әс-Саффъ (сафлар) ( 14 Айәть )

In the Name of Allah, Most Gracious, Most Merciful;

1 . "Шәфкатьле, рәхимле Аллаһ исеме белән... Күкләрдә һәм җирдә булучылар Аллаһны мактыйлар. Ул — бөек, хикмәт ияседер."

2 . "Ий, иман китереп инанучылар! Ни өчен сез кылмаганыгызны әйтәсез соң? "

3 . Сезнең кылмаганыгызны әйтүегездән Аллаһның нәфрәте олы була.

4 . "Хакыйкатьтә, Аллаһ, үз юлында нык итеп төзелгән бинага охшаш булып, саф-саф торып сугышучыларны сөядер."

5 . "Менә Муса үз кавеменә: «Ий, кавемем!» — дип әйтте. «Мин сезләргә Аллаһның рәсүле булганны белә торып, ни өчен мине җәфа чиктерәсез?» Тайпылдылар исә Аллаһ аларның йөрәкләрен тайпылдырды. Аллаһ азгыннарның кавемен тугры юлдан алып бармый бит!"

6 . "Һәм менә Гыйсә, Мәрйәм углы әйтте: «Ий, Исраил уллары! Хакыйкатьтә, мин сезгә Аллаһның рәсүледер, миңа кадәр Тәүратта иңдерелгәннең хаклыгын раслаучы һәм миннән соң киләчәк рәсүл турында хуш хәбәрне җиткерүчедер. Аның исеме — Әхмәд». Инде ул ачык билгеләр белән аларга килеп җиткәч, алар: «Бу— ачыктан-ачык сихер»,— дип әйттеләр."

7 . Үзен исламга өндәгәндә Аллаһка яла якканнан да кем гөнаһлырак булыр икән? Аллаһ тугры юлга гөнаһлыларны күндермәячәк.

8 . "Алар Аллаһның нурын авызлары белән сүндерергә маташалар! Ничек кенә кәферләр күрә алмасалар да, Аллаһ — үз нурын мөкәммәл кылучы."

9 . "Ул башка диннән өстен булдырыр өчен үз рәсүлен тугры юлга җитәкчелек һәм хакыйкый дин белән җибәрүче, хәтта мөшрикләр күрә алмасалар да."

10 . "Ий, иман китереп инанучылар! Үзегезне үзәк өзгеч газаптан саклап калырдай сәүдәне күрсәтеп бирергәме соң?"

11 . "Ул сәүдә — сезләрнең Аллаһ һәм Аның рәсүленә иман китереп инанудан, малларыгыз һәм җаннарыгыз белән Аллаһ юлында көрәшүдәндер. Бу сезнең өчен хәерлерәк, әгәр белсәгез иде!"

12 . "Ул сезгә гөнаһларыгызны гафу итәр һәм үзегезне астында сулар агып торган бакчаларга кертәчәк, һәм Гаден җәннәтләрендә булучы хуш урыннарга урнаштырыр. Менә нәрсә ул — бөек уңыш!"

13 . Сез яратканның башкасы исә — Аллаһның ярдәме һәм якын булучы җиңү! Шатландырчы мөэминнәрне!

14 . "Ий, иман китереп инанучылар! Нәкъ Гыйсә Мәрйәм углы хәвариларга: «Аллаһка кайсыларыгыз минем ярдәмче?» — дип әйткән шикелле Аллаһка ярдәмчеләре булыгызчы! Хәварилар исә: «Без Аллаһка ярдәмчеләрдер»,— дип әйттеләр, Исраил улларының бер өлеше иман китереп инандылар, башка өлеше исә ышанмады. Без инанучыларга дошманнарына каршы көч бирдек, һәм алар өстен чыктылар."

 

 

 

In this page you can listen әс-Саффъ (сафлар) in English, әс-Саффъ (сафлар) and read and download әс-Саффъ (сафлар) in English veya yükleyebilirsiniz. You can download әс-Саффъ (сафлар) translation, get information on the interpretations of Quranic verses, download all translations of surah in pdf format. You can listen to the audio of әс-Саффъ (сафлар) in English or read and download. You can also share English Quranic verses on Facebook and Twitter and other social media with share buttons.

 

Көръән-Кәрим

The Holy Qur'an

Surah Translations

1 . әл-Фәтихә 2 . әл-Бакара (сыер) 3 . Әәл Гыймран (Гыймран гаиләсе) 4 . ән-Нисәә (хатын-кызлар) 5 . әл-Маидә (аш табыны) 6 . әл-Әнъгам (мал-туар) 7 . әл-Әгьраф (киртәләр) 8 . әл-Әнфәәл (табышлар) 9 . әт-Тәүбә (тәүбә) 10 . Йунус 11 . Һуд 12 . Йусуф 13 . әр-Рәгьд (күк күкрәү) 14 . Ибраһим 15 . әл-Хиҗер 16 . ән-Нәхел (бал кортлары) 17 . әл-Исра (төнге күчерү) яки бәни Исраил (Исраил угыллары) 18 . әл-Кәһеф (тау куышлыгы) 19 . Мәрйәм 20 . Та һә 21 . әл-Әмбийә (пәйгамбәрләр) 22 . әл-Хәҗҗ (хаҗ) 23 . әл-Мүъминүн (иман китереп инанучылар) 24 . ән-Нур (нур) 25 . әл-Фуркан (аергыч) 26 . әш-Шүъара (шагыйрьләр) 27 . ән-Нәмел (кырмыскалар) 28 . әл-Касас (хикәя) 29 . әд-Гъәнкәбүш (үрмәкүч) 30 . әр-Рум (румлылар) 31 . Лукман 32 . әс-Сәҗдә (сәҗдә) 33 . әл-Әхзәб (аерым төркемнәр) 34 . Сәбәә 35 . әл-Фәтыр (барлыкка китерүче) 36 . Йәә сиин 37 . әс-Саффат (сафларга төзелеп торучылар) 38 . Садъ 39 . әз-Зүмәр (төркемнәр) 40 . әл-Гафир (ярлыкаучы) 41 . әл-Фуссыләт (тәфсилләп аңлатылды) 42 . әш-Шүрә (киңәш) 43 . әз-Зухруф (бизәнүчеләр) 44 . әд-Духан (төтен) 45 . әл-Җәсийә (тезләнеп торган) 46 . әл-Әхкаф (комнар) 47 . Мухәммәт 48 . әл-Фәтех (җиңү) 49 . әл-Хуҗурат (бүлмәләр) 50 . Каф 51 . әз-Зәрийәт (таратучылар) 52 . әт-Тур (тау) 53 . ән-Нәҗем (йолдыз) 54 . әл-Камәр (ай) 55 . әр-Рәхман (һәркемгә бу дөньяда шәфкатъле булучы) 56 . әл-Уакыйгъа (котылгысыз вакыйга) 57 . әл-Хәдид (тимер) 58 . әл-Муҗәдилә (сүз көрәштерү) 59 . әл-Хәҗер (җыелыш) 60 . әл-Мумтәхәна (имтихан бирүче хатын) 61 . әс-Саффъ (сафлар) 62 . әл-Җумугъа (җомга) 63 . әл-Мунафикун (монафикълар) 64 . әт-Тәгабун (бер-береңне алдау) 65 . әт-Тәлакъ (талак кылу) 66 . әт-Тәхрим (хәрам итү) 67 . әл-Мүльк (падишаһлык) 68 . әл-Каләм (каләм) 69 . әл-Хакка (котылгысыз) 70 . әл-Мәгъәриҗ (баскычлар) 71 . Нух 72 . әл-Җинн (җеннәр) 73 . әл-Музәммил (чорналган) 74 . әл-Мудәсир (төрелгән) 75 . әл-Кыйәмә (кыямәт) 76 . әл-Инсән (кеше) 77 . әл-Мүрсәләт (җибәрелә торганнар) 78 . ән-Нәбәә (хәбәр) 79 . ән-Нәзигъат (тартып алучылар) 80 . Гъабәсә (төмсәләнде) 81 . әт-Тәкъүир (каплану) 82 . әл-Инфитар (ярылып китү) 83 . әл-Мутаффифин (алдап үлчәүчеләр) 84 . әл-Иншикакъ (ярылып китү) 85 . әл-Буруҗь (йолдызлыклар) 86 . әт-Тарекъ (төнлә баручы) 87 . әл-Әгълә (иң бөек) 88 . әл-Гашиййә (каплаучы) 89 . әл-Фәҗер (таң) 90 . әл-Бәләд (шәһәр) 91 . әш-Шәмес (кояш) 92 . әл-Ләйел (төн) 93 . әд-Духә (иртә) 94 . әл-Инширах (ярып ачу) 95 . әт-Тин (инҗир агачы) 96 . әл-Гъаләкъ (укмашкан кан тамчысы) 97 . әл-Кадер (тәкъдирләү) 98 . әл-Бшййинә (аңлаешлы билге) 99 . әз-Зәлзәлә 100 . әл-Гъадийәт (чабып баручылар) 101 . әл-Каригъа (кырып бетерүче) 102 . әт-Тәкәсүр (байлык арттыруда ярышу) 103 . әл-Гъаср (икендк вакыты) 104 . әл-Һүмәзә (яла ягучы) 105 . әл-Фил (фил) 106 . әл-Күрәйеш (корәешләр) 107 . әл-Мәгъун (хәер-садәка) 108 . әл-Кәүсәр (муллык) 109 . әл-Кәфирун (кәферләр) 110 . ән-Нәсър (ярдәм) 111 . әл-Мәсәд (хөрмә агачының сүсе) 112 . әл-Ихълас (ихласлык) 113 . әл-Фәлакъ (таң ату) 114 . ән-Нәс (кешеләр)
Танытымнар| Бу ситә хакында | Ана сәхифә ит | Сезгә ошаганнарга кушыгыз | RSS Feed
Бу ситәнең барлык эчтәлеге, ситәне белдерү шарты үтәлгәнендә, түләүсез рәвештә копийәләнә һәм таратыла ала
(c) All publication rights of the personal photos of Mr. Adnan Oktar that are present in our website and in all other Harun Yahya works belong to Global Publication Ltd. Co. They cannot be used or published without prior consent even if used partially.
© 1994 Harun Yahya. www.harunyahya.com
page_top