әт-Тәүбә (тәүбә) ( 129 Айәть )

1 . Аллаһтан һәм аның рәсүленнән сезнең мөшрикләр белән төзегән килешүдән баш тарту.

2 . "Дүрт ай буена җир йөзендә сәяхәт итегез һәм шуны белегез: сез Аллаһны көчсезләндерә алмассыз һәм, хакыйкатьтә, Аллаһ — кәферләрне хур кылучы."

3 . "Бөек хаҗ көнендә Аллаһның һәм аның рәсүленең кешеләргә азан белгертүе: Аллаһ һәм Аның рәсүле дә мөшрикләрдән баш тарта. Әгәр тәүбәгә килсәгез, сезнең өчен хәерледер, әгәр йөз борсагыз инде шунысын белегез: сез Аллаһны көчсезләндерә алмассыз. Кәфер булучыларны үзәк өзгеч газап белән сөендер,"

4 . "мөшрикләрдән сезнең белән килешүләре булган һәм моннан соң алар аны һич бернәрсәдә бозмаган һәм сезгә каршы беркемгә дә ярдәм итмәгәннәрдән башкаларны. Алар белән булган килешүне аларга билгеләнгән вакытка кадәр тәмам итегез: Аллаһ, хакыйкатьтә, тәкъваларны сөядер!"

5 . "Хәрам айлар чыкса, мөшрикләрне кайда туры китерсәгез дә, үтерегез, алыгыз аларны, камагыз аларны, һәр яшерен урында аларга каршы торыгыз! Инде тәүбә итсәләр, намаз үтәсәләр, зәкәт бирсәләр, аларның юлларын ташлап калдырыгыз: хакыйкатьтә, Аллаһ — ярлыкаучы, рәхимле!"

6 . "Әгәр мөшрикләрнең берсе синнән сыеныр урын сораса, ул хәтта Аллаһ сүзен ишеткәнчегә кадәр аны сыендыр. Аннан соң ул иминлектә булачак урынга илтеп куй. Бу — алар белмәгән кавем булганга күрә."

7 . "Сез, изге мәчет каршысында килешү төзегән мөшрикләрдән башкаларның Аллаһ һәм Аның рәсүле белән килешүе ничек булсын ди? Алар сезгә тугры булганда сез дә аларга тугры булыгыз: хакый катьтә, Аллаһ тәкъваларны сөядер!"

8 . "Ничек? Әгәр алар сездән естен чыксалар, сезгә карата туганлыкларын да, шартларын да үтәмиләр. Алар сүздә сезнең белән ризалашсалар да күңелләре теләми һәм аларның күбесе — азгыннар."

9 . "Аллаһның аятьләренә алар аз хак алдылар һәм аның юлыннан тайпылдылар. Хакыйкатьтә, аларның кылганнары яман!"

10 . "Алар иман китереп инанучыга карата туганлыкларын да, шартларын да үтәмиләр. Алар — чиктән чыгучылар!"

11 . "Әгәр алар тәүбә итсәләр, намаз үтәсәләр һәм зәкәт бирсәләр, алар — сезнең дин кардәшләрегез. Без аятьләрне белгән кавемгә аңлатабыз!"

12 . "Әгәр килешүләреннән соң антларын бозсалар һәм динегезне хурласалар, ул чакта кәферлекнең башлыклары белән сугышыгыз, алар өчен ант юк бит — шаять, алар тыелырлар!"

13 . "Антларын бозган һәм рәсүлне куып җибәрү турында уйлаган кавем белән сугышмассызмыни? Беренче булып сезнең белән алар үзләре башладылар. Алардан куркасызмыни? Аллаһтан исә курку хаклырактыр, әгәр сез иман китереп инанган булсагыз!"

14 . "Алар белән сугышыгыз, аларны Аллаһ сезнең кулыгыз белән газаплар һәм хурлыкка дучар итәр, аларга каршы сезгә ярдәм бирер һәм иман китереп инанганнарның күкрәкләрен шифалар,"

15 . "һәм аларның кальбләрендәге ачуны алып ташлар. Аллаһ Үзе теләгәненең тәүбәсен кабул итә. Һәм Аллаһ — гыйлем, хикмәт иясе!"

16 . "Әллә сез, арагыздан тырышкан, һәм Аллаһтан, һәм Аның рәсүленнән, һәм иман китереп инанучылардан башкаларны үзләренә дус итмәгәннәрне Аллаһ белеп бетермичә ташлап калдырылырбыз дип исәплисезме? Аллаһ — сез кылган гамәлләрдән хәбәрдар!"

17 . Үз-үзләренә каршы кәферлекләрендә шаһитлык кылып мөшрикләргә Аллаһ мәчетләрен җанландыру тиеш түгел. Аларның эшләре юкка чыкты һәм алар утта мәңгегә калырлар!

18 . "Аллаһка һәм әхыйрәт көненә иман китереп инанган, намаз үтәгән, зәкәт биргән һәм Аллаһтан башка берәүдән дә курыкмаган кемсә генә, хаклыкта, Аллаһның мәчетләрен җанландырыр. Ихтимал ки, болар туры юлдан баручылардан булырлар..."

19 . "Әллә сез хаҗ кылучыга су эчерүне һәм изге мәчетне җанландыруны Аллаһка, әхыйрәт көненә иман китереп инанган һәм Аллаһ юлында җиһад кылган белән бер итәсезме? Аллаһ каршысында алар бертигез түгел! Һәм Аллаһ залимнәр кавемен туры юлдан алып бармый!"

20 . "Иман китереп инанучылар һәм күчеп киткәннәр, һәм маллары, җаннары белән Аллаһ юлында җиһад кылучыларның Аллаһ каршысында дәрәҗәсе югарырак була. Болар — җиңүгә ирешүчеләр."

21 . "Раббылары аларны үзеннән булган мәрхәмәте, ризалыгы һәм даими нигъмәтле бакчалар белән сөендерә,"

22 . "алар анда мәңге калырлар. Хакыйкатьтә, Аллаһта – бөек әҗер."

23 . "Ий, иман китереп инанучылар! Әгәр аталарыгыз һәм бертуганнарыгыз кәферлекне иманнан артыграк күрсәләр, аларны дус итеп алмагыз! Арагыздан кем булса да аларны дус итсә, алар залим нәрдән булырлар!"

24 . "«Әгәр аталарыгыз, улларыгыз, бертуганнарыгыз, хатыннарыгыз, якыннарыгыз һәм кәсеп белән тапкан малларыгыз, туктап калуыннан сез курыккан сәүдә һәм сезне канәгатьләндерә тора торган урыннарыгыз сезгә Аллаһтан, һәм Аның рәсүленнән һәм Аллаһ юлындагы җиһадтан да сөйкемлерәк булса, Аллаһның Үз әмере белән килгәнен көтеп торыгыз! Аллаһ исә азгыннар кавемен туры юлдан алып бармый», — дип әйт."

25 . "Аллаһ сезгә күп урыннарда ярдәм итте һәм Хунәйн көнендә сезнең күп булуыгыз үзегезне хәйран калдырды. Сезне ул бернәрсәдән дә коткармады, һәм сезгә киң булган төштә җир йөзе тарайды. Моннан соң сез, арка күрсәтеп, кирегә борылдыгыз."

26 . "Моннан соң Аллаһ рәсүленә һәм иман китереп инанучыларга тынычлыгын төшерде, һәм сез күрмәгән гаскәр төшерде, һәм кәфер булганнарны газаплады. Бу — кәферләргә җәзадыр!"

27 . "Моннан соң Аллаһ теләгәненең тәүбәсен кабул итәр һәм Аллаһ — ярлыкаучы, рәхимле!"

28 . "Ий, иман китереп инанучылар! Хаклыкта, мөшрикләр — нәҗестер. Шушы елдан соң алар Изге мәчеткә якын килмәсеннәр! Әгәр фәкыйрьлектән курыксагыз, Аллаһ әгәр теләсә, Үз фазылыннан баетыр. Хакыйкатьтә, Аллаһ — белүче, хикмәт иясе!"

29 . "Аллаһка һәм әхыйрәт көненә иман китермәгән, Аллаһ һәм Аның рәсүле хәрам иткән нәрсәләрне хәрам күрмәүчеләр, һәм хак дингә буйсынмаган әһле китап белән, алар, түбәнсетелгән килеш, җизияләрен үз куллары белән түләгәнгә кадәр сугышыгыз."

30 . "Йәһүдиләр: «Гозәйер — Аллаһның улы», — диделәр. Нәсаралар исә: «Әл-Мәсих — Аллаһның улы», — диделәр. Аларның авызы белән әйтелгән бу сүзләре моннан электә кәфер булганнарның әйткән сүзенә охшый. Аларны Аллаһ бетерсен! Никадәр ераклашканнар алар!"

31 . "Алар үзләренең галимнәрен һәм габидларын, һәм Мәрйәм улы әл-Мәсихны Аллаһтан башка раббылары итеп алдылар. Аларга исә бердәнбер иләһкә генә гыйбадәт кылудан башка әмер ителмәгән иде. Аннан башка иләһ юк! Мактау Аңа! Алар тиңдәш тотканнан Ул югарырак!"

32 . "Алар Аллаһның нурын үз авызлары белән сүндерергә телиләр, Аллаһ исә Үз нурын тәмам итүдән башкага юл куймый, хәтта кәферләр күрә алма салар да!"

33 . "Ул Үз рәсүлен туры юл һәм хакыйкать дине белән шуны һәр диннән югары итеп күрсәтер өчен җибәрде, хәтта мөшрикләр күрә алмасалар да!"

34 . "Ий, иман китереп инанучылар! Галимнәр һәм габидларның күпләре, хакыйкатьтә, кешеләрнең малларын батыйль белән ашыйлар һәм кешеләрне Аллаһ юлыннан яздыралар. Алтын һәм көмеш җыеп, аларны Аллаһ юлында сарыф итмәгәннәрне үзәк өзгеч газап белән сөендер!"

35 . "Ул көнне бу кыздырылыр җәһәннәм утында һәм аның белән аларның маңгайларына да, ян-якларына да һәм аркаларына да тамга салыныр. Бу — сезнең үзегезгә җыйган нәрсәгез. Инде җыйганыгызның тәмен татыгыз!"

36 . "Хакыйкатьтә, Аллаһтагы айларның саны — Ул күкләрне һәм җирне яраткан көндә — Аллаһның китабында унике айдыр. Аларның дүртесе — хәрам айдыр, бу — тугры дин: ул айларда үз-үзегезгә золым кылмагыз һәм мөшрикләрнең барысы да сезнең белән сугышкан кебек, сез дә аларның барысы белән дә сугышыгыз, һәм белегез: Аллаһ тәкъвалык ияләре белән!"

37 . "Хаклыкта, өстәү — кәферлекне арттырудыр; кәфер булучылар моның белән юлдан язалар. Алар Аллаһ тыйган санга туры китерү өчен еллап аны рөхсәт итсәләр, еллап аны тыялар, һәм алар Аллаһ хәрам кылганны рөхсәт итәләр. Аларның начар эшләре аларга матурлап күрсәтелә һәм Аллаһ кәферләрне туры юлдан алып бармый!"

38 . "Ий, иман китереп инанучылар! Нәрсә булды сезгә, әгәр: «Аллаһ юлында сугышка чыгыгыз!» — дисәләр, җиргә авырсынып сарыласыз. Әллә әхый рәткә караганда бу дөнья белән риза булдыгызмы? Тереклек дөньясы рәхәте әхыйрәтнекенә караганда бик аз бит!"

39 . "Әгәр чыкмасагыз, Ул сезне үзәк өзгеч газап белән газаплар һәм сездән башка булган кавем белән алмаштырыр. Сез Аңа һич бернәрсәдә зыян китерә алмассыз! Аллаһ һәрнәрсәгә кодрәтле бит!"

40 . "Сез аңа ярдәм итмәсәгез, аңа Аллаһ ярдәм итә бит! Менә аны кәфер булучылар куып чыгарды, ул — икенең икенчесе иде. Һәм менә алар икесе дә мәгарәдә иделәр һәм менә ул үзенең юлдашына: «Борчылма! Аллаһ безнең белән бит!» — диде. Һәм аңа Аллаһ үзенең тынычлыгын иңдерде, сез күрмәгән гаскәр белән аны ныгытты. Кәфер булучыларның сүзен түбән итте, Аллаһ сүзе исә — иң югары! Хакыйкатьтә, Аллаһ — гыйззәт, хикмәт иясе!"

41 . "Җиңелчә дә, авыр йөк белән дә чыгыгыз, Аллаһ юлында малларыгыз белән дә, җаннарыгыз белән дә җиһадта катнашыгыз! Әгәр белсәгез иде, бу — сезнең өчен хәерлерәк!"

42 . "Әгәр юнәлеш якын һәм юл да уртача булса, алар, әлбәттә, сиңа иярер иде, ләкин, аларга ара ерак булыр, алар Аллаһ белән ант итәчәкләр: «Әгәр безнең көчебез җитсә, әлбәттә, сезнең белән чыккан булыр идек! Алар үз-үзләрен һәлак итә. Әлбәттә, Аллаһ аларның ялганчы икәнен белә!"

43 . Гафу итсен үзеңне Аллаһ! Ни өчен син дөрес сөйләүчеләрне ачыкламыйча һәм ялганчыларны белмичә изен-рөхсәт бирдең?

44 . "Аллаһка һәм әхыйрәт көненә иман китереп инанучылар үз маллары һәм җаннары белән җиһад кылыр өчен, синнән изен-рөхсәт сорамыйлар. Аллаһ исә тәкъваларны белүче!"

45 . "Хаклыкта, Аллаһка һәм әхыйрәт көненә иман китереп инанмаганнар һәм күңел-кальбләре шикләнгәннәр генә синнән рөхсәт сорыйлар, һәм алар үз шикләрендә яталар."

46 . "Әгәр алар чыгарга теләсәләр, моның өчен кирәк-яракларын әзерләрләр иде, ләкин Аллаһ аларны җибәрүне теләмәде, аларны тоткарлады һәм аларга: «Утыручылар белән утырыгыз!» — дип әйтелде!"

47 . "Әгәр алар сезнең белән чыкса, сезнең араларыгызда тәртипсезлектән башка бернәрсә дә арттырмаслар иде, арагызда фетнә чыгарырга ашыгырлар иде. Сезнең арагызда исә аларга колак салучылар да бар: Аллаһ залимнәрне белүче бит!"

48 . Һәм алар моңа кадәр дә фетнәгә омтылдылар һәм хаклык килеп җиткәнчегә кадәр алдыңда эшләрне астын өскә китергәләделәр. Һәм алар нәфрәтләнеп күрә алмас булсалар да Аллаһның әмере ачыкланды.

49 . "Алар арасында шундый да бар, ул: «Рөхсәт ит миңа, мине фетнәгә төшермә!» — ди. Алар фетнәгә төшмәдемени? Хакыйкатьтә, җәһәннәм чыннан да кәферләрне чолгап ала бит!"

50 . "Әгәр сиңа нинди булса да яхшылык тисә — аларны кайгыртадыр. Әгәр сиңа берәр күңелсезлек килсә, алар: «Без элегрәк эшебездә хәстәрлек күрдек инде», — диләр һәм шатланып кырыйга китәләр."

51 . "Әйт: «Аллаһ язганнан башка, безгә һич бернәрсә тимәс, Аллаһ — безнең саклаучыбыз!» Иман китереп инанучылар исә Аллаһка тәвәккәлләсеннәр!"

52 . "Әйт: «Әллә сез безгә ике яхшылыкның берсе генә булуын көтәсезме? Без сезне Аллаһ Үз газабына Үзе яки безнең кулыбыз белән дучар иткәнен көтәбез! Көтегез, без дә сезнең белән көтәбез!»"

53 . "Әйт: «Ирекле хәлдә сарыф итсәгез дә, мәҗбүри сарыф итсәгез дә сездән һич кабул ителмәс! Сез бит азгын кавемнән булдыгыз!"

54 . "һәм аларның чыгымнарының кабул ителүенә тик аларның Аллаһка һәм Аның рәсүленә карата кәфер булулары, һәм намазга ялкауланып килүләре һәм чыгымнарын ирексездән генә тотулары комачаулады."

55 . "Аларның маллары да, балалары да сине гаҗәпкә калдырмасын. Хаклыкта, Аллаһ ал арны бу тереклек дөньясында шулар белән газапларга тели. Аларның җаннары чыгар һәм алар кәфер булырлар!"

56 . "Алар, әлбәттә, үзләрен сездән дип, Аллаһ белән ант итәләр, алар исә сездән түгел, ләкин алар куркучы кавем."

57 . "Әгәр бер сыенырлык урын, яки мәгарәләр, яки башка берәр керердәй җир тапсалар, алар ашыккан килеш шуңа юнәлерләр иде."

58 . "Алар арасында садәка өчен синең турында гайбәт сөйләүчеләр дә бар һәм ал арга аны бирсәләр, алар разый булалар, әгәр аннан бирелмәсә — ачуланалар."

59 . "Әгәр Аллаһ һәм Аның рәсүле биргәнгә риза булсалар һәм: «Безгә Аллаһ җиткән, Аллаһ безгә Үз фазылыннан бирәчәк һәм Аның рәсүле дә. Без Аллаһка юнәләбез!» — дисәләр иде!"

60 . "Хаклыкта, садәкалар тик фәкыйрьләргә һәм мескеннәргә һәм аның белән эшләүчеләргә, күңел- кальбләрен казанып алыначакларга, колларны азат итү өчен бурычлыларга, Аллаһ юлындагы мөсафирларга гына — Аллаһтан йөкләгән гамәл итеп. Аллаһ — белүче, хикмәт иясе!"

61 . "Алар арасында пәйгамбәрнең хәтерен калдыручылар да бар һәм алар: «Ул — колак», — диләр. «Сезнең өчен яхшылыкның колагы ул!» — дип әйт. Ул Аллаһка иман китереп инана һәм мөэминнәргә ышана һәм сезнең арагыздан иман китереп инанучыларга мәрхәмәттер: Аллаһ рәсүленең хәтерен калдыручыларга исә үзәк өзгеч газап!"

62 . "Алар сезне ризалаштырыр өчен үзегезнең алдыгызда Аллаһ белән ант итәләр. Аллаһны исә һәм Аның рәсүлен дә ризалаштырыр өчен күбрәк хаклырактыр, әгәр алар иман китереп инанучылар булсалар."

63 . Алар Аллаһка һәм Аның рәсүленә карышучыларга мәңге тору өчен җәһәннәм икәнлеген бел мәделәрмени? Бу — бөек хурлык!

64 . "Монафикълар аларның күңелләрендәге нәрсәне хәбәр итәчәк сүрәнең аларга иңдерелүеннән куркалар. «Мәсхәрә итегез, Аллаһ сез шүрләгәнне чыгарыр!» — дип әйт."

65 . "Әгәр алардан сорасаң: «Әлбәттә, без сүзгә генә бирелгән идек һәм шаярдык»,— дип әйтерләр. «Аллаһны, Аның аятьләрен һәм рәсүлен мәсхәрә итеп көлмәдегезмени?» — дип әйт."

66 . "Гафу үтенмәгез! Сез иманыгыздан соң кәфер булдыгыз! Әгәр Без арагыздан бер таифә-төркемне гафу итсәк, икенче таифә-төркемне гөнаһкәр булганнары өчен газапларбыз."

67 . "Монафикъ ирләр һәм хатыннар — аларнын бәгъзеләре бәгъзеләреннән тыелганны эшләргә кушалар һәм хупланган эшләрдән тоткарлыйлар, кулларын да кысалар! Алар Аллаһны оныттылар һәм Ул да аларны онытты. Хакыйкатьтә, монафикълар — азгыннар!"

68 . Монафикъ ирләргә һәм хатыннарга һәм кә ферләргә Аллаһ мәңге яшәү урыны итеп җәһәннәмне вәгъдә итте. Аларга шул җитәр! Аларны Аллаһ ләгънәткә дучар итте һәм аларга — өзлексез газап.

69 . "Сездән элек булганнарга кебек! Алар сезгә караганда көч-куәт белән дә, маллары, балалары белән дә күбрәк иде һәм үз өлешләреннән рәхәт күрделәр. Сездән элек килгәннәр үз өлешеннән рәхәт күргән кебек, сез дә үз өлешегездән рәхәт күрдегез һәм алар чумган кебек, сез дә чумдыгыз. Боларның эшләре дөньяда да һәм әхыйрәттә дә юкка чыгар! Болар — зыян күрүчеләр!"

70 . "Әллә аларга кадәр булганнар турында хәбәр килмәдеме? Нух кавеме турында, һәм Гадь, һәм Сәмүд, һәм Ибраһим кавеме, һәм Мәдйән сәхабә ләре, һәм йөзтүбән аударылганнар турында? Аларга ачык аятьләр белән рәсүлләре килде. Аллаһ аларны рәнҗетергә булмаган иде, ләкин алар үз-үзләрен рәнҗеттеләр!"

71 . "Иман китереп инанучы ирләр белән хатын- кызлар — бер-берсенә дуслар. Алар хупланган эшкә әмер итәләр, тыелганнан тоткарлыйлар, намаз үтиләр, зәкәт бирәләр, Аллаһка һәм Аның рәсүленә итагатьлек кылалар. Боларга Аллаһ рәхмәтен кылыр. Аллаһ — гыйззәт, хикмәт иясе!"

72 . Аллаһ иман китереп инанган ирләргә һәм ха тын-кызларга мәңге яшәү өчен астында елгалар агып торган бакчаларны һәм мәңгелек бакчаларында хуш яшәү урыннарын вәгъдә итте. Аллаһның ризалыгы исә зуррак! Бу — бөек җиңү!

73 . "Ий, пәйгамбәр! Кәферләр һәм монафикълар белән көрәш! Аларга каты бул, аларның урыннары җәһәннәмдә! Нинди начар кайту!"

74 . "Көферлек сүзен әйткәч һәм исламга бирелгәннәреннән соң кәфер булгач әйтмәдек дип, алар Аллаһ белән ант итәләр. Һәм алар җитешә алмаганнарын уйладылар! һәм Аллаһ, һәм Аның рәсүле алар-ны Үз фазылыннан бай иткәннәре өчен үч алалар. Әгәр алар тәүбә итсә, үзләре өчен хәерлерәк булыр иде, әгәр йөз борсалар — Аллаһ аларны дөньяда да, әхыйрәттә дә үзәк өзгеч газап белән газаплар. Алар га җир йөзендә ни яклаучы, ни ярдәмче юк!"

75 . "Алар арасында: «Әгәр Ул безгә фазылын бирсә, әлбәттә, без садәка бирербез һәм изге күңел леләрдән булырбыз», — дип, Аллаһ белән килешү төзегәннәр дә бар."

76 . "Инде аларга Аллаһ Үзенең фазылыннан биргәч, алар аңа саранланалар һәм, читкә китеп, йөз боралар!"

77 . "Алар Аңа вәгъдә иткән нәрсәләрендә Аллаһны алдаганнары һәм алдакчы булганнары өчен, алар ның Аның белән очрашачак көнгә кадәр кальб- күңелләренә монафикълыкны юлдаш итеп салды."

78 . Аллаһ аларның серләрен һәм яшерен сөйләшкәннәрен белгәнен һәм Аллаһ гаиб нәрсәләрне белүче икәнне алар белмәделәрмени?

79 . "Иман китереп инанучылардан үз теләкләре белән садәка биргәннәрне һәм үз тырышлыклары белән генә тапканнарны хурлаучылар, һәм аларны мәсхәрәләүчеләр — Аллаһ аларның үзләрен мәсхәрәләр, һәм аларга үзәк өзгеч газап!"

80 . "Аларга ярлыкау сора яки ярлыкау сорама, алар өчен хәтта җитмеш тапкыр ярлыкау сорасаң да Аллаһ аларны һич ярлыкамас. Бу аларның Ал лаһка һәм Аның рәсүленә кәфер булуларына. Аллаһ азгыннарны туры юлдан алып бармый!"

81 . "Калдырылганнар Аллаһның рәсүле артында утырып калуларына шатландылар, һәм Аллаһ юлында маллары һәм җаннары белән сугышудан авырсындылар, һәм: «Эссе вакытта чыкмагыз!» — диделәр. «Җәһәннәм уты тагы да эссерәк бит», — дип әйт. Әгәр уйлап карасалар иде!"

82 . "Әзрәк көлсеннәр һәм, кәсеп иткәннәренә җәза буларак, алар күп еларлар әле!"

83 . "Әгәр Аллаһ сине аларның таифә-төркеменә кире кайтарса һәм алар синнән чыгарга рөхсәт сорасалар, син аларга: «Сез һич беркайчан да минем белән чыкмаячаксыз һәм һич беркайчан да минем белән дошманга каршы сугышмаячаксыз! Сез бит беренче мәртәбә утыруга риза булган идегез, әйдә утырыгыз инде калганнар белән!» — дип әйт."

84 . "Һәм һич беркайчан алардан үлгән берсенә намаз кылма, һәм кабере янында торма. Алар бит Аллаһка һәм Аның рәсүленә иман китермичә һәм азгын булып үлделәр!"

85 . "Сине аларның маллары һәм балалары гаҗәпләндермәсен! Аллаһ, хаклыкта, аларны бу дөньяда шулар белән газапларга тели, алар кәфер булган хәлләрендә җаннары чыксын өчен,"

86 . "«Аллаһка иман китерегез һәм Аның рәсүле белән бергәләп көрәшегез!» — дигән сүрә иңдерелгәч, аларның хәллеләре синнән изен-рөхсәт сорадылар, һәм: «Калдыр безне, без утыручылар белән булырбыз!» — диделәр."

87 . Алар калдырылганнар белән бергә булырга ризалаштылар. Аларның күңелләренә корма корылган һәм алар аңламый.

88 . Ләкин рәсүл һәм аның белән бергә иман китереп инанучылар үз маллары һәм җаннары белән көрәшәләр. Аларга — хәерлекләр һәм алар — уңышка ирешүчеләр!

89 . "Аллаһ алар өчен астында елгалар агып торган бакчалар әзерләде, алар анда мәңге калачак. Бу — бөек җиңү!"

90 . "Бәдәвиләрдән гафу үтенүчеләр синең изен- рөхсәт итүеңне сорап килделәр һәм Аллаһны, һәм Аның рәсүлен алдакчыга исәпләгән кешеләр торып калдылар. Араларында булган кәферләргә үзәк өзгеч газап кагылачак әле!"

91 . "Зәгыйфь-көчсезләргә, авыруларга һәм сарыф кылырлык нәрсә таба алмаганнарга — әгәр алар Аллаһ һәм Аның рәсүле каршысында ихлас булсалар — кыенлык юктыр! Яхшы эш эшләгәннәргә каршы юл юк. Аллаһ — ярлыкаучы, рәхимле!"

92 . "...Һәм синнән үзләрен җибәрүне сорап килгәч, син аларга: «Мин сезне нәрсәдә җибәрергә тапмыйм», — дип әйткәннәргә дә. Алар борылып китте һәм сарыф кылырлык нәрсә тапмаудан көенделәр, күзләре яшь белән тулды."

93 . "Һәм, хаклыкта, каршы юл — фәкать үзләре бай булып та синнән изен-рөхсәт сораганнары өчен¬дер. Алар бармый калучылар белән булырга риза иделәр. Аллаһ аларның күңелләренә корма корды һәм алар белмиләр."

94 . "Сез кире кайткач, алар кичерүне үтенерләр. «Кичерү үтенмәгез, без сезгә һич ышанмаячакбыз, сезнең турыда Аллаһ безгә хәбәр итте инде. Сезнең гамәлегезне Аллаһ һәм Аның рәсүле күрәчәк, һәм моннан соң гаиб нәрсәләрне дә, һәм ачыкны да белүчегә кайтарылырсыз, һәм Ул кылган гамәлләрегез турында сезгә хәбәр итәр», — дип әйт."

95 . "Сез әйләнеп кайткач, алардан йөз борыр өчен, алар сезгә Аллаһ белән ант итәрләр. Алардан йөзләрегезне борыгыз, алар, хакыйкатьтә, шакшы. Һәм аларның сыеныр урыннары — җәһәннәм. Бу — кәсеп иткәннәренә җәза буларак!"

96 . "Алар сезне ризалаштыру өчен алдыгызда ант итәләр, әгәр сез алардан риза булсагыз да, хакыйкатьтә, азгын кавемнән Аллаһ риза булмас!"

97 . "Бәдәви гарәпләр иман китермәүдә һәм монафикълыкта тагы да катыраклар һәм Аллаһның Үз рәсүленә иңдергән нәрсәләрнең чиген белмәүдә сәләтлерәкләр. Аллаһ исә гыйлем, хикмәт иясе!"

98 . "Бәдәви гарәпләр арасында сарыф иткәнне зыян итеп санаганнары да бар, алар сезгә карата әйләнеп китүләрне көтәләр. Аларның үзләренә — яманлык әйләнеше! Аллаһ исә ишетүче, белүче бит!"

99 . "Бәдәви гарәпләр арасында Аллаһка һәм әхый рәт көненә иман китереп инанучылар да бар, алар үзләре сарыф иткәнне Аллаһка якынаюлар итеп һәм пәйгамбәрнең догалары дип санаучылар да бар! Әйе! Бу, хакыйкатьтә, үзләре өчен якынаю бит. Аларны Аллаһ мәрхәмәтенә кертер: Аллаһ, хакыйкатьтә, ярлыкаучы, рәхимле!"

100 . "Узып китеп һиҗрәт кылып, әүвәлге күчеп китүчеләрдән һәм ярдәм итүчеләрдән беренчеләр һәм аларга иярүчеләр — рәхмәттә. Аллаһ алардан канәгать һәм алар да Аллаһтан канәгать. Ул аларга мәңге яшәү өчен астында елгалар агып торган җәннәт бакчалары әзерләде. Бу — олы уңыш!"

101 . "Сезнең тирә-юнегездә булган бәдәви гарәпләр арасыннан һәм Мәдинә әһеле арасында да монафикълар бардыр. Алар монафикълыкта үзсүзлеләр. Син аларны белмисең, Без исә беләбез. Без аларны ике мәртәбә газапларбыз. Шуннан алар бөек газапка кайтарылырлар."

102 . "Үзләренең гөнаһын таныган башкалар да бар: алар игелекле эшне башка — начар эш белән бутады. Мөгаен, Аллаһ аларның тәүбәләрен кабул итәр: хакыйкатьтә, Аллаһ — ярлыкаучы, рәхимле!"

103 . "Аларның малларыннан садәка ал, аларны шуның белән сафларсың һәм пакьләрсең. Алар өчен дога кыл, синең догаларың алар өчен тынычлану бит. Аллаһ исә ишетүче, белүче!"

104 . "Алар Аллаһның Үз колларыннан тәүбә кабул иткәнен һәм садәкалар алганын, һәм Аллаһның, хакыйкатьтә, тәүбәләрне кабул итүче һәм рәхимле икәнен белмиләрмени?"

105 . "Һәм «Гамәл кылыгыз, гамәлегезне Аллаһ һәм Аның рәсүле, һәм иман китереп инанучылар күрәчәк! Сез гаиб нәрсәне һәм ачыкны белүчегә кайтарылачаксыз һәм Ул сезгә кылган гамәлегез турында хәбәр итәр», — дип әйт."

106 . "Башкалар да бар, аларга Аллаһның әмеренә кадәр кичектерелгән: яки аларны газаплар, яки тәүбәләрен кабул итәр. Һәм Аллаһ — гыйлем, хикмәт иясе!"

107 . "Көнләшүдән һәм көферлектән, һәм иман китереп инанучыларны таркату өчен, элек Аллаһ һәм Аның рәсүле белән сугышкан кешеләрне яшерен күзәтер өчен мәчет салучылар: «Без яхшылык кына теләдек бит!» — дип, әлбәттә, ант итәрләр. Алар турында Аллаһ, алар, әлбәттә, алдакчы, дип шаһитлык кыла."

108 . "Анда беркайчан торма: беренче көннән үк тәкъвалыкка нигезләнгән мәчет сиңа тору өчен хаклырак! Анда — сафланырга теләгән кешеләр, һәм Аллаһ сафланучыларны сөядер!"

109 . "Үз бинасын Аллаһтан куркуга һәм Аның ризалыгына нигезләгән берәү хәерлерәкме, әллә, үз бинасын ишелеп торган яр читенә нигезләп, аның белән бергә үзе дә җәһәннәм утына төшкәнеме? Ал лаһ залимнәр кавемен туры юлдан алып бармас!"

110 . "Алар төзегән бина кальбләре ярылганга кадәр аларның кальбләрендә шөбһә булудан туктамас. Һәм Аллаһ — гыйлем, хикмәт иясе!"

111 . "Аллаһ иман китереп инанганнарның малларын да, җаннарын да аларга җәннәт дип сатып алды. Алар Аллаһ юлында сугышалар, үтерәләр һәм үтерелделәр Тәүраттагы, Инҗилдәге һәм Коръәндәге Аның хак вәгъдәсе буенча. Аңа караганда кем үз вәгъдәсендә тугрырак? Аның белән төзегән алыш-би-решкә шатланыгыз! Бу бит бөек җиңү!"

112 . "Тәүбә итүчеләр, гыйбадәт кылучылар, данлаучылар, ураза тотучылар, рәкәгать кылучылар, сәҗдә кылучылар, яраклы эшкә боеручылар, ярамаган эштән тыючылар, Аллаһның чикләрен саклаучылар ... һәм иман китереп инанучыларны шатландыр!"

113 . "Пәйгамбәргә һәм иман китереп инанучыларга мөшрикләр өчен, алар якын тутан-кардәш булсалар да — аларның җәһәннәмдә янучылар икәнлеге ачыкланганнан соң — ярлыкау сорау тиеш түгел!"

114 . "Һәм Ибраһимның атасы өчен ярлыкау сорау атасына биргән вәгъдәсе өчен генә булды. Инде аның Аллаһның дошманы икәнлеге ачыклангач, ул аннан баш тартты. Хакыйкатьтә, Ибраһим гаять басынкы һәм йомшак күңелле!"

115 . "Аллаһ, нәрсәдән сакланырга тиешлеген күрсәткәнгә тикле, Үзе туры юлдан алып барган кавемне тайпылдырмады. Хакыйкатьтә, Аллаһ һәрнәрсәне белә!"

116 . "Хакыйкатьтә, күкләрдә һәм җир йөзендә падишаһлык итү — Аллаһта. Ул терелтә һәм үтерә. Аллаһтан башка сезгә яклаучы да, ярдәмче дә юк!"

117 . "Инде Аллаһ пәйгамбәргә һәм кальб-күңелләре читләшергә якын булганда, авыр сәгатьтә, Аңа ияреп күчеп киткәннәрнең һәм ярдәм иткәннәрнең тәүбәсен кабул итте. Соңыннан Ул аларны гафу итте, чынлап та, Ул аларга йомшак күңелле, рәхимле!"

118 . "... Һәм калдырылган өчәүгә. Иркен җир алар өчен тарайган вакытта аларның күңелләре кысылды һәм алар Аллаһтан башка качар урын юк, дип уйладылар. Алар тәүбәгә килсен өчен Аллаһ моннан соң аларга әйләнеп килде. Хакыйкатьтә, Аллаһ — тәүбәләрне кабул итүче, рәхимле!"

119 . "Ий, иман китереп инанучылар! Аллаһтан куркыгыз һәм дөреслекне сөйләүчеләр белән булыгыз!"

120 . "Мәдинә әһеленә һәм аларның тирә-юнендә булган бәдәви гарәпләргә, пәйгамбәрдән башка үз- үзләрен генә кайгыртып, аннан калу тиешле түгел иде. Бу — аларга Аллаһ юлында сусау да, ару да, ачлык та булмаудан, һәм алар кәферләрне ачуландырырлык бер адым да атламадылар, һәм алар дошманнан күргән һәрнәрсә аларга игелекле эш дип язылып куелды. Хакыйкатьтә, Аллаһ яхшы эш эшләгәннәрне әҗерсез калдырмас!"

121 . "Алар кечкенә генә чыгым ясасалар да, зур чыгым ясасалар да, нинди генә үзәнне үтсәләр дә, бу аларга — эшләгән эшләренә караганда Аллаһ яхшырак түләү бирсен өчен — язылып куела."

122 . "Иман китереп инанучылар барысы да чыгарга тиеш түгелдер. Ни өчен һәр бүлектән, нинди булса да бер таифә-төркемгә, динне өйрәнү өчен һәм аларга кайткач үз кавемен үгетләр өчен, чыкмаска ди? Шаять, алар сакланырлар!"

123 . "Ий, иман китереп инанучылар! Үзегезгә якын булган кәферләр белән сугышыгыз! Алар сездә катылык тапсыннар, һәм шунысын белегез: Аллаһ тәкъвалар белән!"

124 . Сүрә иңдерелгән саен алар арасындагы кайберәүләр: «Сезнең кайсыгызга бу иман өстәр?» — диләр. Әмма иман китереп инанганнарда ул иман арттырды һәм алар шатланалар.

125 . Кальб-күңелләрендә исә авыру булган кешеләрдә ул шакшыга шакшыларын гына өстәде һәм алар кәфер килеш үлделәр.

126 . Әллә алар ел саен бер яки ике мәртәбә фетнәгә дучар булганнарын күрмиләрме? Моннан соң алар тәүбә итмиләр һәм искә дә алмыйлар.

127 . "Бер сүрә иңдерелгәндә: «Кем булса да сезне күрмиме икән», — дип берсе икенчесенә караша, аннан соң борылып китәләр. Аңламый торган кавем булганнары өчен, Аллаһ аларның кальб-күңелләрен борсын!"

128 . "Инде сезгә үз арагыздан рәсүл килгән иде. Сезнең гөнаһ кылуыгыз аңа авыр! Ул сезнең турыда бик кайгырта, иман китереп инанучыларга карата йомшак күңелле, рәхимле!"

129 . "Әгәр алар йөз борсалар: «Миңа Аллаһ җитәчәк. Аннан башка иләһ юк, мин Аңа тәвәккәлләдем, Ул — бөек гареш Раббысы!» — дип әйт."

 

 

 

In this page you can listen әт-Тәүбә (тәүбә) in English, әт-Тәүбә (тәүбә) and read and download әт-Тәүбә (тәүбә) in English veya yükleyebilirsiniz. You can download әт-Тәүбә (тәүбә) translation, get information on the interpretations of Quranic verses, download all translations of surah in pdf format. You can listen to the audio of әт-Тәүбә (тәүбә) in English or read and download. You can also share English Quranic verses on Facebook and Twitter and other social media with share buttons.

 

Көръән-Кәрим

The Holy Qur'an

Surah Translations

1 . әл-Фәтихә 2 . әл-Бакара (сыер) 3 . Әәл Гыймран (Гыймран гаиләсе) 4 . ән-Нисәә (хатын-кызлар) 5 . әл-Маидә (аш табыны) 6 . әл-Әнъгам (мал-туар) 7 . әл-Әгьраф (киртәләр) 8 . әл-Әнфәәл (табышлар) 9 . әт-Тәүбә (тәүбә) 10 . Йунус 11 . Һуд 12 . Йусуф 13 . әр-Рәгьд (күк күкрәү) 14 . Ибраһим 15 . әл-Хиҗер 16 . ән-Нәхел (бал кортлары) 17 . әл-Исра (төнге күчерү) яки бәни Исраил (Исраил угыллары) 18 . әл-Кәһеф (тау куышлыгы) 19 . Мәрйәм 20 . Та һә 21 . әл-Әмбийә (пәйгамбәрләр) 22 . әл-Хәҗҗ (хаҗ) 23 . әл-Мүъминүн (иман китереп инанучылар) 24 . ән-Нур (нур) 25 . әл-Фуркан (аергыч) 26 . әш-Шүъара (шагыйрьләр) 27 . ән-Нәмел (кырмыскалар) 28 . әл-Касас (хикәя) 29 . әд-Гъәнкәбүш (үрмәкүч) 30 . әр-Рум (румлылар) 31 . Лукман 32 . әс-Сәҗдә (сәҗдә) 33 . әл-Әхзәб (аерым төркемнәр) 34 . Сәбәә 35 . әл-Фәтыр (барлыкка китерүче) 36 . Йәә сиин 37 . әс-Саффат (сафларга төзелеп торучылар) 38 . Садъ 39 . әз-Зүмәр (төркемнәр) 40 . әл-Гафир (ярлыкаучы) 41 . әл-Фуссыләт (тәфсилләп аңлатылды) 42 . әш-Шүрә (киңәш) 43 . әз-Зухруф (бизәнүчеләр) 44 . әд-Духан (төтен) 45 . әл-Җәсийә (тезләнеп торган) 46 . әл-Әхкаф (комнар) 47 . Мухәммәт 48 . әл-Фәтех (җиңү) 49 . әл-Хуҗурат (бүлмәләр) 50 . Каф 51 . әз-Зәрийәт (таратучылар) 52 . әт-Тур (тау) 53 . ән-Нәҗем (йолдыз) 54 . әл-Камәр (ай) 55 . әр-Рәхман (һәркемгә бу дөньяда шәфкатъле булучы) 56 . әл-Уакыйгъа (котылгысыз вакыйга) 57 . әл-Хәдид (тимер) 58 . әл-Муҗәдилә (сүз көрәштерү) 59 . әл-Хәҗер (җыелыш) 60 . әл-Мумтәхәна (имтихан бирүче хатын) 61 . әс-Саффъ (сафлар) 62 . әл-Җумугъа (җомга) 63 . әл-Мунафикун (монафикълар) 64 . әт-Тәгабун (бер-береңне алдау) 65 . әт-Тәлакъ (талак кылу) 66 . әт-Тәхрим (хәрам итү) 67 . әл-Мүльк (падишаһлык) 68 . әл-Каләм (каләм) 69 . әл-Хакка (котылгысыз) 70 . әл-Мәгъәриҗ (баскычлар) 71 . Нух 72 . әл-Җинн (җеннәр) 73 . әл-Музәммил (чорналган) 74 . әл-Мудәсир (төрелгән) 75 . әл-Кыйәмә (кыямәт) 76 . әл-Инсән (кеше) 77 . әл-Мүрсәләт (җибәрелә торганнар) 78 . ән-Нәбәә (хәбәр) 79 . ән-Нәзигъат (тартып алучылар) 80 . Гъабәсә (төмсәләнде) 81 . әт-Тәкъүир (каплану) 82 . әл-Инфитар (ярылып китү) 83 . әл-Мутаффифин (алдап үлчәүчеләр) 84 . әл-Иншикакъ (ярылып китү) 85 . әл-Буруҗь (йолдызлыклар) 86 . әт-Тарекъ (төнлә баручы) 87 . әл-Әгълә (иң бөек) 88 . әл-Гашиййә (каплаучы) 89 . әл-Фәҗер (таң) 90 . әл-Бәләд (шәһәр) 91 . әш-Шәмес (кояш) 92 . әл-Ләйел (төн) 93 . әд-Духә (иртә) 94 . әл-Инширах (ярып ачу) 95 . әт-Тин (инҗир агачы) 96 . әл-Гъаләкъ (укмашкан кан тамчысы) 97 . әл-Кадер (тәкъдирләү) 98 . әл-Бшййинә (аңлаешлы билге) 99 . әз-Зәлзәлә 100 . әл-Гъадийәт (чабып баручылар) 101 . әл-Каригъа (кырып бетерүче) 102 . әт-Тәкәсүр (байлык арттыруда ярышу) 103 . әл-Гъаср (икендк вакыты) 104 . әл-Һүмәзә (яла ягучы) 105 . әл-Фил (фил) 106 . әл-Күрәйеш (корәешләр) 107 . әл-Мәгъун (хәер-садәка) 108 . әл-Кәүсәр (муллык) 109 . әл-Кәфирун (кәферләр) 110 . ән-Нәсър (ярдәм) 111 . әл-Мәсәд (хөрмә агачының сүсе) 112 . әл-Ихълас (ихласлык) 113 . әл-Фәлакъ (таң ату) 114 . ән-Нәс (кешеләр)
Танытымнар| Бу ситә хакында | Ана сәхифә ит | Сезгә ошаганнарга кушыгыз | RSS Feed
Бу ситәнең барлык эчтәлеге, ситәне белдерү шарты үтәлгәнендә, түләүсез рәвештә копийәләнә һәм таратыла ала
(c) All publication rights of the personal photos of Mr. Adnan Oktar that are present in our website and in all other Harun Yahya works belong to Global Publication Ltd. Co. They cannot be used or published without prior consent even if used partially.
© 1994 Harun Yahya. www.harunyahya.com
page_top