әл-Мәгъәриҗ (баскычлар) ( 44 Айәть )

In the Name of Allah, Most Gracious, Most Merciful;

1 . "Шәфкатьле, рәхимле Аллаһ исеме белән... Сорау бирүче төшәчәк газап турында сорады,"

2 . "кәферләр өстенә, һәм аны кайтаручы да юк,"

3 . баскычлар иясе булган Аллаһтан.

4 . Микъдары илле мең ел булган көнне фәрештәләр һәм рух Аңа күтәреләләр.

5 . Һәм күркәм сабырлык белән сабыр ит!

6 . Алар аны ерак итеп күрәләр.

7 . Без исә аны якын күрәбез.

8 . Ул көнне күк эрегән бакыр кебек булыр.

9 . Һәм таулар тетелгән йон кебек булырлар.

10 . Һәм дус якын дусы турында сорамас.

11 . "Алар бер-берсенә күрсәтелерләр. Гөнаһкәр ул көнне бала-чагаларын фидия итеп котылырга маташыр,"

12 . "һәм үзенең хатынын, һәм ир кардәшен,"

13 . "һәм аңа сыеныр урын бирә торган токымын,"

14 . "һәм барлык җир йөзендәгеләр белән, тик соңын нан аны коткарсыннар гына."

15 . "Юк һәм юк! Бу, хакыйкатьтә, ялкын!"

16 . "Баш тиресен сыдырып,"

17 . "артка борылган һәм йөз чөергәннәрне чакырыр,"

18 . һәм җыеп куйган белән туплаганны.

19 . "Кеше, хакыйкатьтә, икеләнеп торучы итеп яратылды."

20 . "Аңа яманлык тисә — кайгыра,"

21 . Һәм аңа хәерлек тисә — саранлана.

22 . "Намаз укыганнардан башка,"

23 . "намазларында даими булучылардан башка,"

24 . "һәм аларның малларында мәгълүм өлеш,"

25 . "сораучыларга һәм мәхрүмнәргә,"

26 . "һәм алар кыямәт көненә ышаналар,"

27 . "һәм алар Раббыларының газабыннан куркалар,"

28 . "хакыйкатьтә, Раббыларының газабыннан алар имин түгелләр!"

29 . "Һәм алар үзләренең гаурәтләрен саклыйлар,"

30 . "үз хатыннары яки уң куллары ия булганнардан башкалардан, һәм алар моның өчен шелтәләнмәгәннәр бит."

31 . Кем моның чигеннән ары китсә — алар җинаятьчеләрдер.

32 . "Һәм алар әманәтләрен һәм вәгъдәләрен үтәүчеләр,"

33 . "һәм алар шаһитлыкларында тугры булучылар,"

34 . һәм алар намазларын саклаучылар.

35 . Болар бакчаларда хөрмәтләнәләр.

36 . Нәрсә соң синең алдыңда ашык-пошык йөргән кәферләргә?

37 . "Уңнан да, сулдан да өем булып?"

38 . Аларның һәрбер кешесе рәхәтлек бакчасына ке рүен теләмимени?

39 . Юк һәм юк! Аларны Без белгән нәрсәдән барлыкка китердек!

40 . "Юк һәм юк! Көнчыгышлар һәм көнбатышлар Раббысы белән ант итәм. Без, әлбәттә, кодрәтлебез,"

41 . "аларны үзләренә караганда хәерлерәк белән алмаштырырга, һәм Безне узып та булмый!"

42 . Алар үзләренә вәгъдә ителгән көнне очратканга кадәр аларны буш сүзгә батуларында һәм күңел ачуларында калдыр.

43 . "Ул көнне алар келәү урынына ашкынган кебек каберләреннән ашыгып чыгарлар,"

44 . "күз карашларын җиргә терәп, аларны хурлык каплар. Менә шул ул — аларга вәгъдә ителгән көн!"

 

 

 

In this page you can listen әл-Мәгъәриҗ (баскычлар) in English, әл-Мәгъәриҗ (баскычлар) and read and download әл-Мәгъәриҗ (баскычлар) in English veya yükleyebilirsiniz. You can download әл-Мәгъәриҗ (баскычлар) translation, get information on the interpretations of Quranic verses, download all translations of surah in pdf format. You can listen to the audio of әл-Мәгъәриҗ (баскычлар) in English or read and download. You can also share English Quranic verses on Facebook and Twitter and other social media with share buttons.

 

Көръән-Кәрим

The Holy Qur'an

Surah Translations

1 . әл-Фәтихә 2 . әл-Бакара (сыер) 3 . Әәл Гыймран (Гыймран гаиләсе) 4 . ән-Нисәә (хатын-кызлар) 5 . әл-Маидә (аш табыны) 6 . әл-Әнъгам (мал-туар) 7 . әл-Әгьраф (киртәләр) 8 . әл-Әнфәәл (табышлар) 9 . әт-Тәүбә (тәүбә) 10 . Йунус 11 . Һуд 12 . Йусуф 13 . әр-Рәгьд (күк күкрәү) 14 . Ибраһим 15 . әл-Хиҗер 16 . ән-Нәхел (бал кортлары) 17 . әл-Исра (төнге күчерү) яки бәни Исраил (Исраил угыллары) 18 . әл-Кәһеф (тау куышлыгы) 19 . Мәрйәм 20 . Та һә 21 . әл-Әмбийә (пәйгамбәрләр) 22 . әл-Хәҗҗ (хаҗ) 23 . әл-Мүъминүн (иман китереп инанучылар) 24 . ән-Нур (нур) 25 . әл-Фуркан (аергыч) 26 . әш-Шүъара (шагыйрьләр) 27 . ән-Нәмел (кырмыскалар) 28 . әл-Касас (хикәя) 29 . әд-Гъәнкәбүш (үрмәкүч) 30 . әр-Рум (румлылар) 31 . Лукман 32 . әс-Сәҗдә (сәҗдә) 33 . әл-Әхзәб (аерым төркемнәр) 34 . Сәбәә 35 . әл-Фәтыр (барлыкка китерүче) 36 . Йәә сиин 37 . әс-Саффат (сафларга төзелеп торучылар) 38 . Садъ 39 . әз-Зүмәр (төркемнәр) 40 . әл-Гафир (ярлыкаучы) 41 . әл-Фуссыләт (тәфсилләп аңлатылды) 42 . әш-Шүрә (киңәш) 43 . әз-Зухруф (бизәнүчеләр) 44 . әд-Духан (төтен) 45 . әл-Җәсийә (тезләнеп торган) 46 . әл-Әхкаф (комнар) 47 . Мухәммәт 48 . әл-Фәтех (җиңү) 49 . әл-Хуҗурат (бүлмәләр) 50 . Каф 51 . әз-Зәрийәт (таратучылар) 52 . әт-Тур (тау) 53 . ән-Нәҗем (йолдыз) 54 . әл-Камәр (ай) 55 . әр-Рәхман (һәркемгә бу дөньяда шәфкатъле булучы) 56 . әл-Уакыйгъа (котылгысыз вакыйга) 57 . әл-Хәдид (тимер) 58 . әл-Муҗәдилә (сүз көрәштерү) 59 . әл-Хәҗер (җыелыш) 60 . әл-Мумтәхәна (имтихан бирүче хатын) 61 . әс-Саффъ (сафлар) 62 . әл-Җумугъа (җомга) 63 . әл-Мунафикун (монафикълар) 64 . әт-Тәгабун (бер-береңне алдау) 65 . әт-Тәлакъ (талак кылу) 66 . әт-Тәхрим (хәрам итү) 67 . әл-Мүльк (падишаһлык) 68 . әл-Каләм (каләм) 69 . әл-Хакка (котылгысыз) 70 . әл-Мәгъәриҗ (баскычлар) 71 . Нух 72 . әл-Җинн (җеннәр) 73 . әл-Музәммил (чорналган) 74 . әл-Мудәсир (төрелгән) 75 . әл-Кыйәмә (кыямәт) 76 . әл-Инсән (кеше) 77 . әл-Мүрсәләт (җибәрелә торганнар) 78 . ән-Нәбәә (хәбәр) 79 . ән-Нәзигъат (тартып алучылар) 80 . Гъабәсә (төмсәләнде) 81 . әт-Тәкъүир (каплану) 82 . әл-Инфитар (ярылып китү) 83 . әл-Мутаффифин (алдап үлчәүчеләр) 84 . әл-Иншикакъ (ярылып китү) 85 . әл-Буруҗь (йолдызлыклар) 86 . әт-Тарекъ (төнлә баручы) 87 . әл-Әгълә (иң бөек) 88 . әл-Гашиййә (каплаучы) 89 . әл-Фәҗер (таң) 90 . әл-Бәләд (шәһәр) 91 . әш-Шәмес (кояш) 92 . әл-Ләйел (төн) 93 . әд-Духә (иртә) 94 . әл-Инширах (ярып ачу) 95 . әт-Тин (инҗир агачы) 96 . әл-Гъаләкъ (укмашкан кан тамчысы) 97 . әл-Кадер (тәкъдирләү) 98 . әл-Бшййинә (аңлаешлы билге) 99 . әз-Зәлзәлә 100 . әл-Гъадийәт (чабып баручылар) 101 . әл-Каригъа (кырып бетерүче) 102 . әт-Тәкәсүр (байлык арттыруда ярышу) 103 . әл-Гъаср (икендк вакыты) 104 . әл-Һүмәзә (яла ягучы) 105 . әл-Фил (фил) 106 . әл-Күрәйеш (корәешләр) 107 . әл-Мәгъун (хәер-садәка) 108 . әл-Кәүсәр (муллык) 109 . әл-Кәфирун (кәферләр) 110 . ән-Нәсър (ярдәм) 111 . әл-Мәсәд (хөрмә агачының сүсе) 112 . әл-Ихълас (ихласлык) 113 . әл-Фәлакъ (таң ату) 114 . ән-Нәс (кешеләр)
Танытымнар| Бу ситә хакында | Ана сәхифә ит | Сезгә ошаганнарга кушыгыз | RSS Feed
Бу ситәнең барлык эчтәлеге, ситәне белдерү шарты үтәлгәнендә, түләүсез рәвештә копийәләнә һәм таратыла ала
(c) All publication rights of the personal photos of Mr. Adnan Oktar that are present in our website and in all other Harun Yahya works belong to Global Publication Ltd. Co. They cannot be used or published without prior consent even if used partially.
© 1994 Harun Yahya. www.harunyahya.com
page_top