әт-Тәгабун (бер-береңне алдау) ( 18 Айәть )

In the Name of Allah, Most Gracious, Most Merciful;

1 . "Шәфкатьле, рәхимле Аллаһ исеме белән... Күкләрдә һәм җирдә нәрсә бар икән, алар Аллаһка тәсбих әйтәләр. Падишаһлык — Аныкы, мактау да Аңа гына, һәм Ул — һәрнәрсәгә кодрәтледер."

2 . "Ул— сезне юктан бар итеп яратучы. Сезнең арагызда кәфер булучы да бар, мөэмин булучы да бардыр. Һәм Аллаһ сезнең кылганыгызны күреп торадыр."

3 . "Хаклык илә күкләрне һәм җирне яратты һәм сезгә кыяфәт бирде, һәм кыяфәтләрегезне тагын да матурлатты-яхшыртты. Һәм Аңа кире кайту булачак."

4 . "Күкләрдә һәм җирдә булган һәрнәрсәне белеп торучы, сезнең яшергән серләрегезне һәм ачыктан кылган эшләрегезне дә беләдер. Аллаһ күкрәк түрләрендә булганны да беләдер."

5 . "Элек кәферлек кылганнар турында сезгә хәбәр килеп җитмәдемени? Алар эшләренә карата җәза татыдылар, һәм аларга— үзәк өзгеч газаптыр!"

6 . "Бу — үзләренә ап-ачык дәлилләр белән килгән пәйгамбәрләрдән: «Безне тугры юлга күндерүче — кешеләр арасыннан булырлармыни?» — дип сораганнары өчен, ышанмаганнары өчен һәм дә йөзләрен борган өчен булыр. Аллаһ исә мохтаҗ булмады. Аллаһ бай, мактаулы бит!"

7 . "Кәферләр аларны беркайчан да терелтмәячәкләренә инаналар. Әйтче: «Киресенчә, Раббым илә ант итәмен, сез терелтеләчәксез дә, моннан соң исә кылган гамәлләрегез турында үзегезгә хәбәр бирерләр. Бу — Аллаһка җиңел бит!"

8 . "Иман китереп Аллаһка, пәйгамбәренә һәм Без иңдергән нурга инаныгызчы! Аллаһ — кыла торган нәрсәләрегез турында хәбәрдар!"

9 . "Җыелу көнендә сезне Ул бергә җыяр, бу көн — бер-береңне алдау көне. Кем булса да Аллаһка инанды һәм дә яхшы гамәлләр кылды ки, Ул аның начар эшләрен гафу итәр, мәңгелеккә калдырыр өчен асларында агым сулар агып тора торган бакчаларга кертәчәк. Менә шул — бөек җиңүдер!"

10 . Инкарь итүчеләр һәм аятьләребезне ялганга чыгаручылар исә җәһәннәм әһелләредер. Анда алар мәңгегә калачаклар. Һәм ахырлары никадәр начардыр!

11 . "Аллаһның рөхсәтеннән башка һичбер бәла каза булмас. Кем исә Аллаһка инанса, Аллаһ аның кальбен тугры юлга юнәлдерер, һәм Аллаһ — һәрнәрсә турында белүчедер."

12 . "Аллаһка һәм рәсүлгә итагать кылыгызчы! Әгәр исә йөзләрегезне борып куйсагыз, рәсүл өстендә ап-ачык җиткерү генәдер!"

13 . "Аллаһ, Аннан башка һичбер иләһ юктыр. Мөэминнәр исә Аллаһка гына тәвәккәлләсеннәр."

14 . "Ий, иман китереп инанучылар! Хатыннарыгыз вә бала-чагаларыгыз арасында сезгә дошманнар да бардыр. Алардан сакланыгызчы! Әгәр исә аларны гафу итсәгез, кызгансагыз һәм жәлләсәгез, Аллаһ кичерүче, рәхимле бит!"

15 . "Хаклыкта, малларыгыз һәм балаларыгыз — сезнең өчен имтихандыр. Бөек әҗер исә Аллаһта."

16 . "Хәлегездән килгәнчә Аллаһтан куркыгыз, тыңлагыз, итагать кылыгыз вә үзегезгә хәерлелек өчен өлеш чыгарып торыгыз! Кем исә үзенең саранлыгыннан котылса, уңышка ирешүчеләрдән булучы! "

17 . "Әгәр Аллаһка яхшы бурыч бирсәгез, Ул сезгә аны кат-кат арттырып кайтарыр һәм үзегезне кичерер. Һәм Аллаһ — шөкер итүче, хуш күңелле,"

18 . "күренми торганны һәм эчкәре булганнарны белүче, гыйззәт һәм хикмәт ияседер."

 

 

 

In this page you can listen әт-Тәгабун (бер-береңне алдау) in English, әт-Тәгабун (бер-береңне алдау) and read and download әт-Тәгабун (бер-береңне алдау) in English veya yükleyebilirsiniz. You can download әт-Тәгабун (бер-береңне алдау) translation, get information on the interpretations of Quranic verses, download all translations of surah in pdf format. You can listen to the audio of әт-Тәгабун (бер-береңне алдау) in English or read and download. You can also share English Quranic verses on Facebook and Twitter and other social media with share buttons.

 

Көръән-Кәрим

The Holy Qur'an

Surah Translations

1 . әл-Фәтихә 2 . әл-Бакара (сыер) 3 . Әәл Гыймран (Гыймран гаиләсе) 4 . ән-Нисәә (хатын-кызлар) 5 . әл-Маидә (аш табыны) 6 . әл-Әнъгам (мал-туар) 7 . әл-Әгьраф (киртәләр) 8 . әл-Әнфәәл (табышлар) 9 . әт-Тәүбә (тәүбә) 10 . Йунус 11 . Һуд 12 . Йусуф 13 . әр-Рәгьд (күк күкрәү) 14 . Ибраһим 15 . әл-Хиҗер 16 . ән-Нәхел (бал кортлары) 17 . әл-Исра (төнге күчерү) яки бәни Исраил (Исраил угыллары) 18 . әл-Кәһеф (тау куышлыгы) 19 . Мәрйәм 20 . Та һә 21 . әл-Әмбийә (пәйгамбәрләр) 22 . әл-Хәҗҗ (хаҗ) 23 . әл-Мүъминүн (иман китереп инанучылар) 24 . ән-Нур (нур) 25 . әл-Фуркан (аергыч) 26 . әш-Шүъара (шагыйрьләр) 27 . ән-Нәмел (кырмыскалар) 28 . әл-Касас (хикәя) 29 . әд-Гъәнкәбүш (үрмәкүч) 30 . әр-Рум (румлылар) 31 . Лукман 32 . әс-Сәҗдә (сәҗдә) 33 . әл-Әхзәб (аерым төркемнәр) 34 . Сәбәә 35 . әл-Фәтыр (барлыкка китерүче) 36 . Йәә сиин 37 . әс-Саффат (сафларга төзелеп торучылар) 38 . Садъ 39 . әз-Зүмәр (төркемнәр) 40 . әл-Гафир (ярлыкаучы) 41 . әл-Фуссыләт (тәфсилләп аңлатылды) 42 . әш-Шүрә (киңәш) 43 . әз-Зухруф (бизәнүчеләр) 44 . әд-Духан (төтен) 45 . әл-Җәсийә (тезләнеп торган) 46 . әл-Әхкаф (комнар) 47 . Мухәммәт 48 . әл-Фәтех (җиңү) 49 . әл-Хуҗурат (бүлмәләр) 50 . Каф 51 . әз-Зәрийәт (таратучылар) 52 . әт-Тур (тау) 53 . ән-Нәҗем (йолдыз) 54 . әл-Камәр (ай) 55 . әр-Рәхман (һәркемгә бу дөньяда шәфкатъле булучы) 56 . әл-Уакыйгъа (котылгысыз вакыйга) 57 . әл-Хәдид (тимер) 58 . әл-Муҗәдилә (сүз көрәштерү) 59 . әл-Хәҗер (җыелыш) 60 . әл-Мумтәхәна (имтихан бирүче хатын) 61 . әс-Саффъ (сафлар) 62 . әл-Җумугъа (җомга) 63 . әл-Мунафикун (монафикълар) 64 . әт-Тәгабун (бер-береңне алдау) 65 . әт-Тәлакъ (талак кылу) 66 . әт-Тәхрим (хәрам итү) 67 . әл-Мүльк (падишаһлык) 68 . әл-Каләм (каләм) 69 . әл-Хакка (котылгысыз) 70 . әл-Мәгъәриҗ (баскычлар) 71 . Нух 72 . әл-Җинн (җеннәр) 73 . әл-Музәммил (чорналган) 74 . әл-Мудәсир (төрелгән) 75 . әл-Кыйәмә (кыямәт) 76 . әл-Инсән (кеше) 77 . әл-Мүрсәләт (җибәрелә торганнар) 78 . ән-Нәбәә (хәбәр) 79 . ән-Нәзигъат (тартып алучылар) 80 . Гъабәсә (төмсәләнде) 81 . әт-Тәкъүир (каплану) 82 . әл-Инфитар (ярылып китү) 83 . әл-Мутаффифин (алдап үлчәүчеләр) 84 . әл-Иншикакъ (ярылып китү) 85 . әл-Буруҗь (йолдызлыклар) 86 . әт-Тарекъ (төнлә баручы) 87 . әл-Әгълә (иң бөек) 88 . әл-Гашиййә (каплаучы) 89 . әл-Фәҗер (таң) 90 . әл-Бәләд (шәһәр) 91 . әш-Шәмес (кояш) 92 . әл-Ләйел (төн) 93 . әд-Духә (иртә) 94 . әл-Инширах (ярып ачу) 95 . әт-Тин (инҗир агачы) 96 . әл-Гъаләкъ (укмашкан кан тамчысы) 97 . әл-Кадер (тәкъдирләү) 98 . әл-Бшййинә (аңлаешлы билге) 99 . әз-Зәлзәлә 100 . әл-Гъадийәт (чабып баручылар) 101 . әл-Каригъа (кырып бетерүче) 102 . әт-Тәкәсүр (байлык арттыруда ярышу) 103 . әл-Гъаср (икендк вакыты) 104 . әл-Һүмәзә (яла ягучы) 105 . әл-Фил (фил) 106 . әл-Күрәйеш (корәешләр) 107 . әл-Мәгъун (хәер-садәка) 108 . әл-Кәүсәр (муллык) 109 . әл-Кәфирун (кәферләр) 110 . ән-Нәсър (ярдәм) 111 . әл-Мәсәд (хөрмә агачының сүсе) 112 . әл-Ихълас (ихласлык) 113 . әл-Фәлакъ (таң ату) 114 . ән-Нәс (кешеләр)
Танытымнар| Бу ситә хакында | Ана сәхифә ит | Сезгә ошаганнарга кушыгыз | RSS Feed
Бу ситәнең барлык эчтәлеге, ситәне белдерү шарты үтәлгәнендә, түләүсез рәвештә копийәләнә һәм таратыла ала
(c) All publication rights of the personal photos of Mr. Adnan Oktar that are present in our website and in all other Harun Yahya works belong to Global Publication Ltd. Co. They cannot be used or published without prior consent even if used partially.
© 1994 Harun Yahya. www.harunyahya.com
page_top