әт-Тәхрим (хәрам итү) ( 12 Айәть )

In the Name of Allah, Most Gracious, Most Merciful;

1 . "Шәфкатьле, рәхимле Аллаһ исеме белән... Ий, пәйгамбәр! Син хатыннарыңның ризалыгына ирешим дип, ни өчен Аллаһ сиңа хәләл иткән нәрсәләрне хәрам итәсең? Аллаһ — кичерүче, рәхимле."

2 . "Аллаһ сезгә антларыгыздан кире кайтырга юл билгеләде. Ул — сезнең химаячегез һәм Ул — белүче, хикмәтле."

3 . "Һәм менә хатыннарының бәгъзесенә пәйгамбәр хәбәр сөйләгәч, ул бу хәбәрне башка берсенә сөйләп биргән. Аллаһ моны пәйгамбәргә ачып биргәч, ул Аллаһның ачып биргәненең бер өлешен сөйләде, бер өлешен исә сөйләүдән тыелды. Аңа хәбәрне җиткергәч, ул сорады: «Моны сиңа кем хәбәр итте?» Ул: «Белүче, һәрнәрсә турында хәбәрдар булучы миңа сөйләде»,— диде."

4 . "Әгәр икегез дә Аллаһ алдында үкенсәгез, икегезнең дә кальбләре авышкандыр. Әгәр инде икәүләшеп аңа каршылык кылсагыз, аның химаячесе — Аллаһ, Җибрил, һәм мөэминнәрнең турылыклылары, һәм моннан соң фәрештәләр дә ярдәмчеләрдер."

5 . "Ихтимал ул сезне аерса, Раббысы, сездән артыграк булучы, үзләрен Аллаһка тапшыручы, инанучы, динчел, тәүбә кылучан, гыйбадәт кылучы, ураза тотучы, тол булучы һәм кияүгә чыкмаган хатын-кызлар белән алыштырыр."

6 . "Ий, иман китереп инанучылар! Үзегезне әһел-гаиләләрегез илә ягулыгы кешеләр һәм ташлар булучы уттан саклагызчы! Алар өстендә Аллаһның боерганына каршы килмәүче һәм кушканны үтәүче зур гәүдәле кырыс фәрештәләрдер."

7 . "Ий, кәферлек кылучылар! Бүген үзегезне акламагыз, сез кылганыгызга карата җәза чигәчәксез."

8 . "Ий, иман китереп инанучылар! Ихлас тәүбә илә Аллаһка әйләнегезче! Шаять, Раббыгыз үзегезнең гөнаһларыгызны кичерер һәм үзегезне Аллаһ пәйгамбәрен һәм аның белән берлектә иман китергәннәрне хурлыкка төшермәячәк көнне агым сулы бакчаларга кертеп җибәрер. Нур балкыр аларның алдында һәм аларның уң куллары ягыннан. Әйтерләр алар: «Ий, Раббыбыз! Тәмамла соң безгә нурыбызны һәм кичер безне! Хакыйкатьтә, Син — һәрнәрсәгә кодрәтле!»"

9 . "Ий, пәйгамбәр! Кәферләр һәм монафикълар илә тырышып көрәш. Һәм алар белән каты бул. Аларның тору урыннары — җәһәннәмдер. Ахырлары бигрәк начарсана!"

10 . Аллаһ гыйбрәт буларак кәфер булучыларга Нух хатыны һәм Лут хатыны үрнәген китерә. Икесе дә безнең колларыбыз арасыннан турылыклы булучы колларыбыз илә никахта иделәр һәм икесе дә ирләренә карата хыянәт кылдылар. Аларны Аллаһның ачуыннан бернәрсә дә саклый алмады һәм: «Икегез дә җәһәннәмгә керүчеләр белән керегез!» дип әйтелде.

11 . "Инанучыларга Аллаһ фиргавен хатынының үрнәген гыйбрәтләнер өчен күрсәтте. Менә ул: «Ий, Раббым! Миңа җәннәттә йорт булдырсаң иде! Үземне фиргавеннән һәм аның гамәленнән коткарсаң иде. Үземне залимнәр кавеменнән коткарсаң иде!» — диде."

12 . "Үз әгъзаларын саклаучы Гыймран кызы Мәрйәмне. Аңа рухыбыздан өреп керттек, һәм ул Раббысының сүзләрен вә язмаларын хаклык дип кабул итте, һәм ул буйсынганнар арасыннан булды."

 

 

 

In this page you can listen әт-Тәхрим (хәрам итү) in English, әт-Тәхрим (хәрам итү) and read and download әт-Тәхрим (хәрам итү) in English veya yükleyebilirsiniz. You can download әт-Тәхрим (хәрам итү) translation, get information on the interpretations of Quranic verses, download all translations of surah in pdf format. You can listen to the audio of әт-Тәхрим (хәрам итү) in English or read and download. You can also share English Quranic verses on Facebook and Twitter and other social media with share buttons.

 

Көръән-Кәрим

The Holy Qur'an

Surah Translations

1 . әл-Фәтихә 2 . әл-Бакара (сыер) 3 . Әәл Гыймран (Гыймран гаиләсе) 4 . ән-Нисәә (хатын-кызлар) 5 . әл-Маидә (аш табыны) 6 . әл-Әнъгам (мал-туар) 7 . әл-Әгьраф (киртәләр) 8 . әл-Әнфәәл (табышлар) 9 . әт-Тәүбә (тәүбә) 10 . Йунус 11 . Һуд 12 . Йусуф 13 . әр-Рәгьд (күк күкрәү) 14 . Ибраһим 15 . әл-Хиҗер 16 . ән-Нәхел (бал кортлары) 17 . әл-Исра (төнге күчерү) яки бәни Исраил (Исраил угыллары) 18 . әл-Кәһеф (тау куышлыгы) 19 . Мәрйәм 20 . Та һә 21 . әл-Әмбийә (пәйгамбәрләр) 22 . әл-Хәҗҗ (хаҗ) 23 . әл-Мүъминүн (иман китереп инанучылар) 24 . ән-Нур (нур) 25 . әл-Фуркан (аергыч) 26 . әш-Шүъара (шагыйрьләр) 27 . ән-Нәмел (кырмыскалар) 28 . әл-Касас (хикәя) 29 . әд-Гъәнкәбүш (үрмәкүч) 30 . әр-Рум (румлылар) 31 . Лукман 32 . әс-Сәҗдә (сәҗдә) 33 . әл-Әхзәб (аерым төркемнәр) 34 . Сәбәә 35 . әл-Фәтыр (барлыкка китерүче) 36 . Йәә сиин 37 . әс-Саффат (сафларга төзелеп торучылар) 38 . Садъ 39 . әз-Зүмәр (төркемнәр) 40 . әл-Гафир (ярлыкаучы) 41 . әл-Фуссыләт (тәфсилләп аңлатылды) 42 . әш-Шүрә (киңәш) 43 . әз-Зухруф (бизәнүчеләр) 44 . әд-Духан (төтен) 45 . әл-Җәсийә (тезләнеп торган) 46 . әл-Әхкаф (комнар) 47 . Мухәммәт 48 . әл-Фәтех (җиңү) 49 . әл-Хуҗурат (бүлмәләр) 50 . Каф 51 . әз-Зәрийәт (таратучылар) 52 . әт-Тур (тау) 53 . ән-Нәҗем (йолдыз) 54 . әл-Камәр (ай) 55 . әр-Рәхман (һәркемгә бу дөньяда шәфкатъле булучы) 56 . әл-Уакыйгъа (котылгысыз вакыйга) 57 . әл-Хәдид (тимер) 58 . әл-Муҗәдилә (сүз көрәштерү) 59 . әл-Хәҗер (җыелыш) 60 . әл-Мумтәхәна (имтихан бирүче хатын) 61 . әс-Саффъ (сафлар) 62 . әл-Җумугъа (җомга) 63 . әл-Мунафикун (монафикълар) 64 . әт-Тәгабун (бер-береңне алдау) 65 . әт-Тәлакъ (талак кылу) 66 . әт-Тәхрим (хәрам итү) 67 . әл-Мүльк (падишаһлык) 68 . әл-Каләм (каләм) 69 . әл-Хакка (котылгысыз) 70 . әл-Мәгъәриҗ (баскычлар) 71 . Нух 72 . әл-Җинн (җеннәр) 73 . әл-Музәммил (чорналган) 74 . әл-Мудәсир (төрелгән) 75 . әл-Кыйәмә (кыямәт) 76 . әл-Инсән (кеше) 77 . әл-Мүрсәләт (җибәрелә торганнар) 78 . ән-Нәбәә (хәбәр) 79 . ән-Нәзигъат (тартып алучылар) 80 . Гъабәсә (төмсәләнде) 81 . әт-Тәкъүир (каплану) 82 . әл-Инфитар (ярылып китү) 83 . әл-Мутаффифин (алдап үлчәүчеләр) 84 . әл-Иншикакъ (ярылып китү) 85 . әл-Буруҗь (йолдызлыклар) 86 . әт-Тарекъ (төнлә баручы) 87 . әл-Әгълә (иң бөек) 88 . әл-Гашиййә (каплаучы) 89 . әл-Фәҗер (таң) 90 . әл-Бәләд (шәһәр) 91 . әш-Шәмес (кояш) 92 . әл-Ләйел (төн) 93 . әд-Духә (иртә) 94 . әл-Инширах (ярып ачу) 95 . әт-Тин (инҗир агачы) 96 . әл-Гъаләкъ (укмашкан кан тамчысы) 97 . әл-Кадер (тәкъдирләү) 98 . әл-Бшййинә (аңлаешлы билге) 99 . әз-Зәлзәлә 100 . әл-Гъадийәт (чабып баручылар) 101 . әл-Каригъа (кырып бетерүче) 102 . әт-Тәкәсүр (байлык арттыруда ярышу) 103 . әл-Гъаср (икендк вакыты) 104 . әл-Һүмәзә (яла ягучы) 105 . әл-Фил (фил) 106 . әл-Күрәйеш (корәешләр) 107 . әл-Мәгъун (хәер-садәка) 108 . әл-Кәүсәр (муллык) 109 . әл-Кәфирун (кәферләр) 110 . ән-Нәсър (ярдәм) 111 . әл-Мәсәд (хөрмә агачының сүсе) 112 . әл-Ихълас (ихласлык) 113 . әл-Фәлакъ (таң ату) 114 . ән-Нәс (кешеләр)
Танытымнар| Бу ситә хакында | Ана сәхифә ит | Сезгә ошаганнарга кушыгыз | RSS Feed
Бу ситәнең барлык эчтәлеге, ситәне белдерү шарты үтәлгәнендә, түләүсез рәвештә копийәләнә һәм таратыла ала
(c) All publication rights of the personal photos of Mr. Adnan Oktar that are present in our website and in all other Harun Yahya works belong to Global Publication Ltd. Co. They cannot be used or published without prior consent even if used partially.
© 1994 Harun Yahya. www.harunyahya.com
page_top