< <
4 / total: 7

Космосны Аллаһ Яратты

Космосның ничек бар булганы хәзергәчә төрлечә аңлатылган. Берәүләр космосның бер башлангычы булмаган фикерен , теориясын тәкъдим иткән, берәүләре дә материяның гел булганлыган яклаган.

Материянең гел булганлыгын яклаучы бу теориянең берсе Статистик Космос Теориясе иде. Озын вакыт дәвам иткән һәм масштаблы эзләнүләр нәтиҗәсендә уртага чыккан көчле дәлилләр космосның бер башлангычы булганлыгы тезисын дөресләде. “Статистик Космос Теориясы” исә, белемнең тарихи тәрәккыяте сәбәпле, бары бер хәтирә буларак калды.

Эзләнүләр нәтиҗәсендә ия булган күрсәткечләр космосның юк булган хәлдә бар ителгәнен күрсәтте. Аларга күрә, космосның бер башлангычы бар. Һәм башлангычы “Big Bang” (Биг Банг исеме) бирелгән бөек бер шартлау аркылы тормышка ашкан. Биг Бангтан алда матдә, энергия, галәм, вакыт, урын - кыскасы һичбер нәрсә юк.

Бер ноктаның шартлавы нәтиҗәсендә куркыныч бер тизлек белән һәр тарафка таралган матдәләрдән йолдызлыр, кояшлар, планеталар барлыкка килгән, космос тизлек белән киңәйгән, шешеп зурайган һәм бер вакыттан соң суынып хәзерге хәленә килгән.

Бүгенге көндә галәмнең Биг Банг белән бергә башланганлыгы, аның барлыкка килеш формасы , шулай ук билгеле бер яше булганлыгы бөтен космология китапларында, гыйльми җурналлар һәм мәкаләләрдә исбатлары белән урын ала. Моны берничә җөмлә белән генә аңлату мөмкин булмаганлыктан, барытик бер-ике үрнәк белән генә бу теманың әһәмиятен күрсәтү урынлы булыр.

Үрнәк буларак Калифорния университетыннан профессор Джорж О. Абел (Georrge O. Abel) “Expleration of Universe” (“Космосның ачылышы”) исемле китабында :

“Бүгенге булган дәлилләр, космосның миллионнарча ел алда Биг Банг белән башланганын күрсәтә. Биг Банг теориясы кабул итүдән башка чарабыз юк. Шулай итеп, “Хәрәкәтсез хәл” теориясе инде үз көчен югалтты”- дип әйтә¹.

Коларадо университетыннан Джеррит Л. Верхююр (Gerrit L. Verhuur) “Star Capes” исемле китабында “Биг Банг теориясе дини инанулар күрсәткән, Дөньяның һәм күк йөзенең яратылган булганлыгы хакыйкатен дөресли. Бу астрономиянең дин белән берлектә икәнлеген күрсәтүче сюрприз нәтиҗә,”-дип ачыклый.

Космосның бер башлангычы булувы – галәмнең юктан бар ителүвенә, ягъни яратылувына дәлил. Шиксез, Һәр яратылган барлыкның бер Яратучысы булувы тиешлеген дә барыбыз да бик яхшы беләбез. Яратылган бу космос һичбер үрнәк булмаган килеш, хәтта заманның һәм урынның да булмаганы килеш бар ителгән. Бу теория уртага куйган иң әһәмиятле хакыйкать – космосның бер башлангычы булганлыгы, өстен һәм көчле бер Яратучы тарафыннан яратылган булганлыгы, космосны Аллаһ яратканы.

Биг Банг космоста хисаплый алганыбыз иң элеккеге хәрәкәт. Бөек шартлаудан соң бүгенгә кадәр сансыз хәрәкәтләрнең һәм вакыйгаларның һәрберсе Аллаһның рөхсәте белән барлыкка китерелгән һәм Аның идарәсендә. Акылсыз , белемсез һәм башка һичнинди өстен сыйфатларга да ия булмаган бер шартлау нәтиҗәсендә таралган кисәкләрдән системалы галактикаларның, йолдыз системаларның һәм эчендә Дөньябызның да урын алган “Кояш Системасының” барлыкка китергәнен уйлау, акыл һәм мантык (логика) тышындагы бер халәт. Кешенең үзенең гәүдәсе белән бергә тирә ягындагы һәрнәрсәсе, Аллаһның гыйлеме һәм идарәсе белән бөек бер система , тәртип эчендә яратылган. Көръәндә Аллаһның башта күк йөзен яратканлыгы, аннан соң җирне барлыкка китергәнлеге, соңыннан да җанлыларны бар кылганлыгы турында белдерә.

Аллаһ космосны бик нечкә система буларак һәм нечкә пророцияләр белән яраткан. Атмосферадагы газларның микъдарыннан Дөньяның җылылыгына, яңгырның яву тизлегеннән Дөнья төшендәге тимер микъдарына кадәр кеше белгән һәм белмәгән сансыз детальләр бер-берсенә бейле. Моңа үрнәк буларак космостагы бөтен планеталарны һәм Дөньябызны Кояш орбитасында тоткан массаның тарту (җирнең тарту) көчен китерә алабыз. Космостагы бөтен объектлар зурлыкларына карата тарту көченә ия. Дөньябыз ия булган тарту көче диңгезләрне, җанлы – җансыз һәрнәрсәне җир йөзендә тотрыклы тотар. Шулай итеп , кешеләр дә, башка җанлылар да, таулар һәм диңгезләр дә галәм бушлыгына очмас. Иң мөһиме – җир шары зурлыгының шундый тормыш булдыручан әһәмияткә ия булганлыгы. Җир шары тагын да зуррак булган булса, өстендәге һәрнәрсәне тагын көчлерәк үзенә тарту көченә ия булачак иде. Моның нәтиҗәсендә сулар җирнең эченә тартылачак, кешеләр көчле тарту сәбәпле йөри алмас хәлдә булачак, су агач ботакларындагы яфракларга барып җитмәячәк, җиргә тартылганы өчен үсемлекләр үсә алмый юк булачак, җанлыларның гәүдәләрендәге кан әйләнеше бозылачак һәм кан бөтенлеге белән аякларда тупланачак булыр иде. Үрнәкләрне күбәйтергә мөмкин. Иң мөһиме, җир шары зурлыгының экологик балансны саклап калырлык дәрәҗәдә бик нечкә буларак көйләнгән булувы.

Дөньяның соңы ничек булачагы турында эзләнүләр ясаган галимнәр һәр көн үтү белән һәр нәрсәнең искереп черегәнен һәм бу черү нәтиҗәсендә космосның соңы килүвен исәпкә алалар. Хәтта җир йөзендәге “тик бер протонның” гына пропорциясе бозылувы да начар нәтиҗәгә китерә алачагын белдерәләр һәм бу куркыныч турында хәбәр бирәләр:

“Космостагы черү, әгәр чын исә, гасырлар үтәчәк, ләкин тормышка ашачак вакытында ни йолдыз, ни кеше, ни атом , ни хәтирә калачак үзеннән соң...”

Бу ачык хакыкатькә игътибар ителгәннән соң, асыл куркынычка шулай ишарәт ителә:

“Бүгенгә кадәр ясалган һичбер эзләнү яки эксперемент та бары бер протонның юк булганлыгын да исбатлый алмады. Ләкин , бу галимнәрне шул тема белән бәйле эзләнүләрдән ваз кичермәде. Галимнәрнең протон черүвенә шаһит булулары, бөтен космосның юк булу куркынычлыгы белән кара-каршы булганлыгын аңлатачак. Тик бер протонның гына юк булувы, космостагы һәрнәрсәнең черүве димәк, чөнки бер протонның гына черүве, бөтен протоннарның чери алувын һәм шулай итеп атомнарның , молекулаларның һәм ДНКларның формалашмаячагын күрсәтер².

Монда китерелгән берничә деталь генә дә, космосның өстен бер көч тарафыннан бик бөек система буларак һәм бик нечкә пропорцияләр белән юктан бар ителгәнен дәлилли. Өстен көч иясе булган Раббыбыз бу кимчелексез системаны саклый, күзәтә:

Шөбһәсез , Аллаһ күкләрне һәм җирне кузгалырлар дип (Һәр мизгел кодрәте белән) тота. Ант ки, әгәр кузгалсалар, Аннан башка инде беркем дә аларны тота алмас. Чыннан да Ул - Халим, Ярлыкаучы. (Фатыр сүрәсе, 41)

Аллаһ Көръәндә космоста бар булган һәрнәрсәнең соңы булачагын белдергән. Әлбәттә, космосны яраткан һәм аны һәрчак саклаган Аллаһ, теләгән мизгелендә аның барлыгына соң бирергә дә Кадир (көч җиткерүче). Ул бөек көнне (Кыямәт Көне) бар булган бөтен пропорция һәм системалар бозылачак, кешенең “аңларга тырышам” дип, тукталмыйча тырышлык күрсәткәне һәм бөеклеге белән бу кешене хәйран калдырган һәрнәрсәнең асты өскә китереләчәк:

Берәр нәрсәне теләгәне заманда Аның әмере барытик “ бул” диюве , ул да шунда ук барлыкка килер. Һәрнәрсәнең хакимияте һәм мөлкәте кулында булган (Аллаһ) ни бөек! Сез Аңа кайтарылачаксыз. (Ясин сүрәсе,82-83)

Космос бер мизгелдә юк була ала

Дөньябыз дурт яклап үлем китерә алырлык куркынычлыклар белән уралган. Күп кенә кешеләрнең бу куркынычлыклардан хәбәрләре булган хәлдә, космос барлыгының соңына китерәчәк һичбер куркынычлык юк кебек һәм тормышлары бик нык гарантияләнгән кебек яшәеш алып баруларына шаккатырлык. Бу аңлаешта булган кешеләрнең акылларына үлем, юк булу, үлемнән соң булачаклар килмәс.

Дөнья иксез-чиксез бушлык эчендә бер юлчылык хәлендә. Югыйсә, Дөнья юлчылыгын дәвам итә алувы өчен кирәк булган шартлар исәп кылынганнан тагын да күбрәк. Дөнья космостагы бу юлчылыгы вакытында дәү күк ташлары , каметалар, кара тишекләр, супернова шартлаулары кебек бик күп янаулар белән каршылаша . Дөньяның үз орбитасында калувы , тизлеген саклавы, янтаю градусын бозмавы, үз тирәсендә әйләнгән килеш, шул ук вакытта Кояш тирәли дә әйләнүве, әйләнүвенең спираль орбита буенча булувы, бу юлчылык заманында вакыт-вакыт булган бөтен пропорция һәм тигезлекләрнең дәвамлыгы аның яшәешен саклый бирә.

Югыйсә , бу пропорцияләрнең бозылмавы яки тыштан килүче берәр янауның үлем китерерлек итеп зарарлар бирмәве өчен һичбер сәбәп тә юк. Галимнәр бу янауның барлыгына һәр форсатта игътибар итәләр. Дөньяның һәр мизгелдә берәр янау белән кара-каршы килә алувы темасында гыйльми күрсәткечләргә таянып фикердәшлек күрсәтәләр. Профессор Др. Карл Сэйгон бу хәлгә шулай ишарәт итә:

“Җир йөзе гүзәл һәм бик тыныч урын. Үзгәргән нәрсәләр булыр, фәкать алар бик әкрен барлыкка килер. Мөмкин ки, тормышыгызны берәр давылдан да көчлерәк табигый һаләкәт күрми калып тәмамлый аласыз. Шулай итеп, хафаланмыйча һәм кайгырмыйча яши бирә аласыз. Табигатьнең шартлары билгеле. Дөньяларның һәрбер мизгелдә юкка чыга алувыннан качып булмый. Без кешеләр хәтта үзебезнең һәлакәтләребезне яратырлык технологиягә ирештек. Бу һәлакәтләр ниятле рәвештә була алган кебек, белмичә, берәр игътибарсызлык нәтиҗәсендә дә була ала. Озын заман эчендә булган һәлакәтләрнең эзләрен саклаган башка планеталарда бөек һәлакәтләргә кагылышлы күп кенә дәлилләр бар. Бөтен нәрсә вакыт микъдарына бәйле. Йөз ел эчендә булувы уйланылмаган бер һәлакәт, йөз миллион елда тормышка аша ала. Җир йөзенең хәтта йөз елы эчендә дә начар табигый һәлакәтләргә юлыгыла³.

Космостагы югарыда китерелгән сәбәпләрнең берәрсе генә дә аның һәлакатенә китерергә мөмкин. Аллаһтан башка бу һәлакатләрне һичкем дә туктатырлык түгел. Бигрәк тә искиткеч космостагы, Дөньядагы пропорцияләр турында фикерләсәк. Аллаһ тарафыннан Кыямәт Көнендә булачагы ирештерелгән вакыйгалар, бәлки дә Дөньядагы бөтен бу пропорцияләрнең бозылувы белән тормышка ашачактлар. Була алганча кимчелексез рәвештә эшләгән бу ситеманың бозылувы бер-бер артлы килгән һәлакәтләр белән тәмамлана ала. Кешеләр үзләреннән бу кадәр ерак дип белгән, хәтта лар тарафыннан барлыгы да ихтимал ителмәгән Кыямәт Көне, бәлки дә үзләренә бик якын.

Дөньябызның үлеменә сәбәп була алачак ихтималлар

Дөньяның барлыгын дәвам итүве өчен космоста бар булган сансыз шартларның бурүк вакытта һәм берүк формада бар булувы кирәк. Бүген күп кенә галим бу нечкәлекләрнең һәм пропорияләрнең бозылувы өчен ниләр эшләнергә тиешлеген өйрәнә. Кечкенә генә үрнәк бирергә кирәк булса: галимнәр һәм экология саклаучы оешмалар бары бензин, күмер кебек җир асты ягулыкларының кулланувы нәтиҗәсендә килеп чыккан экономик һәм экологик проблемаларның да хәтта киметелә алмаячагын белдерәләр. Үз тармакларында профессиональ булган кешеләрнең темасы буларак саналган һәм ягулык куллану нәтиҗәсендә катастрофалар булачагына кискен буларак караучылар һәм хәтта бик якын даталар билгеләүчеләр тарафыннан белдерелгән һәлакәт сценарияләренең кайберләре⁴:

1. Ганга һәм Нил кебек Дөньядагы иң зур елгаларның дельталары су астында калачак, Кытай елгаларының дельталары белән Бангладеш туфракларының дүрттән берен сулар каплаячак.

2. Мальдив утраулары белән берлектә Океандагы утраулар һәм утраулардагы дәүләтләр суларга күмелеп юк булачаклар.

3. Бөек игенчелек территорияләре (АКШның “Middle West” территориясе, Аурупа һәм Казахстан) чүлгә әвереләчәк. Төркия Сахра чүле кебек булачак.

4. Югары җирлекләрдәге туңган туфраклар (Себер һәм Канада кебек) эриячәк. Кайберләре торба юлларын, тимер юлларны һәм биналарны җимерәчәк.

5. Дөнья рельефындагы урман территорияләренең өчтән бере юк булачак. Дөньяның үпкәсе саналган яшел территорияләрнең әзәюве атмосферадагы карбондиоксит микъдарының тагын да артувына сәбәп булачак. Бу да сера тәэсиренең артувына һәм төрле-төрле һава җитмәгәнлектән килүче сәламәтлек проблемаларына китерәчәк.

6. Tропик җирлекләргә хас тайфун һәм циклон кебек табигать һәлакәтләре күбәячәк. Аеруча океаннардагы суасты агышлары (Эль-нино, Гольфстрим) юнәлешләрен үзгәртәчәк һәм диңгез климатларын астын өскә китерәчәк.

7. АКШтагы Техас штаты белән берлектә Аурупаның Урта Диңгез ярлыкларында лихорадка, малирия һәм охшаш чир эпедемияләре күреләчәк.

8. Альпалар һәм Гималай тауларында табигать бозлыкларының 25% эриячәк. ( Эрегән суның зарары исәп кылынганнан тагын да күбрәк булачак.) Эрегән бозлыклар күп кенә яр буе шәһәрләрнең су астында калувына сәбәп булачак, утрау дәүләтләре су астында калып юкка чыгачак. Бу вакыйгалар шул җирлекләрдә яшәүче миллионнарча кешеләрнең үлеменә яки күчеп китүләренә китерәчәк.⁵

Болар тик көтелгән һәм гыйльми эзләнүләр нәтиҗәсендә билгеләнгән янаулар. Дөньяда бу процес башланганнан соң инде аны туктатуның, Аллаһ теләгеннән башка, һичбер юлы юк. Бары 1997 елда гына атмосферада карбондиоксит газының 25 процентка артувы дөьядагы сера тәэсирен арттырып, планетар җылынуга юл ачты, котыблардагы бозлыклар эри башлады, эрегән боз таулары океаннардагы су дәрәҗәсен күтәрде, кыш һәрзаманныкыннан тагын да авыррак үтте, чамадан тыш явым-төшем, көчле штормнар күп кенә кешеләрнең һәлакәтенә китерде. Азон катламының тишелүве белән Дөнья зарарлы нурларга таб булды, рак авырулары күбәйде, яңа чирләр пәйда булды, үсемлекләрдә негатив үзгәрешләр табылды. “Greenpeace” (Табигатьне саклау оешмасы) һәм АКШ галимнәренең Аляскада үткәрелгән бер эзләнүләре нәтиҗәсендә Беринг бозлыгының буе 12 чакрымга кимегәнлеге, озынлыгының исә 130 чакрымга кыскарганы белдерелде. Диңгезләрнең температурасы 0,8 градуска артты, су Дөньясындагы яшәеш өчен кирәкле булган билгеле бер балансны булдыручы кораллар үлә башлады һәм планктонның 80% юкка чыкты.⁶

Соңгы берничә гасыр эчендә Дөньяның соңын китерә алырлык бик күп ихтималлар барлыкка килде һәм көн үткән саен бу ихтималларның саны тагын да арта бара. Хәзерге вакытта Дөньяда барлыкка килүче вакыйгалар индустриаль эчтәлекле һәм Дөньяның бер көне киләчәк шиксез соңын һәм бу соңның көн үткән саен якынлашканын күрсәтә. Аеруча физик галимнәре үзләренең хафалануларын дәвамлы буларак шулай белдереп килә:

“Әгәр космос чикләнгән бер тәртип төзелешенә ия исә һәм тәртипсезлеккә таба туктый алмыйча – соңында термодинамик тигезлеккә – бара икән, ике бик тирән коега таб булачак . Элегрәге , космос соңында каты-каты җимерелеп, үзенең энтропиясе эчендә үләчәк. Бу физик галимнәре арасында космосның “җылылык үлеме” буларак беленә. Икенчесе, космос гел бар булган була алмый, шуның өчен чикле без заман алданрак пропорциясе соңгы дәрәҗәгә ирешкән булачак. Нәтиҗә буларак: Космос мәңге бар булмаган.⁷

Шаккатырганы, үлемнең бу дәрәҗәдә якын булувы хакыйкатенә карамастан, әле дә җир йөзендә үзенең соңы турында уйланмаган, Аллаһтан курычакрымаган һәм көчле иттереп Дөньяга бәйләнгән, бирелгән күп кенә кешенең барлыгы. Һәм тагын шаккатырганы, үлем хакыйкате хәтерләтелгәндә һәм бу авырлыклы көн нечкәлекләре белән аңлатылганда кешеләр купчелегенең, бернигә дә карамыйча, бөтен бу нәрсәләрне үзләреннән бик еракларда дип күрүләре. Иң башта Көръән аятьләрен кире какканлыкларыннан, Кыямәткә кагылган тасвирлаулар алар өчен берни аңлатмый. Бу кешеләр һич үлмәячәкләр һәм Дөньяда мәңге калачаклар кебек хәзерлек кылалар, бер мизгелдә соңын табачак гөмерләре өчен мәңгелек тормышларын куркынычлыкка аталар. Югыйсә, кеше үзеннән әллә кайлардан качырга тырышкан үлем, шиксез аны табачак. Ни кешенең, ни космосның үлеме каршысында берәр качу юлы яки күреләчәк берәр чара юк. Бу ачык хакыйкать Көръән аятендә шулай белдерелә:

Әйт ки: “ Әлбәттә, сез үзеннән качкан үлем, шиксез, сезнең белән каршылашачак. Соңында беленмәгәнне дә, шаһит була алынганны да белүчегә (Аллаһка) кайтарылачаксыз. Ул да сезнең кылганнарыгыздан хәбәр бирәчәк”. (Җомга сүрәсе,8)

Күрелгәнчә, шиксез рәвештә Дөньяның бер көнне юк булачагы берәр инану гына түгел, ә физик бер хакыйкать. Бу бетүне хәзерләгән сәбәпләр берәр-берәр үзләрен күрсәтә, фәннең алга китүве белән бергә уртага салына. Кешеләрнең бер өлеше Аллаһның барлыгына ышанмауларына яки һәркайсы берәр дини инануга ия булмауларына карамастан, галәмнең качувы була алмаган бер бетүгә таба якынлавын теләр-теләмәс кабул итәргә мәҗбүр. Бу хәлдә, Кыямәт һәм Ахирәт аңлаешы тышында яңа бер аңлаеш пәйда була. Бу аңлаеш бигрәк тә куркыныч, чөнки мәгънәсе мәңге юк булуны аңлата. Галәм соңының якынлавын хәтерләткән галәмәтләр кешеләргә берничә альтернатива калдыра: инкяр итүчеләрнең кайберләренә күрә мәңге юк булу. Аллаһка ышанганнар өчен исә: йә мәңгелек газап яки мәңгелек нигъмәт....

Ябык Галәм-Ачык Галәм Моделе

Бинг Бангның кире кагыла алмаслык, күзәтүләр нәтиҗәсендә ия булынган фәнни бер теория булувында галимнәр бер фикердә. Аңа күрә , галәм чиксез тыгызлыктагы бер ноктаның боек бер шартлавы белән киңәеп таралувы нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Бу шартлау нәтиҗәсендә тизлек белән таралган, бара-бара киңәйгән һәм суынган космос бүгенге хәленә ирешкән.

Ләкин, бу киңәю тагын ни кадәр дәвам итәчәк? Бер матдәнең массасы ни кадәр күбрәк исә, аның тарту көче дә шул кадәр күбрәк. Бу хәлдә югары тарту көче киңәю тизлеген җиңәр. Киресенчә, тарту көче аз исә, бу көч киңәюне җиңә алмый. Галимнәргә күрә, әгәр космосның массасы билгеле бер күрсәткечтән артык икән, киңәю бер көнне туктаячак һәм космос үз эченә омтылып җимереләчәк. Бу “ябык галәм” моделе. Башка яктан караганда, әгәр космосның массасы билгеле бер күрсәткечтән кимрәк исә, тарту көче киңәю тизлеген җиңә алмаганлыгыннан, космосның киңәюве һич тукталмыячак. Бу да “ачык галәм” моделе.

Космосның соңы : ачык яки ябык галәм

Элек тә белдергәнебез кебек, космос, Аллаһ тагын алдарак башка берәр сәбәпне вәсилә итмәгән хәлдә, йә ябылып тик бер ноктада тупланып яки һич тукталмыйча киңәеп юк булачак. Космосның ябык яки ачык , нинди модель белән соңын табачагын исәпләр өчен космостагы масса микъдарын белү кирәк.

Космосның массасын үлчәү бик авыр булганлыгыннан, галимнәр массасы урынына тыгызлыгын үлчәп караганнар. Чөнки космосның тыгызлыгы “критик тыгызлыкка” дигәнебез бер күрсәткечкә җитә икән, ия булганы тарту көче галактикаларның качу тизлеген җиңә ала. Шуның аркылы космос бөтен галактикаларны үзенә таба тарта ала. Ләкин тыгызлык критик бер күрсәткечкә ирешмәсә, киңәю тукталмыйча дәвам итәчәк. Чөнки бу тарту көче галактикаларның качу тизлеген җиңә алмас. Бу күренеш күп кенә галимнәрне, космосның соңын өйрәнү ниятеннән , бик күп төрле эзләнүләр ясарга , сәгатьләрчә телескоплар янында галактик системалардан килгән нурларны анализ итүгә этәрде.

Моның өчен галактик системаларның тизлекләре, зурлыклары, яктылыклары, ераклыклары хисапланып, космосның чын тыгызлык күрсәткече эзләнергә тиеш. Ия булынган беренче күрсәткечләр космоста булган әлеге тыгызлыкның критик тыгызлык күрсәткеченә бик тә якын булганлыгын күрсәткән. Ягьни космосның ябык булу ихтималы тагын да күбрәк икәнлеге билгеләнгән. Тагын да соңрак , 1986 елда бу эзләнүләргә Американың ике галиме : Эдвин Лор һәм Эрл Спилар кушылды. Алар тарафыннан меңнәрчә галактикаларны җентекләп алынган нәтиҗәләр космосның ябык булу ихтималын 90% ирештерде.

Аеруча , бу 90% лык ихтималны тәшкил иткән тыгызлык хисапланган вакытта игътибарга алынмаган күп кенә деталь бар. Үрнәге, яктылык таратмаган кара тишекләр космосның тыгызлык күрсәткече хисапланган вакытта һич тә күз алдына китерелмәгән. Шуңа күрә, космостагы тыгызлык күрсәткече кара тишекләрнең дә хисап ителүве белән бер микъдарга тагын да артачак. Соңгы елларда караңгы матдә буларак исемләнүче һәм бөтен галактиканы тулдырган, күз белән күрелмәгән матдәләрнең тыгызлыгын да боларга кушувыбыз белән уртада күрелгән табло, космосның киңәювен туктатып үзе эченә җимерелү ихтималын буласы иттереп күрсәтте. Һәм Др. Джон Гриббин бу стадияне шулай белдертте: “Ябык галәм моделе өчен уртага атылган дәлилләр хәзергә чаклы һич бу кадәр куввәтле булмаган иде”⁸.

Ягъни бик тә критик бер яшьтә һәм пропорцияләрдә булган космос һәр мизгелдә юк булуга хәзер халәттә. Аллаһ Көръәндә Әнбия сүрәсенең 104 нче аятендә космосны ярата башлаган халәтенә кайтарачагын шулай белдергән:

“Без күкне китап битләрен туплаган кебек туплаганыбыз көн. Элек ярата башлаганыбыз кебек яңадан аны иске халәтенә кайтарачакбыз. Бу Безнең өстебездәге бер вәгъдә. Әлбәттә, Без кылучылар”. (Әнбия сүрәсе, 104)

Аять белән ябык галәм моделенә игътибар ителгән булу ихтималы югары. Моңа кадәр аңлатканнарыбыздан да күрелгәне кебек, фәнни күрсәткечләр дә космосның киредән кысыла алувы ихтималының югары икәнлеген күрсәтер. Шулай ки, хәтта материализм фикерен яклаучылар да ия булынган нәтиҗәләрнең кискенлеге каршысында яңа берәр кире кагу чарасы таба алмаганнар.

Чикаго Университеты Астрономия булеме Башлыгы Шерман элек галәмнең ябык булганлыгы фикеренең фәлсәфи һәм дини нигезләргә таянганын, ләкин хәзерге вакытта бу модельнең дөреслеген күрсәткән күп кенә теоретик һәм эксперементаль дәлилләр табылганлыгын белдерә⁹.

Әйе, космосыбыз 15 миллиард ел киңәя бирә, фәкать чыккан нәтиҗәгә күрә, Аллаһ Катында заманы билгеле булган бер көндә, бөек ихтимал ки, тарту көче киңәюгә хаким булачак һәм киңәю тукталачак. Ашкан тыгызлыктан һәм ябык булган галәмдә тарту көче хаким хәленә килгәч, һәрнәрсә үз эченә омтыла башлаячак. Һәрнәрсә кире артка хәрәкәт иткәндә, ул заманга хәтле суынып киңәйгән космос тараеп җылына башлаячак, бөтен галактик системалар тизлек белән бер-беренә якынлашачак.

Бу модельгә күрә , бер көнне тарту көче галактикаларның киңәювен туктатачак һәм шул заманнан соң, бара-бара арткан бер рәвештә, галактикалар бер-берсенә таба хәрәкәт итә башлаячак. Галәмдә көчле бәрелүләр булачак, дәү күк җисемнәре бер-берсенең эченә керә, берләшә башлаячак. Ай, Кояш, Дөнья, бөтен планеталар һәм йолдызлар берләшәчәк, бара-бара кысылган һәм тарайган космос, яшәгән бу процес соңында тик бер ноктада тупланып юк булачак. Бөтен галәмнең системасы асты өскә китереләчәк. Дөнья орбитасында барлыкка киләчәк кечкенә генә бер кузгалуның бөтен җанлыларның янувына яки туңувына сәбәп булачагын, атмосферадагы кечкенә генә бер тишелүнең җанлыларга ни кадәр негатив тәэсир итәчәген, Дөньяның 23,27 янтаю градусында кечкенә генә үзгәреш булувы белән ел фасылларының булмаячагын беләбез. Шулай итеп, нечкә пропорцияләр белән корылган тәртип системасының космосның кысылу процессына кергәнендә ни кадәр нигатив тәэсир алачагын исәпләү һич тә авыр түгел.

Аллаһ Көръәндә Кыямәт Көнендә Ай белән Кояшның берләшәчәген белдергән. Бу аятьләрдә ябык галәм моделена ишарәт итү ихтималы бар. Кысылу тормышка ашса, билгеле бер заман эчендә Дөньяның, Кояш системасындагы башка планеталарның , Айның һәм Кояшның бер-берсе белән берләшәчәге бик булачак нәрсәләрдән.

Тагын Көръәндә “йолдызлрның урыннарыннан кузгалып түгеләчәге” белдерелгән. (Тәквир сүрәсе,2). Бу аять тә шулай ук ябык галәм моделенә ишарәт итә ала. Чөнки бу ихтималда да йолдызлар үзләре ия булган орбиталарыннан чыгып бер урынга киләчәк. Кирегә таба тарайган космоста вакыт үлчәмнәре дә киресенчә булачак. Бу хәлдә, җир йөзендә күрелүве ихтимал булган вакыйгалар белән кара тишеккә керү стадиясендә көтелгән ихтималлы вакыйгаларның охшаш була алулары күренә. Чөнки һәрнәрсә кирегә таба хәрәкәт иткәндә, җирнең тарту көче дә киресенчә булыр, җир авырлыкларын тышка атар. Ни кадәр дәвам итәчәге билгеле булмаган процесс эчендә, Аллаһ Кыямәткә хас буларак Көръәндә тасвир иткән вакыйгалар тормышка ашар.

Кыска буларак шуны әйтә алабыз: ябык галәм моделе тормышка ашканда бөтен космос, тагын да алданрак белдергәнебезчә, тик бер ноктада берләшеп юк булачак.

Киңәйгән галәм моделе дә космосның котылышы димәк түгел. Бу модельның тормышка ашувы космосның башка вакыйгалар аша юк булачагын аңлата. Космос яратылган мизгеленнән алып дәвамлы буларак үзенең тыгызлыгын арттырган һәм җылылыгы абсолют нульгә бик якынайган. Галәмнең әлеге җылылыгы – 270 градус, бу җылылык абсолют нульдән бары 3 градуска гына югарырак. Җанлылар яшәеше өчен кирәк булган җылылык – 270 градус. Җылылыкның бу минуслы микъдардан 1 градуска аз яки 1 градуска күп булувы бөтен җанлыларның үлемен аңлата.¹⁰ Космос киңәювен дәвам иткән саен бу температураның үзгәрешсез калу ихтималы юк. Җылылык кимегәндә яки күтәрелгәндә кешелек һәлак булачак.

Соңгы вакытта үткәрелгән эзләнүләрдәге ачышлар ябык галәм моделенең тормышка ашу ихтималын уртага сала. Ләкин, галимнәр ясаган детальле эзләнүләр нәтиҗәсендә бердәм буларак кабул ителгән нәтиҗә: бу модельләрнең кайсысы тагын да чынга ашырлык булса булсын, космосның соңын үзгәртмиячәк. Ике модель аркылы да космос үләчәк, фәкать бу үлем төрле формаларда тормышка ашачак. Үткән бүлемнәрдә детальле буларак аңлатылганча, һәр ике модель дә Кыямәтне китерәчәк . Әмма, моның белән бергә Дөньяның соңын китерә алачак башка сәбәпләр дә бар. Боларның берсе Кояш гомеренең тәмамланувы. Әлбәттә, һәрнәрсәнең иң дөресен Аллаһ белә.

Кояш гомеренең тәмамланувы

Беленгәнчә, космостан күк җисемнәре туар һәм билгеле бер заманнан соң үләр. Кояшыбызның да шундый чикле гомере бар. Космос ябык яки ачык модельнең берсе аркылы соңын табувыннан алда, Кояш үзенең гомерен темамлау ихтималы бар һәм актуаль. Кояш гомеренең тәмамланувы исә, әлбәттә, Дөньяның да үлүвен аңлата. Исәпләргә карата, 5 миллиард яшендә булган Кояш һәр секунд саен 546 миллион тонна гидрогенны 560 тонна геллиумга әйләндереп, кире калучы миллион тонна мадәне энергиягә әверер.¹¹

Кояшта гидрогенның янып бетү процессы башлангач, Дөньяның соңы килгән булачак. Бу процес вакытында мәркәз кысымнарында җыелма хәлендә булган гидрогенн урнына гелиум арта башлаячак, хәзерге вакытта 20 миллион градус булган Кояшның мәркәзе 100 миллион градуска күтәреләчәк. Шулай итеп , Кояшның мәркәзе бик кызган ялкынсу хәленә җитеп , тирә ягы да дәвам иткән саен шешүче тышкы кысымнардан формалашкан бер манзараны булдырып, Кояш та сары урынына кызыл төске керәчәк. Шулай итеп Кояш кызыл бер җисемгә әвереләчәк.

Галимнәр бу процесстан соң иң элек булачакларны шулай күрә: Дөньядагы яшәешнең җан тамыры булган Кояш, бик купкә зураеп шешәр һәм тирәсендәге киң аланны биләп алыр. Соңрак тирәсендә булган планеталарга ут һәм ялкын ата башлар. Тышкы йөзе хәзергедән тагын да эссерәк булмавына карамастан, зурлыгы буенча бик эреләшкән өчен, якында булган планеталар бик күп иттереп тәэссирләнерл. Элек Меркурий, аннан соң венера Кояшның нурларыннан эрер.

Еш-еш белдергәнебезчә, җир йөзендә җанлылар яшәешенең дәвамы барытик космоста бар булган бик күп тигезлек-пропорцияләр сакланувына бәйле. Үрнәге, Дөнья Кояшка хәзерге ераклыгыннан бераз тагын да якын булувы бөтен җанлы тормышының янып пешүве өчен җитәрле. Шул сәбәпле, Кояш шешә башлагач, әле Дөньяга җиткәнче, Дөньядагы система бу үзгәрешләрдән бик артыгы белән тәэсирләнәчәк. Кояш Меркурий һәм Венераны яккан процесс вакытында, Дөньяның да , әлбәттә, бөтен тәртип – пропорцияләре бозылган булачак. Бу халәттә Дөньядагы яшәештән сүз итүве мөмкин түгел. Бер вакыттан соң Кояш тараткан бу җыелма нурлар аркылы башта океаннардагы сулар ашкан эсселектән парланачак, таулар, ташлар бер мизгелдә эреп газ хәленә киләчәк. Бөтен Дөнья күз ачып йомганчы үткән кыска бер вакыт эчендә янып, бетеп кулга сыярлык микъдардагы тузан хәлендә галәмгә таралачак. Бу Дөньябызның соңы. Галимнәр бу нәтиҗәгә Кояш зурлыгындагы йолдызлар өстендә үткәрелгән эзләнүләр, күзәтүләр аркылы ирешкән. Бездән еракта булган күп кенә йолдыз тасвир кылганыбыз кызыл гигантка әверелә. Кызыл гигантның үз тирәсенә ясалган тәэсире сәбәпле галәмдә һәр мизгел саен масштаблы вакыйгалар яшәлә.¹²

Башка галим Кояштагы энергиянең азалувына шулай ишарәт итә:

“Кояшка килгәндә, билгеле гел кәефле-кәефле янувын дәвам итмәячәк. Елдан елга ягулык резервы азала, шулай ки, соңында суыначак һәм туңачак. Шундый симптомлы Кояш уты аны барытик чикле заманага хәтле генә тотып кала алачак, ул бетмәс энергиягә ия түгел”. ¹³

Бу халәт бетү белән нәтиҗәләнә алырлык ихтималларның тик берсе генә. Бу вакыйгаларның табигый нәтиҗәсендә Кояштан киләчәк булган һәлакәт - качу мөмкинлеге булмаган бер соң. Ләкин үткәрелгән эзләнүләр Дөньяның соңын хәзерли алачак тагын да бик күп фактлар булганлыгын күрсәтте.

Күк ташлары

Беленгәнчә, космоста һәр мизгел хәрәкәт хәлендә булган эреле-ваклы миллионнарча күк ташлары бар. Боларның берәр планета яки йолдызга бәрелүве нәтиҗәсендә барлыкка киләчәк тәэсир күк ташының зурлыгына күрә үзгәрә.

Галимнәр белдергәнчә, һәр елны 10 миллион тоннадан артык күк ташы Дөньяга төшә, ләкин атмосфера кергәч , ышкылу тәэсиреннән Дөнья йөзенә төшкәнче күбесе көлгә әверелә. Башкача әйткәндә, атмосфераның саклаучы функциясе сәбәпле Дөньябыз һәркөн яшәлә алган һәлакәтләрдән саклана. Әммма, алдагы бүлемнәрдә тагын да детальле буларак аңлатылачагына күрә, күк ташлары арасында Дөньядагы яшәешкә соң китерә алырлык зурлыктагылары да бар.

Шулай ки, элегрәк Дөньяга төшкән кайбер күк ташлары Дөньяның геологик һәм экологик торышында мөһим үзгәрешләргә сәбәп булганлыгы беленә.

Боларның берсе 20 нче гасыр башында Себердәге Тунгускага төшкән, 60 чакрым диамында булувы исәпләгән күк ташы. Бу күк ташы 2000 чакрымлык урманны юк иткән һәм Хирасимага атылган атом бомбасыннан мең кат артык шартлауга сәбәп булган. Әйтергә кирәк, бу территориядә һичкемнең дә яшәмәве көн кебек ачык булган һәлакәтне булдырмый калган. Исәпләүләргә күрә, шул ук таш мисал буларак Эйфель манарасы түбәсенә төшсә иде, ун миллион кешенең юк булувына сәбәп булачак иде¹⁴.

Дөньяга тирәнтен буларак тәэсир итә алырлык һәлакәт ихтималларының ни дәрәҗәдә бөек була алганлыгын күрсәткән Тунгус астероедының Дөньяга бәрелүве белән барлыкка килгәннәр шулай искә алына:

“1908 нче елның 30нчы июне. Иртәнең иртә сәгатьләрендә Урта Себер күгендә күзәтелә торган олы ялкын йомгагы күренде. Офыкта, ул кагылгын урында, бөек шартлау булды. 2000 чакрым урман территориясен җир белән бер кылды, меңнәрчә агачларны якты. Җир шарының тирәсен ике тапкыр әйләнгән атмосферик шок яратты. Аның артыннан ике көн эчендә атмосферага шундый вак тузан таралды ки, вакыйга урыныннан 10.000 чакрым озаклыкка булган Лондон урамнарына төшкән яктылыкта газета авыр укыла ала иде”.¹⁵

Ул көннең дәһшәтен яшәгән кешеләр тарафыннан бирелгән бу һәлакәтнең ачыклаулары безгә күпмедер дәрәҗәдә булачак һәлакәтләрне күзаллар өчен ярдәм итә:

“Өемнең өй алды баскычында идем. Иртәнге аш заманы иде. Төнъякка карый идем. Бервакыт күк йөзе икегә буленде... Һәм урманның төнъяк булемендәге күк утлар эчендә иде. Ул вакыт күлмәгемнең бер тарафы яна башлаган кебек бер эсселек хис иттем үземдә.... Ул вакытта күлмәгемне салып атырга теләдем, әмма ул мизгелдә күктә бер көчле тавыш купты. Өй алды бакчасыннан берничә м ераграк җирдә егылган булганымны абайладым. Күпмегәдер хушымнан яздым. Хатыным чабып килеп мине виллага күчерде. Көчле тавыш артыннан күктән яуган ташлар тавышлары кебек яки пуля тавышлары кебек тавышлар килде. Җир тетрәде. Җиргә егылган вакытымда өстемә таш төшүвеннән курыкканым өчен башымны кулларым белән капладым. Ул вакытны күк ярыгында, кайнаган сыман җил, шартлаган туптан чыккан кебек төтен өлешләре исте. Җил искәндә туфракның өстендә дә эз калдыра иде”. ¹⁶

Калганы, киләчәктәге дәү күк ташларының кая төшәчәге билгесез. Галимнәргә күрә, “Тунгус астероеды” зурлыгында булган астероидлар Дөньяга һәр ике йөз елда бер бәрелә. Бу да шундый бер һәлакәтнең ни дәрәҗәдә якын булганлыгын күрсәтә. Өстәвенә, алда киләчәк күк ташы бәреләчәк урынның яшәү мәркәзе булмавы өчен дә бер сәбәп юк. Тормышка ашачак бу бәрелешнең тәэсире ни дәрәҗәдә булачагын хәзерге көндә галимнәрне хафага сала:

“Әгәр бүген шундый бер бәрелеш булса, ул мизгелдәге паника сәбәпле берәр атом бомбасы шартлавы дип кабул ителүве мөмкин. Кометаның бәрелү тәэсире һәм ялкын йомгагы бер мегатонлы төш бомбасы шартлавының бөтен тәэсирләрен барлыкка китерә ала. Моның эченә гөмбә сыман күтәрелгән болыт та керә. Ләкин, шундый аерма белән ки, гамма нурларына һәм радиактив атылмаларга сәбәп булмаячак.”¹⁷

Бу масштабтагы массаның берәр шәһәргә төшүве миллионнарча кешенең үлүвен аңлата. Диңгезгә төшү ихтималы да шундый ук зурлыктагы януны үз эчендә саклый.. Астероидның массасы һәм тизлеге диңгез өстендәге дәү дулкыннарга сәбәп булачак һәм барлыкка килгән цунамилар диңгез яр буйларындагы яшәеш территорияләрен юк итәчәк. Тагын да уйландырганы, биргәнебез үрнәктән тагын да зуррак астероидларның һәм кометаларның Дөньяга бәрелү ихтималының бигрәк тә югары булувы. Тагын да зуррак бәрелешнең берәр материкны бөтенләй юк итүве һәм атмосфераны да бөтенлеге белән агу белән тутырувы кача алмаслык бер соң буларак карала. Моның бер ихтимал була алувы гына, бөтен Дөньяга тәэсир итәчәк һәлакәт булувы турында уйлану гына да җитәрлек дәрәҗәдә өркетүче. Күк ташларына каршы торачак чара эзләнелүвенә карамастан, бүгенгә кадәр табылган һәр методларның җитәрле түгел икәнлеген галимнәр һәр форсатта белдертеп килә.

Күк ташлары һәм кометалар белән бәйле ихтималлар

Галимнәр космаста табылган күк ташларының Дөньяга бәрелү ихитмалларының көн үткән саен тагын да көчәювен белдертә. Белфостагы Квинз университетыннан астроном Алан Фитзилманз Дөньяга бәрелү юнәлешендә хәрәкәт итүче зур күк ташлары барлыгы турында ачык дәлилләр булганлыгын белдерткән һәм төшенчәләрен: “Боларның безгә бәрелүләрен көтәбез. Бәреләчәкләрен беләбез. Бу барытик вакыт месьәләсе”, - дип ачыклаган.¹⁸

Һәр елны Дөнья атмосферасына кергән 10.000 тоннадан артык күк ташы атмосферабыз сәбәпле безнең хәбәребез дә булмаган хәлдә эри. Ләкин, бу күк ташларның атмосферада эремәячәк кадәр зурлыкта булганнары да бар.

Вальтер Альвадез “T. Rex and Creftor of Doom” (“Т. Рэкс һәм Кыямәт Көненең Яратучысы”) исемле китабында комета яки берәр күк ташының Дөнья атмосферасына керү вакытында була алырлык вакыйгаларны шулай аңлата:

“Комета пычрак боздан формалашкан шар һәм ул Кояшның җылылыгы сәбәпле парланып газларын ата. Һәм Кыямәт Көнен тетри-тетри яктылык сипкән берәр йолдыз хәбәр итә ала. Бу йолдыз хәтта көндез дә күреләчәк, кичне дә яп-якты кылачак. Бу вакыйгага комета урынына берәр астероид та сәбәпче була ала” ¹⁹

Галимнәр тарафыннан моннан 65 миллион ел элек Дөньяга бик тә зур җисемнең төшүве исбат ителде (иң бөек ихтимал буенча бу җисемнең комета икәнлеге фараз кылына) һәм бу күк җисеменең җир йөзендәге бик зур үзгәрешләргә сәбәпче булганлыгын белдерделәр. Моннан соң һәм тагын да элегрәк төшкәнлеге исбат ителгән башка күп кенә күк җисемнәренә таянып, Дөньяга шундый берәр җисемнең бәрелүве нәтиҗәсендә барлыкка килә алачак ихтимал вакыйгалар фараз кылына..

Берәр кометаның бәрелүвеннән алда хәрәкәтеннән таралган энергия 100 миллиард мегатонлык ТНТга тигез. Бу микъдар кометаның 1 секунд эчендә парга әйләнүвенә һәм 40 чакрым тирәнлектәге кое барлыкка китерүвенә сәбәп була. Чагыштыру ясасак, бер гидроген бомбасы ни бары 1 мегатон ТНТдыр һәм “Суык сугыш” заманында Дөньяда бу төр кораллардан 10.000 данә бар иде.

Кометаның көче исә, Дөньяның бөтен корал саклау ханәләрендә булган кораллардан тагын да артыграк шартлауга тигез.

Көръәндә Кыямәт Көнендә бик көчле тетрәүләр булачагы, һәрнәрсәнең җир белән тигезләнәчәге, диңгезләрнең ташачагы белдерелгән. Комета яки зур күк ташының Дөньяга бәрелү ихтималы, Көръәндә булган бу вакыйгаларның берәр-берәр яшәләчәгенә сәбәпче була ала. Сисмик дулкыннар сәбәпле диңгез астында дәү ишелүләр формалаша, моның нәтиҗәсе дә цунамиләр (дәү дулкыннар). Элекке заманнарда барлыкка килгән сисмик дулкыннар аркылы барлыкка килгән цунамиләр шул хәтле зур булганнар ки, галимнәр бу цунамиләрнең диңгез төбендә каналлар ачканын белдерә.

Шулай ук, үткәрелгән эзләнүләр бер вакытларры Мексика култыгы ярларына бәрелгән бер җисемнең тәэсире аркылы бик тә бөек цунамиларның барлыкка килгәнен уртага куйды. Флоридага юнәлгән цунами тагын да бөеклеген арттырып, яр буйларында бөек куркынычлык тудырган һәм урманнарны юк иткән. Бүген бәлки кешеләрнең купчелеге шиксез каршыланачак үлем һәм Кыямәтне акылларына да китермичә яши бирә. Югыйсә, Дөньяга шундый берәр һәлакәтнең төрле-төрле юллар аркылы килмәве өчен һичбер сәбәп тә юк. Үрнәге, югарыда аңлатканыбыз вакыйгадан бер көн алда туфрак соңгы дәрәҗә уңышлы булган хәлдә, бәрелешү барлыкка килеп берничә сәгать үткәч, Мексика һәм Америка туфракларының купчелеге тәмам буларак уңышка яраксыз калган.²⁰

Аллаһ безгә 14 гасыр элек Кыямәт Көнендә “күкнең зәгыйф булачагын” (Хакка сүрәсе, 16), “металл кебек эриячәген” (Мәариҗ сүрәсе, 8) белдергән. Бу вакыйгалар кометаның Дөньяга бәрелүве яки дәү берәр күк ташының җир йөзенә төшүве нәтиҗәсендә барлыкка киләчәк манзара белән бик охшаш.

“The Last Three Minutes” (“Соңгы өч минут”) исемле китабында Паул Дэвис Дөньяга бәреләчәк кометаның тәэсирен аңлатканда, күк йөзе югарылыкларыннан бик зур бер яктылык нурының күкләрне яндыра башлаячагын һәм металл кебек эретәчәген белдерә. Китапның шул ук бүлемендә Паул Дэвис космос эчендә барлыкка килгән вакум сәбәпле кайнаган газның өермә формалаштырачагын белдерә. Бу ачыклау Рахман сүрәсендә булган бер аять белән бик охшашлыклар күрсәтә:

Соңыннан күк ярылып, май кебек эрегән кып кызыл бер гөл булган вакыт. (Рахман сүрәсе, 37)

Күкнең эреп агувы, эрегән май яки эрегән металл кебек кызган сыекчаны хәтерләтә. Шулай ук, шундый халәттә күкнең кызган һәм яктылык бирү хәленә киләчәге, ягъни кызган һәм кызгыл төскә керәчәге беленә. Паул Девис белдергәнчә, ул көнне кайнаган газ өермәгә әверелергә мөмкин. Мондый нәрсәнең кып-кызыл гөлгә ни дәрәҗәдә охшаш булачагы ачык.

Аллаһ Үзенең Катында билгеләгән бер заманда кешеләрне Кыямәт Көне белән каршылаштырачак һәм Көръәндә белдерелгән бөтен вакыйгаларны бер-берәр тормышка ашырачак. Ләкин, аңлатылганнардан да күрелгәне кебек, Кыямәтне барлыкка китергән вакыйгаларның бу сәбәпләренең берсе яки бөтенесе белән берүк вакытта булачагы зур ихтималлар дәрәҗәсендә.

Моңа охшаш вакыйгалар үткәндә дә булган. Һәм күк ташлары һәм кометалар Дөньябызга кайвакыт локаль, кайвакытта да бик киң аланнарга таралган зарарлар биргәннәр. Алдагы очрашуның ни заман булачагын барытик Бөек Раббыбыз Аллаһ кына белә.

Галимнәр 2028нче елда Дөньяның бик якыныннан үтәчәк күк ташының океанга төшү ихтималында, Америка һәм Аурупаның сулар астында калачагын, җиргә төшсә, тагын да зуррак һәлакәтләрнең яшәләчәген белдергәннәр. Күк ташының атмосферага керүве җир тетрәүләренә һәм янартау шартлауларына юл ачачак, барлыкка килгән тузан болытлары да Дөньяны караңгылыкта калдырачак. Астрономнар шундый күк ташының хәтта Дөньяга якынаювын гына да, бик тә бөек куркыныч барлыкка китерәчәгенә игътибар итәләр.²¹

Шулай ук, галимнәр 1993 нче елны Дөньябызның бик якынынан үткән Свифт-Тютл исемендәге бер комета турында сүз йөртә. Бу комета 2126 елны тагын көтелә. Ясалган хисаплар бу кометаның Дөньяга бәрелү ихтималын бик тә югары булганлыгын, ни бары ике атналык бер дистанция белән Дөньяны үтәчәген уртага салган. Бу бик тә якын дистанция. Һәм күп кенә галим бу якын дистанция сәбәпле бик борчыла. Бу җисемнәрнең орбиталарындагы тәртипсезлекләр Кояш Системасы эчендә дәвамлы трафик барлыкка килүгә сәбәп була. Бу да әлбәттә һәм Дөнья һәм дә башка планеталарга дәвамлы янау булганлыгын аңлата. Галимнәргә карата , иртә яки соң да булса Свифт-Тютл яки аның кебек берәр күк җисеме Дөньяга бәреләчәк. Бу объектларның кайберләре бөтен Дөньядагы атом коралларыннан тагын да күбрәк зарар китерәчәк дәрәҗәдә. Ни бары бу вакыйганың ни заман булачагы гына билгеле түгел.

Паул Дэвис: “Комета бәрелгәннән соң кешелек тарихында көтелмәгән һәм үрнәге булмаган соң барлыкка киләчәк”, - диеп теманың әһәмиятенә басым ясый һәм “барлыкка киләчәк бәрелешнең кешелекне юк итә алачагын” сөйли. ²²

“The Last Three Minutes” исемле китабында бу темага бик урын бирүче Паул Дэвис, 21 нче август 2126 елны Свифт-Тюттлның Дөньяга бәреләчәген һәм ул көннең Дөньяның соңгы көне булачагына басым ясый. Язучының аңлатканнары белән Көръәндә Кыямәт Көнендә булачак вакыйгалар бер-берсенә бик якын. Паул Дэвис ул көнне шулай тасвирлый:

“21 август,2126.

Соңгы Көн

Комета кечкенә башы белән көчле харап итүче көчен саклый кебек. Дөньяның өстенә 1 секунд сәгатенә 40.000 миль тизлек белән 10 триллион тонлы боз һәм кыя массалары якыная. Тавыш тизлегеннән 70 мең тапкыр артыграк бәрелеш барлыкка киләчәк.

... Диңгез дәрәҗәсеннән алып (нуль дәрәҗәдән алып) күк йөзе ярылып ачылыр. Меңнәрчә килом кубындагы һава шартлаячак. Бер шәһәр киңлегендәге сап-сары ялкын 15 секунд эчендә Дөньяга төшә башлар. Планета, ягъни Дөнья 10 мең җир тетрәвенә тотылган кебек селкенә башлар. Хәрәкәт итүче һава дулкыны Дөнья өстендәге һәрнәрсәне себереп ташлар, бөтен корылмаларны тип-тигез итәр. Бәрелеш тәэсире аркылы барлыкка килгән кратерга Дөнья эчендәге нәрсәләр түгелә башлар. Эрегән кыялардан формалашкан дивар дулкынланып , авыр хәрәкәтләр белән чайкала башлар.

Кратер эчендә триллионнарча тонн кыя парга әйләнер. Бер өлеше һавага чәчрәр һәм күпчелеге космоска таба атылыр. ... Һаман бер өлеше йөзләрчә, хәтта меңнәрчә миль ераклыктан материкның яртысына иңәр өчен югарыда. Астагы һәрнәрсәгә бөек юк булу китерәчәк. Эрегән атылмаларның бер өлеше океанга агып, цунамиларның барлыкка килүвенә сәбәп булыр. Тузанлы атылмалар атмосферага таралып һәм Дөньяның тирәсен каплап, кояш яктылыгы ирешүвенә комачаулар. Кояш яктылыгы урынына миллиардларча метиоридның яктылыгы таралыр. Бу яктылык югары температурасы белән җирне яндырыр.” ²³

Бу беленгәннәр, шиксез, һич тә ерак түгел. Моңа сәбәп булачак бары бер комета гына һәм шундый кометаның ни заман Дөньяга бәреләчәге билгеле түгел. Кыямәт, кешеләр ни кадәр кабул итәргә теләмәсәләр дә, каршыларына һич тә ерак булмаган ихтималлар аркылы чыга ала. Көръәндә бу мөһим хакыйкатъ турында хабәр бирелә. Аятьтә белдерелгәнчә, шиксез булган Кыямәт сәгате бара-бара кешеләргә якынлашып килә.

“Күкләрнең һәм җирнең гаебенә (беленмәгәненә) Аллаһ ия. (Кыямәт) Сәгатенең әмере дә барытик (тизлек белән) күз ачып йому кебек яки тагын да якын. Шиксез, Аллаһ һәрнәрсәгә көч җиткерүче. (Нахл сүрәсе, 77).

Космостагы кара коелар

Бүген күп кенә галактикаларның мәркәзендә дәү массалы кара коеларның булганлыгы фаразлана. Ия булганнары куркыныч тарту аланнары белән тирәләрендә булган һәрнәрсәне йотучы бу космик дәүләр, үзләре җитештергән нурларны да хәтта кире тартырлар. Тирәләрендәге булган һәрнәрсәне йоткан саен тарту көчләре артыр. Үзләреннән кат-кат зуррак йолдызларны, планеталарны, кечкенәрәк кара коеларны, хәтта галактикаларны да тарта алалар. Бу сәбәпле кара кое бара-бара шешәр, инде тагын да киңрәк аланга тәэсир итеп, тирәсендә булган һәрнәрсәне йотар.

Дөнья космостагы иксез-чиксез бушлык эчендә тизлек белән хәрәкәт итә. Шуның өчен, Дөньяның бу соңсыз бушлык эчендә шундый берәр кара кое тәэсирендә эләгүве бик ихтимал.

Кара кое ихтималы

Кара кое һәрнәрсәне эченә тартучы, бик тә тыгыз булган барлык. Кара коеларның тарту көчләре бик югары. Шул сәбәпле, кара коеларның тарту аланнарына кергән һәркайсы берәр җисемнең бу тарту көченнән кача алу ихтималы юк.

Кара кое тузан суырткычның шлангы кебек тирәсендә булган һәрнәрсәне эченә тарта. Тоннарча авырлыктагы массаларга ия булган планеталар һәм аларның юлдашлары, күк ташлары, хәтта йолдызлар да кара коеның тарту көченә каршы тора алмый. Бер тапкыр кара коеның тарту аланына кергәннән соң, инде һич тә кире кайту юлы юк.

Нигә кара кое үз эченә кергән һәрнәрсәне тартыр ?

Беленгәнчә, һәр җисемнең билгеле тарту көче бар. Үрнәк буларак Дөньяның тарту көчен китерә алабыз. Берәр ташны һавага аткан булсагыз, таш үзенең ату тизлегенә бәйле булып бераз күтәрелгәннән соң, җирнең тарту көче сәбәбеннән кире җиргә төшәр. Берәр җисемнең Дөньяның тарту көченнән котылувы өчен билгеле тизлектән зуррак булувы кирәк ки, бу тизлеккә “качу тизлеге” диелә. Үрнәге, берәр ракетаның бераз күтәрелгәннән соң кире төшмәве өчен качу тизлеге белән хәрәкәт итүве кирәкле. Дөньяның качу тизлеге секундына 11.2 чакрым. Шуның өчен ракетаның космоска китә алувы секундына 11.2 чакрым тизлек белән хәрәкәт итүвенә бәйле.

Кара коенын качу тизлеге яктылык тизлегеннән дә артыграк. Кара коеның тарту аланына кергән берәр җисемнең аның тарту көченнән котыла алувы өчен яктылык тизлегеннән артыграк тизлек белән кара коедан ерагаювы кирәк. Ләкин, һичбер җисем дә яктылык тизлеген аша алмый һәм шул сәбәпле кара коеның тарту аланыннан да котыла алмаслык дәрәҗәдә. Шулай ки, секундына 300 000 чакрым югары тизлек белән хәрәкәт иткән яктылык өлешчәләре дә хәтта, кара коеның тарту көченә каршы тора алмыйлар. Шуның өчен, хәтта яктылыкны да йотучы бу күк җисемнәре гел караңгылыкта. Космоста искиткеч тизлек белән хәрәкәт иткән Дөньябызның бер көнне шундый берәр кара коеның тарту аланына кермәве өчен дә һич сәбәп юк.

Өстәвенә, Америкалы астраномнар Кояш системабыз аның эчендә урын алган безнең галактикабызның мәркәзендә дә, һәрберсе Кояш зурлыгындагы миллионнарча йолдызны йота алырлык һәм әле дә актив булган ике данә кара кое тапканнарын ачыкладылар.

“Америка Астраномия Җәмгыятенең” еллык җыелышында ачыкланган гыйльми рапортларга карата, кара коеларның берсе галактикабызның нәкъ мәркәзендә, Дөньядан 26 000 яктылык елы, ягъни 9.6 триллион чакрым ераклыкта урнашкан. “Sagittarius A” (A-Star) исеме бирелгән кара кое каплаган күләм безнең Кояш системасы зурлыгында, ләкин массасы миллионнарча тапкыр тагын да артык. Хисапларга карата, 2.6 миллиард Кояш массасына тигез булган бу кара кое тирәсендәге йолдызларны секундына 965 чакрым тизлек белән узенә таба тарта. Шиксез, бу бик мөһим алга барыш һәм шулай ук бөек куркыныч та. Галактикабызның нәкъ менә уртасында шундый куркынычлыкның бар булувы, Дөньяга янаган кара кое куркынычлыгын нинди масштабларда булганлыгын күрсәтә.

Дөньядан 40 000 яктылык елы ераклыгындагы башка диск рәвешендәге “Old Faithful” исемле икенче кара кое күпке зуррак. Бу кара кое тирәсендәге йолдызларны,туя алмаган җанвар кебек, дәвамлы буларак йота бара.

A-Starның секундына 965 чакрым кебек югары бер тизлек белән тирәсендәге йолдызларны тартувы, бу кара коеның бу йолдызларны йотканнан соң тарту көченең тагын да артачагын күрсәтә. Шулай итеп, тирәсендә булган җисемнәрне тагын да артыграк тизлек белән тарта башлап, мондый процессның ахырында инана алмаслык тарту көченә ия булачак.

Элегрәк аңлатканыбызга күрә, кара коелар яктылык өлешчәләрен дә йотарлар. Шул сәбәпле иң алдынгы телескоплар аларны якынайтканда да күренмиләр, беленмиләр. Шулай итеп табылулары һәм барлыкларыннан имин була алу өчен күп кенә эзләнүләрнең һәм үлчәмнәрнең ясалувы кирәк. Галимнәр тапкан кара коеларның барлыкларын төрле ихтималлар аркылы үлчәмнәр исбат иткән. Хәзерге вакыттагы эзләнүләрнең җитәрсезлеге сәбәбеннән барлыклары исбатланмаган тагын күп кенә кара коелар бар булувы ихтималы бик тә күввәтле.

Шулай ки, бүген күп кенә галим Кояшның бер ише булганын һәм бу йолдызның соңыннан кара коега әйләнгән була алувын билгелиләр.Бу исәпнең сәбәбе дә, галактикабызның бөтен йолдызларның икеле, өчле, бишле группалар хәлендә булувында. Кояшның ялгыз йолдыз булувы күп кенә галимне аның ише булып, соңыннан кара коега әйләнгән булу ихтималы турында уйландыра. Бу ихтималны көчләндергән дәлилләр азымсынмаслык кадәр күп. Бу теория бүген җентекләнә, фәкать Кояшның Дөньябыздан нибары 150 миллион ераклыкта гына булганы турында уйлансак, мондый ихтималның Дөньябыз өчен ни дәрәҗәдә бөек куркынычны аңлатканы ачык килеш уртада. Кычкасы, безнең хәбәребез булмаган бер мизгелдә Дөньябызның һәркайсы берәр кара коеның тарту аланына кермәве өчен һичбер сәбәп тә юк.

Бүген күп кенә галим Дөньяның ихтимал буларак кара коелар тарафыннан йотылган рзвештә юк булачагын исәпли. Дөнья хәтта мондый берәр кара коеның эченә кермәсә дә, кара коеның эчендә булганыбыз системаның якыныннан узувы гына да күввәтле һәлакәтләр ихтималы. Берәр кара кое сиздермичә генә Кояш системасына якынлаша башлаганда ниләр булыр !

Мондый күк җисеменең эчендә булганыбыз системаның якыныннан үтүве күп планеталарның орбиталарыннан чыгувына сәбәп була ала. Әлбәттә, моңа охшаш күп кенә вакыйга нәтиҗәсендә Дөньядагы бик күп пропорцияләрнең асты-өскә киләчәк. Йөзләрчә, меңнәрчә астероид мондый тарту көченнән тәэсирләнә ала. Болардан кара коега үзләре тартылганнар була алганы кебек, тартудан тәэсирләнгән йөзләрчә яки меңнәрчә күк җисемнәре Дөнья өстенә төшә ала.

Галактикаларның бәрелүве

Бүген космоста безнеке кебек тагын 200гә якын галактика барлыгы һәм һәр галактиканың төзелешендә дә Кояшыбыз кебек 200 миллиард Кояш булганлыгы исәпләнә. Бу дәү күк җисемнәренең һичберсе дә тик буларак урыннарында тормыйлар. Һәммәсе дә үзтирәли әйләнә һәм дә билгеле юнәлештә хәрәкәт кыла. Мәсъәлән Дөнья эчендә булган галактиканың хәрәкәте сәбәпле “Solap Apex” исеме бирелгән орбита буенча “Вега” йолдызына таба бик тә югары тизлек белән хәрәкәт итә. Башка галактикалар да шундый рәвештә хәрәкәт итә. Өстәвенә, хәзерге вакытта космоста бөек бәрелешләр һәм дәү шартлаулар була. Дөньябыздагы кешеләрнең бу вакыйгалардан хәтта хәбәрләре дә юк.

Мисал өчен Америкадагы Хаббле телескопы Дөньядан 63 миллион яктылык елы ераклыгындагы урында булган бәрелешне фотога төшергән. NASAга җибәрелгән фотографияләрне җентекләгән галимнәр фотографияләрдә ике галактиканың бер-берсе белән бәрелешкәнен белдергәннәр. Бик җентекле һәм ачык буларак күренгән бу бәрелеш нәтиҗәсендә яңа күк җисемнәре, шул ук вакытта да килломлар буенча тирә якка таралган гидроген газы болытлары барлыкка килгән. Мондый берәр бәрелешнең Дөньяга якын урыннарда булган очрагында, бәлки шуның белән Дөньяның соңын билгеләүче сәбәпләрнең берсе тормышка ашкан булачак.

Өстәвенә, галимнәр Дөньябызны үз эченә алган галактикабызны да ихтималлы рәвештә шундый бер соң көткәнен белдерткәннәр. Бу тема белән бәйле хәбәрләрнең берсе шундый:

“Астрофизикчылар Дөньябызның җитди һәм якын проблемалары булганлыгы турында сөйлиләр. Боларның берсе, булачак супернова шартлавы (супернова: бик якты хәлгә килеп, кайвакыт көндез дә күрелә алган йолдыз). Бу шартлауның кайда һәм кайчан булачагын әлегә ачык уртага салынган исбатлаулар биктә якты киләчәккә ишарәт итә һәм бик тә тынычландыручылардан түгел. Галимнәргә карата, Дөньядан якынча 430 яктылык елы ераклыкта булган дәү һәм кызыл төстәге “Betelguise” йолдызы шартларга әзер хәлдә. Галимнәр белдерүве буенча, бу төр йолдызлар (гипернова), кара коеларның берләшүве яки бу кара коеларның нитрат йолдызлары белән берләшүләре нәтиҗәсендә формалашалар. Ләкин , беркем дә бу куркыныч бомбаларның космоста ничек таралган булуларын яки берәрсенең Дөньяга якынаювын да, соңыбызның ни булачагын да белми.” ²⁴

Көръәндә ул көнне Дөньяда көчле тетрәүләр булачагы, кешеләрнең бөек дәһшәт яшәячәге, Кояшның, Айның, йолдызларның каралачагы, һәрнәрсәнең тизлек белән юк булачагы белдерелгән. Шундый ихтималлы берәр бәрелеш нәтиҗәсендә бөтен бу санап үтелгәннәрнең бер мизгелдә тормышка ашкан вакытта, барытик Дөньяның гына түгел, ә бөтен Галактикабызның да моннан тәэсирләнәчәге ачык хакыйкать.

Күрелгәне кебек, ясалган гыйльми эзләнүләр дә безгә Аллаһ Көръәндә вәгъдә иткән Кыямәтнең шиксез буларак бер көнне киләчәген күрсәтә. Көръәндә белдерелгән рәвешле, җанлы-җансыз һәр барлык кебек Дөнья да бер көнне юк булачак һәм Аллаһ күкләрне һәм җирне юк иткәннән соң башка күк һәм җир яратачак. Әмма, Аллаһның моның өчен бер сәбәпкә дә ихтияҗы юк. Болар ни бары Дөньяның физик буларак та үлеменең була алачагын ачыклау өчен аңлатылган. Ләкин , шиксез, Аллаһ теләсә бүген яки дә иртәгә һичбер шартлау, бәрелеш һ.б. нәрсәләр булмастан Кыямәтне башлата ала.

Алда санап киткән ихтималлар җанлылыкның юк булувын китерә алырлык күп кенә башка ихтималларның барытик берничәсе генә. Дөньяның бу сәбәпләрнең берәрсе белән каршылашувы ихтимал дәрәҗәсендә. Ясалган эзләнүләр боларның була алувына ишарәт итә.

Космосны бара-бара киңәюве нәтиҗәсендә дә аерым бер үлем көтә. Кешеләрнең күпчелеге бу ихтималларны үзләреннән ерак күргәнлекләреннән яки болар турында уйлануны үзләреннән соң килүче нәселләргә калдыруны сайлаганлыкларыннан, бу һәлакәт ихтималлары аларны борчуга салмас . Ләкин, Дөньяның юк булувы өчен болардан тагын да якынрак ихтималлар бар. Саналган бөтен ихтималлар арасында кайсысының Кыямәтне китерәчәген, кайсысының тагын да алданрак булачагын исә, шиксез, барытик Аллаһ белә. Кешеләр ни кадәр үзләреннән ерак күрсәләр дә, ясалган эзләнүләр һәм күз белән күрелгән һәлакәтләрнең артканлыгы бөтен боларның якынлыгын күрсәтә. Иң мөһиме дә, бөтен боларның булувы барытик Аллаһның рөхсәтенә һәм карамагына бәйле. Һәм әлбәттә, Аллаһ бөтен беленгән сәбәпләрдән тыш һич көтелмәгән һәм беленмәгән берәр сәбәп аркылы яки сәбәпсез буларак та Кыямәтне булдыра ала. Аллаһ бер аятьтә шулай боера:

Ул күкләрне һәм җирне чыннан да Яратучыдыр. Ул “бул” дигән көнне (һәрнәрсә) булыр, Аның сүзе хак. Сурга өрелгән көнне хакимият Аныкы. Ул беленмәгәнне һәм шаһит була алынганны да белүче. Ул хөкем һәм хичакрымәт иясе, хәбәрдар булучы. (Әнъам сүрәсе, 73)

Киләчәк бүлемнәрдә галимнәр тарафыннан шиксез буларак күрелгән ихтималлар һәм Көръәндә аңлатылган Кыямәт арасындагы охшашлыклар җентекләнәчәк.

Аллах һәрнәрсәгә көч җиткерүче

Галәм соңының ничек булачагы еллар буенча кешеләрнең акылын борчыган бер сорау. Кешеләрнең акылына бик күп сәбәпләр, була алырлык нәрсәләр килә ала, әмма Аллаһ теләгән вакытта мондый вакыйганың һичбер сәбәбе булмаган килеш, бер мизгелдә була алачагын онытмаска кирәк. Гыйльми эзләнүләр нәтиҗәсендә уртага чыккан ихтималлар, алар турында уйланувыбыз, барысы да ул Көн килгәнче Аллаһка юнәлүвебез өчен хәтерләтүче ролен уйныйлар. Аллаһ ни заман һәҗ ни рәвештә теләсә, ул авырлыклы көнне булдырачак. Иман иткәннәр Кыямәт Көненең Аллаһ Катында билгеләнгән бер вакыт булачагына шиксез буларак инаналар. Көръәндә Аллаһның һәрнәрсәгә көч җиткергәнлеге шулай ачыклана:

...үзләренә вәгъдә иткәнебез нәрсәне аларга күрсәтербез ки, Без чыннан да алар өстеннән хаким итүчеләр. (Зухруф сүрәсе,42)

Беленгәнчә, бүген булган тәртипнең бозылувы һәм Дөньядага җанлылыкның юк булувы өчен сансыз сәбәпләр бар. Өстәвенә, бу сәбәпләр заман үткән саен тагын да арта, җитди масштабларга кадәр зурая бара. Дөнья тизлек белән аның өчен билгеләнгән бетүгә таба хәрәкәт итә һәм моның өчен күп галәмәтләр бар. Кешеләрнең күбчелеге күрмәскә тырышса да, Кыямәт Көне тизлек белән якынлаша. Көръәндә бу хакыйкатькә шулай ишарәт ителә:

Шиксез, Кыямәт Сәгате якынлашып килә. Һәркем тырышканлыкларының каршылыгын алувы өчен. Аның хабәрен яшерәчәчакрымен. (Та-һа сүрәсе, 15)

Бик күп галим барытик гыйльми билгеләр һәм эзләнүләргә генә таянып, шиксез буларак космосның бер көнне юк булачагында берләшә. Газета, журнал һәм телевизор кебек күп кенә информация тарату чаралары еш кына галимнәр эзләнүләренең нәтиҗәләреннән үрнәкләр бирәләр. Хакыйкатьне белгән бу кешеләр, Дөньябызга дүрт яктан якынлашучы һәлакәтләрне туктату һәм шулай итеп космосның үлемен соңландыру ниятеннән бөтен мөмкинлекләрне җентеклиләр, бу темалар белән бәйле җитди эзләнүләр үткәрәләр. Җентекләнүче башка нәрсә – бу ихтималларның тормышка ашканлыгында Дөньябызда барлыкка киләчәк физик үзгәрешләр һәм бу үзгәрешләрнең яшәешкә ничек тәэсир итүве. Үткәрелгән эзләнүләр нәтиҗәсендә уртага чыккан билгеләр һәм Аллаһ тарафыннан Көръәндә ул көндә булачагы белдерелгән вакыйгалар арасында бик күп яктан охшашлыклар бар икәнлеге күренде.

 

Ишарәтләр

1. Профессор Джордж О. Абель, “Космосның ачылышы”, 67 нче бит.

2. “Миллият” газетасы, 19 нчы июль, 1998.

3. Карл Сэйгэн “Космос. Галәмнең һәм яшәешнең серләре”, 101 нче бит.

4. “Хөррият, яшәеш”, 14 нче декабрь, 1997.

5. “Хөррият” газетасы, 19 нче ноябрь, 1997.

6. “Хөррият” газетасы, 29 нче июль, 1997.

7. Пауэл Дэвис, “Тәңре һәм яңа физика”, 51 нче бит.

8. Доктор Джон Гуаббин, “Омега ноктасы”, 128 нче бит.

9. “Белем. Техника”, 185 нче сан.

10. Туна Ташкын , “Космосның теге ягы!, 24 нче бит.

11. “А.д.е.”, 62 нче бит.

12. Туна Ташкын, “Космосның серләре”, 278 нче бит.

13. Паул Дэвис, “Тәңре һәм яна физика”, 51 нче бит.

14. “Хөррият” газетасы, 17 нче август, 1997.

15. Карл Сэйгэн, “Космос. Галәмнең һәм яшәешләрнең серләре”, 98 нче бит.

16. “А.д.е.”, 98-99 нчы битләр.

17. “А.д.е.”, 101 нче бит.

18. “Сабах” газетасы, 12 нче апрель, 1992.

19. Вальтер Альварез, “Т. Рэкс һәм Кыямәт Көненең яратучысы”, 11 нче бит.

20. “А.д.е.”, 11 нче бит.

21. “Сабах” газетасы, 14 нче март, 1998.

22. Пауэл Дэвис, “Соңгы өч минут”, 3 нче бит.

23. “А.д.е.”, 1-2 нче битләр.

24. “Миллият” газетасы, 19 нчы июль, 1998.

25. “Сабах” басмаханәсе, “Хайваннар энциклопедиясе”, 1776-1779.

4 / total 7
Һарун Яхья Кыямәт Көне китабын онлайн укый аласыз, facebook, twitter кебек социаль челтәрләрдә бүлешә аласыз, компьютерыгызга иңдерә аласыз, өй эшегез һәм тезисларыгызда куллана аласыз һәм ситәгә ишарәт шарты белән автор хаклары өчен түләмәстән ситә һәм блогларыгызда урнаштыра аласыз һәм копияләштереп, күбәйтә аласыз.
Танытымнар| Бу ситә хакында | Ана сәхифә ит | Сезгә ошаганнарга кушыгыз | RSS Feed
Бу ситәнең барлык эчтәлеге, ситәне белдерү шарты үтәлгәнендә, түләүсез рәвештә копийәләнә һәм таратыла ала
(c) All publication rights of the personal photos of Mr. Adnan Oktar that are present in our website and in all other Harun Yahya works belong to Global Publication Ltd. Co. They cannot be used or published without prior consent even if used partially.
© 1994 Harun Yahya. www.harunyahya.com
page_top
iddialaracevap.blogspot.com ahirzamanfelaketleri.blogspot.com ingilizderindevleti.net