< <
3 / total: 7

Кыямәт Көне Булачак Вакыйгалар

Көръәндә хәбәр бирелүвенә күрә Кыямәт Көне ул: “кешеләрнең, галәмнәрнең Раббысы өчен калыкканы көндер” (Мутаффифин сүрәсе, 6). Ул көн, җанлылар белән бергә бөтен галәмнең юк булачагы дәһшәтле бер көн. Бу юк булу хәзерегә хәтле һичбер җирдә күрелмәгән вакыйгалар соңында булачак. Ул көн – кешеләрнең, хайваннарның, бар булган һәрнәрсәнең, кыскачы бөтен галәмнең үлем көне. Ул көн – Аллаһның Бөек кодрәте ачык буларак күрелгән һәм кешеләрнең барчасы тарафыннан беленгән көн. У көн – инкярчылар өчен дәһшәт, курку һәм иза китерәчәк бер көн. Ул көн – элек һич яшәлмәгән берүкенечнең, курку һәм хурлыкның хис ителәчәге көн.

Кыямәт Көне Көръән аятьләрендә, төрле чагыштырмалар аркылы, үзенчәлекләре белән аңлатылган. Бу булемдэ, Көръэндэ Кыямэт Конне булачагы белдерелгән вакыйгалар гомуми буларак тасвирланып, Аллаһ аятьләре белдергән вакыйгаларның нинди мәгънәләргә ишарәт иткәнлекләре күрсәтеләчәк. Әлбәттә, һәрнәрсәнең иң дөресен Аллаһ белә һәм Аллаһның гыйльме соңсыз. Без исә, һәрвакыттагыча, Кыямәтне дә барытик Ул безгә белдергән һәм өйрәткән кадәр генә аңлата алабыз.

Бу бүлемдә аңлатылган вакыйгалар Көръән аятьләреннән алынды һәм һәммәсенең дә булачагы шиксез. Бөтен тасвирлауларның булу рәвешен дә Аллаһ билгеләгәндер. Фәкать, бу вакыйгаларның ихтимал ителгәннән тагын да аермалы буларак тормышка ашувы мөмкин. Безнең ачык буларак белгәнебез – Аллаһ вәгъдә иткән вакыйгаларның шиксез яшәләчәге, кешеләрнең Кыямәт Көнендә элегрәк һич күрелмәгән, бөек бер манзара белән кара-каршы калачаклары һәм галәмнең эчендәге бөтен җанлылар белән бергә бөтенләй юк булачагы. Кешеләрнең исә, бөтен булганнарның сәбәбен өйрәнү, бу һәлакәтләрдән качып котылу яки чара эзләү кебек бер ихтималлары булмаячагы. Ул көнне һәркемнең күрәчәге хакыйкать: Аллаһның һәм Ахирәтнең барлыгы.

Сурга Өрү

Кыямәт Сурга өрү белән башланыр

Сурга өрелгәндер инде. Инде бу алдан әйтелгәннең (тормышка ашачагы) көндер. (Каф сүрәсе, 20).

Сурга өрү - Аллаһ Көръәндә вәгъдә иткән Кыямәт Сәгатенең инде килеп җиткәненең хәбәре. Бу тавыш Дөнья тормышының бетүвен һәм Ахирәтнең башланганын белдергән тавыш. Дөньяда булганында бу бөек көндә ни күрәчәге турында хәбәр ителгән һәм бирәчәк хисаб белән уярылып куркытылган һәркем инде узенә вәгъдә ителгән хакыйкатъ белән кара-каршы. Һич көтелмәгән бер мизгелдә ишетелгән бу тавыш, эләгрәк ишетелгән тавышлар белән һич тә охшаш түгел. Кешеләр үзләренә бирелгән заманның беткәнлеген бу ишарәттән аңлаячак. Бу тавыш көферлеккә бирелгәннәрнең мәңгелектә дәвамлы буларак яшәячәкләре курку, дәһшәт һәм арыганлыкның, авыр бер көннең башланувын күрсәтүче хәбәрче. Аллаһ аятьләрендә шулай боера:

Чөнки ул боргыга (Сурга) өрелгән вакыт. Инде ул көн, авыр бер көн, кяферләр өчен исә һич җиңел түгел. (Мүдәссир сүрәсе, 8-10)

Дөньядагы системаның үзенә тартучан гүзәллекләренә алданып, аңа каты итеп бәйләнгәннәр, Аллаһның барлыгы һәм берлеге хакыйкатенә каршы сукыр. Бөтен боларның Яратучысын, яратылувын һәм бетувене таба тизлек белән барылганнын һич уйламыйча, барытик аларны алдаган бер манзара белән сүздә бәхетле булып, шуның белән җитенерләр. Югыйсә, аларны алдаткан бу камил система – һәрнәрсәнең хуҗасы булган Аллаһның әсәре. Аллаһ яраткан бу күркәм система, Аның тик бер әмере белән акылларга сыймас дәрәҗәдә бетәчәк. Менә мондый бер көн белән шиксез буларак каршылашмаячакларын исәпләгәннәр, Сурның тавышы белән бу гафләттән бер мигелдә уяначак. Ләкин, бу уяну инде файдасыз. Чөнки Аллаһ һәм Ахирәт өчен нәрсәдер эшләү өчен бик соң.

Соң инде, чөнки кайбер кешеләр бер имтихан булган бу Дөнья тормышын, Ахирәтнең барлыгын саңга сучакрымыйча, буш бер тырышлык белән үткәрде. Ахирәткә инанмаган кешеләрнең мондый бер фикердә булуларының бер сәбәбе –бик шәхси бер тырышлык. Бу тырышлыкның асылы һәм җәзасы бик бөек. Асылындагы бер сәбәп, Дөньядагы бу чикләнгән тормыш бәлән җитенеп, киләчәк яки үткәннәр турында мөмкин булганча уйланмау. Бу аңлаеш кешеләренең күбчелеге нигә яшәгәннәрен, ни өчен яратылганнарын, Яратучының алардан ниләр теләгәнен һәм нигә үлемнең бар булганлыгын уйламыйча гомер кичерерләр. Үлем алар тарафыннан беленгән нәрсәдер, әмма, үлем хакыйкатенең үзләренә уйланулары кирәк булган моның ише сорауларны да тудырачагын белерләр. Шуның өчен, мөмкин булганча бу фикердән ераклашырга тырышырлар. Югыйсә, кеше яратылышының һәм Дөньядагы кыска тормышның барытик бердән бер сәбәбе – тик Аллаһка гына коллык итү. Үлемнең якынлыгын, Дөнья тормышының кыскалыгын, ия булган яки булмаган һәрнәрсәнең нибары имтиханның бер өлеше булганлыгын белгән кешеләр, Көръән аркылы кешеләргә танытылган хакыйкатләр белән дә шиксез кара-каршы киләчәкләрен белер. Шулай итеп, Дөньядагы бердәнбер максатның “Аллаһ өчен яшәү” икәнлеген төшенер. Моңа Дөньяда булган чакта ук төшенү – кеше өчен бөек бер казану. Шулай итеп, алдатучы Дөньядан ераклашып, бердәнбер хакыйкатькә, ягъни Ахирәткә юнәләчәк. Нәфсенә, ягъни барытик ләззәтләренә, шәһвәтенә ияреп хәрәкәт иткән бер кешенең иң бөек теләге шул ки: эчендә булган системаның гел дәвам итүве, һич тә бетмәве. Асылында, хәленнән дә бик риза түгел, чөнки тормышында дәвамлы авырлыклар һәм күңелсезлекләр бар. Ләкин, шайтан мең төрле ысул белән игътибарын алып аны алдата. Күңелсезлекләр һәм хәсрәт чиктергән бу тормышны, мәңгелек бер газап буласын инкяр итеп сайлый бирә кеше. Бит, бер иртәдә эшкә барганда яки бер кичәдә ниндидер планнарын һәм өметләрен киләчәк көннең иртәсенә калдырып йокларга хәзерләнгән вакытында, көтмәгәндә “Сурның” тавышын ишеткән бер кеше шиксез чарасыз калачак. Дәвам итәргә теләгән Дөнья тормышының, үзе белән бергә, соңгы минутлары килеп, белгән хәлдә инанмаган бу бөек хакыйкать көтмәгәндә тотып алган үзен. Гомере буе аны саклаячагын санап, ялган көчләргә сыенган бер кеше өчен ул мизгелдә ярдәм сорый алачак кемсә, яки сыена алачак һичбер урын да юк инде. Чөнки, мөэминнәрдән башка һәркем шундый ук хәлдә,чарасыз буларак башларына киләчәкләренә тәслим булганнар, җир йөзендә шул вакыткача яшәгән бөтен кешеләр Аллаһ билгеләгән урынга тупланганнар:

Сурга өрелгәндер: шулай итеп алар каберләреннән (терелтелеп) Раббыларына таба (өлеш-өлеш) аерыла-аерыла килер. (Ясин сүрәсе,51)

Сурның тавышы берәр инкярчы өчен “гомере буенча качкан хакыйкатьләр белән кршылашу” булган кебек, “инде кылганнарның төзәтү мөмкинчелеге һич була алмыячагын да” аңлата. Ул вакыттагы куркуны тасвирлау мөмкин түгел. Элегрәк “ни күрелгән, ни ишетелгән” бер дәһшәт һәм паника яшәлә. Дөньяда кылынган барлык хаталарның төзәтелуве мөмкин, яки вакыт үтү белән бу хаталар онытыла ала. Ләкин, һәрнәрсәнең соңы килгәнен белдергән бу тавыш, кылынган хаталарның төзәтелүве өчен вакыт калмаганлыгын хәбәрчесе инде. Ул көндәге Сурның тавышы инкярчыларга бөек бер курку китерәчәк һәм һәркеше каршындагы бу хакыйкать алдында башын иячәк, беркем дә бу хакыйкаттән кача алмаячак, Аллаһ бу хәл турында Көръәндә шулай хәбәр бирә:

Сура өреләчәк көнне, Аллаһ теләгәннәрдән башка, күкләрдә һәм җирдә булган һәркем инде куркуга бирелән һәм һәрберсе “башын иеп” Аңа килгән. (Нәшл сүрәсе, 87)

Югыйсә, кешеләрнең барчасына да, киләчәк шушы Көннән элек, бу хакыйкать хәтерләтелгән иде. Аллаһ кешеләрне аятьләре белән дә, илчеләре белән дә “кире кайтарылу мөмкинлеге булмаган бер көн” килгәнче, Аңа (Аллаһка) юнәлергә кирәклеге турында уярган, киресенчә хәрәкәт кылганнар өчен исә, үлем килгәннән соң ярдәм ителмиячәген белдергән. Коръәндә көтелмәгән бер мизгелдә газап белән каршылашкан кешенең хис итәчәге үкенеч һәм үзенә һичничек тә ярдәм итәлмиячәге хакыйкате шулай ачыклана:

Газап сезгә килеп җиткәнче Раббыгызга юнәлегез һәм Аңа тәслим булыгыз. Соңыннан сезгә ярдәм ителмәс. Раббыгыздан сезгә иңдерелгәннең иң гүзәленә иярегез. Сез һич көтмәгәндә, газап бермәлдә сезгә килеп җиткәнче. Кешенең (үкенечтән янып) шулай диячәге көн: “Аллаһка каршы кылган хаталарым өчен кайгы-хәсрәт миңа! Чынлыкта мин Аллаһның диненнән көлүчеләрдән идем”. Яки: “Чынлыкта Аллаһ мине тугъры юлга күндерсә иде”, - диячәге, яки дә газапны күргән вакытта: “Минем өчен тагын бер тапкыр (Дөньяга кайту форсаты) булса иде, яхшылык кылучылардан булса идем”, – дип әйтәчәге көннән сакланыгыз. “Юк, Менем аятьләрем сиңа килгән иде, ләкин, син аларны ялганладың, тәккәберләндең һәм кяферләрдән булдың”. Кыямәт Көнне Аллаһка каршы ялган сөйләгәннәрнең йөзләренең кап-кара булганлыгын күрәчәксең. Тәккәберләнгәннәр өчен Җәһәннәмдә калыначак берәр урын юк мы әллә? (Зүмәр сүрәсе, 54-60)

Үтүчән, фани бер файда өчен хуп күрелгән бу Дөнья тормышы Сурның тавышы белән тәмамланды. Бөтен кешеләр үзләренә вәгъдә ителгәннәр белән кара-каршы. Булып беткән вакыйгаларның чынлыгы кешеләрдә бик бөек курку һәм дәһшәт уяндырган. Бөтен кеше берүк чакыруга ияреп, кире кайтарылу булмау хакыйкате белән каршылашканын аңлаган инде. Шиксез, бу бер бөек көн һәм бу бөек көнне булачак вакыйгалар өчен Сурның тавышы барытик бер хәбәрче генә.

Кыямәт Вакытында Җир Йөзенең Хәле

Көчле тетрәүләр башлар

Җир шул көчле тетрәнү белән тетрәгән, җир авырлыкларын тышка атып чыгарган һәм кеше: “Аңа ни була ?”- дигән вакыт. Ул көнне (җир) хәбәрләрен аңлатачак. Чөнки синең Раббың аңа илһам иткән. (Зилзилә сүрәсе, 1-5)

Кыямәт Көнендә һәр җанлы ишетә алырлык Сур тавышыннан соң колакларны шартлатучы бер тавыш булыр һәм җир йөзе моннан элек һич күрелмәгән тетрәүгә дучар ителер. Дәү таулар, агачлар, зур биналар, кыскасы, җир йөзенең һәр ноктасы берүк вакыт та тетри башлар. Моннан элек һич күрелмәгән бу тетрәү каршысында кешеләр бөек бер паникага һәм куркуга бирелер. Иң куркыныч булганы исә, бу тетрәүдән качу яки сыенып котылырлык һичбер урынның булмавы. Чөнки бу тетрәү, элек кешеләр таб булган һәм барытик билгеле бер район яки шәһәрдә булган, секундалар белән хисапланган тетрәүләргә бердә охшамаган. Бу тетрәү, аңардан һичбер качу юлын калдырмаган һәм берүк вакытта бөтен Дөньяда башланган һәм Дөньяны җир белән тигезләгән бер тетрәү. Дөньяы җир белән тигез кылганчы да бетмиячәк (иң дөресен Аллаһ белә). Кыямәт Көнне кешеләр таб булачак тетрәүләрне Аллаһ Көръәндә шулай белдерә:

Ул тетрәүнең булачагы көн. Артыннан аны башка тетрәү дәвамлаячак. Ул көнне йөрәкләр (дәһшәт эчендә) тибәчәк. Карашлар кимсетелгән булачак. (Назиат сүрәсе, 6-9).

Җир йөзендә яшәлгән һәм нәтиҗәләре кешеләрдә тирән тәэсир калдырган җир тетрәүләрен күзаллагыз. Бу җир тетрәүләрнең бөтенесе дә барытик берничә секунд булган хәлдә, артларыннан бөек харабәләр кала. Йөз меңнәр белән хисапланган кешеләр харабәләр астында калып, калганнары исә һич көтелмәгән хәерчелеккә һәм юклыкка юлыга. Өйләр, маллар, керемнәр, сарыф кылулар бик кыска бер вакыт эчендә җир белән бер була. Бу һәлакәтләр һәркемнең куз алдында булган һәм бу мизгелләр эчендә һичбер көч тетрәүне туктата алмаган. Кыямәт Көнне буласы тетрәү исә, ни көч, ни нәтиҗә, ни мәйдан ягыннан элегрәк Дөньяда яшәлгән тетрәүләргә охшамаячак һәм иң әһәмиятлесе, үзеңнән соң харабә түгел, бер тормыш билгесе дә калдырмаячак.

Дөньядагы җир тетрәүве ни кадәр көчле булса да, күп очракта кешеләр өчен котылу чаралары калдыра. Кешеләр моны белгәннәре өчен, җир тетрәве башлар-башламас үзләрен коткару максаты белән берәр төрле хәзерлекләр күрә, тиз рәвештә тетрәүдән иминлек эчендә булачак бер җирдә сакланырга тырыша. Югыйсә, кешеләрнең һәммәсе Сурга өрелү белән аңлаячаклар ки, бу тетрәүләр элек яшәлгәннәргә охшаш түгел: берничек тә качып котылу ихтималы юк.

Шиксез, кешеләр Кыямәт Сәгатендә булачак һәрнәрсәдән кисәтелгәннәре кебек, тормышка ашачак һәм качу мөмкинчелеге булмаячак бу тетрәүләрдән дә Көръәндә шулай кисәтеләләр:

Әй кешеләр, Раббыгыздан куркыгыз, чөнки Кыямәт Сәгатендәге тетрәү бөек бер нәрсә. (Хаҗ сүрәсе, 1).

Бу вакытта җир йөзендәге һичбер нәрсәнең кыйммәте һәм мәгънәсе калмаган инде. Кешеләрне алдаткан һәрнәрсә: люкс өйләр, дәү биналар, биш йолдызлы отельлар, гомерләре буенча акча җыеп алынган һәм күп хезмәт кертеп төзелгән һәм җиһазландырылган өйләр, солтан-сарайлар күперләр, йөз еллар буенча табигатькә бирешмичә аякта кала алган пирамидалар, тарихи кальгалар, шәһәрләр, диңгез янында ясалган ком кальгалары кебек тизлек белән җимереләчәкләр. Өмет бирүче эш урыннары, люкс машиналар, кыскасы, Дөнья тормышында кеше ия булган, ия булганы белән мактанган бөтен матди байлыклар бер мизгелдә юк булачак. Кешеләр ия булган шан, шөһрәт, авторитет һәм хакимиятнең һичнинди мәгънәсе һәм әһәмияте калмаган инде.

Ул көндә җирнең өлеш-өлеш булып комга әйләнәчәген Көръән шулай белдерә:

Юк, җир өлеш-өлеш булып комга әйләнгәне, Раббың (ның боерыгы) килгән һәм фәрештәләр саф-саф торган вакыт. Ул көнне Җәһәннәм дә китерелгән. Кеше ул көнне уйланып хәтерләр, ләкин (бу) хәтерләүдән аңа ни файда? (Фәҗр сүрәсе,21-23).

Ул көнне кешеләр тарафыннан моннан элек иминлек белән өстендә йөрелгән җир аяклары астыннан качачак. Төрле сәбәпләр аркылы Аллаһны инкяр итәргә тырышкан һәм үтәлергә кирәклеген белгән хәлдә, гыйбадәтен үтәүдән качкан һәркеше, соңында Аллаһтан башка сыена алырлык бер көч булмаганлыгын бик яхшы аңлаячак. Әмма, инде аның өчен ни кирегә кайтарылу, ни кылганнарын төзәтү мөмкинчелеге бар. Яшәлгән үкенеч тә кешегә бер файда да китермәячәк.

Ул көнне кешеләр тарафыннан курку һәм дәһшәт белән берлектә татылган иң бөек хисләрнең берсе – чарасызлык. Дөньяда була алган һәртөрле һәлакәт өчен хәзерләнгән, иң куркыныч афәт, иң бөек җир тетрәү, иң көчле ураган, иң дәһшәтле атом сугышы эчендә качыр, сыеныр урынын хәзерләгән адәм баласы, шундый бер вакыйга белән кара-каршы килер ки, качып сыенырлык, котылырлык тик бер имин урын да таба алмаячак. Дөньяда булганда ваз кичелмәс дип белгән “акыллылыгы” да, үзенә инкярны кабул иттергән акылы да, көчле икәнлекләренә ышанган кешеләр дә бу дәһшәтле тетрәүгә каршы һичбер чара таба алмаячаклар һәм үзе һәм алар өчен дә һичбер качу урыны да юк инде.

Җир Авырлыкларынын Тышка Атып Чыгарыр

... Җир авырлыкларын тышка атып чыгарган һәм кеше: ”Аңа ни була ?”- дигән вакыт. Ул көнне (җир) хәбәрләрен аңлатачак. Чөнки синең Раббың аңа илһам иткән. (Зилзилә сүрәсе, 2-5).

Беленгәнчә, Дөньяның мәркәзендә (җир кабыгыннан 5 000- 6 000 килом аста) бик югары басымга ия булган ялкынсу бер катлам бар. Һәм бу катламның температурасы якынча 4 500°С булганлыгы фаразлана. Вулканнарның шартлаулары нәтиҗәсендә җир йөзенә чыккан лава бу бүлемдә, ягъни магмада урын ала. Сүз ителгән шартлаулар тарих буенча бик күп шәһәр халкына дәһшәт тулы мизгелләр яшәтеп, кешеләрнең үлеменә, кайвакыт хәтта шәһәрләрнең дә бөтенләй юк чыгувына сәбәп булган. Төрле сәбәпләр аркылы туфрак катламнарында барлыкка килгән чатнамалар нәтиҗәсендә җир йөзенә чыккан лавалар, басым ни кадәр көчле исә, шул хәтле көчлерәк атылырлар. Асылында бу газның микъдарына бәйле. Магма җир йөзенә чыкканда газлар сыекча кебек матдәдән аерылып магма өстенә таралыр һәм шулай итеп басымның артувына сәбәпче булыр. Магма газ белән ни кадәр йөкле исә, атылган вакытынтда шул кадәр шартлау була һәм җир астында кайнаган лавалар җир йөзенә чыгып җир өстен “Җәһәннәмгә” әверә. Бу төрле шартлау – бары билгеле бер районны үз эченә алган локаль шартлау. Өстәвенә, заманыбызда ясалган эзләнуләр нәтиҗәсендә, купчелек вакытта мондый бер һәлакәттән алдан хәбәрле булып, куркыныч янаган районда төрле хәзерлекләр күрелә.

Көръән аятьләренең “җирнең авырлыкларын тышка атувын” аңлатувында , ул көнне “җир астында булган бик күп нәрсә белән берлектә җир төшендәге сыекча сыман кысымның бөтенлеге белән җир өстенә чыгачагына ишарәт ителә.

Бөтен җир йөзен биләп алган көчле тетрәүләр һәм бөтен катламнарының ярылувы, мондый бер нәрсәнең җиңеллек белән тормышка ашувы өчен нигез хасил итәчәк. Ягъни Кыямәт Көнендәге көчле тетрәүләр җирнең астын өскә китерәчәк, кешеләр өстләренә төшүче таулардан, дәү биналардан котылырга тырышкан вакытта, җирнең ачык урыннарыннан чәчрәүче лавалар һәръякка таралачак, бу да кешеләрнең үлеменнән берничек тә кача алмаганлыкларын тагын бер тапкыр аңлауларына сәбәп булачак. Һәлакәтләрне һәлакәтләр алмаштырачак, берсеннән котылырга тырышкан, бер башкасы белән каршылачак. (Иң дөресен Аллаһ белә)

Җир йөзе Аллаһка буйсынган хәзер. Бу хәл Көръән аятьләрендә шулай белдерелә:

Җир тигезләнгән, эчендә булганнарын тышка атып бушалган һәм яратылышы кирәктергәнчә Раббыңа баш игән вакыт. (Иншикак 3-5)

Инде соңгы көн килгән. Кешеләргә бирелгән заман беткәнд һәм һәрнәрсә үзенең ахырын тапкан. Бу көннән котылучы һичбер җанлы юк. Бөтен вакыйгалар булып беткәннән соң, җир йөзендә тик бер орлык, тик бер үсемлек, бер микроорганизм, хәтта җир йөзенең үзе дә калмаячак.

Ул көнне җирнең тышка атылачак авырлыгы бары магма катламы гына түгел. Магма манта дип аталган тышкы кысымны да, манта белән җир кабыгы арасындагы температура һәм матдә мәркәзләрен дә ташлый. Ихтимал буенча, магма белән берлектә ташланган җир астындагы купчелек мәддә, югары температуралы булган килеш, җир йөзенә чыгачак. Бу да җир йөзенең элек күрелмәгән бер халәттә җылынувына сәбәп булачак. Булган вакыйгалар нәтиҗәсендә җир астындагы нефть, күмер кебек матдәләр белән берлектә башка файдалы казылмалар, сөякләр, гәүдәләр, кыскасы – җир асты өскә киләчәк. Аллаһ бу халәт турында Көръәндә шулай хәбәр бирә:

Һәм каберләрнең эче “тишелеп тышка атылган” вакыт. һәркем алдан хәзерләгәннәрен һәм калдырганнарын өйрәнгәндер. (Инфитар сүрәсе 4-5)

Җир сулары да тетрәү көче белән ярылган җир катламнарыннан тышка атылачак. Басым белән атылган суның тәэсире бик көчле. Атылган урынга бик зур зыян китерәчәк һәм яшәешне яраксыз кылып, җир йөзенә таралачак.

Һәркайсы бер районда янартау (вулкан) шартлавы булган вакытта, сансыз тузан һәм каты кисәкләр атмосфераның өске катламнарына атылыр. Күпчелек вакытта, шартлау артыннан бөтен районның көл белән капланганлыгы, тузан томаны эчендә калганлыгы беленә.

Аллаһ аятьтә Кыямәт Көнендә “тауларның тузан томаны хәлендә таралачагын” (Вакиа сүрәсе, 6) белдергән. Көръән аятьләре буенча, Кыямәт Көне Дөньяның һәръягында моңа охшаш шартлау булувы бик тә ихтималлы.

Күренгәнчә, кешеләр һәръяклап көчле бер газапка юлыгачаклар. Һәръякны каплаган тузан болыты, берүк вакытта таралган газлар кешеләрнең сулыш ала алмауларына һәм газаплануларына сәбәп булачак. Ул көнне яшәлгән бөтен бу вакыйгалар инкярчыларның Җәһәннәм эчендә татачак мәңгелек газапның бөеклеген аңлаулары өчен җитәрле. Мондый дәһшәтле бер бетү белән кешеләр яшәешен тәмамлаган Аллаһ, Җәһәннәмдә инкярчылар өчен беленгән газапларга һичнинди охшашлыгы булмаган матди һәм рухи бер газап та хәзерләгән. Яшәлгән вакыйгаларның бөеклеге аркасында дәһшәтле бер үлем куркусы һәръякны биләп алган. Һәркемдә курку һәм үкенечтән башка һичнәрсә калмаган.

Тауларның Хәле

Таулар тамырлары белән алынып таралачак

Беленгәнчә, тауларның җир тетрәүләреннән саклый торган сыйфатлары бар. Бу хакыйкать Көръән аятьләрендә шулай хәбәр ителә:

Сезне тетрәүләргә юлыктырмас өчен җирдә селкенмәгән таулар урнаштырды, елгалар һәм юллар да кылды. Бәлки сез тугры юлны табарсыз. (Нәхл сүрәсе, 15)

Без җир йөзен тигез урын кылмадычакрымы? Тауларны да берәр казык буларак? (Нәбә сүрәсе,6-7)

Бүгенгә хәтле Дөньяда булган иң көчле җир тетрәвенең дәрәҗәсе 9.2 балл. Мондый дәрәҗәдәге бер җир тетрәве бик кыска бер вакыт эчендә булган районына бөек бер һәлакәт китерер. Кыямәт Көнне булачак тетрәү исә, Аллаһның теләге белән, Дөньяда ул көнгә хәтле булмаган, күрелмәгән көчле бер терәү. Бу тетрәү казык кебек җирләшеп җир йөзен көчле тетрәүләрдән саклаган тауларның да каршы тора алмаячак кадәр көчле. Җир йөзендә исә, сау-сәламәт табигатькә ия булган, мәһәбәт һәм кузгатылмас дип беленгән таулар урыннарыннан кузгатылып, асларындагы туфрак белән бергә тая башлар. Ул көнне тауларның хәрәкәтләнүвен аңлатучы Көръән аятьләре шулар:

Һәм таулар урыннарыннан кузгатылып йөрер. (Тур сүрәсе,10)

Таулар йөретелгәндер, бер мираж булгандыр. (Нәбә сүрәсе,20)

Тауларны йөреткәнебез көнне җирне яп-ялангыч (тип-тигез хәлдә) күрерсең. Аларны бергә туплаганбыз да, араларыннан һичбере тышта калдырылмагандыр. (Кәхф сүрәсе, 47)

Җир йөзенең бөек бер бүлемен таулар тәшкил итә һәм аларның берүк вакытта урыннарыннан куптарылып хәрәкәт итүләре, мондый зур-зур кисәкләрнең җир өстеннән шуыша-шуыша бер урында тупланулары һәм җирнең тип-тигез бер хәлгә килүве, әлбәттә кеше күрәчәк иң куркыныч манзараларның берсе булачак. Кешенең моны күзаллавы бик авыр.

Уйлап карагыз, кешеләр югары нокталарына авырлык белән менгән һәм урыннарыннан кузгалтмас дип белгән Гималай, Альп һәм Торус таулары бер мизгелдә тетри һәм урыннарыннан кузгала башлаячак. Югарылыклары меңнәрчә мда булган таулар һәм бу тауларның битәләрендә урнашкан шәһәрләр бер мизгелдә җир белән бер булачак.

Тауларда юллар ясар өчен бик зур технология мөмкинчелекләренә хас машиналар, җиһазлар кирәкле, хәтта кайвакыт алар да ярләм итә алмый. Юл ачу ниятеннән динамит белән тишелергә теләнгән таулардан ни бары өлешчә бер уңышка гына ирешелә. Динамит барытик бер өлешкә генә тәэсир итә, хәтта күпчелек вакыт аның һич бер тәэсире дә булмый. Хәтта, шул сәбәпле кайбер таулы районнарга ирешү бик авыр бирелә. Югыйсә, Кыямәт Көнендә җир йөзендәге бөтен таулар тузанга әверелер. Бу вакыйга ул көндә яшәлгәннәрнең дәһшәтен аңлау өчен бик тәэсирле бер урнәк. Дөньяда булган бөтен тауларның бермәлдә ком массасына әверелүве, ул мәһабәт тауларның бер мизгелдә ишелүве бик дәһшәт бирүче бер манзара. Аеруча, Аллаһның сансыз көчен, кодрәтен аңлау өчен бик әһәмиятле. Таулар белән булачаклар шулай аңлатыла:

(Шундый ) бер көн ки, җир йөзе һәм таулар тетрәр һәм таулар күченүчән бер ком җыелмасы булыр. (Мүзәллим сүрәсе,14)

Тауларның өлеш-өлеш бүленеп ишелүвеннән соң җир йөзенең һичбер калкулыксыз, тип-тигез хәлдә булачагы турында Көръәндә болай хәбәр ителә:

Синнән таулар турында сорыйлар. әйт ки : “ Минем Раббым аларны комга әйләндереп таратачак. Урыннарын буш, яп- ялангыч калдырачак. Анда ни бер кәкрелек, ни дә бер калкулык күрәчәксез.” (Та-һа сүрәсе, 105-107)

Безгә артыгыннан тигез булмыйча күрелгән Дөнья ул көнне бөтенләй тигезләнәчәк. Тип-тигез бер урында кешеләр бергә тупланачак. Аллаһ “Кәһф” сүрәсендә бу хакыйкатьне шулай белдерә:

Тауларны йөреткәнебез көнне җирне яп-ялангыч (тип-тигез хәлдә) күрерсең. Аларны бергә туплаганбыз да, араларыннан һичбере тышта калдырылмагандыр. (Кәхф сүрәсе, 47)

Таулар Төрле Төстәге Йон Кисәкләре Кебек Очачаклар

Ул көнне таулар өстендәге үсемлекләре, чәчәкләре – бөтен яшеллекләре һәм эчләрендә сакланган төрле-төрле казылмалары, төрле төрдәге һәм төстәге туфраклары белән берлектә тирә юньгә атылачак. Тузан томаны булган таулар кисәк-кисәк бүленеп таралачак. Бу төсле манзара аятьләрдә төрле төстәге йон кисәкләренә охшатыла:

Һәм тауларның “тирә якка таралган” төсле йон кебек булачаклары (көн). (Кариа сүрәсе, 5)

Таулар да (тирә якка очышкан) төрле төстәге йон кебек булачак. (Мәариҗ сүрәсе, 9)

Җанлы – җансыз бөтен барлыклар өчен дә килгән Кыямәт Көненең һәр сәхнәсе бөек бер курку белән тулы. Иң җиңел тетрәүдән паникага бирелгән, берәр җир тетрәү ихтималы булган хәлдә , үлем куркусыннан сәгатьләрчә өенә керә алмагән кешеләр өчен күз алларына тауларның урыннарынан куптарылувы, җирнең эчендәгеләрен тышка атувы , каберләрнең тишелүве, кешеләрнең бергә тупланувы һәм һәлакәтләрне һәлакәтләр алмаштырувы чыдарлык нәрсәләрдән түгел. Инде ышана алачаклары “тик бер кеше”, сыена алачаклары “тик бер урын” да юк. Каршылашкан вакыйгаларның дәһшәте чыдый алырлык дәрәҗәне күптән ашкандыр. Һичбер чаралары юк. Инде җир йөзендә яңа берәр төрле башлангыч, барырлык бернинди урын юк. Яңа башланачак яшәеш Ахирәт – ул мәңгелек һәм Дөньяда Аллаһның ризасына омтылмаганнар өчен үкенеч һәм кайгы-хәсрәт тулы. Ләззәтләр, ашкынулар һәм фани Дөнья тормышы бетте. Каршылашканнары дәһшәт Аллаһның кодрәтен ачыклагандыр.

¬¬¬¬Югыйсә, боларның бөтенесе Аллаһның илчеләре һәм инанганнар тарафыннан үзләренә элегрәк ирештерелгән иде. Ләкин бу каһәрләүче Көн үзләренә ерак тоелып, үзләре кебек фани нәрсәләргә ышанган иделәр. Аллаһ Көръәндә инкяр итүчеләрнең алдан ук кисәтелгәнлекләрен шулай белдерә:

Газапның үзләренә киләчәге көн белән кешеләрне кисәт, куркыт. (Ул көнне) золым кылганнар шулай диячәкләр. “Безгә якын бер заманга хәтле вакыт бир ки, синең чакырувыңа җавап биргәннәрдән булыйк һәм илчеләреңә иярик”. Югыйсә, элегрәк үзегез өчен һич ??? юктыр дип ант итүчеләр сез идегез түгелме? Сез үзләренә золым иткәннәрнең җирләшкән урыннарында яшәдегез. Аларга ни кылганыбыз сезгә ачыкланган иде һәм сезгә үрнәкләр биргән идек.(Ибраһим сүрәсе, 44-45)

Хәзер яп- ялгыз килеш куркынычлык белән кара-каршы калганнардыр. Һәркем үз җаны турында уйлана, һич бер дус башка бер якын дусны курмәс хәлгә килгән. Инде бер кем өчен дә качу юк. Инде Аллаһның вәгъдәсе үтәлгән. Ул көнне өйдән качуның да бер мәгънәсе юк. Тетрәү бары тик өйләргә генә тәэсир итми ки, тышка чыгу кешенең якынлашкан афәттән коткарсын! Ул көнне бар булган һәрнәрсә юк була, җир йөзе белән таулар урыннарыннан кузгатылып күтәрелә. Ни сыена алачак бер урын, чыдый алырлык бер көч, ни дә алдан күреләчәк бер чара бар. Көръәндә җир йөзе белән тауларның кисәк-кисәк булачак Кыямәт Көне шулай аңлатыла:

Җир йөзе һәм таулар урыннрыннан кузгатылып күтәрелгән вакыт. Аннан соң тик бер бәрелеш белән бер-берсенә бәрелеп өлеш-өлеш булачаклары вакыт. Менә бу көнне “вакиа”(бер хакыйкать булган Кыямәт) булачак. (Хакка сүрәсе, 14-15)

 

Диңгезләрнең Хәле

Бөтен бу тасвирлауларны ясаганда мөһим бер нәрсәне хәтергә китерү урынлы булачак. Элегрәк тә белдергәнебезчә , зиһеннәребездә җанландырырга тырышкан бу манзараларның бөтенесе Көръән аятьләрендәге тасвирлаулардан алынды. Болар Аллаһ теләге белән тормышка ашачак һәм Аллаһ вәгъдә иткән хакыйкатьләрдән. Бар булган һәрнәрсәне яраткан Аллаһ, шиксез, боларның һәрбересен юк кылырга яки җир белән бер итәргә дә кодрәтле. Аятьләр безгә хабәр иткәнчә, Кыямәт Көнне һәрнәрсә акылга сыймаслык дәрәҗәдә булган бер сәхнәләндерү белән юк булачак.

Бу Аллаһның китабында шулай белдерелә:

(Бу) Аллаһның вәгъдәседер. Аллаһ вәгъдәдән ваз кичмәс. Ләкин кешеләрнең купчелеге белмәсләр. (Рум сүрәсе, 6)

Үзенең бөеклеге белән тәкәберләнгән кешенең һичбер кыйммәте калмагандыр инде. Үзен Аллаһ каршында сыйфатлы һәм көчле дип санаган, алданып Аллаһны инкяр итүдән ваз кичмәгән кеше, булып беткәннәр каршысында бик тә көчсез һәм гаҗиз хәлдәдер. Кеше үзен алардан өстен дип санаган барлыклар да, Аллаһ билгеләгән бу бөек көнгә тәслим булганнар. Таулар, диңгезләр һәм бөтен галәм, үзләренең элегрәк булган сыйфатларын югалтып, барытик Аллаһка итагать иткәннәр, Аллаһның бер “бул” диюве белән һәрнәрсә булып беткән. Һәрбересе Ул биргән хөкемгә баш иеп, җиренә китерелмәсе вазыйфаларын тәмамлаган. Тауларның төрле төстәге йон кисәкләре кебек очышулары, җирнең бөтен авырлыкларын тышка атувы, Кыямәт Көнне дингезләрдә булачак вакыйгалар да тагын бер тапкыр Аллаһның соңсыз-чиксез кодрәтен белдерә. Көръәндә белдерелгәнчә , ул көнне диңгезләр яначак һәм атылып ташачак.

Диңгезләрнең янувы

Дөньяның дүрттән өч өлешен каплаган иң бөек су җыелмаларыннан саналган диңгезләрнең бер мизгелдә кайный башлауларын кешенең күз алдына китерүве чыннан да авыр. Кешенең ул вакыттагы дәһшәтне аңлый алырлык бер тәҗрибәсе юк. Ләкин, чикләнгән хыялын кулланып өлешчә зиһенендә җанландыра ала. Бүгенгә хәтле барытик вулкан шартлавына, сыек ягулык ташыган бер танкерда янгын чыгувына шаһит булып, боларны телевизорларда , фотоларда күргәндер. Әмма, аятьләрдә безгә китерелгән тасвирлаулар бу үрнәкләр белән каршылаштыра алмаслык дәрәҗәдә маштаблы. Ләкин, Аллаһның чиксез бөеклеген, көчен, кодрәтен белүвебез, безнең яшәләчәк һәлакәтләрнең ни дәрәҗәдә булачагы турында фикер иясе итәр. Аллаһ галәмдә бар кылган һәм саклаган бу системаны теләгәнчә үзгәртергә һәм һәрнәрсәне бер план белән астын өскә китерергә кодрәтледер.

Ул көнне җирнең бөтен авырлыкларын тышка атувы: җир астындагы якынча 4.500*С градуслы катламның мөмкин булган һәр урыннан ташувын аңлата. Моның эченә диңгез астында булганнар да керә. Берәр гыйльми тапшыруда лаваларның диңгез суларында барлыкка аитергән акылга дәһшәт бирүче манзараларга шаһит булганнардыр кешеләр. Югыйсә , Кыямәт Көнендә тормышка ашачак манзара бу манзарадан бик күпкә аермалы, тагын да масштаблырак һәм дәһшәт бирүчерәк булачак. Җир йөзендәге бөтен диңгезләр ялкын эчендә калачак, каршына чыга алмаслык ут һәм ялкын кешеләргә таба юнәләчәк.

Ул көнне бөтен диңгезләр дә яначак. Тема белән бәйле аятьтә Аллаһ шулай боера:

Диңгезләр яндырылган вакыт. (Тәквир сүрәсе, 6)

Яшәлгән вакыйгалар нәтиҗәсендә җирдә булганы кебек, диңгездә дә тормыш бетәчәк. Нормаль шартларда эсселектән саклаган һәм рәхәтлек хисе биргән диңгезләр бер мизгелдә тирә якка бөек дәрәҗәдә эсселек таратачак. Диңгезләрнең дәү дулкыннарын ялкын болытлары алыштырачак, һавадагы төтен кислородны бөек дәрәҗәдә әзәйтәчәк. Иге-чиге булмаган диңгезләрнең ялкынланган һәм көчле буларак янган булувы, Дөньяның зур бер өлешенә таралып бик күп һәлакәтләрне дә үзе белән китерәчәк.

Диңгезләрнең ташувы

Кыямәт Көне алдыннан тормышка ашачагы белдерелгән вакыйгаларның берсе дә – диңгезләрнең ташувы. Бу хакыйкать безгә аятьләрдә шулай итеп хәбәр ителә:

“Диңгезләр чәчрәтелеп таштырылган вакыт”. (Инфитар сүрәсе, 3)

Ул көнне, Аллаһның теләге белән, җирдә булган һәлакәтләргә диңгездә булганнары да кушылачак. Боларның тормышка ашулары өчен барытик Аллаһның теләге генә җитүве шиксез. Аллаһ нибары “бул” әмере белән юктан бар кылган җир йөзен, төрлечә иттереп җир белән тигезләргә кодрәтле. Боларның тормышка ашуларында мөмкинчелек була алган ихтималлы сәбәпләр исә, безнең өчен бер хәтерләтү, Аллаһка якынлашувыбыз һәм Аның газабыннан куркувыбыз өчен бер юлдыр. Бу вакыйгаларның ничек тормышка ашачагын , сәбәпләренең ни булачагын бары тик Аллаһ кына белә. Бәлки һичбер сәбәпсез, бер мизгелдә Кыямәтнең бөтен билгеләре тормышка аша башлаячак. Шуның өчен, бу бүлемдә бирелгән үрнәкләр бер фараздан гыйбарәт.

Тормышка ашувы ихтимал булган кайбер үрнәкләр диңгезләрнең ташувы белән бәйле. Беленгәнчә, диңгез астында берәр тетрәү булган вакытта су өстендә дәү дулкыннар барлыкка килә. Тетрәү мәркәзеннән таралган тәэсир белән дулкыннар Океанны сегатенә 750 чакырымдагы югары бер тизлек белән үтеп, тизлек белән ярга ирешә. Океан уртасында бер мга җитмәгән дулкын ярга килеп җиткәндә 60 мны аша ала. Үрнәк буларак 1896 нчы елны Япониянең Хошу шәһәрендә барлыкка килгән олы бер диңгезасты тетрәве артыннан күтәрелгән бер дулкын 25-30 мны ашты, 25 000 кешенең үлеменә сәбәп булды.

Дәү дулкыннарның беленгән башка сәбәпчесе дә вулканнар.

“Краката” вулканының югары ноктасында барлыкка килгән ишелүдән соң күтәрелгән дулкын Ява һәм Суматра арасындагы бер утрауны көчле җимерелүләр белән югалып, көтелмәгән һәм бөек бер дулкынга сәбәпче булырга этәргән. Моның нәтиҗәсендә барлыкка килгән цунами, Ява утравының халык ягыннан иң күпчелеген тәшкил иткән ярына бәрелеп, 165 авылның юк булувына һәм 36 000 кешенең үлеменә сәбәп булган. Бу дулкынның буе ярга килеп җиткәндә 35 мны ашкан . Күрелгәнчә , диңгез астында барлыкка килгән локаль тетрәүләр яки вулканнарның шартлавы барытик билгеле бер районга гына тәэсир итүләренә карамастан, диңгезләрнең ташувына , меңләгән кешенең үлеменә сәбәпче була. Югыйсә, Кыямәт Көнне җир өстендә дә , диңгезләр астында да тетрәүгә дучар булмаган һичбер урын калмаячак. Диңгезләр астында барлыкка килгән тетрәүләр белән берлектә диңгезләр үзләре дә ташачак , моңа хәтле күрелмәгән цунамиларның тәэсире бөтен җир йөзенә таралачак. Диңгезләрнең ташып ул көнне кешеләргә һәлакәт китерүве өчен тагын бик күп сәбәпләр бар. Бу зур күләмле су җыелмасының кузгалмыйча урынында калувы берничә канунга бәйле. Ләкин , ул көнне һичбер табигать кануны үтемле булмаячак, күкләрне, җирләрне, диңгезләрне һәм кешеләрне гармониядә тотучы хас закончалыклар юк булачак. Аллаһның теләге белән барлыкка килгән бу камил системаның кануннары, яңадан Аллаһның теләге белән бер мизгелдә юк булачак. Алдагы бүлемдә аңлатылганча, ул көнне җир астындагы эсселек һаваның температурасын күтәреп , тышка чыгып бозларның эрүвенә сәбәп булачак. Бу да булган су микъдарының күтәрелүвенә китерәчәк. Боларның барысы да ихтималдыр, ләкин моның ничек тормышка ашачагын барытик Аллаһ кына белә.

Беленгәнчә, таулардан купкан туфрак яки тау кисәкләре берәр су җыелмасы өстенә төшеп локаль дулкыннарга сәбәпче була ала. Кыямәт Көнне исә, ишелмәгән, аумаган һичбер тау калмаячак һәм алдан белдерелгәнчә , бу таулар бөтен чокырларны тулдырып җирнең тип-тигез булувына сәбәп булачак. Таулардан төшүче кисәкләр диңгезләрне тулдырып аларның ташувына китерәчәк.

Аллаһ билгеләгән вакыт темамлангач , йөрәкләргә дәһшәтле курку салучы вакыйгалар чиратлашып тормышка ашачак. Кешеләрне биләп алган коточкыч тавышлар , тауларның җимерелүве, кешеләрнең аяклары астыннан аккан лавалар, һәръякны сарып алган тузан томаны һәм газ болытлары, кайнаган килеш кешеләр өстенә ташучы сулар... Билгесез-шартсыз һәркемне баш ияргә мәҗбүр иттергән, кешеләргә үзләренең гаҗизлекләрен һәм гөмерләре буенча зиннәтле күреп ашкынган нәрсәләренең ни хәтле кыйммәтсез икәнлеген күрсәткән каһәрләүче бер газаб... Ул көнне кешеләр хис иткән куркуны һәм дәһшәтне тасвирлап булмый. Кешеләр бер җирдән бер җиргә чабачак, качып котылырлык бер урын эзләргә тырышачак. Әмма һәркем белә ки, бу көннән котылу юк!

Күк Йөзенең Хәле

Кыямәт белән берлектә килгән җимерелү һәм дәһшәт барытик җир йөзе белән генә чикләнми. Кеше тарафыннан беленгән , күнеккән һәм гел дәвам итәчәге саналган бөтен барлыклар һәм системалар да юк булачак, бозылачак ул көнне. Дөнья тарихы буенча асылы аңлашылмаган, серләренә соңгы йөзьелда гына ирешелеп, акылга сыймаслык бөеклектәге күк җисемнәре һәм космос өчен дә үлем вакыты килгәндер. Күк йөзе: ай, кояш, йолдызлар һәм планеталар барысы да ул көнне җимерелеп , кисәк-кисәк булып юк булырлар. Бу хакыйкатьне Аллаһ Көръәндә шулай белдерә:

“Шиксез , сезгә вәгъдә ителгән тормышка ашачак. Йолдызлар “капланып (нурлары) сөртелгән “ вакыт . Күк ярылган вакыт.... (Мүрсәләт сүрәсе, 7-9)

Галәм яратылган беренче мизгелдән соң булган һәр вакыйга һәм һәр күренеш – аларда бер могҗизалык барлыгын сизенгән һәм бер Яратучының барлыгын ачык буларак күрергә теләгән һәр кеше өчен бөек бер иман дәлиле. Иксез- чиксез космосның һәр ноктасындагы планеталар , йолдызлар, сансыз күк җисемнәре Аллаһның тик бер әмере белән генә яратылып, Аның кодрәте белән бөек бер система буларак корылган. Бу башлангыч һәм система әлегә серен саклап, кешеләрнең зиһеннәрен мәшгуль итә. Асылында бу эзләнешләр нәтиҗәсендә кеше каршысына чыккан тик бер хакыйкать бар – Аллаһның барлыгы. Кыямәт Көне яшәләчәкләр дә Яратучының бөеклегенә туры килгән хәлдә тормышка ашачак. Аллаһ , барлыкның һәрнәрсәсе өчен булганы кебек , күк йөзендәге бу бөек Дөнья өчен дә күрелмәгән бер ахыр әзерләгән.

Күк йөзе кешенең һәрвакыт барлыгыннан һәм дәвамлыгыннан имин булган бер түбә кебек . Аллаһ тарафыннан күк йөзенең һичбер таянычы булмаган хәлдә корылып, күтәрелеп һәм тотылып торган, иксез-чиксез космос белән кеше арасында пәрдә вазыйфасын үтәгән искиткеч бер түбә.

Бу түбә йөз елларча Дөньяны һәм өстендәге җанлыларны сансыз куркынычлыклардан (ультрафиалет нурларыннан, күк ташларыннан , космосның туңдыручы суыгыннан һ.б.) иң кечкенә бер җитешсезлек барлыкка китермичә саклаган, җанлылыкның дәвамы өчен кирәкле булган иң әһәмиятле калкан ролен уйнаган. Караңгы космостан үтеп килгән нур атмосфераның үзенчәлекләре сәбәпле Дөньяга кирәгенчә таралган, бөтен планетаны яктырткан һәм кеше атмосферага хас кислород пропорциясе нәтиҗәсендә сулыш алып яши алган. Югыйсә , Кыямәт Көнне күк бөтен функцияләрен тәмамлаячак. Инде аның да Аллаһ тарафыннан билгеләнгән әҗәле бар. Ул көнне күк Аллаһның теләге белән селкенер, тетрәр, чайкаланыр, чатнар һәм ярылыр. Бу вакыйгалар турында аятьләрдә шулай хәбәр бирелә:

“Ул көнне күк селкенер”. (Тур сүрәсе, 9)

Бу сәбәптән күк тә ярылып чатнагандыр; (инде) Аның вәгъдәсе тормышка ашып, җиренә җиткерелгәндер. (Мүзәллим сүрәсе, 18)

Күк ярылып чатнагандыр; инде ул көнне (күк) асылган, зәгыйфләнгәндер. (Хакка сүрәсе 16)

Дөнья тормышы буенча сансыз җанлының тормыш сөрүве өчен иң кирәкле шартлардан берсе булган һава бөтен функцияләрен тәмамлар. Ул көндәге закончалыклар күнегелгән закончалыклардан аерылыр. Сансыз физика кануннары буенча һәм дәвамлы система рәвешендәге пропорцияләр белән көйләнеп куелган күктәге атмосфера эреп ага башлар. Көръәндә ул көндәге күкнең таб булачагы соңы шулай аңлатыла:

Күк йөзенең эрегән металл кебек булачагы көн. (Мәариҗ сүрәсе, 8)

Атмосфера ул көнне эрер, кызар һәм яктылык белән яна башлар. Кешеләр тарафыннан зәп-зәңгәр булып күрергә күнегелгән күк йөзе, ул көнне кызыл буларак күренер. Күк йөзе ярылып эрегән май кебек булган:

Соңыннан күк ярылып, май кебек эрегән кып-кызыл бер гөл булган вакыт. (Рахман сүрәсе,37)

Кыямәт Көнне - “ул көнгә” кадәр Аллаһның бөеклеген һәм көчен күрергә теләмәгән , белә торып танымаган кешеләр өчен бөек үкенечнең яшәләчәге көн. Бу үгет алып уйлану һәм кылганнарны төзәтү мөмкинчелеге булмаган берүкенеч. Бөтен кешегә Аллаһтан башка дус, ярдәмче һәм саклаучы булмаганлыгын, Аллаһның көчен һәм газабын тәмам буларак аңлаганнар инде. Хәзер Аллаһка һәм Ахирәт көненә каршы инкяр эчендә була алачак һәм бу инкярны дәвам итәчәк “тик бер кеше” дә юк. Бу хакыйкать бөтен кешеләргә шулай белдерелгән:

Аллар Аллаһның кодрәтен кирәгенчә бәяли алмадылар. Югыйсә, Кыямәт Көнне җир бөтенлеге белән Аның кулындадыр; күкләр дә уң кулы белән төрелеп бөгелгәндер. Ул ширек кылганнардан пакъ һәм Олыдыр. (Зүмәр сүрәсе,67)

Ул көнне кеше танып белгән барлык кануннур юк булыр. Яратылган вакытларында Аллаһның “теләп яки теләмичә итагать итегез” дигән чакырувына җавап китергән күк һәм җир, үзләренең яратылышлары кирәктергәнчә, хакыйкый Хуҗалары һәм Яратучылары булган Аллаһка баш иячәкләр. Көръәндә Аллаһның күккә һәм җиргә эндәшүве шулай аңлатыла:

Әйт ки : “Сез чыннан да җирне ике көндә яратучыны инкяр итеп, Аңа төрле ширекләр кыласызмы?” Ул галәмнәрнең Раббысы. Анда (җирдә), аның өстендә кузгатылмас таулар бар итте, аннары да бәрәкәт яратты һәм теләп эзләгәннәр өчен тигез булган хәлдә, андагы ризыкларны дүрт көндә билгеләде. Соңыннан томан хәлендә булган күккә юнәлде, шулай итеп аңа һәм җиргә диде: “Теләп яки теләмичә килегез!”

Икесе дә : “Теләп” (итагать итеп) килдек“ диделәр. (Фуссиләт сүрәсе, 9-11).

Беленгәнчә, инкярчылар матдәнең үзеннән - үзе барлыкка килүвен исбатларга тырышыр. Тирә-юньдә күрелгән барча гүзәллекне табигать көченә сылтарлар. Калган нечкәлекләр, ягъни боларның ничек барлыкка килгәне, акылгы ия булучы Яратучы, һәрнәрсәдә Аның сыйфатларын чагылдырган бөтен барлык, хәтта табигатьнең үзе булмаганы килеш, ничек юктан бар ителгәне, җансыз табигатьтән ничек терелекнең, тормышның килепчыкканы турында һич уйланмаслар. Бу мантыксыз исбатлауга күрә, һәрнәрсәне табигать үзе-үзеннән бар кылгандыр. Ягъни хаким иткән могъҗизалы аһәң һәм тәртипнең хуҗасы таш, туфрак һәм судыр. Югыйсә , Кыямәт Көне килгәч кеше тауның, туфракның нинди хәлгә килгәнен күрер һәм бу көч хуҗасының табигатьнең үзе булмаганлыгына шаһит булыр. Җанлы-җансыз һәрнәрсәнең яратылышы үзенә сылтау ителгән табигать ул көнне үзен саклый алмаячак. Аллаһ һәрнәрсәне тик үзенең көче һәм ихтияры белән генә бар иткәнлеген, тик Аның теләге буенча гына сакланып торганлыгын кешеләргә күрсәтәчәк. Вөҗданнары кабул иткән хәлдә, бу хакыйкатьләрдән качкан бик күп кеше ул вакытта аларны бөек берүкенеч белән хәтерләячәк. Кыямәт Көнне булачакларны Аллаһ аятьләрдә шулай хәбәр итә:

Күк ярылып өлеш-өлеш булган һәм “үзенең яратылышы кирәктергәнчә” Раббысына баш игән вакыт. Җир тигезләнгән , эчендә булганннарын тышка атып бушалган һәм яратылышы кирәктергәнчә Раббыңа баш игән вакыт. Әй кеше, чынлыкта син һич туктамыйча Раббыңа карата бер тырышлык кылып торасың; соңында Аңа барачаксың. (Иншикак сүрәсе, 1-6)

Йолдызларның , Кояшның Һәм Айның Хәле

Космосның караңлыгына һәм суыклыгына карамыйча, Дөньябыз яктыртылувының һәм җанлылар яши алувының төп сәбәпчеләренең берсе – атмосфера. Ул моның өчен урта җылылык барлыкка китерә. Дөньябызны саклаучы бер түбә буларак беленгән атмосферада җылылык һәм яктылыкның таралу үзенчәлеге бар. Кап караңгы юлдан үтеп Дөньябызгача ирешкән кояш яктылыгының җир йөзен яктыртувы һәм җылытувы атмосфераның бу үзенчәлекләреннән килә. Ләкин, Кыямәт Көне килгәндә, бар булган һәрнәрсә кебек, күк тә чатнап ярылачак һәм бөтен функцияләрен тәмамлап, Көръәндә белдертелгәнчә эреп агачак. Көръәндәге Тәквир сүрәсенең беренче аятендә Кыямәт Көне аңлатылганда , “кояш каралтылганы вакыт” диелә. Бу Кояш яктылыгыннан инде Дөньяга бернинди дә файда булмаячагын аңлата.

Кыямәт Көнне Дөньяга яктылык бирүче Кояш һәм Ай берәр-берәр каралачаклар. Ул көнне Дөньяга яктылык килмәгәнлекнең сәбәбе бары атмосфераның юк булувы түгел. Чөнки Көръәндә белдерелгәнчә , ул көн тик күкләр, җир һәм икесе арасындагы булганнарның гына юк булачагы бер көн түгел. Бөтен галәмнең юк булачагы көн.Тәгабүн сүрәсенең беренче аятьләрендә дә белдергәнчә, Аллаһ һәрнәрсәне камил һәм кимчелексез буларак Яратучы һәм һәр теләгәнен теләгән вакытында тормышка ашырырга көч җиткерүче. Миллиардларча галактикага һәм һәр галактикада миллиардларча йолдызларга ия булган космосны Ул яраткандыр һәм теләгән заманында бер “бул” диюве белән юк итүчесе дә Аллаһ...

Космосның киңлеген кеше акылының бөтенләй һәм чын буларак аңлавы мөмкин түгел. Әмма, берничә сан белән бу серле Дөньяның бөеклегенә якынча төшенү өчен тырышлык күрсәтә алабыз.

Кояш безнең галактикабызның 200-250 миллиард йолдызларыннан берсе генә. Дөньядан 325,500 тапкыр зуррак булувына карамастан, космосның кечкенә йолдызларыннан санала. Диамы 125 мең яктылык елы булган галактикабызның мәркәзеннән Кояш 30 мең яктылык елы ераклыгында. Бер яктылык елы якынча 9460800000000 килом. Дөнья исә, үзе тирәли сәгатенә 1670 килом тизлек белән әйләнгән 6 квадрилиард тонна авырлыгындагы масса.

Кояш сәгатенә 72000 килом тизлек белән хәрәкәт итәр, галактикабыз үзенең күчәре тирәли сәгатенә 900 000 тизлек белән әйләнер. Ләкин, акылларга сыймаслык бу галәм , Кыямәт Көнне Аллаһның теләге белән җимереләчәк, аңлатыла алмаслык зурлыкларга ия булган йолдызлар, Көръәндә хәбәр ителгәнчә , “капланып себереләчәк” , юк булачак.

Космосның һәр ноктасы Аллаһ барлыгының, бөеклегенуң һәм көченең аерым бер дәлиле. Алар тик Аның теләге белән генә, Ул билгеләгән заманга кадәр генә булдылар, Аның рөхсәте белән генә бар ителделәр. Бу аһәңне яраткан һәм саклаган Аллаһ, әлбәттә, боларның барысын теләгәнчә юк итәргә дә кодрәтле. Космосның үлеме , бар ителүвендә булганы кебек, тик Аның рөхсәте белән , Ул билгеләгәнчә тормышка ашачак. Кешеләрнең гөмерләре буенча бөеклекләреннән хәйран калганнары һәрнәрсә тар-мар ителәчәк. Бөтен планеталар, йолдызлар, Кояш һәм Ай күчәрләреннән (орбиталарыннан) чыгачак, йолдызлар коелачак, күк җисемнәре берәр –берәр үләчәк. Көръәндә ул көнне Айның ярылачагы , каралып чатнаячагы шулай белдерелә:

Сәгать (Кыямәт вакыты) якынлашты һәм Ай ярылды. (Камәр сүрәсе,1)

Бер аятьтә дә белдерелгәнә , инде ул көнне качачак бер урын юк. Дөнья тормышлары буенча үзләренә Аллаһтан башка дус һәм ярдәмче эзләгән кешеләр дә инде, юнәлеп кайтылачак хакыйкый дус һәм ярдәмче бары Аллаһ булганлыгын аңлаганнар. Ул көн – кешеләр ирешә алмаган , аларга искиткеч һәм серле күренгән йолдызларның да үлем көне. Һәрбересе тәртип һәм тигезлек белән әйләнгән күчәрләреннән чыгып , сибелеп таралачаклар:

Йолдызлар сибелеп таралган вакыт. (Инфитар,2)

Беленгәнчә, Кояш һәр секунд энергия бирүче бер йолдыз. Космостагы башка йолдызларның күпчелеге исә, Кояштан кат-кат зуррактыр һәм кояшның энергиясеннән тагын да күбрәк энергиягә ияләр. Югыйсә , Кыямәт Көне килгәндә барысы да көчләрен югалтып, сүрелеп түгеләчәкләр. Көръәндә Кыямәт Көнедә йолдызларның хәле шулай аңлатыла:

Йолдызлар сүрелеп түгелгән вакыт. (Тәквир сүрәсе,2)

Йолдызлар “капланып (нурлары) сөртелгән” вакыт. (Мүрсәләт сүрәсе,8)

Меңнәрчә ел яктылык бирүче, Дөньяның тормышын һәм энергиясен тәэмин итүче Кояш һәм күк йөзен бизәгән йолдызлар ул көнне каралыр. Һәркем тагын бер кат ул заманга кадәр аларны күчәрләрендә тотучының һәм яктылык бирүләрен көйләүченең , йолдызларның да хакыйкый хуҗасының Аллаһ икәнлеген һәм ул вакыткача бары Аның рөхсәте белән бар булганлыкларын аңлар.

Инкяр итүчеләр ул көнне Аллаһтан ярдәм күрмәс. Ярдәм күрә алачаклары башка бернинди бер көч тә юк. Технология бик каты алга китеп һәм шуның аркылы космосның ерак бер читенә китү дә хәтта мөмкин булса, кешеләр өчен һичбер нәрсә үзгәрмиячәк. Газаб кешеләрне анда да табачак. Чөнки Кыямәт бөтен космосны каплагандыр. Барытик өстендә бер заманнарда иминлек эчендә йөрелгән җир йөзе генә түгел, ирешелмәс санаган ерак йолдызлар да Аллаһның әмеренә баш игәннәр, юк булганнар. Кешеләрнең ул көндәге чарасызлыклары Көръәндә шулай аңлатыла:

...Ай каралгач”. Кояш белән Ай берләшкән вакытта. Кеше ул көнне “Качу кая?”-дияр. Юк, сыенырлык һичбер урын юк. Ул көнне соңында китерелеп карар кылыначак урын барытик Раббыңныкыдыр. Кешегә ул көнне алдан хәзерләгәне һәм калдырган нәрсәләре турында хәбәр бирелер. (Кыямәт сүрәсе, 8-13)

Кыямәт вакытында кешеләр

Моңа кадәр аңлатылган барча вакыйгалар, кешеләрнең һич хәбәре булмаган бер мизгелдә, элегрәк һич ишетелмәгән һәм беленмәгән бер тавышның ишетелүве белән башлангандыр. Һәм Дөньядагы барлык кешеләр, хәзерге вакытта да булганы кебек, һәрнәрсәнең һич үзгәрмичә һәм бозылмыйча шулай ук дәвам итәчәген уйлаганда , көтелмәгәндә тотылганнардыр.

Сурга өрелүдән бераз алда тормышка ашкан вакыйгаларның алдагы көннекеннән бернинди аермасы да юк. Дөнья һаман да шул тизлек белән әйләнә , кояш Дөньяны яктырта , тормыш дәвам итә һәм кешеләрнең күбчелеге нигә, кем тарафыннан яратылганнары һәм соңнары турында уйланмыйча күнеккәнлек хәлдә тормышларын дәвам итәләр. Кем кич белән киләчәк кунагына хәзерләячәк ризыгын, кем башкарачак эш күрешүләрен уйлаганда, кем алыш-биреш, сәүдә иткәндә, кем йоклаганда һәм бөек бер өлеше дә Аллаһ барлыгына инкяр хәлендә була торып бу тавышны ишетәчәк һәм һәрнәрсә бер мизгелдә башлаячак, һәрнәрсә бер мизгелдә юк булачак.

Кешенең көчле дип санаганы, мактанып тәкәбберләнгән гәүдәсе, һич көтмәгән бер мизгелдә дурт яктан үлем белән сарылып алыначак. Җан коткарудан башка һичбер проблема калмаячак. Кешеләр яшәгән куркуның дәһшәтеннән, кыйммәт бирелгән, көчле иттереп бәйләнелгән, ия булу өчен һәртөрле фидакарьлек күрсәтелгән әйберләрне бер мизгелдә күрмәс дәрәҗәгә киләчәкләр.

Кыямәт китергән бөтен бу курку, дәһшәт һәм шашкынлык Дөньяда инкяр эчендә яшәгән бик күп кешенең гафләтенә бер каршылык. Ул көнне башланган бу чыдый алмаслык авырлыклар инкярчылар өчен мәңге дәвам итәчәк. Бер-бер артлы булган бөтен бу вакыйгалар алардагы паниканы , дәһшәтне тагын да арттырачак. Үткән һәр мизгел яңа газап һәм бәлаларны китерә. Акылга сыймаслык бу вакыйгалар аларга ул көнгә кадәр инкяр ителгән Аллаһның бөеклеген күрсәтер.

Кеше бу көч каршында гаҗиз һәм чарасыздыр. Үкенеч, кайгы һәм куркудан башка бернәрсә дә юк аның өчен. Секундалар үткән саен, мәңгелек тормышындагы үзенә Аллаһ тарафыннан хәзерләнгән куркыныч газапны тагын да яхшырак аңлый бирә. Ул көнне кеше каршылашкан дәһшәт тулы минутлар аның мәңгелек тормышы буенча яшәләчәк газапның бары тик чикләнгән шул вакыттагы кечкенә чагылышы гына. Бу мәңгелек газап артачак һәм аның соңсыз дәвамы булачак. Ул көнне яшәләчәк вакыйгалар каршысында кешеләр тоячак курку Көрьәндә җентекләп аңлатылган.

Кешеләр тойган курку

Аллаһ бик күп аятьләрдә кешеләрнең Дөнья тормышына бик каты бәйләнгән булуларын һәм моның Ахирәт тормышында һичбер файдасы булмаячагын белдергән. Кешеләр тарафаннан Дөнья тормышында бәяләнгән, мөһимсенгән, ия булулары өчен бик күп фидакарьлек күрсәтелгән кыйммәтле нәрсәләр, әгәр Аллаһ ризасы өчен һәм Аллаһ юлында кулланылмаса, кешегә югалтудан башка берни китермәс. Боларның һәрбересе кешеләрне сынар өчен аеруча яратылган. Асыл йорт - Ахирәт йорты. Дөньядагыларның һичбер әһәмияте булмаганлыгы Көръәндә шулай аңлатыла:

Хатыннарга, угылларга, кантар-кантар җыелган алтын һәм көмешкә, җитез, гүзәл атларга , хайваннарга һәм игенлекләргә тоелган хисле шәһвәт (теләк) кешеләргә “бизәкле һәм тартучан” кылынды. Болар Дөнья тормышында кулланылган фани нигъмәтләр . Асыл барылачак гүзәл урын Аллаһ Катында булганы. (Али Имран сүрәсе, 14)

Дөнья тормышының аятьтә аңлатылган бөтен бу “тартучан” үзенчәлекләренә кеше хис һәм катылык белән бәйләнә, бөтен гөмерен боларга ия булыр өчен багышлый. Көръәндә Дөнья тормышы белән бәйле буларак шулай боерыла:

Белегез ки, Дөнья тормышы барытик бер уен, ”теләкле күңел ачу гына” , бер бизәк, үзегез арасында бер мактанышу (вакыты һәм нәрсәсе), мал һәм балаларда бер күбәю теләгедер. Бер яңгыр мисалы кебек: ул үстергән игенлек игенчеләргә (яки кяферләргә) хуш килер, соңыннан бер карарсың ки, сап-сары булган, соңыннан ул бер чүп-чарга әйләнелгәндер. Ахирәттә исә көчле газап , Аллаһтан ярлыкану һәм хуш булу (ризасы) бардыр. Дөнья тормышы алданыш булган бер нигъмәтләнүдән башка бер нәрсә түгелдер. (Хадид сүрәсе, 20)

Дөнья тормышының иң бөек максатларыннан берсе булган маллар, уллар, кыскасы – ия булган бөтен нәрсәләр белән мактанышу. Көръәндә аеруча игътибар ителгән һәм бөтен җәмгыятьләргә дә кагылган тагын бер мәсьәлә, Дөнья тормышындагы иң мөһим теләкләрнең берсе – балалар. Балалы булу теләге кешеләргә яшьлек елларыннан ук өйрәтелер. Бала кешеләр арасында сәбәпсез бер көндәшлек булдыручы, шул ук вакытта киләчәккә юнәлгән бер гарантияне дә аңлатыр.

Башка теләкләр – мал һәм байлык теләкләре. Беленгәнчә , кешеләрнең Дөнья тормышлары буенча куйган бөтен максатлары, планнары, тырышлыклар бу теләкләр белән бәйле. Мал һәм акча теләге кешеләрнең күзен каплаганлыктан бөтен әлак нормалары әһәмиятлекләрен югалтып, кеше холкын билгеләүче барытик матдият калгандыр. Көръән әхлагы, әмер һәм тыюлары кеше тормышындагы беренчелекләрен югалтып, мал җыю бердәнбер максатка әйләнгән, мөнәсәбәтләрдәг матди файдалар алгы планга чыккандыр.

Югыйсә , Кыямәт Көне килгәндә һәрнәрсә киресенчә булачак. Кешеләр каршылашкан көннең куркусыннан кыйммәт бирелгән һәрнәрсәне бер мизгелдә онытачаклар. Ашкынып теләнгән нәрсәләрнең инде бер мәгънәсе калмаганлыгын аңлаячаклар. Бәяләү системалары берничә секунд эчендә үзгәрер. Инде малның , хәтта балаларның да бер кыйммәте юк. Әнилек һәм әтилек хисләре мәгънәләрен югалткандыр. Дөньяда иң якын күргән кешесен – хәтта үзенең баласын да Кыямәт Көненең дәһшәтеннән онытачак. Бер кем дә баласының хәлен сорамыячак, моны хәтта акылына да китермәячәк. Шиксез , Кыямәт тормышка ашачагы бу көн, инанмаганнар өчен авыр бер көн:

Күк йөзенең эрегән металл кебек булачагы көн. Таулар да (тирә-якка очышкан) төрле төстәге йон кебек булачак. (Мондый бер көндә) һичбер якын дус бер якын дусны сорамас. Алар бер-берсенә күрсәтелер. Бер гаебле-гөнаһлы ул көннең газабына каршылык итеп улларын фидья (фида) буларак бирергә теләр, үзенең хатынын һәм кардәшен һәм үзен саклаган кавемен дә. Җир йөзендә булганнарның барчасын (бирсә дә), соңыннан котылса. (Мәариҗ сүрәсе, 8-14)

Күкнең болытлар белән өлеш –өлеш булачагы һәм фәрештәләр бер иңдерү белән иңдерелгән көн. Бу көнне чын хакимият Рахман (булган Аллаһ)ныкыдыр. Инкяр иткән өчен бик авыр бер көндер. (Фуркан сүрәсе, 25-26)

Хәтта бәбәйлек чакларында булган балалардан да гаиләләре ул көнне ваз кичәр. Кешеләр һич көтелмәгән һәм элек һич күрелмәгән бу вакыйгалар каршысында ни кылачакларын белмичә шашырыр. Курку шундый көтмәгән һәм көчле буларак килгән ки, авырлы хатыннар бу шокның тәэсиреннән балаларын төшерер. Бу авыр көндә яшәләчәк вакыйгаларның тәэсирендә хатыннарның имезгән балаларын онытулары Көръәндә шулай белдерелгән:

Аны күргәнегез көн. һәр имезүче үзе имезгәнен онытып китәчәк һәм авырлы үзенең йөген тошерәчәктер. (Хаҗ сүрәсе, 2)

Кыямәт Көне, Дөньяда вакытта үзенә ясалган чакыруларга җавап бирмичә, хакыйкый дус һәм Яратучысы булган Аллаһны онытучыларның бер-берләреннән качып котылырга теләгән көндер. Һәркем үзе турында гына кайгырта. Ул дәһшәтле көндә кешеләр арасында һичбер мөнәсәбәт – ни нәсел, ни туганлык , ни дә дуслык мөнәсәбәтләренең калмаганлыгы Көръәндә шулай белдерелер:

Кеше ул көнне үзенең туганыннан качар, анасыннан һәм атасыннан, хатыныннан һәм балаларыннан. Ул көнне алардан һәрберсенең үзенә җитәчәк бер эше бардыр. (Абәсә сүрүсе, 34-37)

Кешеләр исерек кебек

Кешеләр ул көнне күренгәннәр каршысында бөтен суык канлылыкларын, үзләренә булган ышанычларын һәм каты торучанлыкларын югалтачаклар. Үлем белән очрашкан вакытта һәрнәрсә үз кыйммәтен югалтыр, йөзләр , хәрәкәтләр, сөйләшүләр үзгәрер.

Кешеләрнең үлем каршысында курку һәм дәһшәтенә фильмнарда шаһит булырбыз. Ул вакыттагы реакцияләр кешеләр эчендәге булган рухи хәлне бик яхшы аңлатыр. Әмма, каралган күренешләрдә кешеләрнең әз дә булса котылу өметләре бар. Үләчәкләрен кискен рәвештә белсәләр дә, үлемнән соң ни булачакларын тулаем буларак белә алмаслар яки бөек бер өлеше үлем белән берлектә юк булачагын уйлар. Югыйсә , Кыямәт Көнендә әле үлем килеп җитмәгән булса да, яшәгән вакыйгалар кеше өчен һичбер котылу ихтималы булмаганлыгын бөтен ачыклыгы белән уртага куяр. Инкяр итүчеләр үзләренә вәгъдә ителгән хәлдә инанмаганнары бер көн белән кара-каршы килерләр. Ул көнне космос системасының бер Яратучысы һәм саклаучысы булганлыгы, Ул теләгән вакыт һәрнәрсәнең юк булачагы да бөтен ачыклыгы белән күрелгән бер көн.

Кешеләр үлемнең , ул көнгә кадәр уйлаганнары кебек, бер юк булу гына булмаганлыгын аңларлар. Бу вакытка хәтле Аллаһның барлыгына, шуның белән бергә Ахирәткә инанмаганлыкларыннан, үлемнән соң булачак вакыйгалар турында да һич уйланмаганнардыр алар. Әмма, Аллаһның барлыгын һәм көчен, бер-бер артлы килүче бу вакыйгалар соңында ап-ачык буларак күргәннәр, үзләрен көткән бер соңны да көн кебек аңлаганнардыр. Котылу өмете булмаганлыгын аңлаган кебек, үзләрен көтүче яңа һәм соңсыз бер яшәеш булганлыгын да аңлаганнардыр инде. Инкярчылар өчен бу бик авыр бер яшәеш. Соңсыз буларак чигеләчәк газаплары һәм хәсрәтләре ул көнне яшәлгәннәр белән чагыштыра алмаслык кадәр авыр булачак. Инкяр итүчеләр мондый бер яшәеш урынына юк булуны хуп күрәчәкләре аятьләрдә шулай аңлатыла:

Чыннан да, Без сезне якын бер газап белән кисәттек. Кеше үзенең куллары алдан ни хәзерләгәненә караячагы көн, кяфер булган да: “Аһ, мин туфрак булса идем!”- диячәк. (Нәбә сүрәсе,40)

Кешеләрнең каршылашкан вакыйгалар сәбәпле көчле бер курку , паника һәм шашкынлык эчендә исерек кебек булулары аятьтә шулай белдерелә:

“Кешеләрне дә исергән буларак күрерсең, югыйсә, алар исерек түгел. Тик Аллаһның газабы бик көчледер”. (Хаҗ сүрәсе, 2)

Кешенең көчле курку вакытында гәүдәсендә барлыкка килгән үзгәрешләр һәм контрольсыз хәрәкәтләре һәм исерек кешеләрнең үз-үзләрен тотышлары бер-берсенә бик охшаш. Көчле курку вакытында баш әйләнүве, елау күрелә, күрү болганчыклана.

Моңа кадәр аңлатылган вакыйгалардан да аңлашылганча, ул авыр көнне кешеләр бик зур паникага биреләчәк. Кешеләр яшәгән бу көчле куркуны һәм курку нәтиҗәсендә барлыкка килгән физик реакцияләрне Аллаһ исерек булу белән чагыштыра. Исерек кебек булган кешеләр ул көнне контрольсыз хәрәкәтләр күрсәтеп, бер җирдән бер җиргә чаба башларлар. Көръәндәге чагыштырма кешеләрнең бу хәлен шулай ачыклый:

Кешеләр “һәръякка таралган” күбәләкләр кебек булачак көн... (Кариа сүрәсе,4)

Күзләрдәге дәһшәт

Чын булган вәгъдә якынлашкандыр, менә ул заман инкяр иткәннәрнең күзләре ояларыннан атылачак: “ Үкенеч безгә, без монардан бөтенләй гафләт эчендә идек,без залимнәрдән идек”,-(диячәкләр). (Әнбия сүрәсе, 97)

Күз - кеше яшәгән куркуның көчен иң элек күрсәтүче әгъза. Ул көннең куркусын яшәячәк кешеләр, каршылашкан дәһшәт сәбәпле, күзрәре урыннарыннан атылачак. Монда китерелгән “күзләренең ояларыннан атылу” чагыштырмасы кеше яшәгән куркуның көчен аңлатыр. Бу вакытта кешенең күз алмасы зурая, күз агы үзен күбрәк билгеле итеп төсен югалта башлый. Кыямәт тормышка ашкан вакытта “искәрмәсез кешеләрнең һәммәсе” бу куркуны яшәячәк . Бу бик куркыныч вакыйгалар каршысында кемсәнең дә кылачак нәрсәсе, башларына килгәннәрне туктату өчен табачак чарасы юк. Барытик курку тоярлар. Аятьтәге чагыштыру бу куркуны ачыклык белән аңлата.

Балалар чәчләренең агарувы

Әгәр инкяр итәчәк булсагыз , балаларның чәчләрен агартучы бер көндә үзегезне ничек саклаячаксыз? (Мүзәллим сүрәсе, 17)

Кыямәт Көненең куркусы кечкенә балаларны да сорачак. Бу көннән хәбәрсез булган , аның максатын һәм газапның беренче көне булганын белмәгән балаларда олылардан аермалы булган бер курку бар . Кешеләр фани Дөнья буенча кылган әхлаксызлыкларыннан үкенеч эчендә. Балалар ни булып беткәнлеген дә төшенерлек хәлдә түгел. Моңа карамастан, күргән вакыйганың дәһшәтеннән чәчләре ап-ак булыр. Мондый бер физик үзгәреш ул авыр көннең бөеклеген аңлау өчен әһәмиятле . Чөнки ул көнгә кадәр Дөньяда күптөрле һәлакәтләр яшәлгән. Һәрбересе кешеләргә бик көчле курку биргән һәм аларны тирәнтен тәэсирләндергән. Әмма, һәлакәтләрнең һичбере, Кыямәт Көне булачак вакыйгалар белән чагыштырганда, балаларның чәчләрен агартачак кадәр көчле түгел! Ул көн - кешеләр тарафыннан Дөнья тормышларында яшәлгән иң авыр көн. Шундый ки, килгән вакыйгаларның дәһшәте, кыска тормышларында куркуның асылына һәм куркынычлыкларның ни китерә алуларына төшенмәгән балаларның да хәтта, чәчләренең куркудан ап-ак булувына сәбәп булачак.

Хайваннарның хәле

Вәхши хайваннарны күз алдыгызга китерегез: юлбарыс, арыслан, буре, шакал, аю... Бу хайваннар Кыямәт Көнне булган вакыйгаларның тәсиреннән инде бер-берләре белән көрәшне дәвам итүне ташлар һәм бер урынга тупланыр. Меңнәрчә вәхши хайваннан торган бу күренешнең өркетүче булувы бик ачык. Кыямәт Көнне табигатьтә булачак һәм кешеләргә кагылган бик олы үзгәрешләрне Аллаһ бик күп аятьләрдә шулай белдерә:

Авырлы дөяләр ялгыз башын калдырылгын вакыт, вахши хайваннар тупланган вакыт... (Тәквир сүрәсе, 4-5)

 

3 / total 7
Һарун Яхья Кыямәт Көне китабын онлайн укый аласыз, facebook, twitter кебек социаль челтәрләрдә бүлешә аласыз, компьютерыгызга иңдерә аласыз, өй эшегез һәм тезисларыгызда куллана аласыз һәм ситәгә ишарәт шарты белән автор хаклары өчен түләмәстән ситә һәм блогларыгызда урнаштыра аласыз һәм копияләштереп, күбәйтә аласыз.
Танытымнар| Бу ситә хакында | Ана сәхифә ит | Сезгә ошаганнарга кушыгыз | RSS Feed
Бу ситәнең барлык эчтәлеге, ситәне белдерү шарты үтәлгәнендә, түләүсез рәвештә копийәләнә һәм таратыла ала
(c) All publication rights of the personal photos of Mr. Adnan Oktar that are present in our website and in all other Harun Yahya works belong to Global Publication Ltd. Co. They cannot be used or published without prior consent even if used partially.
© 1994 Harun Yahya. www.harunyahya.com
page_top
iddialaracevap.blogspot.com ahirzamanfelaketleri.blogspot.com ingilizderindevleti.net