әл-Әгьраф (киртәләр) ( 206 Айәть )

In the Name of Allah, Most Gracious, Most Merciful;

1 . "Шәфкатьле, рәхимле Аллаһ исеме белән... Әлиф ләм мим сад."

2 . Китап иңдерелде сиңа — аннан синең күкрәгеңә тарлык булмасын — аның белән үгетләр өчен һәм иман китереп инанучыларга искәртү буларак.

3 . Раббыгыздан сезгә иңдерелгәнгә иярегез һәм Аннан башка химаячеләргә иярмәгез! Аздыр сезнен искә алганыгыз!

4 . Һәм күпме карьяләрне Без һәлак иттек! Безнең гайрәтебез аларга төнлә яки көндез ял иткәндә килде.

5 . "Безнең гайрәтебез килгәндә, аларның чакырулары «Хакыйкатьтә, без зал имнәрдән булдык!» — дигәннән башка сүз булмады."

6 . "һәм Без үзләренә рәсүл җибәрелгәннәрдән сорарбыз, һәм рәсүлләрдән дә сорарбыз!"

7 . "Без аларга белем белән сөйләрбез, Без бит булмый торганнардан түгел!"

8 . "Ул көндә үлчәү — хаклык, кемнең үлчәүләре авыр тартса, алар бәхетле булыр."

9 . "Кемнең исә үлчәүләре җиңел булса, алар— Безнең аятьләребезгә карата гаделсез булып үз-үзлә ренә зыян китерүчеләр."

10 . "Без сезне җир йөзендә ныгыттык һәм сезгә анда тереклек чараларын булдырдык, аз инде сезнең шөкер итүегез!"

11 . "Без сезне юктан бар итеп яраттык, шуннан сезгә кыяфәт керттек, аннан соң фәрештәләргә: «Адәмгә сәҗдә кылыгыз!» —дидек. Алар иблистән башка сәҗдә кылдылар. Ул сәҗдә кылучылардан булмады."

12 . "Ул: «Мин сиңа әмер биргәч, сәҗдә кылудан сине нәрсә тотып калды?» —диде. Ул: «Мин аннан хәерлерәк, Син мине уттан яраттың, аны исә Син балчыктан яраттың», — диде."

13 . "Ул әйтте: «Сөрелеп кит аннан, син анда тәкәбберләнергә тиеш түгел идең. Чыгып кит! Син — түбәнсетелгәннәрдән бит!»"

14 . "Ул: «Алар терелтеләчәк көнгә кадәр миңа соңарт», — диде."

15 . Ул әйтте: «Син — соңартылганнардан!»

16 . "Ул: «Син мине яздырганың өчен мин Синең туры юлыңда аларга каршы утырачакмын»,— диде."

17 . "«Аннан соң мин, әлбәттә, аларның алдыннан да, артыннан да, уң якларыннан да, сул якларыннан да килермен һәм Син аларның күбесен шөкер итүчеләр дип тапмассың»."

18 . "Ул әйтте: «Хур булып, яман атка калып, чыгып кит син аннан! Алардан исә сиңа ияргәннәрне — Мин, әлбәттә, сезнең бөтенегез белән дә җәһәннәмне тутырачакмын!»"

19 . "«Син исә, Адәм, хатының белән җәннәттә торыгыз, теләгәнегезне ашагыз, тик менә бу агачка якын килмәгез, юкса сез залимнәрдән булырсыз!»"

20 . "Һәм алардан яшеренгән оятларын күрсәтер өчен, шайтан аларга вәсвәсә салды һәм: «Раббыгыз тик сез фәрештә булмасын дип яки җәннәттә мәңгегә калучылардан булмасыннар дип сезне бу агачтан тыйды»,—дип әйтте."

21 . "Һәм аларга: «Мин сезгә киңәш-нәсыйхәт бирүче бит», — дип ант итте."

22 . "Шулай ул аларны сокландыру белән түбәнсетте! Һәм алар агачтан авыз иткәч, аларның оятлары күзләренә күренде һәм алар өсләренә җәннәт яфракларын каплый башладылар, һәм Раббылары: «Мин сезне бу агачтан тыймадыммы һәм шайтан сезнең ачык дошманыгыз дип әйтмәдеммени?» — дип мөрәҗәгать итте үзләренә."

23 . "Алар: «Раббыбыз! Без үз-үзебезгә золымлык кылдык, һәм әгәр Син безне ярлыкамасаң, һәм безгә мәрхәмәт кылмасаң, без, әлбәттә, зарар күрүчеләрдән булачакбыз», —диделәр."

24 . Ул әйтте: « Бәгъзе берегез икенчегезгә дошман булып төшеп китегез! Җир йөзендә — сезнең өчен торачак урын һәм билгеле вакытка кадәр файдалану».

25 . "Ул әйтте: «Шунда яшәрсез, һәм шунда үле ләнерсез, һәм шуннан чыгарылырсыз»."

26 . "Ий, Адәм балалары! Без сезгә оятларыгызны каплау өчен кием бирдек һәм зиннәтләнүләрне дә. Тәкъвалык киемнәре исә хәерлерәк. Бу — Аллаһ ның аятьләреннән, шаять, алар искә алырлар!"

27 . "Ий, Адәм балалары! Оятларын күрсәтү өчен киемнәрен салдырып, ата-анагызны җәннәттән чыгарган кебек, шайтан сезне дә фетнәләндермәсен! Сез аларны күрмәгән төштән ул һәм аның гаскәре сезне күреп тора. Хакыйкатьтә, Без шайтаннарны иман китермәгәннәрнең яклаучылары иттек!"

28 . "Әгәр алар берәр фәхешлек эшләсәләр, «Без ата-ларыбызны шул хәлдә таптык һәм Аллаһ безгә дә шулай әмер итте»,—диләр. Әйт: «Хакыйкатьтә, Аллаһ фәхешлек эшләргә кушмый. Сез үзегез белмәгән нәрсәне Аллаһ өстеннән әйтерсезмени?»"

29 . "Әйт: «Минем Раббым гаделлекә әмер итте; йөзләрегезне һәр мәчет ягына юнәлтегез һәм Аның алдында динне ихласлап, Аңа ялварыгыз! Ул сезне ничек яраткан, шулай кайтырсыз."

30 . Бер төркемне Ул туры юлдан алып барды һәм бер төркемгә адашуы хак булды. Алар бит шайтаннарны Аллаһтан башка яклаучылар итеп алдылар һәм алар үзләрен туры юлдан баручылар дип исәплиләр!»

31 . "Ий, Адәм балалары! һәр сәждә урынында үзегезнең бизәкләрегезне алыгыз; һәм ашагыз, эчегез, һәм исраф кылмагыз. Хакыйкатьтә, Ул исраф кылучыларны сөйми!"

32 . Әйт: «Аллаһның Үз колларына чыгарып биргән бизәкләрен һәм ризыкның хушларын кем хәрам кылды?» Әйт: «Бу нәрсәләр бу дөнья тереклегендә иман китергәннәргә һәм кыямәт көнендә хосусан алар өчен генә». Белгән кавемгә Без аятьләрне шулай тәфсилләп аңлатабыз!

33 . "Әйт: «Минем Раббым, хаклыкта, фәхешлекнең ачык булганын һәм яшерен булганын, һәм гөнаһ, һәм нахакка явызлык кылуны, һәм аның турында Ул һичбер дәлил бирмәгән нәрсәне Аллаһка тиңдәш тотуны, һәм белмәгән килеш Аллаһка каршы сөйләвегезне хәрам итте."

34 . "Һәр өммәтнең үз әҗәле. Әҗәлләре килеп җиткәч, алар бер сәгатькә дә кичектерә дә һәм ашыктыра да алмаслар»."

35 . "Ий, Адәм балалары! Арагыздан Минем аятьләремне сөйләргә рәсүлләр килгәндә тәкъва булганнар һәм игелек кылганнарның өстендә хәвеф тә булмас, һәм алар кайгырмаслар да!"

36 . Безнең аятьләребезне ялганга чыгарганнар исә һәм аларга карата тәкәбберләнгәннәр — утта торучылар! Алар анда мәңге калырлар!

37 . "Аллаһка каршы яла ягучыдан да яки Анын аятьләрен ялганга чыгаручыдан да кем залимрәк булыр икән? Аларга китаптан үз өлешләре тиде инде. Аларны вафат кылыр өчен Безнең рәсүлләребез килгәч, «Аллаһтан башка сез ялварган нәрсәләрегез кайда?» —дип әйтерләр. Алар: «Алар бездән югалдылар»,—дип әйтерләр һәм алар үзләренең кәфер булулары турында үзләренә каршы шаһитлык кылырлар."

38 . "Ул: «Җеннәрдән һәм кешеләрдән сезгә кадәр булган өммәтләр арасында утка керегез!* — дип әйтер! Һәрбер өммәт кергән саен, үзенә охшашка ләгънәт укыды. Анда барысы да җыелгач, ахыр булганнары беренчеләре турында: «Раббыбыз! Болар безне юлдан яздырдылар, аларга ут газабын икеләтә бир!» — дип әйттеләр. Ул: «Һәркемгә — икеләтә, ләкин сез аны белмисез!» —дип әйтте."

39 . "Беренчеләре ахыр булганнарга: «Сезнең безгә караганда өстенлегегез юк иде, үзегез кәсепләнгәнгә карата газап татыгыз!» —дип әйттеләр."

40 . "Хакыйкатьтә, Безнең аятьләребезне ялганга чыгарганнар һәм аларга карата тәкәбберләнгәннәргә күк ишекләре ачылмас һәм дөя инә күзеннән үткәнгә кадәр алар җәннәткә керә алмаслар. Менә шулай Без гөнаһлыларга җәза бирәбез!"

41 . "Аларга җәһәннәмнән — түшәк һәм өсләрендә— япма, шулай Без залимнәргә җәза бирәбез!"

42 . "Инде иман китергән һәм игелекле эшләр эшләгәннәр икән, Без җанга аның көче җиткәнче генә йөклибез, алар — җәннәт әһелләре. Алар анда мәңгегә калырлар."

43 . "Без аларның күңелләрендә булган ачуны юкка чыгардык. Аларның астында елгалар ага тора һәм алар әйтә: «Безне моңа китерүче Аллаһка мактау булсын! Әгәр Аллаһ безне моңа китермәсә, без моңа килмәс идек. Раббыбызның рәсүлләре хаклык белән килделәр», һәм аларга: «Менә сезгә кылган гамәлләрегез өчен сезгә мирас итеп бирелгән җәннәт!»— дип нида кылынды."

44 . һәм җәннәт әһелләре ут әһелләреннән: «Раб-быбыз вәгъдә иткәнне без хак итеп таптык. Сезгә Раббыгыз вәгъдә иткәнне хак итеп таптыгызмы?» - дип мөрәҗәгәть иттеләр. Алар: «Әйе!» —дип әйттеләр. Алар арасыннан нидачы: «Аллаһның ләгънәте залимнәргә!» —дип кычкырды.

45 . "«Аллаһ юлыннан яздыручыларга һәм аны кәкре юлга авыштырырга маташучыларга, һәм әхыйрәткә ышанмаучыларга!»"

46 . "Алар арасында — пәрдә, киртәләрдә исә — кешеләр, алар барысын да билгеләре белән беләләр һәм җәннәт әһелләренә: «Сәлам сезгә!» —дип сәлам бирерләр. Алар керергә теләсәләр дә аңа кермәгәннәр."

47 . "Аларның күз карашлары ут әһелләренә төшкәч, алар: «Раббыбыз! Безне зал имнәр белән булдырма!» — дип әйтерләр."

48 . Билгеләре буенча таныган кешеләргә киртәләрнең ияләре: «Сезнең җыйганыгыз да һәм тәкәбберләнүегез дә сезне коткармады!» —диделәр.

49 . "«Сез менә болар турында, Аллаһ аларга Үз рәхмәтен бирмәс дип, ант иткән идегез түгелме? Җәннәткә керегез! Сезгә хәвеф тә юк һәм сез кайгырмассыз да!»"

50 . "Ут әһелләре җәннәт әһелләренә: «Безгә су яки Аллаһ сезгә ризыклаганны түгегезче»! — дип ялынырлар. Алар: «Кәферләргә Аллаһ икесен дә хәрам итте», —дип әйттеләр."

51 . "Үз диннәрен көлкегә һәм уенга калдыручыларга; дөнья тереклеге аларны сокландырып алдады. Алар шушы көн белән очрашачакларын һәмБезнең аятьләребезне инкарь иткәннәрен оныткан кебек, без аларны бүген онытачакбыз!"

52 . "Менә Без аларга китап китереп бирдек, аны Без белем белән иман китереп инанучыларга туры юл һәм рәхмәт итеп тәфсилләп аңлаттык."

53 . Аны тәэвил аңлатудан башка алар тагы нәрсә булса да көтәләрме? Аны элек онытканнар аның тәэвил аңлатуы килгән көнне: «Раббыбызның рәсүлләре хаклык белән килде. Безне яклардай як-лаучыларыбыз бармы соң? Әллә без кайтарылырбызмы һәм кылганыбыздан башканы кылырбызмы?» — дип әйттеләр. Алар үз-үзләренә зыян китерде һәм аларның ялган рәвештә уйлап чыгарганнары алардан югалды!

54 . "Хакыйкатьтә, Раббыгыз — Аллаһ! Ул күкләрне һәм җирне алты көндә яратты һәм шуннан лаеклы юнәлеш белән гарешкә юнәлде. Ул артыннан ашыгучы көнне төн белән каплый һәм Аның әмеренә буйсынучы кояшны, һәм айны, һәм йолдызларны да. Бар итеп ярату һәм падишаһлык Анда түгелмени? Аллаһ — галәмнәрнең Раббысы — мөбарәк!"

55 . "Раббыгызга түбәнчелек белән һәм яшерен килеш ялварыгыз! Хакыйкатьтә, Ул чиктән узганнарны яратмый!"

56 . "Җир йөзендә, аны төзекләндергәннән соң, бозыклык кылмагыз, Аннан куркып һәм өметләнеп ялварыгыз. Хакыйкатьтә, Аллаһның рәхмәте яхшылык эшләгәннәргә якындыр!"

57 . "Ул — Үз рәхмәте алдыннан сөендерүче итеп җилләрне җибәрә. Ул җилләр авыр болыт китерсәләр; Без аларны үле илгә куабыз да, аннан су төшерәбез һәм аның белән төрле җимешләр үстереш чыгарабыз. Үлекләрне дә менә шулай итеп чыга быз — шаять, сез исегезгә алырсыз!"

58 . "Яхшы ил булса — Раббысының изен-рөхсәте белән аның үсемлекләре үсеп чыгар, начар ил булса — җитәр-җитмәс кенә булып чыгар. Шөкер итүчеләргә менә шулай Без тәфсилләп аңлатабыз."

59 . "Без Нухны үз кавеменә җибәргән идек, Ул: «Ий, кавемем! Аллаһка гыйбадәт кылыгыз, сезгә Аннан башка иләһ юк. Мин сезнең өчен бөек көннең газабыннан куркам»,—диде."

60 . "Аның кавеменнән түрәләр: «Без сине ачык адашуда күрәбез»,—диделәр."

61 . "Ул әйтте: «Ий, кавемем, Миндә адашу юк, ләкин мин галәмнәр Раббысының рәсүле генә."

62 . "Мин сезгә Раббымның рисаләләрен җиткерәм һәм сезгә киңәш-нәсыйхәт бирәм, мин Аллаһтан сез белмәгәннәрне беләмен."

63 . "Әллә сез Раббыгыздан искә төшерү арагыздан булган кешегә сезне үгетләр һәм тәкъваландырыр өчен килгәненә гаҗәпләнәсезме? Һәм, шаять, сез мәрхәмәткә ирештерелерсез!»"

64 . "Һәм алар аны алдакчыга санады, һәм Без аны, һәм аның белән булганнарны көймәдә коткардык, һәм Безнең аятьләребезне ялганга санаучыларны гаркъ иттек. Хакыйкатьтә, алар сукыр булучы кавем иде!"

65 . "...һәм Гадь кавеменә — аларның туганы Һуд ны. Ул: «Ий, кавемем, Аллаһка гыйбадәт кылыгыз, сезнең өчен Аннан башка иләһ юк! Сез тәкъва бул массызмыни?» —диде."

66 . "Аның кавемендәге кәфер булган түрәләр: «Хакыйкатьтә, без сине гакылсызлыкта күрәбез һәм син алдакчылардан дип уйлыйбыз», — диделәр."

67 . "Ул әйтте: «Ий, кавемем, миндә гакылсызлык юк, ләкин мин галәмнәр Раббысының рәсүле генә."

68 . Мин сезгә Раббымның рисаләләрен җиткерәм. мин сезнең өчен ышанычлы киңәшче.

69 . "Әллә сез Раббыгыздан искә төшерү, ул сезне үгетләсен өчен, үз арагыздан булган кешегә килүенә гәҗәпләнәсезме? Сезне Нух кавеменнән соң алмашка килүчеләр итүен дә һәм бар итеп яратылуда сезне көчәйтүен дә искә алыгыз. Аллаһның нигъмәтләрен дә искә алыгыз — шаять, сез бәхетле булырсыз!"

70 . "Алар: «Әллә син безне, бер Аллаһка гыйбадәт кылдырып, аталарыбыз гыйбадәт кылганны ташлатыр өчен килдеңме? Әгәр син рас сөйләүчеләрдән икән, безгә вәгъдә иткән нәрсәңне китер!» диделәр."

71 . "Ул: «Сезнең өстегезгә Раббыгыздан газап һәм ачу төште инде. Әллә сез, хакыйкатьтә, үзегез һәм аталарыгыз аларга кушкан исемнәр хакында — алар турында исә Аллаһ һичбер хөкем бирмәде — минем белән сүз көрәштерергә булдыгызмы? Һәм көтеп торыгыз әле, мин дә сезнең белән көтәм», — диде."

72 . "Һәм Без аны, аның белән булганнарны Үзебездән булган рәхмәтебез белән коткардык, һәм Без нең аятьләребезне ялганга санаучыларны, һәм иман китермәгәннәрне соңгысына кадәр кырып бетердек."

73 . "... һәм сәмүдләргә аларның туганы Салихны. Ул әйтте: «Ий, кавемем, Аллаһка гыйбадәт кылыгыз, сезнең өчен Аннан башка иләһ юк! Сезгә Раббыгыздан ачык аңлатма килде инде. Бу Аллаһның дөясе — сезгә аять булды: аны Аллаһ җирендә утлап йөргән килеш калдырыгыз һәм аңа явызлык белән кагылмагыз, үзегезне үзәк өзгеч газап тотып алыр!"

74 . "Аның сезне Гадь кавеменнән соң алмашка! килүчеләр итүен һәм сезне җир йөзендә урнаштыруын искә алыгыз — аның үзәнлекләрендә сарайлар! ясыйсыз, тауларында исә чокып өйләр ясыйсыз, Аллаһның нигъмәтләрен искә алыгыз, җир йөзендә бозыклык таратып йөрмәгез!"

75 . "Аның кавеменнән тәкәбберләнгән түрәләр зәгыйфь-зогафа итеп саналганнарга, алардан иман китергәннәргә: «Сез Салихның үзенең Раббысын нан җибәрелгәнен беләсезме?» —диделәр. Алар: «Хакыйкатьтә, без аның белән җибәрелгән нәрсәгә иман китердек!» —диделәр."

76 . "Тәкәбберләнгәннәр: «Хакыйкатьтә, сез иман китергән нәрсәгә без ышанмыйбыз!» —диделәр."

77 . "һәм алар дөянең тез сеңерен кистеләр, һәм Раббыларының әмеренә карыштылар, һәм: «Ий, Салих! Әгәр син рәсүлләрдән булсаң, безгә язган нәрсәңне китереп бир!» —диделәр."

78 . "Аларны нык тетрәү тотты, иртә белән алар үз йортларында йөзтүбән егылган килеш булдылар."

79 . "һәм ул алардан йөз борды да, һәм: «Ий, кавемем! Мин сезгә Раббымның рисаләсен җиткердем, сезгә киңәш-нәсыйхәт бирдем, ләкин сез киңәш- нәсыйхәт бирүчеләрне сөймисез», — диде."

80 . "...Һәм Лутны, менә ул кавеменә: «Сез шул фәхешлеккә барасызмы, анда галәмнәрнең һич беркеме дә сездән алда булмады бит!"

81 . Сез бит хатыннар урынына шәһвәт белән ирләргә киләсез. Әйе! Сез чиктән узган кавем!» — диде.

82 . "Аның кавеменең җавабы нибары: «Аларны карьябездән чыгарып куыгыз, алар тазалыкны теләүче кешеләр бит», — дип әйтүләре булды."

83 . "Һәм Без аны, һәм аның әһелләрен коткардык, хатыныннан башка, ул анда калучылардан булды."

84 . һәм аларга Без яңгыр яудырдык. Гөнаһкәрләрнең ахыры ничек булганына күз сал әле!

85 . "...Һәм Мәдйән кавеменә — аларның туганы Шугайебне. Ул әйтте: «Ий, кавемем! Аллаһка гыйбадәт кылыгыз, сезгә Аннан башка иләһ юк! Сезгә Раббыгыздан ачык аңлату килде инде.Чаманы һәм үлчәмне төгәл үтәгез һәм кешеләрнең әйберләрендә киметмәгез, һәм җир йөзендә төзекләндерелгәннән соң бозыклык таратмагыз, бу — сезнең өчен хәерлерәк, әгәр иман китергән булсагыз!"

86 . "Иман китереп Аңа инанучыларны Аллаһ юлыннан куркытып һәм яздырып, һәм аны кәкрәйтергә маташып, һәр юл өстендә утырмагыз. Искә төшерегез әле: сез аз гына идегез, Ул сезне күбәйтте. Бозыклык таратучыларның ахыры ничек булганына күз салыгыз әле!"

87 . "Әгәр сезнең арадан бер таифә минем белән җибәрелгәнгә иман китерсә, бер таифә исә иман китермәсә, безнең арабызны Аллаһ хөкем иткәнгә кадәр сабыр итеп торыгыз. Һәм Ул — хөкем кылучыларның иң хәерлесе!»"

88 . "Аның кавеменнән тәкәбберләнүче түрәләр: «Ий, Шугайеб! Без сине һәм синең белән иман китереп инанучыларны үз карьябездән куып чыгарабыз яки син безнең динебезгә кайтасың», — диделәр. Ул әйтте: «Без аны күрә алмаган булсак тамы?"

89 . "Аллаһ безне аннан коткарганнан соң, әгәр без кире сезнең динегезгә кайтсак, без Аллаһка ялган уйлаган булыр идек. Әгәр Аллаһ, Раббыбыз, теләмә сә, аңа кайту безгә һич тиешле булмас. Раббыбыз барлык нәрсәне белем белән чолгап алды. Без Аллаһка тәвәккәлләдек, Раббыбыз! Безнең һәм халкыбыз арасын хаклык белән хөкем ит. Син хөкем итүчеләрнең иң хәерлесе бит!»"

90 . "Аның кавеменнән кәфер булучы түрәләр: «Әгәр Шугайебкә иярсәгез, сез зыян күргәннәрдән булырсыз», — диделәр."

91 . "һәм аларны нык тетрәү тотты, алар иртә белән үз йортларында йөзтүбән егылган хәлдә булдылар."

92 . "Шугайебне алдакчыга санаучылар анда тормаган да шикелле булдылар, Шугайебне алдакчыга санаучылар зарар күрүчеләрдән булдылар!"

93 . "Ул алардан йөзен борды һәм: «Ий, кавемем! Мин сезгә Раббымның рисаләсен җиткердем һәм сезгә киңәшнәсыйхәт бирдем. Ничек мин иман китермәгән кавем өчен кайгырыйм икән?» — диде."

94 . "Без бер пәйгамбәрне дә карьягә, аның әһелләрен бәла-каза һәм бәхетсезлек белән тотып алмыйча җибәрмәдек. Шаять, алар түбәнчелекләнерләр."

95 . "Аннан соң Без, аларның тормышлары мул ланып: «Безнең аталарыбызга да бәла-каза һәм бәхет кагылган иде бит», — дип әйткәннәренә карап, яманлыкны яхшылык белән алмаштырдык. Шуннан Без аларны кинәт кенә тотып алдык һәм алар тоймадылар да!"

96 . "Әгәр карьяләрнең әһелләре иман китерсә һәм тәкъва булсалар, Без аларга күк һәм җир бәрәкәт ләрен ачар идек. Ләкин алар ялган итеп санадылар һәм Без аларның кәсеп иткәннәренә карата аларны тоттык."

97 . "Карьяләрнең әһелләре, әллә Безнең гайрәтебез аларга төнлә, алар йоклаганда килмәс дип ышандылармы?"

98 . "Яки карьяләрнең әһелләре, әллә Безнең гайрәтебез аларга иртән, алар шаярганда, килмәс, дип ышандылармы?"

99 . Әллә алар Аллаһның мәкереннән иминлек тәме? Аллаһ мәкереннән хәсрәт күрүче кавем генә иминлектә булыр!»

100 . "Әһелләреннән соң җирдәге варис булганнарга Ул ачык күрсәтмәдемени: әгәр Без теләгән булсак, гөнаһлары өчен кагылган булыр идек һәм алар ишетмәсен өчен кальб-күңелләренә мөһер салыр идек."

101 . Шушы карьяләр турында Без сиңа аларның кыйссаларында сөйләрбез. Аларга ачык аңлатмалар белән рәсүлләре килде һәм алар үзләре элек ялган дип исәпләгәнгә иман китермәде. Менә шулай Аллаһ кә ферләрнең кальб-күңелләрен мөһерләп куя!

102 . "Без аларның күбесендә килешүләрендә тугрылык тапмадык. Хакыйкатьтә, Без аларның күбесен азгын дип таптык."

103 . "Шуннан, алардан соң, Без аятьләребез белән фиргавенгә һәм аның түрәләренә Мусаны җибәрдек һәм алар аңа золымлык кылдылар. Һәм күз сал әле, бозыклык кылучыларның ахыры ничек булды! "

104 . "Муса әйтте: «Ий, фиргавен! Мин — галәмнәр Раббысының рәсүле."

105 . Аллаһ турында миңа хаклыкны гына әйтергә тиешле. Мин Раббыгыздан ачык аңлатмалар белән килдем һәм минем белән Исраил угылларын җибәр!»

106 . "Ул: «Әгәр син аять белән килгән булсаң, китер аны, әгәр рас сөйләсәң», — диде."

107 . "Һәм ул таягын ташлады, һәм менә ул — ачыктан-ачык елан."

108 . Ул кулын чыгарды һәм менә ул кулы карап торучыларга — ап-ак.

109 . "Фиргавен кавеменең түрәләре әйттеләр: «Хакыйкатьтә, бу — белемле сихерче."

110 . Ул сезне үз җирегездән чыгарырга тели». — «Сез нәрсә әмер итәсез?»

111 . "Алар әйттеләр: «Аңа һәм аның туганына кичектер, шәһәрләргә җыючыларны җибәр."

112 . Алар сиңа һәр белемле сихерчене китерсеннәр».

113 . "Һәм сихерчеләр фиргавенгә килделәр һәм: «Хакыйкатьтә, без җиңеп чыксак, безгә әҗер булачак», — диделәр."

114 . "Ул: «Әйе, сез якынайтылганнардан булырсыз!» — диде."

115 . "Алар: «Ий, Муса, яки син ташлыйсыңмы, яки ташлаучылар без булабызмы?» —диделәр."

116 . "«Ташлагыз!» —диде. Алар ташлагач, кешеләрнең күзләрен сихерләделәр һәм аларны куркыттылар, һәм олы сихер китерделәр."

117 . "Һәм Без Мусага: «Үз таягыңны ташла!» — дип, вәхи кылдык. Һәм менә ул тегеләрнең күрсәткәнен йотты."

118 . Хаклык өскә калыкты һәм аларның эшләре батыйль-ялган булып чыкты.

119 . "Һәм алар анда җиңелделәр, һәм хур бул дылар."

120 . "Һәм сихерчеләр дә, сәҗдә кылып, җиргә аудылар."

121 . "Алар әйттеләр: «Без галәмнәр Раббысына иман китердек,"

122 . Мусаның һәм Һарунның Раббысына!»

123 . "Фиргавен әйтте: «Сез минем изен-рөхсәтем нән башка Аңа иман китердегез. Хакыйкатьтә, бу — мәкер! Аны сез шәһәрдә яшәгәннәрне чыгару өчен коргансыз. Белерсез әле!"

124 . "Мин сезнең аякларыгызны һәм кулларыгызны, әлбәттә, аркылы-торкылы чабачакмын да соңыннан исә барыгызны да кадаклаячакмын!»"

125 . "Алар әйттеләр: «Хакыйкатьтә, без үзебезнең Раббыбызга юнәләбез!"

126 . "Син, Раббыбыздан безгә аятьләр килгәч, безнең аларга иман китергәнебез өчен генә бездән үч аласың. Раббыбыз! Өстебезгә сабырлык яудыр һәм безне бирелгәннәр итеп вафат ит!»"

127 . Фиргавен кавемендәге түрәләр исә: «Әллә син Мусаны һәм аның кавемен җир йөзендә бозыклык тарату өчен калдырырсыңмы? һәм ул сине һәм синең иләһләреңне ташлар?» —диделәр. Ул: «Аларның ир-егетләрен кырып үтерербез һәм хатын-кызларын тере калдырырбыз һәм без аларның өстеннән җиңәчәкбез!» —диде.

128 . "Муса үз кавеменә: «Аллаһтан ярдәм сорагыз Һәм сабыр булыгыз! Җир, хакыйкатьтә, Аллаһныкы: аны Ул Үз колларыннан теләгәненә мирас итә, ахыр исә — тәкъваларга!»—диде."

129 . "Алар: «Без син килгәнгә кадәр дә кимсетелдек һәм син безгә килеп җиткәннән соң да»,— диделәр. Ул: «Бәлки Раббыгыз дошманыгызны һәлак итәр, җир йөзендә сезне калдырыр, һәм сезнең ничек эш итүегезне карар!» —диде."

130 . "Без фиргавен токымын авыр еллар һәм җимешләрне киметү белән тотып алдык. Шаять, алар исләренә килерләр!"

131 . "Әгәр аларга яхшылык килсә, «Бу — безгә!» — диләр. Яманлык үзләренә тисә, кошлар белән багучылык кылып, аны Мусадан һәм аңа ияргәннәрдән күрәләр. Әйе, аларның шомланулары — Аллаһта, ләкин аларның күбесе белми!"

132 . "Алар: «Безне аның белән сихерләү өчен син безгә нинди генә аять китермәсәң дә, без сиңа ышанмаячакбыз!» — диләр."

133 . "Һәм Без аларга ачык аять итеп туфанны, һәм саранчаны, һәм бетләрне, һәм бакаларны, һәм канны җибәрдек. Алар исә тәкәбберләнделәр һәм гөнаһкәр кавем булдылар."

134 . "Аларга җәза килгәч, алар: «Ий, Муса! Ул синең белән сүз куешканча, безнең өчен Раббыңа дога кыл. Әгәр син бездән җәзаны ераклатсаң, әлбәттә, без сиңа иман китерербез һәм Исраил угылларын синең белән җибәрербез», — диделәр."

135 . "Без җәзаны алар җитәчәк әҗәлгә кадәр ераклаштырганнан соң, алар вәгъдәләрен бозалар."

136 . Безнең аятьләребезне ялганга санаганнары һәм аннан гафил булганнары өчен Без алардан үч алдык һәм аларны диңгездә гаркъ иттек!

137 . "Үзебез бәрәкәтле кылган җирнең көнчыгышларын һәм көнбатышларын көчсезләрдән саналганнарга мирас итеп бирдек. Сабырлыклары өчен Исра ил угылларына Раббыңның яхшы сүзе тәмам гамәлгә ашты! Без фиргавен һәм аның кавеме ясаган, һәм алар югарыга күтәргән нәрсәләрне һәлак иттек."

138 . "Без Исраил угылларын диңгез аша үткәрдек, алар үзләренең сыннарына табынган кавемгә килделәр. Һәм алар: «Ий, Муса! Син безгә аларның иләһләре кебек иләһ яса!» —диделәр. Ул әйтте: «Хакыйкатьтә, сез — җәһел булучы кавем!"

139 . "Хакыйкатьтә, боларның бирелгән нәрсәләре һәлак булыр һәм алар кылган эш файдасыз!»"

140 . Ул: «Әллә мин сезнең өчен Аллаһтан башка иләһ эзлимме һәм ул сезне галәмнәрдән югары куйган иде?» —дип әйтте.

141 . "Һәм менә Без сезгә ныклы газап салган, сезнең ир-егетләрегезне үтергән һәм хатын-кызларыгызны тере калдырган фиргавен токымыннан коткардык. Монда — Раббыгыздан бөек сынау."

142 . "Һәм Без Мусага утыз төнне вәгъдә иттек һәм аларны ун белән тәмам кылдык, һәм Раббысының билгеләнгән вакыты кырык төн белән тәмам булды һәм Муса туганы Һарунга: «Кавемем арасында минем урыныма кал һәм төзеклек булдыр, бозыклык таратучылар юлына иярмә!» —диде."

143 . "Һәм менә Муса Без билгеләгән вакытка килде, Раббысы аның белән сөйләште һәм ул: «Раббым, үзеңне күрсәт. Сиңа карыйм инде»,—диде. Ул: «Син мине һич күрмәссең, ләкин тауга күз сал, әгәр ул урынында торып калса, син Мине күрерсең!» — диде. Раббысы тауга ачылгач, Ул тауны тузанга әйләндерде һәм Муса таң калып егылды, һушына килгәч ул: «Мактау — Сиңа! Сиңа тәүбә иттем һәм мин — иман китереп инанучыларның беренчесе!» диде."

144 . "Ул: «Ий, Муса! Мин сине кешеләр алдында Үземнең рисаләм һәм Үземнең сүзем өчен сайладым, Мин биргән нәрсәне ал һәм шөкер кылучылардан бул!» —диде."

145 . "Һәм Без аның өчен, һәрнәрсә турында вә газьләүне һәм һәрнәрсәгә тәфсилле аңлатманы такталарга яздык. Аны нык итеп тот һәм үз кавемеңә аның иң яхшыларын алырга әмер ит! Мин сезгә азгыннарның урыннарын күрсәтәчәкмен!"

146 . "Җир йөзендә хаксыз килеш тәкәбберләнгәннәрне аятьләремнән ераклатачакмын! Һәм әгәр алар һәртөрле аятьне күрсәләр дә — аңа ышанмаячаклар һәм әгәр алар туры юлны күрсәләр, аны юл итеп алмыйлар. Әгәр югалу юлын күрсәләр — аны юл итеп алалар. Бу — Безнең аятьләребезне ялган дигәннәренә күрә һәм аларга гафил булганнары өчен."

147 . Безнең аятьләребезне һәм әхыйрәттә очрашуны ялган итеп санаучыларның гамәлләре буш булып чыкты. Алар кылган гамәлләреннән башка җә-заланырлармы?

148 . Мусаның кавеме аннан соң үз бизәкләреннән мөгри торган кыяфәтле бозау ясадылар. Аның үзләре белән сөйләшмәгәнен һәм аларны туры юлга алып бармаганын күрмәделәрмени? Алар аны үзләренә ясадылар һәм залимнәрдән булдылар.

149 . "Аларның кулларына сугылгач һәм үзләренең адашканлыкларын күргәч, алар: «Әгәр Раббыбыз безгә мәрхәмәтлек кылмаса һәм безне ярлыкамаса, без әлбәттә, зарар күрүчеләрдән булачакбыз!» - диделәр."

150 . "Ачуланып һәм нык көенеп, Муса үз кавеменә кайткач: «Миннән соң кылганыгыз начар! Әллә Раб-быгызның боерыгын ашыктырасызмы?» —диде. Ьәм такталарны атып ыргытты, туганының башыннан тотып үзенә таба тартты. Ул: «Ий, анам улы! Хакыйкатьтә, кавем мине көчсез итеп күрде һәм мине үтерергә якын иде. Мине хурлап, дошманнарны шатландырма һәм мине залимнәр кавеме белән бергә куйма!» —диде."

151 . Ул: «Раббым! Мине һәм туганымны ярлыка һәм безне рәхмәтеңә керт. Син рәхимлеләрнең иң рәхимлесе бит!» —диде.

152 . "Хакыйкатьтә, бозауны иләһ итеп тотучылар дөнья тереклегендә Раббыларының ачуына һәм хурлыкка ирешерләр! Менә шулай җәзалыйбыз Без ялган уйлап чыгаручыларны!"

153 . "Яман эшләр эшләп, анан соң тәүбәгә килеп, иман китереп инанучылар, хакыйкатьтә, Раббын моннан соң — ярлыкаучы, рәхимле!"

154 . "Муса, ачуы сүрелгәч, такталарны алды. Аларның нөсхәсендә — Раббыларыннан курыкканнарга туры юл һәм мәрхәмәт."

155 . "Безнең билгеләнгән вакытыбыз өчен Муса үз кавеменнән җитмеш кеше сайлады. Аларны нык тетрәү алгач, ул әйтте: «Раббым! Әгәр теләсәң, аларны минем белән бергә моңа кадәр һәлак иткән булыр идең. Безнең арабыздан наданнар эшләгән эш өчен безне һәлак итәрсеңмени? Бу — Синең сынавың гына, Син аның белән теләгәнеңне яздырасың һәм теләгәнеңне туры юлдан алып барасың, Син — безнең яклаучыбыз, һәм безне ярлыка, һәм безгә рәхмәт кыл! Һәм Син — ярлыкаучыларның иң хәерлесе!"

156 . "Бу дөньяда да, әхыйрәттә дә яхшылык яз! Һәм без Сиңа тәүбә белән кайттык!» Ул әйтте: «Газабым белән Мин кемгә телим — шуңа кагылам. Минем рәхмәтем исә һәрнәрсәне чолгап ала. һәм Мин аны тәкъваларга, зәкәт биргәннәргә һәм Безнең аятьләребезгә иман китереп инанучыларга язачакмын;"

157 . "алар укый-яза белмәгән рәсүл-пәйгамбәргә иярәләр һәм аны үзләре алдындагы Тәүратта һәм Инҗилдә язылган дип табалар, ул аларны яхшылыкка әмер итә һәм яманлыктан тыя, аларга хуш нәрсәләрне рөхсәт итә һәм шакшы нәрсәләрне аларга хәрам итә. Аларның авыр йөкләрен һәм богауларын алып ташлый, һәм аңа иман китергән, һәм аңа булышкан, һәм аңа ярдәм иткән, һәм аның белән җибәрелгән нурга ияргәннәр — болар уңышка ирешүчеләр! »"

158 . "Әйт: «Ий, кешеләр! Мин сезнең барыгызга да Аллаһның рәсүле, күкләрдәге һәм җирдәге падишаһлык— Аныкы. Аннан башка иләһ юк. Ул терелтә һәм үлем бирә. Аллаһка һәм Аның сүзләренә иман китергән укый-яза белмәгән рәсүл-пәйгамбәр! иман китерегез һәм аңа иярегез. Шаять, туры юлдан барырсыз!»"

159 . "Һәм Муса кавеменнән бер җәмәгать булды, ул хаклык белән алып барды һәм аның белән гадел эш итте."

160 . "Без аларны унике буынга — өммәтләргә бүлдек. Кавеме аннан эчәргә су сорагач, Без Мусага: «Таягың белән ташка сук!» —дип, вәхи бирде. Аннан унике чишмә атылып чыкты һәм бөтен ке ше үзләренең эчә торган урыннарын белде. Без ал арны болыт белән күләгәләдек һәм аларга күктән манна һәм бытбылдык кошларын җибәрдек.Без сезгә ризык итеп биргән нәрсәнең хуш булганнарын ашагыз! Алар безгә золым кылмады, ләкин үз-үзләрен генә рәнҗеттеләр!"

161 . "Һәм менә аларга: «Бу карьядә торыгыз! Нәрсә теләсәгез, шуны ашагыз, һәм: «Җиңеләйтү!» дип әйтегез. Ишектән сәҗдә кылып үтегез һәм Без сезнең хаталарыгызны ярлыкарбыз. Без яхшылык кылганнарга арттырырбыз!» —дип әйтелде."

162 . Һәм алардан золым кылучылар үзләренә әйтелгәнне башка сүз белән алмаштырдылар. Залим булганнары өчен Без аларга күктән җәза җибәрдек.

163 . "Син алардан диңгез хозурындагы шимбә көнен бозган карья турында сора, аларга балыклары шимбә көннәрендә туры күтәрелеп аларга килде... Шимбәне үткәрмәгән көнне исә аларга килмәделәр. Шулай итеп, бозык булганнарына күрә Без аларны сыныйбыз!"

164 . "Менә алардан бер өммәт: «Ни өчен сез Аллаһ һәлак итәчәк яки каты газап белән газаплаячак кавемне вәгазьлисез?» —диде. Алар: «Сезнең Раб быгыз алдында аклануы өчен, һәм, шаять, алар тәкъва булырлар!» —диде."

165 . "Үзләренең исләренә төшерелгән нәрсәне оныткач, явызлык эшләүдән тыйганнарны коткардык һәм азгынлык кылганнары өчен залим булганнарны начар газап белән тоттык!"

166 . "Аннан, тыелган нәрсәләрдә чиктән узгач, Без аларга: «Хурланып куылган маймыллар булыгыз!» — дидек."

167 . "Менә синең Раббың кыямәт көненә кадәр аларга каршы каты җәза китерә торганнарны булдырачагы турында белдерде. Хакыйкатьтә, Раббың — җәза бирүдә җитез һәм, хакыйкатьтә, ярлыкаучы, рәхимле!"

168 . "һәм Без аларны җир йөзендә өммәтләр итеп бүлгәләп тараттык: алар арасында игелек кылганнар да һәм алардан башкалары да бар. Без аларны яхшылыклар белән дә, яманлыклар белән дә сынап карадык. Шаять, алар кире кайтырлар!"

169 . "Алардан соң китапны мирас итеп алып алмашка килүчеләр. Алар бу дөньяның очраклы нәрсәләрен алдылар һәм: «Безгә ярлыкау булыр!» — диделәр. Һәм әгәр аларга теге кебек очраклы нәрсә килсә, алар — анысын да алалар. Әллә алардан Аллаһ өстеннән хак сүз генә әйтерләр дип китап килешүе алынмадымы, һәм алар анда булганны укып өйрәнделәр. Әхыйрәт йорты тәкъва булучыларга хәерлерәк. Сез гакылга килмәссезмени соң?"

170 . Китапка тотынганнар исә һәм намаз үтәгәннәр— Без изге эш эшләгәннәрнең әҗерен бетермибез!

171 . "Һәм, күләгә шикелле итеп, алар өстенә тау күтәрдек һәм алар аны өсләренә төшә дип уйладылар. Без сезгә китереп биргәнне нык тотыгыз һәм анда булган нәрсәне искә төшерегез. Шаять, сез тәкъва булырсыз!"

172 . "һәм менә Раббың Адәмнең балаларыннан, аларның аркаларыннан аларның нәселләрен чыгарды һәм аларны үз-үзләренә шаһит булырга мәҗбүр итте: «Мин Раббыгыз түгелмени?» Алар: «Әйе, шаһитлык кылабыз!» — диделәр... Кыямәт көнендә «Без моннан гафил булдык», —дип әйтмәвегез өчен!"

173 . "Яки: «Элек аталарыбыз Аллаһка тиндәш тоттылар, без исә— алардан соң токым булдык. Ялганга бирелгәннәрнең эшләгәннәре өчен безне һәлак итәрсеңмени?» —дип әйтмәвегез өчен."

174 . "Менә шулай Без аятьләрне тәфсилләп аңлатабыз! Шаять, алар кире кайтырлар."

175 . "Син аларга Безнең аятьләр бирүче турындагы хәбәрне укы, ул исә аятьләребездән тайпылды. Аны шайтан үзенә иярүче итте һәм ул адашканнардан булды."

176 . "Без, әгәр теләсәк, аны алар белән күтәргән булыр идек. Ләкин ул җиргә иелде һәм үзенең һәвәсенә иярде һәм аның охшашы нәкъ эт шикелле: әгәр аңа ташлансаң да ул телен чыгара һәм аны калдырсаң да телен чыгара. Бу — Безнең аятьләребезне ялганга чыгарган кавем турында мисал. Аларга кыйсса итеп сөйлә. Шаять, алар уйлап карарлар."

177 . Безнең аятьләребезне ялганга чыгарган кавемнең үрнәге начар булды: алар үз-үзләрен рәнҗеттеләр!

178 . "Аллаһ кемне алып барса, шул туры юлдан баручы һәм, кемне Ул юлдан яздырса, алар — зарар күрүчеләрдән булалар."

179 . "Без җәһәннәм өчен күп җеннәрне һәм кешеләрне бар иттек, аларның йөрәкләре бар — алар белән бернәрсә дә аңламыйлар, һәм аларның күзләре дә бар — алар белән күрмиләр, һәм аларның колаклары бар — алар белән ишетмиләр, алар хайваннар шикелле, хәтта ныграк та адашканнар. Алар — гафил булучылар."

180 . "Аллаһның гүзәл исемнәре бар һәм алар белән Аңа ялварыгыз, Аның исемнәрен таркатучыларны калдырыгыз. Алар кылган гамәлләренә карата җәзасын алырлар!"

181 . Без бар итеп яратканнардан хаклык белән алып баручы һәм аның белән гаделлек кылучы өммәт бар.

182 . "Аятьләребезне ялганга чыгарганнарны Без сиздермичә атып бәрербез, хәтта алар белмәсләр дә."

183 . "Мин аларга кичектерү бирәм, Минем хәйләм бик нык бит."

184 . Әллә аларның юлдашы җенләнгән түгел дип уйлап карамадылармы? Ул ачыктан-ачык үгетләүче генә бит.

185 . "Әллә алар күкләр һәм җир өстендәге падишаһлык һәм Аллаһ бар иткән нәрсә турында һәм. бәлки, аларның әҗәлләре якынаюы турында уйлап карамадылармы? Моннан соң алар нинди хикәяләүгә ышанырлар икән?"

186 . Берәүне Аллаһ адаштырса — аңа юл күрсәтүче юк һәм Ул аларны сукырлыкларында адашып йөрүләрендә калдыра.

187 . "Алар синнән сәгать турында сорыйлар: кайда аның килеп тукталыр урыны? «Аның турындагы белем, хаклыкта, Раббымда. Аннан башка үз вакытында аны беркем дә ачмас. Авыр булды ул күкләрдә һәм җирдә. Ул сезгә кинәт кенә килер», — дип әйт. Алар синнән сорыйлар, әйтерсең лә син аны белеп торасың. «Аның белеме, хаклыкта, Аллаһта, ләкин кешеләрнең күбесе аны белми», —дип әйт."

188 . "«Мин үземә карата файдага да, зыянга да хуҗа түгел, Аллаһ теләгәннән башка. Әгәр мин гаиб нәрсәләрне белсәм, әлбәттә, мин үзем өчен хәерлекне арттырган булыр идем һәм миңа яманлык тимәс иде. Мин бит үгетләүче һәм иман китергән кавемне сөендерүче генә»,—дип әйт."

189 . "Ул сезне бер җаннан бар итеп яратучы һәм анда тынычлану булсын өчен аннан хатынын булдырды. Аны каплагач, ул җиңел йөк белән йөккә калды һәм аның белән йөрде. Һәм ул авырайгач, икесе Аллаһка, Раббыларына: «Әгәр Син безгә изгене китереп бирсәң, без Сиңа шөкер итүчеләрдән булырбыз!» — дип дога кылдылар."

190 . "Ул аларга изгене китереп биргәч, алар Ул китереп биргәнне Аңа тиңдәш иттеләр. Һәм Аллаһ алар тиңдәш иткәннән бик югары!"

191 . "Алар бернәрсәне барлыкка китерә алмын торганны Аңа тиңдәш итәрләрме, үзләре дә барлыкка китерелгәннәр була торып!"

192 . "һәм аларга ярдәм итәргә дә көчләре җитми, үз-үзләренә дә ярдәм итә алмыйлар."

193 . "Әгәр сез аларны туры юлга чакырсагыз, алар сезгә иярмиләр. Сезнең өчен барыбер — аларны чакырсагыз да яки сүз дәшми калсагыз да."

194 . "Хакыйкатьтә, Аллаһтан башка сез дога кыла торган нәрсәләр — сезнең кебек коллар! Чакырыгыз аларны һәм җавап бирсеннәр сезгә, әгәр сез рас сөйләүчеләрдән булсагыз!"

195 . "Әллә аларның аяклары бармы — алар беләр йөриләр, яки куллары бармы — алар белән тотып алалар, яки аларның күзләре бармы — алар белән күрә торалар, яки аларның колаклары бармы — алар белән ишетә торалар? Әйт: «Тиңдәшләрегезне чакырыгыз һәм шуннан соң миңа каршы хәйлә корыгыз, һәм миңа кичектерү бирмәгез!"

196 . "Хакыйкатьтә, минем ярдәмчем — китапны иңдергән Аллаһ һәм Ул игелек кылучыларга ярдәм итә!"

197 . Аллаһтан башкага сез дога кылганнар исә сезгә ярдәм итә алмыйлар һәм үз-үзләренә дә ярдәм итмиләр».

198 . "Әгәр син аларны туры юлга чакырсаң, алар ишетмиләр һәм син аларның үзеңә карап торуларын күрәсең, ләкин алар күрмиләр."

199 . "Гафу итүгә таян, яхшылыкка әмер ит һәм җәһелләрдән борылып куй!"

200 . "Әгәр сиңа шайтаннан булган пошаман тисә, Аллаһка сыен! Ул ишетүче, белүче бит!"

201 . "Тәкъва булучылар, әгәр аларга шайтаннан коткы тисә, алар искә төшерәләр һәм менә алар күрәләр."

202 . Аларның туганнары исә — аларда адашуны арттыра һәм моннан соң аны киметмиләр

203 . "Әгәр син аларга аять китереп бирмәсәң, алар: «Син аны сайлап алган булсаң иде!» —дип әйтәләр. «Мин, хаклыкта, Раббымнан вәхи ителгәнгә генә иярәм. Бу — Раббыгыздан ачыктан күренә торган аятьләр һәм иман китереп инанган кавемгә юл күрсәтүче һәм рәхмәт», — дип әйт."

204 . "һәм Коръән укылса, аны тыңлагыз һәм эндәшмәгез. Шаять, сез мәрхәмәткә ирешерсез!"

205 . "Раббыңны буйсынып һәм курку белән күңелеңдә искә ал — сүзләрен иртән дә, кич тә кычкырып әйтмә һәм гафилләрдән булма!"

206 . "Хакыйкатьтә, Раббыңда булганнар Аңа гыйбадәт кылудан тәкәбберләнмиләр, һәм Аңа тәсбих әйтәләр, һәм Аңа сәҗдә кылалар!"

 

 

 

In this page you can listen әл-Әгьраф (киртәләр) in English, әл-Әгьраф (киртәләр) and read and download әл-Әгьраф (киртәләр) in English veya yükleyebilirsiniz. You can download әл-Әгьраф (киртәләр) translation, get information on the interpretations of Quranic verses, download all translations of surah in pdf format. You can listen to the audio of әл-Әгьраф (киртәләр) in English or read and download. You can also share English Quranic verses on Facebook and Twitter and other social media with share buttons.

 

Көръән-Кәрим

The Holy Qur'an

Surah Translations

1 . әл-Фәтихә 2 . әл-Бакара (сыер) 3 . Әәл Гыймран (Гыймран гаиләсе) 4 . ән-Нисәә (хатын-кызлар) 5 . әл-Маидә (аш табыны) 6 . әл-Әнъгам (мал-туар) 7 . әл-Әгьраф (киртәләр) 8 . әл-Әнфәәл (табышлар) 9 . әт-Тәүбә (тәүбә) 10 . Йунус 11 . Һуд 12 . Йусуф 13 . әр-Рәгьд (күк күкрәү) 14 . Ибраһим 15 . әл-Хиҗер 16 . ән-Нәхел (бал кортлары) 17 . әл-Исра (төнге күчерү) яки бәни Исраил (Исраил угыллары) 18 . әл-Кәһеф (тау куышлыгы) 19 . Мәрйәм 20 . Та һә 21 . әл-Әмбийә (пәйгамбәрләр) 22 . әл-Хәҗҗ (хаҗ) 23 . әл-Мүъминүн (иман китереп инанучылар) 24 . ән-Нур (нур) 25 . әл-Фуркан (аергыч) 26 . әш-Шүъара (шагыйрьләр) 27 . ән-Нәмел (кырмыскалар) 28 . әл-Касас (хикәя) 29 . әд-Гъәнкәбүш (үрмәкүч) 30 . әр-Рум (румлылар) 31 . Лукман 32 . әс-Сәҗдә (сәҗдә) 33 . әл-Әхзәб (аерым төркемнәр) 34 . Сәбәә 35 . әл-Фәтыр (барлыкка китерүче) 36 . Йәә сиин 37 . әс-Саффат (сафларга төзелеп торучылар) 38 . Садъ 39 . әз-Зүмәр (төркемнәр) 40 . әл-Гафир (ярлыкаучы) 41 . әл-Фуссыләт (тәфсилләп аңлатылды) 42 . әш-Шүрә (киңәш) 43 . әз-Зухруф (бизәнүчеләр) 44 . әд-Духан (төтен) 45 . әл-Җәсийә (тезләнеп торган) 46 . әл-Әхкаф (комнар) 47 . Мухәммәт 48 . әл-Фәтех (җиңү) 49 . әл-Хуҗурат (бүлмәләр) 50 . Каф 51 . әз-Зәрийәт (таратучылар) 52 . әт-Тур (тау) 53 . ән-Нәҗем (йолдыз) 54 . әл-Камәр (ай) 55 . әр-Рәхман (һәркемгә бу дөньяда шәфкатъле булучы) 56 . әл-Уакыйгъа (котылгысыз вакыйга) 57 . әл-Хәдид (тимер) 58 . әл-Муҗәдилә (сүз көрәштерү) 59 . әл-Хәҗер (җыелыш) 60 . әл-Мумтәхәна (имтихан бирүче хатын) 61 . әс-Саффъ (сафлар) 62 . әл-Җумугъа (җомга) 63 . әл-Мунафикун (монафикълар) 64 . әт-Тәгабун (бер-береңне алдау) 65 . әт-Тәлакъ (талак кылу) 66 . әт-Тәхрим (хәрам итү) 67 . әл-Мүльк (падишаһлык) 68 . әл-Каләм (каләм) 69 . әл-Хакка (котылгысыз) 70 . әл-Мәгъәриҗ (баскычлар) 71 . Нух 72 . әл-Җинн (җеннәр) 73 . әл-Музәммил (чорналган) 74 . әл-Мудәсир (төрелгән) 75 . әл-Кыйәмә (кыямәт) 76 . әл-Инсән (кеше) 77 . әл-Мүрсәләт (җибәрелә торганнар) 78 . ән-Нәбәә (хәбәр) 79 . ән-Нәзигъат (тартып алучылар) 80 . Гъабәсә (төмсәләнде) 81 . әт-Тәкъүир (каплану) 82 . әл-Инфитар (ярылып китү) 83 . әл-Мутаффифин (алдап үлчәүчеләр) 84 . әл-Иншикакъ (ярылып китү) 85 . әл-Буруҗь (йолдызлыклар) 86 . әт-Тарекъ (төнлә баручы) 87 . әл-Әгълә (иң бөек) 88 . әл-Гашиййә (каплаучы) 89 . әл-Фәҗер (таң) 90 . әл-Бәләд (шәһәр) 91 . әш-Шәмес (кояш) 92 . әл-Ләйел (төн) 93 . әд-Духә (иртә) 94 . әл-Инширах (ярып ачу) 95 . әт-Тин (инҗир агачы) 96 . әл-Гъаләкъ (укмашкан кан тамчысы) 97 . әл-Кадер (тәкъдирләү) 98 . әл-Бшййинә (аңлаешлы билге) 99 . әз-Зәлзәлә 100 . әл-Гъадийәт (чабып баручылар) 101 . әл-Каригъа (кырып бетерүче) 102 . әт-Тәкәсүр (байлык арттыруда ярышу) 103 . әл-Гъаср (икендк вакыты) 104 . әл-Һүмәзә (яла ягучы) 105 . әл-Фил (фил) 106 . әл-Күрәйеш (корәешләр) 107 . әл-Мәгъун (хәер-садәка) 108 . әл-Кәүсәр (муллык) 109 . әл-Кәфирун (кәферләр) 110 . ән-Нәсър (ярдәм) 111 . әл-Мәсәд (хөрмә агачының сүсе) 112 . әл-Ихълас (ихласлык) 113 . әл-Фәлакъ (таң ату) 114 . ән-Нәс (кешеләр)
Танытымнар| Бу ситә хакында | Ана сәхифә ит | Сезгә ошаганнарга кушыгыз | RSS Feed
Бу ситәнең барлык эчтәлеге, ситәне белдерү шарты үтәлгәнендә, түләүсез рәвештә копийәләнә һәм таратыла ала
(c) All publication rights of the personal photos of Mr. Adnan Oktar that are present in our website and in all other Harun Yahya works belong to Global Publication Ltd. Co. They cannot be used or published without prior consent even if used partially.
© 1994 Harun Yahya. www.harunyahya.com
page_top