Әверем тәгълиматының җимерелүе.




Аллаh тарафыннан җанлыларның яратылуы хакыйкате.

Безнең Галәм 250 миллиард галактикадан гыйбарәт. Һәм аларның һәр бересен  300 миллиард  йолдыз тәшкил итә. Мондый шаккатыргыч төзәмнең кимчелексез , хатасыз рәвештә корылуы билгеле бер кануннарга нигезләнә.

Соңсыз сыман киң булган Галәмнең янәшәсендәге  Җир шары, аның тик тузан кадәр өлешен тәшкил итә. Һәм шул ук вакытта планетабыз үзенең төзелеше ягыннан, кимчелексез дәрәҗәдә төгәл хисапка таянып корылган системага охшаган. Галәмдәге башка күк җисемнәреннән аермалы буларак планетабызны атмосфера биләп алган. Җир йөзенең күпчелек өлешен су тәшкил итә. Әгәр дә киресенчә, планетабызда су булмаса иде, ул вакытта яшәмнең шартсыз булуы ихтимал.

Үзәрендә күп санлы үсемлекләр, hава агышы, кояштан төгәл ераклыкта булуы – болар барысы да яшәмнең җитешүенә ярдәмчел шартлар.

Планетабызның  үзәрендә яшәп килүче җанлылар чыннан да төрле сойдан бер барлыклар, һәм бу шаккатыргыч. Алар миллионнарча төрдән булуларына карамастан барысы да – хайваннар да, үсемлекләр дә бер берсе янәшәсендә тәртипле яшәм алып баралар. Мондый гармониянең төгәлллеге шул кадәр кимчелексез ки, әгәр кеше бу тәртипне бозмаса ул соңсыз сокланыр иде.

Чыннан да, мондый яшәм ничек урнашты соң җир йөзендә?  Әгәр дә тирәнәйтеп күзәтсәк, ул вакытта янәшәбездә яшәп килүче җанлыларның төзелеше бик акыллы хисапка ия булганлыгын аңларбыз. Һәрбересенә  хас булган кимчелексез сыйфатлары җанлыларның хозурлы яшәвен таләп итәдер.

Боларны күзаллап, мондый шаккатыргыч төзәмнең үзен бар иткән Яратучының булуы шартлы икәнен аңлыйбыз. Юктан күкләрне һәм җирне бар кылган Яратучы – Аллаh. Ул бөтен җанлыларны яратты һәм һәрнәрсәгә кирәкле хисапта сыйфатларын билгеләде.

19 нчы гасырда уртага чыккан Әверемтәгълиматы яратылганнарның Яратучысы булган Аллаhның барлыгын , бу шиксез хакыйкатьне кире кага.  Мондый фәлсәфә “һәр нәрсәне үз-үзеннән барлыкка килгән “ фикерен ташый.

Бу фикергә беренче адымны, табигый  тармакларда кызыксынучы, Чарльз Дарвин ясый. Үзенең тәгълиматын 1859нчы елда бастырган “Табигый шартларда төрләрнең килеп чыгышы” китабында ачыклый.

Мондый фикер ташучы китап бик кыска заманда таныклы дәрәҗәгә ирешә. Моның төп сәбәбе исә  исьянчылыкны хуплауга бәйле, әмма, ләкин бер дә фәнни тармакларга таянылган эзләнүләрдә түгел. Үз иҗаты белән Дарвин ул чордагы матдәчелек фәлсәфәсен йөртүче  затларны тагын да көчләндерә.

Диалектик матдәчелеккә нигез салучы Карл Маркс  үзенең “Капитал” исемле китабын Чарльз Дарвинга багышлый hәм бүләк ителәсе китабында “Сокланып дәстәкләүчедән Дарвинга” – дип шәрехли.

Дарвин тәгълиматының нигезендә бөтен җанлыларның уртак бер аталарыннан барлыкка килгәннәре фикере ята. Бу фәлсәфәгә күрә бөтен җанлылар уртак атадан чыгып, күп еллар дәверендә төрле үзгәрешләр кичереп бер-береннән аерылмаганнар. 

Чынлыкта исә, Дарвин үзенең тәгълиматын хак чыгаручы һич бер исбат та китерә алмады. Моннан тыш, үзе дә бу фәлсәфәгә юл куймаучы күп кенә билгеләрнең бар икәнлеген аңлый иде. Бу куркуын хәтта үзе дә бер китабында хәбәр итә.

“Тәгълимат каршылашкан авырлыклар”. Дарвин фән ныгая барган саен бу авырлыкларның үз-үзеннән төшеп калачакларына ышанган. Чынлыкта исә киресенчә, сөйенечкә каршы фән үсә барган саен бу ялгыш тәгълиматның яраксыз икәнлеген адым-адым исбатлый килә.

Дарвин, бөтен җанлыларның да бер уртак аталарыннан барлыкка килгәннәренә ышанган.

Бу очракта шундый сорау туа: Иң беренче җан иясе ничек барлыкка килгән? Дарвин язмаларында моның хакында хәбәр бирми. Үзе исә бу мәсәләнең  бөтен тәгълиматны көчсезләндерүе хакында бик яхшы аңлый. Урта гасырдан бире җанлыларның төзелеше хакында бик гади буларак төшенчә дөрем саналган. Моның үрнәге буларак, матдәчелек фәлсәфәнең юнәлешләреннән берсендә – “ үз-үзеннән туу”, ягъни, җанлыларның  җансызлардан барлыкка килә алулары төшенчәсе таралган иде. Мондый аңлаешның үрнәге буларак, бакаларның саздан барлыкка килә алуы, яисә, ризык калдыкларының бөҗәкләргә әверелүе саналган. Боларны дәлилләр өчен төрле эзләнүләр үткәрелде. Мәсәлән пычрак тукыма кисәгенә ярма салып моннан кумакларның барлыкка киләчәге көтелде. Шулай ук ит кисәгенең бозылып кортлануы да, тере булмаган матдәдән җанлының барлыкка килүенә ныклы дәлил буларак кабул ителә. Соңында исә, ит кортларының үз-үзеннән барлыкка килә алмавы һәм күзгә күренмәс кечкенә йомыркалардан барлыкка килүләре  ачыклана.

Дарвин тәгълиматны үзенең уртага атылу чорында бөтен дөньяда фәнни яктан хуплау белән каршылаша. Дарвинның  “Төрләрнең чыгышы” дип исемләнгән китабы дөнья күрүенә биш ел узгач, Луи Пастер исемле француз биологы  бу тәгълиматның яраксыз икәнен фәнни эзләнүләр нәтиҗәсендә исбатлый. Моның хакында ул шулай әйтеп китә: "Инде җанлыларның тере булмаган матдәдән барлыкка килү фәлсәфәсе тарихи язмалардан тыш бер ни түгел”.

20 нче гасырда җанлыларның җансызлардан барлыкка килүләре серен Александ Опарин исемле рус әверемчесе (эволюционисты) кузгалта. Опарин эзләнүләр нәтиҗәсендә, әверемтәгълиматы бөтен җанлыларның уртак атасы дип санаган, иң беренче тере кузәнәкнең ничек барлыкка килгәнен ачыклауны максат итеп куя. Аның бөтен сарыф кылган хезмәте уңышсызлык белән нәтиҗәләнә.  Моның хакында Опарни шулай ачыклый:

“Кызганычка каршы, күзәнәкләрнең барлыкка килүе, үз эченә әверемтәгълиматын гомумән батыручы карангылык ноктасы”.

Опаринны дәстәкләгән әверемчеләр, яшәмнең барлыкка килүен әверемнәтиҗесендә икәнен исбатлар өчен төрле эзләнүләр, тикшерүләр үткәрәләр. Бу эзләнүләрдән иң мәшһүр танылганы американ химигы Стенли Миллер тарафыннан 1953 нче елда башкарыла. Эзләнүләрнең берсе, Миллерның фикере буенча яшәмнең барлыкка килгән чорда атмосферада булган газны куллануы шартларында үткәрелә. Мондый эзләнү нәтиҗәсендә чыннан да берничә органик молекуланың барлыкка килүе күзәтелде.

Әмма соңыннан бу ачышның чынлыкта исә әверемфәлсәфәсен исбат кылмаганлыгы ачыклана. Эзләнүләр вакытында нигезгә алынып кулланылган газның борынгы заман атмосферасы белән һич тә бәйләнеше булмаганлыгы уртага чыга.

Соңында Миллер үзе дә бу эзләнүнең нәтиҗәсез икәнен таныта.

Шулай итеп, 20 нче гасыр әверемчеләрнең яшәмнең барлыкка килүне ачыклау максатыннан башкарылган бөтен тырышлыклары да нәтиҗәсезлек белән тәмамлана.

1998 нче елда Әверемтәгълиматының таныклы тарафчысы - профессор Джефри Бада, әверемгә таянган  “Җир” исемле алдынгы бастырмада (җурналында) шуларны ачыклый:

“Бүгенге көндә 20 нче гасырны артта калдырып  21 нче гасырга кергәндә әле һаман да “Җир йөзендә тормыш ничек барлыкка килгән?” – соравы белән каршы алабыз.

Әверемчеләр өчен күзәнәк төзелеше иң чишелешсез киртә булып тора. Мондый төзелешне үз-үзеннән барлыкка килүгә сылтау мөмкин тугел. Бөтен җанлылар да күләме миллиметрның йөзләрдән бер өлеш үлчәмле күзәнәкләрдән гыйбарәт. Кайбер җанлылар хәтта бер генә андый күзәнәктән торса да, барыбер аларның төзелеше бик катлаулы. Бу барлыклар  аларны хәрәкәтләндерүче этәргечкә  һәм  яшәүләре өчен шарт булган күп яклы сыйфатларга ия кылган.

Дарвин заманасында күзәнәк төзелеше хакында һич тә мәгълумат булмаган.

Ул заманның гади төзелешле микроскоп җиһазлары күзәнәк хакында нибары бер тап буларак ачыклаудан тыш бер нинди мәгълумат бирми иде.

20 нче гасыр урталарында җыелган яңа электрон микроскоплар ярдәмендә күзәнәкнең бик катлаулы һәм төгәл төзелешле икәнлеге ачыкланды.

Тере күзәнәк үз нигезендә бер берсе белән мөгамәлә иткән меңнәрчә өлешләрдән тора.

Күзәнәк энергия һәм яшәү өчен кирәкле иммун гармоннары чыганагы булган этәргечләрдән гыйбарәт.  Төрле бәйләнешләрне теркәүче этәргечләр; тазалау вазыйфасын башкаручы лабороториялары -  күзәнәкнең һәр хәрәкәтен идарә итүче сизгер механизмнар.

Күзәнәк яшәвен дәвам итсен өчен бу таләпне тәэмин итүче этәргечләрнең бер-берсе белән төгәл могамәләдә булулары кирәкле. Үз үзеннән мондый хәр яклап катгый рәвештә корылган төзәмнең барлыкка килүе һич тә мөмкин түгел.  Бүгенге көндә дә,   иң алдынгы җиһазлар белән эш итү дәвамында тере булмаган матдәләрне катыштырып терелекне барлыкка китерү эзләнүләре нәтиҗәсезлеккә китерә. Бу фикернең мантыксызлыгы уртага чыкты һәм тере булмаган матдәдән күзәнәк булдыру эзләнүләре туктатылды.

Әверем фәлсәфәсе, бүгенге көндә дә иң алдынгы эзләнүләр нәтиҗәсендә булдырыла алмаган мондый катлаулы төзелеш үз-үзеннән барлыкка килгән фикерен ташый.

Математика һәм астрономия тармакларында таныклы булган америка галиме Фред Хойл  үз-үзеннән барлыкка килә алу тәгълиматының яраксыз икәнлеген шундый үрнәк янәшәсендә ачыклый:

“Тере күзәнәкнең үз-үзеннән барлыкка килү мөмкинлеге, җил-давыл нәтиҗәсендә чуп-чар өеменнән Боинг 747  үз-үзеннән килеп чыга алуга тиң”.

Бүгенге биохимия күзәнәкнең генә түгел, хәтта үз эчендә ташыган ДНК молекуланың төше дә бик катлаулы төзелешкә ия булганлыгын ачыклый.

ДНК молекуласының төзелеше 1955 нче елда Джеймс Уотсон һәм Френсис Крик исемле ике америка галиме тарафыннан ачылды. Моның нәтиҗәсендә терелекнең күзәнәге төзелешләре моңа чаклы гади дип беленгәннән аермалы буларак, бик катлаулы төзелешкә ия икәнлеге уртага чыкты.  Ачышы өчен Нобель премиясен казанган Френсис Крик үзенең әверемче булуына карамастан, дизоксирибонуклеин серкәсенең үз-үзеннән барлыкка килү тәгълиматының яраксыз икәнлеген танырга мәҗбүр кала.

ДНК – һәр күзәнәктә урнашкан бик катлаулы төзелешкә ия  спераль шикелендәге молекула; бу молекула үзәрендә  тән төзелешенә хас булган бөтен физик сыйфатлар хакында билге теркәлгән.

Күз төсе, эчке органнар һәм күзәнәк төзелешенә хас сыйфатлар хакында билгеләр дә ДНК эченә теркәлгән.

ДНК шифры дүрт молекуладан гыйбарәт. Аларның һәрберсен хәреф буларак күзалласак, ул вакытта ДНК молекуласын, исеме дүрт хәрефтән торган билгеләр саклаучы китапханә белән чагыштырырга мөмкин.

Җисем хакында бөтен билгеләр дә шул китапханәдә тупланган. Әгәр дә бу билгеләрне кәгазь битенә күчереп яза башласак, ул вакытта миллион битлек күләмле урын кирәгер. Мондый энциклопедия үз зурлыгы белән “Британника” исемле энциклопедиясен 40 мәртәбә узар. Бөтен бу билгеләр, микъдары миллиметрның йөзләрчә өлешләреннән беренә тиң күләмле күзәнәк төшенә теркәүле.

Фәнни эзләнүләр нәтиҗәсендә, бер чәй калагы кадәр ДНК чылбыры үз эченә бүгенге көнгә кадәр бастырылган бөтен китаплар күләмендә билгене тупларга җитәр икәнлеге ачыкланды. Мондый сыйфатка ия төзәм һич шиксез үз-үзеннән барлыкка килә алмый. Бөтен барлыкның тиктомалдан үз-үзеннән барлыкка килгәнлеген фаразлаучы әверем фәлсәфәсе (тәгълиматы) , мондый катлаулы төзелешкә ия булган ДНК молекуласының ничек барлыкка килгәнлеген ачыклауда көчсез.

Аксым, ДНК, күзәнәк – боларның  барысының да чыганагы - кимчелексез яратылыш. Мондый бөек яратылышны кабул иткәннән соң, инде боларны башкарган һәм соңсыз кодрәткә ия булган Яратучының барлыгын да кабул итү кирәкле.

Кеше, нинди генә җан иясен күзәтсә дә, аңарда Яратучының акылын ачыклаучы билгеләр табыр. Табигатьтә булган миллиардча терелекнең һәрберсе һәвәскәрле дәрәҗәдә кимчелексез сыйфатка иядер. Һәм аларның һәрберсе үзен яраткан Яратучының барлыгын ачыклый.

Ул – җирне, күкне һәм алар арасандагы бөтен нәрсәне яраткан Аллаh.

Әверемнең хыялый механизмнары.

Әверем фәлсәфәсенә күрә яшәмнең барлыкка килү фаразлавы инде бөтен фәнни тармаклар белән дә хакыйкатьтән тыш бер хыял икәнлеге исбатланды. Табигатьтә, бер күзәнәкнең җисемгә һәм соңыннан миллионнарча сойлы барлыкларга әверелүен исбат кылучы, бер үрнәк тә очрамый.

Әверем агышына этәргеч буларак хезмәт итүче шартларны, Чарльз Дарвин фикере буенча табигый сайланыш башкара. Бу агышка аның тарафаннан бирелгән әһәмиятен, үз китабын “ Табигый сайланыш ысуллары белән төрләрнең барлыкка килүе” дип исемләндергәненнән аңлап була.

Табигый селекция табигый сайлауны аңлата. Дарвин фикеренә күрә, кайбер табигый шартларда төрләрнең барытик иң көчле булганы, яисә яңа шартдарга иң ияләшкәне генә яшәвен дәвам итә ала. Боларга үрнәк итеп, үз китабында  боланнар көтүенә хөҗүм ителү нәтиҗәсендә иң көчлеләрнең исән калуын  китерә.

Выкыт узу белән боланнар көтүе иң көчле булганнардан гына гыйбарәт. Чыннан да мондый тәртип яшәнә, әмма аның ярдәмендә беркайчан да боланнар башка төрле барлыкларга, мәсәлән,  атларга әверелмәс. Табигый сайланыш көчсез һәм чирле булганнарны тышка чыгарып, сау булганнарның нәселе дәвам итүенә ярдәм итә. Бу сәбәптән ул берничек тә әверелү үзгәрешләренә китерә алмый.

Дарвин үзе дә бу проблеманы аңлый.  Үзенең “Төрләрнең килеп чыгышы” исемле китабының, “Табигый сайланыш яисә тагын да ияләшкәннәрнең исән калулары” исемле башлыгында , “.. файдалы үзгәрешләр булмавы очрагында, табигый сайланыш ни булса да башкарырга көчсез”, дип таный.

 Дарвинга, файдалы үзгәрешләр мәсәләсендә туган сорауларга, Жан Батист Ламарк исемле француз биологы фикере тәэсир итте. Ламаркка күрә, җанлылар яшәешләре буенча кичергән физик үзгәрешләрне киләчәк нәселләргә ирештерәләр, нәселдән нәселгә җыелган бу үзенчәлекләр нәтиҗәсендә яңа төрләр барлыкка килә иде. Үрнәге, Ламаркка күрә, жирафлар боланнардан, югары агачлардагы яфракларны ашар өчен сузыла-сузыла, нәселдән-нәселгә муеннары озынаю сәбәпле килеп чыкканнар.

Бу фаразлауларга күрә, нәселдән нәселгә атадан улына, куллары чабылган очракта, күчеп килгән үзгәрешләр нәтиҗәендә билгеле бер вакыттан соң бу нәселдә кулсыз балалар туачак.

Болардан тәэсирләнгән Дарвин да охшаш үрнәкләр бирә:  “Төрләрнең килеп чыгышы” исемле китабында азык (балык) табыр өчен суга кергән кайбер аюларның заман үтү белән китларга әверелгәнен белдергән иде.

Дарвин белән Ламарка икесе дә хаталана. Алар тарафаннан уртага атылган фикерләр биологиядәге кануннарга капма каршы килә иде. Алар заманында генетика, микробиология, биохимия кебек фәнни тармаклар юк иде әле. Һәм нәселлек тәртибе дә билгеле түгел иде.  Боларны белмәү себепле, Дарвин һәм Ламарка нәсел үзенчәлекләрнең кан белән күчкәнен фараз кылалар. Ул заман фәненең бик түбән дәрәҗәдә булуы сәбәпле, мантыктан тыш булган һәм  нигезе  маҗарага таянган әверем тәгълиматы, ул заманда сәер буларак тоелмаган.  Дарвин фаразлары фәнни иҗатларда да чагылыш күрә. Әмма үзе бер дә тыныч түгел. Үз тәгълиматының нигезе бик зәгыйф булганын аңлаучы Дарвин, “Тәгълимат каршылашкан авырлыклар” исемле китабында шуларны белдерә:

“Катлаулы органның бер-берартлы килеп торучы үзгәрешләр нәтиҗәсендә барлыкка килүе мөмкин түгел икәнлеге ачыкланса, ул вакытта минем тәгълиматым нигезеннән чатнап җимерелер”

Дарвинның куркулары аның үлеменнән соң кыска вакыт узу белән чынлыкка аша башлады. Грегор Мендел исемле австрия ботанигы тарафыннан ясалган генетик тәртибе хакында ачыш Дарвин һәм Ламарк фаразларын бөтенләй яраксыз кылдыра.

Гасыр башында җитешеп килүче генетика тармагы нәселдән нәселгә физик үзенчәлекләр түгел, ә барытик геннар гына күчкәнен исбатлый. Яшәм дәверендә тупланган физик үзенчәлекләрнең киләчәк нәселгә күчүе нәтиҗәсендә яңа төрләрнең барлыкка килү фәлсәфәсенең яраксызлыгы шулай итеп ачыкланды. Бу очракта да, Дарвин нигезгә алган  табигый сайланышка нигезләнгән әверем, бер ничек тә үзгәрешләргә сәбәп була алмас иде. Кыскасы: табигый сайланыш, әверелдерүдән тыш бер тәртип. Шулай итеп, Дарвин тарафаннан чыгартылган  фәлсәфә инде җимерелде һәм яраксыз булды.

Әверемчеләр тарафыннан бөтен 20 нче гасыр дәвамында сарыф ителгән эзләнүләр табигый сайланышта әверемнең бернинди катнашы булмаганын гына ачыклый алды. Колен Пэттерсон исемле инглиз палеонтологы шуны ачыклый:

“Табигый сайланыш нигезендә яңа төр чыгару яисә моңа якын берәр ачыш булдыру бер кемнең дә кулыннан килмәде, бүгенге көндә неодарвинизм өчен бу иң четрекле мәсьәлә”.

Болардан тыш, 20 нче гасыр фәне, тере җисемнәрнең төзелеше һәм органнарының башкарган эшчәнлеге үз нигезендә төгәл тәртипле механизмга тиң икәнлеген исбатлады. Бер генә дә булса элементы юклыгы шартларда бу төзәм яраксыз хәлгә килер.  “Кыскартылуы яраксыз тәртип”  исемен ташучы үзенчәлек мондый төзелешнең бер мизгелдә тулаем хәлдә барлыкка килгәнлеген ачыклый.  Мондый исбатлау тере җисемнәрнең ниндидер вакыт эчендә төрле тәэсирләр нәтиҗәсендә җитешүләре фикерен ташучы  әверем тәгълиматын бөтенләй юк итә.

Дарвин тарафыннан фаразланган сайланышның һич тә әверемгә хас булмавы ачыкланганнан соң әверемчеләр тарафыннан бу тәгълиматта нигезеннән алып үзгәртүләр башкарылды. Алар табигый сайланыш аңлаешын мутация белән тиңли. Мутация – тере җисемнәргә радиация  һәм химик матдәләре ярдәменә эшләнгән тышкы тәэсир нәтиҗәсендә аларда барлыкка килгән үзгәрешләр. Әверем фәлсәфәсенә күрә, тере җисемнәр турыдан-туры мутация нәтиҗәсендә үзгәреш кичерә. Чынлыкта исә, мутация терелекнең ДНК сын җимереп, җанлыларга зарар китерәдер.

Бүгенге көнгә хәтле һич бер лабороториядә мутация эзләнүләре файдалы нәтиҗәгә китермәде. Мутация ярдәмендә берәр төрле җанлының яңа органнарга, мәсәлән, рептилияның канатка яисә сукырның күзгә тап булуы мөмкин түгел.

Әверемчеләр тарафыннан яңа төр тереклек барлыкка китерү эзләнүләре уннарча ел дәвам итә. Җанлыларга радиация ярдәмендә тәэсир итү эшен алып барулары нәтиҗәсендә имгәнгән һәм зур кимчелекләргә ия булган төрләр булдырудан тыш бер ни дә башкара алмыйлар. Җимеш кортлары өстендә үткәрелгән эзләнүләр мутациянең барытик җимерүче һәм үтерүче икәнлеген һәм бер дә файдалы түгел икәнлеген ачыклый.

Мутацияләр ДНК га хас булган төгәллекне тәртипсез хәлгә китереп җанлыларны имгәтеп коточкыч ямсезлеккә китерәдер.

Бүгенге көндә таныклы әверемчеләрнең берсе Ридчард Доукинс, “Яңа төр геннарны мутация юлы белән булдыруга үрнәк китерә аласызмы” – соравына бик тирән уйлануда калды һәм җавап кайтара алмады.

Бөтен эзләнүләр дә төзелеше бик катлаулы  тәртипкә ия булган һәм тиктомалдан барлыкка килә алмаган тереклек белән безне каршылаштыра. Үз-үзеннән бөтен өлешләре дә беркетелеп барлыкка килә алмаган сәгатьнең Хәвәскәре булганы кебек.

Шулай ук җанлылар дөньясы да үз-үзеннән тиктомалдан барлыкка килә алмаган. Аның да үз Яратучысы боларны юктан бар кылган.

Галәм бөтенлеге белән кимчелексез яратылышка ия, Бөек Акыл Иясе булган Яратучыны ачыклаучы сыйфатларга ия булган җанлылар дөньясы моңа бер үрнәктер. Кешенең барлыкка килүе дә, әверем фәлсәфәсе тарафыннан яшеренергә теләнгән бер могъҗизадыр.

Фосиллияләр калдыклары ачыклаган хакыйкать.

20 нче гасырда әверем фәлсәфәсе молекуляр биология һәм палеонтология тарафыннан үтәлгән ачышлар нәтиҗәсендә җимерелде. Әверем тәгълиматы барлыкка килгәннән алып, дөньяның һәр тарафында уздырылган казу эшләре нәтиҗәсендә бу фәлсәфәне исбатлаучы һич бер фосиллия табылмаган.

Фосиллия – борынгы хайваннарның кинәт һавасыз шартларда калып күп елларча бүгенгә кадәр үзгәрмичә сакланып килгән казылма калдыклары. Мондый калдыклар электән җир йөзендә яшәп килүче борынгы хайваннар хакында фәнни яктан билгеләрне арттыру ягыннан бик мөһим.

Дарвин тәгълиматына күрә бөтен тереклек тә бер уртак атадан барлыкка килгән. Аларның төрле сойда булулары исә бер-бер артлы, нәсел саен каршылашкан вакчыл үзгәрешләр кичерү нәтиҗәсендә төрләнгән.

Әверем фәлсәфәсенә күрә иң элек бер күзәнәкле тереклеләр барлыкка килгән, аннары төрле үзгәрешләр нәтиҗәсендә йөзләрчә миллион ел дәвамында умырткасыз диңгез хайваннарына, соңыннан исә балыкларга әверелү кичергәннәр.

Әгәр дә мондый фаразлау дөрес булса иде, ул вакытта яшәм дәверендә “кичеш-ара” төрләренең дә булулары кирәгер. Болардан үрнәк итеп сөренүчеләр (рептилия) белән кошлар арасында күчмә төреннән миллионнарча җанлының яшәгән булганлыклары кирәктер. Бу хайваннар кимчелекле төзелешкә, ягъни камил булмаган органнарга ия булулары кирәгер.

Мондый хыялый җәнлекләргә Дарвин “урта күчеше төрләре” исемен бирә. Үзенең тәгълиматын исбатлар өчен моның нигезе булачак бу төрләрнең калдыкларының табылуы кирәкле икәнен Дарвин яхшы аңлый һәм “Төрләрнең килеп чыгышы” китабында шуларга өндәү ясый:

“Әгәр дә минем тәгълиматым дөрес икән, ул вакытта тарих буенча яшәп килгән сансыз кичеш-ара төрләренең булуы кирәкле. Алалрның булганлыкларын исбатлаучы калдыклар борынгы яшәп килгән хайваннар фосиллияләре арасында булырга тиеш”

Уртага чыккан казылмалар арасында кичеш-ара маҗаралы төр калдыклары булмаганлыгын Дарвин белә иде. Шуңа күрә моның хакында үз китабында аерым бер сорау күтәрә:

“Әгәр дә бер төр икенчә төрдән кечкенә үзгәрешләр нәтиҗәсендә барлыкка килгән икән, ул вакытта нигә без һаман бу кичеш-ара төрләрнең фосиллияләрен таба алмыйбыз? 

Алар сансыз күләмдә булырга тиеш, әмма ни өчен соң без җир астындагы катламнарда бу фосиллияләрне таба алмыйбыз? “

Игътибарлы эзләнүләр нәтиҗәсендә, мондый хыялый калдыкларның киләчәктә уртага чыгачагына Дарвин ышана. Моның себепле, аны дәстәкләүче әверемчеләр 140 ел дәвамында җир йөзенең бөтен ягында да кичеш-ара төрләрен эзләү эшен алып бардылар.

Бу эзләнүләр нәтиҗәсезлек белән тәмамланды. Дарвинның хыялында яшәп килгән кичеш-ара төрләре маҗарадан тыш бер ни түгел иде.

Дэрек Эйджер исемле таныклы инглиз палеонтологы үзенең әверемче булуына карамастан шуларны ачыклый: “Безнең авырлыклар шулардан гыйбарәт: калдыкларны һәм төрләрен җентекләп өйрәнгәндә без шундый чынбарлык белән каршылашабыз: төрләрнең килеп чыгышы үзгәрешләр нәтиҗәсендә түгел, ә кинәт булган”.

Фосиллияләр очраган иң борынгы җир катламы Кембрий катламыдыр. Аңа якынча 530-500 миллион ел.

Кебрий катламына кадәр очраган катларда бер күзәнәкле җанлылар калдыкларыннан башка фосиллияләр очрамый.

Кембрий чорында бер үк вакытта төрле сойдагы җанлылар барлыкка килә, алар бер береннән катгый рәвештә аерылалар. Бер үк мизгелдә 30 төрле медуза, әкәмтөкәм, диңгез йолдызы кебек умырткасызлар  уртага чыга.

Мондый җанлылар  тәнгә  хас булган кан әйләнеше сыман катлаулы төзелешкә ия. Үрнәге, трилобит күзе – ике катлы линза сыман, йөзләрчә өлештән торган төзелеш ярдәмендә эшләүче яратылыш могъҗизасыдыр.  Бу исә – Дарвин фәлсәфәсенең җанлылыар хакында гади төзелештән катлаулыга үзгәрүләре  фаразын кире кагучы, җир йөзендә беренче тапкыр барлыкка килгән күз.

Болардан тыш, мондый өлешләрдән гыйбарәт булган трилобит күзе 530 миллион ел эчендә бер нинди үзгәреш кичермәгән. Мондый төзелешле күзгә ия булган җанлыларның үрнәге энә карагы һәм бал корты.

 Әверем фәлсәфәсенең фаразына күрә җанлылар үзләренә кадәр тагын да гади төзелешкә ия булган тереклекләрдән барлыкка килгән булырга тиеш.  Шулай итеп , трилобитларга кадәр  Кембрик чорда һич нинди тереклек тә булмаган. Ул чорга хас булган  җанлылар уртак аталары булмаган килеш кинәт бер үк вакытта барлыкка килгән.

Әверем фәлсәфәсенең иң таныклы якташы булган Ричард Доукинс шуларны ачыклый: “ Кембрий чорында хас булган җанлылар шундый вакытта һәм халәттә барлыкка килделәр ки, бернинди әверем тарихы булмаган да сыман”.

Мондый шартлар әверем тәгълиматының хаталы икәнлеген фаш итә. Дарвин үз китабында шуларны язды:

“Әгәр дә төрләрнең күплеге бер үк сойга теркәлгән булса һәм үз яшәешен бер үк вакытта һәм барысы бергә башлаганнар икән, ул вакытта мондый шартлар минем табигый сайланыш ысулы белән барлыкка килгән төрләр хакында  әверем фәлсәфәмне җир белән тигезләрлек терәүгә китерер”.

Дарвин бик курыккан мондый шартлар инде Кембрий чорында барлыкка килгән.

Кембрий аркасыннан барлыкка килгән катламнар хайваннарның кинәт барлыкка килгәннәрен исбатлый.  Хайваннарның төп төркемнәре булган: балыклар, кошлар, амфибиялар, сөренүчеләр, дурт аяклылар – барысы да бер үк вакытта һәм кимчелексез төгәл төзелешкә ия буларак җир йөзендә барлыкка килгәннәр.  Бу төркемнәр арасында әверемчеләр тарафыннан фараз кылынган күчеш-ара булучы һич бер хыялый җәнлек очрамый.

 Эзләнүләр нәтиҗәсендә фосиллияләр ачыклаган билгеләргә таянып җанлыларның бер береннән аерым буларак һәм Аллаһ тарафыннан яратылганнары чынбарлыгы уртага чыкты. Марк Зарнецкий исемле әверемче палеонтологы әйтеп киткәннәр белән тулаем ризалаша:

“Калдыклар казылмалары уртага чыгарган билгеләр әверем тәгълиматына киртә булып торалар. Бу билгеләр бер тапкыр да (әверемчеләр тарафыннан) көтелгәннәрне исбатламадылар. Дарвин фикеренә күрә кичеш-ара төрләре булганлыгы фикерен дәстәкләячәк урынына, төрләрнең бер үк вакытта барлыкка килүләре, киресенчә, җанлыларның Аллах тарафыннан яратылу фикерен ташыган креационизм фәлсәфәсенең хакыйкать икәнлеген уртага чыгарып сала”.   Моннан тыш, йөзләрчә миллион ел элек яшәп килгән хайваннар калдыклары бүгенге хайваннардын һич тә аерылмый. Мәсьәлән, 400 миллион еллык акула скелеты  бүгенге көндә яшәп килүче акула төзелешеннән һич тә аерылмый.  100 миллион еллык кырмыска төзелеше белән бугенге кырмыска төзелеше арасында да, 135 миллион ел арасы булган энә карагы арасында да һич аерма күзәтелми. 100 миллион ел элек туган ташбака белән бүген яшәүче ташбака арасында, 55 миллион ел арасы булган ике ярканат арасында да аерма юк. Бөтен бу җәнлекләр Аллаh тарафыннан яратылган һәм бер нинди дә әверем үзгәрешләрен кичермәгәннәр.

 Әверемчеләр тарафыннан мөһим дип беленгән фосиллияләр фәнни эзләнү нәтиҗәсендә хыялый булган кичеш-ара төрләрдән тыш булган әһәмиятсез икәнлеген исбатланды.

Бу әһәмиятле дип саналган калдыкларның берсе целекант балыгының фосиллиясе иде.

Әверемчеләр күп еллап ташыган фикерләренә күрә бу балыкка корылыкта яшәүче хайваннар сыйфатлары хас иде. Моңа үрнәк итеп аның гади төзелешле аякларын һәм ярым үпкәне теркиләр иде.  Соликант хакында төшенчәләр фәнни нәтиҗә буларак күрсәтелә иде. Хәтта бу балыкның судан корыга чыгып баруын сурәтләүче әкият рәсеме дәреслекләргә теркәлде.

1938 елны Һинд океанында тере целакант тотылганнан соң әверемчеләр бик тетрәүгеч гаҗәпләнү кичерде. Ул дәвер балыгы белән бүгенге целакант арасында бернинди аерма юк иде. Целакант балыгына әверемчеләр тарафыннан уйлап чыгарган аклар да , үпкәләр дә хас түгел иде.  Болардан тыш, судан корыга чыгучы балык диеп белдерелгән су хайваны, 180 метр тирәнлектән югары менмәүче җәнлек булып чыкты!

Әверемчеләр тарафыннан кичеш-ара диеп белдерделгән төр калдыклары археоптерикс кошының фосиллияләре иде. Бу хайванга әверемчеләр тарафыннан ярымсөренүче – ярымкош булган оча алмаучы җәнлек сыйфатлары теркәлде.

1992 нче елда археоптериксның җиденче фосиллиясе табылганнан соң , очарга кирәкле булган күкрәк тактасы бу кошка хас булганлыгы уртага чыкты. Болар нәтиҗәсендә археоптерикс тулаем кош булганлыгы исбатланды.

Бүгенге көндә яшәп килүче кошларда да археоптерикска хас  сөяк төзелеше булуы ул җәнлектең кичеш-ара төр булмаганлыгын ачыклады. Бүгенге көннең иң таныклы әверемчесе булган Джей Гоулд исемле Гарвард университетының полеонтологы әверемчеләр тарафыннан  археоптерикс хакында бирелгән фаразның хаталы икәнен  таный. Төрле хайван төркемен күзәткән вакытта аларның әверелү аша үтүләре мөмкин булмаганлыгы уртага чыга.

Мәсәлән, үзенә хас булган матдә алышыну сыйфатлары, метаболизм һәм башка төрле су тирәсендә яшәү  өчен кирәкле сыйфатлар хас булган балыкның болардан гомумән аермалы булган сыйфатларга хас корыда яшәүче хайванга әверелүе һич тә мөмкин түгел.

Корылыкта яшәп килүче җәнлекләр дә бер-береннән катгый аерылалар. Әверемчеләр фикеренә күрә, кошлар, җай игътияры нәтиҗәсендә сөренүчеләрдән барлыкка килгән.  Әмма сөренүчеләр суык канлылар төркеме булса, кошларга исә кире сыйфатлар хас. Кош тәне катлаулы төзелешкә ия булган каурыйлар белән капланган, сөренүчеләр  исә бер нәрсәгә охшамаган тәңкәләр белән капланган. Шулай ук кошларга, бөтен корылык хайваннарында күзәтелмәгән аерым төрле үпкә төзелеше хас. Канатларының исә аэродинамик кануннарына килешкән төзелеше әверемчеләр тарафыннан бер ничек тә аңлатылмый.  Канатларның аз-азлап килешүе, мондый ярым канатлы кошларның оча алмавына китерер иде.

Әверемчеләрнең фикерләреннән берсе – сөренүчеләрнең башка төр булган корылыкта яшәп килүче җәнлекләрдән барлыкка килүе. Әмма бу төркемнәр гомумән бер-береннән аермалы төзелешкә ия. Үрчүләре: сөренүчеләр йомырка сала, ә башка төр корылык хайваннары тере килеш тудыралар.

Сөренүчеләр тәне тәңкәле кабык белән капланган, ә башкаларныкы йон белән.

Шулай ук, корылыкта яшәүче җәнлекләргә хас булган сөт имү сыйфатлары әверемчеләр тарафыннан ачыклана алмый.

Борынгы хайваннар калдыклары өстендә эзләнүләр алып бару нәтиҗәсендә, әверемчеләр кешенең маймылдан килеп чыкканын исбатлар өчен бөтен көчләрен сарыф итте. Бүгенгә хәтле күп өлеше юкка чыккан гомөмән 6.500 сойдан маймыл төре бар.  Алларның вак һәм зур булган баш сөяк калдыклары әверемчеләр тарафыннан үз тәгълиматлары өчен нигез итеп алынды.  Хайваннарның баш сөякләре белән юкка чыккан кешеләр кабиләләреннән калган баш сөякләре фосиллияләрен катыштырып, әверемчеләр кешенең барлыкка килгәненә үзләренчә бер фәлсәфә кордылар.

Мондый фәлсәфәнең нигезен  австралопитек исемле юкка чыккан маймыллар төркеме тәшкил итә. Иң беренче булып, бу фосиллияләр Раймонд  Дарт исемле палеонтолог тарафыннан 1924 нче елда табыла. Әверемчеләр фикеренә күрә, исеме “көньяк маймылы” мәгънәсендә булган маймыл, кешесыман буларак таныла. Шул ук вакытта австралопитек сөякләре шемпанзе төзелешеннән бер дә аерылмый.

Бу чынбарлыкка каршы чыгып, әверемчеләр австралопитек ике аякта туры йөрүче булганлыгы фикерен уртага салалар. Әмма мондый тәгълимат Солле Саккерман һәм Чарльз Окснад исемле бөтен дөньяга таныклы ике палеонтолог  тарафыннан кире кагыла. Шулай итеп, галимнәр тарафыннан кеше башлангычы буларак фаразланган австролопитек, чынлыкта юкка чыккан маймыллар төре икәнлеге исбат ителде.

Әверемчеләр тарафыннан хыялый сыйныфларга буленгән Homo Erectus, Homo Ergaster, Homo Sapiens фосиллияләре чынлыкта төрле кабилә кешеләренең калдыклары булып чыкты.  Бу казылмаларны күзәтү нәтиҗәсендә, буген яшәп килүче кешеләр белән бернинди аермасы булмаганлыгы исбатланды.

Барытик баш сөякләренең аермасы гына күзәтелде, әмма бүгенге көндә дә, төрле милләтләргә дә  мондый төрлелек хас.

Homo Erectus төркеменә керүче баш сөякләре белән бүгенге көндә яшәүче кешеләр арасындагы аерманы таныклы палеонтолог Ричард Лийкей шулай  аңлата:

“Мондый аермалар төрле җирлекләрдә яшәп килүче кабиләләргә хас булган үзенчәлекләрдән тыш башка нәрсә түгел.”

Әверемчеләрнең үз фәлсәфәсен җәмгыятькә сеңдерү өчен төп җиһазлары: ялган тәгълимат, әверемчеләр дәреслекләренә теркәлгән, кешенең әверелүен аңлатучы маҗаралы рәсемнәр – болар барысыда нигезе булмаган хыялый нәрсәләрдер.

Бу рәсемнәрдә кешесыман йон белән капланган тәнле маймыллар  сурәтләнгән.

Кайбер вакытта бу җанлыларның  тормышларыннан бер мизгеле тасвирлана. Мондый ачыклаулар исбатланмаганына карамстан җәмгыять акылына сеңеп калучан. Хәтта иң таныклы фәнни басмаларда да, аңлатмасы яшәм тарихының шәҗәрәсе дип танытылган мондый ялган өчен урын аерыла.

Әверемчеләрнең маҗаралары мондый адымнар белән чикләнми.  Алар үз хыялын киңәйтеп, мондый ярымкеше-ярыммаймыл катнашкан фильмнар төшерә.

Чынлыкта исә болар барысы да ап-ачык ялган. Үзләренең тәгълиматын дәлил итүче дип санаган бердән бер нәрсә – ул фибола баш сөягенең берничә калдыгы. Соякләр өстендә үткәрелгән эзләнүләргә таянып, бер ничек тә чәч, тире, борын төзелеше, колак, ирен һәм тәннең башка әгъзалары хакында нәтиҗә ясау мөмкин түгел.

Әверемче галимнәре бу тукымалар хакында билгеләрне алардан бернинди фосиллия эзләре калмаган хәлдә, үз фикерләренә күрә нәтиҗә ясыйлар. Хәтта боларны тәртипкә салу хәнәсен дә булдырганнар. Эрнст Хутон исемле Гардворд университеты вәкиле бу рәсемнәрнең фәнни яктан бернинди әһәмият ташымаганын ачыклый.

“Нәкъ шундый ук ысул белән сез дә бер үк баш сөяге хакында, аның берәр фәлсәфечегә, ә аннары берәр маймылга хас икәнен фараз кыла аласыз.  Кеше фосиллияләренә таянып мондый ысул ярдәмендә үткәрелгән эзләнүләр фәнни яктан бөтенләй яраксыз һәм чынлыкта барытик кешеләрнең фикере белән идарә итү ниятеннән башкарыладыр”.

Болар барысы да ялган гына.

Әверемчеләр бу эзләнүләрдә алга китә алмады. Бер үк баш сөягенә күп төрле йөз килештерә алалар. Алар тарафыннан занджантроп исемле бер үк фосиллияне өч төрле итеп тәртипкә салулары, артефактларны булдыру мәсәләсендә әверемчеләрнең ничек киреп беткәнлекләренә ап-ачык үрнәк булып тора.

Үз маҗараларына багышлап рәсемнәр ясау белән чикләнмәгән әверечеләр, ялган бер ясалма булдырудан да баш тартмадылар. Иң таныклы фәнни ялган үрнәге 1912 елда Чарльз Даусон исемле инглиз әверемчесе тарафыннан уйлап табылган питдаун скелеты иде.

Бу ясалма калдыгы кеше белән маймылны әйләүче кичеш-ара чылбырының иң мөһим өлеше буларак күрсәтелде.  1949 нчы елда үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәсендә, бу  скелетның кеше баш сөягенә беркетелгән арангутан иягеннән гыйбарәт бер ясалма икәнлеге ачыкланды.

1922 нче елда бер теш калдыгына гына нигезләнгән әверемчеләр хыялый булган “Небрасец” исемле кичеш-ара төрен уйлап табалар. Хәтта мөмкинчелектән файдаланып, бу калдыкны латин теленнән алынган Hesperopithecus Haroldcooki тәэсирле кушаматы белән бизәп, берничә маҗаралы рәсем төшерәделәр. Соңыннан исә, “Небрасец”  нигезе булган тешнең чынлыкта кабан теше икәнлеге ачыкланды.

На самом деле выяснилось, что останки множества черепов, представлявшиеся до сих пор в качестве доказательств эволюции, могут являться подтверждением теории (manası karişik)

Шиксез хакикать буларак 1856 нчы елда күрсәтелгән Неандерталец 1960 нчы елда фаш ителде.

1912 нче елда исбатлаучы буларак күрсәтелгән Питдаун, 1953 нче елда кагылышсызлык дәрәҗәсен югалтты, 1959 нчы елны исбатлаучы кебек күрсәтелгән Зинджантроп та 1960 нчы елда фәнни яктан яраксыз буларак танылды.

Мондый ачыклаулар булуга карамастан, әле һаман да, АКШ һәм башка күп кенә дәүләтләрдә бу баш сөякләре хакыйкать буларак хәбәрләрдә һәм әверемгә нигезләнгән  китапларда чагылыш таба. Җәмгыятнең зур өлеше әверем тәгълиматын фәнгә нигезләнеп исбат ителгәненә ышана.

Иң таныклы әверемчеләр тарафыннан фараз кылынган күп кенә ялган ачыклаулары кешеләрнең ата-бабалары буларак мәктәп дәреслекләрендә  чагылыш таба.

Әверемчеләрнең хакыйкатьне яшерергә тырышканнарына карамастан, ул ап-ачык. Җанлылар төрләре бер үк вакытта барлыкка килгәннәр һәм кимчелексез хәлдә, ягъни алар яратылганнар. Һәр төрне үзенә хас булган кабатланмас сыйфатлы кылган Яратучы - табигатьнең Хуҗасы булган Аллаһ .

Ул – Аллаһудан башка һич Илаһә юк, мәгәр Ул – Үзе генәдер, мәхлуклар белмәгән яшерен нәрсәләрне белүче вә мәхлуклар белгән нәрсәләрне дә белүчедер, вә Ул – Аллаһ шәфкатьле вә рәхимле.

Ул – Аллаһудан башка һич Илаһә юк, мәгәр Ул – Үзе генәдер, Ул – ике дөньяга патша, Ул – һәр кимчелектән гаять пакь, Ул – тынычтыр, Ул – ышанычлыдыр, Ул – һәр нәрсәне саклаучы, Ул – һәр эштә җиңүче, Ул – Үзе теләгәнне мәхлукка көчләп эшләтүче, Ул – олугъланучы вә Аллаһ мөшрикләр сыйфатлаган тиңдәшлек сыйфатларыннан пакь.

Ул – Аллаһ халык кылучы, юктан бар итүче, һәрнәрсәне сурәтләүче, вә Аның күркәм исемнәре бар, җирдә вә күкләрдә булган һәр мәхлук Аны мактап тәсбих әйтә, вә Ул – Аллаһ бик куәтле, һәр эштә өстен вә хикмәт белән эш кылучы. (Хәшер: 22-24)

Ий адәм баласы, сине нәрсә алдады хөрмәтле булган Раббыңның нигъмәтләреннән өлешсез калырга, ягъни җәннәткә кермичә җәһәннәмгә керергә сине нәрсә мәҗбүр итә.

Ул – Аллаһ сине хак кылды да, әгъзаларыңны төзәтте вә һәр әгъзаңны үлчәп төзеде.

Сине нинди сурәттә кылырга теләсә шул сүрәттә кылды. (Инфәтар: 6-8)

2011-02-25 17:19:42

Танытымнар| Бу ситә хакында | Ана сәхифә ит | Сезгә ошаганнарга кушыгыз | RSS Feed
Бу ситәнең барлык эчтәлеге, ситәне белдерү шарты үтәлгәнендә, түләүсез рәвештә копийәләнә һәм таратыла ала
(c) All publication rights of the personal photos of Mr. Adnan Oktar that are present in our website and in all other Harun Yahya works belong to Global Publication Ltd. Co. They cannot be used or published without prior consent even if used partially.
© 1994 Harun Yahya. www.harunyahya.com
page_top
iddialaracevap.blogspot.com ahirzamanfelaketleri.blogspot.com ingilizderindevleti.net