт: «Мин шаһитлык кылмыйм». Әйт: «Ул — бердәнбер иләһ бит һәм сезнен Аңа тиңдәш тотуыгызга минем катнашым юк!»

20 . Без үзләренә китапны биргәннәр моны үз улларын белгән кебек беләләр. Үз-үзләренә зарар китергәннәр — алар ышанмыйлар!

21 . "Аллаһка яла якканнан яки Аның аятьләрен ялган итеп санаучыдан да залимрәк кем булсын икән? Хакыйкатьтә, залимнәр уңышка ирешмәсләр?"

22 . Ул көнне Без аларның барысын да җыярбыз һәм моннан соң ширек кылганнарга: «Сез уйлап чыгарган тиңдәшләрегез кайда?» — дип әйтербез.

23 . "Шуннан аларның: «Без Раббыбыз Аллаһ белән ант итәбез, без мөшрикләрдән түгел», — дип әйтүләреннән башка сылтаулары үзләрендә булмас."

24 . Кара әле! Ничек алар үз өсләренә ялганны сөйлиләр! Һәм аларның уйлап тапкан нәрсәләре үзләреннән югалды!

25 . "Алар арасында сиңа колак салучылар да бар, Без исә алар аны аңламасын өчен, кальб-күңелләрендә капламалар булдырдык, колакларын исә саңгырауландырдык. Алар һәр аятьне күрсәләр дә аңа ышанмыйлар. Хәтта алар синең яныңа сүз көрәштерү өчен килгәндә кәфер булучылар: «Бу фәкать әүвәлгеләрнең әкиятләре генә бит!» — дип әйтәләр."

26 . Алар аннан тыялар һәм үзләре дә аннан ераклашалар. Тик үз-үзләрен генә һәлак итәләр һәм тоймыйлар да.

27 . "Син, алар ут алдына китереп бастырылгач, аларның: «Аһ, әгәр без кайтарылсак иде, Раббыбызның аятьләрен ялган дип исәпләмәс идек һәм без дә иман китереп инанучылардан булыр идек!» — дип әйтәчәкләрен күрсәң иде."

28 . "Әйе! Аларның алдында элек үзләре яшергәннәре ачыкланды. Әгәр алар кайтарылсалар, алар элек аннан үзләре тыелган нәрсәгә кайтырлар иде. Хакыйкатьтә, алар алдакчылар бит!"

29 . "Һәм алар: «Бу — безнең дөнья тереклеге генә бит. Һәм без яңадан терелтеләчәк түгелбез», — дип әйттеләр."

30 . "Син аларны Раббылары каршысына китерелеп куйгач күрсәң иде. Ул аларга: «Бу хаклык түгелмени?» — дип әйтер. «Әйе, хаклык! Раббыбыз белән ант итәбез!» — дип әйтерләр. Ул: «Кәфер булганыгызга күрә газап тәмен татыгыз инде!» — дип әйтер."

31 . "Аллаһ белән очрашуны ялган дип исәпләүчеләр зыян күрделәр, һәм кинәт кенә үзләренә сәгать килеп җиткәч: «Аһ, нинди кайгы безгә! Анда ычкындырган өчен!» — дип әйтерләр. Алар авыр йөкләрен сыртларында күтәреп барырлар. Аһ, нинди начар аларның күтәреп барган нәрсәләре!"

32 . "Дөнья тереклеге ул — уен һәм күңел ачу гынадыр, тәкъва булучыларга исә әхыйрәт йорты хәерлерәк. Әллә сез уйлап җиткермисезме?"

33 . "Без аларның әйткән сүзләре сине көендергәнне беләбез. Алар сине ялганчы итеп санамыйлар бит, ләкин залимнәр Аллаһның аятьләреннән баш тарталар!"

34 . "Һәм синнән элек килгән рәсүлләр дә ялганчыларга чыгарылдылар, алар ялганчыга саналуларына һәм интектерелүләренә Безнең ярдәмебез килеп җиткәнче сабыр иттеләр. Аллаһның сүзләрен алмаштыручы юк һәм сиңа рәсүлләр турында хәбәрләр килеп җиткән иде инде."

35 . "Һәм әгәр аларның йөз борулары сиңа авыр булып тоелса, әгәр синең җирдә ярык табарга хәлеңнән килсә яки күккә баскыч таба алсаң, син аларга аять белән килер идең! Әгәр Аллаһ теләсә, әлбәттә, аларны туры юлда җыяр иде һәм син җәһел наданнардан булма!"

36 . "Хаклыкта, Ул тыңлаганнарга җавап бирә, һәм Аллаһ үлекләрне терелтәчәк, һәм моннан соң алар Аңа кире кайтарылалар."

37 . "Һәм алар: «Әгәр аңа Раббысыннан берәр аять иңдерелсә иде!» — диләр. Әйт: «Аять иңдерергә, хакыйкатьтә, Аллаһ кодрәтле, ләкин аларның күпчелеге белми бит!»"

38 . "Сезнең кебек өммәтләр шикелле булмаган җир йөзендә хайван һәм ике канатында очып йөри торган кош та юк. Һәм без китапта бернәрсәне дә төшереп калдырмадык, һәм моннан соң алар Раббыларына җыелырлар."

39 . "Һәм безнең аятьләребезне ялганга санаучылар — караңгылыкта саңгырау һәм телсезләр. Аллаһ кемне теләсә, шуны юлдан яздыра һәм кемне теләсә, шуны туры юлда булдыра."

40 . "Әйт: «Үзегез турында уйламадыгызмыни, әгәр сезгә Аллаһның газабы килсә яки сәгате килен җитсә, сез Аллаһтан башканы ярдәмгә ялвары чакырачаксызмыни, әгәр рас сөйләүчеләр булсагыз?»"

41 . "Әйе, Сез Аны гына чакырасыз һәм, әгәр теләсә, ялварып Сораганыгыздан Ул сезне коткарачак, һәм сез Аңа тиңдәш иткән нәрсәгезне онытасыз."

42 . "Без сиңа кадәр дә өммәтләргә рәсүлләр җибәр гәләдек һәм Без аларны кайгы һәм бәла-каза белән тотып алдык! Шаять, алар баш иярләр!"

43 . Аларга Безнең гайрәтебез килгән чакта алар баш иделәр! Ләкин аларның кальб-күңелләре кырысланды һәм кылган гамәлләрен шайтан аларга зиннәтләп күрсәтте.

44 . "Исләренә төшерелгән нәрсәне оныткач, Без аларга һәрнәрсәнең капкаларын ачтык, һәм үзләренә бирелгән нәрсәләргә шатланган вакытта Без аларны кинәт кенә тотып алдык һәм менә алар өметсез торалар!"

45 . "Һәм золым кылган кавемнең соңгысы киселде. Галәмнәрнең Раббысына, Аллаһка — мактау!"

46 . "Әйт: «Уйлап карадыгызмы сез, әгәр Аллаһ сезнең ишетү һәм күрүегезне алып куйса һәм сезнең кальб-күңелләрегезгә мөһер салса, Аллаһтан башка нинди иләһ сезгә моны китереп бирер?» — дип. Кара әле! Ничек Без аятьләрне аңлатабыз! Аннан соң алар йөзләрен боралар!"

47 . "Әйт: «Уйлап карадыгызмы сез үзегез турында, әгәр сезгә Аллаһның газабы кинәт кенә яки ачык килеш килсә, залимнәр кавеменнән башкалар һәлак ителерләрмени?» — дип."

48 . "Без рәсүлләрне тик сөенечле хәбәр җиткерүчеләр һәм үгетләүчеләр буларак кына җибәрәбез. Әгәр берәү иман китерсә һәм игелек эшләсә, алар и өстендә хәвеф тә булмас, алар кайгыга да ирешмәсләр!"

49 . Безнең аятьләребезне ялганга санаучыларга исә бозык булганнары өчен газап тияр!

50 . "Әйт: «Мин сезгә миндә Аллаһның хәзинәләре бар дип тә әйтмим, мин гаиб-яшеренне дә белмим һәм мин сезгә «Мин — фәрештә» дип тә әйтмим. Мин бары тик миңа вәхи ителгән нәрсәгә генә иярәмен». Әйт: «Сукыр белән күрүче бертигез булырмыни? Әллә сез фикер йөртеп карамыйсызмы?»"

51 . "Раббыларына җыелуларыннан куркучыларны шуның белән үгетлә! Аннан башка аларга химаяче дә, шәфәгатьче дә юктыр. Шаять, алар тәкъвалык ияләре булырлар!"

52 . "Иртә һәм кич белән, Аның ризалыгына омтылып, Раббыларына ялварып дога кылучыларны читкә кума! Алар белән хисаплашу һич бернәрсә белән синең өстеңдә түгел һәм синең хисабың һич бернәрсә белән аларның өстендә түгел! Аларны куып җибәреп, хәтта синең залимнәрдән булуың бар!"

53 . Менә шулай! Без аларның берәүләрен икенчеләре белән: «Әллә безнең арабыздан аларга Аллаһ рәхмәтен бирдеме?» — дип әйтсеннәр өчен сыныйбыз. Аллаһ шөкер итүчеләрне яхшырак белмиме?

54 . "Әгәр сиңа Безнең аятьләребезгә иман китереп инанучылар килсә: «Сәлам сезгә!» — дип әйт. Раббыгыз мәрхәмәтне Үзенә шулай тиеш итеп язып куйган. Әгәр арагыздан берәү җәһеллек наданлыгы белән яманлык эшләсә, моннан соң тәүбә кылса һәм игелекле эшләр эшләсә, Ул бит ярлыкаучы, рәхимле!"

55 . Гөнаһкәрләрнең юлы ачык беленсен өчен менә шулай Без аятьләребезне тәфсилләп аңлатабыз!

56 . Әйт: «Аллаһтан башка сез ялварган нәрсәгә миңа гыйбадәт кылырга тыелган». Әйт: «Сезне» һәвәсләрегезгә мин иярмимен. Ул очракта адашканнардан булыр идем һәм туры юлдан баручылардан булмас идем».

57 . "Әйт: «Мин — үземнең Раббымнан ачык белән, сез исә аны ялганга санадыгыз. Миндә сез ашыктырган нәрсә юк. Хөкем итү Аллаһта гына, Ул хаклык сөйләп күрсәтә. Ул — карар итүчеләрне хәерлесе!"

58 . "Әйт: «Әгәр сез ашыктырган нәрсә миндә булса, сезнең белән минем арада эш хәл ителгән булыр иде. һәм Аллаһ залимнәрне бик яхшы белә!"

59 . "Гаиб нәрсәләрнең ачкычлары — Аңарда, алар ны фәкать Ул гына белә. Һәм Ул корыда һәм диңгездә булган нәрсәләрне дә белә. Яфрак тик Аның белүе белән генә барып төшә һәм ачык аңлаешлы китапта булмаган җир караңгылыгындагы орлык та, юеш нәрсә дә, коры нәрсә дә юк."

60 . "Ул шулдыр ки — кем сезне төнлә вафат иттерә һәм сезнең көндезен кәсеп кылганыгызны белеп тора, моннан соң билгеләнгән вакыт мөддәтен тәмамлар өчен Ул сезне анда терелтәчәк. Һәм Аңа — сезнең кире кайтуыгыз һәм моның соңында кылганыгызны Ул сезгә хәбәр итеп бирәчәк!"

61 . "Ул — Үз коллары өстеннән хөкем кылучы. Ул сезнең өстегезгә сакчылар җибәрә, хәтта берегезгә үлем килеп җитсә, Безнең рәсүлләребез аны вафат итәләр һәм алар ычкындырмыйлар."

62 . "Шуннан алар Аллаһка, үзләренең хак хуҗаларына кайтарылачаклар. Әйе! Хөкем кылу — Анда һәм Ул — хисап кылучыларның иң тизе!"

63 . "Әйт: «Сезне коры җир һәм диңгез караңгылыгыннан кем коткара? Сез аңа баш иеп һәм яшерен килеш: «Әгәр Син безне моннан коткарсаң, без, әлбәттә, шөкер итүчеләрдән булырбыз!» — дип кемгә ялварып дога кыласыз?»"

64 . "Әйт: «Аллаһ сезне моннан һәм һәр кайгыдан коткара, соңыннан исә сез ширек кыласыз!»"

65 . "Әйт: «Ул сезгә газапны өстегездән яки аякларыгыз астыннан җибәрергә яки сезне төрле төркемнәргә бутарга һәм бәгъзе берегезнең гайрәтен икенчегезгә татытырга кодрәтле». Кара әле, Без ничек аятьләрне таратабыз! Шаять, алар аңларлар!»"

66 . "Һәм синең кавемең моны ялган дип санады, ул исә хаклык иде. Әйт: «Мин сезгә вәкил түгел."

67 . Һәр хәбәрнең үз урыны була һәм сез беләчәксез!»

68 . "Әгәр син безнең аятьләребез турында буш сүзләргә чумганнарын күрсәң, алар икенче сүзгә күчкәнче алардан борылып куй. һәм, әгәр шайтан сине оныттырса, исеңә төшкәннән соң залимнәр кавеме белән бергә утырма!"

69 . "Тәкъвалар өстендә аларның хисабыннан һич бернәрсә юк. Тик искә төшерү генә! Шаять, алар тәкъва булырлар!"

70 . "Үз диннәрен уенга һәм көлкегә санаучыларны калдыр. Аларны дөнья тереклеге сокландырды бит! Аның белән җан кәсеп иткәне өчен һәлак булачак, дип искәрт. Аллаһтан башка аңа ярдәмче дә, шәфа гатьче дә юк! Ул һәртөрле алмаш тәкъдим итсә, аннан алмаш кабул ителмәс. Болар — кәсеп иткән нәрсәләре өчен һәлак булучылар. Аларга, кәфер булганнары өчен — эчемлекләре кайнар су һәм әр нүле газап!"

71 . "Әйт: «Без, Аллаһтан башка, безгә файда да, зыян да китермәгәнгә дога кылырбызмыни һәм безне Аллаһ туры юлга чыгарганнан соң, кире әйлә нербезмени, җир йөзендә шайтаннар алдаган һәм аптырап калган кебек? Аның: «Безгә кил!» — дип туры юлга чакыручы юлдашлары бар. «Әйт: «Хакыйкатьтә, Аллаһ юлы — туры юл һәм безгә галәмнәр Раббысына бирелергә әмер булды!»"

72 . "һәм: «Намазга торыгыз һәм Аңа карата тәкъва булыгыз. Һәм Ул — шулдыр ки, кемгә сез җыелырсыз!» — дип әмер бирелде»."

73 . "Ул хаклык белән күкләрне һәм җирне яратты: Ул ниндидер көнне: «Бул!» — дип әйтсә, шул була. Аның сүзе хак. Быргы өрелгән көнне хөкем сөрү — Анда. Гаиб нәрсәне дә, ачыкны да белүче. Ул — хикмәт иясе, хәбәрдар!"

74 . "Менә Ибраһим үзенең атасы Эзәргә: «Әллә син сыннарны иләһләр дип тотасыңмы? Мин сине һәм синең кавемеңне ачыктан-ачык адашуда кү- рәм», — диде."

75 . "Шулай итеп Без Ибраһимга, ул инанганнардан булсын өчен, күкләр һәм җир өстендә падишаһлык күрсәттек."

76 . "Аны төн каплагач, ул йолдыз күрде һәм: «Бу — минем Раббым!» — диде. Ул баегач инде: «Мин баючыларны сөймим», — диде."

77 . "Калкып килгән айны күргәч: «Бу — минем Раббым!» — диде. Ай баткач: «Әгәр Раббым мине туры юлга күндермәсә, әлбәттә, мин адашканнарның кавеменнән булырмын», — диде."

78 . "Ул чыгып килгән кояшны күргәч: «Бу — минем Раббым, бу — олырак», — диде. Кояш баегач, ул: «Ий, кавемем! Сез ширек кылганда мин катнашучы түгелмен!» — дип әйтте."

79 . «Мин бит йөземне күкләрне һәм җирне бар итүчегә хәниф булып юнәлдерәм. Һәм мин күп иләһләргә табынучылардан түгел».

80 . "һәм кавеме аның белән сүз көрәштерде. Ул әйтте: «Әллә сез минем белән Аллаһ турында сүз көрәштерәсезме, Ул исә мине туры юлга күндерде? Мин сезнең Аңа тиңдәш тотуыгыздан курыкмыйм. әгәр Раббым гына берәр нәрсә теләмәсә. Минем Раббым һәрнәрсәне белем белән чолгап алды. Сез искә алмыйсызмы соң?"

81 . "Һәм мин сезнең ширек кылганыгыздан ничек куркыйм ди, сез Аллаһ үзегезгә аның турысында иңдермәгән дәлилгә карата ширек кылганыгыздан курыкмаганда? Әгәр сез белсәгез ике фирканең иминлек белән кайсысы хаклырак икәнен?»"

82 . "Иман китереп инанучылар һәм иманнарын золым белән капламаганнар, аларга — иминлек! Һәм алар туры юлдан баручылар."

83 . "Бу — Безнең Ибраһимга аның кавеменә каршы китереп биргән дәлилебез. Без теләгәнне дәрәҗәләр белән күтәрәбез! Хакыйкатьтә, синең Раб бың — хикмәт, гыйлем иясе!"

84 . "Һәм Без аңа Исхакны һәм Йагъкубны бүләк итеп бирдек һәм барысын да туры юлдан алып бардык. Һәм моннан элек Нухны алып бардык, аның нәселеннән Даудны, Сүләймәнне, Әйүбне, Йусуфны, Мусаны һәм Һарунны. Менә шулай Без яхшылык эшләгәннәргә кайтарабыз!"

85 . "Һәм Зәкәрийәне, Йәхйәне, Гыйсәне һәм Ильясны. Алар барысы изге күңелл ел әрдән."

86 . "Һәм Исмәгыйльне, әл-Йәсәгъне, Йунусны һәм Лутны. Барысын да Без галәмнәрдә югары күтәрдек!"

87 . Һәм аларның аталарыннан һәм нәселләреннән һәм бертуганнарыннан. Без аларны сайлап алдык һәм туры юлга күндердек!

88 . "Бу — Аллаһ юлы, аның белән Ул Үзенең колларыннан теләгәнен алып бара. Әгәр алар Аңа карата ширек кылса, аларның кылганнары алардан юкка чыгар иде!"

89 . "Менә шуларга Без китап, хикмәт һәм пәйгамбәрлек китереп бирдек, әгәр болар моңа кәферлек кылсалар, Без аларны кәфер булмаган кавемгә тапшырачакбыз!"

90 . "Болар — үзләрен Аллаһ алып барганнардан һәм аларның туры юлыннан бар! «Мин аның өчен сездән акчалата әҗер сорамыйм. Ул тик галәмнәргә искәртү генә», — дип әйт."

91 . "Алар: «Аллаһ бер кешегә дә бернәрсә дә иңдермәде», — дип, Аллаһны тиешле кадер белән кадер итмәделәр. Әйт: «Нур һәм кешеләргә җитәкчелек итеп Муса китергән китапны кем иңдерде? Сез аны төргәкләргә урнаштырасыз, аны ачып һәм күп нәрсәне яшереп. Сез үзегез дә һәм аталарыгыз да белмәгән нәрсәгә өйрәтелдегез бит». Әйт: «Аллаһ!» Моннан соң үзләрен буш сүзләре белән уйнаган килеш калдыр."

92 . "Бу — сиңа Без иңдергән мөбарәк китап, аңа кадәр иңдерелгәннең хаклыгын раслаучы, һәм син карьяләр анасын, һәм аның тирәсендәгене, һәм әхыйрәткә ышанган, һәм Аңа иман китереп инанганнарны, һәм намазларын саклап үтәүчеләрне үгетләр өчен."

93 . "Кем соң Аллаһка яла якканнан яки «Миңа вәхи килде» дигәннән, аңа һич бернәрсә дә килмичә, яки: «Аллаһ иңдергән шикеллене мин дә иңдерермен», — диючедән залимрәк икән? Күрсәң икән син зал имнәрнең үлем упкыннарында булганнарын, фәрештәләрнең исә кулларын җәеп: «Җаннарыгызны чыгарыгыз! Сез бүген Аллаһ өстеннән хак булмаган сүзне әйткәнегез өчен һәм Аның аятьләреннән тәкәбберләнгән өчен кимсетү газабы белән җәзаланачаксыз!» — дигәннәрен."

94 . "Сез Безгә беренче мәртәбә барлыкка китергән килеш, ялгыз килдегез, һәм Без биргән нәрсәләрне артыгызда калдырдыгыз, һәм сез аларны иптәшләребез дип сөйләп йөргән шәфәгатьчеләрегезне дә күрмибез. Сезнең арагыз өзелде инде һәм сезнең сөйләп йөргәнегез күздән югалды!"

95 . "Хакыйкатьтә, Аллаһ — бөртек һәм төшне ярып җибәрүче. Ул үлектән терене чыгарып җибәрә һәм тередән үлекне чыгаручы! Бу сезгә Аллаһ! Никадәр сез алдангансыз!"

96 . "Ул иртәнге таңны чыгаручы һәм төнне тынычлык итә. Кояш белән айны хисапчылар итә. Бу — гыйззәт, хикмәт иясенең тәкъдире!"

97 . Ул — җир һәм диңгез караңгылыгында юл табу өчен сезгә йолдызларны булдырды. Без аятьләрне белә торган кавем өчен тәфсилләп аңлаттык.

98 . "Ул — сезне бер җаннан бар итүче, соңыннан исә — тору урыны һәм саклану урыны. Без аятьләрне төшенгән кавем өчен тәфсилләп аңлаттык!"

99 . "Ул — күктән су иңдерүче һәм аның белән Без төрле нәрсәләр үстереп чыгардык. Без аның белән яшеллек үстереп чыгардык, алардан Без тезелеп торган бөртек чыгарачакбыз, һәм хөрмә агачыннан да, һәм аның җимешлегеннән якын салынып торган тәлгәшләр, һәм йөзем агачыннан бакчалар, һәм зәйтүнне, һәм анарны, охшаш һәм охшаш булмаганны. Җимеш биргән вакытында алар-ның җимешләренә һәм аларның өлгерүенә күз салыгыз! Хакыйкатьтә, монда иман китереп инанучыларга аятьләр бар!"

100 . "Алар җеннәрдән Аллаһка тиңдәш ясадылар, Ул аларны бар итсә дә, һәм һич белемсез Аның уллары, һәм кызлары бар дип сылтадылар. Аңа мактау һәм аларның сыйфатлаганнарыннан Ул югары!"

101 . "Күкләрне һәм җирне булдыручы! Ничек инде Аның баласы булсын, Үзенең хатыны булмыйча! Ул — һәрнәрсәне бар итеп яратучы һәм Ул һәрнәрсә турында белә!"

102 . "Бу сезнең өчен — Аллаһ, Раббыгыз! Аннан башка иләһ юк! Һәрнәрсәне барлыкка китерүче һәм Аңа гыйбадәт кылыгыз! Ул — һәрнәрсәгә вәкил булучы!"

103 . "Күз карашлары Аны күрми, Ул исә карашларын күрә. Ул — үткәрүчән, хәбәрдар!"

104 . "Раббыгыздан сезгә ачык дәлилләр килде. Кем аңласа — үзе өчен, кем сукыр икән — үз өстенә булыр. Мин сезнең өчен саклаучы түгел!"

105 . "Нәм шулай итеп Без аятьләрне аңлатабыз, һәм «Син өйрәнгәнсең», — дип әйтсеннәр өчен, һәм белгән кавемгә Без аны аңлатыр өчен дә."

106 . "Раббыңнан сиңа: «Аннан башка иләһ юк», — дип вәхи ителгәнгә ияр һәм мөшрикләрдән борылып куй!"

107 . "Әгәр Аллаһ теләсә, алар Аңа тиңдәш тотмаслар иде һәм Без сине аларга саклаучы итмәдек, һәм син алар өстеннән вәкил дә түгел!"

108 . "Аллаһтан башка алар ялварганны хурламагыз, алар, һич белемсез, дошманлыктан Аллаһны хурларлар. Шулай итеп һәр өммәткә аларның гамәлләрен бизәдек! Шуннан соң аларның Раббыларына кайтулары булыр һәм Ул үзләре кылган гамәлләре турында аларга хәбәр бирер."

109 . "Һәм алар Аллаһ белән, иң кадерле антлары белән ант бирделәр: әгәр аларга аять килсә, алар, әлбәттә, иман китерәчәкләр. Әйт: «Хаклыкта, аятьләр — Аллаһта, әгәр аятьләр килсә, аларның иман китермәгәнен ничек белерсез?»"

110 . "һәм Без аларның йөрәкләрен дә, күзләрен дә әйләндерәбез, аңа нәкъ беренче мәртәбә иман китермәгәннәре шикелле һәм аларны сукыр килеш адашып йөргән хәлдә калдырабыз."

111 . "Әгәр Без аларга фәрештәләр иңдерсәк һәм алар белән үлекләр сөйләшсә, һәм Без аларны йөзгә- йөз бастырып җыйсак, Аллаһ теләмәсә, алар барыбер иман китермәс иде, ләкин аларның күбесе җә һеллектә."

112 . "Һәм менә, шулай итеп, Без һәр пәйгамбәргә кешеләрдән һәм җеннәрдән шайтаннар — дошман булдырдык. Аларның берсе икенчесенең күңеленә сокландырыр өчен кызыктыру сүзләрен сала. Әгәр Раббың теләсә, алар моны эшләмәс иде. Калдыр аларны да һәм аларның ялган уйлаганнарын да!"

113 . "Авышсын әле аңа таба әхыйрәткә ышанмаган нарның йөрәкләре, аның белән разый булсыннар иде һәм кәсеп иткәннәрен кәсеп итеп алсыннар әле!"

114 . Мин Аллаһтан башка берәүне хөкем итүче итәргә теләрменмени? Ул бит сезгә ачык аңлатылган китапны иңдерде. Һәм Без үзләренә китапны китереп биргәннәр ул китапның Раббыңнан хаклык белән иңгәнен беләләр. Һәм син шикләнүчеләрдән булма!

115 . "Хаклык һәм гаделлек белән Раббыңның сүзе тәмам булды. Аның сүзләрен үзгәртүче юк. Һәм Ул — ишетүче, белүче."

116 . "Әгәр син җир йөзендәгеләрнең күпчелегенә итагатьле булсаң, алар сине Аллаһ юлыннан яздырырлар. Алар тик уйга гына иярәләр һәм алар тик ялганны уйлап чыгаралар!"

117 . "Хакыйкатьтә, Раббың Аның юлыннан язганнарны яхшы белә һәм Ул туры юлдан барганнарны да бик яхшы белә!"

118 . "Әгәр сез Аның аятьләренә инанган булсагыз, өстендә Аллаһның исеме искә алынган нәрсәләрне ашагыз!"

119 . "Нәрсә булды сезгә? Ни өчен сез өстендә Ал лаһ исеме искә алынган нәрсәне ашамыйсыз? Ул сезгә мәҗбүри килеш аңа эшләгәннән башка, нәрсә хәрам икәнлекне аңлатып бирде бит! Күпләр исә һич белемсез үз һәвәсләре белән юлдан яздыралар. Хакыйкатьтә, Раббың — чиктән узучыларны ин яхшы белүче!"

120 . "Гөнаһның ачыгын да, яшеренен дә калдырыгыз. Хакыйкатьтә, гөнаһны кәсеп итүчеләр кәсепләнгәннәре өчен җәзаланырлар!"

121 . "Өстендә Аллаһ исеме искә алынмаган нәрсәләрне ашамагыз, ул, әлбәттә, бозыклык! Шайтаннар үз дусларына сезнең белән сүз көрәштерергә вәсвәсә салалар. Әгәр аларны тыңласагыз, әлбәттә, мөшрикләрдән булырсыз."

122 . "Яисә элек үлек булган һәм Без аны терелтеп аңа нур биргән, ул шуның белән кешеләр арасында йөри, караңгылыкта булып һәм аннан чыкмаганга охшашмыни? Шулай итеп кәферләргә үз эшләгәннәре бизәкләнгән!"

123 . "Һәм шулай ук Без һәр карьянең олы булганнарын анда мәкер кылсыннар өчен гөнаһкәрләр иттек, алар исә үз-үзләренә генә мәкер кылалар һәм моны тоймыйлар да!"

124 . "Әгәр аларга аять килсә, алар: «Аллаһның рәсүлләренә бирелгән нәрсә безгә бирелгәнгә кадәр иман китермәячәкбез», — диләр. Үзенең рисалс: кайда булдырырга икәнне Аллаһ бик яхшы белә. Гөнаһлы булганнарга Аллаһ каршысында кимсетелү һәм мәкерле булганнары өчен аларга каты газап тиячәк!"

125 . "Әгәр Аллаһ берәүне туры юлга күндерергә теләсә, ислам өчен аның күкрәген киңәйтә, әгәр берәүне юлдан яздырырга теләсә, күкрәген тар, кысынкы ита, нәкъ ул күккә менгән шикелле. Менә шулай АллаҺ иман китермәгәннәргә газап булдыра!"

126 . Бу — Раббыңның туры булган юлы. Без аятьләрне искә төшерүче кавемгә тәфсилләп аңлаттык.

127 . Аларга Раббылары каршында тынычлык йорты һәм кылган гамәлләренә карата Ул — аларның ярдәмчесе.

128 . "һәм Ул аларның барысын да җыйган көндә: «Ий, җеннәр өере! Сез кешеләрдән күпне теләдегез!» Һәм кешеләрдән аларның дуслары: «Раббыбыз! Безнең кайсыберләребез икенчеләребездән файдаланды һәм Син безгә билгеләгән әҗәлебезгә килеп җиттек», — дип әйтерләр. Ул: «Сезнең урыныгыз — ут! Анда — мәңгегә калу, әгәр Аллаһ башканы теләмәсә генә», — дип әйтер. Хакыйкатьтә, Раббың — хикмәт, гыйлем иясе!"

129 . Менә шулай Без кәсеп иткәннәренә карата залимнәрнең бәгъзе берләрен икенчеләренә якынайтабыз.

130 . "Ий, җеннәр һәм кешеләр өере! Сезгә үз арагыздан Минем аятьләремне сөйләгән һәм сезгә менә шушы көнегез белән очрашу турында сезне үгет ләгән-искәрткән рәсүлләр килмәдемени? Алар: «Без үз-үзебезгә каршы шаһитлык кылабыз!» — дип әйтерләр. Аларны дөнья тереклеге кызыксындырды һәм алар үз-үзләренә каршы кәфер булулары турында шаһитлык кылдылар."

131 . Бу — синең Раббың карьяләрне аларнын әһелләре гафил булган чакта золымлык белән һәлак итмәүче булганнан.

132 . Һәркемгә кылганына карап — дәрәҗәләре һәм Раббың аларның кылганнарыннан гафил түгел.

133 . "һәм Раббың — бай һәм рәхмәт иясе. Әгәр теләсә, Ул сезне бетерер иде дә, сезне икенче кавем нәселеннән үстергән шикелле, соңыннан сезне телэгәне белән алмаштырыр иде."

134 . "Хакыйкатьтә, сезгә вәгъдә ителгән нәрсә киләчәк һәм моны сез көчсезләндерә алмассыз!"

135 . "Әйт: «Ий, кавемем! Үз мөмкинлегегезгә карап эшләгез, мин дә эшлимен, шуннан соң сез белерсез, йортның ахыры кемгә булганын. Хакыйкатьтә, за-лимнәр бәхеткә ирешмәячәк!"

136 . "Алар Ул үстергән игеннән һәм мал туарлардан Аллаһка өлеш чыгаралар һәм: «Бу — Аллаһка!» — диләр — ал арның әйтүләре буенча. «Бусы — безнең тиңдәш тотканнарыбызга», — диләр. Алар-ның тиңдәшләренә булган нәрсә Аллаһка барып җитми, Аллаһта булган нәрсә исә ал арның тиңдәшләренә барып җитә. Начар соң аларның хөкем кы¬лулары!"

137 . "Тиңдәшләре күп иләһләргә табынучыларнын. аларны һәлак итәр өчен һәм аларның диннәрен бутар өчен, үз балаларын үтерүне бизәп күрсәттеләр. Әгәр Аллаһ теләсә, алар моны эшләмәс иде. Син аларны калдыр аларның ялган уйлануларында!"

138 . "Һәм алар әйтәләр: «Бу маллар һәм игенлекләр тыелган, алар белән без теләгән генә тәгамләнә», — аларның әйтүләре буенча, һәм сыртлары рөхсәт ителмәгән мал-туарлар һәм өстендә алар Аллаһ исемен — Аңа карата яла ягып — искә алмаган маллар да. Яла якканнары өчен Ул аларны җәзага дучар итәчәк әле!"

139 . "Һәм алар: «Бу мал-туарларның карынын-дагылар безнең ирләребезгә — хәләл, хатыннарыбызга исә хәрам», — диләр. Әгәр ул үлек булса, ул чакта алар монда катнашучылар. Сыйфатлаулары өчен алар җәзага дучар ителәчәк әле! Ул — хикмәт, гыйлем иясе!"

140 . "Наданлык белән, белемсез үз балаларын үтерүчеләр һәм Аллаһка ялганны уйлап, Аллаһ биргән ризыкны тыючылар — хәсрәттә. Алар юлдан яздылар инде, һәм туры юлдан баручы булмадылар!"

141 . "Ул терәкләре булган һәм терәкләре булмыйча үсә торган бакчаларны бар итте, һәм төрле җи-меш-орлыклы булган хөрмә агачларын һәм игеннәрне, һәм зәйтүнне, һәм анарны, охшаш һәм охшаш булмаганнарын да. Алар җимеш биргәч, җимешләрен ашагыз, һәм уру көнендә тиешле хакын бирегез һәм исраф кылмагыз! Хакыйкатьтә, Ул исраф кылучыларны сөйми!"

142 . һәм мал-туарлардан — йөк ташу өчен һәм чалу өчен. Аллаһ сезгә ризыкландырган нәрсәләрне ашагыз һәм шайтан эзләре белән бармагыз! Ул бит сезгә ачыктан-ачык дошман!

143 . "Сигез — ишле: сарыклардан — икәү, һәм кәҗәләрдән — икәү. «Әллә икесенең дә аталарынмы, яки аналарынмы, яки аналарның карынында булганны Ул хәрам кылдымы? Әгәр рас сөйли торган булсагыз, миңа белеп әйтегез», — дип әйт."

144 . "һәм дөяләрдән — икәү һәм сыердан — икәү. «Әллә икесенең дә аталарынмы яки аналарынмы, яки аналарының карынында булганны Ул хәрам кылдымы? Яки Аллаһ моны васыять иткәндә сез шаһит булдыгызмы?» — дип әйт. Һичбер белемсез кешеләрне адаштырыр өчен Аллаһка яла ягучыдан да залимрәк кем булыр? Хакыйкатьтә, залимнәр кавемен Аллаһ туры юлдан алып бармый!"

145 . "Әйт: «Миңа вәхи ителгәндә мин тәгамләнгәннең тәгамләнгән нәрсәсендә хәрам кылынган әйберне тапмыйм, әгәр ул үләксә, яки агызылган кан бул маса, яки дуңгыз ите булмаса гына. Бу хәрам бит, яки Аллаһтан башканы әйтеп чалынган булса. Әгәр кемдер — үзе бозык яки җинаятьче булмый торып — мәҗбүр ителә икән, Раббың бит ярлыкаучы, рәхимле!"

146 . "Йәһүди булучыларга Без һәр тояклыны хәрам иттек, сыерлар һәм сарыклардан исә майларын Без, сыртлары өстендә яки эчәкләрендә йөрткәннәрдән, яки сөякләр белән кушылганнан башкаларын, хәрам иттек. Шулай итеп Без аларны бозыклыклары өчен җәзаладык һәм Без рас булучылар бит!"

147 . "Әгәр алар сине алдакчы дип исәпләсә, әйт: «Раббыгыз — киң рәхмәт иясе һәм Аның гайрәте гөнаһкәр кавемнән кайтарылмас»."

148 . "Ширек кылганнар исә: «Әгәр Аллаһ теләсә, без дә Аңа тиңдәш тотмас идек һәм безнең аталарыбыз да, һичнәрсәне без тыймаган булыр идек», — дип әйтерләр. Безнең гайрәтебезне татып караганчы аларга кадәр булганнар да нәкъ шулай алдадылар. Әйт: «Сезнең нинди дә булса белемегез бармы? Күрсәтегез аны безгә! Сез бит фаразлауга гына иярәсез һәм сез тик ялганны гына уйлап чыгарасыз!»"

149 . "Әйт: «Ышандырырлык дәлил Аллаһта гына. Әгәр Ул теләсә, сезнең барыгызны да туры юлга чыгарыр иде»."

150 . "Әйт: «Аллаһ моны хәрам кылды дип шаһит-лаучы шаһитларыгызны китерегез!» Әгәр алар шаһитлык итсәләр, син алар белән шаһитлык кылма, һәм Безнең аятьләребезне ялганга исәпләүчеләрнең, һәм әхыйрәткә ышанмаучыларның һәвәсләренә иярмә! Алар Раббыларына тиңләштерәләр!"

151 . "Әйт: «Килегез, мин Раббыгыз сезгә нәрсәне хәрам кылганын укыймын: Аңа һич бернәрсәне тиңдәш тотмаска һәм ата-анага яхшылык кылырга һәм ярлылыктан балаларыгызны үтермәскә! Без аларны һәм үзегезне дә ризыкландырырбыз! Фәхешлекләрнең ачык булганына да, яшерен булганына даякын килмәгез! Аллаһ хәрам кылган җанны — хаклык белән генә булмаса — үтермәгез. Моны Ул сезгә васыять кылды. Шаять, сез гакылга килерсез!"

152 . "Ятимнең малына ул балигъ булып ныгыганчы якын бармагыз, әгәр — яхшылык өчен генә булмаса, чамалауны һәм үлчәүне гадел кылыгыз. Без җанга аның көче җиткәннән тыш бернәрсә дә йөкләмибез. Сүз әйтсәгез, гадел булыгыз, хәтта туганнарыгызга булса да һәм Аллаһ васыятен үтәгез. Моны сезгә Ул васыять кылган. Шаять, сез истә тотарсыз!"

153 . "Бу — Минем туры юлым, аның буенча барыгыз, сезне Аның юлыннан аермасыннар өчен, башка юллардан китмәгез. Моны сезгә Ул васыять кылды. Шаять, сез тәкъва булырсыз!»"

154 . "Аннан соң Без Мусага яхшылык эшләгәнгә тәмамлау өчен китап бирдек, һәм һәрнәрсәгә аңлатма итеп, һәм җитәкчелек итеп, һәм рәхмәт итеп. Шаять, алар Раббылары белән очрашачакларына ышанырлар!"

155 . "Бу — Без сиңа иңдергән китап — мөбарәк. Аңа иярегез һәм тәкъва булыгыз! Шаять, сез мәрхәмәтлеккә ирештерелерсез!"

156 . "«Китап безгә кадәр бары ике таифә-төркемгә иңдерелгән һәм без, хакыйкатьтә, аны өйрәнүгә гафил булдык», — дип сез әйтмәс өчен."

157 . "Яки: «Әгәр безгә китап иңдерелгән булса, без аларга караганда, әлбәттә, турырак юлда булыр идек!» — дип сез әйтмәс өчен. Сезгә Раббыгыздан ачык аять һәм җитәкчелек, һәм рәхмәт килеп җитте инде. Аллаһның аятьләрен ялганга исәпләп, алардан борылганнан да залимрәк кем булыр икән? Безнең аятьләребездән борылганнарны борылганна¬ры өчен каты газап белән җәзалаячакбыз!"

158 . "Алар үзләренә фәрештәләр килгәнне, яки Раббың килгәнне, яки Раббыңның бәгъзе аяте килгәнне көтәләрмени? Раббыңнан бәгъзе аять килгән көнне җанга иманы да, моңа кадәр инанмаганга күрә яки иманында хәерлекне кәсеп итмәгәненә күрә файда китермәс. Әйт: «Көтегез әле! Без дә көтәрбез!»"

159 . "Хакыйкатьтә, үз диннәрен бүлүчеләр һәм төркемнәр булучылар — син һич алардан түгелсең, Хаклыкта, аларның эше Аллаһ каршысында, соңыннан аларга нәрсә кылганнарын да хәбәр итәр."

160 . "Кем изге эш белән килсә, аңа ул ун өлеш булыр, кем исә яман эш белән килсә, аңа шуның кебек кенә бирелер һәм алар рәнҗетелмәсләр!"

161 . "Әйт: «Хакыйкатьтә, Раббым мине туры юлга күндерде, туры дин итеп, хәниф Ибраһим өммәтенә. Һәм ул мөшрикләрдән булмады»."

162 . "Әйт: «Хакыйкать тә, минем намазым да һәм тәкъвалыгым да, тереклегем дә һәм үлемем дә Аллаһта, галәмнәр Раббысында."

163 . Аның тиңдәше юк. Бу миңа әмер ителде һәм мин — беренче үз-үзен тапшыручы!»

164 . "Әйт: «Мин Аллаһтан башка Раббыны эзләрменмени?» Ул — һәрнәрсәнең Раббысы. Һәр җан нәрсә кәсеп иткән икән, шул үзенең өстендә була һәм йөкләнгән җан башканың йөген йөкләп бармас! Соңыннан исә — сезнең Раббыгызга кайтуыгыз һәм Ул сезгә сезнең ни өчен бәхәсләшкәнегезне хәбәр итеп бирер!"

165 . "Ул сезне җир йөзендә бер-берегезне алмаштыручылар итте һәм сезгә биргәндә сезне сынар өчен берегезне икенчегездән дәрәҗәдә күтәрде. Хакыйкатьтә, Раббың җәза бирүдә тиз булучы һәм, "

 

 

 

In this page you can listen әл-Әнъгам (мал-туар) in English, әл-Әнъгам (мал-туар) and read and download әл-Әнъгам (мал-туар) in English veya yükleyebilirsiniz. You can download әл-Әнъгам (мал-туар) translation, get information on the interpretations of Quranic verses, download all translations of surah in pdf format. You can listen to the audio of әл-Әнъгам (мал-туар) in English or read and download. You can also share English Quranic verses on Facebook and Twitter and other social media with share buttons.

 

Көръән-Кәрим

The Holy Qur'an

Surah Translations

1 . әл-Фәтихә 2 . әл-Бакара (сыер) 3 . Әәл Гыймран (Гыймран гаиләсе) 4 . ән-Нисәә (хатын-кызлар) 5 . әл-Маидә (аш табыны) 6 . әл-Әнъгам (мал-туар) 7 . әл-Әгьраф (киртәләр) 8 . әл-Әнфәәл (табышлар) 9 . әт-Тәүбә (тәүбә) 10 . Йунус 11 . Һуд 12 . Йусуф 13 . әр-Рәгьд (күк күкрәү) 14 . Ибраһим 15 . әл-Хиҗер 16 . ән-Нәхел (бал кортлары) 17 . әл-Исра (төнге күчерү) яки бәни Исраил (Исраил угыллары) 18 . әл-Кәһеф (тау куышлыгы) 19 . Мәрйәм 20 . Та һә 21 . әл-Әмбийә (пәйгамбәрләр) 22 . әл-Хәҗҗ (хаҗ) 23 . әл-Мүъминүн (иман китереп инанучылар) 24 . ән-Нур (нур) 25 . әл-Фуркан (аергыч) 26 . әш-Шүъара (шагыйрьләр) 27 . ән-Нәмел (кырмыскалар) 28 . әл-Касас (хикәя) 29 . әд-Гъәнкәбүш (үрмәкүч) 30 . әр-Рум (румлылар) 31 . Лукман 32 . әс-Сәҗдә (сәҗдә) 33 . әл-Әхзәб (аерым төркемнәр) 34 . Сәбәә 35 . әл-Фәтыр (барлыкка китерүче) 36 . Йәә сиин 37 . әс-Саффат (сафларга төзелеп торучылар) 38 . Садъ 39 . әз-Зүмәр (төркемнәр) 40 . әл-Гафир (ярлыкаучы) 41 . әл-Фуссыләт (тәфсилләп аңлатылды) 42 . әш-Шүрә (киңәш) 43 . әз-Зухруф (бизәнүчеләр) 44 . әд-Духан (төтен) 45 . әл-Җәсийә (тезләнеп торган) 46 . әл-Әхкаф (комнар) 47 . Мухәммәт 48 . әл-Фәтех (җиңү) 49 . әл-Хуҗурат (бүлмәләр) 50 . Каф 51 . әз-Зәрийәт (таратучылар) 52 . әт-Тур (тау) 53 . ән-Нәҗем (йолдыз) 54 . әл-Камәр (ай) 55 . әр-Рәхман (һәркемгә бу дөньяда шәфкатъле булучы) 56 . әл-Уакыйгъа (котылгысыз вакыйга) 57 . әл-Хәдид (тимер) 58 . әл-Муҗәдилә (сүз көрәштерү) 59 . әл-Хәҗер (җыелыш) 60 . әл-Мумтәхәна (имтихан бирүче хатын) 61 . әс-Саффъ (сафлар) 62 . әл-Җумугъа (җомга) 63 . әл-Мунафикун (монафикълар) 64 . әт-Тәгабун (бер-береңне алдау) 65 . әт-Тәлакъ (талак кылу) 66 . әт-Тәхрим (хәрам итү) 67 . әл-Мүльк (падишаһлык) 68 . әл-Каләм (каләм) 69 . әл-Хакка (котылгысыз) 70 . әл-Мәгъәриҗ (баскычлар) 71 . Нух 72 . әл-Җинн (җеннәр) 73 . әл-Музәммил (чорналган) 74 . әл-Мудәсир (төрелгән) 75 . әл-Кыйәмә (кыямәт) 76 . әл-Инсән (кеше) 77 . әл-Мүрсәләт (җибәрелә торганнар) 78 . ән-Нәбәә (хәбәр) 79 . ән-Нәзигъат (тартып алучылар) 80 . Гъабәсә (төмсәләнде) 81 . әт-Тәкъүир (каплану) 82 . әл-Инфитар (ярылып китү) 83 . әл-Мутаффифин (алдап үлчәүчеләр) 84 . әл-Иншикакъ (ярылып китү) 85 . әл-Буруҗь (йолдызлыклар) 86 . әт-Тарекъ (төнлә баручы) 87 . әл-Әгълә (иң бөек) 88 . әл-Гашиййә (каплаучы) 89 . әл-Фәҗер (таң) 90 . әл-Бәләд (шәһәр) 91 . әш-Шәмес (кояш) 92 . әл-Ләйел (төн) 93 . әд-Духә (иртә) 94 . әл-Инширах (ярып ачу) 95 . әт-Тин (инҗир агачы) 96 . әл-Гъаләкъ (укмашкан кан тамчысы) 97 . әл-Кадер (тәкъдирләү) 98 . әл-Бшййинә (аңлаешлы билге) 99 . әз-Зәлзәлә 100 . әл-Гъадийәт (чабып баручылар) 101 . әл-Каригъа (кырып бетерүче) 102 . әт-Тәкәсүр (байлык арттыруда ярышу) 103 . әл-Гъаср (икендк вакыты) 104 . әл-Һүмәзә (яла ягучы) 105 . әл-Фил (фил) 106 . әл-Күрәйеш (корәешләр) 107 . әл-Мәгъун (хәер-садәка) 108 . әл-Кәүсәр (муллык) 109 . әл-Кәфирун (кәферләр) 110 . ән-Нәсър (ярдәм) 111 . әл-Мәсәд (хөрмә агачының сүсе) 112 . әл-Ихълас (ихласлык) 113 . әл-Фәлакъ (таң ату) 114 . ән-Нәс (кешеләр)
Танытымнар| Бу ситә хакында | Ана сәхифә ит | Сезгә ошаганнарга кушыгыз | RSS Feed
Бу ситәнең барлык эчтәлеге, ситәне белдерү шарты үтәлгәнендә, түләүсез рәвештә копийәләнә һәм таратыла ала
(c) All publication rights of the personal photos of Mr. Adnan Oktar that are present in our website and in all other Harun Yahya works belong to Global Publication Ltd. Co. They cannot be used or published without prior consent even if used partially.
© 1994 Harun Yahya. www.harunyahya.com
page_top