Күз һәм колак технологиясе


Әверелү (Эволюция) теориясе тарафынан һич тә ачыклана алмаган башка бер тема исә, күз һәм колакның өстен сиземләү сыйфатлары. Күз белән бәйле темага күчәр алдыннан, кыска гына ничек иттереп күрүебезне аңлатып үтик. Берәр җисемнән килүче нурлар күздәге ретинага киресенчә төшәр. Бу нурлар мондагы күзәнәкләр тарафыннан электрик сигналларга әйләндерелер һәм минең арткы өлешендәге “күрү мәркәзе” диелгән кечкенә генә бер ноктага ирештерелер. Бу электрик сигналлар берничә процесстан соң, мидәге бу мәркәздә күрү буларак тәмамланыр. Хәзер болардан соң уйланыйк:

Ми яктылыкка ябык. Ягъни минең эче кап-караңгы, яктылык ми булган җиргә хәтле керми. Күрү мәркәзе диелгән урын кап-караңгы, яктылыкның һич ирешмәгән, бәлки дә һич күрелмәгән кадәр караңгы бер урын. Әмма, сез бу кап-караңгылыкта якты, нурлы дөньяны тамаша кыласыз.

Өстәвенә, бу шул кадәр ачык һәм сыйфатлы бер күренеш ки, хәтта XXI нче йөз технологиясе дә, һәртөрле мөмкинчелекләренә карамастан, бу ачыклылыкка ирешә алмаган. Үрнәге, хәзер укыганыгыз китапка, китапны тотучы кулларыгызга карагыз, соңыннан башыгызны күтәреп тирә-яныгызга карагыз. Хәзер күрелгән ачыклылыктагы һәм сыйфаттагы бу күренешне башка берәр җирдә күрдегез ме? Бу кадәр ачык күренешне сезгә дөньядагы телевизорлар җитештерү буенча беренче булган ширкәт тарафыннан чыгарылган иң әйбәт экран да бирә алмаячак. 100 ел буенча меңнәрчә мөһәндис (1) бу ачыклыкка ирешергә тырыша. Моның өчен фабрикалар, дәү корылмалар төзелә, эзләнүләр үткәрелә, планнар һәм проектлар әзерләнә. Тагын бер телевизор экранына карагыз һәм тагын хәзер кулыгызда тотканыгыз бу китапка. Арада бөек ачыклык һәм сыйфат аермасы булуын күрәчәксез. Өстәвенә, телевизор экраны сезгә ике үлчәмле күренеш күрсәтер, ә сез өч үлчәмле, тирәнлекле бер манзара күрәсез.

Озак еллар буенча ун меңнәрчә мөһәндис өч үлчәмле телевизор ясарга, күзнең күрү сыйфатына ирешергә тырышты. Әйе, өч үлчәмле телевизор системасы ясый алдылар, әмма аны да күзлек кимичә өч үлчәмле итеп күркү мөмкин түгел, бу ясалма өч үлчәмлелек. Арткы тараф тагын да болганчык, алгы тараф исә кәгазьдән декорация кебек тора. Һичбер заман күзнең күргәне кебек ачык һәм сыйфатлы күренеш формалашмый. Камерада да, телевизорда да мәҗбүри рәвештә күренеш югалтуы барлыкка килә.

Менә эволюционистлар, бу сыйфаттагы һәм ачыклыктагы күренешне булдырган механизмның очраклы рәвештә формалашканын яклыйлар. Хәзер кемдер сезгә бүлмәгездә торучы телевизор очраклы сәбәпләр нитиҗәсендә барлыкка килде, атомнар бер арага килде һәм бу күрсәтүче җиһазны барлыкка китерә дисә ни уйларсыз? Меңнәрчә кеше бер арага килеп ясый алмаганны, зиһенсез атомнар ничек ясасын?

Күз күргәненнән тагын да гадирәк булучы бер күренешне булдырган җиһазның очраклы барлыкка килә алмавы көн кебек ачык. Шундый ук хәл колак өчен дә яраклы. Тышкы колак тирәдәге тавышларны колак кабырчыгы ярдәмендә туплап урта колакка ирештерер, урта колак алынган тавыш вибрацияләрен көчләндереп эчке колакка илтеп җиткерер, эчке колак бу вибрацияләрне электрик дулкыннарга (сигналларга) әйләндереп мигә җибәрер. Күрүдә булганы кебек, ишетү процессы да мидәге “ишетү мәркәзендә” тормышка ашар.

Күздәге хәл колак өчен дә яраклы, ягъни ми яктылык белән бергә тавыш өчен дә ябык, тавыш үткәрми. Шуңа күрә, тышта ни кадәр тавыш булса да, ми эче бөтенләй тавышсыз. Моңа карамастан, иң ачык тавышлар ми тарафыннан тоемланыр. Тавыш үткәрмәгән миегездә бер оркестрның симфонияләрен тыңларсыз, бер күп халык җыелган урынның бөтен гаугасын ишетерсез. Әмма, шул вакытта махсус бер җиһаз белән миегез эчендәге тавыш дәрәҗәсе үлчәнсә, миегездә бөтенләй тынлык булганы күреләчәк.

Ачык бер күренешкә ия булу ниятеннән технология ничек кулланылса, тавыш өчен дә шул ук тырышлыклар уннарча елдан бирле дәвам итә. Тавыш язу җиһазлары, моң мәркәзләре (музыкаль центрлар), күп кенә электроник җиһазлар, тавышны сизүче музыкаль системалар бу тырышлыкларның кайберләре. Ләкин, бөтен технология, бу технологияләр өчен эшләгән меңнәрчә мөһәндискә һәм остага карамастан, колак булдырган ачыклыктагы һәм сыйфатлылыктагы тавышка ирешә алмаган. Көй җиһазларын җитештерү буенча иң беренче саналган ширкәт тарафыннан җитештерелгән иң сыйфатлы музыкаль центрны алыйк. Тавышны язган вакытында гел тавышның бер өлеше югалыр яки әз дә булса комачау итүче тавышлар барлыкка килер яки музыкаль центрны кабызган вакытыгызда, әле музыка башламастан, чытырт иткәнен ишетерсез. Әмма, кеше гәүдәсендәге технологиянең продукты булучы тавышлар соңгы дәрәҗәдә ачык һәм кимчелексез. Кеше колагы һичбер заман, музыкаль центрдагы булганы кебек, чытыртлы яки комачау итүче тавышлар белән бергә тоемламас, тавыш ни исә, бөтен һәм ачык килеш аны тоемлар. Бу хәл кеше яратылган көннән алып бүгенгегә хәтле дәвам итә.

Хәзергегә хәтле адәм баласы ясаган һичбер күрү һәм тавыш җиһазы күз һәм колак кадәр сиземле һәм уңышлы тоемлаучы була алмаган.

Әмма, күрү һәм ишетү феноменында бөтен болардан тыш булучы тагын бер бик бөек хакыйкать бар.

Ми эчендә күрүче һәм ишетүче кем ?

Ми эчендә якты, төсле дөньяны тамаша кылучы, симфонияләрне, кошларның сайрауларын тыңлаучы, гөлләрне иснәп хушланучы кем?

Кешеләрнең күзләреннән, колакларыннан, борыннарыннан килүче сиземләүләр электрик дулкыннар булып мигә бара.

Биология, физиология һәм биохимия китапларында моның мидә ничек барлыкка килүен аңлатучы күп кенә тәфсилләр белән танышырсыз. Әмма, бу тема белән бәйле булган иң мөһим хакыйкатьне һичбер җирдә очрата алмассыз: мидә бу электрик сигналларны күрү, тавыш, ис һәм хис буларак тоемлаучы кем? Минең эчендә күзгә, колакка, борынга мохтаҗ булмыйча, бөтен боларны тоемлаган бер зиһен бар. Бу зиһенгә кем ия?

Әлбәттә, бу зиһенне минең төзелешендә булучы нервлар, май катламы һәм нерв күзәнәкләре булдыра алмый. Менә шул сәбәптән, һәрнәрсәнең матдәдән гыйбарәт булганын исәпләүче дарвинист-матдәчеләр, бу сорауларга һичбер җәвап таба алмый. Чөнки бу зиһен – Аллаһ яраткан рух. Рух – күрү өчен күзгә, ишетер өчен колакка, уйлау өчен мигә мохтаҗ түгел.

Бу ачык һәм гыйльми хакыйкатьне укыган һәр кешенең, ми эчендәге берничә сантиметр кубтагы, кап-караңгы урынга бөтен галәмне өч үлчәмле, төсле, күләгәле һәм якты буларак сыйдыручы бөек Аллаһ турында уйланып, Аңардан куркып, Аңа сыенуы кирәк.

 


[1] инженер

2011-02-27 07:58:58

Танытымнар| Бу ситә хакында | Ана сәхифә ит | Сезгә ошаганнарга кушыгыз | RSS Feed
Бу ситәнең барлык эчтәлеге, ситәне белдерү шарты үтәлгәнендә, түләүсез рәвештә копийәләнә һәм таратыла ала
(c) All publication rights of the personal photos of Mr. Adnan Oktar that are present in our website and in all other Harun Yahya works belong to Global Publication Ltd. Co. They cannot be used or published without prior consent even if used partially.
© 1994 Harun Yahya. www.harunyahya.com
page_top