< <
6 / total: 7

Үлем Белән Башланган Асыл Тормыш

Уртача 60-70 ел кыска бер гомерне Ислам хөкемнәре кушканча үткәргән мөэминнәр белән нәфесләренең теләкләре артыннан чабып, Аллаһны һәм Дин Көнен оныткан кяферләрнең каршылык буларак алачак нәрсәләре бик аермалы. Фәрештәләр мөэминнәрнең җаннарын гүзәллек белән алган хәлдә, кяферләрнең җаннарын авырлык белән чыгарырлар. Фәрештәләр мөэминнәргә сәлам биреп, аларны Җәннәт белән шатландырырлар. Аятьләрдә белдерелгәнчә, рухлары гәүдәләреннән йомшаклык белән алыныр. Инанган һәркеше качышы булмаганынлыгын белгән һәм шул сәбәпле тормышы буенча хәзерлек кылган мәңгелек тормышның керү ишеге дип саналган үлем белән каршылашкан. Инкярчылар исә, тормышлары буенча үзеннән качылган, барлыгы беленгән хәлдә, күрмәскә тырышылган үлем белән көчле тетрәнүләр эчендә каршылашырлар. Зәбанилар (Аллаһның газаплаучы фәрештәләре) кулларын аларга таба сузарлар, йөзләренә һәм аркаларына сугып, рухларын иң каты ачылар чиктереп тартып алырлар һәм аларны түбән итүче, яндыручы газапка җибәрерләр. Бер аятьтә шулай әйтелә:

Фәрештәләрне аларның йөзләренә һәм аркаларына сугып: “Яндыручы газапны татыгыз!”, - дип, ул инкяр иткәннәрнең җаннарын алганда күрсә идең. (Әнфал Сүрәсе, 50)

Мөэминнәр гомерләре буенча бу көн өчен хәзерләнгәннәр һәм Аллаһка Дин Көнендә аларны түбән төшермәве өчен дога кылганнар. Али-Имран сүрәсенең 194 аятендә мөэминнәрнең бу догалары турында шулай хәбәр бирелә:

“Раббыбыз, илчеләреңә вәгъдә иткәннәреңне безгә бир, Кыямәт көнендә безне хур һәм түбән кылма. Шиксез, Син вәгъдәңне бозмаучылардан.” (Али-Имран, 194)

Дин Көнендә яшәләчәкләр мөэминнәрдә Аллаһка карата куркуларын арттырыр. Ләкин, Аллаһ мөэминнәрне ул авыр көннең шәрреннән (зыяныннан) саклыячагын аятендә шулай белдерә:

“Чөнки без хәсрәтләндерүче авыр бер көн сәбәпле Раббыбыздан куркабыз.” Инде Аллаһ аларны мондый көннең шәрреннән саклаган һәм аларга нурлы бер яктылык һәм бер сөенеч биргән. (Инсан сүрәсе, 10-11)

Аятьтә дә күренгәнчә, Аллаһтан курыккан һәм Ахирәт Көне өчен хәзерлек кылган мөэминнәр , кылынган хәзерлекнең каршылыгы буларак, Дин Көнендә булачак авырлыклардан сакланачаклар. Читен газап исә инкярчыларны көтә бирә.

Дин Көнендә Мөэминнәрнең Халәте

Физик Халәтләре

Ул көнне мөэмин ирләр белән мөэмин хатыннарның нурларын алларыннан һәм уңнарыннан хәрәкәт иткән килеш күрерсең. “Бүген сезнең шатлылыгыз эчендә мәңге калучылар (булганыгыз), астыннан елгалар аккан Җәннәтләрдер.” Менә бу – “бөек котылу һәм бәхет.” (Хадид сүрәсе, 12)

Дин көнендәге куркуга каршылык буларак, бөек бер иминлек эчендә булган мөэминнәрнең йөзләре көтелгән каршылыкны алуның иминлеге һәм шатлыгы белән нурланган: алар бәхет эчендә. (Абәсә сүрәсе, 39).

Коръәндә мөэминнәр белән кяферләрнең йөзләре арасындагы аерма шулай аңлатыла:

Гүзәллек кылганнарга тагын да гүзәле һәм артыгы бар. Аларның йөзләрен бер караңгылык та, түбәнчелек тә биләмәс. Менә алар - Җәннәтнең халкы; анда мәңге калачаклар. Начарлыкларны казанганнар исә, һәрбер начарлыкларның каршылыгы шундый ук булачак. Боларны түбәнчелек биләп алган. Аларны Аллаһтан (коткарачак) һичбер саклаучы юк. Аларның йөзләре караңгы кичәнең өлешләренә төренгән сыман. Менә болар – ут халкы; анда мәңге калачаклар. (Юныс сүрәсе, 26-27).

Инкярчылар исә, иман иткәннәргә ялваралар. Дөньялыкта аларга каршы көрәшүләренә карамастан, хәзер аларның нурларыннан телиләр.

Бу нурның мәгънәсе – яктылык, иминлек һәм сөенеч. Бары тик Җәннәтне хак иткән кешеләрдә генә бар булган бу нурдан, инкярчылар никадәр теләсәләр дә, файдалана алмаячаклар. Бу нурның сәбәбе – дөньяда кылынган яхшы эшләр булганлыктан, һичбер изге гамәле булмаган инкярчының аңа ия булувы мөмкин түгел. Шул сәбәпле, мөэминнәр тарафыннан аларга “дөньяга кайтыгыз да, берәр нур эзләп табарга тырышыгыз” җавабы бирелер. Коръәндә бу тема белән бәйле булган шундый аять бар:

Ул көнне мөнафыйкъ ирләр белән мөнафыйкъ хатыннар иман иткәннәргә әйтерләр ки: “(Ни булыр) безгә бер карагыз, сезнең нурыгызны бераз алып файдаланыйк.”.Аларга: “Кире (дөньяга) кайтыгыз да, берәр нур эзләп табарга тырышыгыз”, - диелер. Болар әйтелгәндә араларында ишеге булган дивар кырылыр; аның эчендә рәхмәт, тышкы ягында газап бар. (Хадид сүрәсе, 13)

Мөэминнәр дөньяда Аллаһ ризасы өчен күрсәтелгән тырышлыкларының каршылыгын алганнар. Бу тырышлыкларыннан да разыйлар. (Гашия сүрәсе, 9)

Аллаһ аларга бөтен кылганнары өчен иң яхшы рәвештә каршылык биргән. Һәм алар тарафыннан көтелгән һәм өмет ителгән дә бу. Шуңа күрә Аллаһка шөкер итәләр:

“Безгә биргән вәгъдәсендә тугры калган һәм безне бу җиргә мирасчы кылган Аллаһка хәмед (шөкер) булсын ки, Җәннәттә теләгән җиребездә кала алабыз”, - диярләр. (Зүмәр сүрәсе, 74)

Мөэминнәр Алачак Каршылык

Инкяр итүчеләргә дөнья томышы тартучан кылынды (бизәлде). Алар кайбер иман иткәннәрдән көлерләр. Югыйсә, куркып сакланганнар кыямәт көнендә алардан өстен. Аллаһ теләгәненә хисапсыз ризык бирер. (Бакара сүрәсе, 212)

Аятьтә дә күрелгәне кебек, күрмәгән хәлләрендә Раббыбыздын курку эчендә булган һәм Кыямәт Сәгатен эчләре тетрәп көткән мөэминнәр, ул көнне Аллаһ тарафыннан сакланган булачаклар. Мөэминнәрне Дин Көнендә иминлек эчендә булулары белән шатландыручы бер башка аять шундый:

...Ул Көнне Аллаһ пәйгамбәрне һәм аның белән берлектә иман иткәннәрне түбәнчелеккә төшермәячәк. Нурлары алларыннан һәм уң якларыннан хәрәкәт итәр. Диярләр ки: “Раббыбыз нурыбызны бөтен кыл (тулыландыр), безне кичер. Шиксез, Син һәрнәрсәгә көч җиткерүче.” (Тахрим сүрәсе, 8)

Инкяр иткәннәр ише күрелмәгән бер түбәнчелек эчендә булган вакытта, мөэминнәр Дин Көнендә һичбер курку тоймас. Аллаһ тарафыннан аларга вәгъдә ителгәнчә, кавышуның сөенечен һәм шатлыгын тоярлар. Уң яктан дәфтәрләрен алып, хозур эчендә Җәннәткә алып барылачак вакытны көтәрләр. Аллаһ аларга дөньяда һәм Ахирәттә һичбер нигъмәтне тыймаган, бөтенләй киресенчә, соңсыз нигъмәтләр белән җавап биргән, җаннарын гүзәллек белән алган һәм Дин Көнендә дә аларны саклаган. Араф Сүрәсенең 32 нче аятендә Аллаһ бөтен нигъмәтләрне мөэминнәргә бүләк иткәнлеген шулай белдерә:

Әйт ки: “Аллаһ коллары өчен чыгарган зиннәтләрне (матурлыкларны) һәм пакъ ризыкларны кем хәрам кылган?” Әйт ки: “Болар дөнья тормышында иман иткәннәр өчен, кыямәт көне исә бары тик аларныкы.” Белгән бер туплылык өчен аятьләрне шулай берәр-берәр ачыкларбыз. (Араф сүрәсе, 32).

Хисап заманы бетеп, уты азгынлашып кызган Җәһәннәм үзләренә күрсәтелгәннән соң мөэминнәр Җәннәткә алып барылачак: Раббыларыннан куркып сакланганнар да Җәннәткә төркем-төркем алып барылдылар. Соңында анда киленгән заман, ишекләре ачылды һәм аларга (Җәннәтнең) сакчылары диделәр ки: “Сәлам сезгә, хуш һәм ару килдегез! Мәңге калучылар буларак анда керегез!” (Зүмәр сүрәсе, 73)

Коръәндә мөэминнәр тарафыннан соңсыз Ахирәт тормышында алыначак бүләкләр детальле буларак аңлатылган. Тур сүрәсендә Мәңгелек Йортның нигъмәтләре болай санап үтелә:

Һичшиксез, тәкъвалар җәннәтләрдә һәм нигъмәт эчендә. Раббыларының биргәннәре белән “Сөенечле һәм шат”. Раббылары үзләрен “азгын янучы Җәһәннәмнең” газабыннан саклаган. Кылганнарыгыз сәбәпле ләззәтләнеп ашагыз һәм эчегез. Җентекләп төзелгән тәхетләр өстендә сөялгәннәр. Һәм Без аларны эре болан күзле хурилар белән өйләндергәнбез. Иман иткәннәр һәм иман итеп алар артыннан ияргән нәселләрне; Без аларның нәселләрен дә үзләренә куштык. Аларның гамәлләреннән һичбер нәрсәне кимсетмәдек. Һәр кеше - үзе казанганнарының әсире. Аларга теләнелгән җимешләрдән һәи иттән мул-мул бирдек. Анда бер-берсеннән кәсә алышырлар ки, анарда “ни буш, ни уйдырма сүзгә”, ни гөнаһка этәрү юк. Алар өчен (хезмәт иткән) гыйльманнар (яшь егет хезмәтчеләр) тарафларын әйләнеп гизәрләр. (һәрберсе) перламутр савытта сакланган энҗе кебек чип-чиста, нурлы-нурлы. Бер-берсен сораштырырлар, әйттеләр ки: “Без чынлыкта элек гаиләбез (якын туганнарыбыз) эчендә хафаланып курка идек. Хәзер Аллаһ безгә мәрхәмәт кылды һәм эчкә үтеп яндыручы газаптан саклады. Шиксез, без моннан алда Аңа дога (коллык) итә идек. Чыннан да Ул – яхшылыгы күп, мәрхәмәте күп булучының нәкъ Үзе. (Тур сүрәсе, 17-28)

Кяферләр Авыр, Мөэминнәр Җиңел Хисапка Тартылыр

Дөньядагы тормышларында Аллаһ күрсәткән юлны ташлап, үзләренең теләк һәм хисләренә ияреп яки эчендә булган җәмгыятьләренең яңлыш кыйммәтлекләре һәм инанулары буенча яшәгән инкярчыларның хисабы бик тә авыр булачак. Ул көнне аларга карата ни бер кызгану, ни берәр шәфкать бар, ни дә газапларын җиңеләйтәчәк берәр көч... Моның иң бөек сәбәбе, аларга дөньяда булган вакытларында Аллаһның барлыгын хәтерләтүчеләр килүләренә карамастан, Аллаһ билгеләгән чикләрне бозулары һәм дөньяга кире кайтсалар да хәтта, кире бозылачак булулары. Бу Көръән аятьләре белән хәбәр ителүче ачык бер хакыйкать:

Ут алдында туктатылганнарында аларны бер күрсә идең. Диярләр ки: “Эх, (дөньяга тагын бер) кире кайтарылса идек тә, Раббыбызның аятьләрен ялганламаса идек һәм мөэминнәрдән булса идек.” Юк, элек яшеренгәннәр аларга ачыкланды. Әгәр (дөньяга) кире кайтарылсалар да, аларга тыелган нәрсәләргә, шиксез, кире кайтачаклар. Чөнки алар чыннан да кяферләр. (Әнгам сүрәсе, 27-28)

Хисапларын биргән вакытларында аларны бер яктан кыздырылган Җәһәннәм көтәр. Бөтен кылынган гамәлләре һичбер кимчелексез исәпкә алынып, кылганнарының каршылыгын күрер өчен Җәһәннәмгә алып барылачаклар. Бер аятьтә бу бөек Хисап шулай аңлатыла:

Сәхифәләр (гамәл дәфтәрләре) ачылган заман, күк тартып куптарылган заман, Җәһәннәм уты азгынча кыздырылган заман, Җәннәт тә якынлаштырылган заман. (Инде һәр) Нәфес ни хәзерләгәнен белеп өйрәнгән. (Тәквир сүрәсе, 10-14)

Мөэминнәр өчен бик тә җиңел хисап булачагы Иншикак сүрәсендә болай белдерелгән:

Әй кеше, чынлыкта син һич тукталмыйча Раббыңа карата тырышлык кылып торасың. Соңында Аңа барачаксың. Инде кемнең китабы уң ягыннан бирелсә, аңардан җиңел хисап (сораштыру) белән сорау алыначак. Һәм ул якыннарына сөенеч эчендә кайткан булачак. (Иншикак сүрәсе, 6-9)

Мөэминнәр дөньядагы тормышларын аларны яраткан һәм дөреслеккә юнәлткән Раббыбыз теләгән рәвештә яшәгәннәр. Гөнаһларын исә, соңсыз мәрхәмәт иясе булучы Аллаһ гафу итәчәк. Аллаһ күп кенә аятьләрендә иман итеп, изге гамәл кылганнарның гөнаһларын яхшылыкларга әверәчәген, ярлыкаячагын белдерә. Ул көнне Раббыбыз вәгъдә иткәннәргә кавышкан мөэминнәргә Аллаһ шулай боера:

Әй мутмаин (тынычлык тапкан) нәфес, Раббыңа риза итүче һәм риза булган килеш кайт. Инде колларым арасына кер. Җәннәтемә кер. (Фәҗр сүрәсе, 27-30)

Шулай итеп мөэминнәр, аларга Аллаһ тарафыннан бирелгән фазыйләт һәм яхшылык сәбәпле соңсыз ут газабыннан котылырлар һәм Раббыбызның чиксез нигъмәтләре белән тулы булган Җәннәткә кавышырлар. Үзенә: “Җәннәткә кер”, - диелгән мөэминнең җавабы Коръәндә шулай хәбәр ителә:

(Алар да) диделәр ки: “Безгә биргән вәгъдәсендә тугры калган һәм безне бу җиргә мирасчы кылган Аллаһка хәмед (шөкер) булсын ки, Җәннәттә теләгән җиребездә кала алабыз. (Изге) гамәлләр кылганнарның әҗере ни гүзәл!” (Зүмәр сүрәсе, 74)

Дин Көнендә Инкярчыларның Халәте

Физик Халәтләре

Дин Көнендә кешеләр яңа бер яратылуга ия булачаклар. Шуңа күрә, мөэминнәрнең йөзләре иман нурын һәм гүзәллеген ташыган вакытта, кяферләр “ямьсезләндерелгәннәр”:

Бу дөнья тормышында алар артыннан ләгънәт йөреттек. Кыямәт Көнендә исә алар ямьсезләндерелгән булучылар. (Касас сүрәсе, 42)

Тагын бик күп аятьләрдә ул көнне инкярчыларның йөзләрен тузан, түбәнчелек һәм каралык каплаганлыгы, йөзләренең кап-кара булганлыгы белдерелгән:

Һәм ул көнне шундый йөзләр дә бар ки, өстенә тузан утырган. Бер караңгылык төреп каплаган. Тәкәбберләнгәннәр өчен Җәһәннәмдә калыр урын юкмы? (Зүмәр сүрәсе, 60)

Йөзләрдәге бу физик яктан булган ямьсезләнү метафизик бер халәт. Аллаһ теләгәнчә яшәп, намуслы бер тормышны хуп күрмәгән бу кешеләр, нәфесләренә ияргән вакытларында, асылында, түбәнчелеккә төшүне сайлаганнар. Нәфескә иярүнең, вөҗданга каршы килүнең ямьсезлеге һәм намуссызлыгы өсләрендә. Менә шул сәбәпле “түбәнсетелгәннәр” буларак Җәһәннәмгә сөрелгәннәр.

Әгәр Без теләсә идек, аны моның белән күтәрер идек. Әмма, ул җиргә янтайды (яки җиргә кадалды), нәфесенә иярде. Аның халәте, өстенә килсәң телен асып сулаган, ялгыз калдырсаң телен асып сулаган эт халәте кебек. Менә аятьләребезне ялганлаган җәмгыятьнең халәте шулай. Инде хак хәбәрне аларга ирештер ки, уйлансыннар. (Араф сүрәсе, 176)

Нәфеснең иң кечкенә теләкләренә дә бирелгән бу кешеләр, дөньядагы тәкәбберләнуләренең каршылыгын Ахирәттә түбәнсенү буларак алачаклар. Гашия сүрәсенең 2нче аятендә бары тик физик ямьсезлекләреннән генә түгел, шул ук вакытта түбәнсетелгән булуларыннан да сүз ителә:

Ул көнне шундый йөзләр бар ки, “түбәнсетелгәннәр”. (Гашия сүрәсе, 2)

Кисәтүләргә карамастан, аятьләргә игътибар итмәгән, алар буенча яшәүне кирәк дип тапмаган һәм хәлләрен төзәтмәгән инкярчылар, ул вакытта һич көтелмәгән түбәнчелекле һәм чарасыз халәткә төшүләренең шашкынлыгын яшәрләр. Аллаһның аятьләрен кире кагып, нәфесләренә күрә кәефле тормыш сайлаучылар Коръәндә белдерелгән газапны бу үз тормышлары аркылы хак итәрләр. Бу кешеләрнең Хисап Көнендә төшәчәк хәлләре бик тә авыр. Аллаһ, һичшиксез, хаклык белән хөкем итүве һәм гаделлеге сәбәпле вәгъдәсен үтиячәк. Аятьләрдә шулай боерыла:

... Кыямәт көнне Без аларны йөзасты буларак сукырлар, телсезләр һәм саңгыраулар буларак хәшер итәрбез. Алар барачак урын Җәһәннәм, уты басыла башлаганда азгын ялкынын аларга арттырырбыз. (Исра сүрәсе, 97)

Ул да (шулай) дигән булыр: “Мин күрүчеләрдән берсе булган хәлдә, мине нигә сукыр буларак хәшер иттең, Раббым?”. (Аллаһ та) әйтер ки: “Менә шулай сиңа аятьләребез килгән иде, фәкать син аларны оныттың, менә шулай син дә бүген онытылачаксың.” (Таһа сүрәсе, 125-126)

Коръәндә ул көнне түбәнчелек сәбәпле дә кяферләрнең күзләре төшенке булачагы шулай белдерелгән:

Күзләре “түбәнчелек һәм дәһшәттән төшенке буларак”, “таралган” саранчалар сыман каберләреннән чыгарлар. (Камәр сүрәсе, 7)

Кяферләрнең сукыр һәм түбәнчелектән төшенке булган күзләре дә күренешләрендәге куркынычлыкны һәм җирәнгечлекне арттырыр. Түбәнчелекле караш һәм дәһшәт бирүче күренеш - ул көнне инкярчыларга бирелгән үзенчәлек. Аллаһ Та-һа сүрәсендә бу кешеләрне шулай тасвирлый:

Сурга өреләчәк көн. Без гаепле-гөнаһларны ул көнне (йөзләре кара, күзләре) зәп-зәңгәрләнгән (кап-каты һәм сукыр) буларак туплаячакбыз. (Та-һа сүрәсе, 102)

Тагын Коръәндә, Аллаһ җибәргән илчеләргә һәм аятьләренә каршы тәкәбберләнгән бу кешеләрнең, Дин Көнендә борынларына тамга сугылачагы белдерелгән:

Якында Без аның фил борынына тамга сугачакбыз. (Камәр сүрәсе, 16)

Бу халәт, дөньяда булган вакытларында хаксыз рәвештә тәкәбберләнгән кешеләр өчен бөек түбәнчелек. Борыннарының фил борыны буларак тасвирлануы һәм борыннарына җирәнгечлекләрен арттыручы тамгаларның сугылувы, инкярчыларның Ахирәттәге ямьсезлекләре һәм төшкән түбәнчелекләре турында аңлату өчен җитә. Ахирәттә соңгы дәрәҗәдәге рәхәт урыннарда яшәгән мөэминнәргә каршылык буларак, инкярчылар дәвамлы түбәнчелекле бер тормыш башлаганнар инде. Мөэминнәр һәм кяферләр арасындагы бу аерма аятьләрдә шулай белдерелә:

Ул көнне йөзләр нурланып яктыртылачак. Раббыларына карап торыр. Ул көнне шундый йөзләр бар ки, каралган, ачы карашлы. Аңа билне бөктерүче эшләр кылыначагын аңлата. (Кыямәт сүрәсе, 22-25)

Качырга да, сакланырга да мөмкинчелекләре юк. Аллаһ Коръәндә, күренешләре белән шунда ук танылган кяферләрнең, маңгайларыннан һәм аякларыннан тотылып Җәһәннәмгә атылганнарын шулай белдергән:

(Чөнки ул көнне) гаепле-гөнаһлылар йөзләреннән танылыр да, маңгайларыннан һәм аякларыннан тотылырлар. (Рахман сүрәсе, 41)

Сөйләшүләренә Рөхсәт Бирелмәс

Инкярчылар ул көнне тормышларында булган һәм онытылган һәр хәрәкәтнең ачыкланачагын, фаш булачагын тасвирсыз шашкынлак һәм үкенеч белән каршыларлар. Коръәндә әйтелгән “әгәр” яки “үкенеч безгә” кебек сүзләре, ташыган үкенечләрнең, асылында, бер файдасы да булмаганлыгын белгәннәрен күрсәтер. “Үкенеч безгә, әгәр Аллаһка итәгать итсә идек һәм илчегә итәгать итсә идек” (Аһзап сүрәсе,66) диеп үкенгән бу кешеләрнең, шикаять һәм аклануларының инде һичбер яраклыгы юк. Ялваруларына, елауларына, ачы тулы кычкыруларына һәм ярдәм чакыруларына Аллаһтан биреләчәк каршылык шул рәвештә аңлатылган:

Әйтелде ки: “Бу көнегез белән каршылашуны онытканыгыз кебек, Без дә сезне бүген онытабыз.”(Җасия сүрәсе, 34)

Боларга карамастан, сүз иткәнебез кешеләр Аллаһтан теләүләрен дәвам итәрләр. Бер өлеше Аллаһтан юк булуны теләр. Бер өлеше каршылашкан газабыннан котылувы өчен ия булганын фидья буларак бирергә теләр. Бер өлеше, дөньяга кире кайтып, кылганнарын төзәтергә теләрләр. Коръәндә бу кешеләрнең изге гамәлләр кылулары өчен дөньяга кире кайтарылу теләкләре шул рәвештә аңлатыла:

Гаепле-гөнаһлыларны Раббылары хозурында башларын иеп: “Раббыбыз күрдек һәм ишеттек, хәзер безне (тагын бер тапкыр дөньяга) кире кайтар, изге берәр гамәл кылыйк, инде без чыннан да каты иттереп инанганнардан”, - (дип ялварган вакытларында) бер күрсәң. (Сәҗдә сүрәсе, 12)

Бу ялварулары аларны кушатып алган куркыныч газаптан котыла алулары өчен. Югыйсә, дөньяга кире кайтарылсалар да хәтта, инкярчылар элеккеге үз тотышларын һич тә үзгәртмәячәген Аллаһ белдерә. Бу кешеләр өчен инде һичбер рәвештә котылу юк. Кяферләр үзләрен яраткан һәм яшәткән Аллаһка гыйсъян кылулары аркылы була алырлык иң олы җинаятьне кылганнар. Шул сәбәпле, Хисап Көнендә үзләрен яклауларына да рөхсәт бирелмәс. Аллаһ моны аятьләрдә шулай белдерә:

Ул көнне ялганлаганнарның вай хәленә! Бу алар сөйләшмәячәк бер көн. Һәм аларга аклануларын аңлатыр өчен рөхсәт бирелмәс. Ул көнне ялганлаганнарның вай хәленә! (Мүрсәләт сүрәсе, 34-37)

Тагын Коръәндә Аллаһның инкярчыларның кылганнарына каршылык итеп, Дин Көнендә бу кешеләр белән сөйләшмәячәге, аларны күзәтәчәге һәм арындырмаячагы (кичермәячәге) аңлатылган. Тема белән бәйле аятьләрнең кайберләре шундый:

Аллаһ иңдергән Китаптан берәр нәрсәне мөһимсенмичә яшергәннәр һәм аның белән бәясе әз (берәр нәрсәне) сатып алганнар; аларның ашаганнары карыннарындагы уттан башкасы түгел. Аллаһ кыямәт көнендә алар белән сөйләшмәс һәм аларны арындырмас (кичермәс). Һәм алар өчен каты газап бар. (Бакара сүрәсе, 174)

Аллаһ солыхын һәм антларын әз бер бәягә каршылык итеп сатканнар... Менә алар. Алар өчен Ахирәттә һичбер пай (өлеш) юк. Кыямәт көнендә Аллаһ алар белән сөйләшмәс, аларны күзәтмәс һәм аларны арындырмас. Һәм алар өчен каты газап бар. (Али Имран сүрәсе, 77)

Дияр ки: “Аның эченә сеңегез һәм Минем белән сөйләшмәгез!” (Мүэминүн сүрәсе, 108)

Кешеләр ачуын Аллаһның кяфер иткәннәргә карата булган ачуы белән чагыштырып булмый. Кеше никадәр ачуланса да, моның соңында бирелә алачак җәза чикле. Югыйсә, Аллаһның газабы тасвир ителмәячәк кадәр бөек. Газапның масштаблары кеше акылының һәм хыял көченең ирешә алмаячак дәрәҗәсендә. Коръәндә бу хакыйкатькә шулай ишарәт ителә:

Шиксез, кяфер иткәннәргә дә (шулай) эндәшелер: “Аллаһның газаплавы, әлбәттә, сезнең үзегезнең нәфесләрегезгә булган газаплавыгыздан тагын да бөек. Чөнки сез иманга чакырылган вакытыгызда инкяр итә идегез.” (Мөэмин сүрәсе, 10)

Курку Эчендә Булулары

Инкярчыларда мәңге дәвам иткәчәк курку һәм үкенечләре үлем фәрештәләренең җаннарын алырга килүве белән башлар. Фәрештәләргә тотылганнан соң һичбер инкярчы качырга да тырышып карамас. Чөнки бу ахыргы тотып алыну һәм үлем белән берлектә мәңгелек тормыш ишегеннән керү ясалган инде.

Менә бу вакытта тасвирлана алмаган бер курку бөтен минлекләрен биләр һәм дөньяда булганда аларга белдергән газап хакыйкатенең беренче мизгелләренең башланганын аңларлар. Аллаһ Әнъам сүрәсендә шулаһ боера:

...Син бу залимнәрне улемнең “каты тетрәнүләре” вакытында фәрештәләрнең аларга кулларын сузып: “Җаннарыгызны (бу бик газаплы тотылу аркылы) чыгарыгыз, бүген Аллаһка каршы хаксыз булганны сөйләгәнегез һәм Аның аятьләреннән тәкәбберләнеп (борылганыгыз) сәбәпле, түбәнсетүче бер газап белән каршылык күрәчәксез”, - (дип әйткәннәрендә) бер күрсәң... (Әнам сүрәсе, 93)

Дөньяда казанган бөтен байлыкларын артта калдырганнар. Ул көнне ия булган һичбер нәрсәләренең мәгънәсе юк. Казанганнар да, ышанылмаганнар да һичкемгә бер файда да китерми инде. Аятьтә белдергәнгә күрә, Аллаһ хозурында “яп-ялгызлар”:

Ант булсын, сезне беренче тапкыр яратканыбыз кебек, (бүген дә) “берәр-берәр, яп-ялгыз һәм ялангач (килеш)” Безгә килдегез һәм сезгә биргәннәребезне артта калдырдыгыз. Сез чыннан да ширек буларак санаган шәфәгатьчеләрегезне хәзер яныгызда күрмибез. Ант булсын, арагыздагы (мөнәсәбәтләр) бетеп өзелгән һәм хакларында заннар кылганнарыгыз сездән ерагайтылган. (Әнам сүрәсе, 94)

Инкярчылар куллары һәм аяклары бәйләнгән сыман. Дөньяда бик яраткан, теләгән һәрнәрсәләрен эшләткән дип уйланылган, аларның теләкләре өчен кулланылган гәүдәләренә дә сүзләре үтмәс, хуҗа була алмаслар. Кылырга теләгәннәрен һичтөрле кыла алмаслар. Һәм Коръәндә бу кешеләрнең ул көнне сәҗдәгә чакырылачагы, фәкать хәтта сәҗдә итәрлек тә көчләре булмаганлыгы белдерелгән:

Аяк өстеннән (пәрдә) ачылачак һәм алар сәҗдәгә чакырылачак көн, инде көч җиткермәсләр. Күзләре “куркудан һәм дәһшәттән төшенке”, үзләрен дә түбәнчелек биләп кушаткан. Югыйсә, алар (алданрак) сау-сәламәт чакларында сәҗдәгә чакырыла иделәр. (Каләм сүрәсе, 42-43)

Һәрнәрсәнең хуҗасы Аллаһ һәм һәрнәрсә Аның теләге белән була. Инкярчыларның сәҗдәгә чакырылуларының сәбәбе, дөнья томышлары буе моны кылмыйча калдырып баруларыннан, аларның газап һәм үкенеч хис итүләрен булдыру. Алданрак тәкәбберләнеп Аллаһка сәҗдә итүне кире каккан бу кешеләр, ул көнне теләгәннәре хәлдә моны кыла алмаячаклар. Инде хисап бирерләр һәм Җәһәннәмгә юлланырлар.

Үкенеч

Аллаһка кавышуны ялган санаганнар, дөресе, хәсрәткә тап булганнар. Шулай ки, сәгать (Кыямәт көне) көтмәгәндә аларга килгәч, гөнаһларын сыртларына йөкләп: “Анда (дөньяда) җавапсыз буларак кылганнарыбыз сәбәпле үкенеч безгә!”,– диярләр. Игътибар итегез, ул эшләп йөкләгәннәре никадәр начар. (Әнам сүрәсе, 31)

Кеше яшәеше буе еш-еш үкенеч тояр. Кылганнарын төззәтү мөмкинчелеге дә бар. Әмма, нигәдер тәкәбберлеге сәбәпле һич тә төзәлергә тырышмый, дөреслеккә таба һичбер заман юнәлми. Чөнки үзен иң дөресне белүче дип исәпли, шул сәбәпле дә һәр үгеткә колакларын каплый. Әмма, ул көнне кеше дөньядагы бу үз тотышыннан бик каты үкенеч тоячак. Ләкин, тоелган бу үкенеч өчен инде берни кылып булмый. Инкярчылар ул көнне кылганнарын төзәтү өчен чыдый алмаслык теләк тоярлар. Аллаһка үзләрен дөньяга кире кайтарувы өчен ялварырлар. Дөньяда ия булган малларының, улларының, хатыннарының, йолаларының, берәр фундаменты булмаган килеш якланган фикерләренең ни дәрәҗәдә мәгънәсез һәм яраксыз булганын, бары тик Аллаһ өчен генә кылынган эшләрнең кыйммәте булганын бөтен килеш аңларлар. Ләкин, бу аңлауның аларга инде бер файдасы да юк.

Араларыннан бер өлеше горурлыклары сәбәпле, хәтта шундый дәһшәтле вакытта да үкенечләрен яшерергә тырышырлар. Моны хәбәр итүче аятьтә шулай әйтелгән:

Золым иткән һәр нәфес җир йөзендәгеләрнең бөтенесенә ия булса, шиксез, моны (газапка каршылык итеп) фидья буларак бирер иде. Алар газапны күргәч үкенечләрен яшерерләр, югыйсә, алар хаксыслык ителмичә, араларында гаделлек белән хөкем ителгәннәр. (Йунус сүрәсе, 54)

Гаепләрен белүләренә карамастан, моны билгеле итмәсләр. Югыйсә, күрелгән каршылык бөтенләй хак ителгән рәвештә һәм Аллаһ гаделлегенең бер нәтиҗәсе. Аллаһ ул көнне иман иткәннәр белән инкяр иткәннәрне кискен рәвештә бер-берсеннән аерыр. Инкярчылар тарафыннан Җәһәннәмгә керүгә хәтле каршылашылган һәр вакыйга, тугры юлны калдырып, шайтанның юлын сайлаулары сәбәпле. Бу өркетүче каршылыкны чыннан да хак итәрләр:

Кем берәр начарлык белән килсә, инде алар утка йөзләре түбән килеш атылыр (һәм аларга): “Кылганнарыгыздан башкасы белән җәзаландырыласызмы?” (диелер). (Нәмл сүрәсе, 90)

Үкенечне булдыручы бик күп сәбәп бар. Газап белән каршылык күргәннәр яп-ялгызлар, хәтта үзләренең тиреләре дә аларга каршы шаһитлек кыла, ямьсезләнгәннәр һәм мәңгелек газапның дәһшәтен хис итәләр. Җәһәннәмне күргәннәр һәм нинди дәһшәт белән каршылашканнарын соңында аңлаганнар. Дөньяда үзләренә сукырларча бәйләнелгән һәм ышанылган ялган иляһлары инде берәр төшнең бетүве кебек юк булган. Алар шайтанның юлыннан бөек бер катылык белән барганнарына карамастан, шайтан да аларны яп-ялгыз калдырган. Шайтанның сүзләре Коръәндә шулай хәбәр ителә:

Эш хөкемгә бәйләнеп беткәч, шайтан дияр ки: “Дөресе, Аллаһ сезгә чын булган вәгъдәне вәгъдә итте, мин дә сезгә вәгъдәдә булдым, фәкать сезгә ялган сөйләдем. Минем сезгә карата мәҗбүр итүче берәр көчем юк иде, барытик сезне чакырдым, сез дә миңа җавап бирдегез. Алайса мине гаепләмәгез, сез үзегезне гаепләгез. Мин сезне коткарачак түгел, сез дә мине коткарачак түгел. Дөресе, элек миңа табынуыгызны да танымыйм.” Хакыйкать шул ки, залимнәргә әрнетүче бер газап бар. (Ибраһим сүрәсе, 22)

Мөэминнәр ул көнне инкярчылар төшкән бу чарасыз халәтне тамаша кылачаклар, яшәлгән түбәнчелекләре нәтиҗәсендә башларын игән кяферләр исә, оялу һәм үкенечтән мөэминнәргә бары тик күз очы белән генә карый алачаклар. Бу хакыйкать бер аятьтә шулай белдерелә:

Аларны күрерсең; түбәнчелектән башларын игән бер хәлдә, аңа (утка) алып барылганнарында күз очы белән сиздермичә карарлар. Иман иткәннәр дә: “Чыннан да, хәсрәткә тап булучылар кыямәт көнне һәм үз нәфесләрен һәм якын туганнарын (яки янындагыларын) да хәсрәткә этәргәннәр”, - диделәр. Хәбәрегез булсын, чыннан да, залимнәр калучы бер газап эчендә. (Шуара сүрәсе, 45)

Ахирәттәге үкенеч, шиксез, дөньядагы үрнәкләре белән берәр чагыштыруга урын калдырмаячак дәрәҗәдә бөек. Кире кайту мөмкинчелеге булмау, чарасызлык үкенече яшәлә. Инде һичбер рәвештә үзгәртелмәячәк бер соңның килгәнен, моның авыр йөген җилкәләрендә хис итәрләр. Бу нәтиҗә һәм үкенеч бөек бер хатаның нәтиҗәсе. Бу кешеләр үзләрен яраткан һәм һәркайда да дөньяны бөтен нигъмәтләре белән берлектә әмерләренә, ихтиярларына биргән Аллаһны инкяр итүдә кыюлык күрсәткәннәр. Сайланылган бу инкяр юлы Ахирәттәге барылачак урынны билгеләгән. Бу урын – Җәһәннәм. Хәтта акылларына да китерергә теләнелмәгән һәртөрле хәсрәтнең, газапның, кайгының мәңге яшәләчәк урыны ул. Аллаһның газабы бөтен бөеклеге белән каршыларында инде.

Үзләре Арасында Бәхәсләшү

Анда бер – берләре белән бәхәсләшеп диярләр ки: “Ант булсын Аллаһка, без чыннан да ап-ачык бер тайпылу эчендә булганбыз, чөнки сезне (ялганчы булганнарны) галәмнәрнең Раббысы белән тигез тота идек. Безне гаепле-гөнаһлардан башка тайпылдыручы булмады. Инде безнең өчен ни берәр шәфәгатьче бар, ни дә җандан якын дус. Безнең бер тапкыр тагын (дөньяга кайтувыбыз мөмкин) булса иде дә, иман иткәннәрдән булса идек.” Чыннан да монарда бер галәмәт бар, әмма аларның күпчелеге иман иткәннәрдән түгел. (Шуара сүрәсе, 96-103)

Инкярчылар ул көнне һич көтелмәгән бөек газап белән каршылашырлар. Халәтләре сәбәпле алар һәм үзләренә, һәм дә аларны Аллаһ юлыннан ераклаштырган кешеләргә карата бөек бер ачу тоярлар. Дөньяда булган вакытларында иң мөһим максатларыннан берсе дип саналган дәрәҗә һәм өстенлекләренең , ул көнне һичбер мәгънәсе калмаган.

Инкарчылар ул көнне үзләрен дөрес юлдан тайпылдырган лидерларына карата да бөек бер ачу тоярлар. Дөньядагы вакытларында артларыннан чабылган бу кешеләреннән качып ераклашырга тырышырлар . Үзләре артыннан иярелгән кешеләр белән ияргән кешеләр арасында ул көнне бәхәсләре аятьләрдә шулай аңлатыла:

Шулай ки, (ул көнне ) үзләренә ияргән үзләренә иярелгәннәрдән ераклашып качканнар. (Инде) алар газапны күргәннәр һәм араларындагы бөтен бәйләнеш (һәм мөнәсәбәтләр) дә җимерелеп купкан. (Ул вакытта юнәлтелеп) ияргәннәр диярләр ки: “Әгәр безгә бер тапкыр (тагын дөньяга кайту) форсаты бирелсә иде, һичшиксез (хәзер) аларның бездән ерагайганнары кебек , без дә алардан ерагаер (аларны ялгыз калдырыр) идек.” Шулай итеп Аллаһ аларга бөтен кылганнарын бөек туктатылмас хәсрәтләр белән күрсәтәчәк. Һәм алар уттан чыгачак түгел. (Бакара сүрәсе, 166-167)

Йөзләре утта әйләндереләчәк көнне дияр ки: “Үкенеч безгә, әгәр Аллаһка итагать итсә идек һәм Рәсүлгә итагать итсә идек.” Һәм әйттеләр ки: “Раббыбыз, чыннан да без хуҗаларыбызга һәм бөекләребезгә итагать иттек, шулай итеп алар безне юлдан тайпылдырган булдылар. Раббыбыз, аларга газаптан ике катын бир һәм бөек ләгънәт белән ләгънәт ит.” (Ахзап сүрәсе, 66-68)

Аллаһ Көръәндә дөньяда кешеләрне ялгыш юнәлдергән һәм Аллаһка инанудан ераклаштырган факторлар арасында “алда килүчеләрнең” факторына да ишарәт иткән. Аллаһ билгеләгән үлчәүләргә күрә түгел дә, кешеләр билгеләгәннәренә күрә “өстен” кабул ителгән бу кешеләр, аларга ияргән кешеләргә бик нык тәэсир иткәннәр. Бу иярү нәтиҗәсендә кешеләр тарафыннан аларга уйланылмыйча бәйләнелгән лидерлар аларга дөньяның вакытлыча кыйммәтлекләре өчен яшәүне өйрәтә һәм буш тырышлыкларга этәреп, аларның игътибарын ала. Ләкин, ни үзләре, ни дә иярүчеләр дөньяда эшләнгән хатаны аңлый алганнар. Аллаһка каршы килеп бер-берсен дистәкләгәннәр. Бу бөек ялгышу уртага чыккан көнне бер – берсен гаепли башларлар. Бу гаепләүләргә карамастан, һәр ике тараф та Җәһәннәмнән чыгарылмаячак.

Аллаһ үзләренә иярүчеләрне дөрес юлдан тайпылдырган бу лидерларны Көръәндә шулай тасвирлый:

Без аларны утка чакыручы алдынгылар буларак кылдык, кыямәт көнне ярдәм күрмәсләр. Бу дөнья тормышында алар артыннан ләгънәт йөреттек. (Касас сүрәсе, 41-42)

Ул кыямәт көнне кавеменең идарәчесе булыр, шулай итеп аларны утка алып барган булыр. Соңында барганнары урын, ни кадәр начар урын. (Худ сүрәсе, 98)

Ул көнне инкярчылар дөньяда бөек тугърылык белән бәйләнелгән лидерлары белән араларында көнчыгыш белән көнбатыш арасындагы кебек ераклык булувын теләячәкләр. Бу хакыйкат “Зухруф” сүрәсендә шулай хабәр ителә:

Кем Рахман (булган Аллаһ)ны искә төшерүдән баш тартса, Без аның берәр шайтанга “кабыгы белән бәйләрбез”, инде бу аның бер якын дусты. Чыннан да, болар (бу шайтаннар) аларны юлдан яздыра, алар исә үзләрен чыннан да дөрес юлда булганын саныйлар. Соңында безгә килгән вакытта дияр ки: “Әгәр минем белән синең арада ике көнчыгыш (көнчыгыш белән көнбатыш) ераклыгы булса иде. Ни кадәр начар якын дус (икәнсең син)!” ( Бу сөйләнүләрегез) бүген сезгә бернинди файда да китермәс. Чөнки золым иттегез. Шиксез, газабыгыз да уртак. (Зухруф сүрәсе,36-39)

Ул көнне кешеләр дөньяда бик яратылган, ышанылган, бөек бер теләк белән бәйле булган кешеләрнең бер өлешен танымаячаклар, бер өлеше инкар ителәчәк, хәтта аларны ләгънәт тә итәчәкләр. Аяттә шулай әйтелә:

(Ибраһим) диде ки: “Чыннан да сез Аллаһны калдырып, дөнья тормышында арагызда бер сөю бәйләнеше булган потларны иляхлар иттегез. Соңыннан кыямәт көнендә берегез берегезне инкяр итеп танымаячак һәм берегез берегезне ләгънәт итәчәксез. Сезнең калачак урыныгыз ут һәм һичбер ярдәмчегез юк. (Анкәбут сүрәсе, 25)

Аллаһны онытып, Анардан башкасын риза итәргә тырышып гомерләрен кичергән бу кешеләрнең Аллаһ хозурында бер-берсе белән бәхәсләшүләре Көръәндә шул рәвештә аңлатыла:

Сез икегез (әй фәрештәләр), һәр кирене, шөкерсезне атыгыз Җәһәннәмнең эченә. Яхшыга комачау булганны, һөҗүмче шикчене. Ки, ул Аллаһ белән бергә башка бер илях таныды. Инде икегез аны иң каты булган газап эченә атыгыз. Аның якын дусты (юлдан яздыручы) диде ки: “Раббыбыз, мин аны котыртып аздырдым. Әмма, үзе (хактан) ерак бер тайпылу эчендә иде.” (Аллаһ боерыр) : “Минем хозурымда бәхәсләшеп тормагыз, Мин сезгә тагын да алданрак “каты бер уяру” җибәргән идем. Хозурымда сүз үзгәреш күрмәс һәм Мин колларга залим итүче тугел.” (Каф сүрәсе, 24-29)

Мөэминнәрне һәм алар барган дөп-дөрес юлны хуш күрмәгән бу кешеләр, Дин Көнендә мөэминнәрне үзләре янында күрмәгәч бик тә шашырырлар. Шашкынлыклары исә аятьләрдә шулай хабәр ителә:

Һәм диярләр ки : “Безгә ни була ки, үзләрен начарлардан санаганыбыз адәмнәрне күрә алмыйбыз. Без аларны мәсхәрә итә идек. Югыйсә, карашларыбыз мы аларга ирешми?” Бу Җәһәннәм халкының бер-берсе белән бәхәсләшүве бер хакыйкать. (Сад сүрәсе, 62-64)

Дөньяда араларындагы аңлашылмаучанлыклар һичбер заман бетмәгән, үз тормышларын үз куллары белән каралтканнар. Асылында, бер-берләренә кылынган бу золымга төшенәләр, моны аңлыйлар. Яшәгән урыннарында, хәтта якыннары арасында да рәхәт була алмаганнар. Моңа карамастан, араларындагы бәхәсләрдән берничек тә ваз кичмәсләр. Мөэминнәр дөньяда һәм Ахирәттә дә гел хозур эчендә булуларына карамастан, алар гел хозурсызлык һәм күңелсезлекләр кичерерләр. Шиксез, бу халәт яшәлгән һәм дәвамлы буларак яшәләчәк газап төрләреннән берсе. Һәм дүртъяклап газап татачаклар, һәм дә якыннары саналган кешеләр белән бәхәсләшәчәкләр.

Түбәнсетелерләр

Аллаһка каршы тәккәберләнүнең нәтиҗәсе-- түбәнсетелү. Ахирәтнең барлыгына инанмаган кеше, Аллаһның ап-ачык барлыгын инкяр итеп уйланмыйча яшәвенең каршылыгын бик тә бәя түлиячәк. Югыйсә, аның дөнья тормышындагы халәте шул: Аллаһның газабына игътибар бирмәве, аның турында бер мизгелгә булса да уйланмавы. Дөньяда шайтанның солдатына әверелгән, аның алдавына бирелгән һәм имтиханнан гыйбарәт булган тормышны ниндидер буш максатлар өчен үткәргән. Хәтта, Аллаһка карата тәккәберләнү сыйфаты аны эшләнергә тиеш булмаган тагын башка хаталарга этәргән. Аллаһка каршы көрәшкән, Аллаһны инкяр итәр өчен алымнар эзләгән. Бу һичшиксез бөек бер хата һәм нәтиҗәсе Ахирәттәге куркыныч газап һәм бөек түбәнсетелү.

Инкярчылар әлбәттә хаксыз позициядә. Нигъмәтләргә, ризыкларга ничек ия булганнарын сораштырмыйча, күп кенә ләззәтләрне татуда аларның хаклары бар дип беләләр. Ләкин, Ахирәттә бу хаксыз тәккәберләнүнең каршылыгы бик тә бөек булачак. Аятьтә бу хакыйкать шулай аңлатыла:

Инкяр иткәннәр утка алып барылган көнне ( аларга шулай әйтелер): “Сез дөнья тормышыгызда бөтен гүзәллекләрегезне һәм ләззәтләрегезне кулланып юк иттегез, алар белән яшәп ләззәтләндегез. Менә җир йөзендә хаксыз итеп бөекләнүвегез (тәккәберләнүвегез) һәм тайпылышта булувыгыз сәбәпле бүген түбәнсетүче газап белән җәзаландыралачаксыз.” (Аһкаф сүрәсе, 20).

Дөньяга юнәлгән бер тырышлык эчендә гомерләрен кичергән һәм Ахирәтне һич тә уйламаган бу кешеләр, Кыямәт Көнендә дә, соңыннан да түбәнсетеләчәкләр. Аллаһ бу хакыйкатьне аятьләрдә шул рәвештә белдергән:

(Һәрьякны таралган буларак кушатучы) кыямәтнең хәбәре сиңа килде ме? Ул көнне шундый йөзләр бар ки, “түбәнсетелгәннәр.” Тырышкан да бушына арыган. (Гашия сүрәсе, 1-3).

Соңыннан (Аллаһ) кыямәт көне аларны түбәнсетәчәк һәм диячәк ки: “Хакында (мөэминнәргә каршы) дошманлык кылганыгыз ширекләрем (миңа ширек кылганнарыгыз) кайда соң? “ Үзләренә гыйлем бирелгәннәр диделәр ки: ”Бүген чыннан да кяферләргә түбәнчелек һәм начарлык.” (Нәхл сүрәсе, 27).

Кыямәт көнне газап аңа кат-кат арттырылыр һәм эчендә түбәнсетелгән буларак нигезле килеш калыр. (Фуркан сүрәсе, 69).

Аллаһка каршы көрәшләрен яман кыюлык белән дәвам иткән кешеләр Хисап Көнен мөһимсенмәгәннәр. Аллаһ аларга хәзерләгән тозактан хәбәрсез яшәгәннәр. Югыйсә, бу тозак ише, охшашы күрелмәгән бер тозак. Бөтен инкярчы җәмгыятьләргә илчеләр аркылы ясалган үгетләр, бик аз кешеләрдән тыш, тәэсирле булмаган. Хәтта, бер өлешенең инкярын да арттырган бу уярулар, асылында аларның җаваплылыгын да арттырган. Иң соңында, дөньяда үзләренә хәтерләтелгән Ахирәт хакыйкатен, Кыямәт көнне Аллаһ иң кирәкле рәвештә кешеләрнең бөтенесенә дә күрсәткән. Аллаһ вәгъдәсенең нәтиҗәләре ни булганлыгын инкярчылар ул көнне бик ачык бер рәвештә аңлаганнар. Чикле яшәешләре һәм дөнья тормышлары беткән. Инде ләззәт һәм теләкләрнең бер хакимияте дә юк, Аллаһның хакимияте бердәнбер хакыйкать. Аллаһка карата хаксызлык эчендә булган бу кешеләргә кылганнарының каршылыгы бирелгән. Алар Аллаһ хөкеме буенча газап һәм хәсрәт эчендә мәңге яшәячәкләр. Инанганнар, иман китергәннәр тарафыннан да хак ителгән, казанылган тормыш, бөтен бөеклеге һәм гүзәллекләре белән Дин Көнендә бөтен кешелеккә күрсәтеләчәк, күренәчәк.

 

6 / total 7
Һарун Яхья Кыямәт Көне китабын онлайн укый аласыз, facebook, twitter кебек социаль челтәрләрдә бүлешә аласыз, компьютерыгызга иңдерә аласыз, өй эшегез һәм тезисларыгызда куллана аласыз һәм ситәгә ишарәт шарты белән автор хаклары өчен түләмәстән ситә һәм блогларыгызда урнаштыра аласыз һәм копияләштереп, күбәйтә аласыз.
Танытымнар| Бу ситә хакында | Ана сәхифә ит | Сезгә ошаганнарга кушыгыз | RSS Feed
Бу ситәнең барлык эчтәлеге, ситәне белдерү шарты үтәлгәнендә, түләүсез рәвештә копийәләнә һәм таратыла ала
(c) All publication rights of the personal photos of Mr. Adnan Oktar that are present in our website and in all other Harun Yahya works belong to Global Publication Ltd. Co. They cannot be used or published without prior consent even if used partially.
© 1994 Harun Yahya. www.harunyahya.com
page_top
iddialaracevap.blogspot.com ahirzamanfelaketleri.blogspot.com ingilizderindevleti.net