әл-Мудәсир (төрелгән) ( 56 Айәть )

In the Name of Allah, Most Gracious, Most Merciful;

1 . "Шәфкатьле, рәхимле Аллаһ исеме белән... Ий, төрелгән!"

2 . Тор һәм үгетлә!

3 . Һәм Раббыңны олыла!

4 . Һәм киемнәреңне пакь ит!

5 . Һәм поттан качып кит!

6 . "Һәм зурга омтылып, изгелек күрсәтмә!"

7 . Һәм Раббың өчен сабыр ит!

8 . "Сур карынына өрсәләр,"

9 . "бу — шул көнне. Ул — авыр көн,"

10 . кәферләргә җиңел түгел.

11 . "Мине һәм Мин ялгыз итеп барлыкка китергәнне калдыр,"

12 . "Мин аңа мул байлык булдырганны,"

13 . "һәм монда булган бала-чагаларын,"

14 . һәм аңа изгелекне киң итеп җәйгәнне.

15 . Соңыннан ул Мин арттырганны теләп комсызлана.

16 . Юк инде! Безнең аятьләргә ул нык каршы.

17 . Мин аңа күтәрелүне дучар итәчәкмен.

18 . "Ул бит, хакыйкатьтә, уйлап карады һәм исәпләде."

19 . Ул үтереләчәк әле! Ничек исәпләгән ул!

20 . Моннан соң да ул үтереләчәк! Ничек исәпләгән ул!

21 . Моннан соң карады.

22 . Моннан соң чыраен сытты һәм кашын җыерды.

23 . Моннан соң борылып куйды һәм тәкәбберләнде.

24 . "Һәм: «Бу бары тик электән тапшырылып килә торган сихер генә», — дип әйтте."

25 . «Бу бит нибары кешеләр сүзе генә!»

26 . Мин аны сәкарь җәһәннәмендә яндырачакмын!

27 . Сәкарь җәһәннәме нәрсә икәнен сиңа кайдан белергә?

28 . "Ул калдырмый да һәм ташлап та китми,"

29 . тиреләрне яндыручы.

30 . Аның өстендә унтугызаудыр.

31 . "Ут сакчыларын Без фәрештәләрдән генә булдырдык һәм аларның саннарын кәфер булучыларга сынау гына иттек. Бу — китап бирелгәннәр инансыннар өчен, һәм иман китереп инанганнарның иманнары ныгысын өчен, һәм китап бирелгәннәр һәм иман китереп инанганнар шик-шөбһә тотмасыннар өчен, һәм күңелләрендә авыру булганнар һәм кәферләр: «Аллаһ бу мисал белән нәрсә тели икән?» — дип әйтсеннәр өчен. Аллаһ менә шулай теләгәнен адаштыра һәм теләгәнен туры юлга алып бара, һәм Аллаһның гаскәриләрен Аннан башка беркем дә белми. Бу исә кешеләргә тик искә төшерү генә."

32 . Юк инде! Ай белән ант итәм!

33 . Әйләнгән чагындагы төн белән ант итәм!

34 . Һәм күренгән чагындагы таң белән ант итәм!

35 . Бу бит иң зурлардан берсе.

36 . "Кешеләргә үгет өчен,"

37 . арагыздан алга барырга яки артка чигенергә теләүчегә.

38 . "Һәр җан үзе кәсеп итеп тапкан нәрсәсенең тоткыны,"

39 . уң як ияләреннән башка.

40 . "Алар бакчаларда бер-берсеннән сорашалар,"

41 . гөнаһкәрләр турында:

42 . «Сәкарь җәһәннәменә сезне нәрсә китереп кертте?»

43 . "Алар әйттеләр: «Без намаз укучылар арасында булмадык,"

44 . "без мескеннәрне туйдырмадык,"

45 . "һәм без чумучылар белән бергә чумдык,"

46 . "һәм без кыямәт көнен ялганга чыгардык,"

47 . безгә үлем килгәнгә кадәр».

48 . Аларга шәфәгатьчеләрнең шәфәгате ярдәм итми.

49 . Нәрсә булды аларга: искә төшерүдән йөз боралар.

50 . "алар нәкъ куркытылган ишәкләр шикелле,"

51 . җиңүчедән качып баручылар?

52 . Әйе! Алардан һәр кеше үзенә ачып куйган төргәкләрнең бирелгәнен тели!

53 . "Юк инде! Әйе, алар әхыйрәттән курыкмыйлар."

54 . "Юк инде! Бу, хакыйкатьтә, искә төшерү,"

55 . һәм теләүче аны искә алыр.

56 . Әгәр Аллаһ теләмәсә — алар искә алмаслар. Аннан курку лаеклы һәм Аннан ярлыкау лаеклы!

 

 

 

In this page you can listen әл-Мудәсир (төрелгән) in English, әл-Мудәсир (төрелгән) and read and download әл-Мудәсир (төрелгән) in English veya yükleyebilirsiniz. You can download әл-Мудәсир (төрелгән) translation, get information on the interpretations of Quranic verses, download all translations of surah in pdf format. You can listen to the audio of әл-Мудәсир (төрелгән) in English or read and download. You can also share English Quranic verses on Facebook and Twitter and other social media with share buttons.

 

Көръән-Кәрим

The Holy Qur'an

Surah Translations

1 . әл-Фәтихә 2 . әл-Бакара (сыер) 3 . Әәл Гыймран (Гыймран гаиләсе) 4 . ән-Нисәә (хатын-кызлар) 5 . әл-Маидә (аш табыны) 6 . әл-Әнъгам (мал-туар) 7 . әл-Әгьраф (киртәләр) 8 . әл-Әнфәәл (табышлар) 9 . әт-Тәүбә (тәүбә) 10 . Йунус 11 . Һуд 12 . Йусуф 13 . әр-Рәгьд (күк күкрәү) 14 . Ибраһим 15 . әл-Хиҗер 16 . ән-Нәхел (бал кортлары) 17 . әл-Исра (төнге күчерү) яки бәни Исраил (Исраил угыллары) 18 . әл-Кәһеф (тау куышлыгы) 19 . Мәрйәм 20 . Та һә 21 . әл-Әмбийә (пәйгамбәрләр) 22 . әл-Хәҗҗ (хаҗ) 23 . әл-Мүъминүн (иман китереп инанучылар) 24 . ән-Нур (нур) 25 . әл-Фуркан (аергыч) 26 . әш-Шүъара (шагыйрьләр) 27 . ән-Нәмел (кырмыскалар) 28 . әл-Касас (хикәя) 29 . әд-Гъәнкәбүш (үрмәкүч) 30 . әр-Рум (румлылар) 31 . Лукман 32 . әс-Сәҗдә (сәҗдә) 33 . әл-Әхзәб (аерым төркемнәр) 34 . Сәбәә 35 . әл-Фәтыр (барлыкка китерүче) 36 . Йәә сиин 37 . әс-Саффат (сафларга төзелеп торучылар) 38 . Садъ 39 . әз-Зүмәр (төркемнәр) 40 . әл-Гафир (ярлыкаучы) 41 . әл-Фуссыләт (тәфсилләп аңлатылды) 42 . әш-Шүрә (киңәш) 43 . әз-Зухруф (бизәнүчеләр) 44 . әд-Духан (төтен) 45 . әл-Җәсийә (тезләнеп торган) 46 . әл-Әхкаф (комнар) 47 . Мухәммәт 48 . әл-Фәтех (җиңү) 49 . әл-Хуҗурат (бүлмәләр) 50 . Каф 51 . әз-Зәрийәт (таратучылар) 52 . әт-Тур (тау) 53 . ән-Нәҗем (йолдыз) 54 . әл-Камәр (ай) 55 . әр-Рәхман (һәркемгә бу дөньяда шәфкатъле булучы) 56 . әл-Уакыйгъа (котылгысыз вакыйга) 57 . әл-Хәдид (тимер) 58 . әл-Муҗәдилә (сүз көрәштерү) 59 . әл-Хәҗер (җыелыш) 60 . әл-Мумтәхәна (имтихан бирүче хатын) 61 . әс-Саффъ (сафлар) 62 . әл-Җумугъа (җомга) 63 . әл-Мунафикун (монафикълар) 64 . әт-Тәгабун (бер-береңне алдау) 65 . әт-Тәлакъ (талак кылу) 66 . әт-Тәхрим (хәрам итү) 67 . әл-Мүльк (падишаһлык) 68 . әл-Каләм (каләм) 69 . әл-Хакка (котылгысыз) 70 . әл-Мәгъәриҗ (баскычлар) 71 . Нух 72 . әл-Җинн (җеннәр) 73 . әл-Музәммил (чорналган) 74 . әл-Мудәсир (төрелгән) 75 . әл-Кыйәмә (кыямәт) 76 . әл-Инсән (кеше) 77 . әл-Мүрсәләт (җибәрелә торганнар) 78 . ән-Нәбәә (хәбәр) 79 . ән-Нәзигъат (тартып алучылар) 80 . Гъабәсә (төмсәләнде) 81 . әт-Тәкъүир (каплану) 82 . әл-Инфитар (ярылып китү) 83 . әл-Мутаффифин (алдап үлчәүчеләр) 84 . әл-Иншикакъ (ярылып китү) 85 . әл-Буруҗь (йолдызлыклар) 86 . әт-Тарекъ (төнлә баручы) 87 . әл-Әгълә (иң бөек) 88 . әл-Гашиййә (каплаучы) 89 . әл-Фәҗер (таң) 90 . әл-Бәләд (шәһәр) 91 . әш-Шәмес (кояш) 92 . әл-Ләйел (төн) 93 . әд-Духә (иртә) 94 . әл-Инширах (ярып ачу) 95 . әт-Тин (инҗир агачы) 96 . әл-Гъаләкъ (укмашкан кан тамчысы) 97 . әл-Кадер (тәкъдирләү) 98 . әл-Бшййинә (аңлаешлы билге) 99 . әз-Зәлзәлә 100 . әл-Гъадийәт (чабып баручылар) 101 . әл-Каригъа (кырып бетерүче) 102 . әт-Тәкәсүр (байлык арттыруда ярышу) 103 . әл-Гъаср (икендк вакыты) 104 . әл-Һүмәзә (яла ягучы) 105 . әл-Фил (фил) 106 . әл-Күрәйеш (корәешләр) 107 . әл-Мәгъун (хәер-садәка) 108 . әл-Кәүсәр (муллык) 109 . әл-Кәфирун (кәферләр) 110 . ән-Нәсър (ярдәм) 111 . әл-Мәсәд (хөрмә агачының сүсе) 112 . әл-Ихълас (ихласлык) 113 . әл-Фәлакъ (таң ату) 114 . ән-Нәс (кешеләр)
Танытымнар| Бу ситә хакында | Ана сәхифә ит | Сезгә ошаганнарга кушыгыз | RSS Feed
Бу ситәнең барлык эчтәлеге, ситәне белдерү шарты үтәлгәнендә, түләүсез рәвештә копийәләнә һәм таратыла ала
(c) All publication rights of the personal photos of Mr. Adnan Oktar that are present in our website and in all other Harun Yahya works belong to Global Publication Ltd. Co. They cannot be used or published without prior consent even if used partially.
© 1994 Harun Yahya. www.harunyahya.com
page_top