< <
2 / total: 7

Кыямәт Көне Якынлашып Килә

Хакыйкать шул ки, Кыямәт сәгате якынлашып килә бирә, анарда шөбһә юк. Чыннан да, Аллаһ кабердә булганнарны терелтәчәк.
(Хаҗ сүрәсе, 7)

 

Үлем адым-адым якынлаша. Яшь булсагыз да, карт булсагыз да, үткән һәр көн, хәтта һәр минут белән үлемгә тагын бераз якынлашасыз. Заманга каршы торалмыйсыз һәм үлемнең якынлашувына һич чара таба алмыйсыз. Ни кылсагыз, нинди хәзерлекләрәгез булса да, һичбере дә сезне һәм тирә юньдәгеләрегезне фани булудан коткара алмый. Дөньядагы һәрнәрсә кебек, сез дә тормышыгызның соңгы көненә таба атлый бирәсез.

Әмма, Дөньяда үлемгә барытик кеше генә дучар ителмәгән. Башка бөтен җанлылар, җир йөзе, хәтта бөтен галәм дә уләчәк, алар юк булачак көн билгеләнгән. Ул көннән соң Дөнья тормышы бетәчәк. Юк булу тик дәһшәт бирүче, ни дәрәҗәдә икәнлеген һичбер кеше күз алдына китерә алмаслык кадәр куркыныч булган хәлдә, шул ук вакытта, күркәм бер “соңгы көн” дә булачак. Җир йөзендәге һәрнәрсә җир белән тигезләнәчәк, йолдызлар себерелеп түгеләчәк, кояш караланачак. Шул заманга хәтле җир йөзендә яшәгән бөтен кешеләр бер урында тупаначаклар һәм бу көнгә шаһит булачаклар. “Соңгы көн” инкярчылар өчен авыр көн булачак. Һичшиксез, бу көннең хуҗасы - галәмнәрнең Раббысы Аллаһтыр.

Кыямәт якынлашып килә. Күпчелек кешеләрнең инануларына киресе буларак, Кыямәт һич тә ерак түгел. Ул көнне Дөнья белән бергә Дөньядагы бөтен нәрсә дә юкка чыгачак. Дөньяви файда өчен булган ашкынулар, теләкләр, ачу тотулар, нәрсәнедер көтү, шәһвәт (җенси теләк), дошманлык һәм ләззәтләр бетәчәк. Киләчәккә юнәлгән планнарның мәгънәсе калмаячак. Аллаһка кайтарылачагын оныткан һәркем өчен ул бик яраткан, мәңгелек тормыштан хуп күргән Дөньяның, бөтен алдатучы байлыкларның, гүзәллекләрнең һәм мәшгүль иткән нәрсәләрнең бетүве булган көн килгәндер. Бу көнне кешеләр Аллаһның барлыгына кискен рәвештә шаһит булачак, онытырга теләгән үлем көне белән кара-каршы калачак. Инде Аллаһны һәм Ахирәт тормышын онытып кичергән бу кыска гомер тәмамланды һәм яңа бер башлангыч көтәдер үзен. Бу башлангыч һич бетмәячәк һәм һич тә инкярчыларга сәгадәт (бәхет) китермәячәк. Бу бетмәячек тормышның беренче мизгеленнән ук башланган газап шундый көчле ки, аны хис иткәннәр газап урынына “үлемне” һәм “юк булуны” теләячәкләр. Бу тормышның башлангычы - Кыямәт сәгате. Һәм, һичшиксез, “Кыямәт сәгате якынлашып килә”.

Дөнья Тормышы Фани Һәм Үлем Шиксез Бер Хакыйкать

Балалык чагыгызның беренче көненнән алып киләчәккә таба билгеле бер максатка юнәлерсез яки башкалары тарафыннан юнәлдерелерсез. Ихтимал ки, шулар белән каршылашырсыз: яшегез тулгач бер гаиләгез һәм эшегез булачак. Тагын да күбрәк акча казану һәм тагын да рәхәтрәк яшәү өчен чара эзләрсез, балаларыгызны тәрбияләп, аларның киләчәккә сездән тагын да әйбәтрәк тормыш итүләрен теләрсез. Атнада бер гаиләгез белән җыелып ял итәрсез. Эшегезне дәвам итеп, калган вакытыгызны өегездә үткәрерсез. Берничә җитешсезлектән башка, тормышыгыз тәртипле рәвештә дәвам итәр. Бик четерекле тәэсирле ситуациаләр белән дә гел каршылашмассыз. Тормышыгыздагы һәрнәрсә тагын да алданрак билгеләнгән кебек, тирә юнегездәге кешеләрнең тормышларында да бик күп охшашлыклар бар. Бу охшаш сценариялар буенча яшәвегез өчен эшләвегез, нәселегезне дәвам итү өчен гаилә корувгыз кирәк. Бу фикер итү буенча, “яхшы бер гаилә һәм яхшы бер эштән” тыш, яшәүнең тагын нинди башка максаты булырга мөмкин! Боларны булдырганнан соң, бәхетле бер тормыш турында хыялланырсыз. Шулай итеп һәрнәрсәгез шәмәхә төскә керәчәк һәм калган гомерегезне тыныч иттереп кичерәчәксез.

Әмма, сез болар турында уйлаган вакытта гәүдәгездә һәм тирә юнегездә мөһим үзгәрешләр бара. Гәүдәгездәге төрле функцияләргә ия булган күп кенә клеткалар вазыйфаларын тәмамлап үлә бирә һәм яшегез арткан саен аларның яңарувы тагын да әкренәя бара. Гәүдәгез картая һәм моны күрсәтүче билгеләр, авырулар, җитешсезлекләр күренә башлый. Вакыт үтә бирә һәм кирегә кайту мөмкинчелеге буимаган көн бара-бара үзен тагын да ачык буларак күрсәтә. Һәм сез тыныч һәм рәхәт кичерегә исәпләгән “калган тормышыгыз” аркылы да, ул дәвам иткән саен, үлемгә таба якынаюгызны аңлыйсыз һәм бу яшәешнең бер соңы барлыгына төшенәсез.

Бу яшәешнең бер соңы бар ки, бу соң артыннан асыл хакыйкатьләр белән кара-каршы киленәчәк. Шулай булгач, Дөнья тормышында максат ителгән һичбер нәрсәдә сезнең чын максатыгыз булмаска тиеш. Чөнки Дөнья тормышы барытик фани бер имтихан урыны гына. Кемнең изге гамәлләр кылачагын сынау урыны. Аллаһ безгә бу мөһим хакыйкатьне шулай белдерә:

Ул гамәл (эш, хәрәкәт) ягыннан кайсыгызның тагын да яхшырак (гүзәлрәк) булачагын сынар өчен үлем һәм тормышны яратты. Ул өстен һәм көчле күп ярлыкаучы. (Мөлек сүрәсе, 2)

Яшәешнең хакыйкый максаты “яхшы гаилә һәм яхшы бер эш” түгел. Һәркемнең барытик бер генә яратылу максаты бар – Аллаһка кол булу. Дөньяда кулга кергән мал, ир яки хатын, бала-чага, дәрәҗә, ихтирам ителү – барысы да яшәеш барышында кешеләрне үзләренә көчле итеп бәйләгән нәрсәләрдән. Әмма, үлемнең беренче мизгеле белән бу Дөньяви нәрсәләр, бер мизгелдә бөтен кыйммәтлекләрен һәм әһәмиятлекләрен югалталар. Бу һәркем тарафыннан беленгән, ләкин аның турында уйланудан качылган бер хакыйкать. Шуның өчен, асыл максат бу булмаска тиеш. Ул вакытта хакыйкый максат һәм казану ни икәнлеге турында бик яхшы уйланырга, төшенергә кирәк. Яратылуның асыл максатын Аллаһ Көръәндә болай белдерә:

Мин җеннәрне һәм кешеләрне барытик Миңа гыйбадәт итсеннәр өчен генә яраттым. (Зарият сурәсе, 56)

Бары Аллаһка коллык вазыйфасының тулаем җиренә җиткерелмәсе белән генә, үлемнән соң башланган Ахирәт тормышы өчен гүзел бер өмет өчендә булырга мөмкин. Кешеләрнең бөек бер өлешендә яңлыш бер өмет бар. Кешеләрнең күпчелеге бу ихтималга инанып үзен рәхәтләтергә тырыша. Югыйсә, бу бөек бер хаталану. Әгәрдә берәр кешенең Ахирәткә, үлемнән соң булган тормышка карата бер өмете дә юк икән, ул вакыт бер генә ихтимал кала: үлем белән берлектә юк булу! Бу ихтимал исә, башкаларына карата бик күпкә куркынычрак. Аллаһка коллык итүне инкяр иткән кешеләр бу мөмкинчелектән курыкканнары һәм онытырга теләгәннәре өчен, үзләренә төрле-төрле ысуллар китереп чыгарырлар. Бу ысуллар исә, гел бер төрле: үлем турында сөйләшелмәс, бәхәсләшелмәс, хәтерләтелмәс. Үлемнең яшәләчәге ачык булган хәлдә, “юк” кебек кабул итәлер. Җәмгыятьнең бөек бер өлеше тарфыннан моның кабул ителүве дә, кешедә бер рәхәтләнүгә сәбәпче була ала. Бит, аның кебек башка кешеләр дә алдана. Кешеләр үлемне, Кыямәт Көнен һәм Ахирәтне белерләр, ләкин уйланмаслар. Дөнья тормышы белән хушланырлар. Дөресрәге, хуш булырга теләрләр. Бит, Аллаһ Көръәндә кешеләрнең алар качкан үлем хакыйкате белән ачык буларак каршыланачакларын белдерә. Аятьтә шулай боерыла:

Әйт ки: “Әлбәттә, сез үзеннән качкан үлем, шиксез, сезнең белән каршылашачак. Соңында беленмәгәнне дә, шаһит була алынганнны да белүчегә (Аллаһка) кайтарылачаксыз. Ул да сезнең кылганнарыгыздан хәбәр бирәчәк”. (Җомга сүрәсе, 8)

Үлем бары тик кешеләр өчен генә максус тугел. Фани булган Дөнья тормышында кеше кебек “һәрнәрсәнең” дә үлеме бар. Аллаһ безгә, эчендәге бөтен җанлылар белән берлектә, галәмнең юк ителәчәге бер көннең барлыгын, ягъни “Кыямәт Көнен” белдергән. Кыямәт Көне имтихан беткән көн, соңгы көн. Ул көннең килүвен җир йөзендәге һәркеше бик күп билгеләре буенча аңлаячак, галәмнең үлеме белән тәмамланачак вакыйгалар бик кот алучан булачак. Һәм ниһаять, Дөньядагы бөтен кешеләр Кыямәт булган көнне, үзләрен көткән “яңадан терелүне” аңлаячаклар. Мондый бер көн белән каршылашуларына инанамаганнар, каршыларындагы бик ачык булган бу хакыйкатьне инкяр итә алмыйча, Аллаһның әмеренә “теләсәләр дә, теләмәсәләр дә” буйсыначаклар. Аллаһ бөтен галәм өчен бөек бер соң хәзерләгән. Кешеләрнең күпчелеге ни кадәр инкяр итәргә тырышсалар да, Кыямәт Сәгате билгеләнгән бер вакытта үзләрен көтә бирә.

Кыямәт Көне Шиксез Бер Хакыйкать

Элегрәк сүз иткәнебез кебек, Дөньяның фани кыйммәтлекләренә хуҗа булуларын үзләре өчен җитәрле дип белгән кешеләр, хакыйкатьләрдән төрле ысуллар аркылы качарлар. Үлем, бөтен хаклыгы белән каршыларында булган хәлдә, моны исәпкә алмыйча, яңадан тереләчәкләре көнне дә онытырга тырышырлар. Болар турында уйланмау үзләренчә бер качу алымы. Шулай итеп, кешеләр Аллаһ каршындагы вазыйфаларын акылларына китермичә, барытик үзләрен кызыксындырганнарга гына бирелеп яшәүләрен зан итәрләр. Бит, Кыямәт Көне шиксез бер хакыйкать. Бу хакыйкать Көръәндә белдерелгән.

Шулай ук, Көръәндә Кыямәт Кәнендә булачак вакыйгалар да тасвирланган. Бөтен нечкәлекләре белән аңлатылган. Кыямәт вакытында җир йөзендә һәм бөтен галәмдә булачаклар, моның белән беррәттән кешеләрнең рухи хәле, бөтен минлекләренә хаким булачак бөек шашкынлык, курку һәм паника ачык буларак аңлатылган. Шиксез, галәм кимчелексез буларак юктан бар ителгән кебек, шулай ук кимчелексез һәм могҗизалы, искиткеч рәвештә бетәчәк. Планеталар орбиталарын таба алмаячак, таулар урыннарыннан кузгалачак. Элегрәк, һәрнәрсәнең үзеннән-үзе барлыкка килгәнлеген сәбәп итеп, Аллаһны инкяр иткәннәр, бөтен аһәңлелекләрне (гармонияне) юк иткән бу бөек вакыйгалар каршысында, үзеннән-үзе булдырылувын түгел, ә боларның барытик Аллаһның әмере белән генә булдырылувын аңлаячак. Кыямәт вакытында булачак вакыйгалар турында Көръәндә Аллаһ шулай хәбәр итә:

Әйт ки: “Күкләрдә һәм җирдә булганнар кемнеке ?”. Әйт ки: “Аллаһныкы”. Ул мәрхәмәтлекне Үзенә язды. Сезне шиксез булган Кыямәт Көнендә,әлбәттә, туплаячак. Үзләрен хәсрәткә атучылар, алар ки, инанмаучылар. (Әнъам сүрәсе, 12)

Сурга (боргыга) тик бер өрү белән өрелгән вакыт, җир йөзе һәм таулар урыннарыннан кузгатылып күтәрелгән вакыт, аннан соң тик бер бәрелеш белән бер-берсенә бәрелеп, өлеш-өлеш булачак вакыт. Менә бу көнне вакиа (бер хакыйкать булган Кыямәт) булачак. (Хакка сүрәсе, 13-15)

Кыямәт Көне Билгеләнгән Бер Вакыт

Заман үткән саен, Кыямәт булачак заманга таба тизлек белән якынлашабыз. Кешеләрнең күбчелеге Кыямәтне үзләреннән күпкә соң киләчәк нәселләр тарафыннан каршыланачак бер вакыйга буларак исәпли. Шиксез, бездән алдарак булган нәселләр дә шундый ук фикер белән хәрәкәт иткәннәр һәм “ерак киләчәктәге” бу вакыйга турында уйланмаганнар да. Бит, җир йөзендәге беренче кешенең яратылувыннан алып яшәгән һәркеше, Кыямәт Көне булачак вакыйгаларга шәһит булачак . Өстәвенә, бу көннең сез көнлек тормышыгызны дәвам иткәнегездә, киләчәк өчен планнар корганыгызда була алмавы өченбер гарантиягез дә юк. Шиксез булачак Кыямәт вакытын барытик Аллаһ белә. Моның белән бәйле буларак аятьләрдә шулай боерыла:

Әйт ки: “Белмим, сезгә вәгьдә ителгән (Кыямәт һәм газап) якынмы яки Раббым аның өчен озын бер вакытмы билгеләде?” Ул беленмәгәнне белүчедер. Беленмәгәнне (күрелмәгән белем хәзинәсен) беркемгә дә ачык кылмас (аңа белдермәс). (Җен сүрәсе, 25-26)

Бөек бер тәртип белән яраткан яшәешне Аллаһ белмәгәнебез бер вакытта, бөтен тәртибе белән берлектә соңына китерәчәк. Кешеләрнең күбчелеге тарафыннан моңардан шикләнүне яки бу нәрсәгә карата нәрсәдер планлауны акылсызлылык кабул итүләре, шул сәбәптән инкяр итүне сайлаулары таралган күренешләрдән. Ләкин, тасвирланган бу соңгы көн инкярчылар өчен бик авыр, өркетүче (куркыныч) бер көн булачак. Шуның өчен, ышанмыйча булачакларны көтү урынына, барлыгыннан шикләнмичә Кыямәт Көненә иман итү кешенең үзе өчен файдалырак һәм казану китергәннәрдән булачак. Чөнки, Дөньядагы тырышлыгының “буш бер тырышлык” икәнлеген Кыямәт Сәгате белән аңлаган бер кешенең үкенүвен тасвирлау бик авыр. Бик көчле үкенү бу. Бер аятьтә Аллаһ шулай боера:

Кайчан ул - һәрнәрсене батырып килүче бөек һәлакәт (Кыямәт) килгән вакытта. Ул көнне кеше ни өчен тырышлык куйганлыгын төшенер, аңлар”. (Назият сүрәсе, 34-35)

 

2 / total 7
Һарун Яхья Кыямәт Көне китабын онлайн укый аласыз, facebook, twitter кебек социаль челтәрләрдә бүлешә аласыз, компьютерыгызга иңдерә аласыз, өй эшегез һәм тезисларыгызда куллана аласыз һәм ситәгә ишарәт шарты белән автор хаклары өчен түләмәстән ситә һәм блогларыгызда урнаштыра аласыз һәм копияләштереп, күбәйтә аласыз.
Танытымнар| Бу ситә хакында | Ана сәхифә ит | Сезгә ошаганнарга кушыгыз | RSS Feed
Бу ситәнең барлык эчтәлеге, ситәне белдерү шарты үтәлгәнендә, түләүсез рәвештә копийәләнә һәм таратыла ала
(c) All publication rights of the personal photos of Mr. Adnan Oktar that are present in our website and in all other Harun Yahya works belong to Global Publication Ltd. Co. They cannot be used or published without prior consent even if used partially.
© 1994 Harun Yahya. www.harunyahya.com
page_top
iddialaracevap.blogspot.com ahirzamanfelaketleri.blogspot.com ingilizderindevleti.net