әл-Әнфәәл (табышлар) ( 75 Айәть )

In the Name of Allah, Most Gracious, Most Merciful;

1 . "Шәфкатьле, рәхимле Аллаһ исеме белән... Алар синнән табышлар турында сорыйлар. Әйт: «Табышлар Аллаһка һәм рәсүлгә. Әгәр сез мөэминнәр булсагыз, Аллаһка карата тәкъва булыгызчы, араларыгызны төзәтегез һәм Аллаһ белән аның рәсүленә итагатьле булыгыз.»"

2 . "Йөрәкләре Аллаһны искә төшергән саен тетри икән, аларга Аның аятьләре укылса, иманнары арта икән — алар мөэмин булучылар. Ьәм алар Раббы ларына тәвәккәллиләр."

3 . "Һәм алар намаз үтәүчеләр, Без ризыкландырганнан өлеш чыгаручылар."

4 . Болар тәхкыйк чын мөэмин булучылар. Раб быларыннан аларга олуг дәрәҗәләр вә ярлыкау белән мул ризыктыр.

5 . "Нәкъ Раббың үзеңне өеңнән хаклык белән чыгарган кебек, хакыйкатьтә, мөэминнәрнең бер өлеше каршы булган иде."

6 . "Инде ачыкланган булуга карамастан, карап торып, үзләрен үлемгә сөргән шикелле үк синең белән тарткалашалар."

7 . "Менә Аллаһ ике таифәнең берсен сезгә вәгъдә иткән иде. Хакыйкатьтә, ул сезгә! Коралсызы эләксен иде дип теләгән идегез. Аллаһ исә Үзенең сүзләре илә хаклыкны гына тергезергә һәм кәферләрне соңгысына кадәр юк итәргә телидер!"

8 . Гөнаһкәрләргә ошамаса да хаклыкны ныгытыр өчен һәм ялганны юкка чыгарыр өчен.

9 . Менә сез Раббыгыздан ярдәм үтендегез. Ул исә сезгә җавап бирде: «Үзегезгә Мин берсе артыннан берсе тезелгән мең фәрештә белән ярдәм итәрмен».

10 . "Аллаһ моны шатлыклы хәбәр иттереп булдырды, хәтта йөрәкләрегезгә тынычлык керсен өчен. Аллаһтан башка ярдәм булмас. Хакыйкатьтә, Аллаһ — гыйззәтле, хикмәт ияседер."

11 . "Менә Аллаһ сезне иминлектә булдырып черем итү белән каплады, үзегезне аның белән пакьләнде рер өчен һәм шайтан шакшылыгын алып ташлар өчен, йөрәкләрегезне бер-берегез белән баглар өчен һәм нык булдырыр өчен һавадан суын өстегезгә агызды."

12 . "Менә Раббың фәрештәләргә: «Хакыйкатьтә, Мин сезнең белән. Иман китереп инанучыларга ярдәм күрсәтегезче! Кәфер булучыларның йөрәкләренә исә курку салачакмын, сугыгыз аларның муеннарына, сугыгыз аларның һәр бармак буыннарына», — дип вәхи кылды."

13 . Бу аларның Аллаһка һәм аның рәсүленә каршы килүләренә. Кем булса да Аллаһка һәм анын рәсүленә каршы килә икән... Аллаһның җәзасы бик көчле!

14 . Нәкъ шулай! Аның тәмен татыгыз әле һәм кәферләргә ут газабыдыр.

15 . "Ий, иман китереп инанучылар! Әгәр сез кәферләр илә сугышта очрашсагыз, аларга аркалары¬гызны бормагыз!"

16 . "Сугышыр өчен борылучылардан һәм башка гөруһка барып тоташучылардан башка кем булса да ул көнне аларга аркасын борса, ул үз өстенә Аллаһ-ның газабын китерер һәм аның торыр урыны җә¬һәннәм булыр. Бу — никадәр яман кайтудыр!"

17 . "Кәферләрне һич сез үтермәдегез, ләкин Аллаһ аларны үтерде. Атканда да син атмадың, ләкин Ал¬лаһ атты. Ьәм мөэминнәрне яхшы бер имтихан белән сынар өчен! Хакыйкатьтә, Аллаһ — ишетүче, белүчедер."

18 . "Бу — сезгә! Һәм дә Аллаһ хакыйкатьтә, кәфер ләрнең явыз уйларын бозучы булды."

19 . "Әгәр сез җиңү теләгәнсез икән, җиңү сезгә килде. Әгәр сез тыелсагыз — үзегезгә хәерлерәк бу¬лыр, әгәр кире кайтсагыз — Без дә кире кайтырбыз. Сезнең бу гөруһыгыз бернәрсәгә дә ярдәм итә алмас, хәтта бик күп булса да. Хакыйкатьтә, Аллаһ мөэ¬миннәр белән бергәдер!"

20 . "Ий, иман китереп инанучылар! Аллаһка һәм аның рәсүленә итагатьле булыгыз, укыганны ише¬теп аннан йөзләрегезне бормагыз."

21 . "«Без тыңладык», — дип, үзләре исә тыңламый¬ча торганнарга охшамагыз!"

22 . "Хакыйкатьтә, Аллаһ каршында иң начар бу¬лучы хайван — ишетмәүче, телсез һәм төшенмәгән булучылар!"

23 . "Әгәр Аллаһ аларда берәр хәерле нәрсә күрсә, Ул аларга ишетергә тәкать бирер иде. Инде аларга ишетергә тәкать биргән булса да, алар киреләнеп борылып куярлар иде."

24 . "Ий, иман китереп инанучылар! Сезгә тереклек бирер өчен үзегезне чакырганда Аллаһ һәм рәсүлгә итагать кылыгыз. Һәм белегез, кеше белән аның кальбе арасында Аллаһ торадыр, һәм аның хозурына кайтып тупланачаксыз."

25 . "Авыр сынаудан куркыгыз! Ул сездән залим булучыларга гына түгел бит! Һәм белегез, Аллаһның җәзасы, хакыйкатьтә, бик көчледер."

26 . "Исегезгә төшерегез, үзегезнең аз булган чакларыгызны, җир йөзендә гаҗиз идегез, үзегезне дошманнар эләктерер дип курыккан идегез. Аллаһ исә сезгә сыенырга урын биреп, үзегезгә ярдәме илә булышты, нигъмәтләрдән ризыкландырды. Шаять, сез шөкрана булырсыз!"

27 . "Ий, иман китереп инанучылар! Аллаһка һәм рәсүлгә карата хыянәт итмәгез! Үзегез белеп торып, әманәтләргә хыянәт итәсез!"

28 . "Белегез, малларыгыз һәм балаларыгыз сезнең өчен бер имтихандыр һәм Аллаһта — бөек әҗер."

29 . "Ий, иман китереп инанучылар! Әгәр сез Аллаһ тан курыксагыз, Ул сезгә аерырдай бер аңлашу булдырыр, начар эшләрегезне гафу итәр һәм гөнаһларыгызны кичерер. Һәм Аллаһ — бөек фазыл ияседер."

30 . "Үзеңне кәферләр бәйләргә, яки үтерергә, яки куып чыгарырга маташканнарын исеңә төшер. Алар хәйлә коралар, Аллаһ та хәйлә кора. Аллаһ исә хәйлә коручыларның иң остасыдыр."

31 . "Аларга безнең аятьләрне укысалар, «Без моңа кадәр дә ишеткән идек инде. Әгәр теләсәк, әлбәттә, без дә шуның шикелле сөйләрбез. Бу борынгыларның әкиятләреннән башка берни дә түгел!» — дип әйтәләрдер."

32 . "Һәм менә алар: «Ий, Аллаһыбыз! Әгәр бу — синнән килгән хаклык булса, өстебезгә күктән таш яудыр яки безне үзәк өзгеч газапка дучар ит!» — дип әйттеләр..."

33 . Ләкин син алар арасында булганда Аллаһ аларга газап бирмәс. Алар ярлыкауга ирешер өчен ялварган вакытта да Аллаһ аларны газапламас.

34 . "Үзләре яклаучы булмыйча, изге мәчеткә якын килергә бирмәгәч, ничек аларны Аллаһ газапка ирештермәсен соң? Тәкъвалар гына аның яклаучылары булырлар, ләкин аларның күпчелеге белмиләрдер."

35 . Йорт янында кылган намазлары сызгыру белән кул чабу гына булгандыр. «Көферлек кылганыгызга карата газап тәмен татып карагыз!» —диелер аларга.

36 . "Хакыйкатьтә, көферлек кылучылар малларын Аллаһ юлыннан яздырыр өчен туздырырлар һәм аның барысын да туздырып бетерерләр. Алар өчен бу хәсрәткә әйләнер һәм алар җиңелерләр. Көферлек кылучылар җәһәннәмгә сөреләчәкләр!"

37 . "Хәтта Аллаһ гөнаһлыны яхшыдан аерып, гөнаһ лыларны бер-берсенә ташлап, аларның барысын бергә җыеп, җәһәннәмгә кертеп куяр өчен. Болар — зарар күрүчеләр."

38 . Әйт кәфер булучыларга: әгәр алар тыелсалар — алдан кылганнары гафу ителер. Әгәр инде кире кайтсалар — элеккеләрнең гореф-гадәте үтте инде.

39 . "Фетнә кылмасыннар өчен һәм дин тулысын ча Аллаһныкы булганга кадәр алар белән сугышыгыз! Әгәр тыелсалар, Аллаһ үзе аларның кылганын күреп торучыдыр."

40 . "Әгәр инде алар йөзләрен борып куйсалар, бе легезче — Аллаһ сезнең химаячегез. Никадәр яхшы химаяче вә никадәр яхшы ярдәмче!"

41 . "Һәм белегез, әгәр сез Аллаһка һәм аерылу көнендә, ике гаскәр очрашкан көнне Безнең колыбызга иңгәнгә инанасыз икән, хәрби табыш булып эләккәннәрнең бишенче өлеше Аллаһныкы, рәсүлнеке, кардәш-туганнарга, ятимнәргә, мескеннәргә, мөсафирларга булыр. Аллаһ — һәрнәрсәгә кодрәтледер."

42 . "Менә сез якын якта идегез, алар ерактарак якта иделәр, кәрван исә сездән түбәнрәк иде. Әгәр сез сүз куешкан булсагыз, вакыты турысында ихтиляфка дучар булыр идегез. Ләкин, һәлак булырга тиешле аныклыкта һәлак булсын өчен, тере булып калырга тиешлесе аныклыкта тере булып калсын өчен, Аллаһ кирәкле булган әмерен җиренә җиткерер өчен әмерен үтәде. Хакыйкатьтә, Аллаһ — һәрнәрсәне ишетүче, һәрнәрсәне белүче."

43 . "Менә Аллаһ төшендә аларны сиңа аз иттереп күрсәтте. Әгәр Ул сиңа аларны күп иттереп күрсәткән булса, әлбәттә, сез чигенер идегез һәм, әлбәттә, әмер турысында сүз көрәштергән булыр идегез. Ләкин Аллаһ сакладыдыр, Ул — күкрәк түрләрендәгене белүче."

44 . "һәм менә Ул сезгә аларны, очрашкан вакытыгызда, күзләрегезгә аз иттереп күрсәтте һәм сезне аларның күзләренә аз иттереп күрсәтте... Аллаһның үтәлгән әмере хәл ителгән булсын дип!"

45 . "Ий, иман китереп инанучылар! Әгәр берәр гөруһ илә очрашсагыз, какшамагыз, чыдам булыгыз һәм Аллаһны күп иттереп искә төшерегез. Шаять, сез уңышка ирешерсез!"

46 . "Аллаһка һәм аның рәсүленә итагатьле булыгыз, бер-берегез белән сүз көрәштермәгез, куркуга дучар булырсыз, дәүләт-көчегез юкка чыгар. Сабыр булыгыз, чөнки Аллаһ сабыр булучылар белән бергәдер."

47 . "Йортларыннан масаер өчен һәм кешеләр алдында риядан чыгып китүчеләр шикелле булмагыз! Алар Аллаһ юлыннан яздыралардыр. Аллаһ исә аларның гамәлләрен белеп, айкап алучы!"

48 . "Менә шайтан аларның гамәлләрен үзләренә бизәкләп: «Бүген кешеләрдән сезне беркем дә җиңә алмас һәм, чынлыкта, мин— сезнең күршегез», — дип әйтте. Инде ике гөруһ бер-берсен күргәч, ул: «Мин — сезнең өчен җаваплы түгелдер. Хакыйкатьтә, сез күрә алмаганны — мин күрә аламдыр һәм мин, хакыйкатьтә, Аллаһтан куркамын! һәм Аллаһның газабы катыдыр», — диде."

49 . "Менә монафикълар һәм йөрәкләрендә авыру булучылар: «Боларны диннәре сокландырган!» — дип әйтәләр. Кем исә Аллаһка тәвәккәл кылса — Аллаһ, хакыйкатьтә, гыйззәт, хикмәт ияседер!"

50 . "Фәрештәләр ул кәфер булучыларның йөзләренә һәм аркаларына сугып: «Янгын газабын татып карагыз»,— дип җаннарын алганнарын күрсәң иде!"

51 . "Бу исә сезнең үз кулларыгыз хәзерләп куйган нәрсә өчен. Хакыйкатьтә, Аллаһ үз колларын рәнҗетүче түгелдер!"

52 . "Нәкъ фиргавен нәселе һәм ал ардан элек булучыларның гадәте кебектер. Алар да Аллаһның аятьләрен инкарь иттеләр, Аллаһ исә аларны гөнаһлары өчен эләктереп алды. Хакыйкатьтә, Аллаһ — көчледер, җәзасы да катыдыр."

53 . "Монысы, Аллаһ кавемгә биргән нигъмәтләрен, алар үзләрендә булганнарын үзгәртмичә, һич беркайчан юкка чыгармаганга шулайдыр. Һәм Аллаһ — ишетүче, күрүчедер!"

54 . "Фиргавен нәселе һәм алардан элек булучыларның гадәте кебектер. Алар Раббыларының аятьләрен ялганга чыгарганнар, Без исә аларны гөнаһлары өчен һәлак иттердек һәм фиргавен нәселен гаркъ иттек. Алар барысы да залимнәр иде."

55 . "Аллаһ алдында хайваннарның иң яманы — кәфер булып, инанмаучылар."

56 . "Алар белән син килешү төзегән идең дә, алар исә һәрвакыт килешүләрен бозалар һәм алар тәкъва түгелдер."

57 . "Әгәр алар белән сугышта очрашсаң, алар белән артларында торучыларны, таратып, юкка чыгар, бәлки алар гыйбрәтләнерләр."

58 . "Әгәр ул кавем хыянәтеннән куркасың икән, гаделлек илә үзләренә атып бәр! Хакыйкатьтә, Аллаһ хыянәтчеләрне сөймәс!"

59 . "Кәфер булучылар котылдык дип уйламасыннар! Хакыйкатьтә, алар гаҗизләндерә алмаслар!"

60 . "Аларга каршы көчегез җитәрлек куәт һәм авызлыкланган атларны хәзерләгез, чөнки моның белән Аллаһның дошманнарын һәм дошманнарыгызны, моңардан тыш әле үзегез белмәгән, ләкин Аллаһ Үзе генә белгән дошманнарыгызны да куркуда тотарсыз. Аллаһ юлында нәрсә генә сарыф итсәгез дә — үзегезгә тулысынча кайтарылачак һәм сез рәнҗетелмәссездер!"

61 . "Әгәр алар тынычлыкка күнсәләр, син дә күн һәм Аллаһка тәвәккәллә. Ул, хакыйкатьтә, ишетеп торучы, һәрнәрсәне белеп торучыдыр."

62 . "Әгәр алар үзеңне алдарга тырышсалар, хакыйкатьтә, үзеңә Аллаһ җитәр: Ул мөэминнәргә ярдәме илә булышлык күрсәтеп торучыдыр."

63 . "Һәм Ул аларның кальбләре арасында өлфәт урнаштырды. Хәтта җир йөзендә булган һәрнәрсәне тотып-туздырып бетерсәң дә, син аларның кальбләре арасында өлфәт урнаштыра алмас идең. Ләкин Аллаһ алар арасында өлфәт урнаштыручыдыр. Хакыйкатьтә, Ул — гыйззәт һәм хикмәт ияседер."

64 . "Ий, пәйгамбәр! Сиңа һәм синең артыңнан ияреп баручы мөэминнәргә Аллаһ җитәдер."

65 . "Ий, пәйгамбәр! Мөэминнәрне сугышка дәрт¬ләндер! Әгәр сезнең егерме сабыр булучыгыз бул¬са — алар ике йөзне җиңеп чыгарлар. Кәферләрнең кавеме аңгыра булудан, сезнең арадан йөз булса, кәфер булучыларның, аңламаучы кавем булганлык¬тан, меңен дә җиңеп чыгарлар!"

66 . "Менә араларыгызда зәгыйфьләр барлыгын белеп, Аллаһ үзегезгә җиңеләйтте. Моның соңында сезләрдән сабыр булучы йөз бар икән — алар ике йөзне җиңеп чыгарлар. Әгәр сездән сабыр булучы мең бар икән — алар Аллаһның изен-рөхсәте илә ике меңне җиңеп чыгарлар. Аллаһ сабыр итүчеләр белән бергәдер!"

67 . "Пәйгамбәргә җир йөзендә тырышлык илә сугышмыйча әсирләр алу тиеш булмаган. Сез дөнья мал-мөлкәтен телисез, Аллаһ исә әхыйрәтне тели, һәм Аллаһ — гыйззәт һәм хикмәт ияседер."

68 . "Аллаһтан бер язма булмаган булса, алганыгызга карата үзегезне бөек газапка тарткан булыр идегез."

69 . "Табыш белән талканыгыздан хәләл һәм пакьнең тәмен белегез! һәм Аллаһтан куркыгызчы! Хакыйкатьтә, Аллаһ — кичерүче, рәхимле!"

70 . "Ий, пәйгамбәр! Кулларыгызда булган әсирләргә: «Аллаһ кальбләрегездә хәерле булганны белсә, сезләрдән тартып алганнар урынына хәерлерәген бирәчәк һәм үзегезне кичерер әле! Аллаһ бит кичерүче, рәхимле!» — дип әйт."

71 . "Әгәр алар сиңа карата хыянәт кылырга маташсалар, моңа кадәр алар Аллаһка карата хыянәт кылдылар инде һәм Ул аларны хөкемгә биргән. Аллаһ — бик белеп торучы хикмәт ияседер."

72 . "Иман китереп инанучылар һәм күченеп һиҗрәт кылып, Аллаһның юлында мал-җаннары белән тырышлык күрсәтеп, җиһадта катнашып йөрүчеләр һәм, сыеныр урын биреп, ярдәм итүчеләр бер-бер сенә дус булырлар. Иман китереп һиҗрәт кылмыйча калганнарга исә һиҗрәт кылганга кадәр сезгә аларга карата якын булудан бернәрсә дә тиешле булмас. Әгәр алар сездән дин хосусында ярдәм сорасалар, сезнең һәм башка берәүләр кавеме белән булган килешүгә каршы булмаган очракта, сез аларга ярдәм итәргә тиешсез! Аллаһ сезнең кылганыгызны бик яхшы күреп торучыдыр."

73 . "Кәфер булучылар исә бер-берсенә ярдәмчеләрдер. Әгәр сез аны җиренә җиткермәсәгез, җир йөзендә фетнә һәм бөек бер таркалыш булачак."

74 . "Иман китереп-инанып, һиҗрәт кылып, Аллаһ ның юлында тырышлык күрсәтеп, җиһадта катнашучылар һәм, сыеныр урын биреп, ярдәм күрсәткәннәр — болар барысы да хаклык белән мөэминнәр. Алар өчен ярлыкау һәм мул ризык бардыр."

75 . "Моның соңында иман китереп-инанып һәм һиҗрәт кылып, сезләр илә бергә тырышлык күрсәтеп, җиһад кылучылар — үзегездән булырлар. Аллаһның китабына күрә туган тиешлеләр исә бер- берсенә тагын да якынрактыр. Хакыйкатьтә, Аллаһ — һәрнәрсәне яхшы белүчедер!"

 

 

 

In this page you can listen әл-Әнфәәл (табышлар) in English, әл-Әнфәәл (табышлар) and read and download әл-Әнфәәл (табышлар) in English veya yükleyebilirsiniz. You can download әл-Әнфәәл (табышлар) translation, get information on the interpretations of Quranic verses, download all translations of surah in pdf format. You can listen to the audio of әл-Әнфәәл (табышлар) in English or read and download. You can also share English Quranic verses on Facebook and Twitter and other social media with share buttons.

 

Көръән-Кәрим

The Holy Qur'an

Surah Translations

1 . әл-Фәтихә 2 . әл-Бакара (сыер) 3 . Әәл Гыймран (Гыймран гаиләсе) 4 . ән-Нисәә (хатын-кызлар) 5 . әл-Маидә (аш табыны) 6 . әл-Әнъгам (мал-туар) 7 . әл-Әгьраф (киртәләр) 8 . әл-Әнфәәл (табышлар) 9 . әт-Тәүбә (тәүбә) 10 . Йунус 11 . Һуд 12 . Йусуф 13 . әр-Рәгьд (күк күкрәү) 14 . Ибраһим 15 . әл-Хиҗер 16 . ән-Нәхел (бал кортлары) 17 . әл-Исра (төнге күчерү) яки бәни Исраил (Исраил угыллары) 18 . әл-Кәһеф (тау куышлыгы) 19 . Мәрйәм 20 . Та һә 21 . әл-Әмбийә (пәйгамбәрләр) 22 . әл-Хәҗҗ (хаҗ) 23 . әл-Мүъминүн (иман китереп инанучылар) 24 . ән-Нур (нур) 25 . әл-Фуркан (аергыч) 26 . әш-Шүъара (шагыйрьләр) 27 . ән-Нәмел (кырмыскалар) 28 . әл-Касас (хикәя) 29 . әд-Гъәнкәбүш (үрмәкүч) 30 . әр-Рум (румлылар) 31 . Лукман 32 . әс-Сәҗдә (сәҗдә) 33 . әл-Әхзәб (аерым төркемнәр) 34 . Сәбәә 35 . әл-Фәтыр (барлыкка китерүче) 36 . Йәә сиин 37 . әс-Саффат (сафларга төзелеп торучылар) 38 . Садъ 39 . әз-Зүмәр (төркемнәр) 40 . әл-Гафир (ярлыкаучы) 41 . әл-Фуссыләт (тәфсилләп аңлатылды) 42 . әш-Шүрә (киңәш) 43 . әз-Зухруф (бизәнүчеләр) 44 . әд-Духан (төтен) 45 . әл-Җәсийә (тезләнеп торган) 46 . әл-Әхкаф (комнар) 47 . Мухәммәт 48 . әл-Фәтех (җиңү) 49 . әл-Хуҗурат (бүлмәләр) 50 . Каф 51 . әз-Зәрийәт (таратучылар) 52 . әт-Тур (тау) 53 . ән-Нәҗем (йолдыз) 54 . әл-Камәр (ай) 55 . әр-Рәхман (һәркемгә бу дөньяда шәфкатъле булучы) 56 . әл-Уакыйгъа (котылгысыз вакыйга) 57 . әл-Хәдид (тимер) 58 . әл-Муҗәдилә (сүз көрәштерү) 59 . әл-Хәҗер (җыелыш) 60 . әл-Мумтәхәна (имтихан бирүче хатын) 61 . әс-Саффъ (сафлар) 62 . әл-Җумугъа (җомга) 63 . әл-Мунафикун (монафикълар) 64 . әт-Тәгабун (бер-береңне алдау) 65 . әт-Тәлакъ (талак кылу) 66 . әт-Тәхрим (хәрам итү) 67 . әл-Мүльк (падишаһлык) 68 . әл-Каләм (каләм) 69 . әл-Хакка (котылгысыз) 70 . әл-Мәгъәриҗ (баскычлар) 71 . Нух 72 . әл-Җинн (җеннәр) 73 . әл-Музәммил (чорналган) 74 . әл-Мудәсир (төрелгән) 75 . әл-Кыйәмә (кыямәт) 76 . әл-Инсән (кеше) 77 . әл-Мүрсәләт (җибәрелә торганнар) 78 . ән-Нәбәә (хәбәр) 79 . ән-Нәзигъат (тартып алучылар) 80 . Гъабәсә (төмсәләнде) 81 . әт-Тәкъүир (каплану) 82 . әл-Инфитар (ярылып китү) 83 . әл-Мутаффифин (алдап үлчәүчеләр) 84 . әл-Иншикакъ (ярылып китү) 85 . әл-Буруҗь (йолдызлыклар) 86 . әт-Тарекъ (төнлә баручы) 87 . әл-Әгълә (иң бөек) 88 . әл-Гашиййә (каплаучы) 89 . әл-Фәҗер (таң) 90 . әл-Бәләд (шәһәр) 91 . әш-Шәмес (кояш) 92 . әл-Ләйел (төн) 93 . әд-Духә (иртә) 94 . әл-Инширах (ярып ачу) 95 . әт-Тин (инҗир агачы) 96 . әл-Гъаләкъ (укмашкан кан тамчысы) 97 . әл-Кадер (тәкъдирләү) 98 . әл-Бшййинә (аңлаешлы билге) 99 . әз-Зәлзәлә 100 . әл-Гъадийәт (чабып баручылар) 101 . әл-Каригъа (кырып бетерүче) 102 . әт-Тәкәсүр (байлык арттыруда ярышу) 103 . әл-Гъаср (икендк вакыты) 104 . әл-Һүмәзә (яла ягучы) 105 . әл-Фил (фил) 106 . әл-Күрәйеш (корәешләр) 107 . әл-Мәгъун (хәер-садәка) 108 . әл-Кәүсәр (муллык) 109 . әл-Кәфирун (кәферләр) 110 . ән-Нәсър (ярдәм) 111 . әл-Мәсәд (хөрмә агачының сүсе) 112 . әл-Ихълас (ихласлык) 113 . әл-Фәлакъ (таң ату) 114 . ән-Нәс (кешеләр)
Танытымнар| Бу ситә хакында | Ана сәхифә ит | Сезгә ошаганнарга кушыгыз | RSS Feed
Бу ситәнең барлык эчтәлеге, ситәне белдерү шарты үтәлгәнендә, түләүсез рәвештә копийәләнә һәм таратыла ала
(c) All publication rights of the personal photos of Mr. Adnan Oktar that are present in our website and in all other Harun Yahya works belong to Global Publication Ltd. Co. They cannot be used or published without prior consent even if used partially.
© 1994 Harun Yahya. www.harunyahya.com
page_top