Хз. Сөләйман (а.с.) кыссасы Мөселманнарның һичшиксез бер башлыгы булуның кирәклеген аңлата.

 

Аднан Октарның   2013 елның 7 нче гыйнварындагы  А9 ТВ репортажыннан

АДНАН ОКТАР: Бейза Хуҗам шушы аятьне укы,  кардәшләр бу юлдан дәвам итсеннәр. Шайтаннан Аллаһка сыгынабыз.

БЕЙЗА БАЙРАКЛАР: ИншаАллаһ, шайтаннан Аллаһка сыгынам. "Алар кырмыскалар үзәнлегенә килеп җиткәч, бер ана кырмыска: «Ий, кырмыскалар! Ояларыгызга кереп китегез! Сезне Сөләйман һәм аның гаскәриләре сизмичә таптап китә күрмәсен», — диде." (ән-Нәмел (кырмыскалар) сүрәсе, 18 нче аять)

АДНАН ОКТАР: Хәзер кара, Хз. Сөләйман (а.с.) башлык бу очракта, гаскәре бар һәм гаскәрнең дә башлыгы.  Һәр Мөселманның башлыгы бар, кырмыскаларның  да идарә итүче кырмыскасы  бар. Аларның да башлыгы бар. Димәк Мөселманнарның да башлыгы булу кирәк. Хз. Сөләйман (а.с.) гаскәр башлыгы, кырмыска кырмыскаларга юнәлеш бирә, ул да аларның башлыгы. Аллаһ аны бу сыйфат  белән билгеләгән. Мөселманнарның да башлыгы булачак. Хайваннарның  да башлыгы бар, бөҗәкләрнең дә башлыгы бар, кырмыскаларның да башлыгы бар. Мөселманнарның да башлыгы бар. Аллаһ моны күрсәтә.

АЙЛЫН КОҖАМАН: ИншаАллаһ. Куылган шайтаннан Аллаһка сыгынам.  Ән-Нәмел (кырмыскалар) сүрәсе, 23 нче аять: "Мин аларда падишаһлык итүче хатынны таптым, аңа бөтөн нәрсә бирелгән һәм аның бөек тәхете бар."

АДНАН ОКТАР: Карагыз, падишаһлык итүче хатын, хатын башлык. Бу очракта хатын кыздан башлык чыкканын күрәбез. Кайбер түземсез кардәләребез әйтәләр: “Хатын кызлардан башлык булмас”. Хатын кызлар  башлык булганын Аллаһ Көръәндә күрсәтә. Һәм “падишаһлык итүче хатын” , димәк төркемнең башлыгы бар. Алар кояшка сәҗдә итә, аларның да башлыгы бар, Мөселманнар түгел бит. Аллаһ һәр төркемнең һичшиксез бер башлыгы барлыгын күрсәтә.  Әйе дәвам итик.

АЙЛЫН ХАНЫМ: Ән-Нәмел (кырмыскалар) сүрәсе, 32 нче, 33 нче, 34 нче аятьләр: "Ул: «Ий, түрәләр! Минем эшемдә миңа карар бирегез, сез янымда булмый торып, мин эшне хәл итә алмыйм», — диде. Алар: «Без көч ияләре һәм олы гайрәт ияләре, хакимлек исә синдә, ни боерсаң да үзең кара», — диделәр.

АДНАН ОКТАР:  Дәүләт башлыгының, дәүләт  идарәчәсенең  нинди булганын Аллаһ күрсәтә.  Фикерләшәчәк, буйсынучы көче булачак. Буйсынучы көч  фикер алышканнан соң карар чыгару өчен соңгы  карарны аңа бирәләр. Карар бирү хөкеме аныкы. Көръән башлыкның  нинди булырга тиешлеген күрсәтә һәм  һичшиксез башлык булырга тиешлеген күрсәтә Җәнаби-Аллаһ.

АЙЛЫН КОҖАМАН:  . “Ул: «Падишаһлар карьягә кергән вакытта аны җимерәләр һәм данлыклы кешеләрне кимсетәләр һәм алар шулай эшлиләр», — диде."

АДНАН ОКТАР: Иске заманнарда булсада, хәзерге заманда булсада, бер урында сугыш булса андагы кешеләр җиңү яуласа, алда килгәннәр башкаларны  авыр хәлгә дучар итәләр. Дәрәҗәләрен  кыралар, аска төшерәләр.  Көръән бу темага ихтибар итә.

2013-05-03 21:15:02

Танытымнар| Бу ситә хакында | Ана сәхифә ит | Сезгә ошаганнарга кушыгыз | RSS Feed
Бу ситәнең барлык эчтәлеге, ситәне белдерү шарты үтәлгәнендә, түләүсез рәвештә копийәләнә һәм таратыла ала
(c) All publication rights of the personal photos of Mr. Adnan Oktar that are present in our website and in all other Harun Yahya works belong to Global Publication Ltd. Co. They cannot be used or published without prior consent even if used partially.
© 1994 Harun Yahya. www.harunyahya.com
page_top