әл-Инсән (кеше) ( 31 Айәть )

In the Name of Allah, Most Gracious, Most Merciful;

1 . "Шәфкатьле, рәхимле Аллаһ исеме белән... Кешенең искә алынмый торган нәрсә булган вакыты аның өстеннән үтеп киттемени?"

2 . "Хакыйкатьтә, Без аны сынап карау өчен кешене катнашма тамчыдан барлыкка китердек. Аны күрүче һәм ишетүче иттек."

3 . "Хакыйкатьтә, Без аны юлга бастырдык, яки шөкер итүче итеп, яки кадер белмәүче итеп."

4 . "Без көферләргә чылбырлар, богаулар һәм ялкынлы ут хәзерләп куйдык бит."

5 . "Хакыйкатьтә, изгелек кылганнар савыттан эчәрләр, аның катнашмасы камфарадан булыр,"

6 . "Аллаһның коллары эчә торган чишмәдән, аны көчле агым белән агызып."

7 . Алар нәзерләрен үтиләр һәм яманлыгы очып тарала торган көннән куркалар.

8 . "Алар тәгамдә үзләре мохтаҗ булсалар да мескенне, ятимне һәм әсирне ашаталар:"

9 . "«Хаклыкта, без сезне Аллаһ ризалыгы өчен туйдырабыз, сездән түләү дә һәм шөкер дә теләмибез."

10 . Без Аллаһның караңгы һәм дәһшәтле көненнән куркабыз бит!»

11 . "Һәм Аллаһ аларны шул көннең яманлыгыннан коткарды, һәм аларга нурлану һәм шатлык бирде."

12 . Һәм аларны сабырлыкларына карата бакча һәм ефәк белән бүләкләде.

13 . "Ятакларда таянып ятып, анда кояш та, әче суык та күрмәсләр."

14 . "Аларга күләгәләре якын булыр, җимешләре исә түбән төшкән булырлар."

15 . "Һәм алар тирәсендә көмеш савытлар һәм бәллүрдән булган касәләр белән әйләнеп йөреп торырлар,"

16 . "көмеш бәллүрдән, аны алар үлчәү белән чамалап куйган булырлар."

17 . Һәм аларны зәнҗәбил катнашмасы булган касә белән сыйларлар.

18 . Анда Сәлсәбил дип аталган чишмәдән.

19 . "Алар тирәсендә мәңге яшь үсмерләр йөреп торырлар, син аларны күреп алгач, аларны сибелгән энҗе дип уйларсың."

20 . "Һәм, күреп алсаң, аннан соң нигъмәт һәм олы падишаһлык күрерсең."

21 . "Өсләрендә киемнәре яшел ефәктән һәм чатмадан булыр, һәм көмеш беләзекләр белән бизәкләнгәннәр, һәм Раббылары аларга саф эчемлек эчерер."

22 . "Хакыйкатьтә, бу сезгә бүләк бит һәм сезнең тырышлыгыгыз шөкер белән кайтарылды."

23 . "Без, хакыйкатьтә, сиңа Коръәнне өлешләп иңдердек."

24 . "Раббыңның хөкеменә кадәр сабыр ит, һәм аларның араларыннан гөнаһлыга һәм кадерен белмәгәнгә буйсынма!"

25 . "Һәм Раббыңның исемен иртән һәм кичен искә ал,"

26 . "һәм төнлә, һәм Аңа сәҗдә кыл, һәм озын төндә Аңа тәсбих әйт."

27 . "Хакыйкатьтә, болар ашыкканны яраталар, авыр көнне исә артларына куялар."

28 . "Без аларны барлыкка китердек һәм аларның гәүдәләрен ныгыттык. Әгәр теләсәк, Без аларны охшашлары белән алмаштыра алабыз."

29 . "Бу, хакыйкатьтә, искә төшерү һәм теләгән кеше үз Раббысына юл алыр."

30 . "Әгәр Аллаһ теләмәсә инде, сез тели алмассыз. Аллаһ, хакыйкатьтә, белүче, хикмәтле!"

31 . Ул Үз мәрхәмәтенә теләгәнен кертә. Залимнәргә исә Ул үзәк өзгеч газап әзерләде.

 

 

 

In this page you can listen әл-Инсән (кеше) in English, әл-Инсән (кеше) and read and download әл-Инсән (кеше) in English veya yükleyebilirsiniz. You can download әл-Инсән (кеше) translation, get information on the interpretations of Quranic verses, download all translations of surah in pdf format. You can listen to the audio of әл-Инсән (кеше) in English or read and download. You can also share English Quranic verses on Facebook and Twitter and other social media with share buttons.

 

Көръән-Кәрим

The Holy Qur'an

Surah Translations

1 . әл-Фәтихә 2 . әл-Бакара (сыер) 3 . Әәл Гыймран (Гыймран гаиләсе) 4 . ән-Нисәә (хатын-кызлар) 5 . әл-Маидә (аш табыны) 6 . әл-Әнъгам (мал-туар) 7 . әл-Әгьраф (киртәләр) 8 . әл-Әнфәәл (табышлар) 9 . әт-Тәүбә (тәүбә) 10 . Йунус 11 . Һуд 12 . Йусуф 13 . әр-Рәгьд (күк күкрәү) 14 . Ибраһим 15 . әл-Хиҗер 16 . ән-Нәхел (бал кортлары) 17 . әл-Исра (төнге күчерү) яки бәни Исраил (Исраил угыллары) 18 . әл-Кәһеф (тау куышлыгы) 19 . Мәрйәм 20 . Та һә 21 . әл-Әмбийә (пәйгамбәрләр) 22 . әл-Хәҗҗ (хаҗ) 23 . әл-Мүъминүн (иман китереп инанучылар) 24 . ән-Нур (нур) 25 . әл-Фуркан (аергыч) 26 . әш-Шүъара (шагыйрьләр) 27 . ән-Нәмел (кырмыскалар) 28 . әл-Касас (хикәя) 29 . әд-Гъәнкәбүш (үрмәкүч) 30 . әр-Рум (румлылар) 31 . Лукман 32 . әс-Сәҗдә (сәҗдә) 33 . әл-Әхзәб (аерым төркемнәр) 34 . Сәбәә 35 . әл-Фәтыр (барлыкка китерүче) 36 . Йәә сиин 37 . әс-Саффат (сафларга төзелеп торучылар) 38 . Садъ 39 . әз-Зүмәр (төркемнәр) 40 . әл-Гафир (ярлыкаучы) 41 . әл-Фуссыләт (тәфсилләп аңлатылды) 42 . әш-Шүрә (киңәш) 43 . әз-Зухруф (бизәнүчеләр) 44 . әд-Духан (төтен) 45 . әл-Җәсийә (тезләнеп торган) 46 . әл-Әхкаф (комнар) 47 . Мухәммәт 48 . әл-Фәтех (җиңү) 49 . әл-Хуҗурат (бүлмәләр) 50 . Каф 51 . әз-Зәрийәт (таратучылар) 52 . әт-Тур (тау) 53 . ән-Нәҗем (йолдыз) 54 . әл-Камәр (ай) 55 . әр-Рәхман (һәркемгә бу дөньяда шәфкатъле булучы) 56 . әл-Уакыйгъа (котылгысыз вакыйга) 57 . әл-Хәдид (тимер) 58 . әл-Муҗәдилә (сүз көрәштерү) 59 . әл-Хәҗер (җыелыш) 60 . әл-Мумтәхәна (имтихан бирүче хатын) 61 . әс-Саффъ (сафлар) 62 . әл-Җумугъа (җомга) 63 . әл-Мунафикун (монафикълар) 64 . әт-Тәгабун (бер-береңне алдау) 65 . әт-Тәлакъ (талак кылу) 66 . әт-Тәхрим (хәрам итү) 67 . әл-Мүльк (падишаһлык) 68 . әл-Каләм (каләм) 69 . әл-Хакка (котылгысыз) 70 . әл-Мәгъәриҗ (баскычлар) 71 . Нух 72 . әл-Җинн (җеннәр) 73 . әл-Музәммил (чорналган) 74 . әл-Мудәсир (төрелгән) 75 . әл-Кыйәмә (кыямәт) 76 . әл-Инсән (кеше) 77 . әл-Мүрсәләт (җибәрелә торганнар) 78 . ән-Нәбәә (хәбәр) 79 . ән-Нәзигъат (тартып алучылар) 80 . Гъабәсә (төмсәләнде) 81 . әт-Тәкъүир (каплану) 82 . әл-Инфитар (ярылып китү) 83 . әл-Мутаффифин (алдап үлчәүчеләр) 84 . әл-Иншикакъ (ярылып китү) 85 . әл-Буруҗь (йолдызлыклар) 86 . әт-Тарекъ (төнлә баручы) 87 . әл-Әгълә (иң бөек) 88 . әл-Гашиййә (каплаучы) 89 . әл-Фәҗер (таң) 90 . әл-Бәләд (шәһәр) 91 . әш-Шәмес (кояш) 92 . әл-Ләйел (төн) 93 . әд-Духә (иртә) 94 . әл-Инширах (ярып ачу) 95 . әт-Тин (инҗир агачы) 96 . әл-Гъаләкъ (укмашкан кан тамчысы) 97 . әл-Кадер (тәкъдирләү) 98 . әл-Бшййинә (аңлаешлы билге) 99 . әз-Зәлзәлә 100 . әл-Гъадийәт (чабып баручылар) 101 . әл-Каригъа (кырып бетерүче) 102 . әт-Тәкәсүр (байлык арттыруда ярышу) 103 . әл-Гъаср (икендк вакыты) 104 . әл-Һүмәзә (яла ягучы) 105 . әл-Фил (фил) 106 . әл-Күрәйеш (корәешләр) 107 . әл-Мәгъун (хәер-садәка) 108 . әл-Кәүсәр (муллык) 109 . әл-Кәфирун (кәферләр) 110 . ән-Нәсър (ярдәм) 111 . әл-Мәсәд (хөрмә агачының сүсе) 112 . әл-Ихълас (ихласлык) 113 . әл-Фәлакъ (таң ату) 114 . ән-Нәс (кешеләр)
Танытымнар| Бу ситә хакында | Ана сәхифә ит | Сезгә ошаганнарга кушыгыз | RSS Feed
Бу ситәнең барлык эчтәлеге, ситәне белдерү шарты үтәлгәнендә, түләүсез рәвештә копийәләнә һәм таратыла ала
(c) All publication rights of the personal photos of Mr. Adnan Oktar that are present in our website and in all other Harun Yahya works belong to Global Publication Ltd. Co. They cannot be used or published without prior consent even if used partially.
© 1994 Harun Yahya. www.harunyahya.com
page_top