әл-Каләм (каләм) ( 52 Айәть )

In the Name of Allah, Most Gracious, Most Merciful;

1 . "Шәфкатьле, рәхимле Аллаһ исеме белән... Нун. Каләм һәм яза торган нәрсә белән ант итәмен."

2 . Раббының нигъмәте илә син шашкан түгел бит.

3 . "Һәм, хакыйкатьтә, сиңа бетмәс, чиксез әҗердер. "

4 . "Һәм, хакыйкатьтә, син иң күркәм холыклыдыр. "

5 . "Һәм син күрерсең әле, алар да күрерләр әле, "

6 . кайсыгыз шашкан икәнлеген.

7 . "Хакыйкатьтә, Аллаһ үз юлыннан саташып тайпылганны да тугры юлда торучыларны да бик яхшы иттереп беләдер."

8 . Хаклыкны юкка чыгаручыларга итагать кылма.

9 . "Йомшаграк булуыңны телиләр алар, үзләре дә йомшаграк булырлар иде."

10 . "Төрле ант итәргә яратучыга, җирәнгечкә,"

11 . "хурлаучыга, гайбәт таратып йөрүчегә,"

12 . "яхшылыкка каршы төшүчегә, дошман булучыга, гөнаһчыга,"

13 . "тупас булучыга, ялган исем белән йөрүчегә итагать кылма!"

14 . Хәтта маллы һәм бала-чагалы булса да!

15 . "Безнең аятьләребез аңа ирештерелсә дә ул: «Борынгыларның сафсаталары гына», — дип әйтәдер. "

16 . Без аның борынына тамга салырбыз.

17 . "Хакыйкатьтә, иртәнге вакытта җимешләр җыячакбыз дип әйтүче бакча ияләрен сынаган шикелле аларны да Без сынадык инде,"

18 . ләкин өстәп әйтмәделәр.

19 . Һәм алар йоклаган вакытта Раббыңнан әйләнеп йөрүче әйләнеп чыкты.

20 . Һәм иртәгесен бакча кисеп ташланган иде.

21 . "Иртә җиткәч, алар аваз бирештеләр:"

22 . "«Бакчагызга җимешләр җыярга барыйк», — дип."

23 . "Алар юл тоттылар, әкрен генә сөйләшкәләп:"

24 . «Бүген сезнең яныгызга хәерче кермәсен!» — дип.

25 . Иртәгесен беркемне дә кертмәс ният белән киттеләр.

26 . "Аны күргәч исә: «Хакыйкатьтә, без саташтык кебек»,—диделәр."

27 . «Без мәхрүм калдык ич!» — диделәр.

28 . Аларның уртанчысы: «Мин сезгә тәсбих әйтеп мактарга кирәк дип әйтмәгән идеммени?» — диде.

29 . "Алар: «Йә Раббыбыз, барча данлык илә үзеңне мактыйбыз. Хакыйкатьтә, залимнәр булдык!»"

30 . Шулай бер-берсен үрти башладылар.

31 . "«Үкенеч безгә! Хакыйкатьтә, без азгын булдык»."

32 . "«Бәлки, Раббыбыз үзебезгә аннан хәерлерәк, яхшырак булганын бирер әле. Хакыйкатьтә, без Раббыбызга юнәләбез»."

33 . "Менә газап шулай буладыр. Әхыйрәт газабы исә моннан да артыграк. Әй, белсәләр иде алар!"

34 . "Тәкъваларга исә, хакыйкатьтә, Аллаһтан нигъмәтлек бакчалары!"

35 . Үзләрен Аллаһка тапшыручыларны гөнаһлылар белән булдырыйкмыни?

36 . Нәрсә булды үзегезгә? Ничек хөкем кыласыз?

37 . Әллә үзегездә өйрәнердәй китап бармы?

38 . Анда үзегез хәерле итеп санаган нәрсәләрдер.

39 . Юкса сезнең кыямәт көненә кадәр бара торган антларыгыз бармы әллә? Нинди хөкем чыгарсагыз да — үзегезгәдер.

40 . "Сора алардан, моны кем исбатлый ала икән?"

41 . "Әллә аларның ширекләре бармы? Инде туры сүзле булсалар, ширекләрен алып китерсеннәр."

42 . "Ул көнне, чыдарлык хәлләре калмагач, сәҗдә кылырга өндәрләр аларны, ләкин хәлләреннән килмәс."

43 . "Күз карашлары аска карар, дәрәҗәләре төшәр. Аларны моңа кадәр сәҗдә кылырга өндәгәннәр иде инде, һәм алар сау-сәламәтләр иде."

44 . "Бу сүзне ялган итеп санаучылар белән бергәләп Үземне калдыр. Без аларны тора-бара актарып чыгарырбыз, хәтта алар белмәсләр дә."

45 . "Мин аларга кичектереп торырмын, хакыйкатьтә. Минем хәйләм көчледер."

46 . "Бурыч белән авырсынып тора алар, син алардан әҗер сорыйсыңмы?"

47 . "Әллә аларга яшерен бар булып, алар аны язып яталармы?"

48 . Раббыңның хөкеменә сабыр 6ул! Һәм балык юлдашы кебек булма! Ул кайгыга чумган вакытта ялварды.

49 . "Әгәр Раббысыннан нигъмәт тимәгән булса, ул чүлле яр буена атып бәрелгән булыр иде һәм шелтәләнгән булыр иде."

50 . Раббысы исә үзен сайлап алды һәм аны изге күңеллеләргә әйләндерде.

51 . "Хакыйкатьтә, кәферләр сине күз карашлары белән атып бәрергә хәзер торалар. Зикерне ишеткән саен: «Хакыйкатьтә, ул акылыннан язган», — дип әйтәләр."

52 . Ләкин бу галәмнәргә үгет-нәсыйхәттән башка бернәрсә дә түгелдер.

 

 

 

In this page you can listen әл-Каләм (каләм) in English, әл-Каләм (каләм) and read and download әл-Каләм (каләм) in English veya yükleyebilirsiniz. You can download әл-Каләм (каләм) translation, get information on the interpretations of Quranic verses, download all translations of surah in pdf format. You can listen to the audio of әл-Каләм (каләм) in English or read and download. You can also share English Quranic verses on Facebook and Twitter and other social media with share buttons.

 

Көръән-Кәрим

The Holy Qur'an

Surah Translations

1 . әл-Фәтихә 2 . әл-Бакара (сыер) 3 . Әәл Гыймран (Гыймран гаиләсе) 4 . ән-Нисәә (хатын-кызлар) 5 . әл-Маидә (аш табыны) 6 . әл-Әнъгам (мал-туар) 7 . әл-Әгьраф (киртәләр) 8 . әл-Әнфәәл (табышлар) 9 . әт-Тәүбә (тәүбә) 10 . Йунус 11 . Һуд 12 . Йусуф 13 . әр-Рәгьд (күк күкрәү) 14 . Ибраһим 15 . әл-Хиҗер 16 . ән-Нәхел (бал кортлары) 17 . әл-Исра (төнге күчерү) яки бәни Исраил (Исраил угыллары) 18 . әл-Кәһеф (тау куышлыгы) 19 . Мәрйәм 20 . Та һә 21 . әл-Әмбийә (пәйгамбәрләр) 22 . әл-Хәҗҗ (хаҗ) 23 . әл-Мүъминүн (иман китереп инанучылар) 24 . ән-Нур (нур) 25 . әл-Фуркан (аергыч) 26 . әш-Шүъара (шагыйрьләр) 27 . ән-Нәмел (кырмыскалар) 28 . әл-Касас (хикәя) 29 . әд-Гъәнкәбүш (үрмәкүч) 30 . әр-Рум (румлылар) 31 . Лукман 32 . әс-Сәҗдә (сәҗдә) 33 . әл-Әхзәб (аерым төркемнәр) 34 . Сәбәә 35 . әл-Фәтыр (барлыкка китерүче) 36 . Йәә сиин 37 . әс-Саффат (сафларга төзелеп торучылар) 38 . Садъ 39 . әз-Зүмәр (төркемнәр) 40 . әл-Гафир (ярлыкаучы) 41 . әл-Фуссыләт (тәфсилләп аңлатылды) 42 . әш-Шүрә (киңәш) 43 . әз-Зухруф (бизәнүчеләр) 44 . әд-Духан (төтен) 45 . әл-Җәсийә (тезләнеп торган) 46 . әл-Әхкаф (комнар) 47 . Мухәммәт 48 . әл-Фәтех (җиңү) 49 . әл-Хуҗурат (бүлмәләр) 50 . Каф 51 . әз-Зәрийәт (таратучылар) 52 . әт-Тур (тау) 53 . ән-Нәҗем (йолдыз) 54 . әл-Камәр (ай) 55 . әр-Рәхман (һәркемгә бу дөньяда шәфкатъле булучы) 56 . әл-Уакыйгъа (котылгысыз вакыйга) 57 . әл-Хәдид (тимер) 58 . әл-Муҗәдилә (сүз көрәштерү) 59 . әл-Хәҗер (җыелыш) 60 . әл-Мумтәхәна (имтихан бирүче хатын) 61 . әс-Саффъ (сафлар) 62 . әл-Җумугъа (җомга) 63 . әл-Мунафикун (монафикълар) 64 . әт-Тәгабун (бер-береңне алдау) 65 . әт-Тәлакъ (талак кылу) 66 . әт-Тәхрим (хәрам итү) 67 . әл-Мүльк (падишаһлык) 68 . әл-Каләм (каләм) 69 . әл-Хакка (котылгысыз) 70 . әл-Мәгъәриҗ (баскычлар) 71 . Нух 72 . әл-Җинн (җеннәр) 73 . әл-Музәммил (чорналган) 74 . әл-Мудәсир (төрелгән) 75 . әл-Кыйәмә (кыямәт) 76 . әл-Инсән (кеше) 77 . әл-Мүрсәләт (җибәрелә торганнар) 78 . ән-Нәбәә (хәбәр) 79 . ән-Нәзигъат (тартып алучылар) 80 . Гъабәсә (төмсәләнде) 81 . әт-Тәкъүир (каплану) 82 . әл-Инфитар (ярылып китү) 83 . әл-Мутаффифин (алдап үлчәүчеләр) 84 . әл-Иншикакъ (ярылып китү) 85 . әл-Буруҗь (йолдызлыклар) 86 . әт-Тарекъ (төнлә баручы) 87 . әл-Әгълә (иң бөек) 88 . әл-Гашиййә (каплаучы) 89 . әл-Фәҗер (таң) 90 . әл-Бәләд (шәһәр) 91 . әш-Шәмес (кояш) 92 . әл-Ләйел (төн) 93 . әд-Духә (иртә) 94 . әл-Инширах (ярып ачу) 95 . әт-Тин (инҗир агачы) 96 . әл-Гъаләкъ (укмашкан кан тамчысы) 97 . әл-Кадер (тәкъдирләү) 98 . әл-Бшййинә (аңлаешлы билге) 99 . әз-Зәлзәлә 100 . әл-Гъадийәт (чабып баручылар) 101 . әл-Каригъа (кырып бетерүче) 102 . әт-Тәкәсүр (байлык арттыруда ярышу) 103 . әл-Гъаср (икендк вакыты) 104 . әл-Һүмәзә (яла ягучы) 105 . әл-Фил (фил) 106 . әл-Күрәйеш (корәешләр) 107 . әл-Мәгъун (хәер-садәка) 108 . әл-Кәүсәр (муллык) 109 . әл-Кәфирун (кәферләр) 110 . ән-Нәсър (ярдәм) 111 . әл-Мәсәд (хөрмә агачының сүсе) 112 . әл-Ихълас (ихласлык) 113 . әл-Фәлакъ (таң ату) 114 . ән-Нәс (кешеләр)
Танытымнар| Бу ситә хакында | Ана сәхифә ит | Сезгә ошаганнарга кушыгыз | RSS Feed
Бу ситәнең барлык эчтәлеге, ситәне белдерү шарты үтәлгәнендә, түләүсез рәвештә копийәләнә һәм таратыла ала
(c) All publication rights of the personal photos of Mr. Adnan Oktar that are present in our website and in all other Harun Yahya works belong to Global Publication Ltd. Co. They cannot be used or published without prior consent even if used partially.
© 1994 Harun Yahya. www.harunyahya.com
page_top